Логотип Казан Утлары
Хикәя

Күләгәсезләр (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Уйлады Таһирә, уйлады. Һәммәсен уйлады: туган шәһәренә кайтып килергә дә, сугышта ятып калган әтиләренең каберен табып, баш ияргә дә, балачак дусты Лида белән зоопарк сукмаклары буйлап бер үтәргә дә исәбе юк түгел иде аның.

...Ни өчен алар кисәк кенә шулай чыгып киттеләр кышның зәмһәрир бер төнендә? Нишләп әнисе, ике баласын минут эчендә җыеп, беркемгә дә әйтми-нитми, көн иткән ояларыннан кубарылырга уйлады? Зиһенен бораулаган сорауларга кыз төрлечә җавап эзләп карады. Инде тәмам тинтерәтеп бетергәч, әнисе: «Бу хакта бүтән сүз куерту юк! Үскәч аңларсың!» – дип кырт кисте. Шуннан соң ул һәммәсенең асылына мантыйк ярдәмендә төшенергә тырышты. Аның фикеренчә, сәбәпләр берничә булырга тиеш кебек.

Кырык бернең кышы Ленинград халкы өчен чатнама суыклар, коточкыч ачлык, шыксыз ялангачлык әзерләвен шөкәтсез көз үзе вәгъдә итә иде. Сугышның тәүге көннәрендә әтиләре фронттан язган хатларның тел төбе дә хәерсез хәбәрләр пышылдады. Әниләренең күрше Надя түти белән шыпырт-шыпырт киңәшләшүен ун яшен тутырып килүче кыз аңламады түгел.

– Надюша, нишлим икән? Стёпка беренче хатында ук, мөмкинлек чыкса, җаен кара, үтенәм, балаларны харап итмә, сакла, дип язды. Фронттагылар белән элемтәләр өзелгәнгә өч айдан артты. Синекеннән дә күптән хәбәр юк. Исәннәрме алар, әллә... Ни уйлыйсың? – дип, сорауны кискен куйды Таня белән Ильяның әнисе.

– Белмим дә инде, Тамарочка... Аптыраган, мин үземнең дүрт кошчык белән кайларга чыгып китим?! Әни дә авырып ята, аның янындагы апаның үзендә өч бала. Аларны ташлый алмыйм, – диде икеләнеп Надя түти.

Әниләре үзе өчен дә, кызы-улы өчен дә хәл кылган иде бугай.

– Кичә Стёпканың танышын күргән идем. Шәһәр оборонасында ул. Озакламый Ладога аша берничә төркемне чыгарырга омтылып караячаклар икән. Тәвәккәлләргә кирәк, Надюша! – дип нәтиҗә ясады.

Әлбәттә, ике ана бу сөйләшүне берәү дә ишетмәде дип уйлады. Ләкин сизгер кызның очлы колаклары аркасында күңеленә корт керергә өлгерде. Энесе Ильяга әйтмәсә дә, ахирәте Лидага сиздереп куйды.

Кызлар яхшы аңлый иде: блокада башлангач, әтиләреннән хатлар килмәс булды. Аларны коткарырга тиешле аталарны дошман илебез үзәгенә таба кысрыклый. Димәк, бернинди могҗизага да өметләнергә урын юк. Азык-төлекнең хәзинәдә бары тәмам төкәнде, кибетләрдә карточкага бирелә торган өлешләргә дә кытлык нык сизелә хәзер. Биналарны, торак йортларны җылыту системасы, суүткәргечләр сафтан чыкты. Башка елдагыдан суыграк килгән кыш ягулыкка зур ихтыяҗ тудырды. Халык ни эләкте, шуны утынга сүтеп ягу эшенә кереште.

Ноябрьдән чын ачлык башланды.

