Логотип Казан Утлары
Бәян

Качкын (бәян)

Аяк астындагы бәла

Искәндәр аэропортка килеп җиткәндә, Мәскәүгә баручы пассажирларны терки башлаганнар иде. Ул тиз генә теркәлү узды да, бинаның сул ягында урнашкан ресторанга кереп, аягүрә генә бер бокал шәраб эчте. Ләкин аның бу халәтен эчемлек кенә җиңеләйтә алырлык түгел иде. Самолётка кереп утыргач та, тәне дерелдәүдән, йөрәге чәнчүдән туктамады. Ул җизнәсен, сөйрәлчек хатынын сүкте – менә сиңа аяк астындагы бәла, менә син иң якын
дип йөргән кешеләреңә ышан! Ничек итеп алар мондый пычрак адымга бара алды икән? Башка сыймаслык хәл бит!
Искәндәр очкыч күтәрелгәч, бер-ике сәгать элек булган хәлләрне
онытырга теләп, ап-ак карга күмелгән басуларны, урманнарны күзәтте. Әнә химия заводларыннан кызыл-кара төстәге сөрем катыш ялкын күтәрелә. Аннан ерак түгел – Ташкичү, Алмалы, Бондюг. Аларда да тормыш кайный булыр. Төзелештә, завод-фабрикаларда хезмәт куючылар төшке ашка җыеладыр. Мәктәпләрдә дәресләр барадыр...
Бераздан очкыч болытлар эченә кереп чумды. Лайнер кайсы юнәлештә оча, нинди биеклектә – берни күренми. Бу очракта штурвал артында утыручы очучыларга җирдәге маяклар юнәлеш күрсәтеп бара. Әлбәттә инде, «акыллы» приборлар адашырга мөмкинлек бирми. Искәндәрнең генә таянычы, юнәлеш бирүчесе юк. Ул билгесезлектә торып калды.
Ниһаять, һава катламнарын кичеп, тиешле биеклеккә күтәрелделәр. Зәп-зәңгәр күк, аста адаштыра торган болытлар йөзә. Кояш нурлары чамасыз салкын бушлыкны яктырта. Ләкин аның очсыз-кырыйсыз галәмне җылытырга көче җитми. Ә бит кояшның вазифасы бу гына түгел: җирне җылыту, андагы халыкның, тереклекнең, үсемлекләрнең яшәешен тәэмин итү. Бүген Искәндәр үзен кояш нурларыннан, аның җылысыннан
мәхрүм ителгән җан иясе, дөресрәге бер мәхлук итеп тойды, тормышы бүгеннән икегә бүленгәнен аңлап гаҗәпләнде. Моңа кадәресе билгеле, ә иртәгәсе көндә аны ни көтә? Хатыныннан китәчәк! Бу бәхәссез. Җизнәсе – кан дошманы. Аның белән дә ара өзелер. Әлфия апасы нинди карарга килер?

***

Искәндәр – гап-гади авыл баласы, әти-әниләре дә үз хезмәтләре белән көн күрә торган кешеләр. Авыллары зур елгалардан, урман-күлләрдән шактый ерак урнашкан. Җирләре – кирпеч суга торган кызыл үзле балчык. Анда нинди иген үссен, ди?! Болыннары да ташка үлчим, биредә яшәү өчен шактый тир түгәргә туры килә. Аларның нәселләре тирә- юньдә хәллеләрдән саналган. Революциягә чаклы бабалары тегермән, умарта тоткан. Дуга бөгеп, чана ясап, ерак җирләргә алып барып сата торган булган. Ләкин яңа власть моның белән килешмәгән. «Барлык халыклар да тигез яшәргә тиеш» дигән сылтау белән мөлкәтләре алынып,
байлык юкка чыккан. Өстәвенә, бабаларын «Совет хөкүмәтенә каршы контрреволюцион эшчәнлек нигезендә», биш елга төрмәгә дә утыртып куйганнар. Әтисенә дә халык дошманы «көчеге» буларак, күп авырлыклар күрергә туры килгән.
Искәндәр туган нигез бәләкәй генә өйле, каралты-куралы җир иде.
