Логотип Казан Утлары
Бәян

Килмешәк (бәян)

Авыл халкы чуваш хатыны Алевтинаны бер күрүдән яратмады. Акыллы башлар нәрсә генә әйтсәләр дә, милләт белән милләт арасында салкынлык саклана. Урыс башкортка өстән карый, башкорт татарны өнәми, татар марига башкачарак мөгамәләдә. Гадәттә, аралар якынайса, бу киеренкелек бетә, син дә мин, аерылмас дус булып яши башлыйлар. Әмма кешеләрнең Алевтинага тискәре карашы йомшармады, отыры көчәя генә барды.

Барысына Хөснетдин карт гаепле булды. Картның ярты гасыр гомер иткән карчыгы Мәликә үлеп китте. Әлбәттә, карчыкны ил белән хөрмәтләп, кабергә иңдерделәр, шәһәрдән балалары кайтты, якын-тирә авыллардан туган-тумача кайгы уртаклашырга килеп тулды. Зурлап, өчесен, җидесен үткәрделәр.

Вакыт тукталып тормый, тере кешегә яшәргә кирәк. Балаларның үз тормышы: ашыгып китеп бардылар, Хөснетдин карт ялгыз калды.

Карчыгы белән дөньяны теттереп көтәләр иде алар. Өй-кура нык, бакчалары урап чыккысыз, абзарда ике кышлаган үгез үкереп тора, чутсыз тавыклар дигәндәй.

Хөснетдин бабайның шушы яшенә җитеп, шөкер, сәламәтлегенә зарланганы булмады. Әле тагын бер яшь хатын алып картайтырлык гайрәте бар иде. Мәликәсе дә әлегә кадәр аягында йөгереп йөрде. Өч көн генә хәлсезләнеп яткандай булды да хушлашты дөнья белән. Бәхетле кешеләргә Тәңре шулай тиз үлем бирер, дигәннәр, имеш.

Җәйнең матур көннәре иде. Табигатьнең оҗмахка тиң вакытында китеп барган карчыгына рәнҗеп, Хөснетдин карт үзе дөнья көтәргә алынды. Аңа өйрәнәсе түгел, әллә ни зур үзгәрешләр булмады көндәлек тормышында. Көн дә малкайларга күл буеннан яшел үлән чабып менгерде, тавыкларына вак бәрәңге пешерде, бакчадагы түтәлләргә су сипте, чүбен утады. Тамагына пешереп ашау да артык кыенлык тудырмады, ул яктан да төшеп калганнардан түгел иде.

Ходай юкка гына терек затларны парлы итеп яралтмагандыр. Ялгызлык җелеген суырды Хөснетдин бабайның. Әнә шунысына күнегә алмый җәфа чикте. Ятса ялгыз, торса ялгыз, бер авыз сүз кушарлык тере җан иясе юк янында, тиргәшеп алсаң да, җанга рәхәт булып китә ичмасам. Хатын-кыз алданрак китеп барса, бик авырга туры килә ир затына. Йоклый алмыйча, караватында әйләнгәләгәндә, Хөснетдин күз яшьләре белән үпкәсен белдерде карчыгына:

– Миннән узып, кая ашыктың? Менә ятам монда түшәм такталарын санап, бер яме калмады тормышның. Ничә тапкырлар әйткәнем булды минем сиңа: элек мине кадерләп күмәрсең, калганын үзең карарсың, дидем. Килешкән төсле кылана идең дә. Ир сүзен сүз итми, шулай ярый димени? Әз генә дә күңелең сызылмыймы кадер-хөрмәтсез калган картыңның газапланганнарын күреп? Мәңге шундый үҗәт булдың, сүзеңне эчеңә йоттың, үзең теләгәнчә эшләдең...

Ишеткәндерме, юкмы, карчыгы аның әрнүле сүзләрен, мәгәр күңелен бушатса, Хөснетдингә бертөрле җиңелрәк булып китә иде...

