Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Бу болай булды. Мине көтмәгәндә полковник Здебловскийга дәштеләр. Часть командирына керү көн саен була торган хәл түгел. Шуңа күрә аның белән очрашу алдыннан үзеңнең бөтен эшләреңне күз алдыннан уздырырга тиеш буласың. Нинди эшеңне килештермәгәннәр икән, нәрсә эшләп бетермәдем, яки тиешенчә башкармадым дигән сорауларга җаваплар табарга кирәк була. Еш кына ул синең алга нинди дә булса яңа бурыч кую өчен чакыртып ала. Мин, шуларны уйлый-уйлый, аның кабул итү бүлмәсенә ашыктым. Секретарь мине тоткарлыксыз кабинетка кертеп җибәрде. Полковник телефоннан сөйләшә иде. Ым белән миңа утырырга ишарә ясады.

Трубкасын куйгач, алдындагы “делоны” кулына алды.

 – Син әтисез үскәнсең икән. Сугыш ятиме.

 – Әллә әтием турында берәр хәбәр бармы, иптәш полковник?

 – Кызганыч, бик үк төгәл  хәбәрем юк. Тик  шуны белдек, ул 1941 елның декабрендә Мәскәү  янында һәлак булган. Подольскидагы хәрби архивта ачыклаганнар. Димәк, бернинди сугышчан бүләк алырга да өлгермәгән.

 – Ул көннәрдә бүләк турында уйларга мөмкин дә булмагандыр.

 – Шулай. Сез ничә бала калдыгыз?

 – Өч малай. Иң кечесе – мин. Әти киткәндә,  миңа нибары өч ай булган.

 – Сугыш башланганга 24 ел, син хәзер менә үзең ил сагында торучы.

Озын  гына паузадан соң, сорау бирде:

 –  Җиңү бәйрәменә комсомол ничек әзерләнә?

Мин аңа үзебезнең эшләр турында сөйләп бирдем. Сугышчан эстафетаның ничек оештырылуын һәм барышын бәян иттем. Ул сөйләгәннәремне хуплады һәм, уңышлар теләп, миңа китәргә мөмкин икәнлеген әйтте.

Аның мине ни өчен чакырганын һич тә аңламадым.   Шулай да әтинең кайда һәм ничек һәлак булуы турында сорашуы көн буе башымнан  чыкмады.

Менә 9 Май да җитте. Часть клубында сугыш һәм тыл ветераннары, хәзерге хәрби хезмәткәрләр, солдатлар җыелды. Тантана оркестрның Дәүләт Гимнын уйнавы белән башланды. Часть командырының бәйрәм уңае белән сөйләгән докладынан соң, ветераннарга һәм офицерларга шушы медальне тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында минем фамилияне дә атагач,  башта каушап калдым. Ялгыш ишетмәдемме? Миңа андый медальне ни өчен бирергә тиешләр әле? Дөрес яңгыраган икән, янымда утырган капитан Духновский кабыргама төртте:

 – Сәхнәгә күтәрелегез, сезне әйттеләр бит!

Мин командир алдына килеп бастым. Ул,  залга карап, болай диде:

 – Кайберәүләр аптырап та калгандыр, ни өчен әлеге медаль белән бүгенге сержант бүләкләнә? Монда аптырарлык бернәрсә дә юк. Галимуллинның әтисе сугышта бер медаль дә алырга өлгермиче һәлак булган. Сугышчан бүләкне аның улы алса, гаделлек булыр, дип исәплибез. Зал, моны хуплап, гөрләтеп кул чапты.

Мин исә тантаналы рәвештә җавап бирдем:

 – Советлар Союзына хезмәт итәм!

