Логотип Казан Утлары
Хикәя

Депутат

Җилле авылына җилләп-буранлап, сайлаулар якынлаша иде...
Трактор астына кереп, аның арткы күчәрен төзәтеп яткан җиреннән Дәү Әхмәдинең телефоны чырылдап җибәрде. Кинәт каушап киттеме, кулыннан утыз икеле ачкычы шалт итеп, башына килеп төште.
– Әлү, – диде ул, маңгаен ышкып.
– Әхмәди, ни хәлләрдә яшәп ятыш? Мин әле бу, Сәвит Расих!
Бу юлы инде баш түбәсенә трактор карданы егылып төштемени?! Әхмәди аптырап калды: каян килеп искә алган әле бу адәм? Авылдашлары ике ятып бер төшенә дә керми иде түгелме соң аның моңа кадәр? Кәгазьдә җирле үзидарә рәисе булып саналса да, чынлыкта авыл ягына карап төкерергә дә чирканган Расих бит ул!
– Беркөе... – Әхмәдинең җавабы кыска булды.
– Кара әле, малай, сәвиткә килеп кит әле бүген! Үтә дә мөһим эш бар!
– Ярар... Килермен...
Их, шул карусызлыгы! Эшең төшсә, үзең кил дип кенә әйтәсе дә бит, юк! Күп сөйләшергә күнекмәгән авыздан ярар дигән сүз чыкты да китте менә. Алыптай гәүдәсе белән тракторы астыннан үзенә күрә бер җитезлек белән шуып чыгып, өенә атлады Әхмәди.
«Майга баткан кулларын юып, өс-башны алыштырасы булыр. Расих кебек хөрәсән янына ничек тә килешсә дә, туган авылың урамыннан пычрак киемнән йөрү ярамас»,– дип уйлады ул. Кешелеккә генә кия торган кайры туны белән бүреген элеп, капкадан чыгып киткән Әхмәдине хатынының ризасыз тавышы
озатып калды:
– Авыл өчен бармакка бармак сукмаган Расихның көен көйләп йөр инде! Бер әйтү белән чыгып йөгер, имеш!
Әле шактый ныклыгын сакласа да, инде өшәнергә өлгергән авыл урамыннан атлады ул. Хуҗалыклары инвестор дигән ялмавыз кулына төшүдән башланды ахырзаман. Карышмадылар түгел, карыштылар. Күз ачып-йомганчы авылны үләт кырдымыни: гөрләп торган фермалар бушап калды, хуҗалыкның трактор, комбайннары тимергә тапшырылды. Бер-ике ел кырларда иген
үстереп азаплансалар да, соңрак алар да чәчелми-урылмый башлады. Халык эшсезлектән интекте. Типсә тимер өзәр авыл ир-атларының бер ише Себергә эшкә ялланып китсә, калганнары эчүгә сабышты. Авылны ташлап, читкә китүче гаиләләр күбәйде. Шушы хәлләрне күреп, күпме генә җаны сулкылдаса да, дәшмәде Әхмәди, сабыр гына үз көнен күрә бирде.
– Әйдүк, Әхмәди! – дип, балкып каршы алды аны Сәвит Расих. Мәктәп директоры Фәндәс тә биредә икән, ул да май кояшыдай балкып, күрешергә кулын сузды.
– Нихәл, Әхмәди? Тормышлар барамы?

– Бара...
– Сиңа зур йомышыбыз бар бит әле! – Расихның шадра йөзенең уртасына кысылып кереп урнашкан күзләре ялтырады. – Иң ышанычлы кеше – син. Фәндәс, аңлат әле шуңа эшнең җаен!
Мәктәп директоры булуы өстенә сайлау комиссиясе рәисе вазифаларын да үз җилкәсенә ыргыткан ир, тавышын баса төшеп, «серне» чишәргә кереште:
– Яшерен-батырын түгел, борын төбендә – сайлаулар. Анысының да ниндие әле! Альтернатив! Өстән күрсәтелгән кандидат янына без дә үзебездән бер кешене тәкъдим итәргә тиешбез. Син инде, Әхмәди, аңлыйсың, аларның анда инде хәл ителгән. Әмма кәгазьдә, ягъни бюллетеньдә, бар да канун кушканча булырга тиеш.
– Әй, тәмам әйләнеп йөрдең! – Расих маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен күлмәк җиңе белән сыпырып алды.

