Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ут өстендә биючеләрдер без...

Язмыш йөзеге

Кеше язмышлары кирәк түгел,
Бик кадерле миңа үз йөгем,
Яшьлегемдә таман сайлангандыр
Бармагыма кигән й
өзегем.

Алтын
түгел, гәүһәр кашлы түгел,
Көмеш түгел, түгел тимер дә,
Аллаһ язган язмыш йөзегенә
Тугры булып калдым гомергә.

Кулларымны өткән чагы булды,
Кулларымны үпкән чагы булды.
Ялгыш шуып төшкән чагы булды,
И авызлар пешкән чагы булды.

Башка язмыш миңа кирәк түгел,
Мең шөкерем ачы, татлысына,
Мең шөкерем шикәр, камчысына,
Нәфрәт булмас яшем тамчысында.

Маңгаема шулай язылгандыр,
Нык сынады минем түземемне.
Ничек булган, шулай кабул итәм,
Бик кадерлим  язмыш йөзегемне.

 

Ут өстендә бию

Минем чуар, ихлас күңелемдә
Берзаманны болыт куерса,
Аптырама –
Үткәннәрнең кара шәүләсе ул,
Шул чакларга кабат юл булса,
Кайтмас идем мин ул мизгелләргә,
Кайтсам,
Үлеп кенә калыр идем лә.

Бүгенгегә җитә алмас идем,
Яшәү белән үлем чигендә.

Язмыштырмы, үзем ябыштыммы,
Тырнаклардан кара кан акты,
Акылымны җуяр чиккә җитеп,
Дошманымны үлеп яраттым.
Күзләремә көлеп карады  да,
Үлем карарына кул куйды,
Һәм этәрде төпсез упкыннарга –
Ми кайнады, акыл суелды.
Бу мәхшәргә шаклар каткан күзләр,
Шартлар чиккә җитте, йа Раббым.
Шушы тетрәнүләр өчен генә
Мине әллә, Тәңрем, яраттың?
Раббым мине шунда ташламады,
Сабыр канатларын көйдерде.
Упкыннарга очып барган җирдән
Мине бүгенгегә китерде.

...Әгәр минем көләч йөзләремдә
Кинәт күреп калсаң болытлар,
Битәрләмә мине, кара йөз, дип,
Тәмсез тел, дип,
Шуны онытма:
Кеше язмышлары  – төпсез дәрья,
Өсте – көзге, асты – гарасат.  
Ут өстендә биючеләрдер без,
Әгәр шулай әйтү яраса.

Туган йортка кайтам

Кеше гомере җитез елга кебек,
Кеше гомере бары бер тотам.
Шул гомерне озынайтмак булып
,
Кайтып барам туган йортыма.

Бер утырып кайнар чәй эчсәм дә,
Әнкәйләрне искә төшереп
,
Яшәрермен төсле, шундый чаклар
Балачакка әйди  кешене.

Мәшәкатьле тормыш чоңгылыннан
Котылыплар торыйм бер ара.
Туган йортта җаннар тугарыла,
Туган йортта гомер озая.

Җаным-тәнем, рухым савыксынга
Дөньяларым онытып, ял алсам,
Картлык
, бәлки, эзләп таба алмас,
Туган йортта торып калалсам.

 

* * *

Бер генә шигырь сөйләргә –
Артыгы мөмкин  түгел!
Бер шигырьдә үл дә терел,
Тамчыңа кадәр түгел.

Дөнья баскан иңнәремә,
Күрче, канатлар үскән.

Юшкын каткан йөрәгемә
Сандугач җыры күчкән.

Гүя Җирнең кендегендә
Шагыйранә сүз алам.
Сезнең якты карашлардан

Күңелдә боз кузгала.

Елар идем, күз яшемнән
Су басар дөньягызны.
Җәясе тартылган укның
Халәтен тоясызмы?

Көләр идем, туктый алмам,
Тау ишәр кайтавазлар.
Сөюне сорамагыз да,
Чатнап ярылыр язлар.

Пәрәнҗәләр каплап яшим,
Җанымны саклап яшим.
Сабырлык фәкать
Илаһтан
Тик шуны аңлап яшим
(Догалар ятлап яшим).

Шагыйранә күңелемдә
Кайнап тора вулканнар.
Чыдамый чәчелер идем,
Ярый әле иман бар.

 

* * *
Билгә кадәр сакал үстер,
Түбәтәй ки, намаз укы.

