Логотип Казан Утлары
Повесть

Йә, кем кызганыч? (дәвамы (14))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

16

«Кем иде ул?» янәсе. Һай, әпчи карчык Минниса! Алсинәнең җанына тәрәзә уеп, гел шуннан күзәтеп-тикшереп кенә торыр идең, ә! Әгәр син кибетләр буйлап куаламасаң, бу адәм белән (адәмме икән әле!) эләгешер идемени кыз?!

...Казанга күченүенең беренче атнасында ук «Яшел эшләпә» аның киеменә бәйләнде:

– Уф, модасы чыккан чуар итәкләрең белән соры кофталарың үтерә, билләһи! Уптым чүплеккә генә түгәсе. Бакча карачкысына да җүнлерәк әйбер кигезәләр. Гардеробыңны яңартабыз, аппагым, Алсинә Нурихановна!

Билгеле, «аппагым» тузан пырылдатты:

– Бәйләнмә, апа җаным! Нәрсә җайлы – шуны киям.

Туктаусыз такылдаган «тәнкыйтьче» ахыр чиктә туйдырды. Эшсез иде бит Алсинә, аннары юкны бушка аударып, көн үткәргән өчен акча түләтмиләр. Сафина Минниса инде үз репертуарында, кием сайлаганда, аңардан да вакчыл кеше юк, йөз төрле соравы белән сатучыларның теңкәсен корытты. Кайсы фабрикада тегелгән, ничә данә, нинди тукыма, җөйләре сүтелмиме, фәлән-фәсмәтән. Бер киендереп, бер чишендереп, бер мактап, бер яманлап, ул кызны да алҗытты. Нәтиҗәдә кочак-кочак күлмәкләр өеменнән бары тик икесен генә сайлады «яшел эшләпә».

Моңарчы аның һәр тәкъдименә «энәсе»н тырпайткан Алсинә әлеге «шопинглар»га үзе дә ияләнде. Коттедж белән чикләнгән дөньяда вакыт ташбака адымы белән генә хәрәкәтләнә, ә аның күңеле – дәртле узышчы сыман, вакыт пәрдәсен ертып, каядыр ашкына иде. Каядыр дигәнең, әлбәттә, туган авыл иде. Казан белән Өчнарат арасындагы күперне яндырмады бит ул.

Күпер исән, теләсә кайчан кайтырга мөмкин. Әмма андагы сагыш сагынуларга ничек чыдар кыз? Нәкъ җырдагы кебек: «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә...» Шамил эзләре, Шамил тавышы, Шамил көлүе...

Өчәр катлы кибетләрдә сәгать телләре тизрәк текелдәп, кич җиткерә, кичтән соң бистәгә караңгылык иңә, төн тәрәзәгә «сарыла». Хәер, кыз ташбака вакытны алдап та карады. Имеш, ярышсак, мин – Алсинә, сине узам! Ул курсларда укып, машина йөртү таныклыгы алды, Сафина Миннисага белгертмичә генә ярты ставкага шәһәр китапханәсенә эшкә урнашты. Хыяллары зурдан иде: нәкъ авылдагы кебек күпләп-күпләп китап сөючеләрне туплый, каләм тибрәтүчеләр өчен түгәрәк оештыра, укучылар белән әдәби әсәрләргә анализлар ясый, кыскасы, шәһәр халкында татар әдәбиятына мәхәббәт уята.

Мөдир аңа киштәдәге тузаннарны сөртергә кушты. Качышлы уйнагандай, иң караңгы почмакка поскан татар китапларына кәефе кырылган кыз аларны тиз-тиз генә алдагы киштәләргә тезде.

Мөдир җыелышта иде, бу башбаштаклыкка аның җене котырды:

– Безобразие! Кем рөхсәт итте?

– Мин, Анна Петровна, мин!

– Киредән артка күчер!

– Юк, күчермим! Сез нишләп татар китапларын кимсетәсез әле?

– Беренче киштәдә рус әдәбияты классиклары.

– Монда татар әдәбияты классиклары да сыя, Анна Петровна!

– Син куркыныч кеше, син – милләтче! – дип ысылдады мөдир. – Безгә мондый хезмәткәрләр кирәкми!

– Кирәкми икән, кирәкми. – Алсинә аның беләгенә юеш чүпрәген элде. – Җаныгызны сөртегез, ул тузанлы. Кисәтәм, мадам, әгәр татар китапларын урыныннан кузгатсагыз, сез дә урындыгыгыз белән хушлашасыз! Бүген үк миңа укучы кенәгәсе ачарсыз, боларны, – кыз кулы белән киштәне сыпырды, – кабат укыйм әле мин!

