Кайту (дәвамы (16))
* * *
Авырту әле бер җирне камчылап алды, әле икенчесен... Күзләрдән утлар күренде... Утлар төрле төсләргә кереп биеште дә юкка чыкты... Һәм кайдандыр атылып кергән көч тагын һөҗүмгә этәрде... Алар сугыштылар... Күзләренә ак-кара күренмичә, бер-берсен бәргәләделәр...
Тәнзилә кечкенә гәүдәле булса да ут кебек иде, бер арада кызның аякларына типкәләде дә изүеннән алып Наташаны җиргә сузып салды һәм өстенә менеп утырып буарга тотынды:
– Анда минем әти бар иде! – дип ыңгырашты үзе. – Әти, аңлыйсыңмы? Кешеләр бар иде анда...
Тик Наташа бирешергә җыенмый иде, ул дошманының бармакларын каерып муенныннан аерды һәм мәтәлчек атып алды да Тәнзиләне аста калдырды. Сугарга да, буарга да уйламады. Бары бөтен авырлыгын салып кызның кулларын җиргә беркетеп куйды һәм:
- Тәнзилә! – дип ялварды. – Син мине ишетәсеңме? Син бит мине ишетмисең... Тыңла әле... Әтиең юк иде анда, аларны башка поездга күчерделәр. Мин күрдем аны, аз гына сөйләшеп тордык, аннан соң конвой алып китте. Штрафбатта ул.
Штрафбат сүзен ишеткәч, Тәнзилә һаман да карышып, тыпырчынып маташкан кулларын йомшартты. Машинистларның: "Штрафникларны китерәләр" – дигәне исенә төште. Димәк, күргән... Димәк, алдамый...
– Мин өч вагонны да карап чыктым, беркем дә юк иде... – Наташа Тәнзиләне ычкындырып торып басты. – Әйтеп торам бит, кеше юк иде ул поезда.
Тәнзилә дә сикереп торды. Һәм тагын ахирәтенең якасына үрелде:
- Кеше юк иде? Ә "теплушкалар"?
Наташа аңа текәлде:
– Ә анда НКВД офицерлары иде, – дип ысылдады ул нәфрәтенә тончыгып, – Аларга минем үз исәбем. Алар әтине үтерде.
– Ә машинистлар? – дип җикерде Тәнзилә, – Аларның ни гаебе бар?
Наташа тыны чыккан туп кебек җебеп төште.
- Гаепле мин, беләм... – диде ул әрнү катыш ярсу белән. – Ялгыштым. Бөтенләй тиясе юк иде. Тик нишлим соң хәзер?
Тәнзилә аңа карап үзе дә җебеп китте. Буыннары тотар-тотмаска әйләнде. Кызганыч иде Наташа. Ә гаепләргә хакы бармы Тәнзиләнең? Үзе дә бит аның хәлендә, хәтта аннан күпкә авыррак хәлдә калырга мөмкин иде. Ышандылар алар, алдандылар. Әгәр тыныч, матур, җитеш тормышта яшәсә... Хәтта авыр, ямьсез, ярлы тормышта яшәсә дә... әгәр бер гаепсез әтисен алып китеп атып үтермәсәләр, Наташа мондый адымга барыр идеме соң? Уйлар идеме ул үч алу турында? Гаеплеләрне эзли башласаң, тормышның әллә нинди катламнарын актарырга туры киләчәк әле, шунсыз гадел хөкем чыгару мөмкин түгел. Ә кирәкме соң ул хөкем?
Кем белсен. Тик Наташа кызганыч иде. Тәнзилә аны кочаклап алды да аркасыннан сөеп юатырга кереште. Күзләренә яшь өркелде. Наташа да сулкылдый иде.
Бераздан алар тынычландылар һәм Наташа кинәт дертләп китте:
– Аһ, Тәнзилә... – диде ул нәрсәнедер исенә төшергәндәй, – Безгә ашыгырга кирәк.
– Кайда?
– Әйдә, йөгердек... Юлда сөйләрмен...
Кызлар йөгерә-атлый кәнсәләр ягына юнәлде. Наташа анда барып җиткәнче барсын да сөйләргә ашыга иде. Юлда полицайлар очраганда ярымпышылдауга күчә, аннан тагын кычкырып сөйли башлый, кайчагында тавышы калтыранып куя да күзләрен сөртеп ала...
