Йә, кем кызганыч? (дәвамы (12))
14
...Унбиш ел ябылуда... Юк, ул язмышын каһәрләми, чөнки аны үзе язды. Тимер чыбык артындагы дөнья белән дә элемтәсен кат-кат уйлап өзгән иде. Әнисе вафат, атасы (ни дисәң дә ата иде бит ул) шулай ук зиратта. Энесе... Менә аңа төрмәдән әллә ничә хат җибәрде, тик җавап булмады. Бигайбә, җинаятьче абый белән уртаклыгым юк, дигәндер. Алсинәгә карата да карар кабул ителде: «Шамилне көтеп картаймасын». Дөрес карар иде бу, кыз Казанда яши, ире бай, ди Кәрим. Йөрәкне бер генә үкенеч көйдерә: бармагына көмеш йөзек кигезгән сөйгәне белән хушлашмады.
Тикшерүче авылдашы Вахит:
– Машина артыннан йөгерә, кызганыч кызкай, төшеп юат, энем, – дигәч, Шамил: – Юлыңны бел, Вахит абый, – диде.
...Теге чакта аның баш чүмеченә кунган «тукран» тук та тук һаман бер исем тукылдады: «Мингани, Мингани, Мингани...» Авылда, мөгаен, аны өлкәннәр хәтерлидер, ләкин: «Ул нинди кеше иде?» – дип, кемнән сорыйсың? Әнисеннәнме? Күршеләреннәнме? Өчәүгә генә мәгълүм сергә дүртенчесе өстәлде. Һәм менә шушы «өстәлү» аның дөньясын актарып ташлады. Ялган «шаһитлар»га каршы торырлык көче бар иде егетнең, ә менә бу «сер» аны аяктан екты. Алда инде төрмә ни дә, ирек ни иде... Түбән очта бердәнбер хуҗасыз йорт Минганиләрнеке иде булса кирәк, кулга алырдан әүвәле барды анда Шамил, барды, чынбарлыктагы әтисенең нигезендә черегән агач-такта өеме генә иде. Адәм баласы иске йорты хәрабәгә әйләнсә дә, аның урынына яңасын тергезә, ә бит егет андый мөмкинлектән дә әз генә колак какмады. Төрмә капкасыннан чыккач та, юл өчкә тармакланды: шәһәр, Себер һәм туган як. Өч тарафның һәркайсы яшәү өчен кулай иде. Казанда, мәсәлән, эшкә урнаша, Остазын эзләп таба. Таба да бит, тик аңа дистә ел ярым кайларда «адашуы»н ничек аңлатыр? Билгеле, яшермәс, Шамил өчен дөреслек кыйммәт. Шәкертенә ни-нәрсә дияр Остаз? «Җилкәңдә дөнья йөген күтәрәсең икән, зарланма, ир бул!» – дип дәртләндерерме? Остазны борчымас ул. Димәк, Казан сызыла. Себер, Себер! Зәмһәрир суыкларга түзәр Шамил, түзәр, әмма анда тоташ урман гына шул, ә аңа офыкларга кадәр җәелгән киң басулар тансык. Димәк, Себер дә сызыла. Авыл! Менә кайда ул җанга якын газиз аймак.
Туып-үскән оя «илгизәр»не биек коймалары, тимер капкалары белән каршылады. Әһә, энекәш ясаткан. Бөтенләй үк беткән кеше түгел икән, нигезне тузгытмаган. Егет түгәрәк тотканы әйләндереп, капканы ачмакчы иде, ачылмады.
– Әй, кая ышкыласың! Хуҗасы бикләде аны! Күрәсең, ул шактый үзгәргәндер, күрше хатыны аны танымады.
– Исәнме, Фәгыйлә апа?
– Әй Аллам, синме соң бу, Шамил балакай? Әле генә чәем кайнады, әйдә, безгә, әйдә!
– Башта үзебезгә керәм әле, Фәгыйлә апа, – дигәч, хатын алар турына якынайды.
– Исән-сау гына кайттыңмы, балакай?
