Логотип Казан Утлары
Бәян

Килмешәк (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ) 

* * *

Юкка булды йөрүләре Сабира карчыкның. Тырышлыклары җилгә очты, берни дә майтара алмады. Шул атна эчендә әби гәүдәгә бәләкәйләнеп калгандай булды, күзгә күренеп ябыкты. Күңелең тыныч булмаса, тамакка да аш бармый бит ул. Язганына буйсынып, яңа күршеләрне көтәсе генә калды.

Алдан ук карчык котны алырлык күренешләр күзаллады. Сакал-мыек баскан, күзе-башы аларган чуваш ире катлы-катлы сүгенеп, урамда көмешкә чөмерә, чәче-башы тузган, киемнәре пылтыраган чуваш хатыны чучкаларын чырылдата, бер өер эреле-ваклы балалар, тәмуг кисәүләре, иртәдән-кичкә кадәр колак тондырып кычкыралар төсле тоелды. Мондый күренешләрдән соң Сабира әби намазлыгына утырып, Ходайга ялварды, белгән догаларын укыды.

Көтү кайткан иде инде, күршеләрнең өе янына зур йөк машинасы килеп туктады. Ашыгып, тәрәзәгә капланды абыстай, күченүләре буламы икән боларның?

Машина әрҗәсеннән башта очлы мөгезле, озын сакаллы кәҗә төшерделәр, янына ике бәтиен куштылар. Тегеләр иреккә чыгуга, читкәрәк чаптырып, яшел үлән чемченергә тотындылар. Ике әзмәвердәй ир, җитез кыланып, калган әйберләрне йортка ташый башладылар. Өстәл-урындыклар, иске генә диван, кием шкафы ише җиһазлар капкадан кереп югалдылар. Борынгы сандык күтәреп төшерделәр. Алар артыннан чутсыз катыргы тартмалар, чиләк-ләгән кебек вак-төяк бушатылды. Унбиш минут үттеме-юкмы, ирләр машинага утырып китеп тә бардылар. Аларны кул болгап, теге вакытта күзгә чалынган хатын озатып калды.

Хатын озак кына торды әле капка төбендә. Йөзе дә борчулы күренде яңа күршенең. Шулай булмыйни, чит җирләргә килеп тормыш башлаулары уен эш түгел. Тапмаганмы икәнни шунда үз тиңнәре арасында берәр өй?

Теге кәҗәләр кулга ияләшеп беткәннәр икән. Хатынның, ниндидер исем атап бер-ике эндәшүе булды, тып-тып басып, хуҗасына ашыкты кәҗә, бәтиләре җеп белән тагылган төсле әнкәләре артыннан калмадылар. Шулай тезелешеп капкадан кереп киттеләр алар. Урам тынып калды.

Тора-тора аяклары талган Сабира карчык йомшак диванына кереп җәелде. Хатынның ялгыз булуы бераз күңелен тынычландырган иде аның. «Әйдә, үзенчә яшәп тик ятсын, кермәм, чыкмам, ул якка борылып та карамам. Артык зыяны тимәс әле», – дип уйлады ул.  

Юраганы юш булды Сабира карчыкның, ике күршенең аралары ялганмады. Хәер, бер-берсенә йомыш-юл төшәрлек сәбәпләр дә табылмады. Теге хатын артык аралаша торганнардан түгел иде, ахрысы. Көне көнгә ике тамчы су төсле охшаш иде чуваш хатынының. Иртән торуга тавыклары белән мәш килә, әтәче хуҗабикәсен күрүгә тавыш сала, тавыклары җырлый-җырлый тирәсендә бөтереләләр, хатын үз телендә нидер гөрелди алары каршында. Соңыннан чират кәҗәләргә җитә. Алар атлыгып, абзардан килеп чыгалар да сикергәләп, икмәк таптыралар. Анысын хатын алдан хәстәрләп куя, ахрысы. Кесәсеннән вак-вак кисәкләргә бүлгәләп әзерләнгән ипине кәҗәләргә алмаш-тилмәш каптыра да, капкасын иңенә ача. Өй авыл читендә, тирә-якта яшел чирәм, уйсулыкларда таллар котырып үсә. Әнә шул якка таба юнәләләр кәҗәләр, хатын тегеләрнең артларыннан теркелди. Сәгатьтән артык югалып торалар да, кояш кыздыра башлагач, тезелешеп кайтып керәләр. Берара күренми тора күрше. Аннан соң чыгып, кибеткә юл тота. Көн дә бер кара, бер ак ипи алып кайта. Кайчакларда өстәп, нидер алгалый торгандыр, кыштырдавык пакеты бүселеп чыккан була. Өйлә вакытында тынлык урнаша. Шуннан тагын кәҗәләрне ияртеп киткәне күзгә чалына. Әнә шулай бер җайга йөри бирә.

Зыян-золымы юк, әмма дә ләкин барыбер күңеле ятмый күршесенә Сабира карчыкның. Атлап китүләре әллә нинди, капкасы шыгырдап ачылса да, колакны томалый, ул тавыклары алдында ниләр сөйли торгандыр, кәҗәләрен кочагына алып сөя, бераз җитенкерәмидер ул адәмгә...

