Логотип Казан Утлары
Повесть

Йә, кем кызганыч? (дәвамы (7))

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

9

«Ул – энә, ә мин – тегәрҗеп... Артыннан яма да яма! Акылың алтын икән батоно Гурам! Тфү, кысык!»

Җәмилнең үзалдына күңеле болганды. Шушы кысык белән очрашса, ул аның сулышыннан агуланып чирли иде. Их, уртак эшләр майтармасалар, Сталин якташына баш ияр идемени! Менә Хәйдәров белән арасын җайласын гына, төкерә сиңа «тегәрҗеп». Татарстан урамы чатында ир машинасын куеп, җәяү генә атлады. Мәрҗани мәчете капкасы төбендә ике карчык чөкердәшә иде.

– Әбиләр, сез дога укыйсызмы? – Җәмил исәнләшеп тормады.

– Укыйбыз, улым, укыйбыз, – диеште карчыклар.

Мәчеткә керергәме-юкмы дип икеләнгән ир йомышын урамда гына йомышларга уйлады. Кесәсендә казынгач:

– Мәгез, сәдака, – дип «юмартланып», әбиләрнең учына берәр доллар төртте.

– Нинди ят кыягаз бу, улым? – диде олырагы. Яшьрәге ушлырак иде:

– Әмрикнең хикмәтле акчасы ласа, Әсма ахирәт. Кем рухына укырга, улым? Синең үзеңә мәллә?

– Мин исән, мин тере! Мин мәет түгел. Батам, батам, батам! Җәмил акылдан шашкан кебек кычкыра-кычкыра китеп барды. Карчыкларның яшьрәге:

– Батам, ди, бахыр, – диде.

Олырагы:

– И-и, Саймә ахирәт, Әмрик акчасы хикмәтле дисең, чынлыкта зәхмәтле ул, әнә бәндәләрне пычрагына батырып саташтыра. Әйдә, котылыйк бу зәхмәттән, – дип, долларны урталай ертты. Машинада гына аңына килде ир. «Пу-уф» дип, күкрәк читлеген тыгызлаган һаваны кысып чыгаргач җиңеләйтте үзе. Ул туган көненә куе яшел тукымадан костюм-чалбар тегәргә бирде. Җәмил күбрәк күзе төсендәге киемнәрне яратты. Ә абыйсының... Тфү, нишләп кәефсез чагында гына аны исенә төшерде соң?! Ике туган бер-берсенә охшамаган, әйтерсең, кайчандыр бала тудыру йортында буташтырганнар: абыйсының күзе чем-кара! Буе да озын! Җәмил аның биленнән генә иде. Шул үтерде дә. Ул да абыйсының тешен сындырыр иде, буе җитмәде... Чур, үткәннәрне бүгенгесе белән ялгап маташмаска! Үткәннәр аркылы-торкылы сызылган, алга, бары тик алга! Киртәләрне җимереп, юлына аркылы баскан көндәшләрен изеп-таптап! Үзәктәге ателье каршысына туктаганда, ул урамның икенче ягында җитәкләшеп, «Зәркән» кибетенә кереп барган парларны абайлады. Булмас! Ялгыша! Җәмил йодрыгы белән күзен угалады. Гурам белән Динара! «Сталин якташы» бая гына ресторанында, ә хатыны өйдә йокы бүсә иде. Алтын кибетендә нишли болар?

Ир машина ташкынын ерып, алар артыннан ыргылмакчы иде, тезе сыгылды. Каһәр суккыры, әз генә дулкынланса, аяк кылтая. Хет көл, хет ела. Артында «Бук капчыгы» дип, Гурамны мыскыллаган хатын бүген аңа сыланган! Хәзер үк эзләренә бастырырга кирәк! Нәрсә диярләр, ничек акланырлар? Әй, төкерсәнә! Гурам Динараны алтын әйберләре сайлашырга чакыргандыр, ул хатыным Василиса асылташлы муенса сорый, тиздән юбилее, аңа сюрприз ясыйм дип мактанган иде. Нәкъ менә «кыр кәҗәсе» киңәшче икән, ә!

