Логотип Казан Утлары
Публицистика

Саха учагының җылысы

Балачактан ук миңа саха-якут иле әллә кайда җир читендә булып тоела иде. Исең китәр, Рәсәй дошманнан саклана-саклана, шунда кадәр барып җиткән бит! Төрки дөньядан еракта үз асылын фидакярләрчә саклый белгән саха кардәшләр дә миңа әкияттәге серле халык сыман күз алдына килә иде. Гаҗәеп мавыктыргыч, фәлсәфи эчтәлекле, ерак бабаларның искиткеч батырлыгына дан җырлаган олонһолар (дастаннар) иҗат иткән, ят дингә мәҗбүри күчеп тә, үз йолаларын, яшәү рәвешен күз карасыдай саклаган кавемгә ничек сокланмыйсың?!
1990 елның көзендә СССРның төрки халыкларыннан берәр шагыйрьне Ташкентка чакырдылар. Киләсе елга Алишер Нәвоинең тууына 550 ел тулачак, шул бәйрәмгә багышлап, аның ун газәлен һәркем үз теленә тәрҗемә итәргә тиеш иде. Үзбәк
язучыларының иҗат йорты Ташкент читендәге Дүрмән бистәсендә, без дә шунда килеп урнаштык. Төркиләрдән башка, әлбәттә, ул заман таләпләренә хас булганча, рус, украин, белорус шагыйрьләре дә килгән иде. Нәвои бөек түрк шагыйре, шул заманда чагатай дип аталган телдә иҗат иткән. Хәзерге татар әдәби теленә шул иске чагатай теленең йогынтысы әле дә сакланганга, миңа аны үз телебезгә аудару әллә ни кыен булмады.
Әмма якут шагыйре Семён Руфовка шактый интегергә туры килде. Чөнки саха теле гомум төрки телдән шактый ерак, аннары аларда безнең шигъриятне борын-борыннан тукландырып, тәэсир итеп торган Ислам диненең йогынтысы бөтенләй юк. Ә Семен агай, татар әйтмешли, «бет тунаган» кеше булып чыкты: газәлләрнең бөтен мәгънә төсмерләрен аңлап, шул борынгы заманның сулышын саха телендә укучысына китереп җиткермәкче. Нишләптер шул максатына ирешер өчен мине сайлады. Шул чакта без аның белән бик якынаеп киттек – ул сорау бирә, мин җавап табарга тырышам. Үзем дә аңлап бетермәгәнне үзбәкнең чал шагыйрьләреннән ачыклыйм. Аларның татарга мөнәсәбәте аерым, алар мине бөек мәдәниятнең бер вәкиле итеп кабул итә; дәрәҗә үземә лаек түгел, хәтта үзбәкнең олы түрәләре җыелган зур мәҗлесләрдә иң беренчеләрдән булып, миңа сүз бирәләр. Бәлки, мин шунда халкымның әле кайчан гына нинди югарылыкта булганын беренче мәртәбә аңлаганмындыр. Үзбәк әкәләрнең кайсылары Тукайны сәгатьләр буе яттан сөйли ала иде.
Семён Руфов аркасында мин шул вакыттан ук саха халкының тарихы, әдәбияты белән кызыксына башладым. Ул мине күренекле археолог һәм этнограф А.Окладниковның борынгы якут тарихына багышланган хезмәтләре белән таныштырды. Аның бер китабы С.Руфов култамгасы белән әле дә миндә саклана. Өксөкүләх (А.Кулаковский) һәм П.Ойунский иҗатлары белән дә мин шул вакытта кызыксына башладым.
Без мәктәптә укыганда, кайсыдыр сыйныфның рус әдәбияты дәреслегендә Россия Федерациясендә яшәгән гайре рус халыклары әдәбиятыннан да кайбер үрнәкләр бар иде. Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим шигырьләре белән бергә анда күренекле якут шагыйре Семён Даниловның да бер-ике шигыре урнаштырылган. Берсе «Русский язык» дип атала иде бугай. Күп еллар үтәр дә, Даниловның туган авылында булырмын, андагы яңа Мәдәният йортында шагыйрьнең «Кар» дигән шигырен татар теленә үз тәрҗемәмдә укырмын дип кем уйлаган?!
Белмим, совет чорында саха язучылары белән элемтә булдымы икән, туксанынчы елларда булган бәйләнешләр дә шартлап өзелде, кардәш халыкларның да хәл-әхвәленнән хәбәребез юк иде. Сахаларга килгәндә исә, алар белән араны соңгы елларда безнең
яшьрәк буын язучыларыбыз җайлады. Бу табигый дә – алар тизрәк кузгала, җиңел аралаша. Өстәвенә Саха язучылар берлегендә рәис урынбасары булып, аларның буындашы, булдыклы җитәкче, әйбәт шагыйрь Гаврил Андросов эшли икән. Ул, берлек рәисе Наталья Харлампиева кебек үк, саха әдәбиятын дөньяга таныту өчен тырыша, башка әдәбият вәкилләре белән хезмәттәшлек урнаштыруда да аның өлеше зур. Һәм менә Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин кебек шагыйрь язучыларыбыз бер-бер артлы Саха республикасында булып кайтты. Чит җирләр күрү, төрле җирләрдән җыелган
каләмдәшләр белән аралашу иҗат кешесенә бик зарур. Тәэсирләре шагыйрьләрнең шигырьләрендә чагылды, Рөстәм исә якутлар арасында яшәп, анда азатлык өчен көрәшкән баһадир, сахаларның милли каһарманы буларак тарихка кереп калган татар кешесе Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында «Боссоойко» дигән бәян да язды. Аны якутлар «Большойка» мәгънәсендә шулай атаганнар икән. Сахалар тиз арада аны үз телләренә тәрҗемә итеп, әдәби журналларында бастырып та чыгардылар.
Чыңгыз хан заманы, һуннар тормышы турында романнар авторы Н.Лугинов, Саха республикасының халык шагыйре, Саха язучылар берлеге рәисе Н.Харлампиева кебек күренекле әдипләр дә соңгы елларда безнең әдәби бәйрәмнәрдә катнашты.

