Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы (6))

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

7

Ирекле икәнеңне белү, аның бөтен ләззәтләрен үзеңнең бөтен
күзәнәкләреңдә тою өчен күзләреңне йомарга кирәк. Ул да күзләрен йомды. Күк йөзендә җемелдәшкән йолдызларны тойды. Әнә тегендә җидегән йолдыз балкый. Чүмечкә охшаган җиде нокта. Ә мондарак Зөһрә йолдыз. Монысы таң атканда да сүнми, сүрелми калачак. Әнисе сөйләгән әкиятләр аша җанына сеңеп калган йолдызлар. Шушы йолдызларны күрү өчен дә ирекле булу кирәк. Алар бары тик менә монда, авыл читендәге юл чатында
гына күренәләр. «Детприёмник» дип аталган төрмәдә аларны күреп булмый.
Тәнзилә күзләрен ачты. Күк йөзе ул күз алдына китергәнчә түгел иде. Бөтен дөньяны томан каплап алган. Һавада бер йолдыз эзе дә юк. Җидегән дә... Зөһрә дә... Аларның барысы да куе томан артында, болытлар артында.
Һаваны бикләп куйганнар, дип уйлады кыз. Күкләрнең шулай биктә
булуы табигый кебек тоелды. Аны да бикләргә тырышканнар иде. Ул качты. Ачык һавага чыкты. Ләкин һава да ул теләгәнчә түгел иде. Һава бикле иде. Шушы бикле дөнья аның әтисен алып китте. Әнисен. Үзен... Ул качты. Тик бу дөньядан беркая да качып котылу мөмкин түгел икән. Хәтта иреккә чыктым дип, колачларыңны җәеп ятсаң да, йолдызларны күрә алмыйсың. Йолдызсызлыктан арыган үләннәрнең сизелер-сизелмәс кенә итеп, җилгә зарлануын гына ишетәсең.
Үләннәр зарын озак тыңларга туры килмәде. Юл буйлап якынлашкан машинаның яктылыгы күзләрен чагылдырып үтте. Тәнзилә үзе дә сизмәстән, юл читенә тәгәрәде. Шундагы әрекмән ышыгына яшеренеп тынып калды. Машина аның дөньяда барлыгын белмичә узып китте. Бу «Эмка» иде. Кинәт Тәнзиләнең арка үзәгенә салкын йөгерде. Бәлки, мине эзләп чыкканнардыр, дип уйлады ул.
Нәни генә Тәнзилә өчен шундый затлы машина куулары сәер иде. Юктыр инде, аны эзләп түгелдер. Кемгә кирәк инде ул? Бер карасаң, шулай... Ә икенче карасаң... Үзенә кирәкле кешеләрнең кадерен белмәгән җәмгыять үзенә кирәксезләрне эзәрлекләп, гомерен үткәрә. Тәнзилә дә әтисе һәм әнисе шикелле бу дөньяга кирәксез кеше иде. Фуражкалы, күн курткалы адәмнәр дөньясында аңа урын юк. Алар хәтта күкне дә бикләп куйганнар...
Ләкин күк һәрвакыт болай бикле тормаячак, иртәгә ул ачылачак һәм йолдызлар пәйда булачак. Иртәгә түгел икән, аннан соң. Йолдызлар балкыр өчен туган бит инде. Ә балкыр өчен туучылар гомер буе биктә яши алмый. Бер булмаса, бер калкып чыгалар да дөньяны нурга күмәләр. Тәнзилә кебекләрнең күзләрен шатланырга мәҗбүр итәләр. Озын төннәрдән соң кояш чыга. Кояштан соңгы төн башка төрле. Барысы да үзгәрештә.
Бу уйларының беркадәр уйдырма икәнен сизенсә дә, Тәнзилә үзе өчен җирнең бикле икәнен төшенә иде. Аларның авылына өч төрле ысул белән кайтырга мөмкин. Елга аша. Анда пароходлар да, теплоходлар да йөри. Әтисе аны еш ияртә иде. Көймә белән дә, салда агып та кайтканнары бар. Тик бу юлы алай итү мөмкин түгел, янында әтисе юк. Яр буенда аның өчен көймә дә әзерләп куймаганнардыр. Ә Тәнзилә сал ясый белми иде. Аларның авылы яныннан поездлар да уза. Читтәрәк инде бераз, күрше авылга якынрак ул хәтта. Шулай да җәяүләп кайту әлләни кыен түгел иде.