Балалар кайтып, мулла чакыртып, карт-корыны җыеп, Мәликә карчыкның кырыгын үткәрделәр. Кешеләр арасында тернәкләнеп киткәндәй булды карт.

Балаларның машиналарына күпләп кыярын-кишерен күчтәнәчкә тутырды, якыннары белән сөйләшеп туя алмады.

Өйне тагын шомлы тынлык басты. Карт теркелдәп йөри бирде, төрле уйлар бөтерелде үзенең баш капкачында. Болай ялгыз күке булып яшәп булмас, дигән ныклы фикергә килгән иде ул. Бәндә сагышлый, Ходай багышлый, дигәндәй, тәкъдиргә нәрсә язылганын кем белгән? Озакка сузмам, карчыгым артыннан юлланырмын, диярсең, әллә күпме еллар язылгандыр аның өлешенә. Әле бит җитмеш биш яшь кенә аңа, кем әйтмешли кырган орчык кебек ул. Авырткан-ниткән җире юк, ашарга дигәндә кыстатып тормый, йокысы каты, эшкә тотынса, таулар күчерә, яшьләргә биргесез. «Күңелгә охшаган, җан тарткан берәр кортка табарга кирәк», дигән нәтиҗәгә килде Хөснетдин. Билгеле фикергә килгәч, күңеле урынына утыргандай булды, тормышында максат барлыкка килде. Әмма дә ләкин мондый четерекле эштә ашыгу һич ярамый иде.

Төннәрен йоклый алмый ятканда, уеннан гына үз авылының урамнарын айкады ул, ялгыз яшәп яткан яшьтәшләрен, хәтта үзеннән күпкә яшьрәкләрне күз уңыннан үткәрде. Күп иде авылда ялгыз хатыннар, ул яктан авылларда хөрлек. Шулар арасыннан картның теләгенә тәңгәл килерлеген сайлап алу җиңел эшләрдән түгел иде. Аягында чак йөргәннәрне, комы коелганнарны, пырдымсызларны, холыксызларны, төскә-биткә котсызларны исемлегеннән башта ук сызып ыргытты. Булгач, берәгәйле булсын.

Төрле яклап исәпләп, фикерләп караганнан соң, ике-өч абыстай ярарлык дип табылды. Карт инде күңеленнән генә яңа яры белән караватында бер юрган астында яткандай итеп тоемлый башлады. Ул серен күрше карчыгы Гөлгайшәгә чиште. Сүзне уратып-суратып башлады:

– Шундый-шундый хәлләр, күрше. Ялгызлык авыр икән. Фәлән ахирәтеңә сүз кушып кара әле. Минем белән чәчен чәчкә бәйләргә ризалашмас микән? Үзең беләсең, мин ни җитте кеше түгел. Тормышым ныклы, төгәл сигез мең дә дүрт йөз сум пенсия алам, амбарда аренда җире өчен бирелгән биш центнер икмәгем бар, холкым тыныч, хатын-кызга хөрмәт белән карыйм. Балда-майда йөзәр...

 Бу сүзләрдән соң Гөлгайшәнең йөзе яктырып китте. Хөснетдиннең серне нәкъ аңа ачканына бик тә күңеле булган иде. Аннан соң, шундый хәбәрне ахирәтләреңә җиткерү никадәр шатлык-канәгатьлек китерә хатын-кызга?! Хатын-кызны ашатма син, яңалык кына сөйләп тор, эһ тә итми йөз ел яшәячәк, билләһи. Әлбәттә, ул Хөснетдин картның:

– Башкаларга тешеңне агартма, зинһар! – дигән сүзләренә ризалык белдереп, кат-кат баш какты.

– Юу-ук, безнең нәселдә юк сүз йөртү, – дип ышандырды. Әмма карт чыгып китү белән түр якта торган телефон трубкасына үрелде.

