Ниһаять (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

– Ул әле 3 кә 2 дә түгелдер.

– Юк инде, 1 гә 1 ярым. Әйткәнгә туры килсә, кызык булмый бит ул.

Рәшит докладын дәвам итә.

“Менә паспорты”.

Флүрә ханымның артта көлүенә чыдар хәл юк. Ул:

– Коверны сәхнәгә чыгарып күрсәткәч, тамашачының күзен ача алмыйча, эчләрен тотып тәгәрәвенә чыдар әмәл юк иде, – ди опера театрында.

– Тагын Шамкай нәрсә әйтә: “Калганын колхоз рәисе әйтеп бетерер”, – ди.

– Мин идем бит бу очракта сезнең колхоз рәисе булып уйнаган кеше. Минем дә истә әле анда әйтелгән сүзләр: “Хөрмәтле колхозчылар, әй, тамашачылар! – дип башладым чыгышымны. – Рәхмәт безнең Хәлимебезне шулай хөрмәт итеп, зал тутырып килгәнегез өчен. Без дә Хәлим белән горурланабыз. Чөнки ярый әле ул бар. Ул булмаса авылга кайткач, кемнән папирос сорар идең?

– Мин синең янга барып, папирос сорап алдым әле сәхнәдә, хәтерлисеңме? Син бит үзең тартмыйсың, ләкин, уйнау өчен, кирәк иде папирос.

“Ярый әле ул бар, авылдашыбыз – Хәлим, телевизордан карарга, ул булмаса ул телевизордан карар нәрсә дә юк, карыйсың инде, кайткач сорый бит күрдегезме, дип.

Хәлим ул эчми торган кеше, ну аның безгә эчүе кирәк түгел, безгә аның хәлне аңлап, ярты куюы кирәк.

Шуңа күрә, без аңа ат бүләк итәбез, яхшы кешегә жәл түгел. Кайт, туган, атыңны күрерсең, утарда йөрер. Җәй көннәрендә кайт, безнең яклар матур, бер кайткач, күреп китәрсең.

Тагын бер бүләгебез булып, җыр яңгырасын. Һәвәскәр булып, үзем башкарам.”

– Син нинди җыр җырладың әле анда?

Арттан Флүрә ханым:

“Ак чәчәкләр кебек кар ява”.

– Сезнең икегезнең дә хәтер бик яхшы икән. Кыендыр ул кайчакта. Үткән-беткән гаепләрегезне дә бер-берегезнең исенә төшереп торасыздыр?..

– Менә анысы бераз борчый, Алмаз дус. Ну, шулай да сабырлык дигән нәрсә дә бар бездә. Шул коткара. Сабырлык – сары алтын, диләр халыкта.

– Инде бу яшькә җиткәч, ул үпкә шикелле вак-төякләрне искә төшереп, канга тоз салудан өстен булырга кирәктер шәт.

– Дөрес әйтәсең, Алмаз җаный, – дип куәтләп куйды сүземне Флүрә ханым.

Аны бүлеп, Хәлим Бәдриевич, миңа юл күрсәтергә кереште.

– Хәзер уңга каерылабыз, ике йөз метрдан тагын уңга, аннан кисәк кенә сулга...

– Адашмабыз, Аллаһу боерса... күптән килгән дә юк, – дип тә әйткәләп ала. – Менә безнең аллеяга да килеп чыктык. Күңелендә ниндидер рәхәтлек кичергәннән соң... трр! – дигән туктату тавышы чыгарды Хәлим абый.

– Менә безнең гүрнәчәбез шушы! Рәхим итегез!

Каршыбызда элеккеге кебек авылча салынган йорт тора иде. Мин  инде, аларның үзләре сөйләве буенча, әллә нинди купшы итеп җиткерелгән йортны күз алдына китерми дә идем. Ләкин бу өй минем күңелемә, беренче күрүдә үк ямьле булып күренде. Дөресен әйткәндә, табигатем шундыймы, һәм дә авыл баласы булгангамы, шундый җыйнак өйләрне яратам. Менә бит ул нинди: каршы ягындагы рәшәткә эчендә кура җиләкләре сырылып пешеп утыра, тимер келәсен ычкындырып, як ягыннан үтү өчен такта түшәлгән, арт ягында өйгә керү ишеге – анда тар гына болдыр ясалган, бакча карап хозурланып утыру өчен эскәмиясе, терсәгең белән таянып, хәл алырга шома тактасы бар. Хет самаварыңны шунда чыгарып тирләп-пешеп чәй эч, тастымалыңны муеныңа салып. Җәннәт инде, бер карасаң, мондый бакчаң булуы.