Ипинең кадерен белеп үсте алар. Искәндәр абыйларына ияреп, мал-туар карарга булышты, бергәләп бәрәңгесен, яшелчәсен үстерделәр. Колхоз эшеннән килгән ашлык, очны-очка ялгап барырлык түгел иде. Шунлыктан әтисе ата-бабалардан килгән һөнәрне сакларга тырышты. Ул – ат җигү өчен кирәк булган дирбияләрдән иң мөһиме – дуга бөгеп сату иде. Хакы әллә
ни булмаса да, балаларга кием-салым алырга ярап куя!
– Дуга – җигелгән атка абруй өсти, – дип әйтә торган иде әтисе.
Шунлыктан ул ат дугасын үзенчә тәм табып эшли иде. Бу «җен» тора-бара Искәндәргә дә күчте. Бишенче сыйныфта укыганда ук, ул кулына ышкы алып, карама агачын җырлый-җырлый эшкәртә, бөгә торган булды.
Әтисе сугыштан соң ферма мөдире, бригадир булган. Күрәсең, халык дошманы көчеге булу үсәргә мөмкинлек бирмәгән, соңгы елларда ул ветсанитар гына иде. Кәефе килгәндә, балаларына ат җигү, дирбияләрне ничек куллану хакында сөйләргә яратты. Ул әзерли торган дугаларның үз стиле, үз матурлыгы бар иде. Шуңа күрә халык теленә кергән «Галим абый дугасы» почётта булды. Яңа гына мыек чыгып, өлкәннәрнең тәмәке төпчеген ләззәтләнеп тартучы Хәертдин дә үзенең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан ат дугасын хәтта кызылга буяган, диделәр.
Искәндәр бу эшкә, бәлки, кабат тотынган да булыр иде. Ни әйтсәң дә, авыл яшәгәндә, аты кирәк. Аны җигү өчен дугасы булмый калмас бит. Яшьтән пычкы, ышкы, балта белән эш итү Искәндәрнең холкына йогынты ясамый калмады, билгеле. Мал-туарны, аеруча атларны якын итсә дә, солдат хезмәтеннән соң егет төзүчеләр институтына килде. Авыл баласын монда
да көтеп тормыйлар икән, әйбәтрәк белгечлеккә урыннар юк, отличниклар кереп тулган.
– Менә нулевой цикллар, ягъни биналарның фундаментларын кору бүлегендә урын бар, анда кабул итә алабыз, – диде акай күзле, бөдрә чәчле бер адәм. – Сүз уңаеннан, бу белгечлекнең киләчәге зурдан. Миңа рәхмәт әйтерсең әле...
Бу бөдрә чәч дигәне фундаментлар белән шашкан фәннәр кандидаты Литвин булып чыкты. Студент елларында Искәндәр белән ару гына дуслашып та китте. Баштарак Искәндәр, Казанны ташлап, авылга кайтырга исәпләгән иде. Тик күпкатлы йортлар салучы инженер булу теләге җиңде. «Ошамаса, бүтән бүлеккә күчәрмен, булмый калмас», – дип күнде, калырга булды.
Укулар кызык башланды. Группасында үзе кебек армиядән кайткан, бер күзен кысыбрак карый торган сипкелле Габделхактан кала, барысы да аз балл җыйган яшүсмерләр иде. Аңа да карамастан, кайберләре үзләрен һавалы тота. Үзара сөйләшкәндә, сүгенү сүзләре дә кыстыралар. Төзәтү колониясеннән чыккан бандитлардан бер дә ким түгел. Шулай да десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Искәндәр һәм стройбатта Кавказ егетләре белән
аралашып әтәчләнгән Габделхактан бераз шүрлиләр дә иде...
Искәндәр шулай үзенең үткән гомерен барлап утырганда, дөресрәге, тормыш башын искә төшергәндә, сары чәчле, коңгырт төстәге форма кигән стюардесса Искәндәрне тамак ялгап алырга дәште.
– Юк, юк, рәхмәт, ашыйсы килми. Ә менә кофе эчәр идем.
Кыз тиз генә Искәндәрнең гозерен үтәп, кофе китерде.
– Ярты сәгатьтән Мәскәүгә җитәбез. Әзерләнсәгез дә була, – дип,
стюардесса чаршау артына кереп китте.