Нинди тискәре көн соң бүген?! Төн ката төш белән азапланды. Өнендә дә бөтен нәрсә аркылы ята. Элек кием-салымны кырт иттереп, җебен җепкә, җөен җөйгә китереп теккән ательесы да әллә нишләгән: чалбар балагын озын калдырган. Бутиклардан гына киенәсе иде дә, анда аның буена исәпләнмәгән шул, алар гулливерлар өчен генә ачылган.

– Ник күзеңне тасрайттың, авыл гыйбады! Сез аның үлчәмен алдыгыз бит! – дип, аты-юлы белән сүгенгән ирдән куркып, яшь кенә тегүче кыз елап ук җибәрде. Тавышка ян ишектән ателье хуҗасы чыкты. Зоя Ивановна тәҗрибәле, клиентлар белән теленнән бал тамызып сөйләшә иде. Бәс, Җәмил илләрендә бер затлы ир-егет икән, төсе-буе белән ул тач итальян, аны һич кенә дә татар димәссең икән. Динара аңа «затсыз» дип акыра иде, юк, Җәмил затлы, бик тә затлы! Әнә, марҗа аңа ничек соклана!

– Агач кул! Син кемнең заказын бозганыңны беләсеңме соң? – «Баллы тел»дән елак кызга агу чәчрәде. Кешесенең дәрәҗәсенә карап шул! – Ул безнең иң хөрмәтле даими клиентыбыз! Ходай гынам, тирескә буялып үскән авыл кызыннан ни көтәрсең! Ну-ка, миллиметрына кадәр үлчәп, чалбарны кыскарт, агач кул! Кыскарт та илтеп кил. Кичке җиделәр тирәсендә өегездә буласызмы, Җәмил Хафизович? Ул шушы минутта ук коттеджга кайтырга тиеш! Динарадан алданрак. Чит ирләр белән алтын кибетенә «сәяхәт»ен ничек аңлатыр икән, җилбәзәк! Тыңлап багар Җәмил. Чалбар проблемасы хәл ителгәч, ир офиска сугылды. Бизнес-планның соңгы юлларын сызгалаган Кәримнең баш очында кагынып:

– Давай җәткәр, давай, – диде. – Озак мыштырдыйсың. Кулың эшләсен, авызың такылдасын. Ну, ни-нәрсәләр сырладың инде? – Айлар-еллар буе акыл бизмәнендә үлчәп, минус-плюсларны ачыклагач кына, мондый зур проектлар төзелә, авылдаш! Ә сиңа ул ярты тәүлектә әзерләнсен, имеш. Яна диярсең!

– Яна, төтенсез яна! – Җәмил үзенә дә ут капкандай, күкрәген уды.

– Төп юнәлешләрне ассызыкладым, Хафизыч. Миннән бәләкәй генә искәрмә: бу бизнес-план синең кебек алйот каракларга батмый, ул намуслы эшмәкәрләр өчен төзелде.

– Ну саруымны кайнатасың, Телбәр. Мин сине... – Җәмил: «Озакламый куам», – димәкче иде, җөмләнең яртысын үзгәртте. Әлегә егет аңа кирәк иде. – ... каеш белән ярам, Телбәр!

Хуҗа Кәримнең кулыннан кәгазьләрне йолкып алып, тиз-тиз генә күз йөгерткәч:

– Срочно Хәйдәров почтасына сал, – диде.

– Рәхмәт дияр идең, Хафизыч.

– Нинди рәхмәт? Бушка эшләмисең, малай-шалай. Ничек кенә ашыкса да, Динара аңардан өлгеррәк икән. Хатыны дөньясын онытып, көзге каршысында муенса каптыра иде, ир тамак кыргач, ул учы белән түшен каплап, читкә сикерде.

– Ой, өркеттең, затсыз!

– Нәрсә яшердең, күрсәт!

– Әнинең акчасына... Хыялымдагы муенса менә...

– Хәерче пенсия акчасынамы?

– Банкка салган, зур процентка.

Динараның күз дә йоммыйча алдашуы Җәмилне чыгырыннан чыгарды:

– Суксам – баш миеңне селкетәм бит, төлке! Ялганыңның койрыгы кыска! Гурам бүләгеме?