Болдыр тупсасына басып:

– Кешегә тагын ни кирәк?! – дип, кулларымны күккә күтәреп, җиһанга аваз салдым, күкрәк киереп.

– Алмаз җаный, өсләреңне сал, ял ит! – дип өстәп куйды Флүрә ханым, минем хисләнеп торуымны күргәч.

– Менә, әллә ни игътибарыбыз да җитеп бетми торган бакчабыз шушы инде, – диде Хәлим абый, бакча уртасындагы ниндидер түтәл өстендә калкып торган алагаем алабуталарны тамыры-ние белән өзеп. – Ә менә һавасы! Әйбә-әт!

– Өегез, авылдагы без туып-үскән өйне хәтерләтә. Хәер, болай ук та түгел иде әле ул, сезнекенә караганда кечерәк тә булгандыр, мөгаен. Дүрткә дүрт метрмы шунда. Сезнең бит монда икенче этаж да бар, ахрысы – түбә асты.

– Әйе, миңа җайладык, язарга.

– Хәзер, килгәч тә чәй эчеп алырбыз. Плитә бар, суыбыз – кранда, электр – разеткада, ризык – өйдән, җиләк-җимеш, яшелчә – түтәлдәдер. Хәлим, бар әле, кыярлар бар микән, карлыган җый, кура җиләген күрдек – анысын, алмалар өз! Мин табын көйлим, ямегез!

– Монда килсәң, шулай, тегесен эшлә, монысын. Ишеттеңме, Алмаз дус, әйдә, әнә теге савытны ал, алма җыярсың, мин җиләккә...

– Хәлим абый, табигатькә чыккач, һәрвакыт, балачак искә төшә, синең дә шулаймы?

– Шулай. Менә безгә, кем булырга, ничек булырга кирәклеге бала вакыттан ук салынган. Ул кыенлыклар аша тәрбияләнә, авырлыклар күреп ныгый, рәхәтлекләр белән дә сынала...

– Уңай шартларда үсеп, чын кеше булып булмый дисең инде?

– Юк-ук. Менә кара, теплицада үскән помидор үсентесен генә табигый җирлеккә күчереп утырт – сула да төшә. Кеше дә шулай.

– Бала чакта бигрәк тә нык бирешә, әйеме?

– Шуңа күрә балаларны, менә шулай була күрмәсеннәр, тормышта төрле хәлләр көтеп торырга мөмкин дип, чыныктырып үстерергә кирәк. Әлбәттә, аларны төрле михнәтләргә төшерергә бәлки кирәкмәстер дә, ә шулай да, мисаллар белән, үз тормышыңда булган авырлыкларны, хәсрәтләрне сөйләп аңлату бик тә мәслихәт. Безне бит инде язмыш аз кыйнамаган... Әйтик, синең әтиең сугыш нужаларын кичергән, әниеңнең тылда күргәннәре, әбиең-бабаларыңның язмышы, күрше-күләннең, авылдашларның...

– Дөрес әйтәсең, Хәлим абый, хәзерге телевизор каналларындагы күренешләрдә мондый хәлләрне үз җаныңда кичерү мөмкин түгел. Кара инде, “боевиклар” күрсәтәләр. Шатыр-шотыр атыш, кан коеш бара, ә карап утырган бала көлеп туялмый. Чөнки ул аның күңелендә авырту тойгысы, хәсрәт, кайгы хисе уятмый.

– Шул шул!.. Безнең буын ятимлектә үскән буын. Күпләребезнең әтиләре сугыштан кайтмады, абыйлары, бабалары чит җирләрдә ятып калды. Без яшәүнең, тормышның кадерен беләбез. Без рәхмәткә лаек булуның бәһасезлеген, ягъни кыйммәтен аңлыйбыз. Без гонаһның, каһәрләнүнең ачысын тоябыз һәм аннан куркабыз.

Менә минем шул исәптән, бала чактагы бер начар гамәлем истән чыкмый:

Мәктәптә укыган чак. Укытучыбыз Аграфена апа, такта янында акбур белән нидер яза. Мин кесәдән сыбызгымны алдым да сызгыртып җибәрдем. Укытучым, миңа таба борылды да, бармагы белән ишарәләп, кисәтү ясады. Ул кабат тактага текәлүгә, мин тагын көчлерәк итеп... Монысында инде Аграфена апа кисәтеп тормады, килде дә кулымнан сыбызгыны тартып алды. Ай, ялгышлык эшләдем, дип уйладым шул чакта – бүген, кичке якта, сыбызгыны тотып, ул безгә төшәчәк. Өйдә минем кирәкне бирәчәкләр инде... “Үтерәчәкләр”. Укытучы килгәнче өйдән чыгып ычкынырга кирәк булыр дигән уйга килдем. Ләкин кая? Чирмешәндәге туганнарга, ә ул безнең авылдан ике чакырым. Инде караңгы төшеп килә.

