Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уены-чыны бергә

            Караш

 

Сөзеп карый димә, сызып карыйм

Күңелеңнең хәтер ягына.

Сиңа гына түгел, "блогер" дигән

Дусларың да салсын аңына.

 

Ун мең кеше карап торса әгәр,

Татарлар да тәмам азына:

Читеген дә салып тормый гына

Кереп чума сүзләр сазына.

 

Мәгънәсезлек сөйләп батмаса да,

Җаен таба – татар ТАТАР ул!

Түбәтәйгә балчык тутырыр да

Үз башына үзе каплар ул.

 

Илле меңләп кеше карап торса,

Бай фасуны керә татарга.

Эреләнә сүзләр, яна күзләр

Бу халыкка нидер сатарга.

 

Йөз мең кеше карап торса әгәр,

Сезнең алда татар морзасы.

Сүз-фикере төшенерлек түгел –

Куе төтен сала морҗасы.

 

Йөздән тегеләйгә атлаганнар

Алтын чуклы камзол кияләр.

Алар башсызлыгы каршысында

Ахмаклар да башын ияләр.

 

Йөзмеңкешекарап тора сезгә...

Җирдәнтүгел... Сезнеңнәселдән...

Сезаларныңбероныгыгына

Нәселагачыннанөзелгән...

 

Йөз мең кеше белән борынгылар

Аурупага кадәр атлаган.

Дала тоткан, илдә тәртип тоткан,

Халкын, җирен, динен саклаган...

 

Йөзмең татар карап тора хәзер

Кереп китеп сүзле сазлыкка.

Чираттагы блогер кисәгенең

Рекламасын бушлай катыкка.

 

 

Чәчелегез!

 

Чәчелегез! Көн калмады сезгә!

Йөгерегез тишек-ярыкка!

"Милләт" сүзен имгән авызыгыздан

Сөт таммады кара халыкка.

 

"Без татарлар, без Тукайлы", - дисез,

Без бер гасыр инде Тукайсыз!

Зур янгынга сиеп маташучы

Татарлыкка килгән афәт сез!

 

Сезнең янда җонлы исем кирәк,

Сезгә үтә бары "былатлар".

Даһи күзләрегез томаланган,

"Зур рәхмәт!"кә тулган колаклар.

 

Сезнең түбәтәйдә җилләр уйный,

Кыса галстук татар бугазын.

Шул төенне буып тырышасыз:

"Бездән узган аваз булмасын!"

 

Үзегез дә иске, сүзегез дә,

Анысы да ата-анасыз.

"Кирәк" белән "тиеш" арасында

Ис чыгарып бурсып ятасыз.

 

Чәчелегез! Сезнең фатыйхага

Мохтаҗ түгел минем ишеләр.

Сезнең авыз "Фатыйха" дип түгел,

"Ясин" чыгар өчен чишелер.

 

Тик киткәндә калдырсагыз иде

"Өстән тамган" кран ачкычын.

Сез югалгач безгә ышанмаслар

Нык тотсак та "өс"нең баскычын.

 

Мәскәү абый

 

Мәскәү абый тагын кайткан,

Тагын нидер майтара -

«Сөйләштем дә килештем», - дип

Оста җавап кайтара.

 

Бик соклана моңа халык:

«Духым алып эшли», - ди

«Мәскәү абый эшләгәннәр

Хич арзанга төшми», - ди.

 

Акчасында түгел хикмәт,

Хезмәт бит ул, сорасын!

Үзедә белми бит әле

Кина күпме торасын.

 

«Авылларга чыгам», - ди бу,

Әйләнәм ди юлларны.

«Мин килешкә мунча-фәлән,

Ял урыны буламы ?»

 

Мәскәү абый белеп эшли,

Мәскәү абый без түгел.

Ул абыйның уңышларын

Санап шатлана күңел!

 

Авылларда йөргәч димен

Очрашырбыз юлларда.

Онытмаска кирәк әле

Кулын кысып котларга.

 

Таныса инде, әлбәттә,

Бер тәмәке тартырбыз.

Такыр Мәскәү трассасында

Озатып УК калырбыз.

 

Татарчасы сай булса да

«Тагын кайт»ны аңлый ул.

Ияләшкәч кайтмый калмас,

Мәскәү абый шундый ул.

 

«Үз төбенә төшми, ди, шәм-

Лампаның һичбер нуры», —

Шул мәкаль монда дөрес шул,

ах, анны җен оргыры!

 

 

Туган

 

Кайчак төнлә уянам да

Уйлап ятам, туган.

Әллә димен мин дөнъяга

Сан өчен дип туган...

 

Аксакаллар арасына

Мыек белән сыймыйм.

Сирәк сакал, фикерем сакау

Диеп аңлыйм.

 

Хакимнәрнең тәхетенә

Хич сузылмый кулым.

Башын аска иючеләр

Анда карый кырын.

 

Шамакайлар арсында

Минем чырай җитди.

Тамак өчен кыланырга

Ахмаклыгым җитми.

 

Әрсез җаннар тирәсендә

Күренмидер эзем.

Әрсезләнеп кычкырудан

Файда күрмим үзем.

 

Чибәрлеген акча итүчеләр

Танып белми мине.

Мин үзем дә алар кадәр

Камил түгел инде.

 

Зар елаучы мескеннәр дә

Мине иптәш итми.

Кулым сузып соранырга

Батырлыгым җитми.

 

Шешә тоткан фәлсәфәче

Якын итә үзе.

Тик аның да шәраб кебек

Тиз айнучан сүзе.

 

Исем биреп мактамаслар –

Үз исемем җиткән.

Өч исемле диваналар

Бездә ашкан чиктән.

 

Кеше төсле үлә белсәм,

Балаларым күмер.

Матәм маршы һәм алкышлар

Көтеп үтми гомер.

 

Сөйләр халык

Бар идее дип шундый тиле

Тарих буразнасы төбендәге

Үзсүзле бер кире

 

Сират күперенә борылып карап

Елмаермын, туган.

Нишләтәсең, язмыш шулай

Мин шуңа дип туган