***

...Абдул бик мировой егет булып чыкты. Андыйлар турында, «таш
астыннан чыккан» яки «эт тә ул, егет тә ул», диләр. Армиядә алар ракеталар җибәрү өчен төрле тимер-бетон объектлар корды. Кулы эшкә ятып тора. Оештыру буенча да осталыгы хәттин ашкан. Яшьлек ничек кенә матур булмасын, дәрт чыгарып дөрләсен өчен ашау-эчү, шәһәрчә кием-салым кирәк.
– Стипендия акчасы бер атнага җитми, аннан әти-әни пенсиясенә өмет итү – зур гөнаһ. Бераз укуга күнеккәч, шабашкага тотынмый булмас, – диде Абдул. Аңа итен-бәрәңгесен китереп торалар. Абдулның авылы Казанга терәлеп үк тора. Искәндәрнең исә туган җире еракта. Дөрес, шәһәр милициясе бүлегендә эшләүче җизнәсе акчасын, азык-төлеген кызганмый. Өстәвенә, башкалага килгән саен ресторанга алып барып сыйлый. Татарстан кунакханәсенең «Люкс» бүлмәсендә уздырыла торган «бәйрәм»нәргә дә кайнешен чакыра.
– Вәт яшәп тә куялар! – дип уйлый Искәндәр.
Салып алгач, җизнәсенең теле ачыла:
– Менә институтыңны бетерерсең дә безнең бүлеккә опер булып
килерсең. Мин сине матур итеп яшәү серләренә өйрәтермен, – ди.
– Яшьлек бер генә бирелә. Җитәкчеләр, сәүдәгәрләр урлый. Буебыз җиткәннәрен тотабыз. Зурракларын «зурлар» коткара, бушка түгел, әлбәттә. Ирек ул, кайнеш, акчага сатыла. Һәркемнең үз бәясе куелган. Алтынга, затлы киемнәргә чумган мул күкрәкле кибет, база директорлары белән сак булырга кирәк. Чөнки өстәгеләргә алар өлеш чыгара... Әле эшли башлаганда, бер кибеттә дефицит товарга юлыктым. Директорының койрыгына басарга теләгән идек, чибәр ханым өстәлгә коньяк, закускалар
чыгарды да безгә дәште.
Ә без:
– Сез нәрсәгә при исполнении ...эчәргә тәкъдим итәсез? Утырыгыз,
акт төзибез! – дим моңа. Директорның керфеге дә селкенми. Өстәлдәге ризыкларны җыеп, каядыр шалтыратты. Без акт язып маташканда, бүлек начальнигы урынбасары майор Шульс килеп чыкмасынмы?! Без смирно бастык.
– Нәрсә, егетләр, нинди эшләр бетерәсез? – ди бу.
Аңлатып бирдек. Директорны җавапка тартырга кирәклеген әйттек.
– Дөрес эшлисез, егетләр, шулай кирәк аларга. Акт язуны миңа
тапшырыгыз. Киләчәктә кая барсагыз да миңа әйтегез. Киңәшле эш таркалмас, – диде майор Шульс. Милициядә эшләргә уйласагыз, җирдән йөрергә өйрәнегез, абынып егылуыгыз бар. Аңладыгызмы?!
Бераздан майор сүзен йомгаклап:
– Әнә, Пензадан килгән мишәр хатыннары шәһәрне көнбагыш чүбенә күмделәр. Тикшерегез шуларны, салыгыз штрафын. Хәзергә җитәр. Кругом – марш! – дип чыгарып җибәрде. Без, яшь лейтенантлар «остаз»дан дәрес алдык...
Җизнәсе моны күрсәтмә итеп алган, ахры, тора-бара ул үзгәрде.
миһербан-шәфкатьнең ни икәнен онытты... Ит һәм сөт комбинатларында эштән кайтучыларны тентеп йөдәтте. Көн саен аларга акт төзеде. Авыр эштә юк акчага хезмәт итеп, бераз итен-сөтен алып чыгучыларның гаилә бюджетларын тагын да киметте. Эшен Шульс белән киңәшеп башкара- башкара җизнәсенең погоннарында йолдызлары да эреләнде. Хәрәм кергән
йорттан иман качты. Апасы Әлфия гади бер хезмәтчегә әйләнде...