Кара-каршы очраша калсалар, иреннәрен кымтып, үз-үзен мәҗбүриләп, «Әссәламегаләйкүм», – дип, исәнләшә шулай да. Ник дисәң, Китапта таныш булмаган кешегә дә сәлам бирергә кушылган, гөнаһы зур тәкәбберләнеп йөрүнең. Ә теге кояштай балкыган була һәр очрашуда, татарчалатып: «Исәнмесез, Сабира апа», – дип, үз күреп эндәшә.

Туктап сөйләшергә дә теләге бар шикелле дә, кызу-кызу үтеп китә карчык. Шул мөшрик белән авыз чайкарга монда. Сабира карчык артын куеп йөрсә дә, бер авылда торгач, кемнәрдер сөйләшә торганнардыр инде яңа кеше белән. Хатынның исеме Алевтина икәне мәгълүм булды. Гомер буе Зәй шәһәрендә кара эштә эшләгән икән. Менә пенсиягә чыккач, булган акчаларын җыештырып, авылдан өй алган. Шәһәрдә үз фатиры булмаган, ятакханәдәге бүлмәсен дә тартып алганнар.

Үз авылларында караган башта буш өйләрне. Артык кыйммәт хак сорыйлар, ди, Алевтина күтәрерлек түгел. Ни әйтсәң дә, Ярмонка шәһәргә якынрак бит, анда торак кыйммәтрәк йөри.

Гаилә корырга язмаган булган Алевтинага, ялгыз башы гомер кичергән. Әтисе ягыннан Ярмонкада туганнары бар, шулар ярдәм иткәннәр күчеп килгән чакта. Сигез мең пенсия түлиләр аңа, тамак туйдырырлык. Шул авылда тыныч кына картлыгын җиткерергә исәбе.

Бу яңалыкларны көнендә-сәгатендә җиткерделәр Сабира әбигә ахирәтләре. Техник чараларның нык алга китүе хәзерге заман әбиләрен бәхетле итте. Аралашыр өчен салкында, буранда, йә булмаса эссе челләдә, коеп яңгыр яуганда, авырткан аякларыңны җәфалап, бетмәс чирләреңне кузгатып кайдадыр йөрисе түгел. Йомшак караватыңда кырын яткан килеш өстәлдәге телефонны үрелеп кенә аласы:

– Әлү...

Карчыкларның йокылары сак, алар, гадәттә, йокысызлыктан интегәләр. Шуңа күрә берәрсе телефон линиясенә тоташса, кояш чыгыр-чыкмастан бар авыл әбиләренең бер-берсе белән хәбәрләшкәннәрен ишетер иде. Кем ничек төн үткәргән, нинди төшләр күргән, ак ат күрсәң, нәрсәгә юрарга, килене кичтән нәрсә дип әйткән, ашы артык тозлы булмаганмы, шуның ише урысчалап әйткәндә «текущая информация» агыла башта. Соңыннан мөһимрәк мәсьәләләргә күчәләр. Соң гына сарыгын эзләп йөргән Рәшидә сарыгын тапканмы, пожарка янында лаякыл булып утырган Гыйззәт исән-сау кайтканмы, кайткач исән калганмы? Клубтан чыкканда, кем белән кем парлашып киткән, Гөлфирә кызы Гөлияне теге кунак егете кочагына алганмы, кайчанга кадәр капка төбе саклап торганнар? Хөкүмәттә утырган теге Путин дигәннәре пенсия хакында нәрсә әйткән, Шабай тавы артында нефть тапканнар дигәне дөрес хәбәрме икән? Кешеләр дөньяларын онытып, төшләр күреп йоклап ятканда, уяу карчыклар барысын энәсеннән җебенә кадәр тикшерәләр, һәр булып үткән хәлгә төпле бәя бирәләр. Алардан нидер яшереп калдырырмын, димә. Барысын беләләр, барысын ишетәләр, барысын күрәләр.

Быел Рамазан ае җәйгә туры килде. Тәкъва карчыклар шартына туры китереп, ураза тоттылар, ахшам җиткәч кунактан кунакка, ифтар ашларына йөрделәр. Сабира карчык, әлбәттә, кадер-хөрмәттә булды, табыннарда Коръән сүрәләрен укуны аңа ышанып тапшырдылар. Тәравих намазларыннан да калмаска тырыштылар әле корткалар. Әлбәттә, үземә гөнаһ алмыйм, авыз ачкан җирләрдә, гел дин турында сөйләштеләр, гайбәт-фәлән үтеп кермәде арага. Кунактан чыккач та, озын авыл урамнары буйлап үтәсе була, капка төбендә тукталып, иркенләп гәп сатарга мөмкин.

