Логотип Казан Утлары
Повесть

Йә, кем кызганыч? (дәвамы (11))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

13  

Вәт салам сыйрак! Биш былтыр клубтан апасы Зиләне озатканбыз икән. Ул кыз-кыркынның барысын да ничек истә тотасың, ди! Берсен башлады, икенчесен ташлады Җәмил. Менә синең белән дә әзрәк сайрашасы иде, авылдаш. Тәрәзәгә сыланган Динара көнләшүдән пыяла кебек чатнасын иде. Чур, хатын белән әлегә бозылышмаска! Муенына ат дагасы асмыймы шунда! Гурамның акчасы кытыклангандыр, аннары, бабаеңның амбары дигәндәй, бушка килгән бүләк эчеңне тишми. Иртәгә үтә дә җаваплы кич. Ирле-хатынлы кунакларны әчегән катык төсле чыпырдаган чырай белән каршыласа, нинди бәйрәм инде ул?

Хатыны да шул уйда иде бугай:

– Йәле, йә, яңа киемнәрең килешлеме икән, ки әле, – дип, аны шкаф-купе көзгесе каршысына бастырды. Көзге Җәмилнең дошманы, көзге: «Ха-ха, буең кыска», – дип ыржая сыман иде.

– Шайтан алгыры! – Бу юлысы чалбар балагы үкчәдән генә иде. Ир тузынды.

– Артык кыскартканнар, күзле бүкәннәр!

Динара аның аягына төртте:

– Ужас, түфлиеңнең платформасы минекеннән дә биек!

– Кайсы җире биек, ахмак?! Туган көнгә махсус алдым!

– Сал да яссы табанлысын ки! Балагың таман гына булыр, затсыз.

– Әһә, син биек үкчәдән, син – озын, ә мин – тәбәнәк, әйеме? Шөреп белән йөзле кадак без, әйеме? Кеше көлсен, әйеме?!

– Кунаклар янында ата каз төсле муеныңны сузарсың. И озынаер буең, затсыз!

Җәмил хатынына акайды.

– Сузармын мин сиңа муен! Мужыт синең буеңны телеп кыскартыргадыр, чырагач!

– Ә син бүкән! Ябык кызлар модада хәзер! Ир белән хатын чакматашлар кебек черт тә черт бер-берсенә ышкылып ут кабызганда, әбисе су «бөркеде».

– Ай-яй, кияү, кәчтүмең иллә дә матур! Җылы өстеңдә тузсын, кияү.

Җәмил Динараны беләгеннән чеметте:

– Матур диләр, ишеттеңме, чырагач?

– Тәмсезләнмәгез, балалар. – Әбисенең төп миссиясе көйләү-җайлау иде. – Саунаның мич ташы кызды. Иртәгә мәҗлес дисез, себерке пешекләдем, чабыныгыз, көч җыегыз.

Анысы хак, көч кирәк. Йокы туйсын менә, йокы. Соңгы арада кургаш койганнармыни, керфек йомылмый, йомылыр гына иде, ир теге хәерсез төшләрнең кабатлануыннан курка.

Динара ләүкәдә битенә зәңгәр балчык сылап утырды. Яшәрә! Бу чырагачны алыштырырга вакыт: «искерде». Күргәзмәгә куярлык чибәрлеге булмаса, Җәмил аны күптән аерыр иде. Хәйдәровның да кызы бер кашык су белән кабып йотарлык, диләр. Әгәр дә ки ул бай абзый төркеменә кушылса, кызга биш адым якынаячак. Аннан соң дүрт адым, өч адым, ике адым һәм шалт, Җәмил – Хәйдәров кияве! Картайган-муртайган бабай киләчәктә идарә дилбегәсен кемгә тапшыра? Әлбәттә, кияү балакайга!

Татлы уеннан изрәгән ир кайнар су кранын ябарга да онытты. Хатын чәрелдәде.

– Пешәсең ич, затсыз!

– Алыштырам! – Хыял күгендә Хәйдәров кызы елмая иде.

– Өр-яңа краннымы, затсыз? «Сине чырагач, сине!» – дияргә иртәрәк иде әле.