***

...Искәндәр йокымсырагандай булды. Ләкин җан ачысы аны кабат
үткәннәргә алып кайтты. Ул студент булганда Премьер-министр Усманов сөрү җирләренә культуралы игенчелек төшенчәсен керттерде. Басуларда үскән бәләкәй урманчыкларны, агач-куакларны кистереп, сөрү җирләрен киңәйтте. Һәр йөз гектар җиргә бер комбайн, һәр хуҗалыкка ашлык киптерү агрегатлары, өсте ябылган ындыр табаклары булдыру максатын куйды. Колхоз рәисләре бу карарларны үтәр өчен көнне төнгә ялгап чапты,
төзелеш оешмаларының ишеген шакыды. Ләкин зур күләмле эшне алар гына башкарып чыгарлык түгел иде. Шәһәрләрдә сәнәгать объектлары төзегән, монтажчылар, эретеп ябыштыручылардан торган бригадалар якын- тирәдәге төбәкләргә шабашкага таралды. Шушы агымга Абдул бригадасы да кушылды. Ул үзенең урынбасары – прораб итеп, Искәндәрне билгеләде. Шабашка дигәч тә, эшләрен норматив таләпләр буенча үтәделәр. Абдул
хезмәт хакларын гадел бүлеште. Удар вахта каникул вакытларыннан соң да дәвам итте. Уку хезмәт белән бергә үрелеп баргач, вакыт тиз узды.
Диплом алынгач, Искәндәрне юллама белән Ак калага җибәрделәр, ә Абдул башлы-күзле булып, Казанда калды. Төзелеш идарәсенә әүвәл мастер, прораб, соңыннан участок җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге оешма белән Василий Пузиков дигән үзсүзле кеше җитәкчелек итте. Кеше сүзенә колак салмады, дан-шөһрәт өчен җанын бирергә әзер иде ул.
Бу хәл ноябрь башларында булды. Җирле табигый шартларны искә алмый торып, ул бер мөһим объектның нигезенә меңләгән кубометр бетон салдырды. Участок начальнигы Искәндәр Хәмзин бетон составына суыкка чыдамлык бирә торган катнашма кертелмәгән көе әлеге эшне башкаруга каршы төште. Ләкин аңа игътибар итүче булмады. Газеталар, радио- телевидение: «Василий Пузиков җитәкчелегендәге идарә төзүчеләре ике
тәүлектә берөзлексез ритмда фәлән кубометр бетон салып, монтажчыларга эш фронты булдырдылар. Бу – аларның Бөек Октябрь Социалистик революциясе көненә хезмәт бүләкләре», – дигән хәбәрләр таратты.
7 ноябрь көнне бәйрәм демонстрациясендә дә калын тавышлы хатын- кыз диктор рекордчыларны мактады. Алар хөрмәтенә «Ура!» тавышлары яңгырады.
Ике көннән салкыннар башланды. Бетон сафтан чыкты. Пузиков
аркасында меңләгән сумлык зыян килде. Бу вакыйганы йомып кала алмадылар. Хәбәр турыдан-туры Мәскәүгә китте. Обкомның беренче секретаре төзүчеләрне җыеп, өстәлгә суга-суга сүкте. Ләкин беркемне дә хөкемгә тартмады. Василий Пузиков мыштым гына туган якларына шылды. Төзүчеләр яраксыз бетонны алып, аның урынына, Искәндәр Хәмзин әйткәнчә, саклык чаралары күреп, яңасын салды. Эш барышын күзәтергә фән кандидаты Литвин үзе дә килгән иде.
Тәүлек буе төзелештә булу Искәндәрне нык йончытты. Бераз ял итеп алырга ниятләп йөргәндә, Мәскәүдән әтисенең сеңлесе Зөһрәбикә апасының үлеме хакында кайгылы телеграмма килеп төште. Беренче рейс тоткарлану сәбәпле, ул кабат фатирына әйләнеп кайтты. Керсә – өйдә музыка агыла, караватта җизнәсе белән хатыны Светлана бер юрган астында ята. Алар хәтта Искәндәрнең керүен дә сизмәделәр бугай. Диван кырыенда майор
киеме, кобурада пистолет. Искәндәр үз-үзен белешми, пистолетны алып, түшәмгә атып ук җибәрде. Агарынган майор Елдашев «эш»еннән бүленеп, Искәндәрнең аякларына тезләнде:
– Апаң, гаиләм хакына гафу ит! Берүк атып үтермә, – дип ялварырга кереште. Хатыны юрган астына чумды. Искәндәр үзен кулга алды шулай да:
– Монысы апаны каһәрләгән өчен, менә монысы миңа хыянәт иткән
өчен! – дип, җизнәсенең иягенә сукты. Ә пистолетны юл уңаендагы
чүплек савытына ыргытты. Бәлки, аларның икесен дә дөмектерергә кирәк булгандыр?.. Бәлки... бәлки... Шулай итеп, Елдашев димләгән Светлана белән дә, җизнәсе белән дә аралар тәмам өзелде.