Менә Алевтина хакында барлык мәгълүматлар тиз арада авыл буйлап таралды. Тегеләй, яңа килгән кешенең сүзләрендә гаепләрлек бер нәрсә дә юк шикелле кебек. Алай түгел, алай түгел, кайсы күзлектән карыйсың бит гадәти тоелган хәбәрләргә. Теләге булган кеше таба гаепләр гамәлләр. Мисал өчен, нигә бер ир кисәген дә үзенә карата алмаган? Карарлык җире булмаган, әле дә бакча карачкысына охшап тора, галәмәт. Юньсезлеге хәттин ашкан булгандыр, моны исбатлыйсы да түгел. Гомер буе эшләп, бала бакмый, ир кайгысын күрми, гел үзен генә карап, яхшырак өй алырлык акча туплый алмаганмы? Тиеннең кадерен белеп яшәгән әбиләр арасында миллионерлар бар авылда! Бу йә булмаса тамагын тыя алмаган (алар халкы салырга бик һәвәс бит!), йә инде бер җилбаштыр, барып чыккан.

Шуңа охшаш хәбәрләр өйдән өйгә йөрде. Бәлки, икенчерәк караш тамырланган булыр иде, әмма ләкин бу очракта Сабира карчыкның күршесен һич тә өнәмәгәнлеге зур роль уйнады. Башлап, аның тиңдәшләре, комнары коела башлаган карчыклар, бу хәбәрләргә саллы өлеш керттеләр. Ник дигәндә, аларның һәрберсе Сабира абыстайга ләббәйкә әйтеп, «ул әйткән сүз китапча» дип кабул итәргә өйрәнгәннәр иде.

Сабира карчык үзе дә учакка утын өстәп кенә торды. Мөкиббән киткән адәмнәр бер йотым суга, бер кабым ризыкка кагылмый, чын күңелдән ураза тотканда, бу көфер чуваш көпә-көндез табада чыж да пыж нәрсәләрдер кыздыра иде. Тамакны кытыклап, кызган май исе Сабира карчыкның курасына да үтеп керә иде, әлбәттә.

Тагын бер килешмәгән гадәте бар иде шул күршесенең. Кесәсеннән икмәген алып, кәҗәсенә сона да үзе кушылып кабып куя. Авызын чапылдатып чәйни тагы, мәхәббәтсез.

Күрше авылга барып, зур төенчекләр күтәреп кайтканын күреп шик кереп калды Сабира карчык күңеленә. Әллә чучка ите күтәреп кайттымы, зәхмәт, изге Рамазан аенда? Булыр ул хәсисләрдән, Ходайны танымыйча, гөнаһларга чумып яшәгән бәндәләрдән...

Бу яңалыкларны абыстай җае чыккан саен үз ахирәтләре белән уртаклаша иде. Икенчедән, кем турындадыр кимсетеп сөйләү күңелне юата, бер төрле рәхәтлек бирә бит ул. «Минем дә җитмәгән якларым бар анысы, ну бит бу бәндә чигенә чыккан, андый булырга язмасын», дип уйлыйсың, үз-үзеңне бер баскычка югарырак күтәрәсең.

Әлбәттә, җәмәгать фикеренә бар да буйсына. Озакламый авылда Алевтина белән сүз алышкан кеше калмады. Күрмәмешкә салыштылар, бөтенләй чара калмаганда, теш арасыннан гына «саумы» сүзен кысып чыгарып, тизрәк аның яныннан китәргә ашыктылар. Капкасын ачып кермәделәр, үзләренә чакырып кертмәделәр.

Мондый карашны Алевтина сиздеме икән? Шәһәрдә бит кеше гомере буе шундый шартларда яши. Урамнан атлый, бер таныш йөз юк каршыда; подъезд ишеген ачып керә, бергә лифтта күтәрелгән бәндәне танымый. «Бу өстәге катта яшәгән урысмы әле ул, әллә берәрсенә кунакка гына килгәнме?» дип баш вата тегеңә кырын гына карап алганнан соң. Бары фатирында якыннары каршылый аны, кем икәнлеген беләләр. Бәлки, Алевтинаның артык исе китмәгәндер яңа авылдашларының кылыкларына?

Ничек булса булгандыр, үз көенә яши бирде чуваш хатыны, үз көен үзе көйләде. Кайчакларда аңа күрше авылдан кемнәрдер килгәләделәр. Әмма теге Сабира карчык юраганча, шешә күтәреп, урам буйлап чабып та йөрмәделәр, ияреп килгән балалары да үзләрен бик инсафлы тоттылар. Карчык күрде яңа күршесенең тыйнак тормыш алып баруын. Ни әйтсәң дә, абыстай изге күңелле кеше иде.

* * *

Бу тормышта кеше ышанмастай үзгәрешләр була кайчак адәм балаларының язмышларында. Менә Сабира карчыкны алыйк. Йә булмаса аның күршесе, сипкел баскан, җитен чәчле Алевтинаны. Йә шул ук Каргалы авылы халкын.

Баштан башлап сөйләргә кирәктер барысын. Матур җәйләр үтте. Сиздерми генә табигатькә көз аяк басты. Халык җыйган уңышның муллыгына шатланып бетә алмады. Бигрәк тә бәрәңге уңган иде быел, җыеп бетмәле түгел. Шөкер, кишере, кыяры дигәндәй, сүз тидерерлек булмады.

Көзнең бу күңелле өлешен әкренләп салкын көннәр алыштырдылар. Туктамый яңгырлар яуды, агачлар шәрәләнеп калдылар. Караеп яткан басулар күңелгә моңсулык салдылар. Озакламый беренче кар бөртекләре бөтерелә башлар, аннан инде кышка да бер тотам ара дигәндәй.

