Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сәлам (хикәя)

Их, шушы тулай торакта яшәүләре! Кемнәрнең генә башыннан
үтмәгән дә, кемнәрнең генә үзәген телмәгән икән? Инде үз өйләрендә яки фатирларында иркенәеп көн күргәннәр генә: «Шул тулай торакта гөрләшеп яшәгән күңелле чаклар», – дип сөйләгән булалар ул. Бер дә күңелле булмагандыр әле. Тар бүлмәдә бәләкәй балалар белән кысылышып, гомум бәдрәф, гомум кухняда чират көтүләр. Кичләрен чак кына соңлаганда, ул тулай торакның бикләнүе, атлаган саен комендантның мыжгуларын өнсез
калып тыңлау, шау-шуы, тынчулыгы, тараканнары...
Шулай бер көнне тулай торак алдында коляскада йоклаган балама күз- колак булырга берәрсенә кушып, тиз генә ипи-сөткә барып килергә дип каранып торам. Буш йөргән кеше-мазар күренми, эш мәле. Шулчак тулай торактан, утырып очмалы зур себеркесен күтәреп, дворник апа килеп чыкты. Бахыр, үзе дә шул себеркедә очкандай гына инде: кайчан карама, алама кара халатын кигән, күзенә төшереп, кара яулыгын бәйләгән булыр.
Аякларында да – җәйле-кышлы үзенә зур резин итекләр. Йөзенә карап, яшен билгеләп булмый торган шушы апа тулай торактагы бөтен кара эшне башкара. Таң сарысыннан бәдрәфләрне тазарта, ташып-түгелеп утырган чүп савытларын бушата, коридорларны юа, урамга чыкса, кулыннан җәй көне – себеркесен, кышларын көрәген төшерми.
Бер тулай торакта яшәсәк тә, без аның белән таныш түгел, кызыксынганым да юк, шунлыктан кем дип дәшергә белмәсәм дә, ярдәм итәрдәй бердәнбер кешене кулдан ычкындырасым килмәде.
– Апа! Апа-а!
Ул китеп барган җиреннән башын гына борып карады.
– Биш минут кына балам янында торып торалмассыз микән?.. Йөгереп кенә, ипи-сөткә барып килер идем.
Дворник апа бер мәл уйланып торды да, эш коралларын сүзсез генә яндагы агачка сөягәч, коляска янына килеп басты. «Баламны бер белмәгән кешегә калдырам» дигән уй үтте-үтүен башымнан, тик мин кибеткә таба карап чаба идем инде. Кире килгәндә, кинәт шушы апага җиткерә торган сәламем барлыгы исемә төште. «Аһ! Кайчаннан бирле онытып йөргәнмен! Исемен дә әйткәннәр иде бит. Исеме?.. Кем иде әле?.. Халидә... Хәмидә...»
Янына җитәр-җитмәстән, уйлаган уем телемә төшә:
– Сез Халидә яки Хәмидә түгелме?
Хатын миңа юаш кына карап тора бирә. Әллә телсезме бу?..
– Сез...
– Хәмдия.
– Ә! Әйе, Хәмдия дигән иде шул!
Апаның аптыраган карашын күреп, тизрәк хәбәремне тезәм:
– Җәй көне каенанамнарда Райман дигән бер абый мич чыгарып яткан
иде. Шул абый безнең әлеге тулай торакта яшәгәнне белгәч, шунда Хәмдия дигән хатын идән юарга тиеш, күп итеп сәлам әйтерсең аңа, дигән иде.
Хатын күзен дүрт итеп карап, тик тора.
– Сәлам әйтте... Сорашты. Мин сезне яхшылап белмәгәч, ни дип тә әйтә алмадым...
– Н-ни дип... сорашты? – Телен чак әйләндереп әйтте моны апа, мин хәтта ирексездән борчылып куйдым.
– Ничек яши, ни хәлдә икән, сәлам әйтегез, килеп чыгармын, дигән иде.
– Ш-шулай дидеме?.. Чын шулай диме?