Әйе, командир дөрес әйтте. Әтием Галимулла Сәмигулла улы сугышның иң хәтәр вакытында – дошман башкалабызга берничә дистә чакрымда калганда –  декабрь аенда һәлак булган. Моны күреп калган бер  райондашыбыз бу хакта, авылга килеп, безнең гаиләгә сөйләп тә киткән булган. Нәкъ утыз яшендә якты дөнья белән хушлашкан әтием бу сугышны аңлап та өлгермәгәндер. Оста гармунчы буларак, ихтимал, бу һәлакәтле хәлләргә җиңелчәрәк, романтикларча караган булуы да ихтимал. Әмма кешелек тарихындагы иң явыз көч булган фашист кавеме  шаярмый иде. Ул Җир йөзендә бары тик үзе ишеләр генә яшәргә хокуклы дип санады. Шуңа күрә бу сугыш барлык башка халыклар өчен яшәү яки үлем мәсьәләсен хәл итә торган тартыш булып чыкты. Моңа кадәр Советлар илен дошман күргән АКШ белән Англиянең сугышта безнең ил белән союзга кереп  катнашырга барырга мәҗбүр булулары ук шуны күрсәтә. Алар исәпләгәнчә, Советлар Союзы да, Германия дә ул вакытта бер-беренә тап килгән явызлык көчләре. Ләкин ахыр чиктә алар, Гитлер Германиясе белән түгел, бәлки сугышта нәкъ менә Советлар Союзы белән бер яклы булып катнашырга тиеш  булдылар. Әлеге факт үзе генә дә гаделлекнең кайсы якта булганлыгын күрсәтүче ныклы дәлил.

Бу  дөнья күләмендәге сугышның һәр аерым бер кеше күңелендә тирән эз калдырган  үзенә бер аерым нәтиҗәсе дә бар иде. Минем өчен ул бөтен гомеремә әтиемне тартып алган, мине ятим калдырган фаҗига булып калды. Мин, бу сугыш турында сүз чыкканда яки уйланганда, һәрвакыт иң элек шуннан чыгып бәя бирә торган булдым. Менә хәзер әтием алырга тиешле медальнең миңа бирелүе үк аның белән минем арадагы күзгә күренмәс бәйләнешне тагын да ныгытып куйгандай булды.

Сәхнәдән төшеп, Тәлгат янына  утыргач, дустым котлап кулымны кысты.

 – Син бүген әтиең яулап калдырган бүләкне алдың, тормышыңда үзеңә дә шундый бүләкләр алу насыйп булсын, - диде.

Мин шунда уйлап куйдым: кара син, нинди мәгънәле сүз әйтте бит, якташ! Чыннан да, шулай бит, әлеге медаль  һәрвакыт әтиемне искә төшереп торыр. Бу исә миңа аның истәлегенә лаеклы булырга тагын бер этәргеч булып хезмәт итәргә тиеш!

...Җәй фасылы безнең часть өчен өйрәнүләрне тагын да ешрак һәм катлаулырак итеп уздыру айлары булып әверелә. Ел саен шулай. Быел да, бәйрәм көннәре узу белән, без шушы кырыс шартларда яши башладык. Теләсә кайсы мизгелдә, полкны тревога белән күтәреп, әһәмиятле бурыч үтәүне тапшырулары мөмкин. Шуңа күрә һәммәсе дә шундый хәбәрне көтү уе белән яши. Барысы да әзерме, сигнал булган очракта техниканың нинди дә булса бер шөребе җайсыз хәлдә калдырмасмы? Һәммәсен, кат-кат карап, тикшерәләр, майлыйлар, чистарталар.

Тәлгатнең әлегә  сугышчан экипаж белән мондай өйрәнүләрдә катнашканы юк. Аның эше бу юлы шактый катлаулы булачак. Моңа кадәр   бу экипажда шофер машинаның төзек булуы, барасы урынга вакытында илтеп җиткерү өчен генә җавап бирә иде. Бу – үзе бик мөһим бурыч. Әмма хәзер мондагы бер штатны кыскарттылар. Шул ук шофер антенналар хуҗалыгы өчен дә җавап бирергә бурычлы булып чыкты. Димәк, ул, күрсәтелгән урынга килеп җитү белән, шунда ук антенналарны җәелдерү эшен тиешле вакыт эчендә нормативка туры китереп башкарырга да тиеш була. Әле аның моны эшләп караганы юк. Әлбәттә, радиостанция командиры белән механик аңа ярдәм кулын сузмый калмаслар, чөнки барысының да эше тулаем коллективның элемтәне  тәэмин итүгә әзерлегеннән чыгып бәяләнә. Шулай да Тәлгат дулкынлана, борчыла, минем аркада башкаларга сүз ишетергә туры килмәсә ярар иде, ди.

