Брест. 22 июнь...

Батырлар урамында

Саннар каты бәгырьле...
Бөек Ватан сугышында 26 миллион кешенең гомере өзелде дип, тиз арада санап үтәбез.
Бүгенгесе көндә мәркәзебез Казанда 1 миллион 250 мең кеше яши. Димәк, фашизмга каршы көрәштә 20 шәһәрлек халык кырылган дигән сүз... Әле, яраланып кайтып, Җиңү көненнән соң
арабыздан киткән солдатларны да кушып санасаң... Җиңү бәйрәменә тел-теш тидерүчеләргә карата нәфрәт көчәя генә...
Үзем яшәгән кварталның шәһәр транспортында игълан ителгән урам исемнәре күңелдә горурлык хисе уята: Гаврилов, Әмирхан, Хәким, Әпсәләмов... Язучылар һәм сугыш каһарманнары гел янәшә яңгырый.
Нинди генә кырыс кеше дисәк тә, Сталин иҗат кешеләрен фронтка җибәрмәс өчен бронь бирә. Шуңа карамастан, татарның 50ләп язучысы үз теләге белән сугышка киткәнен беләбез. Каләм иясе – көрәш сәхифәләрен матбугатта яктыртып баручы, шигырьләре белән җиңүләргә рухландыручы да; легендар солдат һәм шул ук вакытта эзтабар да. Аларның китапларында ил язмышы, сугыш еллары хроникасы...
Рус язучысы Сергей Смирнов та 1947-57 елларда Брест крепосте язмышын өйрәнә. Эзләнү-тикшеренү эшләре алып барганда, цитадельдә 44 нче укчы полкның байрагы табыла – аны цинкланган чиләктә капкачлап, җиргә күмгән булалар. Байрак исән икән – димәк, полк та җиңелмәгән! Шуннан соң язучы, крепость батырларын эзләп, Мәскәү радиосы аша тапшырулар оештыра. Һәм көтмәгәндә, 44 нче укчы полкның командиры Пётр Гавриловны эзләп таба! С.Смирнов аңарда ике атна буе кунак булып, 1941 елның 22 июнь – 23 июль вакыйгаларын җентекләп язып бара.
Брест крепосте китабы 1957 елда басылып чыга. Шуннан соң гына Партия контроле комитетында Гавриловның коммунист билеты һәм майор дәрәҗәсе кайтарыла, күп тә үтми аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сүз уңаеннан, искә төшерик, әсирлеккә эләккән бик күп батырлар 1956- 57 елларда гына аклана. «Моабит дәфтәре» илебезгә әйләнеп кайткач, Муса Җәлилгә дә; Ян Винецкий «Литературная газета» да язып чыккач, әсирлектән дошман самолётын урлап качкан һәм күп кенә көрәштәшләрен коткарган тагын бер татар егете Михаил Девятаевка да Советлар Союзы Герое исеме
шул елларда бирелә. Әлбәттә, бу шәфкатьле миссия Н.С.Хрущёв властька килгәч башлана.


Танкка каршы мылтык белән
22 июнь, гадәттә, халкыбызның Сабантуй батырларын хөрмәтләү көннәренә туры килә.
1941 ел, 22 июнь. Җирле вакыт белән 3 сәгать 15 минутта Брест крепостена беренче снаряд килеп төшә!..
Горнизонда өч мең ярым кешелек гаскәр тупланса да, нигездә, алар хәрби өйрәнүләр полигоны хәлендә яши: берничә броневиклары бар, танклар исә бөтенләй юк.
Инде Европа илләрен яулап, хәл җыйган, ике еллык сугыш тәҗрибәсе туплаган, авиация, артиллерия, танк һәм үзйөрешле яңа техника белән баштанаяк коралланган дошман армиясен винтовка һәм автоматлар белән каршы алыр өчен гавриловчылар нинди батырлыкка ия булырга тиеш?!.
Гитлер Советлар иленә каршы сугыш башламаячак, дигән фараз Брест крепостен СССРга ачык капка рәвешенә китергән...
Сугыш якынайган саен, тактик өйрәнүләр вакытында полигонның утлы кораллары күпләп югала башлый.
Брест вокзалы ресторанында немец җандармнары, өстәлгә тезелгән шешәләрдән зур кружкаларга бушатып, сыра чөмерә. Һәм моңа инде беркем дә игътибар итми.
Әле, 21 июньнең кичендә генә, пассажирлар поездын бер тупикка кысрыклап, Совет икмәге төялгән эшелон Германиягә китеп бара...
СССРга каршы һөҗүм белән идарә итү өчен Гитлер алдан ук Көнчыгыш Пруссиянең Растенбург тирәсендә җир асты бункеры төзетә, һәм Вермахтның югары җитәкчелеге шунда күчә. Урман ешлыгында, аеруча яшерен рәвештә төзелгән әлеге корылманың стеналары 6 метр калынлыкта: элемтә үзәге, киңәшмәләр залы һәм хәтта казинолары белән!