Кичкә табан өйдәге буран басылды. Тыныч кына ашап-эчкәч, һәрберсе үз бүлмәсенә бикләнде. Шайтан алгыры, ярты төндә тагын теге җәфа төш сискәндереп уятты. Үзенең акырган тавышыннан Җәмилнең колагы тонды хәтта. Таң алдыннан да уңайлатмады: ул йокы лимитының чиреген дә тутырмады.
Аш бүлмәсендә бөтерелгән әбисе хуҗа алдына майлы коймак белән кайнар каһвә куйганда:

– Кияү, – диде. Аның гадәте шундый, гадәттә, кияү дигәч, пауза ясый. – Кияү, бүген дә төшләндең. Ул батучы, чын мәгәр, үзең, ахрысы. Тормыш – дәрья, кияү, әллә дим, эшеңдә берәрсе батырмакчымы? Дошман фәләннәрең күбәйдеме әллә, дим? Җәмил сүзсез генә авызындагы коймагын әвәләде. Менә сиңа мә! Әбидә колак урынына локатор икән. Җәһәннәмгә олаксын ул төшләр! Ничек тә максатына ирешәсе иде.

– Тормыш дәрья дисеңме, әби? Тиздән анда минем зур кораб йөзәчәк. Көймәләрдәге вак-төяк «балыкчылар»ны дулкыным белән аударам мин! Әбисе һаман саен акка кара тамызды:

– Хәерлегә түгел бу төшләнүләрең, кияү, хәерлегә түгел.

Ул: «Каркылдама, карга», – дип, әбисенә җикеренмәкче иде, тыелды. Синең киявең (бәлки, озакламый киявең дә булмам!) – тимер багана, кем аңа бәрелә – маңгаен яра. Ә дәрья күкрәген ертып йөзәчәк кораб ни атлы дисеңме? Хәйдәров, әбекәй, Хәйдәров аның исеме!

Ир чынаягындагы каһвәне соңгы тамчысына кадәр шыпыргач, кикерә-кикерә:

– У-у, безнең дөнья аркылыга да, буйга да киңәячәк! Кызыңны уят, әби. Ул бишәр сәгать бизәнә. Дүрттә ресторанга китәбез, – диде. «Бренд» дип мактагач, Җәмил үзәк универмагтан биек үкчәле түфли алган иде. Буеннан көлгән, димәк, сатучы марҗа. Көлдерер әле сине ул, «брендың» белән табак битеңне майлар. Монысын кире тапшырып, яссырак табанлысын сайларга кала. Бүген аның якты һәм кояшлы көнен соры болыт кына капламасын. «Соры болыт» – абыйсының сөеклесе Алсинә иде. Хәерче авыл китапханәчесе байлар кесәсенә генә исәпләнгән кибеттә идән юамы әллә? Бүтән нинди эшкә ярасын бичара. Бак син, Шамилнең «илчеләре» ничек хәрәкәтләнә: берничә ел элек ниндидер акылга сайрак карт (авылдаш, имеш) тинтерәткән иде. Җәмил Җирле үзидарә рәисе Марска шалтыратып белеште: Мингани дигән сакалбай икән.

– Акыш-макыш, ник аңа минем адресны әйттең? – дип җенләнгән Җәмилгә рәис өч тиенлек вәгазен укыды:

– Ул – изге карт, ул Дәрвиш! Өеңдә кундырып, чәйләр эчертеп җибәрсәң, дәүләтең кимер идеме? Бигрәк сансыз адәм икән син, Хафизулла абзый төпчеге. Авыл халкыннан оялыр идең чүт кенә. – Нинди авыл?! Нинди халык?! Сез кем дә, мин кем! – диде күркә сыман кабарынган Җәмил.

– Энем, шапырынма, яме? Текә баскычтан менгәндә, астагыларның һәрберсенә сәлам биреп мен, юкса кире төшкәндә, алар синең сәламеңне алмаска мөмкин. Һәм дә тагын киңәш сиңа: төкермә дә астагыларга, өстән мәтәлеп төшкәндә, шул төкерегеңә таеп, кабыргаңны сындырырсың.