Хатын тотлыкты:

– Гу... Гу... Гурам әйт... теме?

– Бая гына авызга-авыз терәшеп, «Зәркән»гә кереп бара идегез!

– Ой, харап икән! Керсәк ни! – Динара тотлыгуы бетеп, һөҗүмгә күчте. – Кердек шул. Син сараннан күгәргән тимер чылбыр да тәтеми, ә Гурам юмарт. Гомумән, грузиннар бөтенесе шундый. Хәтерлисеңме, болан сурәтле картинаны? «Без аларда кунакта идек, мин: «Ой, бигрәк матур», – дигәч, Гурам ул картинаны дивардан куптарды да бирде. Ә син аны кемгәдер саттың, затсыз! – Чәнечке белән сәнәкне чагыштырма! Муеныңда алтын әйберсе! – Матур, әйеме? Өстәлләрендәге каталогта күрдем бу муенсаны. Их, моны киясе иде дигәч, Гурам киярсең, диде. Бүләк, короче. Син аның бәясе күпме дип сора. – Динара бармакларын тырпайтты. – Биш миллион, биш! Оядагы һәр ташы үгез күзе кадәр!

Мондый кыйммәтле бүләкләрне бушка өләшмиләр. Димәк, батоно картлач ачыктан-ачык «кыр кәҗәсе»н ауларга керешкән. Ахмак хатын, шушы асылмалы ялтыравык өчен үзеңә дә түләргә туры килмәгәе! Көнләшүдән кара көйгән ир төкерде:

– Тфү, сатлык! Әмма Динараның исе китмәде, ул муенына уралган бүләгеннән бихуш иде.

– Сатлык! – дип кабатлады ир, монысын да ишетмәде хатын. Мөгаен, колак тишегенә дә «үгез күзе кадәр» бриллиант тыгылган. Түшеннән умырып алып, Гурамның битенә чәпәргә кирәк! Капкорсакны туп кебек тәгәрәтерлек көч бар әле аңарда. Буем бәләкәй димәде, авылда бала-чаганы рәттән, олыга-кечегә аермыйча тукмый иде ул.

– Ну-ка, сал! Иренең дәһшәтле тавышын, аннан битәр шыттырган борчак сыман күперенгән йөзе шүрләтте бугай, хатын:

– Әни-и, – дип баскычтан беренче катка атылды.

«Сталин якташы»на каршы игълан итәчәк «сугыш»ның беренче өлеше шуның белән тәмамланды. Ник әтәчләнә соң әле Җәмил? Гурам бит дүрт кырлы, аны тәгәрәтеп кара син! Бу көрәш берничек тә аның файдасына булмаячак, чөнки Җәмил тегәрҗеп кенә иде...

Капкада кыңгырау зеңгелдәде. Сәгать төп-төгәл җиде. Турда элгечкә элгән костюм-чалбар күтәреп, теге елак кыз көтә иде.

– Менә заказыгыз әзер, – диде ул. – Киеп карыйсызмы?

Динара тәрәзәгә капланган иде. Кытыклана, ире кем белән сөйләшә икән анда? Ә елак кызның чибәрлегеннән әллә нинди асылташлар да төс җуяр иде. Син дә көнләш, сатлыкҗан, көнләш! – Киярбез дә! Урамда ук чишенеп! – дип шаяртты Җәмил, кызның кулын үбәргә үрелеп. – Исемең ничек синең, матурым?

– Айзирәк.

– Чибәр син, Айзирәк.

Шактый кыюланган кыз учактагы чи утын кебек чытырдады:

– Өеңдә киярсең, яме, абый! Чалбарыңны Казан хатыны (ул бу сүзгә басым ясады) Зоя Ивановна кисеп теккән иде. Мин башта ук катышмадым, ә ул үзенең гаебен миңа сылтады. Мин сине таныдым, абый, без – авылдашлар. Студент чагыңда син апам Зиләне клубтан озата идең. Мә! – Айзирәк киемнәрне бүктәре белән аның өстенә ыргытты. – Чао-какао, шәһәр гыйбады! 

(Дәвамы бар)