Сугыш йә була, йә булмый?!
Сталин соңгы көнгә чаклы СССР белән Германия арасындагы килешүгә ышанып яши.
Коммунистлар белән фашистлар арасында нинди килешү булырга мөмкин инде, йә?!.
Бары тик 21 июнь кичендә генә генштаб маршаллар Тимошенко һәм Жуков имзасы белән һәрбер хәрби частька, диңгез флотларына, бигрәк тә чик буендагы хәрби округларга директива җибәрә. Аның төп эчтәлеге кисәтү һәм боерудан гыйбарәт: 22-23 июнь көннәрендә немецлар көтелмәгән һөҗүмгә күчәргә мөмкин.
Ләкин төрле провокацияләргә бирелмәскә...
Әлеге документка Сталин барыбер кул куймый!
Провокацияләр дигәннән, 1941 елның 19 апреленнән башлап, бер ай эчендә, немец самолётлары 180 тапкыр чик сызыгын боза, урыны-урыны белән алар хәтта СССР җиренә 100-150 чакрымгача үтеп керә.
Директива таралганнан соң, өч-дүрт сәгать узуга, Кремльгә бер-бер артлы хәвефле хәбәр ява башлый: фашистлар Белоруссия шәһәрләрен, Украина... Балтыйк буе республикаларын... бомбага тота башлады!

Һәм Мәскәү вакыты белән иртәнге 4 сәгать 15 минутта Брест крепостена беренче снаряд килеп төшә.
Сугыш була-булмый, була-булмый дип, ике ел буе ромашка чәчәге белән юраулар челпәрәмә килә. Инде атылган ядрәне туктатам димә!


Крепостьның татар инженеры
Брест крепостена 17 мең фашист ябырыла (безнекеләр 3,5 мең генә, дидек). Җитмәсә, аларга авиация белән артиллерия туктаусыз ярдәм итеп тора. Әгәр мондый бәрелеш ачык яу кырында барган булса, дошманның җиңәчәге – бәхәссез...
Шөкер, гавриловчылар үз өендә, дөресрәге үз өнендә!
Татар кайда – Ватаны шунда.
Брест крепосте дигәндә, без тагын бер татар егетен – инженерлык гаскәрләренең генерал-лейтенанты, хәрби фәннәр докторы, Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышевны да онытмаска тиешбез. Цитадель ныгытмалары төзүдә ул җитәкчелек иткән. Д.М.Карбышев сугыш башында ук контузияләнгән килеш әсирлеккә төшә. Хәрби инженер буларак, фашистлар аны үзләренә хезмәт иттерергә телиләр. Ләкин батыр милләттәшебез баш ими! Дүрт ел буе концлагерьларда интектергәннән соң, аны бозга катырып җәзалыйлар.
Брест крепостеның җир астындагы лабиринтлары, тирән-тирән катакомбалары, коридорлар челтәре – гавриловчылар өчен ышанычлы плацдарм булган. Фашистлар яндыргыч сиптереп тә, гранаталар ыргытып та, артиллерия белән төбәп атып та,
әллә ни уңышка ирешә алмаганнар. Патрульләре дә көндезләрен генә батырайган, төнлә белән алар җир асты коммуникацияләренә бөтенләй тыгылмаган.
Ә безнекеләр исә, киресенчә, вак-вак отрядларга бүленеп, төне буе һөҗүм оештыралар һәм көчле ут ачалар да тагын күздән югалалар.
Фашистлар һәлак булган сугышчыларны җыяр өчен Брест шәһәреннән җирле халыкны куып китерәләр. Яраланган рус солдаты эләксә, батыраеп, штык белән кадап йөриләр.
Сугышның беренче көннәрендә үк камалышта калган крепостьның алынуы турында фашистлар командованиесе өч тапкыр рапорт бирә.
28 июньдә Минск шәһәре басып алына. Ә Брест камалышта сугышып кала.
10-11 июль.
Дошман Днепрны кичеп, Смоленскига барып җитә. Ә майор Пётр Гаврилов җитәкчелегендәге 44 нче укчы полк әле һаман да каршылык күрсәтә... Тушёнкалары – буа буарлык, ипиләре генә юк. Иң мөһиме – су запасы бетте дигәндә, яңгыр килеп ява!
Ә 23 июль көнне...
Дагасыман формада казылган тирән окоптан көчле ут ачкан гавриловчылар өстенә мең сигез йөз килолы бомба килеп төшә...
Һәркемнең документы күкрәк кесәсендә. Полк командирының кемлеген бик тиз ачыклыйлар...