Алар укырга киткәч авылда ярыйсы гына үзгәрешләр булган. Немецлардан качып баручы кызылармиячеләр, коммунистлар, каза күргән авыл ирләре урманда берләшеп, партизаннар отряды оештыра. Аларның әле совет гаскәрләре белән бәйләнеше юк, башка төркемнәр белән дә үзара килешеп эшләмиләр. Бөтен максатлары – илбасарларга күбрәк зыян салу, аларның көчен киметү...
Әле күптән түгел генә алар урман кисүче немецларга һөҗүм иттеләр. Барысын да үтереп бетергәч, агач төялгән вагоннарны шартлаттылар. Качкыда немецларның солдатлары егермеләп кенә, алар авыл халкы белән әйбәт мөнәсәбәт көйләп җибәргәч, хәтта автоматларын да үзе белән йөртми. Партизаннар, авылга һөҗүм итеп, немецларның барсын да үтереп бетерә.
Хәтта староста белән бригадир Барбосны асар өчен дар агачы да әзерләп куялар.
– Фашистлар табанын ялаучыларга үлем! – дип кәнсәләр янына җыелган халык алдына чыгаргач, авылныкылар каршы төшә.
– Алар безгә начарлык кылмады, киресенчә, бәла-казадан аралап килде, – дип яклап алып калалар.
Партизаннар кабат урманга китә, ә авылга ССның полиция батальоны килеп тула. Болар инде элеккеге немецлар түгел. Боларны хәтта Вермахт солдатлары да күралмый, "палачлар" дип атый икән. Алар хәтта чын немецлар да түгел, ә төрле илләрнең җинаятьчеләреннән җыелган башкисәрләр төркеме ди. Шулар килгәч, авылда мәхшәр башлана. Кешеләрнең мал-туарын, каз-үрдәген талап алалар, хәтта сандыкларына кадәр актарып, йөзек-беләзекләренә кадәр алып чыгып китәләр.
Әмма боларның килү максаты кешеләрне талау гына түгел. Алар партизаннар белән бәйләнгән кешеләрне эзли, шиклеләрне алып китеп җәзалыйлар, атып үтерәләр. Менә бүген дә урман кисүчеләрне партизаннар белән элемтәдә гаепләп, сорау алалар икән. Гаеплеләрне кәнсәләр алдындагы мәйданда җәзаларга җыеналар, шуны күрсен өчен бөтен авыл халкына килергә кушканнар. Килми калучыларны өй буенча йөреп атып чыгачаклар икән.
Наташаның дулкынлана-дулкынлана сөйләвеннән Тәнзилә шуларны аңлады һәм йөрәге жу итеп куйды. Әнисе дә урман кисүдә иде бит, аннан да сорау алалар микәнни? Шулай булып чыга инде. Нишләргә соң хәзер? Пётр Иванович та юк ичмасам. Ә бәлки, әнисен бүтән эшкә күчергәннәрдер? Озак кына вакыт узды ич, әнә бит нинди үзгәрешләр булып өлгергән. Бәлки әнисе дә... Болай уйлау рәхәт кебек тоелса да шикләрне тарата алмады. Тыныч булырга, салкын канлы булырга кирәк. Берәр җае чыкмый калмас әле.
Ләкин бернинди дә җай чыкмады.
Кәнсәләр янында халык җыелган иде инде. Полицайларның бер төркеме тыгыз түгәрәк ясап аларны уратып алган, калганнары төркем-төркем булып өйдән-өйгә йөри. Ишегалларында ара-тирә ату тавышлары ишетелеп куя. Кәнсәләр алдындагы мәйданда да тыныч түгел, җиде-сигез полицай этләр тотып чыккан. Аларны халыкка һөсләтәләр, этләр өрә-өрә ыргыла, хуҗалары көч белән генә тотып тора. Этләр өргәнгә балалар елый, хатын-кызлар да куркуларыннан кычкырып җибәрәләр. Шул рәвешле шау-шу барлыкка килә.
Халыкны әйләндереп алган полицайлар чылбырын үткәндә үк кызларны төркем эченә төрткәләделәр:
– Тиз булыгыз! Нәрсә йоклап торасыз...