Елның һәр фасылын разый булып кабул иткән Сабира карчык төшенкелеккә бирелмәде. «Бер Аллаһы кулында барысы, исән булыйк, тагын матур язларны күрергә язган булсын», – дип йөри бирде.

Тик менә быел ни булды, лапастан утын кертеп, мичкә ягулары зур газапка әйләнде карчык өчен. Карт сөякләр һич тә салкынга түзә алмыйлар иде. Утыны җитәрлек хәзерләнгән иде анысы. Яхшы бәндәләр китереп, җәйдән үк ярып, өеп ук куйганнар иде. Карап торып, ваграк итеп ярдырды үзе дә. Менә шул шыңгырдап кипкән өч-дүрт пүләнне кочаклап, болдырга кадәр ярты араны үтсә, тезләренең хәле бетә дә куя. Артык көч китермәскә тырышып, берничә тапкыр чыгып урый утынлыкны. Өен җылытса, артык эше дә юк тегеләй. Тамагын караса, бүлмәләрдә тузаннарны сөрткәләп, идәнне себереп чыкса, көне буе кул кушырып утырса да, сүз әйткән кеше булмас.

Күзлеген киеп, түр яктагы өстәл өстендә өелеп торган дини китапларын караштыра, вакытында тәһарәтләнеп, биш намазын укый, ахирәтләре белән телефон аркылы сөйләшеп ала, сизелми дә кыска көзге көннең үткәне. Әнә шул утын ташулары гына эчен пошыра әбинең.

Халыкта сүз бар: нәрсә борчый – көтелмәгән кыенлыклар шул яктан килә. Нәкъ утын дип бәлагә тарыды инде Сабира карчык. Ул көнне иртәдән яңгыр явып торды. Йорт-курасын чирәм каплаган иде әбинең, тик баскычы төбендә генә уентык булып, кара җир сакланган. Кереп-чыгып йөреп, гел бер урын тапталгач, үләнгә үсәргә ирек бирмидер, күрәсең. Өч бөртек чыршы пүләнен кочаклап матур гына үтте ул үләнле өлешен. Хикмәти Хода, әллә ялгыш басты, әлә аягындагы үзе белән бергә картайган галушлары таеп китте, мәтәлчекләр атып, болдыр тактасына егылды, кулындагы пүләннәре кайсысы кая чәчелде. Җәһәт кенә аягына басарга теләп талпынган иде, кисәк авыртудан күз аллары караңгыланып китте. Уң аягының тубыктан өске өлеше сулкылдап авыртырга тотынды. «Тактага бәрелде, ахрысы, – дигән уй йөгерде башына, – каймыккан була күрмәсен тагын...» Бераз тын алгандай иткәч, саклык белән генә болдыр иңсәсенә тотынгалап, бер аягына торып басты. Мең бәла белән титаклап, өй ишеген ачып керә алды. Керүгә, телефонга үрелде.

– Зилә кызым, ишегалдында таеп егылдым бит әле мин. Аягыма нидер булды, чыдап торырлык түгел, сулкылдап авырта. Килеп карап китә алмассыңмы икән? – дип, туры фельдшер кызга шалтыратты.

Белмәгәннәр белеп торыгыз, яшең җитсә кырыкка, эшләр китәр шырыкка, якын-тирәдәге табиб җир йөзендәге иң кирәкле кешегә әверелә. Еш кына Сабира карчыкка Зиләне бимазаларга туры килә иде. Кайчак кан басымы чамасыз күтәрелеп китә, йә билен турайта алмый азаплана, яисә йөрәге менә туктыйм, менә туктыйм дип тибәргә тотына, җеп өзәрлек хәле булмый. Инсафлы бала шул кызыкай, ике әйттерми, йөгереп килеп җитә, ярдәм күрсәтә, шөкер. Әллә куллары да шифалы шуның, кагылып алса да, хәл яхшырган төсле тоела башлый.

– Сабира апа, кузгалмый гына ятып тор, турайтырга, боргаларга булашма авырткан аягыңны, харап итәрсең. Хәзер килеп җитәм мин, – дип, фәрманнар бирде телефон аша Зилә.

Карчык ничек итсә итеп, караватына кадәр араны узды, өлешләп-өлешләп гәүдәсен шунда күчерде. Башта башын ястыкка терәде, аннан янбашын күчерде, алмаш-тилмәш аякларны урнаштырды. Теге авырткан аякны кузгатканда кычкырыплар җибәрердәй булды әби. Кулы белән дә авырткан төшенә кагылырга куркып, шым гына ята бирде. Биш минут үтмәде, ишектә Зиләнең елмайган йөзе күренде. Җитез кыланып, өстендәге курткасын салып элде, мич артындагы юынгычта кулларын юып алды, үзеннән калдырмаган сумкасын элеп, карават кырына якынлашты.

– Коя гына бүген, әллә авылны су басарга әйтә. Ярый сезнең тыкрыкта юл чите чирәмле, сайланып атларга була, – дип сөйләнде керә-керүгә. Урындык тартып, әби каршына утыргач, шифалы кулларын аңа таба сузды.