Ураза тот, гыйбадәт кыл,
Калсын ашау, калсын йокы.

Корбан чалдыр, әүлиядан
Дога кылдыр нигезеңә.
Амин. Аллаһ кабул итсен,
Тик син кара үз-үзеңә.

Тик син кара көзгеләргә:
Ак сакалың, кара йөзең.
Ничек сине җир йотмаган?
Күр син: Раббың ничек түзем!

Узган юлың кан-яшь тулы,
Корган ояң туздыргансың.
Явызлыкта, кансызлыкта
Фиргавенне уздыргансың.

Балаларның күз яшьләре
Кипмәгән бит яңагында.

Ханҗәреңне кадагансың
Җаннарына яңа гына.

Хаҗга да бар, беләсең бит,
Кичерүче Раббым Аллаһ.
Тик шуны бел! Син рәнҗеткән

Кичерергә тиеш алдан.

 

Мәсхәрә

Сынаулары азмы бу дөньяның
Әле бозы ява, әле таш.
Таңнар атмый кайчак, көннәр тумый,
Айсыз төннәр тора бертоташ.

Ак фәрештә диеп сокланганың,
Кара уклар кадый йөрәккә.
Мең өзелеп, мең ялгангач, әрнеп,
Язмыш яшәү җаен өйрәтә.

Башны ташка бәрмибез лә, шөкер,
Пәйгамбәрләр юлы
сабырлык.
Җан-иманга тамырланган ныклык

Ходай үзе таңнар калырлык.

Төн карасын ярып яралганбыз,
Таңны көткән нәфис гөл булып.

Кара давылларны иярләрлек
Илаһи хис тора ургылып.

Куңелләрдә мөлдерәмә шөкер,
Ни күрсәк тә
Аллаһ хозуры
Безгә Жирдә яшәү хакы биргән,
Мактауларның Аңа иң зуры.

Калтырасын дин битлеге кигән
Шайтан тозагының корбаны.
Тәмугъларга сөйри тәккәб
берлек,
Тынын каплый хәрам юрганы.

Иблис кайтып килә, көлә-көлә,
Кемгә
сынау, кемгә мәсхәрә.
Сынуларга сынмабыз ла, Раббым
,
Мәсхәрәдән сакла өстәрәк.

 

Безнең гомер

Көзләр килә инде, көзләр килә,
Елак яңгырларга ияреп.
Безнең гомер бары бер җәй генә,
Бары бер җыр гына диярлек.

Безнең гомер бары бер җыр гына.
Каян табыйк матур сүзләрен?
Үткәннәрне якты моңга чорнап
,
Каршы алыйк гомер көзләрен.

Саф сөюләр, матур хәтирәләр
Үрелсеннәр гомер җырына.
Зар-моң белән җырны ямьсезләмик
Кайгы-хәсрәт кушмыйк моңына.

Безнең гомер бары бер җәй генә,
Һәр мизгеле үзе бер гомер.
Матурлыкка гашыйк безнең күңел,
Яшәп туймас идек барыбер.

 

* * *

Бу дөньяны матурлыйсым килә, 
Ничек өзим
Корыч богауларын кулларымның?
Их, сиплисе җимерек күперләрне
Һәм ялгыйсы өзек юлларымны.

Бу дөньяны матурлыйсым килә,
Ничек чыгыйм тормыш тозагыннан?
Башларымны баскан мең мәшәкать,
Ачкыч эзлим зиндан йозагыннан.

Бу дөньяны матурлыйсым килә,
Беләм,  мизгел кыйммәт алтыннардан.
Зая үткән елларымны санап,
Йөрәк елый,  жаным калтырана.

Бу дөньяны матурлыйсым килә,
Сизәм,  йөрәк көчем кими бара.

Сәҗдәләргә китәм,
Эзлим чара...

 

Рәхмәт сиңа, язмыш!

Рәхмәт сиңа, язмыш, шөкер, Аллаһ,
Ничек мине шулай саклый алдың?
Абынмыйча йөрер идем микән,
Алдан язылмаса һәрбер адым?

Шулай тыйнак яшәр идем микән,
Алдан сызылмаса минем сукмак?
Кем йөреде ялгыз төн гизгәндә
Ил гизгәндә шулай мине саклап.