Бу көн озак көттермәде. Унбишенче май иртәсендә тревога сигналы яңгырады. Барысы да, ут капкандай, урыннарыннан купты. Ярты сәгать дигәндә, капкадан машиналар колоннасы агыла башлады. Бирелгән маршруттан шул беленде, бу юлы да Аннино урманына таба юл алабыз икән. Мин өйрәнүләр вакытында төрле подразделениеләрдә булырга тырышам. Аларның барысы да минем өчен мөһим. Әмма бу юлы радио элемтәсе ротасында күбрәк булуны максат иттем. Чөнки, якында булсам,  Тәлгаткә минем дә ярдәмем тияргә мөмкин. Ник дисәң, бу экипажда мин үзем дә хезмәт итеп алдым, андагы эшнең рәтен беләм. Дустым шофер буларак үз эшен эшләр, әмма өстәлмә вазифасын мондый гадәттән тыш шартларда аңа беренче тапкыр башкарырга туры киләчәк.

Билгеләнгән сәгатькә күрсәтелгән ноктага килеп җиткәч, барысы да җан-фәрманга радиостанцияне элемтә бирергә әзерләүгә керештеләр. Мин Тәлгат белән, радио антеннасы колгаларының буыннарын бер-берсенә ялгап, күрсәтелгән координатларга туры китереп урнаштырып куйганнан соң, аларны тиешле юнәлешкә җайлап җәелдердек. Монысы – гадиерәк антенна. Ләкин бу радиостанциядә пирамидага охшаш антенна да бар. Анысы җәелдерү  шактый мәшәкатьле, аннан да бигрәк четерекле эш, чөнки ул, сантиметрына кадәр төгәл урнаштырылганда гына, комачаулаучы  чит тавышлардан  арынып,  кайдадыр тегендә эфирга чыгучы дулкыннарны “таный” ала, аның каравы, бу режимда эшләгәндә, элемтәнең тотрыклылыгы даимирәк була.   Боларны башкарып чыгу өчен, нормативта күрсәтелгән  ярты сәгать вакыт җитә язды. Нибары биш минутка сыя алмадык. Аның каравы, радиостанция чип-чиста итеп “телгә килгәч”, иркен сулап куйдык. Радиостанцияне көйләп бетерүдә   командирга да минем ярдәмем  кирәк булып чыкты.  Шунысы мөһим,  бурыч үтәлде. Тәлгатнең җилкәсеннән тау төшкәндәй булды. Һәрхәлдә ул хәзер мондый хәлләрдә үзенең ни эшләргә тиешлеген яхшы төшенеп калды. Әмма шунысы да бар, кайсы чакта, яңа урында урнашып элемтә бирергә өлгермисең, сиңа икенче координат бирәләр, шунда барып җитү вакыты билгеләнә. Тәлгат әйтә:

 – Монысы булды, инде командирлар күңеленә Ходай миһербанлык бирсен дә шушыннан кузгалырга гына кушмасыннар.

Аның теләге кабул булды. Бу өйрәнүләрдә элеге экипаж башыннан ахырына кадәр бер урында гына торырга тиеш дип планлаштырылган икән.

Мин исә, хезмәтем буенча, барлык подразделениеләрдә булырга тиеш. Аларның урнашу мәйданы йөз квадрат километрга якын. Шуңа күрә мин Тәлгатләр урнашкан ноктага тагын бер айдан, өйрәнүләрнең иң соңгы көнендә генә әйләнеп килә алдым. Алар үзләренә куелган бурычларны әйбәт  үтәп барганнар. Командирлары елмая:

 – Тәлгат машинаны әйбәт йөртүче, менә дигән такелажник кына булып чыкмады. Аш-су әзерләргә кулы ята икән. Менә күрегез, монда өчебез дә тазарып, түгәрәкләнеп киттек, бу – Тәлгат эше!

Әйе, Тәлгат биредә үзен кирәкле кеше итеп раслаган. Шуның белән үзенең уңганлыгын, булдыклылыгын тагын бер тапкыр күрсәткән.

Мин Грязидәге хәрби шәһәрчегебезгә дә алар машинасына утырып  кайттым.

Кайтуыбызга атна-ун көн үттеме, Тәлгат минем янга йөгереп килде.

 –Безнең экипажны радиостанциябез белән Малиновкага күчерәләр. Андагы курсантлар шушы техника белән практика үтәчәк икән. Без исә аларга мастер-инструктор булабыз, ди.  Даими шунда калачакбыз, диләр.  Мин һич кенә дә шул авылдан еракка китә алмам, ахры. Дембельгә дә шуннан кайтып китәсе булыр кебек.