Шушы аралашуның нәтиҗәсе буларак, саха кардәшләребез бераздан үз телләрендә хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләреннән тупланган җыентык нәшер итте. Аны
нәни генә антология дип тә атарлык. Шигырьләрне тәрҗемә итәргә өлкән буыннан алып, яшьләргә кадәр танылган шагыйрьләр җәлеп ителгән.
Саха шигъриятенең чын-чынлап тәмен тойыйм дисәң, сахаларның ватанын – кар дөньясын, кодрәтле Лена елгасын, иксез-чиксез тундраны, боланнар көтүен, төньяк котыпны күрергә кирәк. Шул чагында гына әлеге шигъриятнең якалары чишүле иркенлеген, кар сагышын, ярларны тутырып аккан гайрәтен аңлап буладыр.
Саха шигърияте самими, ихлас, монда артык бизәкләү, купшылык юк. Төньяк табигатенең кырыслыгы да хас аңа. Лирика эпик вакыйгалар белән үрелеп бара. Болар барысы да халык авыз иҗатыннан, үлемсез олонһолардан килә. Әлбәттә, саха шагыйрьләре дөнья әдәбиятының казанышларын да яратып куллана, ләкин ул казанышлар, сурәтләү чаралары, әверелеш кичереп, карларга төренеп, нәкъ сахача яңгырый башлый.
Тамырлар нык. Кырыс җирдә үскән каен монда артык зифа булмаска да мөмкин, ләкин тамырының һәр тармагы газиз туфрагына шундый береккән, суырып кара! Билгә каганнар, Күлтәгиннәр, Чыңгызлар бүгенге саха яшәешенең тәңреләре булып, янәшәдә яши, тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә. Алар ничек шигырьгә күчми калсын? Бигрәк тә яңа буынның иҗатында алар өскә чыга – милли горурлыкны тарихи мифларсыз уятып булмый, күрәсең.
Әлбәттә, саха да шәһәр тормышына күчкәч, берничә буыннан соң үзгәрә, күбесе башка мәдәният җәтмәсенә эләгә. Ничә гасырлар дәвамында аларны балык белән туендырган җәтмә түгел бу. Анда күңелне алдый торган башка ризыклар. Тозаклар да гомер-гомергә урман җәнлекләренә куелган капкын-фәлән түгел, бөтенләй башка тозак. Ләкин табигать үз баласының асылын саклап калырга теләп тартыша, карыша...
Басым зур, глобаль дөнья капшавычлары монда да корбан кармалый. «Без һәрвакыт сезгә карыйбыз, – диде түрәләрнең берсе, – татарлар югары мөнбәрдән үз сүзен әйтсә, без сезне сүз
белән дә, эш белән дә һәрвакыт хупларга әзер. Аркадаш халыклар без!» Әйе, сахада аркага пычак кадау гадәте юк. Тыл өчен борчылмаска була. Түрәнең сүзе хак: милли мәгарифне,
милли мәдәниятне кысуга каршы Татарстан үз сүзен әйткәндә, безнең күрше тугандаш халыклар авыз йомып торганда, саха-якутлар һәрвакыт безнең белән бер сүздә булды.
Кунак ашы – кара-каршы, дигән әби-бабаларыбыз. Без дә саха шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шушы шигырьләр шәлкемен укучылар кулына тапшырабыз. Саха учагының җылысы, ылыс исе, төньяк елгасының сулышы аларда.