Тозак

Мондый халәттә гади кеше югалып кала, нишләргә дә белми аптырап тора. Әмма Елдашев инде каешланып беткән мент иде. Ул милициядә хезмәт иткән чорда төрле хәлләрдән коры чыгу юлын өйрәнде. Бу юлы да берни булмагандай торды да киенде. Ачы итеп сүгенеп, Искәндәр сугып төшергән ике тешен кулъяулыкка төреп куйды, урамга чыкты, күкрәген тутырып, һава сулады. Урамга атылып чыккан Искәндәрнең пистолетны
чүплек савытына ташлап китүен ул тәрәзә аша күреп калырга җитешкән иде. Кеше-фәлән күренгәнче дип, ул аны саклык белән генә алды да кире кереп китте. Бу вакытта, годәттә, подъезд төбенә чыгып, дөнья гайбәтен сөйләп юанучы әби-чәбиләр, көннең бозылуына сыкранып, тыштагы мәхшәрне тәрәзә аша гына күзәтеп тора иде. Алар, әлбәттә, Светлана янына йөрүче җирән чәчле кәрлә милиционерны таный. Пистолет шартлавын да ишеттеләр. Бу хакта дус-ишләре белән гәпләшеп алырга да өлгерделәр,
яңалык шәһәр буенча таралды.
Төзелештә буяучы-сылаучы булып хезмәт куйган Федора әби
милиционерның Света белән аралашуы турында Искәндәргә әйтергә җыенып йөри иде дә бит. Соңарды бугай. Әйе, чирне бит вакытында дәвалау хәерле. Соңга калдың икән, ул кешене аяныч хәлгә китерә. Яшь гаиләдә килеп чыккан афәт шуның мисалы. Елдашев фатирга кергәндә, өнсез калган Света әле һаман юрган астыннан чыгарга кыймаган иде.
– Тор, җебеп ятма. Миңа кофе ясап бир. Үзебезгә маҗара таптык, хәзер чыгу юлларын эзләргә кирәк, – дигән әмер бирде.
Авыр хезмәт күрмәгән матур буй-сынлы Светлана Елдашевка буйсынып, кухняда савыт-саба шалтырата башлады. Бераздан борыннарны кытыклап, бүлмәгә кофеның хуш исе таралды.
– Искәндәрнең ни кылачагын белеп булмый. Барына да әзер буласы иде. Пистолетта аның бармак эзләре, бусы бер! Хәзер аны эшкә барып «салдырасы»! Ә син поликлиникага чап, тәнеңдәге җәрәхәтләрне күрсәтеп, справка ал. Искәндәрне утыртмыйча булмый, берочтан аңгыра апасыннан да котылырмын. Аннан икәүләп, тыныч тормыш корырбыз. Кызыбыз уртак... Эштән киткән очракта да җитәрлек мал тупладым...
Җиләк-җимеш, яшелчә базасында эшләүче Светлана хәлнең мондый юнәлеш алуына шатланды гына. Кыз чагында ук акча үзләштереп тотылганда, аны Елдашев коткарды. Әлбәттә, бушка түгел, тәне белән түләтеп. Бер-берсенә ошады алар. Шунлыктан милиционер киләчәктә дә «аралашып» тору өчен сөяркәсен кайнешенә кияүгә бирде. Өстәвенә «оеткы» да салып. Аралашалар икән – туганнар аралаша бит, моннан кемгә зыян?
– Минем тәндә справка бирерлек имгәнү-фәлән юк бит. Искәндәрнең миңа чирткәне дә булмады, – дип, Светлана Елдашевның муенына барып сарылды.
