Кайту (дәвамы (15))
18
Пассажирлар ыгы-зыгы килгән чакта станциядән чыгып китү хәерлерәк иде дә. Әмма Тәнзилә алай италмады. Вагоннарга керүчеләрнең һәркайсын җентекләп карарга тырышты, таныш йөзләр эзләде. Ләкин кешеләр күп һәм аларның барсын да күзләп бетерү мөмкин түгел иде. Танышлар да күренмәде. Хәер, монсы артык мөһим дә түгел, үзе үлемнән аралап калган бу кешеләр аңа шултиклем якын иде. Хәтта поезд да якын. Тыштан караганда гына ул вагоннар тезмәсе булып күренә, ә эченә керсәң, үзе бер дөнья икән. Кешеләр дөньясы.
Немецлар янына кайткач, башыннан сыйпамаслар инде. Җәзага тарттырырлар. Ләкин Тәнзилә бәхетле иде. Әледә, үзе вакытында аңлап өлгерде. Ярый, Ходай саклап алып калды. Шушы өч вагон халыкны җәһәннәмгә очырсаң, ничек яшәр идең? Ни намусың белән кешеләр күзенә карар идең? Шунда ул олы юл буйлап чигенеп барган солдатларны кырып киткән самолетны исенә төшерде. Ул самолоет эчендә дә кеше утыргандыр бит инде? Немец кешесе. Ә ул бер кызганусыз ут сиптерде.
Очучы... Тәнзилә...
Ул очучыга да шундый бурыч йөкләнгән булгандыр, большевикларны себереп түгү, Өченче Рейхның куәтен арттыру хакына шул солдатларны юк ит, дигән әмер бирелгәндер. Югыйсә, беркем дә тик торганнан гына мондый эшкә алынмас иде.
Тәнзиләгә дә шундый бурыч йөкләделәр бит. Өченче Рейх йөкләде.
Бер карасаң, Тәнзиләнең ул очучыдан әлләни аермасы юк инде. Хәер, бар... Очучы үз бурычын намус белән башкарып чыкты. Кырып кына салды яклаучысыз солдатларны. Кайткач, мактаганнардыр аны, бәлки, түшенә орден такканнардыр. Эшен батырлык дип бәяләгәннәрдер. Шуныңча дошманны юк итте, дигәннәрдер. Ә батырлыкмы соң?
Тәнзилә булдыра алмады. Үз бурычын башкарып чыгарга аның йөрәге җитмәде. Югыйсә, әллә нәрсәсе дә юк, ул бары тик башкаручы гына. Солдат кына. Аның эше үзенә кушылган боерыкларны җиренә җиткереп үтәү. Ул түгел, ә боерык биргән кеше гаепле. Шулаймы соң? Шулай булган очракта, ул җинаятьче, хәтта хыянәтьче дә.
Ә икенче яклап карасаң... Нәрсә соң ул батырлык? Кешеләрне үтерүме, әллә гомерләрен саклап калумы?
Әгәр поездны шартлатса, Пётр Иванович аның бу гамәлен батырлык дип бәяләр, мактар, башкаларга үрнәк итеп куяр иде. Хәзер ул аны җинаять дип билгеләячәк. Боерыкны үтәүдән баш тарту, хыянәт...
Ләкин Тәнзилә өчен кешеләр гомерен саклап кала алу батырлык кебек тоелды. Батырлык ук булмаса да, җинаять түгел. Ә шартлатса, бу – җинаять булыр иде. Үз-үзен җинаятьтән, гөнаһтан, пычраклыктан саклап кала алу да кешеләрне бәхетле итә ала. Тәнзилә бәхетле иде.
Ләкин күңелен тырнап торган нәрсә дә бар. Өченче Рейх... Үзенә хезмәт итүчеләрнең җинаятен батырлык дип бәяләүче шул түгелме соң? Шул бит... Тәнзилә уйларын бер җепкә тезәргә тырышты. Кәнсәләр алдындагы хәлләр... Полицайларны һәм ике коммунистны атып үтерү күренеше... Бер хиссез аттылар бит. Чебен үтергән кебек кенә... Олы юл буендагы самолет та шулай... Тәнзиләгә дә үтерү бурычын шулай йөкләделәр. Бер хиссез... "Кызым, менә бу тәлинкәләрне күрше апаңа кертеп кенә бир әле" – дигән сыман. "Әнә шул поездга шартлаткыч кына куеп кайт әле..." Монда нәрсәдер дөрес түгел иде.