Зоопаркта да хайваннар, җәнлекләр һәм кош-кортлар кырылырга тотынды. Җитмәсә, электр өзелде, суүткәргеч һәм канализация эшләүдән туктады. Шул рәвешле, мизгел эчендә юк итә торган дошман бомбасына хәзер акрын, газаплы үлем – ачлык, сусызлык һәм шыксыз салкыннар өстәлде. Иң хәтәре – җәнлек-җанварларга гынамы, адәм балаларына да ашарга юклыкны, ризык юнәтү тормышка ашмастай эш икәнлекне аңлату мөмкин түгел иде.
Зоопаркның барлы-юклы ике дистә чамасы хезмәткәре җәй ахырында кырларга яшелчә калдыклары, кәбестә яфрагы җыярга чыкты, ут астында кышлык печән әзерләргә тырышты.

Таня белән Лида да өлкәннәрдән калышмады: тапкан кадәр хәзинәне кул арбаларына салып ташыдылар. Ә беркөнне Тамара: – Хөрмәтле иптәшләр, хезмәттәшләрем! Ерткычларның ит сорап үкерүе тәмам үзәккә үтте. Болайга китсә, без аларны югалтачакбыз, ачлык җиңә. Шәһәр читендә яшәүчеләр сугыш узган җирләрдә һәлак булган ат үләксәләрен җыялар икән. Яраланганнарын исә суеп алып кайталар, ди. Безгә дә шул эшкә керешергә кирәк, – дип ярып салды.

– Дөрес, Тамарочка, алып кайта алсак, бик тә ярап куяр иде... Ерткычларга менә дигән азык бу. Әйеме, иптәшләр? – дип куәтләде аның сүзен Лиданың әнисе.

Төгәл карарга килделәр: зоопаркның сигез хезмәткәре исән калган ерткыч җәнлекләр һәм кошлар өчен ит юнәтү эшенә кереште.

Шәһәр тулаем камалгач, мондый мөмкинлекләр бетте. Урамнарда үскән агачларның яфраклары, имәннәрнең чикләвеге, өлгерер-өлгермәс миләшләр дә җыелды, һәр яшел кишәрлекнең үләне-чирәме ураклар белән урылды.

Адәм дә, җанвар да чыдамаслык көннәр килде. Утрак тормышларын ташлап, билгесезлек кочагына кисәк ташлануларының сәбәбе шулмы?! Шул гынамы?! Әллә...

...Алар эвакуацияләнәчәк төн алдыннан көтелмәгәнрәк хәл килеп чыкты: Маруся кушаматлы ак кәҗәнең яз туган бәтие югалды. Бомбалар төшкән чак булса – бер хәер, тыныч көннәрнең берсендә бит! Мәхбүслеген ташлап качарлык койма ярыгы да, анасыннан аерылырга сәбәп тә күренмәде. Ә бәти юк! Озак эзләделәр аны – табылмады. Үсә төшкәч, хәтер иләгендә иләде Таня: ул көнне кичке ашка күрше Надя түтиләр белән бергә ит шулпасы чөмерделәр, Ладога аша газаплы юллар узганда да, әниләре биштәрдән пешкән калҗалар чыгаргалады. Әллә соң Тамара түти зоопарктагы хайваннарны балаларын ач үлемнән саклап калу максатында файдаланганмы? Һәм эзенә төшүләреннән куркып, ут эчендә кайнаган күл аша еракка-еракка качуны мәгъкуль күргәнме?! Ә бит алар, чыннан да, чыдый алмаслык ач булмадылар, һәрчак күшәр азыклары табылып торды. Юк, гаепләми Таһирә әнисен! Һич гаепләми! Йөрәк парәләрен коткару, бирән үлем бугазына корбан итмәү өчен үзе шуңа бармас идеме?!