– Ы-ы, – ышанычлырак булсын өчен сүзләремә өстәп, башымны да кагам. Хатынга минем хәбәр үтә нык тәэсир итте бугай, алдамыймы дигәндәй, йөземә текәлеп карап торгач, ул кырт борылып, читкә атлады да, бераз баргач, кире килеп онытып киткән себеркесен алды. Минем дә рәхмәтем исемә төште:
– Рәхмәт, Хәмдия апа, бәби өчен!
Читтән берәрсе карап торса, мине саңгырау кеше белән сөйләшә дияр иде, мөгаен, апам ым да бирми үтеп китте.
Кичен, балаларымны йоклатам дип, мәш килеп йөргәндә, берәү сак
кына ишек шакыды. Ачып җибәрсәм, Хәмдия апа тора. Сораулы карашыма каршы уңайсызланып кына елмайган булды. Елмаюы да үтә сәер килеп чыкты. Бу эндәшми тик торгач, мин, игътибарым бу якка күчү белән, урыннарыннан торып, уйнарга керешеп киткән кызларыма бармак янадым да бүлмәгә дәштем. Хатын балалар ягына үрелеп карап алды да, кыюсыз гына кереп, ишек төбенә басты. Өч елдан артык шушы тулай торакта көн итү дәверендә бу апаны тәүге тапкыр шул кара халатсыз күрүем. Өстендә уңган булса да, гади сатин, әмма ачык төстәге күлмәк сыманрак бер нәрсә.
– Үтегез, әйдә, утырыгыз.

– Юк, шушында гына...
Шулай да моны үгетләп, өстәл артындагы урындыкка утырттым да
үзем каршысына кунакладым. Күреп торам: йомышка гына килмәгән бу, сөйләшергә исәбе. Сүзен нәрсәдән башларга белми изалана торгач:
– Ирең эштәме? – дип куйды.
– Әйе, – дим, – төнгә китте.
– Күргән идем шул, – ди үзе, – шуңа кердем.
– Һы! – дигәннән башка сүзем юк, болай сөйләшсәк, сүзенең асылы кайчан ачылыр икән?
– Райман... Райман абыең хакында сорашмакчы идем... Ничек үзе? Үзгәргәнме, дисәм, син аның яшь чагын белмисең дә инде. – Аннан, ашыгып, кесәсеннән фото чыгарды. – Менә, мин аны шушылай хәтерлим.
Карадым да югалып калдым. Әллә ялгыш килеп чыктымы бу хәл?
Аптыравым да юкка түгел, фотосурәттәге чибәр моряк белән мин күргән кап-кара мич чыгаручы ир арасында тамчы гына да охшашлык юк иде.
– Әстәгым!
– Үзгәргәнме? Картайгандыр инде...
Картаю гынамы! Эчеп таушалып, бит-чырае кыйшаеп, тешләре коелып беткән чатан мич остасын хәтерләткән бер генә чаткы булса да табарга тырышып, фотога текәләм. Нинди сөйкемле йөз, горур караш. Әһә! Күзләре... карашы шул бит. Йа Ходай, бу абзыйны еллар түгел, убырлы карчык алмаштыргандыр, дим. Вакыт кына кешене алай үзгәртә алмас.
– Менә монда мин, Райман абыең отпускыга кайтканда, бергә кереп төшеп чыккан идек.
Киләсе фотодан әлеге чибәр моряк янында су сылуыдай озын чәчле, ап-ак түгәрәк йөзле кыз көлеп тора. Зур күзләре бәхетле нур бөрки, өстендәге ак якалы зәңгәр күлмәге үзе үк хыял, якты өмет төсе кебек. Кинәт каршымдагы вампир суыргандай булып кипкән йончу йөзгә, эчкә баткан нурсыз күзләргә караш ташлыйм да, ирексездән каршыдагы көзгедән үземә багам: еллар шулай мәсхәрәләр булса, кит, шушындый чагыңда үлеп калуың биш артык!
– Сез аның белән дуслашкан идегезме?
– Дуслашкан дип... Мин аны армиягә озатып, өч ел көтеп алдым.
– Көткәч соң, нигә өйләнешмәдегез?
– Кайткач өйләнергә тәкъдим дә ясаган иде... Арага ятлар кереп, бутап җибәрде шул.