 – Кайчан китәргә?

 – Бүген үк.

 – Мин андый карар кабул ителүен  беренче тапкыр синнән  ишетәм. Нихәл итәсең? Син хәзер инде шулай да  Малиновкада хуҗалык взводында түгел, уку-укыту ротасында хезмәт итәчәксең. Шуңа күрә анда бөтенләй башка тәртипләрдә, ягъни  уставны тулысы белән үтәү шартларында булырга туры килер. Без анда курсант чагында,  син үзең дә безнең тормыш белән яшәргә тели идең. Менә армиядән кайтып китәсе елда сиңа да шул көн килде. Ярый, кайгырма, баш исән булсын, биш-алты айга ничек тә түзәрсең. Без барыбер бер частьтә булабыз, бәлки күрешә дә алырбыз. Булмаса инде, гражданкада! Хәерле юл!

Шулай итеп, без тагын аерылыштык.

Чын дус, бөтен сүзләреңне тартынмыйча сөйли ала торган Тәлгат китеп баргач, тагын ямансу булып калды. Әмма тормыш дәвам итә. Мин инде хәзер үземне биредә даими яши торган  кеше кебек хис итәм. Бер үк вакытта  мин хәрби-сәяси мәктәптә укый идем. Хәзер аның соңгы ае бара. Тиздән имтиханнар башлана. Хезмәттән калган вакытларда, бөтен көчне куеп, шуңа әзерләнәм. Политэкономия, фәлсәфә, агымдагы сәясәт, хәрби тарих кебек фәннәр минем өчен бик кызык, аларны, монда укымасам да кызыксынып өйрәнеп бара идем. Хәзер исә, бер системага салып өйрәнә башлагач, элек белгәннәремнең таркау булганлыгын аңлап, үзем дә шаккаттым. Чын белем алу белән болай гына танышып бару арасындагы аерманы шунда ук абайладым. Шуңа күрә имтиханнардан курыкмыйм. Мине монда ни өчендлер испан телен өйрәнү классына яздылар. Моңа кадәр һәрвакыт алман телен өйрәнергә туры килгән иде, хәзер исә – испанча. Күрәсең, Куба белән мөнәсәбәтләр тыгызлана барган саен, хәрбиләргә бу телне белү дә кирәк булыр дип санаганнардыр. Мин сизеп торам, әле хәзергә әйтмәсәләр дә, ахыр чиктә алга таба да миңа армиядә калырга тәкъдим итәчәкләр. Шулай булды да. Полковник Бугорков (әле яңа гына аның хәрби дәрәҗәсен күтәрделәр) әйтә:

 – Фоат Галимуллович, без сезне армиядә хәрби-сәяси кадр итеп күрәбез. Бөтен якларың да бу таләпләргә туры килә. Мин сезгә офицер булып калырга тәкъдим итәм. Бу минем генә сүз түгел. Хәтерлисезме, Воронеждагы полковникны? Ул сезне онытмаган, алай гына да түгел, бу елларда сезне күзеннән ычкындырмаган. Тәкъдим дә аңардан чыкты. Без дә моны хуплыйбыз.

Мин шунда ук кире җавап бирмәдем.

 – Уйларга, киңәшләшергә рөхсәт иттегез, иптәш полковник. Бу минем тормышта бик зур борылыш китереп чыгарыр иде. Монда бераз уйламыйча булмас, - дип кенә җавап бирдем.

Ул үзе дә шундыйрак җавап көткән икән.

 – Дөрес итәсең, әгәр дә шунда ук уңай җавап бирсәң, без дә моның сүзе ихласмы икән дип уйлаган булыр идек. Төптән уйлап кына хәл итә торган мәсьәлә. Ярый, җавап көтәрбез. Әмма озак көттермә.

Октябрь ае тәмамланып килә. Күпме генә очрашырга туры килсә дә, мин дә, Бугорков үзе дә бу сөйләшүне бүтән искә төшермәде. Мин инде уйлый да башладым: күрәсең, аларның ниятләре үзгәргәндер. Ә үзем сүз башлап бу хакта сөйләшәсем килмәде. Ниһаять, Бугорков,  бер киңәшмәдән соң,  миңа калырга кушты. Һәм минем күзләремә карады.