– Анысы вак мәсьәлә. Хәзер булыр, – дип, Елдашев йодрыгы белән Светлананың күз төбенә сукты, берочтан кул кыры белән муенына да берне тондырды.
– Хәзер, матурым, марш врачка! Ә мин эшкә чаптым.
Милиция хезмәткәрләре яратып йөри торган ашханә каршында эчке эшләр идарәсе урнашкан. Шульс бүлмәсендә гадәттәгечә эш кайный. Елдашевны күргәч, остазы аңа бераз көтәргә кушты. Икәү аулакта калгач, Елдашев полковникка иртәнге вакыйганы сөйләп бирде.
– Ярый, кемдә булмый андый хәлләр... Иң мөһиме, ул сезне атып
үтермәгән! Моңа шатланырга гына кирәк! Әйдә, сезнең исәнлеккә берәрне тотып куйыйк, – дип, рюмкаларга коньяк салды. – Моңа охшаш хәл үземдә дә булды. Шулай берсендә сөяркәмнең Себергә
дип киткән ире кайтты. Самолёт очмаган, күрәсең. Киемнәрне алдым да аска сикердем, ярый әле икенче кат иде... Шуннан үземә сүз бирдем. Ирле хатыннар фатирына ни шагу! Әллә очрашу өчен урын беткәнме? Хәзер сүрелдем инде. Түтиләрне җай чыкканда гына «чеметкәлим». Планыңны хуплыйм, иначе яначаксың! Мин тиешле кешеләргә нишлисен әйтермен... Аңладыңмы?
Тегесе «Так точно!» – дип җавап бирде. Бу очракта кешелек сыйфатларын җуйган Елдашев Шульсның аягын да үбәргә әзер иде.
Майор остазы бүлмәсеннән кәефе күтәрелгән халәттә чыкты да үз
почмагына сыенып, көндәлек эшләренә күмелде.
Ул арада Светлана поликлиникага барып белешмә алды. Ялы булуына карамастан, эшенә дә сугылды, кибеткә кереп, азык-төлек җыйды. Башка вакытларда подъезд төбендә утыручы әбиләргә сәлам дә бирмичә уза иде, бүген исә ялагайланып, иреннән зарланды: «Юкка тавыш чыгара, эчеп кайтып, кул күтәрә. Кичә җәнҗал чыгарды, – дип, күгәргән күз төпләрен, перчаткасын салып, кулларын күрсәтте. Яше чыкмаса да, елаган кебек артистланды. Керәшен әбие Федора туры сүзле, кырыс кеше иде. Ул Искәндәрнең иртән чыгып киткәнен, аннан милиция килүен, кыскасы, күрше фатирда нинди хикмәтләр булып ятканын ишетеп-күреп торган икән.
– Оятсыз хатын син, Светлана, сөлектәй гәүдәле Искәндәрне шушы
кәрләгә алыштырдың, – диде ул.
Тәнзилә абыстай да күршесен хуплады:
– Аллаһы Тәгаләдән курык! Кызыңны үстерәсең бар. Ул да пүтсез булса нәстә эшләрсең?
Светлана әбиләрнең бу сүзеннән шүрләде. Алган әйберләрен дә
эскәмиядә онытып, тизрәк китү ягын карады.
Фатирына кергәндә, дары төтене исе әле дә ахыргача таралып өлгермәгән иде. Барып, форточканы ачты, җыелмаган урыннан Елдашевтан калган тир катыш одеколон исе килә иде. Ул дерелдәгән кулларын күтәреп, дога укыгандай итте.
– Йа Ходам! Кылган гөнаһларымны ярлыка!
...Аллаһы Тәгалә бу җиһанда һәрнәрсәне парлы итеп яраткан. Көн-төн, яктылык-караңгылык, мәхәббәт – хыянәт, фанилык – бакыйлык, яшьлек – картлык... Бик күп еллар шулай дәвам итә. Искәндәрнең әтисе:
– Улларым, кызларым, тормыш корганда, белгән гаилә, ата-ана тәрбиясе алган кешеләр белән парлашыгыз. Мәхәббәт ул туачак нәниләрдә, – дия иде.
Дөньялар үзгәрде. Апалары артыннан авыл егетләре дә күп чапты. Алабуга педагогия институтында укыганда, милиция мәктәбе курсанты, җирән Елдашев белән табыштылар. Кеше бит төс-кыяфәткә бик үк матур булмаса да, игътибары, максатчанлыгы белән кызларны карата ала.