– Йә, кайсы төштән авырта? Мин бармаклар белән баскалаган урынны тоясыңмы? Менә шул җирдәнме? Кара янып чыккан инде...

Фельдшер кыз саклык белән генә авырткан аякны тоткалады, ни булганын төшенергә тырышты. Бераздан соң, тирләп чыккан маңгаен марля кисәге белән сөрткәләп, үзенең соңгы сүзен әйтте: – Сынган бу, Сабира апа. Закрытый перелом, тубык капкачыннан унунбиш сантиметрлап өстәрәк. Хәзер мин районнан «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртам, үзләре белән алып китәрләр. Мин үзем генә берни дә эшли алмыйм мондый очракта.

Өстенә бер чиләк салкын су койдылармыни бу сүзләрдән соң Сабира карчыкның?! Бер мәлгә бөтенләй теленнән калды, башында кырык төрле уй кайнашты. «Ничек инде районга? Ә өен кемгә калдырыр? Үзенә күрә хуҗалыгы бар бит аның, тавыклары, песие. Ягуын якмый да торырга буладыр да, мондый көнне баздагы бәрәңге туңмас. Ишекне бикләп, ачкычын берәр ахирәтенә калдырса гына инде. Килгәләп, күз-колак булып йөрер. Анда врачлары да урыслардыр, ир кешеләрдер бит әле. Ничек алар каршына барып, ялангач калып басып торыр, Аллаһ сакласын... Ни булса да булыр, бармаска, йөрмәскәме?.. Язган булса, үзе ялганып китәр әле...»

Тагын юынгычны шалтыратырга тотынган Зиләдән сорыйсы итте алай да:

– Анда, кызым, брачлар ир затыннандыр бит әле?

– Курыкма, Сабира апа, хатын-кыз врачлар да җитәрлек анда. Гозереңне әйтерсең, хатын врачны билгеләрләр.

– Озакка сузылырмы икән анда ятулар? – дип, тагын хафага калды карчык.

– Барысы да җайлы барса, тарттырып куярга кирәкмәсә, гипс салырлар да ике-өч көннән кайтарырлар дип уйлыйм мин, – диде Зилә, кесә телефонын баскалап.

Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда, больницага килеп эләкте абыстай. Чыннан да, хатын-кыз табиблар да күп икән анда, халат кигән ир-ат янына да килеп карамады карчыкның.

Бик белемле, миһербанлы табиблар туры килде Аллаһның рәхмәте белән. Аякны рентгеннан төшерделәр, ипкә салып, гипска катырдылар, кат-кат бинтлар белән урадылар да үзе ише карчыклар арасына палатага кертеп салдылар.

Салган бүлмәләре җылы иде, сөйләшеп юанырлык кешеләр як-ягыңда, өч тапкыр ашаталар, дәвалыйлар, тагын ни кирәк хастаханәгә эләккән кешегә? Теге уратылган бинт авыртуларны да басты, артык зыянлы булмаган икән, җайлы гына бер турыдан сынган булган. Шул өлешләрне бер-берсенә терәп катырганнар да, калганы Сабира карчыкның үзеннән тора, имеш. Хикмәт тулы Тәңренең тереклегендә, шул сөякләр могҗиза белән үзләре ялганалар, имеш.

Бер тәүлек яткач та, карчык тернәкләнеп киткәндәй булды, кәефләре күтәрелде, күңеле өенә ашкынды. Бу хакта үзен караган табибка сөйләп аңлатып бирде ул.

– Мин каршы түгел, әби. Килеп алсалар, өеңдә карап торыр кешең булса, кайтырга рөхсәт итәм. Урындагы фельдшерыгыз күз-колак булып торыр. Вакыты җиткәч, гипсны алдырырга килеп чыгарсыз, – дип, үз фатихасын бирде.

Тәмам канатланып, бер шәфкать туташыннан аның исеменнән авылга шалтыратуын үтенде. Төштән соң авыл башлыгының машинасы аны алырга килеп тә җитте. Әнә шулай итеп, өч көн үтәр-үтмәстән карчык әйләнеп кайтты, үзенең яраткан караватына менеп кунаклады. Сабира карчыкның кайтканын ишетеп калган ахирәтләре бер-бер артлы хәл белешергә агыла башладылар. Кайсысы яңа гына табадан төшкән коймак, кайсысы яңа аертылган каймак, кайсысы җиләк-җимешләр күтәреп килде. Өстәлдә әйбер куяр урын калмады. Мондый кадер-хөрмәтне бары күкне айкап төшкән Гагарин гына күрсә күргәндер, валлаһи. Әбиләр, үзара килешеп, урын өстендә яткан абыстай янында кем кайчан кизү торырга тиешлеген дә билгеләп куйдылар.

Тыныч кына ята бирде Сабира карчык, көнне төн алыштырып торды. Рәхмәт төшкере тиңдәшләре ялгызын калдырмадылар, һәркөнне Зилә килеп, үз вазифасын башкарды. Озакка сузылмас урын саклап ятулар, кыштыр-кыштыр өй эчендә булса да, йөрештерә башлар, соңыннан ныклап аягына басар, барысы да әйбәт булыр дип юрады. Сөяк сынганнан гына кеше үлми. Күпләр тарыган андый бәлагә, хәзер килеп урынын да онытканнар, бары көннәр бозылганда, бераз сиздереп куя, имеш, сынган урын.