Бу җавапка, әлбәттә, сүзем юк. Апаның минем аша үтәли китеп, тәрәзә аръягындагы караңгылыкка сеңгән сагышлы карашларын, моңсу йөзен күзәтеп, жәлләми дә булдыра алмадым.
– Райман армиядән язын кайтты. Әй, куануларым! Мин мәктәптән соң авылда калган идем, ялгыз әнием кулында миннән бәләкәй тагы дүрт бала, алар булгач, укыйм дип, авыз ачарга батырчылык та итмәдем инде, шунлыктан эшкә фермага төштем. Анда бераз эшләгәч, авыл китапханәсенә утырттылар. Әйе, Райман кайтты, дигән идем. Җәйне ярты көнгә дә аерылышмый йөреп үткәрдек, ул әниемә кереп, «көзгә» дип килешеп тә чыккан иде...
– Көз булгач?..

– Көзгә авылда мәктәп зурайтылды да, бер төркем укытучы кызлар
килеп төште. Ят кызларга авыл егетләре егылып китүчән бит. Ә тегеләр егетләрнең асылларын гына сайлап алды. Ничек минем Райманга күз салмасыннар инде? Әлбәттә, аны беренче булып карата башладылар. Миңа да «Райман шуларның Әлмира исемлесен озата икән», «Әлмираны матае белән районга алып барып килгән», «Әлмирага өстәл эшләп биргән» дигән
хәбәрләр килеп иреште. Боларны ишеткәч үпкәләдем.
– Кемгә?
– Райманга. «Баргансың, озаткансың», – дип игәүләдем. Үзе: «Нигә юк-бар тыңлыйсың, көнләшәсеңме әллә?» – дисә, «Юк!» – дим, ә җанны песи тырный гына.
– Шуннан?
– Берсендә минем үпкәләвемне күтәрмәде, сүзгә-сүз ияреп талаштык та киттек. Райман ачуланып, мине тау башындагы усак янында ялгыз ташлап калдырды. Кире килер, гафу үтенер дип көттем, ә ул килмәде. Шунда, усак янында, каһәрләнеп, авылдан чыгып китәргә карар иттем. Җитмәсә, Райманның җиңгәсенең, Хәмдия, ни, укымаган да инде, белемле, һөнәрле кызга җитәме, дип әйттем әле кайнешкә, дигән сүзе дә килеп җитте, болай да
башымнан ашкан горурлыгымның ургылып түгелүенә соңгы тамчы булды. Күрше әбинең шәһәрдә эшләгән кызының адресын алдым да чыгып киттем. Шушы шәһәргә килеп, күрше апа өйрәткәнчә, аның янына төзелешкә эшкә төштем, тулай торактан бүлмә алдым.
– Шуннан соң күрешмәдегез дәме?
– Ышанасыңмы, юкмы, әмма күрешмәдек. Монда яши башлагач, әнием хатында «Райман килде, Хәмдия юкка гауга чыгармасын, кайтсын, барып инәлеп йөрмим – гаебем юк. Кайтсын, өйләнешергә килешкән идек бит, дип әйтә» дип, берничә тапкыр язган иде. Күңелем белән очып кайтсам да, Райманның минем өчен авылдан, шул ныкыш Әлмирадан өзелеп, тулысынча минеке генә булуын теләдем. Яратса, шулай итәр, дип уйладым. Вакыт үтә торды... Яңа елдан соң миңа шәһәрдә очраган һәр икенче авылдашым Райманның чынлап та шул Әлмирага ияләшкәне хакында
җиткерергә ашыкты. Күп тә үтми, аларның туе булды. Уку елы тәмамлануга Себер тарафларына күчеп киттеләр.
– Райман абый кайткан булып чыга бит?
– Ничәдер елдан соң аерылышканнар, Райман кайткан дип ишеткән идем шул. Эчә дә, диләр иде шикелле.
«Шикелле генәме, кешелектән чыккан бит инде». Бу уйларымны
кычкырып әйтмәдем, әлбәттә.
– Сез? Шул киткәннән һаман шушындамы?