Тәнзилә әнисен эзләде. Полицайлар халыкны тыгыз итеп кысып бетергән, хәрәкәт итү мөмкинлеге юк иде. Тәнзиләнең кемне табарга тырышуын сизеп Наташа:
– Безнең әниләр монда түгел, – дип пышылдады. – Аларны иртән үк җыйдылар. Сорау алалар.
Бераздан кәнсәләр ишеге ачылып китте һәм партизаннар белән бәйләнештә гаепләнгән кешеләрне чыгардылар. Болар нигездә урманда эшләүчеләр иде. Барсының да йөзләрендә күгәргән урыннар, кан эзләре, кайберләре аягында чак басып тора. Тәнзилә әнисен күреп калды да мәйдан уртасына ташланды:
– Әни!
Ләкин шундук аяк астында пулялар биешергә тотынды. Берсе дә тимәде, әмма кызны тукталырга мәҗбүр итте. Шундук полицай тавышы ишетелде:
– Тукта! Урыныңа бас...
Тәнзилә тагын алга омтылды. Бу юлы атмадылар. Полицайның көчле кулы кызны җилкәсеннән эләктереп, җыелган халык өстенә ыргытты. Тәнзиләне кемнәрдер тотып калды да ипләп кенә җиргә төшерде. Башкалар мәйдан уртасына омтылмасын диптер инде, этләр тоткан команда халыкның каршысына ук килеп басты. Шау-шу тагын көчәйде. Ул бераз дәвам итте дә кинәт тынды.
Кәнсәләр күтәрмәсендә гауптштурмфюрер күренде. Халык тын да алмыйча аның сүзен көтте. Бары тик этләр генә һаман өрә иде. Полиция начальнигы ым какты һәм эт сөйрәгән полицайлар элекке урыннарына барып басты.
Тәнзиләне кемнәрдер тотып тора иде. Мәйдан уртасына укталып-укталып куйса да җибәрмиләр. Аның бәлагә таруыннанмы, полицайларны нәфрәтләндерүдәнме куркалар. Кыз беркая да китә алмады, тыпырчынды-тыпырчынды да тынычланды. Тик күзләрен әнисеннән алалмады.
Әнисенең кыяфәте коточкыч иде. Чәчләре тузган, сул як күз төбе нык шешеп күзен каплаган, өске ирене күбеп ярылган, борыныннан да, авыз читеннән дә куе кан агып төшкән. Ул көч-хәл белән аякларын шуыштырып килде, хәзер менә егылам дигәндәй чайкалып басып тора. Боз кебек туңып калган сыңар күзен Тәнзилә ягына төбәгән, тик берни дә күрмидер, берни дә сизмидер кебек тоела. Юк... Сизә икән... Әнә сизелер-сизелмәс кенә итеп башын кагып куйды. Күз читләрендә ике тамчы пәйда булды. Ул тамчылар керфек очларына шуышып бераз дерелдәп тордылар да яңаклары буйлап агып киттеләр.
– Без сезгә азатлык алып килдек, – дип сүз башлады гауптштурмфюрер, – Үзегез теләгәнчә яшәргә мөмкинлек бирдек. Ләкин алар...
Гауптштурмфюрер сорау алудан чыккан төркемгә төртеп күрсәтте. Һәм чиксез җирәнү белән чыраен сытты. Аңа ияреп тәрҗемәче дә чыраен сытты һәм дәвам итте:
- Алар килешүне бозып, авылга партизаннар алып килде. Партизаннар, коммунистлар һәм башка дошманнар белән бәйләнешкә керүчеләрнең барысын да шушы язмыш көтә.
Гауптштурмфюрер янындагы офицерга ым какты. Тегесе сорау алудан чыккан төркем янына барып саф русча команда бирде:
- Бегом марш!
Сорау алудан чыгучыларны полицайлар төрткәли башлады:
- Бегом! Бегом!
- Шнель!
Полицайлар басымы астында тоткыннар авыл ягына карап йөгерергә тотынды.