Әмма Тәнзилә поездлар тирәсендә сирәк була иде. Кайсы кая киткәнен дә чамалап бетерми. Аннан соң поезд станциясенә барсаң, эзәрлекләүчеләр дә табылырга мөмкин. Детприёмниктан качучыларны эзләгәннәрен ул белә, бер малайны хәтта авылга кайтып җиткәч, капка төбеннән үк эләктереп алып киткәннәр иде.
Олы юл бар. Җәяүләп йә ат белән йөри торган. Сирәк-саяк аннан полуторкалар да уза. Әнә бит, «эмка» дигәне дә шул юл буйлап килгән. Тик хәзер Тәнзилә үз авылына олы юл буйлап кайта алмый. Ышыкланырга, яшеренергә, узгынчыларны үткәреп җибәрергә туры киләчәк. Элегрәк әтисе белән район үзәгенә барганнары бар иде. Өч авыл аша узарга кирәген белә. Хәзер шул өч авылны урап узарга туры киләчәк иде. Аны беркем дә
күрергә тиеш түгел. Күрсәләр, әләкләүче табылачак.
Бәхеткә каршы, ике авылны ул төнлә узды. Юл буйлап килгән берничә атны яшеренеп үткәреп җибәрде. Боларның берсе дә аны эзләп килүчеләр түгел иде. Эзләмиләрдер инде. Бәлки, аның дөньяда барлыгын да онытканнардыр. Әмма кеше күзенә күренмәскә кирәк иде. Бу куркыныч. Ни өчен икәнен аңламаса да, Тәнзилә кешегә күренүнең куркыныч икәнен чамалый.
Өченче авыл аша узганда, таң беленеп килә иде инде. Йортларның тәрәзәсендә ут юк. Башта урап узарга дип уйласа да, авыл аша үтәргә булды. Урасаң, озакка китәчәк. Бу авылны урап та узарга булгандыр инде, тик анда ниндидер тәмле ис чыккан иде. Кемдер ипи салганмы, ниндидер тәмле әйбер пешергәнме, әллә Тәнзиләнең генә тамагы ачканмы?.. Бөтен әйбер аңа ризык булып, тәмле әйбер булып күренәме?..
Тәнзилә тирә-ягына карана-карана атлады, тәмле ис чыганагын эзләде. Бер морҗадан төтен чыга иде. Ис тә шул тирәдә көчлерәк, эчеңә үк үтеп керә, бөтен күзәнәкләреңне ләззәтле тибрәнергә мәҗбүр итә, буыннарыңны йомшарта. Кыз шул кечкенә йортка карый-карый көч-хәл белән узып китте. Кереп, берәр чеметем генә сорыйсы килде. Бирерләр, бирми калмаслар иде әле. Әмма такыр башлы кызны күреп, тиешле җиргә хәбәр итүләре дә бар
иде. Узып киткәч тә, артына кабат-кабат борылып карады. Ә соңыннан башында бер уй гына бөтерелде: «Кайдан табарга? Кайдан ризык табарга?» Нәрсә булса да ярый иде. Бер сынык икмәк, ярты чынаяк катык яки аз гына эремчек, бер ярка бәрәңге... Хәтта чи бәрәңге булса да. Ашказаны тәкатьсез булып, нидер таләп итте, күзләре туктаусыз эзләнде. Бакчаларны, өйләрне,
өй артларын күзәтеп барды. Ниһаять, күреп алды.
Таңның кызгылт нурларында кызыл балчык тагы да кызылрак булып торган сыман иде. Бу кар базын яңарак кына казыганнар инде. Хуҗалары татлы төш күреп йоклыйдыр әле. Йоклауларына бераз шиге булса да, хыялын чынбарлык итәргә теләп, кыз ул шикне шундук куып җибәрде. Яңа кар базында ашарлык ризык та бардыр. Югыйсә аны казып та азапланмаслар иде.