...Кырык икенең унтугызынчы гыйнварга каршы төнендә чыгып китте алар туган йортларыннан. Оештырылган төркемгә эләксәләр дә, бу эвакуация дигәннәре аю танавыннан бал ялауга тиң иде. Ладога аша узган юлны Таһирә яман бер төш кебек кенә хәтерли. Бомбалар гөрелтесе астында озак, бик озак каядыр баруларын, бер машинадан икенчесенә күчүләрен, энесенең мышык-мышык елауларын, таныш түгел адәмнәрнең коты очкан йөзләрен томан эчендәгедәй генә исенә төшерә. Курку шул дәрәҗәдә биләп алган ки, тирә-ягында кемнәр булган, ниләр эшләгәннәр – берсе дә зиһен тасмасына йогып калмаган.

Ничә тәүлек яки атна гомер узгандыр, белми Таһирә. Боларның барысын  да салкын акыл белән чамаларга гына тырыша. Ә менә «Бөгелмә станциясе» дип аталган урында арык кына бер җирән алаша җиккән картның аларны каршы алуы, чанага һәммәсен бөртекләп урнаштыруы һәм кар эчендә күмелеп утырган, биек тау астындагы авылга кайтып төшүләре төгәл күз алдында.

Халык: «Үз илең – үз анаң, үзгә ил – үги анаң», дисә дә, эвакуацияләнеп килгән гаиләгә Татар Бөркетлесе авылы кешеләре мәрхәмәтле булды. Чын сугышны күреп, ут эченнән исән-аман котылучыларга караш хөрмәтле иде. Җитмәсә, уку-язу таныйлар. Аннан соң әниләренең ветеринар һөнәре дә үз эшен эшләми калмады – колхозга мал духтыры кайтасын район алдан кайгырткан икән. Яшәр урын да әмәлләгәннәр.

Татарча белмәү бәласеннән озак тилмерергә туры килмәде аларга. Сугыш еллары, авыр тыл хезмәте, хатын-кызның – тол, балаларның ярым ятим тормышы берләштерә, тигезли, яшәр өчен бердәм көрәшергә чакыра иде. Ишарә-ым ярдәмендә башланган аралашу озакламый вата-җимерә сөйләшүгә күчте. Бөркетлеләр өчен яңа авылдашларының теле ят ук булмаса да, сирәк сөйләмне күпчелек йотты. Шулай итеп, Танечка – Таһирәгә, Илья – Ильяска җайлы гына әйләнде дә куйды. Халык алдында бик тиз абруй казанган тырыш, белемле, колхоз рәисенең уң кулы – әниләренең генә исеме үзгәрмәде. Яше-карты, сузык аваз тирәсендә иреннәрен түгәрәкләндереп, басым күсәгенең бар авырлыгын соңгы иҗеккә төшереп, аңа «Тамара түти» дип дәшәргә гадәтләнде.

...Таһирә карчык башын чайкап куйды.

– И-и, күңелле чаклар... Элекке тормышның кырыс шартлары шулай тиеш кебек кенә тоела хәзер. Лида «авыр булгандыр инде», дигән. Бәхәсләшми – җиңел булмагандыр, ләкин төк уңаеңа гына сыпырса, гомер дигәнеңнең кызыгы калыр идеме соң?! Әнисе күп гамәлләрен хуплап бетермәсә дә, Таһирә теләгәненә максат куеп ирешүчән җитү кыз булып өлгерде. Русчасы чатнап торгач, курслар тәмамлап, балаларга үзенең туган телен укыта башлады. Сугыш күреп кайткан Бөркетле егете Әхмәтзыяга кияүгә чыкты, биш угыл тапты. Аларны тигезлектә матур гына үстереп, белем биреп, башлы-күзле иттеләр. Әхмәтзыясының вафатына инде унбиш еллап вакыт үткән.

– Кара инде: иңләп-буйлап җыйнасаң, гомер менә шулай бер учмага сыя да бетә икән... – дип гаҗәпләнгәндәй, тел шартлатты Таһирә карчык.