- Шнель! – дип кемдер аяк астына автоматтан сиптерде. Тоткыннар тизрәк йөгерә башлады. Ярсып өргән этләр тоткан команда алар артыннан төште. Йөз илле метр чамасы баргач, тоткыннарны кире борып, кәнсәләр ягына куалый башладылар, этләр белән өркетеп, автоматлардан сиптереп ашыктырдылар. Хәлләре болай да беткән кешеләр, бөтен көчләрен туплап, йөгерә-йөгерә кәнсәләр алдындагы мәйданга килеп керде. Аларның бөтен күзәнәген курку ялмап алган, үзләрен-үзләре белештерерлек хәлдә түгелләр иде. Шуңа авыртуны да, хәлсезлекне дә тоймыйлар, бары тик гомерләрен саклап калу өчен җән-фәрманга чаптылар.
Калганы мизгел эчендә булды. Авыл ягыннан ярсып өрә-өрә этләр килеп чыкты да тоткыннар төркеме өстенә ташланып, сорау алудан чыккан кешеләрне җирдә ауната-ауната таларга тотынды. Аларның барысы да хатын-кызлар иде. Чырылдашкан, авыртудан әрнеп кычкырган, ыңгырашкан тавышлары һаваны ярды. Киемнәре канга батып, кып-кызыл төскә керде, кемнәрнеңдер эт умырудан асылынып төшкән балтыр итләре, беләкләре ялтлап калды. Ә этләр, ырлый-ырлый талавын белде, инде кычкырырлык кына түгел, ыңгырашырлык та хәлләре калмаган ярымүлек хәлдәге хатыннарны җирдә тәгәрәттеләр.
Тәнзилә үзәк өзгеч кычкыру ишетеп тынып калды.
– Әни! Ән-ни-ем!..
Һәм моның үз тавышы икәнен аңлагач, аяклары белән җиргә бәрә-бәрә чәбәләнергә кереште. Үзен тотып торган куллардан арынырга тырышты, тик алар көчле иде, җибәрмәделәр.
– Күзеңне йом! – дип пышылдады кемдер, – Тынычланырга тырыш.
– Син берни дә кыла алмыйсың, үзеңне генә...
– И, бала... – дип куйды кайсыдыр.
Полицайлар җыеп алып киттеме, кай арададыр этләр юкка чыкты. Бары тик мәйдан уртасында ыңгыраша-ыңгыраша чәбәләнүче ярымүле кешеләр, җан бирәлмичә тартышып ятучы гәүдәләр һәм шушы тәмугтан котылган мәетләр генә торып калды. Бу күренеш озак дәвам итте. Бәлки, коточкыч булганга гына озак кебек тоелгандыр. Әмма авыл халкы тын да алмыйча күзәтте. Аларның башларын читкә алырлык, йә күзләрен йомарлык та чарасы юк, әлеге коточкыч күренеш барсының да аңын томалаган иде.
Бераздан мәйданда тартышып яткан кешеләр янына бер төркем полицайлар килеп автоматтан сиптерде. Корычтай тынлык урнашты. Кешеләр каккан казык кебек селкенергә, сулыш алырга да куркып басып тора иде.
Гауптштурмфюрер тавышы тынлыкны бозды:
– Безгә каршылык күрсәткән һәр кешене шундый һәм моннан да хәтәррәк язмыш көтә, – диде ул.
Аның тавышы шушындый коточкыч хәлдә дә тыныч һәм битараф кала алуы белән куркыныч иде.
Көтмәгәндә мәетләр өемендә кемдер селкенеп куйды. Һәм бер хатын тырмаша-тырмаша дүрт аяклап басты да күтәрелергә тырыша башлады. Күзләр аның ягына төбәлде. Бер мизгелгә хәтта немецлар белән полицайлар да катып калды. Ә хатын чайкала-чайкала полицайларга таба килә башлады. Аның кыяфәте кот алынырлык иде. Күлмәкләре ертылып челтәргә әйләнгән, битенең бер ягын этләр умырып алган, ботларыннан, балтырларыннан кубарылган ит кисәкләре асылынып тора, ялангач күкрәкләре ит һәм кан боткасына әверелгән. Ул полицайлар алдына килеп басты да:
– Атыгыз мине, – дип ыңгырашты һәм тегеләрнең өнсез торуын күреп, җан әрнүе белән ярып салды, – Атыгыз... Зинаһар, үтерегез... Җәзаламагыз...
Бер мизгелгә дөнья тынып калды. Бераздан җыелган халык арасыннан шундый ук җан өзгеч аваз ишетелде:
– Әнием! Әни...