– И ахирәткәем, хәзер бер сүз сөйлим мин сиңа, артыңа егылып китәрлек. Басып торган булсаң, утыра сал ныклап. Беләсеңме, әйкәем, кем турында? Терәлеп торган күршем Хөснетдин турында. Азгыннарның да азгыны икән лә ул карт алаша, әллә кыегы китә башлаган. Игътибар белән тыңла: кергән бу картлач иртән иртүк...

Башта яңалыкны иң якын ахирәтенә сөйләде, шуннан үз урамындагы таныш-белешләренә җиткерде, соңыннан чират башка урамнарга җитте. Сәгатьтән артык телефон трубкасына асылынып торды карчык. Тамагы кибеп, түзәр тәкате калмагач кына, чәйнегенә барып тотынды.

Ә инде һәр танышның үз танышы дигәндәй, күп тә үтмәде, яңалык бар авылны урап чыкты. Әле моның белән генә дә калмады. Кемнәрдер читтә яшәгән туганнарына белгәннәрен кичектерми сөйләргә ашыктылар. Хәзер бит барыбызның тамырларыбыз кыйтгалар буйлап таралган. Хәбәр тиз арада Казанга, республиканың башка шәһәрләренә барып ишетелде. Хәтта атчабар Сания бу хәбәрне Америкада яшәүче ике туган сеңлекәшенә кадәр җиткерде. Дөрес, яшьлегендә авылдан чыгып киткән сеңлесенә Хөснетдиннең кем икәнен аңлатуы җиңелләрдән булмады.

– Кайсы Хөснетдин дип, ни? Алма апаларга барып йөри идек бит... шулардан ике өй аша болынлыкка таба тыкрык бар иде... И, шуны да хәтерләмәскә! Гел кычытканнан чагылып, шул тар тыкрыктан җиләк җыярга йөри идек. Хәтерләдеңме? Әнә шул тыкрыкның дүртенче өе Хөснетдиннәрнеке. Хатыны Мәликә исемле. Гүр иясе булып куйды көтмәгәндә. Бик тә кетмер карчык иде, кыш көне кар да сорап ала алмассың аннан. Шуның ире була инде. Озын гына буйлы, кылыч борынлы карт. Исеңә төштеме? Юк?.. Ничек дип аңлатыйм икән инде... Ярый Саниянең башы эшләп калып, тегеләрнең олы улларын теленә алды. Сеңлекәше белән яшьтәшләр иде алар. Шунда ук:

– Беләм, беләм, Рәмисне белмәскә әллә... – дип, аваз салды ерак Америкадан сеңлекәше. Онытылмаслык булган иде шул аларның Сабантуйдан соң кичке уенда аулакта очрашулары...

Авыл кешесе тыйнак бит ул. Хөснетдин картка аның күңелендәгесе һәркемгә билгеле икәнлеген белгертмәделәр, артыннан гына чыш-пыш килделәр.

Ә Гөлгайшә әманәткә хыянәт итә торганнардан түгел иде. Икенче көнне эшләрен бетергәч, шау чәчәкле яңа күлмәген киеп, Кытай яулыгын ябынып, Хөснетдин карт күз салган ахирәтенә юлланды. Күңеле көр, кәефе күтәренке иде карчыкның. Шундый җаваплы эш башкарып чыгарырга йөри, сыйланып, чәйләр эчеп кайтыр, туйганчы чөкердәшерләр ахирәте белән дип өметләнде. Әлбәттә, ахирәте яңалыкны беренчеләрдән булып ишеткән иде. Гөлгайшәнең үз исемен кушып, бар авылны кузгатканына нык гарьләнгән иде кортка. Ике яшькә яшьрәк тә иде әле ул Хөснетдиннең Мәликәсеннән. Мәликә өч-дүрт ел элек бар тешләрен алдырып, ясалма кабык кидереп кайтты. Ә менә аның бөтен тешләре диярлек урынында, Ходайга шөкер. Басып йөрүләре дә, буй-сыннары да икенче аның, җир белән күк арасы алар Мәликә белән. Ничек оялмый соратырга батырчылык иткән картлач Хөснетдин, әзрәк фикерләп карасын иде шулар турында. Гөлгайшәсен әйтер идем, ризалашкан бит шул картлачның гозеренә.