Ул гынамы, энесе Ильяс та үз тормышын үзенчә корды. Хәрби хезмәттән соң, җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, Тамара түтине сөендереп, күршедәге Урыс Бөркетлесеннән марҗа кызына өйләнде дә әтиләре кушкан исемен кире кайтарды. Чиләбе каласында яшәделәр, күптән түгел бер-бер артлы дөньядан кичтеләр. Таһирә белән Әхмәтзыяның барырга җае чыкмаса да, үзләре җәй саен кунак иде. Хатлары да еш килде, яңа заманда телефоннан хәбәрләштеләр.

Тамара түти исә картлык көнендә кызыннан Урыс Бөркетлесендә йорт алып, шунда күчерүен үтенде. Сиксәненче еллар ахырында кире кайта башлаган дин иреге ярты гасырдан артык ярым җимерек көе яткан чиркәү чаңына җан өргәч, шуны төзекләндерү эшләренә дә үз өлешен кертте, тик ачылганын гына көтеп җиткерә алмады: чын христиан карчыгы булып бакыйлыкка күчте, шул авылның урыс зиратында җирләнде.

Таһирә белән Әхмәтзыя тиешлесен үтәделәр: тәресен дә куйдырдылар, мәрхүмәнең ызбасында поминкасын да үткәрделәр, өйләренә кайткач, Коръән укып, дога кылдылар. Таһирәгә ислам дине яшьли якын иде. Каенанасы нинди шартларда да бинамаз булмады. Аңардан өйрәнеп, Әхмәтзыя да, Таһирә дә, илгә-көнгә артык сиздерми генә, шәригать кушканча гомер иттеләр, уллар тәрбияләделәр. Туксанынчы еллар килгәч, Советкача гомер бакый ике мәхәлләле Татар Бөркетлесенең күрке – мәчет манаралары киредән калкып чыкты, һәр икесенә имам билгеләнде.

Менә шулай... Дөнья куып, үткәннәрдә казынып утырырга вакыт та калмагандыр инде. Ни өчен ташлап киткәннәр алар туган Ленинградларын? Нигә кире кайтмаганнар? Тамара түти бу мәсьәләдә бик кырыс иде шул. «Чигенергә юл юк!» – диде. Әсирлектәге шәһәрдән шулай кисәк кубарылуларының сәбәбен дә, серен дә үзе белән мәңгелек йортка алып китте. Таһирә дә әнисенең күңел яраларына кагыласы итмәде – дәһшәтле еллар күмеп калдырган сорауларны кузгатмаска тырышты. Аннан соң рухын рәнҗетмим, тыныч булсын, диде. Бакыйлыкка күчеп, бер ел узгач, Тамара түти аның төшенә керде. Имеш, госпитальдән телеграмма килгән. Әтиләре Степан каты яраланган икән. Әниләре аның хәлен белергә Ленинградка китәргә җыена. Таһирәне дә үзе белән әйдәкли.

Уянгач, төшен Әхмәтзыяга сөйләде. Димәк, ана нидер әйтергә тели, аның Ленинградта калган балачагын бөртекләп эзләп, һәммәсен барып күрергә хыяллануын хуплый. Әтиләренең каберен табарга куша. Сугышның беренче көннәрендә, берничә хаты килүгә үк, аның батырларча һәлак булуы, җәсәде Ленинград астында ятуы турында Таня белән Илья Җиңү шатлыгы басыла төшкәч кенә белделәр. Шуңынчы Бөркетлегә кайтып төшәр дип ихлас ышандылар. Ана ничә еллар буе балалары күңелендә аны исән көе саклый алган, сер бирмәгән. Хәтта теге вакытта күрше Надя түтигә: «Исәннәрме алар, әллә...» – дигәндә үк белгән булган ул барын да, белгән булган. Дүрт нарасыен кочып утырган яшь ананың йөрәген үз кайгысы белән яралап, ышанычын сүндерәсе килмәгән.

