Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вакыт комны ташка әйләндерә...

 

Шигърияткә омтылыш, шигъри сүзгә мөкиббәнлек – халкыбызның үзгә бер матур сыйфаты. Халык арасында уй-фикерләрен, хис-тойгыларын шигъри юлларга салып, теркәп куючылар бихисап. Әдәбият белемендә мондый төр иҗатның үз термины да бар – наив әдәбият. Самими әдәбият булла инде, ягъни. Авылдашларым арасында да (Лаеш районы, Татар Сараланы авылы) бу төр иҗат белән шөгыльләнүчеләр шактый. Тик Булат Хәлиуллинның каләм тибрәтүе турында моңа кадәр ишеткәнем дә юк иде.

Балачакта журналист булырга теләгәнлеген, авылыбыз  клубында мөдир булып эшләгәндә әдәбият-сәнгатькә мөкиббәнлеген беләм. Ә иҗат, үзе әйтмешли, анны хәзер генә «борчый» башлаган. Һәм, менә, ярты гасыр яшәгәннән соң, җир йөзендә җыйган хис-тойгылары образлы сурәтләр булып бәреп чыккан. Бу иҗатны инде наив әдәбият дип кенә бәяләп булмый. Камил, өлгергән шигырьләр. Үзем сокланган әлеге шигырьләрне  башкаларга  да җиткерәсем килде. 

Илсөяр Иксанова.

Шагыйрә, язучы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

 

 

Үткәннәргә кайтып булса

Яшьлек фотоларын караганда,
Хыялымда кайтам шул чакка.
Шул ук урам, шул ук тыкрыклар, –  
Бер ни үзгәрмәгән бу якта.

Күрше коймасы да шул көенчә, –  
Җитеп бетми анда бер такта.
Алма урларбыз дип алган идек,
Кире куелмады шул чакта.

Калган эшкә ява, диләр, карлар.
Безнең коймага да кар яуды.
...Без яраткан тәүге сөйгән ярлар
Йөрәкләргә тирән эз салды.

Үткәннәргә кайтып булса әгәр,
Кагар идек койма тактасын.
Хыялларга тәртип салыр идек, –  
Хатирәләр аунап ятмасын!

 

 Гомер китабы

Аваз салу белән бу дөньяга
Ача кеше яшәү этабын.
Төсле каләм белән яза шуннан
Ап-ак биткә гомер китабын.

Тиз языла китап битләре дә,
Онытабыз, өтер куймыйбыз.
Ашыгабыз, кая ашкынабыз? –
Яшәүләрдән һич тә туймыйбыз.

Язган саен китап калыная,
Таплар төшә аның битенә
Яшьлек үткән көнне тәгаенләп
Язып куеп булмый читенә.

Туймаса да кеше бу тормыштан
Китми калыр чара юк ла соң!
Китабының соңгы битенә ул.
Ризалаша – куя ноктасын.

 

Ялгызлык

Ялгызлыкның була микән язы,
Җәе, кышы, алтын көзләре?
Аз булса да бармы икән назы –
Нинди була икән йөзләре?

Бу сорауга җавап күптән эзлим,
Тилеләнеп,  ярсып, хис тулып...
Сизми калам – хисләр чыга ташып,
Шигъри юллар, яңа җыр булып.

Эзли торгач җавабын да белдем –
Тамчыдан да савыт тулуын.
Парлы булгач кына аңлыйсың ул
Ялгызлыкның нинди булуын.
 


Ул таңнарга кабат юлыкмам

Язлар җитү белән чыгам эзләп
Без танышкан җылы шул таңны.
Шул таңнарда йөрим сине күзләп
Таба алмыйм, өзә шул җанны.

Ул таңнарны була мени тиңләп,
Меңләгән таң инде күрсәм дә.
Онытылмый, үтеп кергән тирән
Онытырга теләп йөрсәм дә.

Онытырга теләп йөрим димен,
Ышанма син, һич тә онытмам.
Таңнарымны күпме эзләсәм дә
Ул таңнарга кабат юлыкмам.

   Яшьлекне сагыну       

Яшьлек язларына кайтсаң иде,

Гөрләвекләр аккан чакларга.
Язгы суда йөзгән көймәләрдә
Аксаң иде сабый чакларга.

Яшьлек җәйләренә кайтсаң иде,
Сандугачлар сайрар чакларга!
Тәүге сөйгән ярың белән бергә
Яшьлек сукмагыннан атларга.

Яшьлек көзләренә кайтсаң иде,
Әби чуагына чуалып,
Көзге матурлыкка хозурланып,
Һәр төсенә сөенеп, сокланып.

Яшьлек кышларына кайтсаң иде,
Чана шуып биек таулардан,
Үтсәң иде, кабат үтсәң иде,
Артта калган карлы юллардан!

 

 Тукталыш

Әйтә алмыйм күпме калды көчем,

Ярты гасыр гомер үтелгән.
Исәп-хисап ясап алыр өчен
Биштәр бавым инде сүтелгән.

Биштәремнән алам – узганымны –
Үкенерлек эшләр юк сыман.
Кагам-сугам кунган тузанымны,
Алдагысы – серле бер томан.

Бәйләп куям ипләп биштәр бавын,
Алга таба исәп атларга.
Менәселәр бар бит гомер тавын,
Сер бирмичә залим-ятларга
 

***

Вакыт комны ташка әйләндерә,
Кабат ясый комны шул таштан.
Башлап булса икән бу гомерне
Яңа биттән, өр-яңа баштан.

Үтәр идем яңа гомер юлын
Табып вакыт белән уртак сүз.
Сорар идем аннан сузып кулым:
"Ашыктырма, тукта, бераз түз!"

Яшәр идем сөеп Мәҗнүн кебек,
Мәхәббәткә лаек кешемне.
Юрар идем бары бәхетләргә
Таң алдыннан күргән төшемне.

Татлы төштә генә бирелә ул

Гомерләрнең башка – яңасы.
Вакытларга үпкә белдермичә,
Бу тормышта безгә янасы.

Ком күчереп ташлар ярасы.

 

***
Хәтер сандыгында серле ишек –
Ача аны хәтер ачкычы.
Сандык тирән, төшеп менәр өчен
Үзем белән хәтер баскычы.

Баскычыннан ныклы атлап үтәм,
Барылса да инде күп ара...
Үткәнемнең ак йомгагын сүтәм –
Күңелемдә якты манзара.

Үткәнемдә бүген кунак булдым –
Тыйнак булдым, йөрдем күзәтеп.
Ялгышлыклар күп булганын күрдем –
Шунда калсын: йөрмим төзәтеп.

Үткәнемнән кайттым бүгенгегә –
Әйтерсең лә аткан туры ук.
Киләчәкне ачып карар өчен
Ишекләргә андый ачкыч юк.
 

Җырлар

Мәктәп елларының истәлеге –
Җыр дәфтәрен саклыйм бүген дә.
Хисләремне тыеп ачам битен,
Хатирәләр уйный күңелдә.

Хатирәләр белән бергә узам
Гүзәл вакыт мәктәп елларын.
Дәфтәрдәге көй-моңнарны сузам,
Тибрәндереп күңел кылларым.

Җырларның да була үз язмышы.
Дәфтәрдәге җырлар гомерле.
Шул җырларны җырлап әле дә булса
Яшәртәбез кебек күңелне.


Озайтабыз шулай гомерне.