– Райман өйләнгәнне ишеткәч, мин дә, махы бирергә теләмичә, бергә эшләгән егеткә тормышка чыктым. Тик озак бергә була алмадык, улыбыз бәләкәй генә чакта, авариядә һәлак булды.
– Улыгыз бармыни?
– Бар иде... Бөтен юанычым иде. Ул да үлеп калды, армиядә. Табутта кайтарып җирләп киттеләр, йөзен дә күрсәтмәделәр хәтта. «Россия Герое» дигән даны гына ята тартмамда...
Бу апа бүген мине төн алдыннан елатырга итә, ахры. Күңелем тулып,борыным йомшарды. Хәмдия апаның да күзләре яшьләнде. Шушы хәленнән оялгандай, капылт торып басты да кайтырга булды. Чыгар алдыннан, ишек тоткасына кулын салгач, тагы бер борылып карады:
– «Килеп чыгармын» дигән бит әле, әйе бит? Кайчан икәнен әйтмәдеме?
– Юк шул, әйтмәде. «Бер барып күрәм әле, сәлам әйт», дип кенә әйтте.
– Сәлам, диген... Сәлам...
Апаны озатып, балаларымны йоклату өчен бишек җыры җырлаганда да, күз алдымнан чибәр моряк белән алсу йөзле кыз китмәде. Йә, нигә алай килеп чыккан инде язмышлары?
Ике-өч көннән балалар бакчасыннан кайтышлый, балаларны уйнатып керим әле дип, тулай торак алдындагы эскәмиядә утырып торганда, колач ташлап, асфальт себереп йөргән Хәмдия апа эшен куеп, яныма килеп басты. Мин бит аны бая чыккан чакта танымаганмын. Гел кара халатта күреп, дөресен әйткәндә, күргәндә дә шәйләми өйрәнгәч, ни. Бу ятыш кына спорт
костюмы киеп алган, башындагы яулыгы да җете. Якты төс йөзенә нур керткән, килешә. Баштан алып аягына кадәр карап чыгудан тартынмадым инде. Аякларында да зур резина итекләре урынына чүпрәк кроссовкалар.
Апа минем җентекләп айкавымнан нык уңайсызланды, эш бияләйләрен кигән кулларын кая куярга белмәде.
– Сез үзгәргәнсез, – дидем туп-туры. – Ерактан танымадым.
– Киендем инде, әллә кирәк тә булмагандыр... Райман килеп чыкса... җен шикелле йөрмим әле, дип.
– Ә-ә, әйе шу-ул, – дип суза биреп хуплап куйсам да, эчемдә нәрсәдер чеметеп алгандай булды. Утыра торгач, чынлап кыен булып китте. Яз җибәрелгән сәламне җәй көне генә җиткерүем җитмәгән, ул исерек ирнең исенә төшкәндә әйткәнен шулай җитдигә алдымы икән?.. Апа тагы да нидер сөйләмәкче иде дә, балаларны ашату сылтавы белән кереп киттем. Чынында намусымнан качарга мәҗбүр булдым.
Икенче атнада кечкенә кызым җил чәчәге эләктереп авырып китте,
шунлыктан урамга чыгып йөри алмадык. Аннан табиблар кушуы буенча тагы бер атна өйдә яттык. Беркөнне ирем эштән кайтып, кичке аш ашаганда, ул-бу яңалыкларны сөйләшеп утырдык та, бу сүз уңаеннан кызык итеп:
– Теге идән юучы апаны ят кеше икән, дип торам. Алмаштырган кебек үзгәргән, – дип куйды.
– Н-ничек үзгәргән?
– Үзгәргән инде, үзең күрерсең әле. Мондагы ир-егетләр дә аптырый, хатын-кыз булган икән ул, диләр.
Хатын-кыз кызыксынуын җиңә аламы инде? Киттем күрергә. Әлбәттә, күрше-тирәләр булганда, аскы катта яшәгән кешегә йомышка төшү сәеррәк килеп чыгадыр, әмма тулай торак өчен гадәти күренеш. Тик нәрсә сораган булыйм икән? Баласыз өлкән кешедән ни... ә, җеп сорармын.
