Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сүз тәмен тоярга өйрәтте

 

Быел июнь аенда әдәбият сөючеләр даирәсе танылган язучы Габделхәй Сабитовның (1931-1995) тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә. Шул уңайдан «Казан утлары» журналы һәм Татарстан радиосының «Газиз тавышлар» исемле уртак проекты кысаларында әдип иҗатына кагылышы фонд язмаларын хәрәкәткә китерү күздә тотыла.

Габделхай Сабитов әдәбиятның төрле жанрларында үзен сынап караган әдип. Иҗатының башлангыч чорында ул шигърияткә, аннары драматургиягә мөрәҗәгать итә («Мәхәббәт һәм нәфрәт» комедиясе, «Кичерелмәс гөнаһ», «Гөлстан балалары», «Гарасат» драмалары). Без аны шулай ук

Эрих Распеның атаклы «Барон фон Мюнхаузен маҗаралары»н, П.Л. Трэверсның «Мэри Поппинс», Феликс Залтенның «Бемби» («Урман әкияте») повестьларын туган телебезгә тәрҗемә иткән оста тәрҗемәче буларак та яратабыз.

         Шулай да Габделхәй Сабитовның каләмен виртуозларча уйнаткан аланы – хикәя жанры. Шуңа күрә дә без әлге проектта аның шушы жанрга караган әсәрләрен игътибар үзәгенә алырга булдык. Язучының юбилее билгеләп үтелә торган көннәрдә «Тәүге шатлык», «Тәүге батырлык», «Тәүге хәсәрәт»,  «Тәүге нәфрәт», «Тәүге соклану», «Кытлык ел», «Туй бүләге», «Кенәри», «Ярсулы ат», «Өянкеләр бөре яра», «Айбаш» хикәяләре (нәфис сүз осталары Ирек Баһманов, Айрат Арсланов, Ренат Таҗетдин укуында), шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары катнашында куелган «Кәккүк ялгыша икән» һәм «Ай сукмагы» радиоспектакльләре эфирга биреләчәк. «Тел күрке – сүз» тапшыруы кысаларында филология фәннәре докторы Илдар Низамовның «Габделхәй Сабитов каләменең тел белән эш итү осталыгы» дигән чыгышлар циклы күздә тотыла. 

         Укучыларыбыз игътибарына хәзер тәкъдим ителә торган язма – шушы зур эшебезнең бер өлеше. Сез биредә Айрат Арсланов укуында әдипнең берничә хикәясен тыңларсыз.