Тавыш дәвам итте, хәзер инде сүзләре аңлашылмый, бары тик ярсып ыңгырашу, күз яшьләре аша ыңгырашу гына һаваны телә иде... Бу Тәнзилә иде. Бераздан ул хәлсезләнеп калды һәм сулкылдарга кереште.
– Атмаска! – дигән тавышы ишетелде гауптштурмфюрерның, – Бандитлар белән бәйләнгән авыл кешеләре үзләрен ни көткәнне күрергә тиеш. Якынрак китерегез.
Ике полицай хатынны ике ягыннан алып авыл халкы янына ук алып килде. Ул чайкалып куйды, әмма егылмады. Хәлсез һәм чалыш адымнар белән Тәнзиләгә таба килә башлады. Тәнзилә тыпырчынды. Үзен тотып торган куллар бушап калды. Һәм кыз төркемнән чыгып әнисен кочаклап алды.
– Ән-ни-ем!..
– Кыз-зы-ым... – диде әнисе иреннәрен көч хәл белән тибрәтеп, – Кайт-тың-мы?..
Ул кызының чәчләреннән сыйпарга теләп калтыранган хәлсез кулларын өскә күтәрә башлады. Нәкъ менә элекке чаклардагы шикелле итеп, әниләрдә генә булган ярату белән тагын бер тапкыр шушы баланың чәчләреннән сыйпарга, ана назын тапшырып калдырырга теләде. Иркәлисе иде. Бу назлары, бәлки, соңгысыдыр... Ул иреннәрен кысып, бөтен тәнен көчәндереп кулларын күтәрде. Кызының чәчләренә кагылды. Һәм кинәт нәрсәдер өзелде. Буыннары йомшарды, сулышы кысылды, күкрәгендә нидер шартлаган кебек булды. Һәм ул акырын гына сыгылып төште дә җиргә ятып тынып калды. Тәнзилә дә аның белән бергә егылды һәм әнисен кочаклап, үбә-үбә үксергә кереште.
- Әни!.. Ән-ни... Әйе, мин кайттым, әни... Ташлап китмә, әни...
Кайгы-газапның чиге-чамасы юк иде. Газизләрдән газиз әниеңне этләрдән талатып, вәхшиләрчә җәзалап үтергәнне үз күзләрең белән күреп тор да... Ичмасам, атып кына үтерсәләр дә бер хәл әле... Ә монда... Әнисенең әрнү-сызланулары үз җанына күчеп, бөтен булмышын көйдергәндәй итте...
Мәйдандагы корбаннарны полицайлар йөк машинасына ыргыта башлаган иде, Барбос полиция начальнигы янына килеп, аларны җирләүне авыл халкына калдыруны үтенде. Озак кына ялынганнан соң, гауптштурмфюрер кул селтәде: "Теләсәгез нишләгез." Бөтен авыл халкы зиратка китте. Һәркайсына аерым кабер казып, шунда җирләделәр. Тәнзилә боларны төш кебек кенә хәтерләде. Өстенә ишелеп төшкән кара кайгыдан хәлсезләнеп кенә түгел, аңгыраеп та калган иде ул.
Кыз берни эшли, берни уйлый алмыйча кояш баеганга кадәр әнисенең кабере янында утырды. Хәрәкәтләнерлек хәле, уйларлык уе юк иде. Хәтта әрнү-сызланулары, җан газаплары да юкка чыккан сыман булды. Ул тормыш читенә ташлап калдырылган буш савыт шикелле иде. Беркемгә дә кирәкми һәм үзенә дә берни кирәк түгел.
Кинәт кемнеңдер кулы иңенә кагылуга дертләп китте. Бу Наташа иде. Ул да кайгыдан кара көйгән, елый-елый күз төпләре шешенеп беткән. Шулай да Наташа бераз тынычланып өлгергән иде:
– Әйдә, кайтабыз. – диде ул Тәнзиләнең кулыннан алып. – Әйдә...
Тәнзилә дәшмәде. Шулай да Наташага иярде. Бу дөньяда ахирәтенең дә булуы, аның янына килеп хәл белешүе, кул сузуы бөтен дөньяны каплап алган өметсезлек пәрдәсен шудырып төшергәндәй итте. Ул әле япа-ялгыз түгел, тормыш белән бәйләп тотучы җепләрнең барысы да өзелеп бетмәгән. Менә бит, Наташа бар... башка ахирәтләре... Әтисе фронтта... Сугышып йөри... Ә әнисе юк...