Уйларымны саклап, гамәлемне,
Ялгышлардан гөнаһ-мәсхәрәдән.
Тайгак юлга басып, яшьлек белән,
Кара чоңгылларга тәгәрәүдән.

Ә бит мин дә хыялый кыз идем,
Төренмәгән кара пәрәнҗәгә.
Мин канатлы идем, язмышкаем
Күтәргәндә төрле дәрәҗәгә.

Болытлардан болытларга ыргып,
Рәхәтләнеп гиздем хыялларны.
Максатларга уктай атылганда
Мине беркем тотып тыялмады.

Курчалаучы упкын-сазлыклардан,
Гел саклаучы
Бозык-азгыннардан,
Рәхмәт сиңа, язмышкаем, диям,
Башларымны  җиргә кадәр иям.

 

* * *

Гомернең өстеннән очтык,
Максатлар куя-куя.
Үткән гомерне чорнадым,
Йодрык-йомгакка сыя.

Ә бит бәһаләп беткесез
Мизгелләр күпме иде!
Сабантуй чаптары булып,
Гомерләр үтте инде...

Жырларга сыймаслык иде
Язларнын моңы, яме...
Өзелеп көтеп алдык та,
Татымый калдык тәмен.

Юк-бар мәшәкатьләр күмде,
Илаһи мизгелләрне.
Яшәлмәгән яшьлек калды,
Югалды... Сизелмәде...

Ә бит Һәр ачылган бөре
Шигырьгә лаек иде.
Фани дөнья аямады,
Баштан мәшәкать өйде.

Ожмахка тиң дөньяларда
Лашман тартабыз һаман.
Үкенсәк тә үзгәрмибез,
Менә шунысы яман.

 

Хатын-кыз

Син – хатын-кыз,
Һава нәселеннән,
Гасырларны кичкән таш сыман,
Шомаргансың, ахры, сине ашап,
Усал җил-давыллар ярсыган.

Ныгыгансың, кителмәссең инде,
Йомшак токымнарың калмаган.
Ахры
, сине бу дөньяда
Кат-кат
Тәмугъ ялкыннары ялмаган.

Син хатын-кыз,
Яшен ташы кебек,
Тәвәккәл син,
Җитез, чаясың.
Алда әле күпме юллар көтә,
Егыла күрмә берүк, 
Тайма син!

Өйрәтәсе юктыр, сабыр бул, дип.
Сеңдергәнсең барын
Җир булып.
Нинди сынауларны кичерсәң дә
Мең шөкерең тора ургылып.

Бер бөртекләп җыйган
Дөньяң
ояң.
Бар булмышың Ана бөркеттән.
Үз ояңны туздыртмаска! 
диеп,
Йөрәгеңә Тәңрең беркеткән.

Күпме гарасатлар купты җирдә,
Туфан калкты, ә син батмадың.
Кыядагы бәллүр бишегеңне
Җаның белән каплап сакладың.

Елан оялады бәхетеңә,
Хәшәрәтлек итте тантана.
Йөзләреңнән көлде оятсызлык.
Ул еллардан әл
е дә кан тама...

Үлем хөкеменә кулын куйды
Иблискә җан саткан терәгең.
Хыянәтнең моннан зуры бармы,
Ничек ярылмады йөрәгең?

Ана бөркет горурлыгы белән
Каршы тора алдың фәхешкә.
Саф намусың, ныклы иман белән,
Акыл белән
Чыктың көрәшкә.

Күз яшеңне бер дә күрсәтмәдең,
Син елмайдың  карап дошманга.
Авырлыкны аяк аска салдың,
Сабыр иттең
,
Ходай кушканга.

Фиргавеннең Асиясе кебек
Янмадың син тамугъ
-учакта.
Җир йөзендә һәрбер хатын-кызга
Син могҗиза булдың ул чакта.

Синең теңкә, синең ихтыярың
Чишмә булып тибә чүлләрдә.
Синең җаныңдагы назны тоеп,
Ташта шытып чыга гөлләр дә.

Син хатын-кыз, 
Ана бөркет кебек,
Оя туздырмаска ант иткән.
Ирне адаштырган иблистән дә
Көчле икәнлегең хак икән.

Һава Ана аркасында гына,
Ялгышкан
, ди, Адәм атабыз.
Әллә шуңа, без гаепле сымак,
Гомер буе түләп ятабыз.

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, укучыларын яңа әсәрләре белән шатландырырлык иҗат уңышлары телибез.