Кояшлы, хәйран гына җылы көзге кич. Өстә бер төймәле чалбар, күлмәк, башта кепка һәм аякта бернәрсә юк – яланаяк. Караңгылык көчәя, курка ук башладым. Тугыз гына яшь бит әле, малай гына. Барам, барам, ә Чирмешән күренми дә күренми. “Адаштым микән әллә” дип уйлыйм. Әмма юлымны дәвам итәм. Ниһаять, берән-сәрән утлар җемелдәгәне беленә. Йөгерә башладым. Авылга кергәч, чамалап, Бәдертдин җизниләрнең өен эзләп таптым, чөнки бер тапкыр, әнигә ияреп, монда килгәнем бар иде.

Өйләренә керү белән, аптырап калдылар.

– Нишләп килдең, – диләр.

– Сезне сагынып килдем, – дим.

Әллә ни озак сорашып маташмадылар, мине табынга утырттылар. Аннан соң урынга яткырдылар.

Иртән уянып, тәрәзәгә карасам, бөтен дөнья ап-ак кар. Авылга ничек кайтырга соң миңа?

Ул көнне җизниләрнең бозауларын күрше Хвостово авылы урыслары ябып куйган. Җизнинең малае Нуретдин белән без икәү шул бозауны алып кайтырга уйлаган идек. Ниләре артык, шуның белән мине киендергәннәр иде. Чыгып китәбез дигәндә, капчык белән минем киемнәрне күтәреп, Нәкыйп абыем килеп керде.

– Әһә, качкын малай монда икән! Әйдә, киен, – ди.

Чәй эчеп тормадык, кайтып киттек.

Өйгә кайтып керүебез булды... әни бирде кирәкне. Кыйнап туйгач:

– Нәкыйп, китер чабата киндерәсен, сәндерә башына асам мин моны, – диде. Моны, ди бит, исемне әйтеп тормый хәтта.

Минем котылу юлы бер генә – каравыл кычкыру. Акырам бөтен көчемә:

– Үтерәлә-әр, асалар!

Урамда туктаусыз кешеләр йөреп тора, ишетерләр, бәлки.

Шул вакыт, дустым Бәдамша килеп керде. Өйдә чит кеше булгач, баланы кыйнау гадәте килешми бит инде.

Менә шулай булып алган иде бервакыт малай чакта.

– Шул турыда сөйләштек бит: михнәт күрмичә, яхшылыкның кадерен аңламыйсың шул.

– Без аны үз җилкәбездә татып үстек.

Шул вакыт, бакча буйлап, Флүрә ханымның ягымлы тавышы яңгырады.

– Әй, сез анда, дөньягызны оныттыгызмы әллә? Ясалып куйган чәйләрегез суына бит.

Их, кызып кына киткән иде бит Хәлим абый бала чагын сөйләп. Кешенең холкы шул вакытлардан ук формалаша – кабат кайтыр микән инде ул бу чорларга?

– Карале, сүзгә мавыгып, онытылганбыз икән шул. Әйдә, әйдә, әйдә!..

Чәй артында әңгәмә һаман шул турыда барды. Җиңел сулап куйдым.

– Әнинең йөрәге ничек түзгәндер инде, бичаракаем. Ярый әле кыйнап кына калды...

– Алмазга теге сыбызгы тарихын сөйләдеңме әллә? – дип, тустаганнарыбызны сузган саен, чәй ясый торды Флүрә ханым.

– Әйе, шул турыда...

– Сыбызгы тарихы гына түгел ул, Флүрә ханым...

–Бала чактан ук без эшләп үстек. Макаренко системасы дип әйтсәм дә була, әйтмәсәм дә баланы тәрбияләүдә иң яхшы чара ул – хезмәт. Хезмәткә – хөрмәт, аны ярату!

– Мин дә кушылыйм әле, Флүрә ханым! Дөньяда иң матур кеше – ул эш кешесе!

– Чыннан да шулай, Алмаз дус! Эш кешесенең бер гаебе дә юк бит аның. Ул эшли, аның начар эш кылырга вакыты калмый, әйе бит?

– Бу вакытта без, әлбәттә, файдалы гамәл кылу турында гына сүз алып барабыз.