Перронда кешеләр саега башлаган иде инде. Паровоздан соң ук тагылган ике вагон алдында солдатлар юкка чыккан, өченчесенә керүчеләр дә берничә генә кеше калган. Болары штрафниклардыр инде, тирә-якларында мылтык тоткан НКВД хезмәткәрләре сакта тора. Поезд баскычыннан менеп барган ир Тәнзиләгә таныш шикелле тоелды. Аның йөзе күренмәде, әмма гәүдәсе, сөяк-санагы, хәрәкәтләре кемнедер хәтерләтә кебек иде. Бәлки, тоелган гынадыр. Таныш кеше юкмы дип карасаң, бөтен кеше дә танышың кебек күренә башлый бит. Бәлки, әле дә шулай гынадыр. Тәнзилә, барыбер, якыная тцште, эндәшүче булмагач, баскыч янына ук килеп басты. НКВД хезмәткәрләренең берсе нәрсәдер дип әйтте, тик Тәнзилә ишетмәмешкә салышты һәм вагоннар тәрәзәсеннән теге кеше күренмәсме, дип арлы-бирле йөрергә тотынды. Бераздан сакчылар да вагонга кереп китте. Ишекләрне яптылыр. Паровоздан чыккан төтен көчәя төште һәм ул гудок биреп алды да көчле итеп пошкырып җибәрде.
Поезд кузгалды. Тәнзилә туктап иркен сулап куйды. Ул шартлатырга тиешле поезд исән-имин кузгалып китте. Барасы җирләренә кайгы-хәсрәтсез барып җитсен, исән-имин әйләнеп кайтсын. Гомумән, бер үлемнән калган бу поездның юллары озын, уңышлы булсын1 Хәзер бу гади генә поезд түгел инде. Бу хәзер Тәнзиләнең поезды.
– Тәнзилә!
Кыз башта берни аңламый торды. Тавыш әллә тыштан, әллә үзенең күңел төбеннән ишетелә иде.
– Тәнзилә!
Тыштан ишетелә. Тик монда аны кем белергә мөмкин? Беркем дә… Шулай да кыз ирексездән тавыш килгән якка карады. Әле генә штрафниклар кереп утырган вагон тәрәзәсе ачылган, бер ир шунда капланган да кычкыра иде:
– Тәнзилә! Кызым!
Кинәт дөньяның асты өскә килгәндәй тоелды. Өн түгелдер бу. Өннәрдә болай була алмый. Төштер. Саташудыр. Ничек инде аның әтисе монда була алсын, ди? Ул бит... Әллә кичерешләр кискенлегеннән кызның аңына көч килдеме соң? Әмма тавыш тагын кабатланды:
– Кызым, Тәнзиләм! Мин монда...
Кыз үзе дә аңгармастан тавыш артыннан иярде, башта йөгерә-атлый барды, аннан йөгерүгә күчте.
– Әти! Әтием!...
Тик поезд тизлеген арттыра барды.
– Кызым! Мин фронтка китәм. Үзем сорадым. Фронтка китәм, кызым. Мин хәзер тоткын түгел...
Әтисе тизрәк сүзләрен әйтеп бетерергә теләгәндәй, ашыгып-ашыгып кабатлады:
– Мин хәзер иректә, кызым. Сез ничек? Әниең ничек?
Тәнзилә башта бер сүз дә әйталмады. Соңыннан ничектер теле ачылды, тамагына утырган төер йотылган кебек булды.
– Без әйбәт, әти! Әйбәт. Без сине сагындык, әти! Син кайт, әти!
– Исән-сау торыгыз, кызым! Әниеңә сәлам әйт. Мин кайтырмын!
Поезд инде тизлеген арттырды. Вагон ераклаша барды. Ничек кенә шәп йөгерсәң дә ул ераклаша иде. Бераздан әтисенең сүзләре дә ишетелмәс булды. Бары тик аның бер сүзе генә Тәнзиләнең колак төбендә яңгырап калды:
– Кыз-зым!... Мин фронтка китәм... Мин кайтырмын!..
Тәнзилә үзен-үзе белештермичә поезд артыннан йөгерде. Поезд инде бик еракка китеп кечерәя төшсә дә туктамады. Бары тик ул күздән югалгач, үзе хәлсезләнеп, сулыш алганда үпкәсе сызгыра башлагач кына туктап җиргә чүгәләде. Кулларын поезд киткән якка сузды да тигезлеген тота алмыйча җиргә капланды. Бераздан ул сулкылдарга тотынды. Һәм хисләренә хуҗа булалмыйча кычкырып елый башлады.