Әниләренең пар канатын – гаилә башлыгын югалту, аның васыятен үтәргә ашыгу түгелме эвакуацияләнүнең төп сәбәбе?! ...Таһирә ике уйлап тормады, зоопаркның элекке адресына хат юллады. Җавап озак көттермәде: кадрлар бүлегеннән хәбәр килеп төште. Бәхеткә каршы, Лидия Федосеева дигән ханымның күп еллар дәвамында зоопаркта эшләве, инде лаеклы ялга китүе һәм ветераннар шурасы әгъзасы икәнлеге, ә иң мөһиме – аның өй адресы язылган иде анда.

– Шулай таптым мин сине, Лидочка! Менә шулай... Урау еллар аша! – Таһирә соңгы конвертка үрелде. Менә – балачак дустының өченче хаты.

Исәнме, ахирәтем! Душечкам минем!

Узган атнада хатыңны алдым. Язарга вакыт булмыйчарак торды әле. Хастаханәдә тикшеренеп йөрим. Озакламый операциягә, ди табиб. Без күргәннәр эзсез узмаган инде – сәламәтлек яшьли какшаган.

Хәтерлисеңме, бүген – блокада башланган көн. Сигез йөз җитмеш ике тәүлек дәвам иткән тәмуг газабы башланган көн бит ул... Танечка, синең ничектер, минем иң курыкканым – әнием үлеп, балалар йортына эләгү иде. Хәзер уйлап утырам: блокада вакытында Ленинградның балалар йортлары саны сиксән бишкә җиткән. Аларда утыз меңнән артык бала көн уздырган – ятимнәр, ата-анасыз үксезләр. Араларында булмавыбызга сөенеп бетә алмыйм.

Утка һәм бомбага тотулар шәһәрне тоташ яндыру, безне бетерү өчен кирәккән. Фашист азык-төлек складларын да шуңа юк иткән. Ач халык арасында кеше ашау очраклары да күбәя башлаган иде бит ул көннәрдә. Үлем табигый күренешкә әйләнде. Адәм баласы ияләнә икән лә! Урамда алдыңнан кеше бара, карыйсың – инде юк – егылып үлгән. Болар бары да гадәти тормыш күренешләре иде. Еламыйча искә алырлык та түгел.

Шулай итеп, безнең зоопарк өчен дә иң хәтәр көннәр килде. Җәнлек-җанварлар, кошлар яңа төр ризыкка күчәргә мәҗбүр иде. Бушаган утар урыннары, янәшәдәге әйләнә-тирә җирләр кырык икенең язында бакчаларга әйләнде. Анда бәрәңге, кәбестә, гәрәнкә, солы үстерә башладык.

Ят азыкка маймыллар тиз ияләнде. Авырлык белән булса да, аюлар да тапалган яшелчә һәм үләннән ясалган катнашмага күнектеләр. Юлбарыс балаларына исә бик авырга туры килде. Шунда без яңа хәйлә уйлап таптык. Куяннар тиз үрчи бит, чормада кипкән тиреләре дә күп иде. Шул тиреләргә вакланган үлән, кәбестә яфрагы, түб катнашмасын тутырып тектек тә ясалма түшкәләргә балык мае сөртеп бирә башладык. Бу азык та ач карыннарга яхшы гына төшеп утыра торган булып китте.

Аз-маз балык кисәкләре өстәгәч, мондый сый ерткыч кошларга да хуш килде. Бөркет кенә баш тартты, һәм хезмәткәрләр аңа ашатырга дип, күсе ауларга керештеләр. Горур кош шул, барыбер үзенекен итте.

Нишлисең, кешеләр дә шулай: эт-мәче, күсе-тычкан ашап исән калучылар бихисап. Ә бөркет кебек принципиальләрне ачлык аямады – меңәрләп кырды. Шөкер, без әни белән ачтан үләрлек газап күрмәдек. Аңа янәшәдәге госпитальдә эшләргә дә кушылды. Көндез – җәнлекләр, төннәрен дистрофиядан шешенгән адәм балаларын тәрбияләде, дәвалады ул. Туя ашамасак та, җитеп барды.