Гитлер килгән
Сталинның үз гомерендә берәр тапкыр Брест крепостен килеп күргәне бардырмы, юктырмы, белмим, ә Гитлер килә. Үзе генә дә түгел, Италиянең профашистик режим башлыгы Муссолини белән!
Изге Рим императоры Фридрих-I хөрмәтенә «Барбаросса» дип аталган, СССРны тиз арада юкка чыгару планы Брест капкасында ук көчле каршылыкка юлыккач,җиде миллион сугышчысы булган Вермахт сагаеп кала – туган илен сакларга ант иткән совет солдатының холкы-психологиясе бигүк өйрәнелмәгән кебек килеп
чыга...
Шушы уй Гитлерны чыгырыннан, дөресрәге, бункерыннан чыгара.
Майор Гавриловны ике ягыннан култыклап, ярым үлем хәлендә алып киләләр. Һәм сафка тезелгән немец солдатлары алдыннан үтәләр, Рейхсканцлер аларга честь биргән килеш басып торырга куша: «Күрегез, чын солдат менә шушындый булырга тиеш!» – ди ул...
Нәкъ шул вакытта, цитадельдә фашист патрульләре атышудан туктап тора. Көтелмәгән тынлыкка аптырап, лейтенант Николай Плужников «яктыга чыга». (Язучы Борис Васильевның раславынча, ул әле хәрби училищены тәмамлап, крепостька 21 июньнең төнендә генә килеп төшә, учётка да басмаган килеш
сугышта катнашырга мәҗбүр була). Яшь командир сафка тезелгән фашистлар каршында үрә катып торган ике кешенең кемнәр икәнен абайлап, автоматын күкрәгенә кыса. Төзәп тә карый, ләкин атмый, заяга буза куптарып, шушындый «кунакларны» кулдан ычкындырырга теләми. Монда винтовка кирәк! Ләкин катакомбага кереп, мылтык алып чыкканда, мәйданда инде беркем дә
калмаган. Бөек Ватан сугышын тамырдан үзгәртә алырлык бөек очрак була бу...