Ахирәтенең чәчәкле күлмәген җилфердәтеп, урам буйлап атлаганын ерактан ук күреп алды ул. Күреп тә алды, чыгып та басты капка төбенә.

– Кая болай ашыгасың, ахирәткәем? – дип, төче елмайган булды. Ә күзләре яшелле-күкле очкыннар чәчә иде, һич ялган түгел. Бер генә карап алды да, барысын аңлады Гөлгайшә. Тирләгән маңгаен җиң читенә кыстырган кулъяулыгы белән сөрткәләп, сүзне ничегрәк башларга дип баш ватты.

– Димчелеккә яллангансың икән дип ишетеп калган идем аны, күпме түлиләр соң табан туздырып йөргән өчен, бүләкләр мулдан була торгандыр? – дип чәнчеп алды ахирәте.

– Дөм-ялгыз калды бит, жәл ипле кешене, – дигән булды Гөлгайшә, тирән тын алып. – Пәйгамбәребез кавышыгыз дигән сөннәтендә...

– Шул картлач белән мине кавыштырырга ниятләдең инде алай булгач, – диде ахирәте, тишәрдәй булып карап.

Каны кайнаган иде бу адәмгә карата, исән булса, бусагасы аша бастырмас, боерган булса.

– Соң күршеләр булып гомер итәр идек, – дип шомартты Гөлгайшә. Ник килгәненә үкенә башлаган иде инде ул. Иң матур күлмәген сайлап кигән булды бит әле...

– Син шуны хәтереңә салып куй, Гөлгайшә, ялгыз түгел мин. Менә шимбә көн җитсен генә әле, кайтып җыелырлар балаларым, киленнәрем, оныкларым, утырырга урын булмас өйдә. Шөкер, ялгыз калдырганнары юк. Кәкрәеп беткән картка барып керергә сантыйланган, дисеңме син мине? Шуның пычракларын арчып, дөньясын көтеп, стрәпкәгә ялланырга кем дип белдең син мине? Бар, аттырвәләй моннан, башка авызыңны ачып, сүз кушма миңа. Мыскыл итәм дигәч тә теге... Мин аны юньлеләр рәтеннән дип йөргән булам. Үзеңә алып кереп яшәт бик жәлләсәң, – диде дә шап итеп капкасын ябып кереп китте ахирәте.

Торып калды тузанлы юлда Гөлгайшә чәчәкле күлмәген каккалап. Хөснетдин карт җавапны бик авыр кабул итте. Ә бит шул теремек кенә карчыкның йорт тирәсендә кайнашканы күренә башлаган иде күзенә. Шуны да әйтергә кирәк: Гөлгайшә кемгәдер аны кодалап йөрүдән кырка баш тартты, картның бүләккә сонган ялтыр каплы чәен дә алмыйча, җилләнеп чыгып китте.

Ике-өч көнләп урамга да чыкмады карт, гел үз уйларын уйлады. Болай, беренче авырлыктан сыгылып төшә торган кеше түгел иде ул. Яши-яши чыныккан иде. Шуңа да исемлектә калганнарның кылын тарткалап карарга булды. Гөлгайшәдән башка да табылдылар сүз җиткерүчеләр, әмма бар кандидатлар да кырку гына «юк!» дип җавапладылар.