– “Кем уйлаган шушы шаярулар,

Синдә кәсеп булып калыр, дип”... дип язган мәле Бөек Такташыбыз, дусты Мокамай турында, күрше карчыгының әтәчен суеп ашагач... Фикер сөрешебезнең юнәлеше – кешенең яшьтән үк формалашуы хакында сөйләшүдән алгарак күчте бугай?..

Хәлим абый, минем әйтәсе килгән сүземне аңлап, малай чагындагы хәтерендә калган вакыйганы сөйли башлады. Бар бит ул аның, бар. Берәү генә дә түгелдер әле...

– Анысы, Мокамайныкы кебегрәк шуклыклар бездә дә булды инде ул. Алай, кеше тавыгына кул сузуларга хәтле барып җитмәсәк тә, алма бурлыгына керә торган идек. Ник, дустым, әллә сез кермәдегезме?..

– Һәй, Хәлим Бәдриевич, булды инде, булды андый гонаһлар... Гонаһ кылганда, аның начар гамәл икәнен бик төшенеп бетмисең икән шул. Мин әле, дусларны җыеп, үзебезнең кыяр бакчасына да һөҗүм оештыра торган идем. Ну, соңыннан, әби кычыткан белән пешерә торган иде инде. Соң, уйлап кара, үз бакчаңны талатып, ашарыңа табында кыярың булмасын инде?.. Шуны уйларга башың җитмәсен, ә?! Җир тишегенә кереп китәрлек яман эшлә дә... табын түренә менеп утыр... Әтидән дә эләкте, әнидән дә, бабайдан да... Менә шулай, кайчагында “этлек” эшләп тә, тәрбияләндек...

– Син дә бик шук булгансың икән, Алмаз җаный? – дип әйтеп куйды, Флүрә ханым, өстәлгә бакчасыннан өзеп кергән кыярларны куйганда. Йөрәгем өзелеп киткәндәй булды. Кара инде, кирәк бит, вакытына туры китереп чыгарырга. Шул, балачагымдагы кыярсыз өстәл кырыенда утырган әби-бабам, әти-әнием искә төшеп алды... Менә бит ничә елларга сузыла ул кылынган гонаһ шомлыклары?..

– Нәрсәдер, сөйләмәкче идең бугай, Хәлим абый, – дип әйтеп куйдым.

–Менә бер вакыйга... Гел әйтеп киләм, минем иң яраткан бәйрәмем Сабан туе булды. Ул турыда күп сөйләдек бугай инде. Ярышларда катнаша идем. Хәтерлим: 1952 ел. Чабышта катнашырга булдым. Минем кебекләр егермедән артык. Ә бүләкләр алдан килгән җиде малайга гына биреләчәк... Исәп, менә шул җиде малай арасына эләгү. “Марш!” дип кычкыруга – алга ыргылдык. Болай әйбәт чабам кебек, сулыш әле капмаган, ләкин алда җидәү, ә мин сигезенче генә. Җиденчесе – дустым Бәдамша. Мәйданга җитәрәк, “әллә туктыйм микән инде” дигән уй керде – ардырды, тегеләрне узар хәл юк икәнен төгәл сизәм. Шул чак Бәдамша нәрсәгәдер абынып, тәгәрәп китте... Мин, моны күргәч, яңадан йөгерә башладым һәм... җиденче булып узып киттем. Ләкин Бәдамша да сикереп торып йөгерә башлады. Инде менә икебез дә бергә диярлек килеп җиттек. Миңа, җиденче кеше буларак, бер метрлы тастымал бирделәр. Шул вакыт тастымалыма Бәдамша килеп ябышты. Тарткалашабыз: “Миңа да миңа!”. “Ул туктаган иде, мин егылганга күрә генә узып китте”, – ди Бәдамша. Ул хаклы, әлбәттә. Безне карап торган судья Нәбиулла абый гадел хөкем чыгарды: тастымалны урталай бүлеп, икебезне дә тигезләде, канәгать булып калдык.

– Хәзер ничегерәк хәл итәр иделәр икән мондый очракны?

– Ничек, дип?.. Икесенә дә бүләк бирер иделәр. Ул заманнарда юклык, хәерчелек... Дөрес хәл иткән, Нәбиулла абзый. Малайларны ныграк дуслаштырган.