Яшәр өчен дә батырлык кирәк яки Ике хатынлы Гаврилов
Дошманга каршы көрәшкә күтәрелгәндә, батырлыкның үз мантыйгы бар – җиңәргә, үлсәң дә, чигенмәскә! Ә бер ай гына сугышкан һәм Җиңү көнендә генә әсирлектән азат ителгән Совет солдатына алга таба тыныч тормышта яшәп калыр өчен тагын да зуррак батырлык кирәктер. Пётр Гаврилов та үзенең исемен
аклар өчен ел буе «фильтрация» үтә, һәм 1946 елның көзендә, хәрби дәрәҗәләрен югалтып, гади солдат хәлендә туган авылы Әлбәденгә кайтып төшә... Ләкин коммунистик тәрбия алган якташлары аны, пленда качып яткан сатлык җанга тиңләп, таш ата-ата куып җибәрәләр!
Ул 46 яшьлек тол ир. Хатыны Анна белән асрамага алынган улы Николай, сугыш башланыр алдыннан Бресттан эвакуацияләнеп, хәбәрсез югалалар.
Пётр Михайлович әле һаман да үҗәтләнеп, туган ягында төпләнеп калырга тели, районның башкарма комитетына эш сорап керә. Кечкенәдән күрше Пимәр авылы алпавытына хезмәт итеп, унбиш яшен тутыргач, алга таба укырга теләп, Казанга җәяүләп киткән, Гражданнар сугышында, фин конфликтында катнашкан, Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлап, РККА командиры булган элеккеге коммунист Гавриловны кирпеч заводының чүлмәк ясау цехына урнаштыралар. Шунда ук ул Краснодардан Питрәчкә эвакуацияләнгән Мария белән кавыша. Мария, һушкитмәле чибәрлегенә карамастан, искиткеч тыйнак, ярдәмчел һәм
миһербанлы кыз булып чыга. Күп тә үтми, Гавриловлар гаиләсе Мариянең туган шәһәре Краснодарга күченеп китә һәм якташыбыз озак еллар буе шунда – авылларга ут кертүче оешмада эшли.
Фронтовик дуслар белән очрашуларның берсендә билгесез ханым Пётр Михайловичка сер итеп кенә бер хәбәр әйтә: «Сезнең беренче хатыныгыз Анна исән, Бресттан 100 чакрымдагы Косово тирәсендәге картлар йортында яши...» – ди.
Ул күптән инде параличланган, гел урын өстендә ята икән. Асрамага алынган уллары Николай хәрби академияне тәмамлап, Мәскәүдә хезмәт итә.Мария чибәркәй хәбәрне ишетү белән көндәше Аннаны үзләренә алып кайта һәм соңгы юлга озатканчы, аны хөрмәтләп карый. Шулай итеп, майор Гаврилов дүрт ай буе ике хатын белән «яшәп» ала. Монысы да татарча килеп чыга...
Пётр Михайловичның үз баласы һәм, гомумән, нәселе юк. Ватан сынаулары өстенә язмыш сынаулары да өстәлгән. Каһарман якташыбыз 79 яшендә бакыйлыкка күчә (1900-1979). Үзенең васыяте буенча Бресттагы хәрбиләр каберлегенә күмелә.
Алар анда 800 солдат...
Крепостьның оборона музеенда беренче зал Д.М.Карбышевка, бишенче зал П.М.Гавриловка багышланган. Полк байрагы да шунда саклана.
Бүгенге көндә каһарманның туган авылы игътибар үзәгендә. Тирән окоплары, ныгытмалы траншеялары, җимерелгән дивар күренешләре һәм майор Гаврилов музее белән Әлбәден авылы Брест крепостеның зур макетын хәтерләтә. Ә Питрәч авылының үзәгендә якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары П.М.Гаврилов, Г.К.Камалеев һәм В.И.Осиповка багышланган постамент тора.