Чынлап та! Ишек ачкан апага үзем дә бертын телсез калып карап тордым. Чөнки минем каршыда бөтенләй башка бер хатын тора кебек иде. Хуҗабикә минем сокланулы карашымнан тагы да ныграк балкып китте:
– Үт, сеңлем. Килешәме?
– О-ой, сезне танырлык түгел...
– Чәчемне кистереп, буятып кайттым әле. Салондагы кызлар бизәндереп тә ташлады. Гомер буе измәгә коенып йөреп эшләгәч, монда да гел пычрак чистартып, купшыланып йөреп өйрәнелмәгән бит.
– Бик матур булган.
Ялган түгел, матур иде шул апа. Тышкы кыяфәтеннән тыш, монда тагын ниндидер эчке илһам, эчке матурлык балкышы бар иде. Ул шундый дәрт, илаһилык булып, тышка бәрә, хатынның күзләреннән, елмаюыннан, кул хәрәкәтләреннән коелып тора кебек.
– Үзем шушылай кыланып йөрим, үзем Райман килеп чыкса, «Бу
хатын курчак кебек ясанырга ярата икән» дип уйлар микән, дим... Үзегез ни хәлдә әле?
– Ару болай, иртәгә бакчага барырбыз инде. Мин... ни... җеп сорап
торыйм дигән идем, булса инде... кызыл... җеп.
Ник барганыма үкенеп кайттым. Бу күрешү минем намуска төшкән теге кортны тагы да шәбәйтеп җибәрде. Кимерә бит хәзер җанымны. Юк, болай булмый! Райман абыйны табып алырга кирәк.
– Карале, яз көне каенанамның мичен чыгарган абый кайда йөри икән хәзер? – дим, иремә урын җәеп йөргәндә.
– Әллә, – дип, иңбашларын гына сикертте бу телевизорыннан
аерылмыйча. – Кайда кемгә кирәк, шулар килә дә ала инде аны, ашау-эчүгә йөргән берәдәкне.
– Кайсы авылныкы ул?
– Теге яктанрак, Әхмәрме, Төркмәнме.
Тә-әк, моннан эш чыкмады. Авылга кайтканда, каенанамнан сорашырга кирәк, дигән уйны күңелемә салып куйдым.
Хәмдия апаны көн саен диярлек күрәм. Аның хәзер сылу хатын
булганына мин генә түгел, башкалар да күнегә башлады. Күршеләрем яңалык итеп, аның кинәт шулай үзгәрүе хакында бер-бер артлы кереп сөйләп тә чыктылар. Берсе аны урамда шундый матур күлмәктә очраткан, икенчесе кыйммәтле затлы туфли алып торганын күргән, өченчесе матурлык салонына кереп барганын шәйләгән. Сөйлиләр-сөйлиләр дә:
«Кияүгә чыгарга уйлыйдыр ул, күпме ялгыз яшәргә була», – дип йомгаклап куялар. Ә мин бу үзгәрешнең серен белгәч һәм бигрәк тә үземнең дә гаебемне тойгач – эндәшмим. Их, шул сәлам! Кем телемнән тартты инде?!
Ике ай онытып йөргәнне шунда искә төшереп тормасам була бит. Очраган саен ихлас елмаеп сәламләшәм дә, апаның ниндидер яшерен өмет белән баккан карашын күрмәгәнгә салышып, хәбәремне тезәм. Ә ул үзе тыйнак, басынкы – сорашып йөдәтми.
Җәй азагынарак кына авылга кайта алдык. Кайткан көнне үк җаен туры китереп, каенанамнан сорадым:
– Кайнәм, сиңа мич чыгарган абыйны кайдан табарга була икән?
– Теге чатан ирне әйтәсеңме?
– Әйе. Исеме Райман иде шикелле.
– Шулай иде шул, бахыр... Ул ни, килен, бездән соң очтагы Моратларга ялланган иде бит. Беркөн кичке якта: «Су коенып киләм әле», – дип кенә киткән дә юк булган. Морат: «Эшен бетерми качты, зимагур», – дип әрләп йөрде. Шуннан менә күптән түгел генә бахырны аргы күл ярындагы таллыктан табып алганнар, диделәр. Җәй буена ышык җирдә тик яткан инде. Киемнәрен тәртип белән салып кына куйган да янына ятып үлгән, диме. Йөрәге-фәлән туктады микән, әллә эчүе ектымы... Әле яшь кеше
иде бит ул.