Күңелендә давыл котырды. Үкенечнең иге-чиге юк иде... Их, нигә генә шул вагон төбендә күзәтеп тормады икән? Әтисен күргән булыр иде. Күрешерләр, кочаклашырлар, аз булса да сөйләшерләр иде. Нигә генә шунда тормады соң... Теге кеше... таныш кебек тоелган кеше... шул әтисе булган инде аның... Нигә артыннан бармады икән Тәнзилә, нигә кычкырмады икән?!. Их, күрешә алмадылар... Шулкадәр сагынган иде бит ул...
Шул ук вакытта күңелендә шатлык та әйтеп бетергесез иде. Әтисе исән аның. Исән-сау... Исән-сау һәм ирекле!.. Ирекле! Төрмәдә түгел! Бөтен ирекле ирләр шикелле үк фронтка китеп бара.
Һәм бөтен булмышын тетрәнергә мәҗбүр иткән бер яктылык кабынды. Кинәт кабынды ул, яшен суккан кебек... Җанының үзәгендә кинәт пәйда булган яшен ташы сыман тоелды. Ул яшен ташы кебек кайнар әрнүле дә, якты да, нур сыман ягымлы да иде. Шул яктылык күңелен әрнетеп тә назлап та узды. Күз яшьләре булып керфекләренә кунды, сүз булып иреннәреннән саркылды.
- Әти!.. Мин бит сине дә үтерәчәк идем... Әти...
Фронт сызыгында әлләни үзгәрешләр булып өлгермәгән иде әле, шуңа Тәнзилә алдан билгеләнгән план буенча хәрәкәт итеп, район үзәгенә маҗараларсыз гына кайтып җитте. Кызыл армиячеләр күзенә дә, партизаннарга да, немец солдатларына да бик чалынмаска тырышты. Хәзер ул аларның барысы өчен дә дошман икәнен чамалый иде.
Район үзәгеннән җәяүләп кайтырга туры киләчәк. Әлләни авырлыгы булмас, әмма солдатлар кулына эләксәң, документ күрсәтергә кирәк. Ә Тәнзиләнеке юк иде. Ул хәзер теләсә-кайсы төбәктә хәрәкәт итә белә, биштәрендә карта да, компас та бар. Шуңа урман аша элдерергә булды. Болай күпкә турырак та чыгачак әле. Ураман да хәзер бик тыныч түгел, бүленеп калган кызылармиячеләр төркеме дә, партизаннар да, немец солдатлары да йөри. Тик анда яшеренер урыннар күп һәм саклык белән генә барсаң, бәла-казага юлыгу куркынычы азрак.
Тәнзилә урманга кергәч, иркен сулап куйды. Рәхәт иде монда. Җиргә сузылып ятарга да күктәге зәңгәрсу болытларга карап онытылырга иде. Болытлар агымы һәрвакыт серле дә, гүзәл дә була. Аларга озаграк карап ятсаң, үзеңне дә мәңгелекнең бер өлеше итеп тоясың. Җаның шул болытлар аклыгына төренеп, чистарынып кала, иңнәреңнән йөк төшә, тормышың җиңеләеп киткәндәй тоела.
Ләкин Тәнзилә хисләргә бирелмәскә кирәген аңлый. Уяу булырга тиеш ул. Урман һәм күкләр мәңгелек булса да заман бүтән шул. Ул артык ашыкмыйча гына саклык белән генә атлады. Бик тавышланмаска, кирәкмәгән ботакларга басмаска, кемнәрнеңдер тозагына эләкмәскә, күзләренә чалынмаска тырышып атлады. Тавыш-фәлән ишетелсә, тынып калды, яшеренде. Ә узгынчылар булды. Кызылармияче киеме кигәннәре дә, авылча киенгәннәре дә, немец солдатлары да... Тәнзилә аларны сулыш та алмыйча уздырып җибәрде. Киеменә карап кына кемнең кем икәнен әйтә торган заман түгел. Хәзер урманда гади кеше сирәк йөри, шуңа күрә, монда йөрүчеләрнең һәркайсыннан сакланырга туры килә. Бары тик Качкы урманнарына кергәч кенә бераз иркен тын алды. Монда ул үз кеше. Бу аның үз урманы.
Елның кайсы фасылында килсәң дә урманның һәрвакыт үз матурлыгы. Ул сине шундук арбап ала, тормыш мәшәкатьләреннән, ыгы-зыгылардан, җаныңны телгән газаплардан аралап, үз дөньясына чакыра. Табигатькә якынрак бул, син үзең дә табигать баласы бит, аның кануннарыннан артык ераклашма, ясалма өстенлекләргә, ялган биеклекләргә алданып үзеңне корбан итмә, адәм баласының һәр мизгеле берәү генә, шуларның кадерен белеп кал, тәмен тоеп яшә, дигән сыман тоела.