Блокада беткәч тә әле, шәһәр озак вакыт ябык булды. Үлем исереклегеннән айнытырга кирәк иде ташкаланы. Халыкны чыгармадылар да, кертмәделәр дә. Үз йортларына кайтырга теләүчеләргә дә катгый шарт куелды: элек Ленинградта яшәүләрен раслап, туганнары чакыру кәгазе җибәрсә генә керә алды алар калага. Ә эвакуация күперен кичкәннәрнең бик азының якыннары исән-сау иде.

Танечка! Шул вакытта минем сезгә чакыру хаты язасым килде, тик кая язарга, кемнән сорарга белмим генә бит! Әнине аптыратып бетергәнем истә. Җиңү таңы аткач, бик тә, бик тә сезнең белән бергә булу, бергә шатлану теләге биләп алды җанымны. 

Хәзер мөмкинлекләрнең чиге юк. Кайт инде бер Ленинградка! Сагынмыйсыңмыни, җирсемисеңмени, ә?! Озак уйлап торма – юлга җыен! Гаиләңне дә ал! Көтеп калам!

Лида. 8 сентябрь, 1988 ел

Таһирә соңгы язганында телефон номерын да күрсәткән иде. Лидаларның да өендә күптән бар икән ул. Шул рәвешле, ахирәтләр юк-юкта хәбәрләшкәләп, бәйрәмнәрдә котлашып торуны гадәткә керттеләр. Шуның белән хат алышу тукталды. Кешелекнең көнкүрешен бөтен нечкәлеге белән төгәл чагылдырган, тарих өчен әһәмияте зур документ яшәештән әкренләп төшеп калды. Гаиләләрнең елъязмасы өзелде. Ниһаять, дөнья бераз болганудан туктагач, туксан өчнең җәендә: «Төштә эчкән су сусауны басмас», – дип, Таһирә тәвәккәлләргә булды. Раушанга Лидадан килгән хатларны укытты, моңа кадәр улларына артык ачылмаган серләрне, балачак мизгелләренең кайберләрен бәян итте. Раушан, үз чиратында, әнисен туган шәһәренә алып барырга вәгъдә бирде.

Әхмәтзыя өйдә калды. Таһирәнең никтер ирен Лидага күрсәтәсе килмәде. Хатларында татарлардан беркадәр шүрләбрәк язган ахирәтенең гайрәтен чигерүдән курыктымы?! Башка сәбәпме – әйтүе кыен.

«Көт, киләбез!» – дигән хәбәр алуга, Лида да тик ятмаган: хәрби комиссариат аша Таняның әтисе каберенең кайдалыгын белешеп куйган, зоопаркның ветераннар шурасы җыелышын билгеләткән иде.

Таһирә көткәннән дә дулкынландыргычрак узды ул көннәр, хисләре тулып ташыды. Иң мөһиме – әтисенең каберен зиярәт кылды, баш иеп, чәчәкләр салды, эченнән генә дога багышлады. Үзгәргән аның туган шәһәре, нык үзгәргән иде. Күңеленә шомлы, мескен, газаплы карашлары белән уелып калган Пётр I һәм Ленин һәйкәлләре гел икенче икән бит: алар горур, алар мәгърур, алар – җиңүче! Әнә, исемнәрен Герой-кала йөртсен өчен, илдә түнтәрелешләр ясап, үзара ничек якалашалар!.. Шулай да бер казанга сыялар тагын...

Элекке Ленинград урамнарында йөгереп йөргән җитез кызчык хәзер Санкт-Петербургның үзе кебек ничектер олыгаеп, җитдиләнеп, олпатланып киткән. Балачактагы зоопарк белән бүгенгесе – җир илә күк арасы.