Мин сүзсез дә аңладым, полковник миннән җавап көтә иде.

Мин, уңайсызланып кына булса да, сөйләп киттем:

 – Иптәш полковник, мин үземнең гомер буена хәрби кеше булып калуымны күз алдына китерә алмыйм. Мин әдәбият, сәнгать мохитендә яшәргә телим. Әлбәттә инде, туган телемдә, туган халкым сәнгатендә-әдәбиятында. Бу елларда мин татар телен, татар җырларын  өзелеп сагындым. Армиядә  алар юк бит. Шуңа күрә гафу итегез инде. Уңай җавап бирәсе булмагач, әйтергә дә уңайсызланып йөрдем.

 – Нихәл итәсең, моны сез үзегез генә хәл итә аласыз. Боерык биреп эшләнә торган эш түгел. Ярый, тулаем совет халкына түгел, татар халкына хезмәт итәргә телисез алайса.

 – Иптәш полковник, татар халкы да шул ук совет халкы ич инде?

 – Анысы да дөрес. Сезгә уңышлар телим. Тиздән сезнең призывтагыларны өйләренә кайтара башлыйбыз. Сез 1962 елның 1 ноябреннән хезмәт итәсез. Әмма минем бер үтенеч бар: шәхсән сезне 9 ноябрьдән дә иртә җибәреп булмас. Ник дигәндә, Октябрь революциясенең  48 еллыгын бәйрәм итүне оештырып, аны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итсәгез иде. Ә тугызы көнне мин сезне үзем озатып җибәрермен.

 – Ярый, иптәш полковник, эшләрбез!

Әйтүне әйттем дә бит, әмма бергә килгән иптәшләрдән аерылып калу бик сәер икән ул. Кайтарып җибәрүне гадәттә иң тәртипсез, иң ялкау солдатларга гына кичектерәләр, иң соңгы көннәргә калдыралар. Хәтта башы гауптвахтадан чыкмаган Хабалко да 30 октябрьдә кайтып китте. Миңа кул биргәндә, нәрсә дигән була бит әле:

 – Иптәш өлкән сержант (бәйрәм уңаеннан чыгарылган боерык белән миңа шул исемне биргәннәр  иде), иң тәртипсез солдат сез булдыгыз бит әле. Сезнең урында мин булсам,  җибәрмәсәләр дә чыгып йөгергән булыр идем. Ярый, сезгә сабырлык телим!

Без аның белән кочаклашып хушлаштык. Тәлгат тә үтеп барышлый Сызрань шәһәреннән телеграмма җибәргән: мин инде Татарстанның капка төбенә җитеп киләм, әйдә, син дә озаклама, дигән. Менә шулай минем белән килгән “дедлар” частьтә калмады. Барысы да яңалар, яшьләр.  Күңелне ачып аралышыр, сөйләшер кеше  калмады да дигәндәй. Өч ел хезмәт итү бу кадәр озак булмаган кебек иде. Шушы бер атнаны ничек этеп-төртеп уздырырга белми аптырадым. Үз иптәшләрем берсе дә юк. Яшьләр безнең ише “олыларны” чит итәләр, ниндидер кул җитмәс кешеләр итеп карыйлар. Әмма миңа аларны бәйрәм чарасына җәлеп итәргә, репетицияләр үткәрергә туры килде. Шулай итеп, алар да мине үз кешеләре буларак кабул итә башладылар.

Соңгы айларда шигырь язуны читкәрәк куеп торган идем. Бу араларда үзеннән-үзе рифмалап уйлый башладым. Кәгазьгә күңелемдәге кичерешләр түгелә. Аларның күбесе сагыну, якын көннәрдә гражданкага чыгу  белән бәйле. Мин аларны хәтта җырлап йөри башладым.

Кайсы солдат илгә кайту көнен

Көтеп алмый икән йотлыгып.

Кайтыр сәгать суккач, мин үзем дә

Калдым беравыкка тотлыгып.

 

Мин бүгеннән хөрмен, иреклемен,

Шатлыгымнан эчми исердем.

Мең дә туксан биш көн хезмәт итеп,

Кайту көнемне дә җиткердем.

 

Рәхмәт, поезд, җилләрне дә узып,

Туган якка алып барасың.