– Флүрә ханым, әйбәт фикер йөртәсез. Ә менә безнең чордагы үткәрелгән Сабан туенда башкачарак хәлләр күзәтелә. Әйтик, җепкә тезеп куелган бүләкләрне күзне бәйләгән килеш кисеп алырга кирәк. Бу уенга күп балалар катнаша – чират. Моны оештыру тәртип белән генә барса бер хәл: әле тегесе әбисе белән алдан килеп тыгыла, әле икенчесе... Тәртипле балалар бу тәртипсезлектән елардай булып, чират торалар... Менә шулай: йә, бер яктан, намуссызлык тәрбияләнә, йә икенче яктан, нәфрәт һәм үч тойгысы яхшы күңелләрдән тамыр җәя. Алай гынамы әле, әйтик, әби кеше, күзе бәйләгән оныгын кайчы тоттырган кулыннан алып уенчыклар ягъни бүләкләр каршына килә дә: “Кайсысын кисәсең килә, балам?” – дип сорый. Малай булса: “Машина!” – ди инде ул, кыз икән – “Курчак!” – диячәк.

– Теге... элекке вакытларда бар да гадел иде дип әйтеп бетереп булмый иде, кәнишне. Әле шул, сабан туенда булган хәлләрне сөйлисем килә. Ләкин “без менә шулай тәрбияләндек, менә шулай чыныктык, менә шулай Кеше булып формалаштык” диюдән тартынмыйм.

...Сабан туенда, теге йөгерештән соң, тагын ике елдан суда йөзү буенча ярышта катнашырга туры килде. Әйе, андый ярышлар да уздыралар иде бездә. Миннән дүрт яшькә олырак Нәгыйм абыем бу ярышта ел саен катнаша һәм гел беренче килә иде. Ә ул елны катнашмады, сәбәбе – урта мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алу, һәм шул шатлыктан бераз “кәеф”ләнеп куюы. Гаеп итеп булмый, унҗиде яшьлек егетләр бит алар! “Бүген ярышка син барасың. Кара аны, сынатма. Әгәр беренче килмәсәң – менә!” – дип, йодрыгын күрсәтте.

Миңа башка чара калмады, тәвәккәлләргә булдым. Унбишләп малай басмага тезелеп бастык. Җәппәр күперенә хәтле йөзәчәкбез. Аңа хәтле өч йөз метрлар булыр. Команда булуга, суга сикердек. Хәйран гына йөзәм икән: иптәшләремне берәм-берәм узып, алга чыктым. Инде беренче килүемә шикләнмим. Ләкин... Ләкин шул чакта Зыятдин исемле малай бакча башындагы куе куаклар арасыннан чыкты да, суга сикерде, шуннан, минем беләнә янәшә йөзеп китте. Аның бу хәрәмдәләшүен берәү дә сизми калды. Инде көчем бетеп баруы, ләкин йөрәктә ачу хисе тууы һәм дә үҗәтлек дигән нәрсә барлыкка килүе, миндә яңа сулыш ачты. Күпергә җитәрәк, барыбер алга чыктым. Судан гөрләтеп өскә калыктым да, беренче булып, күпер баганасына кулым белән чапылдатып суктым.

Нинди бүләк алганымны хәтерләмим. Әмма Нәгыйм абыйның чын күңелдән шатланганы исемдә.

Бүгенге көндә йөзү ярышында катнашкан малай – Зыятдин авылыбызның имамы, халыкка Хак Тәгалә вәгазьләре укый. Исенә төшерәдер теге вакытларны... төшерәдер...

– Бик тирәнгә керә башладыгыз бугай, егетләр? – дип, көрсенебрәк әйтеп куйды Флүрә ханым, ишеге ачык бүлмәнең тышкы ягында савыт-саба юган җиреннән.

– Бер дә юк нәрсә сөйләшмибез бит, хатын, – диде Хәлим абый, аңа җавап йөзеннән. – Нинди эш йөклисең миңа, әйдә, әйт! Чәй эчәргә генә килмәгәнбездер бит.

Без, урыныбыздан кузгалып, бакчага чыктык. Сүз һаман элеккеге темага эленеп калган бит.

– Хәлим Бәдриевич, сабан туе ул байтак нәрсәгә өйрәтә. Күбрәк – әдәпкә, – дип башладым мин һаман шул турыда. Менә көрәш бара. Инде батыр калу чоры. Әй, таптаналар, әй бөтереләләр, мин сиңа әйтим... Әле берсенең авызы икенчесенең колагында, әле икенчесенеке беренчесенекендә... Янәмәсе, “мин бүген батыр калам, бүләк машина миңа булыр, ә иртәгә, икенче мәйдандагысы – сиңа... Әйдә, интекмик, хәзер син җайлап кына егыласың... Һәм шулай итәләр дә. Нигә аяк-кул, бил-муен сындырып йөрергә – җүләрләр юк дөньяда!..  Халык җүләр түгел бит, күреп торалар хәрәмне. Ләкин берни эшли алмыйлар, батырны хөкемдар билгели.