Герой буласым килә
1963 елның май аенда, без аның белән күрешеп калдык. Брест крепосте каһарманы майор Гаврилов белән очрашу була, дигән хәбәр районыбызның бөтен мәктәпләренә Генштаб директивасы кебек таралды.
Уку елы бетмәгән әле. Көннәр җылы, өс киемнәребез җиңелчә. Кызлар кулында энҗе чәчәкләр күренгәли.
Шәленең егерме укучысын мәктәп машинасында, Питрәчнең хәрби
комиссариаты каршындагы мәйданга китереп бушаттылар. Комсомол билетларын алып килү мәҗбүри, аны үбеп, ант итәсе була, диделәр. Авылыбызның 680 укучысы арасыннан егермебезне генә ничек сайлап алганнардыр, хәтерләмим, мәгәр мин исемлеккә эләктем. Сәбәбе соңрак аңлашылды: мин фронтовик ятиме, район гәҗитендә шигырьләрем чыга, сәхнәләрдә кызык-мызык сөйләп, кул чаптырганым бар. Мәйданда майор Гавриловка батырлык турында сорау бирергә тиеш икәнмен.
Соравымны көзге каршына басып ятларга куштылар. Ятлагач, «учительская» дигән бүлмәгә алып кереп тыңлап та карадылар.
«Гаврилов абый, без малайлар, кар өстендә окоплар ясап, землянкалар казып, сугыш уены уйнарга яратабыз, ә сез бала чакта нинди уеннар уйнадыгыз?»
Мәктәп директоры Наил Зиннәтович (күренекле галим, тукайчы Ибраһим Нуруллинның абыйсы) урындыгыннан корт чаккандай сикереп торды.
– Юк! – диде ул генераллар тавышы белән. – Землянка сүзен әйтергә ярамый!
– Ярар, әйтмәм, ярамагач инде... – дидем дә үзем берни аңламадым. Кар эчендә землянкалар ясап уйный идек инде. Окоплар да казый идек. Урам малайлары икегә бүленәбез дә: әүвәл сез аклар буласыз, без – кызыллар, аннан без – аклар, сез – кызыллар. Нәкъ Шолоховның «Тын Дон» романындагыча. Ахырда «аклар» белән «кызыллар» буталып, кул сугышына күчәбез. Мөдәрриснең борыны канагач кына туктыйбыз. Сугыш уенының кагыйдәсе шулай...
Хәрби комиссарның: «Ровняйсь! Смирно!»га тезгән сафлары тыгызланды, түгәрәкләнде. Һәркайсыбызның якташ геройны якыннанрак күрәсе, җае чыкса, күкрәгендәге Алтын йолдызын сыйпап карыйсы һәм Советлар Союзы Герое буласы килә.
Безнең арада Әлбәден укучылары күренмәде. Пётр Михайлович, 1946 елдан соң тагын, бу юлысы инде Советлар Союзы Герое майор Гаврилов булып, яңадан туган авылына кайткан һәм «Җиңү аллеясе»на агачлар утыртышып йөргән, диделәр.
Һәм майор Гаврилов саф татар телендә сөйләде, ә җавабы никтер, бик кыска булып тоелды.
«Мин дә сезгә кушылып уйнар идем... Революциягә чаклы туган ятимнәр уенсыз үстек шул, әти-әнием мин туган елны ук мәрхүм булганнар. Сергей дәдәй кулында үстем. Ул «пәпә» өйдә сөйләшү юк. Өй дигәнебез җиргә казып кергән землянка, түбә ябар өчен ике эргә бура күтәрелгән. Сәләнгеш чиркәве каршындагы татар мәктәбенә укырга йөрдем. Сәмәкин урманыннан дүрт ел буе ат белән агач тарттырдым. Унбиш яшь дигәндә, җәяүләп, Казанга укырга киттем...»


Сугышның әһәмияте
Майор Гаврилов исеме тиз арада легендага әверелә. Аның турында, үзе исән чагында ук нәфис фильм төшерелә. Брест шәһәренең почётлы гражданины булып теркәлә.
Аны хәтта бер тапкыр телестудиягә дә чакыралар. Дөрес, ул елларда әле «күрсәтә торган тартма»ның экраны партбилет чаклы гына була, каршысына су тутырылган ярымшар сыман линза куела – сурәтне зурайтып күрсәтсен өчен...
Бераз сөйләшеп утыргач, диктор әңгәмәне түгәрәкләр өчен: «Каһарман йөрәкле, җиңелмәс батыр рус холкы бит сездә, әйеме, Пётр Михайлович?» – дип сорап куя.
«Шулайдыр, мөгаен... Ләкин мин бит – татар кешесе!» – дип, бөтен ил алдында җавап тота майор Гаврилов.
Шушы әңгәмәдән соң телевидениегә бүтән чакырмыйлар аны...
Элеккеге дәреслекләрдә Бөек Ватан сугышының тарихи әһәмияте дигән йомгаклау бүлеге бар иде... Җиңдек... Гитлер Германиясенең яртысында коммунизм төзедек... Азат ителгән дәүләтләрне кушып, СССР дигән Социалистик илләр лагереның чикләрен киңәйттек... Батырлар иле икәнлегебезне тагын бер кат исбат иттек...
Бактың исә...
Ким дигәндә 26 миллион кешенең гомере кыелды. Тирә-ягыбыз гарипләр һәм ятимнәр белән тулды... Зур-зур калаларыбыз җимерелде. Илебезнең күпме байлыгы таланды... Сөенә-сөенә СССР составына кергән дәүләтләр сөенә-сөенә кабат аерылдылар... Кызыл Байраклар вагайды...
Белоруссиянең Брест крепосте бүген дә куркыныч астында. Советлар Союзы Герое майор Гаврилов кебек бөркетләр бүген дә кирәк, һай, кирәк әле...

Җиңү байрагы музейларда җилфердәми...

Реклама