Урман ул бөтенләй икенче дөнья. Әкият кебек серле, тылсымлы. Әниләр кебек юмарт. Һәр адымда нәрсәдер тәкъдим итә. Әнә, алтынга манылган каен яфраклары бөтен тирә-якны яктыртырга теләгәндәй, балкып утыра. Эчкәрерәк җимешләре тулышып, тәмләнгән миләш агачы үзенә чакыра. Җимешләремне тәмләп кара әле, синең өчен генә үстердем бит, дигән сыман була. Арырак узсаң, балан җимешләре кызгылт нурлар сибеп җемелди. Кайда гына атласаң да, нәрсәгә генә карасаң да күзне сөендерә, матурлык өләшә.
Урман, табигать һәрвакыт кешеләр белән аралашырга әзер, нәрсәдер тәкъдим итә – нур, җылылык, күңел иркенлеге, гүзәллек, тагын әллә нәрсәләр... Тик кешеләр генә аның белән сөйләшергә, ул биргән байлыкны кадерләргә теләми. Кешеләр аны кол итәргә, файдаланырга омтыла... Их, ни кадәр табигатьтән ераклашкан бу адәм балалары! Алар хәтта бер-берсен файдаланырга, бер-берсен кол итәргә тырыша. Шуның өчен талаша, ямьсезләшә, сугышлар оештыра, тоташ илләр һәм халыклар язмышын канга һәм күз яшенә батыра. И, урман... Булдыра алсаң, гафу ит син адәм балаларын. Син мәңгелек тә, алар әле чынлап та бала гына бит. Алар үзләренең нәрсә кылганын үзләре дә аңлап бетермиләр...
Шулай уйларына бирелеп кайта торгач... Юк, берничә минут элек үк тойды аны Тәнзилә... Тик ул вакытта сизелер-сизелмәс кенә иде, борынны кытыклатып кына узган кебек булды. Көчәя барды. Тик кыз үз дөньясында иде. Хәзер менә хыялый хисләргә бирлергә бер мөмкинлек тә калдырмыйча, кырыс солдатлар катгыйлыгы белән чынбарлыкка тартып чыгарды. Тәнзилә үзе дә искәрмәстән яулык чите белән борынын каплады. Чыдап булмаслык бу сасы иснең кайдан килгәнен ачыкларга теләп тирә-ягына каранды. Һәм күрде...
Үләт базы... Кайчан казыганнардыр аны, элек-электән үк бик тирән булдымы икән, әмма Тәнзилә үз-үзен белгәннән бирле, бәла-казага юлыгып җан биргән малны, авыл халкы, шушы "Үләт базы" дигән җиргә китерә иде. Авыл зур булып, малларның күпләп каза күргән елларында да бу баз тулмады, бу тиклем сасы ис тә таратып ятмады. Хәер, ул чорда каравылчысы да бар иде бугай, нәрсәләрдер сибеп эшкәртеп торгандыр инде. Тик бүген монда чыдап булмаслык сасы ис иде.
Тәнзилә тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин кинәт туктап калды. Күңелендә ниндидер шик тә яралган кебек булды, кызыксынуы да көчле иде. Башындагы яулыгын салып авызын бәйләде дә үләт базына атлады. Баз ким дигәндә ун метрга ун метр зурлыгында, ә авызы эре маллар да сыярлык итеп эшләнгән иде. Тәнзилә сак кына баз авызына килеп басты да түбәнгә карады һәм чайкалып китте. Үз-үзенә ышанмыйча күзләрен ачып-йомып алды. Күренеш үзгәрмәде.
Үләт базында кеше мәетләре ята иде. Кайберләренең өстендә юка гына нәни тукыма, калганнары анадан тума, ялангач. Өлкән яшьтәгеләр дә, сабыйлар да бар. Аларның күбесе инде шешенеп шартлар чиккә җиткән, кайбер гәүдәләр тишелеп, теткәләнеп беткән, сүлләре агып ята. Кемнәрнеңдер яңак очлары ярылып, тиреләре шуып төшкән дә сөякләре күренеп тора. Шулай да кайсылырының йөзе үзгәрмәгән һәм кем икәнлекләрен танырга мөмкин иде.