Җир өстенә кырпак кар ятты, көннәр сиздерерлек суыта башлады, авыл яңгыратып, суярга тәгаенләнгән казлар тавыш бирде. Табиблар билгеләгән вакыт та җитте. Зилә үзе карчыкны район хастаханәсенә күренергә алып барды. Үз эшләренең бар нечкәлекләрен белгән табиблар әбинең аягын кабат рентгеннан төшергәннән соң, түгәрәккә басып, нидер мыдыр-мыдыр сөйләштеләр, баш чайкадылар, ниндидер кәртечкә төслерәк нәрсәне кулдан кулга йөрттеләр. Соңыннан уртак фикергә килеп, кабаттан каралып калган аякка гипс салырга боердылар. Авылга кайтканда, Зилә тегеләрнең серле аралашуларын әбигә чиште:

– Никтер ялганмаган сынган урын, Сабира апа. Сөякләр карт, организмга кальций җитми, иммун системасы какшаган, диләр. Сиңа хәзер күбрәк сөт-катык ашарга кирәк, өстәп, таблеткалар да яздылар әле...

Никтер күңеле шомланып куйды абыстайның, бу сүзләрне ишеткәч. «Азагы хәерле булсын инде. Барысы бер Аллаһ кулында», – дип, үз-үзен юатырга тырышты. Алдагысын белми шул адәм баласы, әллә белмәгәне хәерлерәктер дә...

* * *

Ике тапкыр да, өч тапкыр да алып бардылар Сабира әбине, һаман шул килеш кала бирде сынган урын. Таблеткалар да файда бирмәде, организм да үзенең турыдан-туры вазифасын үтәргә ашыкмады. Урамнарны калын кар каплады, үзәккә үтәрдәй суыклар башланды. Әйтсәң дә, декабрь ае капка кага иде инде.

Авыл читендәге өйгә йөрү читенләште ахирәтләре өчен. Хәзер колхоз заманасы түгел, кем генә ягулык яндырып, әбинең капка төбен кардан чистартып торсын. Үтте «рәхмәт» өчен генә яхшылык кылган заманалар.

Сабира әбинең хәле көннән-көн начарлана барды. Юк, авыртулар бимазаламады аны, аш та үтә иде тамагыннан. Әмма күңел китеклеге, һаман урын өстендә аунап ятуы карчыкның йөрәген какшатты, җелеген суырды. Ахирәтләренең дә килүләре сирәгәйде. Ник дисәң дә, һәрберсенең үз тормышы, үз кайгысы дигәндәй. Чирләп киткән чаклары була, оныкларын багу алар җилкәсендә, көйсез киленгә ярарга кирәк, тагын ниндидер эшләр табылып кына тора. Хәзер килсәләр дә, җәелеп китеп утырмыйлар, тизрәк китәргә ашыгалар.

Тамак ягына талымлы түгел Сабира карчык, ике-өч кабымлык ризык җитә аңа, бары шул өен җылытып торсалар, мең рәхмәтле. Бер көнне киләсе тиешле Сафура ахирәте никтер соңлады. Үч иткәндәй буран купкан иде. Мондый көндә кар ерып йөрүләре яшь-җилкенчәккә дә авырга туры киләдер. Өрсәң очып китәргә торган, бәләкәй генә буйлы Сафура ничекләр юл ярыр? Бәлки, оныгын юллар дигән өмет чаткысы сакланды абыстайның күңелендә. Андый хәлләр әлегә кадәр дә булгалады. Колгадай озын буйлы яшүсмерләр шатыр-шотыр утын кертеп өяләр, тизтиләмән мичкә ягып җибәрәләр, ул арада өй алдындагы карны да көрәп куярга өлгерәләр, рәхмәт төшкерләре. 

Өйлә узды, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып, һаман җил улады, өй эче сизелерлек салкынайды. Бүлмәләр буйлап тотынгалап йөрергә бераз җайлашкан иде Сабира әби. Ничек итсә итеп, мичкә утын түшәргә маташып карады ул. Әмма һич тыңламады аяклары, бөгелеп төшеп, мич ягарлык хәлдә түгел иде. «Әллә берәрсенә шалтыратасымы?» дип тә уйлап куйды, тик шунда ук бу уеннан кире кайтты. Болай да арыганнардыр инде аны карап-тәрбияләп. Йөзеңне ертып, кайсысына ялынасың? Кире урынына барып ятудан башка чара калмады.

Шулчак колагына чолан ишеге шыгырдап ачылганы ишетелгәндәй булды. «Килә, ахрысы, изге бәндә, буран дип тормаган, тәвәккәлләп чыккан», – дип уйлады ул сөенеп. Әмма кергән кеше ахирәте түгел иде, ахрысы. Керде дә ишек катында таптангалап тора бирде. Яткан җиреннән өй ишеге күренми иде карчыкка.

– Кем бар анда? – дип эндәште ул гаҗиз булып.

– Мин идем бу, – диде ят тавыш. – Көне буе күзәтәм, морҗадан төтен күтәрелгәне күренмәде. Хәл белергә кердем...