Ләкин ничек кенә авыр булмасын, моңа күнегергә кирәк иде. Әнисен җәзалап үтергән кешеләрдән үч алырга, үзләрен дә иң ачы газапка дучар итәргә кирәк. Әнә бит, Наташа ничек нык тора. Әтисен "тегендә" алып китеп атып үтергәннәр, әнисен этләрдән талатып... Ә ул Тәнзилә кебек җебеп төшми. Нык булырга кирәк.
– Безнең кораллар бар иде, – диде Наташа аның уйлар агымын сизенгәндәй. – Аларны кулланырга вакыт җитә бугай.
Тәнзилә дә нык булырга тырышты, әмма тавышы мескен чыкты:
– Бар алар.
Наташа кире каккысыз бер катгыйлык белән әйтеп куйды:
– Үч алырга кирәк!
Наташаның бу сүзләре иң зур юаныч шикелле яңгырады, хәтта күңелдәге газапларны да арткарак күчереп куйгандай тоелды. Үч алырга кирәк! Бу инде бушлык эчендә яшәү түгел. Бу – максат. Әгәр кешенең максаты бар икән, ул хәрәкәт итәргә тиеш.
– Алырбыз, – Тәнзиләнең дә тавышы ышанычлы иде.
– Бүген үк! – дип кистерде Наташа. Аның йөзендә тәвәккәллек, күзләрендә ярсу очкыннар пәйда булды. – Мин бүген үк гауптштурмфюрерны үтерәм. Полицайлар отряды авыл клубын казарма кебек итеп ясаган, аларны да шартлатырга була.
– Ашыкма, – диде Тәнзилә, – Монда барсын да уйлап эшләргә кирәк.
Наташа аңа текәлде:
– Нәрсәсен уйлап торасың?!. Бардың, аттың, шартлаттың...
– Юк... Ашыгырга ярамый, – Тәнзилә кабат үз хәленә кайта баруын тойды. Менә бит ничек, әгәр максатың бар икән, ул иң коточкыч кайгылардан да сөйрәп чыгара, җаныңдагы бушлыкны яшәү мәгънәсе белән тутыра һәм уйларга, хәрәкәт итәргә этәрә. Тәнзиләнең дә бөтен уйлары үч алу максатын гамәлгә ашыру өчен эшли башлады.
– Ашыгырга кирәк, – дип карышты Наташа. – Бүгенге вәхшилекләре җавапсыз калды дип шатланмасыннар.
Наташа да хаклыдыр инде. Тик алар авылда хәлләрнең ничек торуын төгәл белмиләр, хәрәкәт итү планы да, алда торган эшкә ярашлы кораллары да юк. Ә автомат белән гранаталар гына әлләни файда китермәскә мөмкин. Китергән хәлдә дә аларны “Тылсымлы йорт”тан барып алырга кирәк әле. Шуңа күрә артык ашыгу куркыныч иде. Ләкин Тәнзилә бу хакта әйтеп тормады.
– Наташа, әйдә, хәзер безгә кайтабыз. Шунда барсын да уйлап бетерербез.
Наташа бу юлы ризалашты:
– Карале, ахирәт, – аның күзләре очкынланып китте, – бәлки, Оля белән Катяга да әйтербез?
Тәнзилә уйга калды. Кызлар, әлбәттә, ышанычлы иде. Кешенең күбрәк булуы да әйбәт.
– Риза булмасалар?
– Ә без әйтеп карыйк. Ризалашмасалар да сатмыйлар ич алар.
– Әйдә, башта икәү уйлашыйк әле. Иртәгә әйтербез.
Ләкин Наташа үзенекендә нык торды:
– Юк, Тәнзилә, сузарга ярамый, – дип кырт кисте ул. – Мин хәзер кызларны җыеп киләм. Син шунда берәр нәрсә әзерли тор. Ачыктырды.
Тәнзилә кул гына селтәде дә өенә кайтып бәрәңге пешерергә куйды. Һәм түземсезләнеп ахирәтләрен көтә башлады. Өй салкын да, котсыз да кебек тоелды. Кай почмакка гына күзе төшсә дә анда әнисе басып торадыр дип өмет итте, тик ул беркайда да юк иде. Аның юклыгы күңелен талады. Өйдә җанына тынгы тапмагач ихатага чыкты. Абзарда сыер мөгрәгәне ишетелде. Шайтан алгыры! Ул бит бүген савылмаган да, ашатылмаган да. Тәнзилә чиләк алып сыер саварга юнәлде.