Тәнзилә аңына килалмыйча озак торды. Бу куркыныч, чиркангыч, коточкыч күренеш... Ул кешене һушсыз итә, аңын томалый, хәрәкәтсез калдыра, мондый чынбарлык башка сыя алмый. Кешеләр үзләрен нинди генә бөек затка санамасын, беркемнең дә үз ишләре белән болай кыланырга хакы юк. Мондый нәрсәләрне эшләргә генә түгел, ә башка китерергә, уйга кертергә дә ярамый. Ләкин бу уй гына түгел, ә кылынган гамәл һәм хәзер инде бер нәрсәне дә төзәтеп, кире кайтарып булмый иде.
Тәнзилә үзе дә искәрмичә акырын гына артка чигенде. Укшыды. Яулыгы иягенә шуып төште. Ул аны күтәреп куймады. Хәзер инде сасы ис сизелми иде. Аңы томаланган, күзләрендә томан, борыны ис сизми... Ул китәргә ашыкты... Кайда булса да... Бары тик бу урыннан ераккарак китәргә... Тәнзилә йөгерергә омтылды. Тик аяклары тыңламады. Исерекләр йөгерүе шикеллерәк килеп чыкты. Ул чайкала-чайкала ашыкты...
Күз алдында төрле төсләрдәге ут шарлары биеште. Шул шарлар арасыннан юантык офицерның сөйләгәннәре калкып чыкты:
“Әмма каты чирлеләрне Германиягә алып барып дәвалау мөмкинлеге бар. Анда медицина алга киткән һәм мөмкинлекләр бик зур. Әгәр теләсәгез, старостага килеп язылыгыз, без аларны тиз арада озату хәстәрлеген күрербез.”
Әлеге чыгышны Үләт базындагы күренешләр алыштырды. Һәм тагын юантык офицер күз алдына басты. Ул инде кәнсәләр баскычына таянып түгел, ә үләт базындагы мәетләр өеме арасыннан чыгыш ясый иде:
“Әгәр теләсәгез, старостага килеп язылыгыз... Без аларны тиз арада озату хәстәрлеген күрербез... Сезнең сәламәтлек безнең өчен бик әһәмиятле...”
Шулай үз-үзен белештерми йөгерә торгач, Тәнзилә нәрсәгәдер абынып җиргә мәтәлде. Авыртуны сизмәде, тик кабат аягына басарлык хәле юк иде.
– Германиядә дәваларбыз, – дип пышылдады ул көйдергеч нәфрәт белән, – Кабахәтләр! Ка-ба-хәтләр...
Аның соңгы сүзләрен күкрәк түреннән ургылып чыккан әрнү дулкыны юдырып алып китте дә үксеп елауга әйләндерде. Бу күз яшьләрендә алдану ачысы да, үкенү дә, өметсезлек тә – барысы да бар иде. Бераздан ул хәлсезләнеп тынып калды. Еларлык күз яшьләре дә, көче дә бетте бугай. Бары тик күкрәк түреннән ыңгырашу авазлары гына сытылып чыкты. Һәм кайвакыт сүзләр ишетелде:
– Урман... Урман... Гафу ит син кешеләрне, урман...
– Әй, нишләп ятасың монда! – полицайларның берсе Тәнзиләнең кабыргасына типте, – Тор! Кем син?
Кыз күзләрен ачты. Аңын каплаган караңгылык пәрдәсен кояш нурлары ертып үтте. Тәнзилә күзләрен кыса биреп тирә-якка каранды, үзенең кайда икәнен хәтерләргә тырышты. Тик аңа ирек бирмәделәр, теге полицай җилкәсеннән күтәреп алып китте.
– Әйдә, кайткач ачыкларбыз. – Монсы ат арбасында дилбегә тотып утырган полицай тавышы иде: – Сал арбага. Киттек.
Җилкәсеннән эләктергән кул кызны ат арбасына ыргытты.
– Наа! – дип ат куган тавыш ишетелде. – Әйдә!
Тәнзилә шунда гына үзенең нинди хәлләргә тарганын исенә төшерде. Әрсезләнеп күз алдына килгән үләт базы корбаннарын куып җибәрергә тырышты. Хискә бирелергә ярамый иде. Салкын акыллы булырга кирәк. Ашыгырга, кабаланырга, кызып китәргә ярамый. Акылсыз кыюлык – ахмаклыкка бәрабәр.
Кыз уйлады. Немецларның ничек кабул итәчәге хәзер билгесез, әмма Пётр Иванович биргән парольне күрсәтергә мөмкин иде әле. Кирәктер дә. Шулай эшләмәсәң, документсыз, димәк, рөхсәтсез йөргән, димәк, режимга каршылык күрсәткән кешене нинди җәза көткәне билгесез иде. Штраф салырга да, төрмәгә ябарга да, атып үтерергә дә мөмкиннәр. барысы да илбасарларның кәефеннән, очраклы хәлләрдән тора... Ә очраклылыкка таянырга ярамый.