Алсинә вәгъдәсендә торды, иң актив укучыга әйләнде һәм шунысы кызык: татар китаплары бүтән беренче киштәдән «аякланмады». Бу аның кечкенә генә җиңүе иде.

Әй, вакыт! Сине кулда гына тотар идең дә, дилбегәң озын шул. Үзәк универмагка ничарадан бичара «сәяхәтләр» артты. Гардеробы кием белән тулгач, Сафина Минниса аны «киен» дип тинтерәтмәде, әмма аңа «алтын чире» йокты.

– Бизәнү әйберләре кыз-катынның капиталы, аппагым. Алтын күгәрми, мәңгелек, картайсаң да муеныңа ас, колагыңа так!

– Мин чыршы түгел, бизәнмим, – дисә дә, Алсинә «койрык»ка тагылды. И беркатлы! Әлеге дә баягы шәләй-вәләй йөреп, вакытны тизләтмәкче иде, ахрысы. Ә кем ташбакага канат куеп очырган, ди! Зәркән бүлегендә күңеленә һич кенә дә хуш килмәгән алтын караштырганда, аның күзенә Җәмил чалынды. Тартмачык кочаклаган ир дә аны күрде, ул йомран төсле тишеккә чуммакчы иде, кыз авылдашының юлын «бикләде».

– О Алсинәкәй-гөлкәй! Ишеттем, ишеттем, син Казан бичәсе икән! Чибәрләнгәнсең, пәри, – дип сайраган Җәмилгә кыз усал гына:

– Төчеләнмә, – диде.

– Абыең кайда?

– Вот җүләр сорау! Кайда, кайда? Айда!
– Айда син ул, Җәмил! Шамил төрмәдән чыккан булырга тиеш. Абыең Казандамы?

– Бәйләнмә, пәри! – Ир тартмачыгын калкан итеп, күкрәгенә терәде. – Скоро минем туган көн. Грандиозный бәйрәм! Тырнап, битемне генә канат, унбиш тәүлеккә утыртам! Клубта ничек кайчы белән маңгайны тишкәнең һаман истә, пәри.

– Суксам сытыласың бит, – диде Алсинә. – Җирәнгеч бит син, агач корты! «Карчыкның кем иде ул?» дигән соравына да кыска гына шулай диясе дә... Әй, аның исеме белән тел пычратырга тагы! Тик менә гаҗәп, кибетләрдән гарык кызның (анда күпме генә йөрсәң дә, вакыт акрын уза иде) соңгы көннәрдә күңеле үзәк универмагка ашкынды, гүя ул шунда иң кадерле әйберен югалткан да хәзер эзләп тапмакчы була иде. Элгәре Минниса апа аның көмеш йөзегенә бәйләнә: «Ул егетемнең вәгъдә бүләге, тимә», – дигәч басылган иде үзе, ә хәзер, киресенчә, Алсинә аңа ялварды:

– Апа җаным, әйдәле, универмагка барыйк!

– Нәрсәгә, аппагым? Хәер, кеш туннарына ташламалар атналыгы анда. Таныш сатучым шалтыратты. Ярты бәясенә, ди.

– Миндә ике тун, апа җаным!

– Кыз-катынга аның дүртесе дә мишәйт итми. Әйем лә, аягым ипсезләнде, үзең генә бар экскурсияңә! Барыбер әйбер алмыйсың.

Йөрәк тикмәгә генә җилкенмәгән икән, кибет баскычыннан менгәндә, берәү эндәште:

– Алсинә апа! Казан зур сала, таныш-белешнең очравы табигый хәл иде. Җәмилгә хезмәткә ялланган авылдашы Кәрим! Монысының да кулында аяк киеме тартмасы. Ләкин кыз авылдашына бер дә сөенмәде.

– Исәнме, Кәрим?! – диде ул коры гына.

Чү әле, чү, нишләп Алсинә күперенә? Бу егет Шамил турында нәрсәдер белергә тиеш. Хуҗасы белән серләре килешәдер, мөгаен.

– Җәмил белән узыштан киенәсезме әллә?

– Юк ла, Алсинә апа. – Егет тартманы селкетте. – Хафизычныкы. Франция короле Людовик Ике буен озынайтырга үкчәсе ун сантиметрлы түфлиләр кигән дигән идем шаяртып. Кире алыштырта нишләптер. Бәлки кисәк кенә буе үскәндер.

– Үсмәде, шул ук. – Сиңа кыендыр, син – озын, хуҗаң алдында яртылаш бөгеләсеңме? – дип «чеметте» кыз.

– Бөгелмим, Алсинә апа. Кызганам мин аны. Бәхетсез кеше ул.

