Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатирәдән күңел җылына

Семен Андрей улы Попов – Сэмэн Тумат (1944) – Саха-Якутиянең халык язучысы. Саха Республикасының (Якутия) П.А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, хөкүмәтнең С. Новгородов, Амма Аччыгый исемендәге әдәби премияләре иясе.

         Төньяк Боз океаны ярында урнашкан Булун олысының Тумат кышлагында туа. 1973 елда Якут дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. П. А. Ойунский исемендәге Әдәбият музееның фәнни хезмәткәре, район һәм республика газеталарының махсус хәбәрчесе, Чурапчы олысының “Маарыкчаан” телерадиостудиясе баш мөхәррире, “Чолбон” журналының мөхәррире булып эшли.

         1993 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Саха-Якутия Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Утызга якын шигырь, проза һәм публицистика китаплары авторы.

         ***

Әрләшүләр була инде кайчак,

Үпкә-кинәләр дә булгалый.

Күзне йомам үз-үземне тыеп,

Тик әрнүләр генә югалмый.

Искә төшә шулчак синең белән

Иң беренче безнең кичке аш –

Син пешергән коймакның хуш исе,

Һәр кайсысы –

Нәни бер кояш.

 

Кинәт онытыла  әрләшүләр,

Хатирәдән күңел җылына.

Әйтерсең лә янә башлыйбыз күк

Безнең озын гомер юлын да...

 

         ***

Шәмгә карыйм, дуслар. Һәм көнләшәм –

Нур өләшә янып беткәнче.

Утта янып үзе һәлак була,

Янып төшә төпкә җиткәнче.

Караңгыда аймалышта калып

Уй-фикер тик табам, дип бары

Кеше шәмне бар иткәндер юктан, -

Рухы күтәрелгән югары.

 

Шул шәм кебек янып беткәндә дә,

Бер мизгелгә калсын нурларым!

 

         ***

Көзге җил тузгыта яфракларны,

Ә яфраклар гүя алтыннан.

Шәрә урман башын иеп кала

Моңсу

Шул яфраклар артыннан.

Баш ияргә сәбәп җитәрлектер –

Бөреләнгән чаклар хәтердә,

Яшел ялкын булып янган чаклар.

Барсы өчен рәхмәт әйтергә

Телидер ул.

Тормыш дәвам итә.

Нидер шиңә, нидер терелә.

Көз җитүгә урман язны көтә,

Төренә дә төштә бөрегә.

 

         ***

Яна көннең илчесе –

Һәрвакыт шук җил-җиләс –

Куып җитте.

Яңа көннең илчесе –

Һәрвакыт шук җил-җиләс

Узып китте.

Нинди яшь, нинди көләч,

Әйтерсең лә яшь кәләш!

Юллар чатында сине

Көтәрмен назлы җилем!

 

                                               Ркаил Зәйдулла тәрҗемәләре