Качкыга кайткач, Тәнзиләне кәнсәләргә керттеләр. Атларга да, тирә-якка караш ташларга да ирек бирмәделәр хәтта. Теге әзмәвердәй полицай култык астына кысып ниндидер бүлмәгә алып кереп идән уртасына ыргытты. Һәм өстәл башындагы кешегә кайдан табуларын сөйләп бирде. Биштәрендәге ташкүмер һәм брикет кыяфәтендәге динамитларны да күрсәтте.
Монда барысы да үзгәргән иде бугай. Элеккеге комендант та, күз өйрәнгән солдатлар да күренмәде. Комендант өстәле артында таза, әмма төз гәүдәле СС Гаупштурмфюрер утыра иде. Полиция начальнигы инде бу. Димәк, элекеге хуҗалар каядыр киткән, хәзер авылда СС хакимлек итә.
Гауптштурмфюрер Тәнзиләгә карап нидер әйтте. Өстәлнең ян-ягында утырган тәрҗемәче аңлатып бирде:
- Кем син? Урманда нишләп йөрисең?
Тәнзилә торып басты. Итәген аз гына күтәрә төшеп, җилемгә төрелгән кәгазь кисәген яшергән урыныннан тартып чыгарды һәм полиция начальнигы өстәленә куйды. Гаупштурмфюрер чирканып кына кулына алды, күз йөгертеп чыкты һәм кабат Тәнзиләгә текәлде. Елмайгандай итте. Һәм алдында торган телефон трубкасына үрелде. Кем беләндер нәрсәдер сөйләште дә тәрҗемәчесенә борылып нидер әйтте. Тәрҗемәче аны тыңлап бетерде дә Тәнзиләгә эндәште:
- Хәзер синең арттан килеп җитәрләр. Аңынчы үзеңне тәртипкә китер.– Һәм ул полицайга борылды: – Илтеп урнаштырыгыз. Анда беләләр.
Тәнзилә бу йортның кемнеке икәнен төгәл хәтерләми инде. Кечкенә чакларында урамда да уйныйлар, өлкәннәр дә үзара аралаша торган иде. Тик соңыннан, кешеләрне дошманлыкта гаепли башлагач, аралашу сирәкләнде, ә сугыш чыккач, бөтенләй диярлек бетте. Шуңа күрә ул авылдашларын йөзгә таный, ә исемләп белми иде. Немецлар килер алдыннан болар да йортларын ташлап киткәннәрдер. Хәзер монда кунакханә шикеллерәк нәрсә. Аны немец солдатлары тәртиптә тота икән.
Тәнзиләне бер бүлмәгә кертеп урнаштырдылар. Аннан соң яңа киемнәр, сөлге китерделәр һәм мунчага озатып куйдылар. Мунча яхшы иде. Тәнзилә бөтен дөньясын онытып, рәхәтләнеп юынды, мул итеп эссе салды, аннан салкын су белән коенып кинәнде. Тәнендәге керне, арыганлыкны гына түгел, ә күңелен тырнап торган кыйпылчыкларны, җанын әрнеткән газапларны да юып төшерергә теләгәндәй, кабат-кабат эссе салды, коенды...
Мунча юынып чиста киемнәр киюгә, тормыш беркадәр матурланып киткәндәй тоелды. Бүлмәгә кереп бераз хәл алгач, ашарга керттеләр. Тәнзилә ачыккан иде. Тамчысын да калдырмый сыпыртып куйды. Тамакны туйдыргач, бөтен тәне изрәп киткәндәй булды, йокы баса башлады һәм ул иснәнә-иснәнә караватка барып ятты да, бераздан йоклап китте.
– Хәзер ни әйтерләр инде, нинди хөкем көтәр? – дигән уй калка башлаган иде, тик шундук каядыр китеп югалды. Тәнзиләнең бөтен булмышын йокы биләде. Төшләнмәде дә ул, саташмады да, бары тик йокы хөкеменә бирелде. Әйтерсең, табигать аны аз гына вакытка сүндереп торырга, фани дөнья газапларыннан бераз гына ял иттерергә теләде.
Тәнзилә йокысыннан торып залга чыкканда Пётр Иванович түрдәге өстәл башында утыра иде. Алдында – яртылаш бушаган коньяк шешәсе һәм тулы бокал.
– Уяндыңмы? – дип елмайды ул кызны күрүгә, – Яхшы. Бераз һушыңа кил дә сөйләшеп алыйк.