– Кыскасы, Әхмәди, икенче кандидат – син!
– Мин?.. Ни өчен?..
– Син! Һәм шуның белән вәссәлам!
– Риза түгел...
– Ни пычагыма киреләнеп утырган буласың? Син бит кәгазьдә генә
кандидат! Курыкма, депутат итеп беркем дә куярга җыенмый! Сайланасы кешеләр күптән билгеле!
– Барыбер риза түгел...
Кыза башлаган Расихка мәгънәле караш ташлап, Фәндәс Әхмәди янәшәсенә килеп утырды.
– Әхмәди, аңла, канун мәҗбүр итә. Без альтернатив сайлауларда төп кандидаттан тыш, тагын бер кандидатны күрсәтергә тиешбез. Соң кемне куйыйк? Җәнҗалдан башы чыкмаган кибетче Газзәнеме? Баш ташлап эчеп яткан Миргалинеме? Йә, кемне? Аннан соң бит әле ул кешенең сер саклый белүе дә, артыгын сөйләшмәве дә кирәк! Менә минем, сайлау комиссиясе рәисенең, кандидат эзләп утырырга бөтенләй хакым юк та, нишлисең, өстән
кушканны үтәп йөрисең...
Фәндәснең артыгын ычкындыра башлавын сизеп, Расих кырт итеп аның сүзен бүлде:
– Бәя күтәреп утырмасана! Синең кандидатны күрсәткәннәр икән, риза бул! Менә монда беребез дә рәхәтлектән чабып йөрми. Өстән кушкач, эшләми хәл юк.
«Эшләмисең дә, эшләргә уйламыйсың да!» – дип җавап бирәсе килде Әхмәдинең, әмма юашлыгы үзенекен итте:
– Ярар...
– Менә бит! Әллә кайчан шулай диләр аны! – Расихның йөзендәге
шадралары биеште.
– Артык борчымабыз үзеңне. Тик шулай да кешегә артыгын сөйләп йөрмә инде, яме. Беләсең бит, авылда төрле кеше бар.
Дусларча сөйләшергә тырышып, юхаларча юмалаган Фәндәскә берни дип тә җавап бирмәде Әхмәди. Ике метрлы буен турайтып торып басты да ишеккә юнәлде. Замана ялчыларының хәйләле уенына ризалашып кайтуын белгәннән соң тузыначак хатынын да, депутатлыкка кандидат булганлыгын ишетеп, каһкаһәләп көләчәк авылдашлары хакында да уйламады ул. Нигәдер Җилленең гөрләп яшәгән чаклары, үсмерлек еллары исенә төшеп, уйларының җеп очын үткәннәргә алып китте.
...Алар үскәндә, авылда өч Әхмәди бар иде. Кәки Әхмәдигә кушамат,шәһәрдән кайтучы туганнарыннан өйрәнеп калып, һәр сүзе саен «так и» дип кабатлап йөргәне өчен тагылып калды. Җенле Әхмәдинең вакыт-вакыт күзенә «җеннәр» күренгәли иде. Әллә халыкны шаккатыру өчен үзе уйлап чыгара идеме – әмма ләкин кушамат өчен күп кирәкмәде. Соңыннан җеннәреннән ваз
кичсә дә, котылу юк иде, үзенә генә түгел, бөтен нәселенә Җенле кушаматы ябышып калды. Дәү гәүдәле Әхмәдигә исә авыл халкы кушамат эзләп әлләни баш ватмады. Кайсы Әхмәди дигәндә, Дәү Әхмәди, диделәр.
Йорт саен бишәр-алтышар бала туган, фермалар терлек тавышыннан шау итеп торган, басу-кырларда техника гөрелтесе тынмаган чорда үсте алар. Мәктәптән соң шәһәргә чыгып китүчеләр дә сирәк иде. Егетләр – шофёр- тракторчы, кызлар – сыер савучы. Тормыш ничектер бер көйгә салынган иде.
Дөньяларның асты-өскә килә башлагач та, сөрлеккәләп куйса да, бирешмәгән иде әле Җилле. Бар иде, бар иде әле анда тормыш! Җаннарын шайтанга залогка тапшырган имансыз бәндәләр килеп, пычрак кулларын авылның бугазына сузып, тынын кискәнче нидер үзгәртергә мөмкин иде әле. Инде артык соң кебек...