Әлфия дә Елдашевны шул сыйфатлары өчен үз итте. Өстәвенә, ул инде армиядә хезмәт иткән, ышанычлы ир-егет иде. Тик Шульс белән аралашу Елдашевның намусына юшкын утыртты. Ул нык үзгәрде. Ике бала әнисе буларак, Әлфия апасы бу юлы да ирен кичерергә булды.
Искәндәр өлешенә тигән көмешен урта мәктәпнең соңгы классында
укыганда тапкан иде. Ул чакны алар авылында участок хастаханәсе ачтылар. Шунда медучилище тәмамлаган кызлар эшкә килде. Егетләр шулар артыннан чапты. Клуб янәшәсендәге кызлар тулай торагында ут беркайчан да сүнмәде. Иртәгесен эшкә баручылар кай арада йоклап, хәл алырга өлгергән – анысын үзләре генә белгәндер.
Сылу гәүдәле, сары чәчле Ләйлә дә Рабига исемле тол хатынга фатирга керде. Искәндәр аңа бер күрүдә гашыйк булды. Беренче мәртәбә үбешү, наз, киләчәктә бергә булу планнары... Бергәләшеп, таң каршылау... Әле алда армия хезмәте булуга да карамастан, Искәндәр Ләйләгә хәтта өйләнергә дә әзер иде сыман. Ул солдат хезмәтенә киткәч, озак та үтми, Ләйлә башка егет
белән чуала башлады, бераздан аны эшкә күрше авылга җибәрделәр. Ләйлә шунда тормышка чыкты. Әлбәттә, бу вакыйгалардан соң Искәндәрнең хатын-кыз затына карата ышанычы какшады.
Искәндәргә читтән торып карар чыгарылды – бернинди гаебе булмаган кеше төрмәгә утырырга тиеш! Майор Елдашев белән Светланага шулай кирәк. Тыпырчынырга мөмкинлеге юк. Гаепләүчеләр дә, хөкем карары чыгаручылар да бер җепкә тезелгән, бер система кешеләре. Дөрес, барысы да бозык түгел
аларның. Тик бу очракта карга карганы яклый. Дәлилләре дә бар! Елдашев белән Шульс корган тозак – үтемле алым. Аннан котылу чарасы юк.

***

Зөһрәбикә тутасын җирләү мәшәкатьләренә чумган Искәндәр
боларны әле белми иде... Ул мәрхүмәне искә алу мәҗлесләренә калырга теләмәде, җирләү йолаларын уздыргач та, поезд белән Казанга Абдул янына кайтты.
Чаллы белән Казан арасы ерак булмаса да, алар сирәк очрашты.
Институтны тәмамлаганнарына да биш ел узып китте. Абдул үз йорты белән тора. Зөбәйдәсе аңа инде өч бала бүләк итәргә өлгергән:
– Эшкә чыгарга вакыты юк. Бала карый, ә мин һаман шабашта. Акча җитәрлек. Бетә калса, хатын ашатыр. Ул бит духтыр кеше! – диде Абдул, хатыны белән таныштырып.
Ашап-эчеп алганнан соң, Абдул мунча якты. Шунда Искәндәр бәлагә таруы хакында сөйләде.
– Эшләр шәптән түгел икән, – диде Абдул. – Төп башына утыртканнар үзеңне... Аерыл да бирегә кил! Яңадан колхозларга йөрербез. Бәлки, төзелеш кооперативы оештырырбыз. Хәзер рөхсәт бит. Алдагысын вакыт күрсәтер...
Дуслар озак гәпләшеп утырды. Озатканда, Абдул Искәндәрне кочаклап:
– Вәгъдә! Мин синең дустың. Ташлашмабыз, – диде.
Искәндәр, Казанга кайткач, «Кольцо»дагы телеграфка кереп, апасына шалтыратты:
– Беләм энем, беләм. Җизнәң барын да аңлатты. Светлана үзе чакырып китергән, аннан, мәҗбүриләп, урынга яткырган... «Искәндәрнең вакыты юк. Гел эштә, ә миңа орденлы төзүче түгел, ир кирәк», – дигән. Кулда тота белмәдең шуны. Җизнәңне балалар хакына гафу иттем. Светаны кыйнагансың икән, бөтен җире күгәргән, милициягә синең өстән жалу язган. Җизнәң, җайларбыз, ди...