Кыз елмайды. Пётр Ивановичның үз-үзен тотышы начарлыкка юрарлык түгел иде. Тәнзилә юынып, өстен-башын тәртипкә китерүгә, ул кофе ясап бирде. Өйдә алар икесе генә иде.
– Йә, сөйлә, – диде Пётр Иванович, бокалыннан уртлап. – Нәрсәләр майтарып кайттың?
Тәнзилә барсын да җентекләп сөйләп бирде. Яшереп торуның мәгънәсе юк, аннан соң, күңелдә җыелган уй-кичерешләрне кем беләндер уртаклашу теләге дә көчле иде. Ул хәтта үләт базында күргәннәрен дә яшереп тормады. Германиядә дәваларга дип җыеп алып киткән чирле кешеләрне шунда илтеп ташлаулары башка сыймаслык хәл иде. Ул аны берничек тә үз эчендә генә саклап тота алмады.
Пётр Иванович бүлдермичә генә тыңлады. Аннан соң бокалын корытып куйды. Ул бүген элеке кебек түгел, ничектер сәер, авыру кешегә охшап тора иде. Бәлки, коньяк тәэсире генәдер, бәлки, чынлап та авырыйдыр... Кыз ул хакта сорашырга кыймады. Аннан соң, бурычын үти алмаган өчен аклану теләге дә бар иде. Шуңа да ул сүзен:
– Анда минем әти бар иде... – дип тәмамлады. – Мин аны берничек тә шартлата алмый идем.
Пётр Иванович көрсенеп куйды.
– Ярый... – диде аннан соң. – Син борчылма. Сугыш бу. Ә сугышта беркем дә бөтенесен дә дөрес кенә эшли алмый. Гомум алганда, бу башлангыч уңышлы тәмамланды һәм киләчәктә мондый эшчәнлек киң колач алачак. Абвер инде җирлек әзерли.
- Ничек уңышлы? – Тәнзилә урыныннан ук сикереп торды, – Поезд бит шартламады. Әллә?
Пётр Иванович дәшмәде.
- Әллә шартладымы? – Тәнзилә үзен кулда тота алмады, ул ярсуның чигенә җиткән иде, – Кем?
Пётр Иванович дәшмичә озак торды. Башы иелде.
– Кем шартлатты? – дип кабатлады кыз, – Кем дип сорыйм...
– Наташа.
Тәнзилә үзен-үзе белештермичә ишеккә ташланды да кире борылды:
– Кайда ул?
– Тәнзилә, тынычлан. Утыр әле... – Пётр Ивановичның кыяфәте җитди, ул хәтта бераз үтенеп сораган да кебек иде, Тәнзилә утырырга мәҗбүр булды, ир дәвам итте: – Утыр да тыңла. Беренчедән, Наташа әйтүенчә, поездда пассажирлар булмаган. Икенчедән... Авылда хәл үзгәрде, документсыз килеш урамга чыгасың икән, сине хәзер үк кулга алачаклар.
Пётр Иванович өстәл читендә торган портфелен өстәлгә куйды. Бераз актарынгач, катырка тартып чыгарды һәм Тәнзиләгә сузды:
- Моны үзеңнән калдырма, – диде ул тирән хәстәрлек белән, – Бу сиңа немецлар кул астындагы биләмәдә беркаршылыксыз хәрәкәт итәргә һәм өстенлек белән файдаланырга мөмкинлек бирә.
– Рәхмәт.
– Беләсеңме нәрсә... – Пётр Иванович бераз текәлеп торды, аның күзләре мөлдерәмә иде. Тәнзилә хәтта бераз уңайсызланып куйды. – Менә син ни өчен немецларга хезмәт итәсең?
Немецларга хезмәт итәсең... Тәнзилә бер мизгелгә катып калды. Әйе, ул моңа кадәр әтисен төрмәгә япкан, әнисен, үзен һәм үзе кебек бик күп кешеләрне шом һәм курку эчендә яшәтүче Совет властен яратмый иде. Әле дә өнәп бетерми. Элек аңа матур сүзләр сөйләп, якты тормыш вәгъдә итүче немецлар ошый иде. Ул аларга өметләнә иде. Әйе, ул алар файдасына эшли иде. Авыллары белән шулай итәләр бит. Ләкин беркем дә СССР тылына барып поездларга шартлаткыч куеп йөрми. Куйса ни, кире алды бит инде, шартлатмады. Шулай да Пётр Ивановичның "Немецларга хезмәт итәсең" дигән сүзе сәер ишетелде. Гаепләү карары кебек...