– Ә, нишләргә соң? – дип сорап куйды, Флүрә ханым. Үзе дә сабан туендагы бу хәлләрне күзәтеп торган һәм хәйраннар калган чакларын искә төшереп, әлеге хәрәмләшүләргә.

– Элек, – дип башладым мин сүземне, аңарга тирәнрәк аңлату өчен, басым белән, – Менә мондый алым (правило) бар иде. Әгәр, бер көрәшче икенчесен ега икән, ул бил тастымалын ике кулы белән өскә күтәреп, халыктан: “Ризамы?!” – дип сорый иде. Һәм дә берничә кабат. Халык риза икән, гөрләп кул чаба һәм “Риза! Риза!” – диеп, тавыш сала. Менә син монда хәрәмдәләп кара инде – хур каласың килмәсә?!

– Мин көрәшче түгел, әмма кайда һәм кем тарафыннан булмасын, хәрәмчене җенем сөйми.

Җә, ярар, күп сөйләштек бугай, миңа нинди эш йөклисез? Миңа ни тоттырасыз. Көрәкме, тырмамы, матикмы? Әллә суган җыйдырасызмы?

– Юк, юк, без сине эшләтергә килмәдек. Йә, өйгә кереп, ял итеп ал, урын әзер – һавасы саф, тыныч. Йә, кирәк дип тапсаң, тирә-ягыбыз ямьле, табигатькә хозурланып кил! Шту син!.. Ояты ни тора, сине эшләтсәң...

–Бакчамны саткач, бераз тансыклаганмын, кул кычытып тора эшкә. Әнә суганыгызны җыясы бар, сабагы кибеп беткән.

– Каян күрдең әле аны үлән арасыннан?

– Күрдем инде, күрдем...

– Оят инде, чүп баскан бит...

– Җыеп алгач, табалсаң кәнишне, бәлки түтәлен казып та тырмалап та куярсың?..

– Юк, тырмаларга кирәкми, кәнтәр-кәнтәр калса җирдә, салкыннан, зыянлы бөҗәкләр үлеп бетә, кар катламы да калынрак ята.

– Белмәгән нәрсәсе юк икән бу Хәмзинның... – дип, Хәлим Бәдриевич кулыма көрәк китереп тоттырды. – Җире каты, суырып чыгара алмассың суганны.

Эшкә тотындык. Хәлим абый каралты-кура тирәләрен әйләнә. Хуҗа кеше бит. Бар нәрсәне барлый. Флүрә ханым – өй каршында, кура җиләкләре җыя ахрысы. Күренми, ерактарак. Шуннан файдаланыбрак, үзе булганда үзен мактау килешмәс дигән фикердә, хуҗа кешегә сүз кактым.

– Хәлим Бәдриевич, хатыныңнан уңгансың син! – дип куйдым, җиләкле якка ымлап. Хикәясен ерактан башлады:

– Кыяфәтем әллә ни мактанырлык булмаса да, байтак кызларның йөрәген яндырырга туры килде инде, яшерен-батырын түгел.

Үзең күреп торасың, чибәрлек мәсьәләсендә базар югары түгел минем. Шулай да төшеп калганнардан да түгел. Ләкин минем тирәдә йөргән кызлар бик матурлар иде. Әмма тормышымда хатыным Флүрәне очраттым.

Хәләл җефете турында сөйләренә өметем юк иде.

– Кайда?

– Театрда. Мине армиягә алганнар иде. Кытайга. Белмисездер, солдат булып та йөргән чаклар булды. Шуннан кайттым, театрда башкортлар спектакль куялар. Безнең директорыбыз булачак Шамил Закиров белән сөйләшеп торабыз. Яныбызга бер кыз килеп, берничә сүз какты да, китеп барды. Уйлап калдым: карале, бик чибәр кыз икән бу. Белештем: яңа гына университет бетергән. Әй язмыш, язмыш, диярсең. Кайтырга чыктым, нәкъ минем трамвай тукталышында тора бу. Очраштык бит. Шул күрешүдән соң, ул инде озакламый Кол Шәриф дигән авылга укытырга китте. Әмма икебез арасында хатлар йөреп торды. Бер елдан соң кайтты. Өйләнештек. Ике кыз бала үстердек. Хәзер дүрт оныгым бар – малайлар. Якын алар миңа, сөеп туя алмыйм. Балаңның баласы якынрак шул...

– Оныклар бакчага килгәлиләрме?

– Килгән чаклары да булгалады. Түтәл таптап уйныйлар иде. Менә хәзер үстеләр: берсе – университетны бетерде, төзелеш институтында эшли. Икенчесе – унынчы класста, бик акыллы, өченчесе – гел бишлегә генә укый торганы алтынчы класста – аның белән горурланам; төпчеге – әле укырга йөрми. Флүргә рәхмәт. Шулар белән мәш килә. Әнә, үзе дә бер чиләк җиләк тутырып, монда атлый түгелме?