Моңсу да, ләззәтле дә хисләр дулкынында йөзде Таһирә һәм тагын да тирәнрәк аңлады: чыннан да, зоопаркны бетерергә ярамаган. Ул тормыш, тереклек символы булган, һәм хәзер дә шулай. Аеруча балалар күңелендә бәхетле киләчәккә ныклы ышаныч уяткан, күпләрнең моңсу күзләрендә өмет чаткылары кабызган. Зоопаркны саклап калу, яшәтү – Ленинград халкының чираттагы каһарманлыгы һәм чыдамлык үрнәге икән!

Бүгенгедәй исендә: кырык бернең ноябрендә Эльза кушаматлы гамадрил маймылы балалады, ләкин ач ананың күкрәкләренә сөт төшмәде, нарасый көннән-көн хәлсезләнде. Таня белән Лиданың әниләре янәшәдәге бала тудыру йортына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Халык бик тә мәрхәмәтле иде: яңарак бәби табучы хатыннар, үз балаларының авызыннан өзеп, һәркөнне ярты литр сөт савып җыя торган булып киттеләр. Зоопаркта туган маймыл балаларының исән калуы – ул елларда сирәк күренеш. Эльзаның кечкенә улы таза-сау гына аякка басты. Сугыш елларын да исән чыккан – Лида белән искә төшереп, күзләрен сөртеп-сөртеп алдылар.

Бәгырь түренә юшкын утыртырдай бер хәл дә булып алды. Лиданың никтер Таһирә белән бергәләп чиркәүгә керәсе килде. Нәрсә бу: инде олыгаеп барган балачак дустының иман ныклыгын сынавымы? Аның күңел төпкелләрендә казынырга теләвеме? Нигә шулкадәр курка ул татарлардан, мөселманлыктан? Шулай да – ахирәтенең теләге зур икән – каршы килмәде Таһирә. Чиркәү дә – Аллаһ йорты, дип тәвәккәлләде. Шартын китереп, барлык йолаларны үтәүче Лида читтән генә күзәтеп торган Душечкасына кырын-кырын карашлар ташласа да – аңлады, ничә еллар бимазалаган сорауларына җавап тапты сыман. Артык-портык сүзләр урынсыз иде: һәркемнең үз иманы.

***

Таһирәгә никтер бик авыр булып китте. Башын кырынайта төшеп, моңаеп кына сузып җибәрде:

Казаматның ишек төбе, җәй булса да, кыш кебек;

Казаматта без ятабыз читлектәге кош кебек.
Хаҗәте теш казнасын чокудан бүтәнгә ярамаган шырпы да була капта. Шөкер, Таһирә үзенә тәкъдир әзерләгән сынауларны лаеклы кичте кебек. Иле, халкы өчен тырышты, гомерен заяга уздырмады, файдасыз кемсә булмады бугай. Блокада корбаннары, гади кешеләрнең чиксез батырлыгы турында укучыларына да сөйли иде. Олыгайгач, очрашуларга еш чакыра башладылар аны. Инде менә яше туксанга җитеп килсә дә, яңа гасырда туган буынга тере тарих дәресе ул.

Сиксән еллап вакыт узгач, илгә тагын блокада килде. Чикләүләре шактый, әмма монысы – мәрхәмәтлерәк блокада – карантин гына. Коронавирус карантины. Саклансаң, читләтеп үтә, ди. Шуңа күрә өйдә утыралар менә. Бөек Җиңү бәйрәмен дә тарихта беренче тапкыр тантанасыз гына уздырдылар. Нишлисең, һәр чорның үз афәте. Ул да корбаннар көтә, дистә-дистә еллардан соң сагынып сөйләрлек яңа батырлар таләп итә, үз каһарманнарын барлый.

Хатларны урынына салды да:

– Ахыры гына хәерле булсын! – дип, Таһирә карчык үлемтекләре тутырылган сандыгын бикләп куйды. Һәм, нидер исенә төшеп, телефонын эзләргә кереште.

– Шалтыратырга кирәк, һичшиксез, телевидениегә шалтыратырга кирәк!


Тәмам.