– Ә сез? – Тәнзилә моны сүз табалмаганнан гына әйтте. – Сез ни өчен?
Пётр Иванович бераз уйланып торды, бокалына коньяк койды, тик эчмәде.
– Совет власте өметләрне акламады, – дип авыр сулады аннан соң, – Илне канга батырды. Унҗиденче елдан алып, халык кан һәм күз яшьләренә батып, туктаусыз курку эчендә яшәргә мәҗбүр булды. Мин бу властьның дошманы идем. Сугыш башлангач, әсирлеккә төштем. Үз теләгем белән түгел, шулай туры килде. Һәм немецларның матур сүзләренә алданып, хезмәттәшлек итәргә булдым. Бүтән чарам да юк иде, концлагерьда көн саен иллеләп кеше үлә, ачлык, ялангачлык, авыр эш һәм мәңге бетми торган чирләр. Ләкин "большевиклар коллыгыннан азат итәбез, ирекле тормыш" дигән сүзләре булмаса, мин чәнечкеле тимерчыбык артында үләргә дә риза идем.
Пётр Иванович бокалыннан авыз итеп куйды да дәвам итте.
– Минем Россияне ирекле һәм бәхетле кешеләр иле итеп күрәсем килде. Юк, патша дәверенә кире кайту мөмкин түгел, ул хакта башыма да китермәдем. Ниндидер яңалык, яңа юнәлеш кирәк иде. Гитлер иле шуны бирер шикелле тоелды. Һәм мин, Россиянең якты көннәрен якынайту хакына... Һе... Сазлык шикелле нәрсә инде бу, читтән караганда үләннәр үсеп утыра, чәчәкләр тырпаеп тора, суы да чиста кебек. Ә эченә керсәң батасың... Хәрәкәтләнсәң дә батасың, тик торсаң да батасың...
Пётр Иванович бераз йомшара иде бугай. Ләкин ул тагын бокалыннан уртлап куйды.
- Россиянең иң зур проблемасы менә нәрсәдә: ул уйлый белми, акыллы кешеләренә таяна белми, аларны күрми. Башта уйларга кирәк. Шуннан соң – эшләргә. Ә Россия башта эшли. Пыр туздыра. Ә аннан соң... Аннан соң – соң... Уйладың ни дә, уйламадың ни – берни дә үзгәртеп булмый.
Ул "тыңлыймы бу, берәр нәрсә аңлыймы", – дигәндәй, Тәнзиләгә текәлеп торды. Елмаеп куйды. Һәм дәвам итте:
– Ә син – маладис кыз! Кечкенә булсаң да вакытында уйлый белгәнсең. Вакытында уйлап өлгермәсәң, шартлаткач соң булыр иде. Ә мин менә уйлый белмәдем...
Соңгы сүзләре калтыранып чыкты. Тик ул үзен тиз кулга алды.
– Тәнзилә, – диде Пётр Иванович, иң ышанычлы кешесенә сер чишкән кебек итеп. – Бу синең җирең. Тик җир ул үзең хуҗа булганда гына синеке, әгәр аңа ятлар хуҗа була икән, ул синеке түгел. Шуңа аны сакларга кирәк. Һәртөрле хакимнәр килә дә китә ул, аларның хәтта каберләрен дә белүче юк, ә җир кала. Син җиреңне сакла! Җиреңә кайт! Син боларга хезмәт итмә, кызым.
Тәнзилә нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап калды. Моңа кадәр немец тормышына дан яудырган, шундый кинолар күрсәткән, совет солдатларына каршы сугышу серләрен өйрәткән остаз авызыннан бу сүзләрне ишетү сәер, хәтта акылга сыймаслык хәл иде. Тик ул аларны әйтте. Бәлки, исерек булганы өчен генәдер.
– Ә хәзер кит, Тәнзилә!
Кыз баскан урынында бераз албырап торды да ишеккә юнәлде.
- Хуш!
- Сау булыгыз, Пётр Иванович.
- Бәхил бул! Үзеңне дә сакла.
Өй ишеге төбендә дә капка алдында да икешәр сакчы тора иде. Урамга чыгып тәрәзә яныннан узганда өй эчендә шартлау тавышы ишетелде. Тәнзилә бер мәлгә тукталып калды. Шунда гына Пётр Ивановичның "Бәхил бул" дигән сүзләре ниндидер мәгънәгә ия булгандай тоелды.
Их, һәркемнең үз нияте, үз хыяллары инде. Тормыш давылында шул хыяллар челпәрәмә килә дә кыйпылчыклары үзенең йөрәгенә кадала.