Шул мәл миңгерәп тордым-тордым да, каенанамны куркытып, үксеп елап җибәрдем. Юк! Ул үләргә тиеш түгел иде! Ул сәламе артыннан килергә, килеп җитәргә тиеш иде! Алдакчы! Юньсез! Ул алдады! Хәмдия апаны да... Мине дә алдады! Шулвакыт, әллә кайчан теге дөньяда булган җанның сәламен тапшырып йөрүемнәнме, әллә шул адашкан сәлам белән берәүнең тынычлыгын болгатып ташлавымны үзәгемә үткәреп тоюданмы,
күңелемдәге ниндидер якты өмет, хыял тыпырчынып алды. Күптән бу дөнья белән хушлашкан берәдәк өчен күз яшен түккән бердәнбер адәм заты идем мин...
Каршыма Хәмдия апа килә. Сылу гәүдәсенә инде килешле итәк белән блузка кигән, үкчәле туфлилары йомры балтырларын тагы да матурайтып, тулыландырып күрсәтә. Чәчләре көрән-кызыл дулкыннар булып, иңнәренә яткан, иреннәрендә беленер-беленмәс алсу иннек, күзләре болай да сөрмәле, кашлары кара аның. Килеп кочаклап ук алды да кулындагы кәгазен күрсәтә:
– Улым өчен күптән фатир тәкъдим итәләр, юнәтергә күңел үсми иде, менә, шуның артыннан йөреп, рөхсәт кәгазьләрен алып кайтып киләм. – Аннан сагышлы гына итеп өстәп куя: – Райман абыең, бәлки, килеп чыкса, һаман тулай торакта яши икән, дияр.
– Әйбәт булган, котлыйм, – дим, авызымны көчләп ерып.
Апа сак кына итеп сорамый да булдыра алмый, күрәсең:
– Абыең хакында хәбәр-хәтер ишетелмиме авыл ягында?
– Нәрсә... Кызыл ягындагы урыслар эшкә алып киткән, диләр иде. Оста бит ул, мич остасы...
– Әйе, шулай инде. Ярый, кайда йөрсә дә, имин-сау йөрсен. Сәлам
җибәргәч, онытмаган, бер килмәсә, бер килер.
– Әйе шул... килер...
Бу очрашудан соң күп еллар үтте. Хәзер үзем дә шул апа яшендә инде. Гаилә, йорт, эш, балалар дип, ут капкандай чабып йөреп, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән гомер гөрләвек өстендәге кәгазь кораб кебек җилә генә икән. Көзгегә карыйм да, каралып тартылган йөздәге йончыган күзләргә багып, нигә бу вакыт аямый икән дип уйлыйм. Теге мәл бит мин Хәмдия апаны жәлләгән идем. Аны кысыр өмет белән кабындырганым, вакытсыз чәчкә аткан гөл кебек итеп балкытканым өчен. Бүген исә аннан көнләшәм.
Әйе-әйе, көнләшәм. Миңа да кирәк иде ул шундый көдрәтле көчкә ия булган сәлам. Яшьлегемнән дәрт, илһам, ихласлык алып килердәй могҗизалы бер авыз сүз. Иңнәрне баскан хәсрәтләрне селкеп ташлап, башны югары чөеп, йөзләргә алсулык, карашларга нур ягылдырыр сәлам, син кайда? Мин сине көтәм...

 

Миләүшә Каһарманова – Башкортстанның һәм Россиянең
Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы. «Киске Өфө»
газетасы хәбәрчесе булып эшли. Ш.Ходайбирдин исемендәге
Башкортстан дәүләт премиясе лауреаты.
«Нур учагы», «Нагыш» тупланма китапларда шигырьләре
басылганы бар. «Йөрәгем җылы тели», «Бетерә шаршысы»
дигән проза китаплары авторы.
Язучының «Сәлам» хикәясе башкорт теленнән Фәния
Габидуллина тәрҗемәсендә бирелә.