– Кайттым, Фәгыйлә апа!
– Ниләр генә сөйләмәделәр синең турында. Гаепсезгә хурладылар инде сине, балакай.
– Үткәннәр үткәндә калсын, Фәгыйлә апа.
– Анысы шулай. Керәм дисең дә... сезнең ызба түгел бит ул, энең аны ыштули Бәшир бабайга сатты. Атагыз үлгәч үк. Бәшир бабайны чаптыртып кына апкилим әле, яме? Ие, чаптыртып кына. Шамил чирәмгә тәгәрәде. Энекәш мондый ук кабахәтлек эшләмәскә тиеш иде. Хәер, элеккеләре дә монысыннан әллә ни аерылмады. Күрше хатыны каты чаптырган, ахрысы, баш очында Бәшир карт мышнады. Сүз саен «ыштули» дип кыстырганга «ыштули» кушаматы тагылган бабай заманында колхозның алма бакчасында каравылчы иде. Усал иде, алма каракларының арт чүмеченә көпшәле мылтыгына тутырган эре тоз белән ата иде.
– Йокладың ыштули, олан? Шамил җәһәт кенә сикереп торды.
– Уяу мин, Бәшир бабай!
– Һе-һе, Хафизулланың олы малаен да күрәсе көннәр бар икән. Сау гынамы, олан?
– Аллага шөкер, сау без. Капкагыз бикле, өйне генә карап чыгармын дигән идем, Бәшир бабай. Аңа ничек тә сызлануын яшерергә иде.
– Энең монда беребез дә яшәми дип саткан ие, олан. Уртанчы малай өйләнсә, авылда төпләнер дигән ием, ташкалага кыяклады. Син, олан, кереп кенә карама, үз йортым дип яшә дә. Мин аны хәлемчә төзәткәләдем, капка-койма бастырдым. Нәмәстәгә ике ызба миңа? Каберемә апкитим ыштули? Бая гына кузгалган сызлану (йорт сатылган!) кимемәсә дә, җиңеләйтте.
– Хакын түләрмен, Бәшир бабай.
– Һе-һе, шахтада күмер чабып баеган, диярсең. Ызба тулаем белән синеке, олан.
– Быел алма уңдымы, Бәшир бабай? Төнлә бакча басар идек. Бу киеренкелектән шаяртып котылмакчы иде Шамил.
– Һе-һе, басар идең, ыштули, хулиган, һе-һе! Алмагачлар корыды шул, олан. Кибетләрдә синең арт шәрифләреңне көйдерерлек эре тоз да үтүт, тузан сыман вакланды тоз.
...Үзидарә рәисе: «Ике ай кайтканыңа, кем белән аралаштың әле? Күршеләреңне дә капка аша гына сәламлисеңдер. Балыклар белән генә сөйләшәсеңдер, шәт. Һәр кич яр буенда син», – дип, юкка гына шелтәләде, уй иде аның юлдашы, уй! Мөгаен, ул шушы уе белән Кәримне дә үзенә тартып китергәндер. Авыл күлендә балык тотарга яраткан егет Шамилгә кармаклар бүләк итте. «Алтын балык» каптырсалар, икесе дә бер үк нәрсә сорамакчы икән. Уртак хыялларын мәзәккә борып көлештеләр дә оныттылар, димә, атна саен Кәримнең куен дәфтәрендә саннар «кукраешты». Егет кайда ничә тәңкә сарыф ителәсен тиеннәренә хәтле исәпли иде. Оптимист авылдаш! «Һавада җүләр акчалар күп оча, – диде ул. – Бәлки, аларның хет чиреге яңгыр төсле өстебезгә явар. Казанда хәлле танышларым күп, кайберләре мин төзегән бизнес-план белән баеды, эш башлар өчен шулардан ярдәм сорармын, бәлки». Кул сузып теләнү Шамилне гарьләндерә иде. Бу хыял бары тик үз көчең белән генә тормышка ашсын! Хан заманындагы ташландык техника паркында ул ватык трактор белән комбайн күрде. Әгәр ипләсәң-сипләсәң, алар белән чәчәрлек тә, урырлык та иде. Беренче елларда иске-москы да ярап куяр. Тракторчы яллыйсы юк: «рульдә үзем». «Тишек амбар түбәсен ямарга да – үзем». Кыскасы, бөтен җирдә – «үзем!» Бер үк вакытта Кәрим сайлаган тармакка да җан өрәсе.