– Нәрсә дисең, Хәлим?

– Сине мактап торам. Маладис, дим. Минем бәхеткә туган ул, дим.

– Ә нишләп соң Алмаз елый сыман? Күзендә яшь?

– Суган утый бит. Сабагы өзелә, кабыгы куба. Сизмисең мени бакчага киселгән суган исе таралды? Минем дә күздән әче яшь таммакчы була...

– Алай булгач, читкә китеберәк торыгыз. Сүрелсен суган исе. Менә өйалды тирәсенәрәк...Алмазны монда апкилеп, елатканчы эшләтәләр, димәсеннәр тагы.

– Үзе сайлап алган язмыш... – дип көлемсерәде Хәлим Бәдриевич.

Без суган түтәленнән кырыйгарак күчтек.

– Артист хатыны булу җиңел түгел, әлбәттә. Көнләштергәли идегезме? Синең театрда гөрләп эшләгән чагың, өйдә булырга да туры килми – гастрольләр...

– Булмый ни... Килеп тә әйткәләгәннәр. Ул: “Кайтыр әле!” – дип җавап бирә торган. Шулаймы, хатын?

– Әйе, алар сүзенә карап, елап ятыйммы?

– Бик вакланып, көнләшеп йөрмәде, аннан кемгә кияүгә чыкканын да белә ул. Нәрсә, мин 25–30 яшьлек чакта кеше белән сөйләшмәскә, аралашмаска тиешме?..

– Әйе, Хәлим абый, кызлар да кызыга бит инде артистларга!..

– Әйтәм ич, без төшеп калган кешеләр түгел. Ләкин өйдә тыл яхшы булганда, аның бернинди зыяны, гаебе юк. Моны мактанып әйтмим, мин хатын белән горурланам гына!

Аннары, алар әни белән бик тату яшәделәр. Әни, югыйсә, коры куллы, әмма Флүрә әнине соңгы сулышына хәтле әйбәт карады. Рәхмәт кенә аңа.

Хәзер менә олыгайгач, хатын, җәмәгать, дип әйтим инде, тагын да якыная, ул газизерәк, инде ул туган шикелле. Авырый гына күрмәсен, яраппи Ходаем!

– Бигрәк каты мактап ташладың мине, Хәлим! Алмаз әнә һаман күз яшен түгә.

– Монда хәтле үк килә шул суган әчесе. Җиле шул яктан. Әйдә, түтәлнең теге ягына чыгып, эскәмиягә утырып ял итик.

– Компот чыгарыйммы, Хәлим?

– Алмаз ни әйтә?

– Юк, кирәкми әле, сусамадым. Аннан соң, сусарлык эш тә эшләнмәде.

Утыргач, Хәлим Бәдриевич, яңа тема башлады. Белмәгәне юк шуның.

– Суган, дигәннән – бик файдалы яшелчә.

– Яшелчә микән соң ул? – дип сорап куйдым мин, яшьләремне сөртеп. Яшелчәләрнең берсенең дә елата торган сыйфаты юк бит.

– “Лук – от семи недуг”, – дип әйтелә урыс мәкалендә. – Суган турында лекция укый башлады Хәлим абый. – Бу туры мәгънәсендә – чын дөреслек. Элек-электән күп авыруларны суган белән дәвалап булганны кешеләр бик яхшы белгәннәр. Ул бик яхшы антибиотик, менә салкын тисә, суган ашарга кушалар. Ләкин чамасын белеп кулланырга кирәк – анысын да онытмаска...

Үзең беләсең, сугансыз аш – аш түгел. Һәм башка ризыклар да. Күп кенә мәгълүматларда суган яшелчә дип әйтелә. Аның хәтта кабыгы да ашлама буларак кулланыла икән. Күптән түгел бер гәҗиттән укыдым бу турыда. Нинди генә витаминнар юк аның составында!.. Кан тамырларын да чистарта икән. Эчтән шлакларны куа, ди. Ирләр өчен аеруча файдалы булуын әле кичә генә телевизордан тыңладым. Аның әчесе күздәге тозларны аккан яшь белән куганын сөйләделәр. Менә бүген нихәтле файдасын үзең дә тойдың бугай.