Шунда гына Сабира карчык ят тавышның хуҗасын чамалап алды: теге чуваш хатыны Алевтина ич бу! Ниндидер ярамаган хәл төсле тоелды бу карчыкка. Әмма үз-үзен тыеп, ул күршесен узарга чакырды.

– Мин урынымнан тора алмыйм. Бу якка чык...

Озын бушлат киеп куйган, бушлаты өстеннән катлап, калын шәл ураган Алевтина уңайсызланып кына, ара бүлмәнең бусагасын атлап үтте.

– Ишеткән идем аны. Ничектер керергә җай чыкмады, – дигән булды ул, гаепле елмаеп. – Дөресрәге, базнат итеп керергә кыймадым... Рәтләнәсеңме инде, Сабира апа ?

– Һич тә алга китеш юк әле, – диде карчык яшереп тормыйча. – Кеше күзенә карап ятулары бигрәк авыр икән. Менә бүген мичем дә ягылмаган әле.

– Мин дә шуны әйтәм. Төтен чыкмый, мәйтәм, көне суык бүген. Хәзер ягып җибәрәбез аны, – дип каударланып, алгы якка чыгып китте Алевтина.

– Утын мич арасында. Өс-башыңны салып куй анда, – дип, бу яктан тавыш бирде күңеле тынычланып киткән Сабира әби. Кеше булгач, ничектер өй эче яктырып киткән төсле тоелды аңа. Бераздан чытырдап, коры утыннарның янганы ишетелде. Миче хутлы Сабира әбинең, ярты сәгать үтмәс, җылы төшәр. Битләре алланып чыккан Алевтина бу якка башын тыкты.

– Чәй куеп җибәримме, Сабира апа? Мин яңа пешкән кабартмалар алып кергән идем.

Ык-мык килде карчык, «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтергә белмәде. Шул чуваш хатыны белән ничек кара-каршы утырып чәйләр эчәсе? Ул кабартмаларын нинди майда йөздереп пешерде икән? Алевтина җавап көтеп тормады, җиңнәрен сызганып, аш өстәле тирәсендә кайнаша башлады.

Тышта буран сызгырганда, җылы өйдә кайнар чәй эчү гаҗәп шөгыль ул. Каннары тизрәк аккандай тоелды Сабира карчыкка, ята-ята каткан тәннәре язылып китте, аркасына тир бәреп чыкты хәтта.

– Соңрак юшкәсен этеп куярга хәлеңнән килерме, Сабира апа? Әле яңа өстәгән идем, тиз генә бетмәс. Минем кәҗәкәйләрем ябылмаган, тавыклар да иректә иде, – диде савыт-сабаларны җыештыргаларга алынган Алевтина.

– Ябам, ябам, тәртешкә белән генә этеп җибәрәм мин аны. Гел шулай итәм дә. Рәхмәт, күрше, аяк-кулларың сызлаусыз булсын, – дип, рәхмәтләр укыды йөзе ачылып киткән абыстай. Бик вакытлы килеп кергән күршесенә чын-чынлап шатланган иде ул.

– Иртәгә иртәрәк кереп, ут алдырырмын мичеңә. Минем дә әллә ни эшем юк, – диде, бушлатын киеп, шәльяулыгын чорнап өлгергән чуваш хатыны.

– Мәшәкатьләнмә, берәр ахирәтем килеп урамый калмас, синең дә үз дөньяң, – дип карышырга уйлады абыстай.

– Мәшәкать түгел, әле кайчан киләләр, суык өйдә утырырсыңмы? Ярый, мин чыгыйм әле, – дип чыгып китте күршесе.

Күңеле хушланган иде Сабира карчыкның. «Чуваш дигәч тә әллә теге, ул да адәм баласы, бик тә миһербанлы бәндә икән, Ходай саулык бирсен үзенә», – дип, теләкләр теләп калды күршесе артыннан.

 * * *

Аптырарсың татарлар арасында яшәгән чуваш, мари, удмурт халкына. Теттереп татарча да, урысча да сөйләшәләр. Алевтина, гомер шәһәрдә яшәгән хатын, безнең телне каян белә диген?

– Балачактан сеңеп калган, без татарлар белән терәлеп яшәдек. Эшләгән җиремдә дә гел татарлар иде, – дип аңлатты ул Сабира карчыкка.

Теге көнне хәл белеп чыкканнан соң, күрешми-сөйләшми калган көннәре булмады ике күршенең. Әз генә буш вакыты булса, ялт итеп кереп җитә, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә алына. Карчыкның өен карый, җыештыра, ашарына хәстәрли, хәтта мунчага җилкәсенә күтәреп алып бара. Шулай беректеләр бер-берсенә, сөйләшеп сүзләре бетми, карашларыннан аңлыйлар бер-берсен.