Мәшәкатьләр арткан саен яшәүнең мәгънәсе дә тирәнәя иде. Көн уртасында Кәрим шалтыратты:
– Ура, Шамил абый! Безгә бер фирмадан акча күчерәләр. Аның җитәкчесе бик солидный кеше. Кем дисеңме? Сюрприз! Кайткач сөйләрмен. Сөенечеңнән бала-чага кебек мәтәлчек ат югыйсә. Әмма сагайтты: егет аферистлар кармагына эләкмәдеме икән? Борынгылар әйтмешли, эрләмәгән-сукмаган, менә сиңа ыштанлык. Кызык хәл, ныгытып, эшкә керешмәделәр, ә сәмәннәр әзер. Ай-һай, «җүләр акчалар» шул хәтле түбәннән үк очамы икәнни? Төрмәдәге халыкка да ил-көндәге хәбәрләр тиз ирешә, һәр яңалык калын-калын диварлар аша саркып керә иде. Бер көнлек фирмалар рәхәт чигә: иртән «туалар», кич «үләләр», һәм кыска гына вакыт эчендә комсызлар акчага чумып өлгерә. Ә акча шудыру схемасы төрле. Мәсәлән, Кәримнән банкта счет ачтыралар, ди. Ача беркатлы егет, шалт кына миллионнар да күчә. Тиз генә капчыгыңа тутыр! Ә урамда таза-таза өч-дүрт әзмәвер корбанын уратып ала. Үткән-сүткәнгә ни: дуслар очрашкан. Бу «очрашу» аулакта дәвам итә. Чигәдә – пистолет. «Адресы буталып, акча ялгыш сиңа салынган, фәлән сәгатьтә үз иркең белән миллионнарны фәлән җиргә илтмәсәң, сине расхудка җибәрәбез, иптәш. Полициягә шыңшыма, файдасыз. Син дә карак, без дә карак».
Юк, мондый «химаячеләр»дән баш тартуың хәерлерәк. Шамил: «Барысына да үзем», – дисә дә, әкрен генә аяктагы ир-егетләр дә көрәксәнәген кузгатыр. Әнә ярты авыл мыекбайлары түшәмгә төкереп ята икән.
– Син буйдаклар әрмиясен ишәйттең әле, балакай, – ди күрше апасы. – Бездә кырыклап егет-җилән өйләнмичә сөрседе инде. Эт ялкаулары үзләре. Синең калхузыңда тирес түгәрләрме икән? Үпкәләмә, әйтсәм әйтим, Шамил, авылда синнән өркәләр, ни дисәң дә, туры төрмәдән бит син, анда фәрештәңне дә шайтанга әверелдерәләр, ди. Кыргыйланып кайтуың да яман, кешегә илекмисең нигәдер. Дәрвиш бабай сиңа пай җирләрен бирдертергә пудпис җыя икән, вәт ул абруй ичмасам. Аңа таян, уңарсың, балакай.
Шамил «киңәшләр тартмасы» кебек: әле Марс киңәш «сала», әле күрше апасы. Телләрендә Дәрвиш тә, Дәрвиш. Аларга ул – абруй, ә егеткә сызландырган тирән яра.
– Кырыклап буйдак дисеңме, Фәгыйлә апа? Безнең кызларны борчак урынына каргалар чүпләдеме әллә?
– Чүпләтер безнекеләр! Шәһәрдә һәммәсе дә. Син дә Нурихан кызы дип саргайма! Казанга тайды ул, кияве черегән бай, ди. Берсендә илаһым зур машина белән кайткан ие. Яшел эшләпәле кыз-катын тучны каенанасы иде.