– Әй, Хәлим Бәдриевич, суганнан чыккан күз яше пүчтәк нәрсә, ә менә тормыш ачысыннан барлыкка килгән үксенүләр интектерә. Алар уйландыра, кабат-кабат хәтергә төшәләр дә җанны өшетеп алалар. Шулай түгел мени? Интегүләр... Менә беттем дигән чаклар... Бәхил булыгыз, инде бүтән күрешмәбез, дигән уфтанулар, хушлашулар... Кайчагында: “Аллага шөкер, исән бит әле!” – дип куйган чаклар була.

– Авылым Олы Солтан турында тыныч кына сөйли алмыйм, инде менә 80 гә якынлашып, исемә төшкәндә күңел тула, йомшара. Шулкадәр матур авыл – минем өчен ул Гавай утраулары белән бер. Андагы таулар, чишмәләр һәм, әлбәттә инде, урта мәктәбе! Гөрләп тора иде мәктәп, әле менә бала чагыма кайтасым килә. Авылда биш урам, биш бригада, һәр урам бала-чага белән тулган. Аларда бит уен гаме. Менә язмыш диген... Бөтенебезнең язмышы бертөрле.

– Бөтенесе – ач-ялангач... – дип әйтәсең киләдер инде.

– Әтиләр юк, ләкин мин ачка интегеп үлгән балаларны хәтерләмим.

– Әтиең сугыштан кайтмадымы?..

– Әти минем гаҗәеп җор күңелле кеше булган. Мин Тукай шигырьләрен ятлаганда, әни, мәрхүмә: “Синең әтиең боларны яттан сөйли”, – дия иде. Ул, югыйсә, гади колхозчы. Шулкадәр шигъри җанлы кеше булган. Сугыш башлангач, җәй көне алып китәләр һәм Суслангирга эләгә. Шундый җир ул – Суслангир – җәһәннәм... Әни шунда бара, 41 нче елның кышында. Күрше авылы хатыны белән. Килеп төшкәч, әти шаккатты, ди. Ачуланган. 40° салкын бит әле, 41 нче ел – шундый була. Өй тулы бала, ничек, ни йөрәгең белән чыгып киттең, ди. Мин моны әнинең каһарманлыгы дип атыйм.

– Мәхәббәттер ул?..

– Шулайдыр...

– Мәхәббәт булмаса, җиде бала тумас иде.

Менә шундый чаклар... Сугыш башланганда, иң олыбыз Мәхмүт абыйга унбиш яшь була. Сугыш аны да үзенә тарта. 1944 елда нибары 18 яшендә Польшада танк эчендә янып үлә ул. Мин аның сугышка чыгып киткәнен ачык хәтерлим. Миңа дүрт яшьләр тирәсе иде. Ә менә хәтергә уелып калган. Арбага төялгән яшьтәшләре безнең өй турысына килеп туктадылар. Мәхмүт абый арбага утырыр алдыннан кинәт борылды да, йөгереп килеп, капка баганасын кочаклап үксеп елый башлады. Менә шушы күренеш бүген дә күз алдымнан китми. Бу аның үлемгә чыгып китүе булган икән.

Калган абыйлар кайсы колхоз эшендә, кайсы ФЗОдә, кайсы армиядә, ә без, кечерәкләр, мәктәптә. Әнигә үзенә генә тормышны алып бару авыр булгандыр, әлбәттә. Ләкин бу авырлык ил белән килгән иде.

Кырык бишенче елдамы, әллә кырык алтыдамы, авылда урта мәктәп ачылды. Безгә якынырак Олы Әшнәк дигән авыл бар иде, башта урта мәктәп анда булган. Ул янган да, мәктәпне монда, җидееллыкка, өстәп салганнар. Мин укырга кергәндә инде урта мәктәп иде. Анда беренче барган көнне күргән хәлләрдән шаккаттым: гимнастерка, тельняшка кигән абыйлар укыйлар. Миңа әни яңа чалбар, күлмәк тектергән иде. Төшке ашка кайтканда бөтен җирем буялып, тигәнәк, сырганаклар белән сырылып беткән булган. Менә минем беренче мәртәбә мәктәпкә баруым шулай килеп чыкты. Ләкин мин мәктәпне чынлап яраттым.

Менә хәзер төрле фикерләр йөри. Колхоз турында да... һәм башкасына да яла ягалар... Колхоз безне ачка үләргә бирмәде. Әлбәттә, әгәр дә син урлыйсың икән, закон бик каты иде. Безнең авыл район үзәге бит инде... балаларны үзәккә чакырып, зур телем ипигә бал ягып сыйлыйлар иде. Октябрь, Май бәйрәмнәрендә өстәмә ашату кертелгәне дә хәтердә. Әгәр колхоз булмаса ничек яшәр идек?

(Дәвамы бар)

Реклама