Савып, малларның ашарына салып чыгуга капка ачылып китте. Тәнзилә ахирәтләре дип уйлаган иде, әмма бу Барбос булып чыкты. Ул тирә-ягына каранып алды да чатанлый-чатанлый кыз янына ашыкты.
– Тәнзилә кызым, кайгыңны уртаклашам, әниең бик әйбәт кеше иде, – диде ул килеп җиткән уңайга аның аркасыннан сөеп. – Әтиең белән дә бик тату яшәдек. Тик әле болай итеп йөрүемнең тагын бер сәбәбе бар.
– Рәхмәт, Барый абый... – диде Тәнзилә. – Әйдәгез, өйгә керик. Менә, яңа сауган сөт... Бәрәңге дә пешеп утыра...
Барбос өй ягына бер адым атлады да туктап калды:
– Юк, кызым, кереп тормыйм, – диде ул һәм сөткә ымлады. – Берәр көрешкә салып бирсәң ярар. Сусадым бик нык. Ә өйгә кереп тормам, караңгы төшкәнче йөреп чыгасы җирләрем күп.
Ул сөтне голт-голт итеп эчеп куйды да бишмәт җиңе белән авызын сөрттеп алды һәм:
– Иртәгә немецлар бик хәтәр план кора, – дип Тәнзиләгә текәлде, – Унбиш яшьтән утыз бишкә кадәрге хатын-кызларны кайдадыр алып китмәкчеләр.
– Германиягәме әллә? – диде Тәнзилә. – Шунда кол итеп эшләтәләр дип әйтәләр бит.
– Смоленскины сөйләделәр шикелле. – Барбос аклангандай башын иде. – Немец теле бераз онытыла төшкән, барысын да төгәл аңлап бетермәдем. Анда булса, хәлләр бик хәтәр, диләр. Син үзең ышанган кешеләргә хәбәр ит тә урманга качу ягын карагыз.
Хәбәр яхшы түгел иде, тик Тәнзилә сер бирмәскә тырышты:
– Барый абый, миңа унбиш яшь юк бит әле, – дип елмайган булды ул. – Әни бөтенләй унбер итеп яздырды.
Әмма Барбос җитди иде:
– Монда калучыларны нәрсә эшләтәселәрен дә әйтеп булмый. – Аның хәтта тавышы калтыранып китте. – Өмет юк бу палачларда хәзер. Немецлары да башкисәр, полицайларын әйтеп тә торасы түгел.
– Тагын эттән талатырлар микән?
– Юк, алай итмәсләр, – дип җиңел сулап куйды карт. – Этлеләр командасы район үзәгенә китте. Тик боларның бит кеше мәсхәрәләү ысуллары чикләнмәгән. Син, кызым, качарга тырыш. Алып китсәләр дә, монда калсаң да юньлелек көтмәс.
– Рәхмәт, Барый абый! – диде Тәнзилә ихлас күңелдән, – Ә үзең соң? Монда каласыңмы?
Карт җавап бирмәде, "нишлисең инде" дигәндәй иңнәрен генә сикертеп куйды да хушлашырга ашыкты:
– Ярый, кызым, мин урап килим инде. Кабат күрешалмасак, рәнҗемә. Әтиеңә сәлам әйт. Әтиең кайтыр, ул мировой кеше...
Тәнзилә аның артыннан беркадәр карап торды да өйгә атлады. Күтәрмәгә җитүгә бакча ягыннан кызларның тавышы ишетелде:
– Пссс.
Тәнзилә елмаеп ишекне киереп ачып куйды, "узыгыз" дигән ишарә ясады. Ахирәтләре тавыш-тын чыгармый гына өйгә үтте. Кереп ишекләрне бикләп куйгач, Наташа телгә килде:
– Күрдеңме, мин хаклы булып чыктым, – диде ул Тәнзиләнең борынына җиңелчә генә чиртеп. – Ашыгырга кирәк безгә, тиз булырга кирәк. Хәлләр күз ачып йомганчы үзгәреп тора.