Карчыкларны аңларга була иде. Арада кайсысыдыр картайган көнендә үз картының аркасына терәлеп яшәргә ниятләгән дә булгандыр. Күпчелекнең йөрәге җилкенеп куйгандыр, дип фаразларга батырчылык итәм мин. Әмма олы яшьтә яңа гаилә корулары бик тә четерекле мәсьәлә, дустыңа түгел, дошманыңа язмасын. Мисал өчен, килде, ди, карчык ризалашып, ә үз дөньясын тырым-тыракай китерсенме? Әллә ул карт иртәгә мәңгелеккә күзләрен йомар. Кемдер әби килгән нигезендә яшәр дип әйтер. Көтеп тор! Картны гүргә кертмәстән мөлкәт бүлешү башланачак. Хисапсыз туганнары, тумачалары, балалары, оныклары килеп тулачак. Теге мескен әбекәйне, йомшаграк итеп әйткәндә, арт шәрифләреннән эткәләп чыгарып җибәрәчәкләр өйдән. Бер көн яшәсә дә, ун ел торса да, азагы шулай тәмамланачак. Үз көчендә булган әбигә кирәкме мондый тормыш?

Бабай батырланып, әбигә йортка керсә, аны да шундый ук язмыш көтә. Әби ягыннан да бар кара көчләр. Әнә шуңа күрә, кайсы татар авылына барып керсәгез дә, чутсыз ялгыз бабайларны, тол хатыннарны очратырсыз. «Нигә ялгыз?» – дип сорап тормасагыз да була.

Яңа гаилә кору планнары барып чыкмагач, Хөснетдин картның күңеле кителде. Өстәп, гомер булмаган чирләр баш калкыттылар: әле буыннары сызлап җәфаланды, әле башы шаулый торган булды.

Ярый әле бәхетеннән олы улы кунакка кайтып төште. Ни гаҗәп, бу юлы ялгызы гына иде ул, килен дә, балалар да иярмәгәннәр. Күңеле күтәрелеп киткән карт җәлт-җәлт йөреп, мунча якты, кибеткә төшеп, хөкүмәт пилмәннәре алып менде.

Кичке якта, мунча юынып чыккач, әтиле-уллы өстәл артына утырдылар. Каймаклап, пилмән сыптырдылар, йөзеп китәрдәй булып, мәтрүшкәле чәй чөмерделәр. Улы Галимҗан тирләгән битен тастымал белән сөрткәләп, сүз арасында әйтеп куйды:

– Сине, әти, авылдашлар кияүләп йөри, диләр дә...

Хөснетдин картка уңайсыз булып китте, йөзен чытып, кул гына селтәде:

– Кем нәрсә сөйләмәс, тел сөяксез инде ул.

– Менә нәрсә уйлап кайттым мин, әти, җаныңны җәфалап, ялгызың интеккәнче, әйдә, шәһәргә безнең янга күч. Беребездә торып ялыксаң, икенче балаңа барып, оныклар хәлен белерсең. Фатирлар иркен, сиңа гына урын табылыр. Пенсия акчаңа кагылган кеше булмас, үзең теләгәнчә тотарсың. Күнегерсең шәһәр тормышына, яңа танышлар табылыр, ни дисәң дә, үз балаларың арасында булырсың. Йә, ни дисең? – дип, улы сәфәренең максатын ачып салды.

Бу тәкъдим Хөснетдин картның күңелен кузгатып җибәрде. Ә нигә, яшиләр бит аның тиңнәре шәһәрдә! Авылдан киткәннәрне саный китсәң дә, байтак җыела. Берсенең дә кире кайтканы юк әле, ябышып яталар, андагы тормышны мактап туймыйлар. Анда әнә печән чабасы, утын ярасы, мал-туар асрыйсы юк. Ел әйләнәсе өең җылы, суы краннан агып тора, бәдрәфе дә җылытыла хәтта. Ә карт кеше өчен монысы да зур уңайлык...

Әмма өзеп кенә, бер сүз дә әйтмәде ул, кайнар чәен йотымлап эчүен белде. Өстәл артыннан кузгалганда гына:

– Иртәгә сөйләшеп бетерербез әле бу турыда, алда озын төн бар, – дию белән генә чикләнде. Улы да артык сүз куертмады. Бераз җилләнергә дигән булып, авыл әйләнергә чыгып китте. Хөснетдин карт урынын җәеп, үз караватына сузылды: иртә ятып, иртә торырга гадәт иткән иде ул. 