Ул әрсез теләнчеләр, мөгаен, тагын артыр: әнә, абыйсы авылда, ди. Әйтерсең, Җәмилнең сейфында һәркайсы миллионнар саклый. Абыйсы, имеш. Үзе теләп төрмәгә ябылды, аны беркем дә мәҗбүр итмәде.

Ир «дошманнар»ын уңга-сулга селтәп «ыргыткач», аркылыга да, буйга да киңәйгән дөньясының мәшәкатьләренә чумды. Бүген аның көне, бүген теге юньсез авылдашы Марс әйткән баскычның иң биек бүлемтегенә менәчәк ул. Әйе, әйе, астагыларга, шул исәптән капкорсак Гурамның пеләш башына төкерә-төкерә менәчәк. Аның өстәге урыны – мәңгелек, аннан Җәмилне берсе дә куптарырга базмас. Хәйдәров киявенә кем генә теш кайрар икән! Ул универмагка кермәде, Алсинә аны гел шунда сагалый кебек иде. Кайбер вак-төяк нәрсәләрне Телбәр малаена кушарга кирәк, бу «йомышчы малай» соңгы сәгатьләрдә йөгереп калсын. «Хуҗа» түфлиен егетнең өстәленә куйды:

– Мә, җәлпәк үкчәлегә алмаштыр! Аяк киемнәре универмагның икенче катында. Живо! Мин ресторанга киттем. Барсы да тәртиптә микән анда. Тизрәк кыймылда, диләр сиңа, ташбака! Кәрим катыргы тартмага әйберләрен тутыра иде. Отпускыга җыена! Күл буенда балык тотып рәхәтләнмәкче. Җәй дә тот, көз дә тот, кышын да боз чокып тот, иртәгәдән син тулысы белән азат, Телбәр! Дүрт ягың – кыйбла!

– Җәмил, сиңа җитди сүзем бар, – диде егет. – Ул икебезгә дә кагыла.

– Синең җитди сүзең белән ботка пешерергә вакытым тар! – Җәмил бил каешын рәтләде. Чаба-чаба ябыкты. – Кич ресторан капкасы төбендә син – кизү, малай-шалай.

– Ботка пешкән, ташый, Хафизыч. Тыңла әле.

– Бәйләнмә, пшал! «Хуҗа» җитди сүзнең ни-нәрсәдән гыйбарәт икәнен чамалый иде. Абыйсы Шамил! Шушы тинтәк аркылы ярдәм теләнә. Үзе килми, чөнки горур хәерче. Бәлки, соңрак – финишка атылгач, энекәш аңа әзрәк майлы калҗа ташлар, ә хәзер менә-менә Хәйдәров белән туганлашам дигәндә, «төрмә чыпчыгы» карасына буялырга ахмакмы әллә ул?!

...Ресторанның баскыч култыксасына аллы-гөлле шарлар эленгән, алар ерактан ук: «Бүген монда бәйрәм!» дип җилферди иде. Эче-тышы белән кинәнгән ирне Дорико әз генә ишек белән бәреп екмады.

– Ой, Җәмил Хафизович, сезне тәрәзәдән күрдем дә... Нишләп болай иртәләдегез? Кичкә кадәр уйма сәгать!

– Тикшерәм, Дорико, тикшерәм. Иң олы кунагыма хутлаган өстәл ничек икән? – дип, ул эчкә үтмәкче иде, администратор ханым кулын аның күкрәгенә терәде:

– Стоп, тикшермә! Безнең барысы да көйләнгән. Анда... разборка, понимаешь? Давыдовичның бичәсе котыра! Батононың өченче хатыны үтә дә явыз, хәтта ки ни гайрәтле ирен дә билбау итеп биленә урый иде.

– Нәрсә бүләләр? – диде Җәмил, сөенеп. Ник сөенмәсен, ди, бичәсе шәп кенә тузанын какса, Гурам Җәмилнең туган көн бәйрәмендә корсак киереп йөрмәс. Дорико колакка пышылдады: – Ниндидер муенса таптыра Василиса апай... 

(Дәвамы бар)