Ярымҗимерек хуҗалык корылмаларына карап, Әхмәди әнә шуларны уйлады...
Бернигә дә карамастан, Җилле авылына җилләп-буранлап, сайлаулар якынлаша иде...
Көннәрдән бер көнне авыл халкын клубка җыйдылар. Депутат белән очрашу урынына, ичмасам, концерт күрсәтсәләр, дип сукранды Җилле кешеләре. Депутат буласы кеше сәхнәгә күтәрелгәч, бермәл аптырап калдылар. Салам сыйраклы, элеп киптергән төсле ябык кына бер хатын-кыз иде ул.
– Мин Бакирова Зифа Арслановна булам. Район үзәгендә балигъ булмаганнар комиссиясендә эшлим... Быелгысы елда...
Авыл халкы «депутат»ның сүз башлавын ук яратмады. Түзделәр-түзделәр дә, берзаман сабырлык касәсе төшеп ватылды. Иң әүвәл Газзә сикереп торды.
– Син, үскәнем, безнең күзгә чәчәкле-чуклы төтен җибәрмә. Турысын ярып әйт: депутат булгач, авыл өчен нәрсәләр эшләргә җыенасың?
Сәвит Расих Газзәгә күзенең агы белән акаеп карады. Әмма бу карашка игътибар итүче булмады. Урыныннан ипләп кенә Вазыйх карт күтәрелде.
– Сеңлем, сине депутат итеп безгә җибәргәннәр икән, димәк, юк-бар кеше генә түгелсеңдер. Шулай икән, әйт син безгә, алабута баскан кырларда кайчан икмәк үсә башлар? «Фермаларны ремонтларга кирәк! Терлекләрне кайтарырга! Авылда халык
эшсез тилмерә!» – болары урыннан тормый гына әйтелде. Әле тегеннән, әле моннан кычкырган тавышлар берзаман тоташ гүләүгә күчте. Эшнең алдан уйланылган сценарий буенча китмәвен аңлаган Расих, сәхнәгә очып диярлек менеп, микрофонга үкерде:
– Җитте! Тавышланмагыз! Телегезгә хуҗа булмасагыз, әнә участковый ишек төбендә генә, аңа сезне өч тәүлеккә утыртып кую берни тормый!
Халыкның әле әйтер сүзе шактый булса да, теләр-теләмәс кенә
тынычландылар. Расих йөзенә төче елмаю чыгарып, булачак депутатка борылды:
– Дәвам итегез, Зифа Арслановна!
– Мин сезнең фикерләрегезне ишеттем, борчылуларыгызны аңлыйм. Әмма, белүегезчә, мин районда балигъ булмаганнар комиссиясендә эшлим. Үзегезнең сорауларыгызны авыл хуҗалыгы белгечләренә юллагыз.
Салам сыйраклы ханым чыгышын алдан хәстәрләп килгән кәгазьләренә карап дәвам итте. Очрашу азагында залдан сорау бирергә җөрьәт итүче табылмау сәбәпле, тиз генә төгәлләп тә куйдылар.
Клубтан урамга чыкканнан соң гына, халыкның теле чишелде.
– Райондагы зур түрәнең килене икән бит ул! Аны без сайласак та,
сайламасак та депутат итәләр инде!
– Нәрсә, өч тәүлеккә яптырам диме Сәвит Расих? Яптырыр да!
– Әхмәди дә кандидат бит, нигә аңа сүз бирмәделәр?
Авыл кешеләре үз араларыннан тыныч кына атлаган Дәү Әхмәдине эзләп тапты.
– Әхмәди, ник син дә сөйләмәдең?
– Һай, анда менеп, нәрсә әйтсен соң ул? Без дә айга менәр идек, булса арттан төртүче дип җырлап төшсә генә!
Дәшмәде Әхмәди, үз уйларына чумып, кичке авыл урамы буйлап атлавын дәвам итте. Чыннан да, районнан килгән ханымга биргән сорауларны үзенә юлласалар, ни дип җавап бирер иде соң? Җелеге суырылган авылын аякка бастыра аламы ул? Әхмәдинең озын гәүдәсеннән дә биегрәк чүп үләне басып китеп, кышка да шул куркыныч хәлендә кергән иген басуларына җан өрә аламы? Нигезеннән төбе-тамыры белән йолкынып, читкә китүче авылдашларын туктата аламы? Юк бит! Нәни тракторы белән язын авылдашларының бәрәңге бакчаларын сукалап бирә, җәен болыннан печәннәрен ташыша, кышын авыл урамнарын кардан чистартып тора – кулыннан килгәне бары шул! Болар бит бик вак эшләр! Язмышларны үзгәртерлек, хәлсезләнеп алга йөгенгән
чаптарларга яшәү суты эчерерлек кодрәт кирәк! Дәшмәде ул, тик йөрәген мең сорау камчылады, табылмаган җаваплар исә җанда ризасызлык давылын куптарды...
Ә Җилле авылына җилләп-буранлап, сайлаулар якынлаша иде...
...Көчле җилнең түбә калаена суккан, юеш карның тәрәзәгә бәргән
тавышына төн уртасында уянып китте Әхмәди. Тышта буран котыра иде. Бу галәмәттән авылдан олы юлга алып чыгучы юл өзеләчәк инде дип уйланды ул. Иртән сөт җыючы машина да керә алмыйча, әйләнеп китсә, кешеләр бердәнбер көндәлек кеременнән дә колак кагачак. Аллам сакласын ут хәвефе чыкса, авылың белән кычкырып янарсың – янгын сүндерү машиналары керә алмас. Күрше килене Таңсылу бәби алып кайтырга йөри, дөнья эшен белеп булмый, ашыгыч кына хастаханәгә илтәсе булса... Әхмәди, җылы урыныннан җитез генә сикереп торды да, өстенә солярка исе килеп торган бишмәтен киеп, тимер атын кабызырга чыгып китте.
Ачы таңнан торырга гадәтләнгән авыл халкы болдыр баскычыннан урыс капкаларына кадәр сукмакны көч-хәл белән арчып, иртәнге савымнан чиләк белән сөтләрен күтәреп, урамга чыктылар. Тип-тигез итеп, кардан чистартылган урам башыннан сөт җыючы машинаның якты утлары күренә иде инде. Көн яктыруга кешеләр клубка – сайлауга ашыкты. Төне буе котырынган буран тынган, офыктан тансык кояш чыгып килә иде...
Җилле авылы халкы бертавыштан Әхмәдине депутат итеп сайлап куйды.
Әйдә! Рәхим ит, депутат!