– Ә абыйсы бәхетлеме?! – Алсинә нәфрәтеннән урталай «ярылды». – Агач корты аның унбиш ел гомерен кимерде! Син ул бәдбәхетнең чалбар каешы кебек, серләрегез килешәдер. Шамил иректәдер, кайда ул? Казандамы? Җәмил аңа булышамы ичмасам?

Егет бит чокырын тирәнәйтеп елмайды:

– И Алсинә апа, сез Өчнарат белән бөтенләй элемтәгезне өзгәнсез икән. Шамил абый авылда, җирләр рәсмиләштерә. Аллага шөкер, энекәшенең ярдәменә мохтаҗ да түгел.

Баскыч бер өскә, бер аска шуышты. Гүя күкләр белән тоташып, җир тетри иде.
– Нигә ул... – Ела , кызый ела! Үпкәләп, үртәлеп, гарьләнеп ела. – ...мине эзләми икән соң?

Кәримнең елмаюы сүрелеп, бит очындагы чокыры тигезләнде.

– Кызык кеше сез, Алсинә апа. Нишләп сезне Шамил абый эзләсен икән? Сез Казан баенда кияүдә, диләр. Йортыгызны да саткансыз, диләр.

– Мин япа-ялгыз! Әтиләр нигезен дә сатмадым. Анда вакытлыча яңадан килгән яшь укытучы яшәп тора! – Кыз авылдашын кочаклап алды. – Рәхмәт, чиксез рәхмәт бу хәбәреңә, син миңа яз китердең, Кәрим! Әйдә, хәзер үк Шамилгә шалтырат!

– Аңа нәрсә дияргә соң, Алсинә апа? – Берни дә әйтмә, телефонны миңа бир! Әй, җиңелмени беренче булып сүз катулары! «Исәнме?! Хәлләрең ничек?..» Чү, хәл-әхвәл сорашып, вакыт сузарга ярамый. Әнә, вакыт ташбакадан кошка әверелде, мәгәр канатыннан тотмасаң, оча да югала.

– Шамил... Мин әле дә сине көтәм... Бармагымда көмеш йөзегең... Өйләнәм дигән вәгъдәләрең исеңдәме, Шамил? Нәрсә? Нинди яңалык? Синең әтиең исән? Авылда? Шаяртма, Хафизулла абзый мәрхүм... Монысы үзеңнеке? Чынлапмы? Ник аны тилмертәсең алайса? Әти дип бар! Кыз кулын сорарга икәү килегез, җаным!

– Вәт кыю икән сез, Алсинә апа! Үгезне мөгезеннән эләктердегез, – дип көлде Кәрим. – Кайчан авылга кайтасыз? – Иртәгә үк, – диде кыз. – Иртәгә үк, акыллым!

Коттеджда Сафина Минниса төенчек төйни иде.

– Алъяпкычларым, тастымалларым челтәрләнде юа-юа. Чүплеккә ташлыйм. Үзем дә челтәрләндем, сиңа бүтән килеп йөрмәм, аппагым. Хи-хи, бу карт ана төлке сизми, дисеңдер. Син дә авылыгызга кыякларга җыенасың. Җегетең чакырамы?

– Әйе, чакыра. Биш ел буе җил-яңгыр тидертмәдең, сиңа чиксез рәхмәт, Минниса апа.

– Ишек-капкаларны яхшылап бикләп кит. Әгәренки ирең рәнҗетсә, шуны бел: бу синең йортың, яңадан ач та кер, аппагым. Кил әле, кил, утыр. – Карчык аны залдагы диванга әйдәкләде.

– Түлке син ярсыма, сабыр гына тыңла. Апаң бик четерекле җан, һәм дә тискәре кортка. Син йөз дисең, ә ул туксан ди. Менә кара инде, син аңа туган, кәничне туган, энесенең кызы. Ә ул бер тапкыр күрешмәсә дә, сиңа бөтен дәүләтен яздыртты! Хуш, дидем, юмарт түти, сиңа шулай җайлыдыр, инде сеңелең янәшәсендә картаерсың, дидем. Телемне генә тешлисе юкса. И тузынды, и тузынды. Ник ул балага йөк булыйм ди, сеңелем үз тормышын көйләсен, кияүгә чыксын, балалар үстерсен, мин аның өчен үлгән саналам, ди. Карилек гомеремдә мине бакмасаң, картлар йортына илт, ди. Апаң аяксызланды, апаң арбада. И Аллаһым, әнкәм кебек газиз кешемне илтәмме соң хөкүмәт йортына? – Сафина Минниса Алсинәнең итәгеннән сыпырды. – Берүк мине гаепләмә, аппагым! Апаң шулай теләде. Каберенә барыйк дип, йөрәгемне куптара идең, казылмаган әле аңа кабер, апаң исән, ул миндә, минем кадер-хөрмәтемдә яши...

(Дәвамы бар)