Тәнзилә ач иде. Ул койма буйлап кына килде дә кар базы авызына
капланган сырманы алып ташлады. Нәзек имәннәрне тезеп эшләнгән капкачның тоткасына үрелде. Баз бикле түгел иде. Капкачны алып, читкә куйды да баз эченә сикерде. Аста ни көтүе дә, ничек менәчәге дә мөһим түгел иде. Кар базы, гадәттә, өлкәннәрнең ике-өч колачыннан да тирәнрәк булмый. Ә Тәнзиләнең биек-биек агач башыннан да сикергәне бар. Кулын ычкындыргач кына: «Аста кадаклы такта юкмы икән?» – дигән уй ялтлап
узды. Бәхеткә, бернинди капкын да юк иде. Төшү белән сәрмәнергә кереште. Катык! Кечкенә балчык чүлмәкне күтәреп эчкәч, хәл кереп киткәндәй булды. Җитте, үзләренә дә калсын, дип уйлады кыз, чүлмәкне урынына куеп. Тик шунда кар базына нәрсәдер төште дә Тәнзиләне күтәреп, күккә чөйде. Кыз бөтерелеп чыкса да, аягында басып калды. Аның шулай аякта калуы иргә дә кызык иде бугай, ул сүгенеп алды да елмаеп җибәрде:
– Ах шайтан кыз... Мин сине кеше дип торам...
Көчле кул тагын Тәнзиләнең җилкәсеннән эләктерде. Күтәрде. Кул
көчле, Тәнзилә кечкенә иде. Ул үзенең шулкадәр кечкенә, яклаучысыз һәм көчсез булуына гарьләнде. Ә кул көчле, ул өйгә кадәр күтәреп алып керде дә Тәнзиләне идән уртасына ыргытты.
– Менә кем ашый безне...
Тәнзилә как идәнгә барып төште дә авыртуга да игътибар бирмичә
аягына басты. Аягына баскан хәлдә дә ул кечкенә буйлы һәм бик ябык иде. Шуны күреп, картның хатыны кеткелдәп җибәрде:
– Күп ашамаган бу, хе-хе-хе...
Карт Тәнзиләне җилкәсеннән элеп, югары күтәрде:
– Арт сөягенә утыртам.
Хатыны кызны кочаклап алды:
– Карт, дим... Сиңа әйтәм... Бала гына бит...
– Бур! Карак! Берәрсе кушып төшергәндер. Утыртам!
Тәнзилә үзен нәрсә көткәнен белә иде. Бурлыкта тотылган кешеләрне электән үк арт сөякләренә утыртканнар. Алар гарипләнеп калган. Бөтен гарипләр дә – бурлар. Бөтен бурлар да – гарипләр. Тотылганнары. Ул да тотылган бур һәм гарип булып калырга тиешле кеше иде.
– Карт, тимә! – дип килеп кочаклады апа кеше. – Сабый гына бит...
Һәм картының җавабын да көтмичә, кызны күтәреп алып китте. Ирнең үртәлеп эндәшкәне ишетелде:
– Карчык, дим... Карак кыз бу... Әнә бит, башын да такырга кырганнар...
Карчык Тәнзиләнең такыр башын сыйпады:
– Каракмы син, сабыем?
– Юк, – диде Тәнзилә. – Минем ашыйсым килде...
– Ә чәчеңне...
– Детприёмниктан качтым...
– И бала, бала...
Бу сүзләрен ул үзәк өзгеч наз белән әйтте. Тәнзиләнең тамагына төер утырды. Күзләренә яшь килде. Карчыкның кулы да назлы, ягымлы, җылы иде. Ул арада карт та тынычланган кебек булды:
– Ярый, карчык... Үзең кара... Ул-бу була калса, мин әйтмәде, димә...
Ул тәмәке янчыгын уалап, тышка юнәлде.

(Дәвамы бар)