Төн икенчерәк булды бүген, йокысы качты картның. Улының сүзләрен уйлап, уңга боргаланды, сулга боргаланды, шәһәр тормышын күзалларга тырышты. Галимҗанның кереп урынына ятканын сизеп-тоеп ятты ул. Урамда яшьләрнең гөрләшкәннәре ишетелеп торды. Кемнеңдер эте туктамый ләңгелдәде. Тәмам миңгерәеп, уйлардан башы буталып, таң алдыннан гына йоклап китте карт. Тәвәккәллеге бар иде Хөснетдин картның, иртән торгач, улына әйткән беренче сүзләре: «Мин риза! Хет бүгеннән!» булды. Галимҗаны да җавапның нәкъ шундый булырын алдан чамалаган, күрәсең, керфеге дә селкенмәде.

– Бүгеннән икән, бүгеннән, миңа иртәгә эшкә, – дип, ачыклык кертте. Иртәнге чәйне эчкәннән соң бик тә авыр, мәшәкатьле эшләр басты өй хуҗасын. Хөснетдин карт шул җиңел машинага сыярлык кына кирәк-яракларын алырга тиеш булды.  

– Иске-москыңны сөйрәп йөрмәсәң дә була инде. Кирәк нәрсә табылыр балаларыңда да, – дип рәнҗетте Галимҗан атасын. Уйламый гына әйтелгән сүзләр таш булып ятты Хөснетдиннең күңеленә. «Менәтерәк, гомерең буе җый, тупла да мөлкәтеңне, җилгә очырып кит, имеш. Анысы нинди хәл була торгандыр...» – дип сөйләнде ул үзалдына.

Улы таныш-белешләрне, туган-тумачаларны күрергә дип, авыл буйлап чыгып китте. Шулай ук бәйдә торган үгезне яхшы гына хакка берәрсенә җибәрергә килешкәннәр иде әтиле-уллы.

Карт эшли-эшли тамырлары бүртенгән кулын биленә таянып, болдырына чыгып басты. Һәр уч аясы кадерле булган йортын, корылмаларны күз алдыннан үткәрде. Һәр каккан кадагы кадерле иде аның өчен. Бу кураларны төзегән чаклары аермачык күз алдыннан үттеләр. Очынып, шатланып, Мәликәсе белән яңа өйдә беренче төнне үткәрергә җыенып йөргәннәре исенә төште. Кала икән барысы да, туза, таушала, тузанга әйләнә.

Авыр сулап, карт абзарга таба атлады. Юаш холыклы үгезенең колак артын кашыгандай итте, алдындагы печәнен кабартып салды.

– Менә шулай, малкай, – диде ул моңсу гына. Нәрсә әйтергә теләве булгандыр? Кайчандыр бу аранда урын җитми иде малкайларга. Ике сыерны сава-сава арып бетә иде Мәликәсе, парлашып, бозаулар тавыш бирә иде, сарыклар, бәрәннәр бер-берсен куып, чабышып уйныйлар иде. Менә бүген соңгы терәген озатырга җыена... Монда машинага сыйдырырлык әйбер булмас, ахрысы, кирәкләре дә чыкмас җәпле агач сәнәкләрнең, яңа гына саплаган көрәгенең.

Кешедән әйбер сорап йөргәне булмады Хөснетдиннең. Үзендә булдырды. Менә әле келәтенә кереп баскач, хисапсыз кораллары күзенә чалынды. Һәрберсе кул астында, җайланган, майланган, үткерләнгән, ал да эшли башла. Тоткалап-тоткалап карады Хөснетдин үз кулларының эзе калган коралларны, уфылдап, баш чайкады. Болар белән ни эшлисең таш өйләр арасында, анда юкә такталар юк. Шулай да кирәге чыгар дип, агач юнырга гына тоткан үткер балтасын болдыр янына күчерде. Балтасыз нинди ир-ат инде ул?