Абыстайның ахирәтләре, Сабира карчыкны карар кеше барлыгын белеп алганнан соң, килүләрен сирәгәйттеләр. Телефон аша да онытканда бер генә шалтырата торган булдылар. Бер яктан, җилкәдән йөк төшүенә иркен тын алып җибәрделәр. Уен эшмени алмашлап, шул бер сукмакны таптаулары, өстәп, зәмһәрир салкын кышкы көннәрдә. Икенче яктан, өнәмиләр иде чуваш хатыны белән син дә мин булып аралашканын абыстайның. Тәмуг кисәве булырга тиешле бәндәне якын күреп, үз өеңнең ишеген иңенә ач әле шуның өчен... Китапта бит ап-ачык әйтелгән, Ислам динен кабул итмәгән, иман кәлимәсен чын күңеленнән әйтмәгән адәм бездән түгел, ул инсан ахирәттә җәһәннәмгә лаек дигән. Шундый адәм белән еш аралашып, үзең иманыңны югалтырсың, Аллаһ сакласын...

Аяк сынганнан гына кеше үлми, дигән идек. Бу чынлап та шулай. Башка төрле саллырак сәбәпләр кирәк фанилыктан аерылу өчен. Нәрсә сәбәп булгандыр, кинәт кенә Сабира карчыкның хәлләре начарланып китте.

Иртән иртүк кергән Алевтинаны танымый урын өстендә бәргәләнде, кайчандыр булган вакыйгаларны сөйләргә маташты, гел кайдадыр гарәп сәхрәләрендә йөргән бердәнбер улын чакырды.

Куркуга калган Алевтина тиз генә фельдшер кызга шалтыратты. Зилә килгәндә, карчык бертөрле үз халәтенә кайткан иде. Әмма уттай янган тәне, маңгаена бәреп чыккан тир бөрчекләре Сабира әбинең хәле шәптән түгел икәнен раслап торалар иде. Зилә йөрәккә хәл кертергә ниндидер уколлар кадады, кан басымын, тән температурасын үлчәде. Әмма үлчәүләрдән үткән шикелле иде инде абыстай. Зилә кичекмәстән больницага барырга кирәклегенә басым ясады.
– Кузгатма инде мине, кызым, үз нигеземдә үләргә ирек бир. Хәбәр иттеләр, алып китәләр мине, – диде өзек-өзек тын алып яткан карчык. – Рәхмәт, вакытында ярдәм иттең, Ходай ярдәм итсен үзеңә...

Бу шомлы хәбәрне ишеткән тиңдәшләре берәм-берәм хәл белешергә җыела башладылар. Кергән берсе Сабира карчык тирәли утырды, озаклап ахирәтенең терелүен сорап, дога кылды. Кергән-чыкканның чуты булмады – әбине хөрмәт итәләр иде авылда.

– Бимазаламагыз, тын алырга ирек юк чирләгән кешегә, – дип, Зилә җыелган халыкны өйдән куалады. Төндә ахирәтләрен каравылларга ике-өч кенә карчык калды. Артык тавышланмаска тырышып, кайгыга калган әбиләр алмашлап «Йасин»ны , «Тәбарәк»не укыдылар, тәһлил әйттеләр. Абыстай өн белән төш арасында ята бирде. Төн уртасы җитәрәк һушына килеп алды, кемнедер эзләгәндәй, бүлмә эченә күз йөгертте.

– Әлифтинә кайда? – дип сорап куйды ахырда, хәлсез генә тавышы белән. Ә чуваш хатыны кешеләрдән уңайсызланып, тизрәк чыгып китәргә ашыккан иде. Әлеге минутта утын яндырмый гына, күзләреннән аккан яшьләрен сөрткәләп, күрше тәрәзәдә янган утка бага иде.

– Ул нигә кирәк булды сиңа? Тамагың-фәлән киптеме әллә, ахирәт, чәй китеримме ? – дип сикереп торды тиңдәшләренең берсе.

Ике йотым җылы чәй йотты карчык авызына терәгән чокырдан. Бу җирдә шуның белән аның ризыгы өзелгән иде.

– Мин әйткән иде диярсез, урыны җәннәт түрләрендә Әлифтинәнең. Аллаһу әкбәр... – диде абыстай телен чак әйләндереп.

Шул сүзләрдән соң минут үттеме-юкмы, кинәт бар тәне көзән җыергандай тартышып куйды һәм ниндидер җайсыз халәттә катып калды...

Карчыкны бар авыл халкы җыелып, зурлап күмделәр. Әмма төрле хәбәрләр йөрде әле Сабира әби үлгәннән соң да. Аның җаны тәненнән аерылган мизгелгә шаһит булган ахирәтләре чыш-пыш үзара сөйләштеләр. Имеш тә, соңгы минутларында карчык бөтенләй саташып киткән икән. Шул килмешәк, көфер чуваш хатынына оҗмахлар юрап яткан. Үз акылында булган мөслимә мондый сүзләрне әйтер идеме икән? Оҗмах бит ул җаны-тәне белән бер Аллаһка гыйбадәт кылган мөэминнәргә тәгаенләнгән. Ә монда берәр тапкыр булса да тәһарәтләнеп намазга аяк басмаган, гөнаһ иясе булган чуваш җәннәт бакчаларында йөрсен, имеш. Бар фарызларны үтәп яшәгән мөселманнар дер калтырап тора җавап тотасы көнне күзаллап. Бөтенләй башы буталып китә адәм баласының үлем исереклеге алдыннан...
 

Тәмам.