– Апа, бәгърем, син ни сөйлисең? Алар бит күптән ирле-хатынлы булган, Кристина да җизнинеке. Мин моны хәзер генә аңладым. Ант, сукмадым мин аңа, сукмадым! Ничә ел бергә гомер итеп тә, иреңнең кабахәт икәнен аңламадыңмыни соң, алма апа? Акылыңа кил!
...Телефон өзелде. Искәндәр хушына килә алмыйча кабинкада утырды. Мул тормыш, кыйммәтле бүләкләр апасының күзләрен томалаган булып чыкты түгелме? Димәк, җизнәсе аны Светлана кулы белән зинданга тыга...
...Искәндәр Чаллыга кайткач, армиядә хезмәт иткән дусты Мөнәвир, авылдашы Мөдәррис белән фатирыннан кием-салымнарын, документларын алып чыкты. Аннан Мөнәвирдә куна калды.
Мөнәвир шәһәр янындагы бер районның прокурорын йөртә. Ул инде шефы белән сөйләшеп өлгергән икән. Эш сәгате беткәндә, алар очрашты. Шофёр – җитәкченең якын дусты, сер сыйдыра белә торган кешесе. Ул аз ишетә, аз күрә һәм телне йозакка бикләп тота белергә тиеш. Мөнәвир бу асыл сыйфатларга ия. Әле моның өстенә өздереп, баянда уйный, җырлый да. Прокурор Мөнәвирне үз энесе кебек ярата. Бу очракта өлкән кешедән
киңәш алмый мөмкин түгел иде. Искәндәр килеп чыккан бәла хакында сөйләде. Сугышларны кичкән чал чәчле ил агасы, Искәндәрне кызганды, әмма ярдәм итәргә вәгъдә бирсә дә, бу аның кулыннан килә торган эш түгел иде.
– Күндереп булса, Светлананың гаризасын кире алдырасы иде. Ләкин ул Елдашевның курчагы. Барып чыгармы икән? – дип, авыр сулап куйды. Болай булгач, Елдашев ике тешеннән башка берни югалтмый булып чыга. Гаиләсендә дә, эшендә дә кала... – Бу системада, энекәш, кыңгыр эшләрне хупламыйлар. Ул бит барлык милиция исеменә тап төшергән. Инде мәгълүмат тиешле кешеләренә барып җиткәндер. Хәзер эшне йомып калу җаен караячаклар. Кемнең яңа йолдыз, кемнең яңа дәрәҗә аласы бар...
Мәскәүгә хәбәр салсаң да, ул барыбер бирегә кайта. Синең исбатларга дәлилләрең дә, шаһитларың да юк...
– Нәсих абый, нүжәли Искәндәрне коткару чарасы юк инде. Сез бит данлыклы юрист, – дип ачыргаланды Мөнәвир.
Искәндәргә бу очрашу, яралы йөрәгенә тоз сибү белән бер иде. Ул
түзмәде:
– Димәк, карга күзен карга чукымый, гаепсезләр төрмәгә утыра. Ә
системага кеше язмышы не при чём булып чыга, – диде ул үпкәле тон белән.
– Бигайбә, бу очракта шулайрак, энекәш, – дип, прокурор аларны озатып калды.
Искәндәрнең эшеннән язылган характеристика, дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләре дә ярдәм итә алмады. Аңа җинаять эше ачып, 5 елга хезмәт белән төзәтү колониясенә җибәрергә дигән хөкем карары чыгардылар. Тикшерү изоляторында утырганда да, этап буенча лагерьга
озатылганда да, чыбыксыз телеграф буенча аны хәбәр – «малява» озата килде. Ул «мусор»ны кыйнаганы өчен срок алган гаепсез «зек» булып саналды. Югыйсә хатын-кызга кул күтәреп, срок алганнарга караш, гадәттә, начар була иде. Киләчәктә яхшы эшләр башкарырга, яңа завод-фабрикалар төзергә хыялланган Искәндәрнең тормышы шушы мизгелдә тукталып калды. Аның икенче өлеше – сыналу башланды...

(Дәвамы бар)