Йорт тирәсен урый-урый хәттин күп нәрсәләр җыештырды, төш җиткәнче йөрүдән, эзләнүдән туктамады. Төш җитәрәк улы чулак Гайнине ияртеп кайтып керде.

– Менә, үгезеңә хуҗа таптым, хакына ризалашсаң, хәзер җитәкләп кайтып китә, – диде зур эш майтаргандай Галимҗаны. Картка барыбер иде инде. Кулга кул сугыштылар да, Гайнинең капка артында көтеп торган шкаф киңлеге малае кереп, үгезне арканлап алып чыкты. Гайни чыбык тотып, артыннан куа китте.

– Монда нинди чүп-чар өеме тагын? – дип, игътибар итте улы болдыр янындагы әйберләргә.  

– Менә караштырдым да төрлесеннән, үзебез белән алырбыз, дим. Дөнья көткәндә, барысы да кирәк була, – диде кыенсынып кына Хөснетдин.

– Чалгы, тимер үлчәү, агач күнәк... Һу-у монда чутлый китсәң, – дип көлде рәхәтләнеп Галимҗаны, бар тешләрен күрсәтеп. Соңыннан өздереп әйтте: – Юк, әти, анда асфальт өстендә чабыласы үлән чабылган, үлчәнәсе җирләре үлчәнгән. Бары кием-салымыңны, кирәкле кәгазьләреңне кара. Кием-салымын да барыбер яңадан алып җыярлар киленнәрең, мин әйткән иде диярсең. Хатын-кызлар шундый, гел аларча булсын...

Шәфәкъ кызыллыгы төшкәч, Хөснетдин карт хан заманыннан сакланып калган ике такта чемодан тотып, капка төбендә торган машина янына чыгып басты. Улы үзе күтәрергә уйлаган иде дә чемоданнарны, иреннәрен кымтып кыскан карт бирмәде, үз куллары белән алып чыгасы килде кадерле әйберләрен. Менә бу капка артында аның яшәлгән бар гомере, кайгылары, шатлыклары, күргән нужалары, яулаган уңышлары кала әле. Җай чыкканда кайтып, яңадан бер тәфсилләп үткәрер әле күз уңыннан калганнарын.

Ни арада капка төбенә халык җыелган иде. Күршеләр кул биреп саубуллаштылар карт белән, кунакка кайтып йөрергә куштылар, хатын-кызларның күзләрендә яшьләре ялтырады.

Әмма моңсулык сизмәде Хөснетдин карт, кайдадыр яшәргә китеп барган кебек түгел иде аңа, барыр да кайтыр төсле, тагын шул өйрәнгән авылдашлары арасында теркелдәп йөрер, аралашыр, кем шәһәргә бармаган, имеш..

– Кайтам әле мин, монда барысы тырым-тыракай торып кала. Кайтып, тәртипкә салырга кирәк булыр. Менә озакламый кура җиләге өлгерә, миннән яхшырак кем белә җиләклекләрне? Әле бу вакытлыча, әле мин, әле... – дип сөйләнә-сөйләнә алгы урынга кереп утырды ул, озатканнарга елмаеп, кул болгады.  

Алга китеп шуны әйтик: башкача туган туфрагына аяк басарга язмаган булган икән Хөснетдин картка. Авыл кешесе ни, тәки яраклаша алмаган шәһәр ыгы-зыгысына. Кирәкмәгән җирдән юл аша чыкканда, машина бәрдергән мескенне. «Рәхәт» тормышта айга якын гына яшәп кала алды.

Хөснетдин картны авыл зиратына кайтарып җирләделәр. Карчыгы янында буш урын саклый иде, очрашканнардыр мәрхүмнәр.

Әнә шулай көтелмәгән борылышлар ясый язмыш, әле генә яшь хатын белән теттереп тормыш итәргә дәртләнеп йөргән карт, көтмәгән-уйламаган җирдән китте дә барды. Урыннары җәннәттә булсын, ни әйтәсең тагы?.. 

(Дәвамы бар)

 

Редакциядән: Июль аенда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.