Тәгәрмәчләр, тигез генә җырлап,

Якынайта дуслар арасын.

 

Бәйрәм дә, гадәттәгечә, бик әйбәт узды, барысы да тиешенчә булды. Шуннан соң минем биредә бер генә эшем дә калмады. Күңелдә бушлык барлыкка килде. Дөресен әйткәндә, үземне кая куярга белми торган бер халәткә килдем. Бу көннәрдә башымдагы уйларның исәбе-хисабы булмады. Иң нык уйландырганы – армиядән кайткач, тормышымны ничек башлармын? Аннан инде, җан биргәнгә Ходай  юнь бирер әле, дип,  үз-үземне тынычландыра идем.

9 ноябрь иртәсендә мине Бугарков штабка чакыртып алды. Сүзендә торган, миңа кирәкле документларны әзерләп куйганнар, юллык акча да, бүләк тә бирделәр. Бугорков белән Духновский белән кочаклашып саубуллаштык,  машинага утыртып озатып калдылар. Бер солдат  мине Грязи шәһәре вокзалына китереп куйды. Поезд мине туган ягыма алып китте.

 

Шул көннәрдән соң 50 ел  узган икән. Үзе бер гомер. Дөрес, шушы вакыт аралыгында Тәлгат белән икеме-өчме очраштык без. Алары да аяк өсте генә булды кебек. Һәркемнең үз мәшәкате, үз гаме дигәндәй. Инде солдат дустым бакыйлыкка да күчкән, диделәр. Ә мин каберен дә зыярәт кылмадым бит әле. Ярамый болай, ай, ярамый. Быел җәй, Кукмарага кайтышлый, Янсыбыга кереп чыгарга кирәк булыр. Хәер биреп, Коръән укытып. Дөрес, вафатын ишеткәч, бер мәчет картыннан укыттырган идем. Мәрхүм булганнарга дога һәрвакыт кирәк!

... Әлеге кыз чыгып киткәч, мин әнә шулай бик озак уйланып утырдым. Әле генә бәян иткән хәл-әхвәлләр бер-бер артлы хәтеремдә җанланды. Ниһаять, үземнең җитмеш яшькә килеп җиткән өлкән кеше булуымны тәгаен аңладым. Дустымның оныгы инде шушындый кыз булып җитешкәч, моның белән килешмичә, кая барасың? Моның өчен көтмәгәндә бу кызның күз алдында пәйда булуы да кирәк түгел, үзеңнең  улларың-кызларыңның да егерме яшьтән  ашкан балалары бар, ләбаса. Алары инде – минем оныклар. Гомернең иң матур чаклары артта калган дигән сүз. Хәзерге көн инде шул балаларның, оныкларның заманы. Инде, Һади Такташ әйтмешли,  алар яратсыннар, алар сөйсеннәр, үз вакытыбызга үзебез хуҗа дисеннәр. Олыгайган көннәрендә, шул үткәннәренә карап, шөкер итә алсыннар. Бездән хәер-фатиха.

Мин янәдән тәрәзә янына килеп бастым. Куаклыкта чыпчыклар, җылы кояш нурларында иркәләнеп, чыркылдашуларын беләләр. Яз сулышы аларны да куандырган. Тормыш шулай дәвам итә. Бу – мәңгелек хәрәкәт. Шул тормыш агышының үзебезгә тигән өлешендә без дә кулыбыздан килгәнне эшләргә, яшәешне матурлатуга өлешебезне кертергә тырыштык. Инде алга таба дилбегәне әнә шул оныклар ала торган булсын. Шул чагында гына безнең яшәвебезнең мәгънәсе булачак. Әйе, тагын яз җитә, табигать уяна, тормыш җанлана.

Кинәт, дәрес башларга кирәклекне  белдереп, кыңгырау яңгырады. Оныкларга өлкәннәр тәҗрибәсен, алар тудырган акыл байлыгын җиткерү – минем бүгенге яшәвемнең төп мәгънәсе икәнлеген шушы кыңгырау тавышы һәркөнне искәртә тора. Димәк, мине хәзер дә шундый дәресләремнең нәүбәттәгесе көтә. Моны аңлау минем аякларыма җегәр өсти. Мин, үземчә ашыга-ашыга, студентларым көткән аудиториягә габа атлыйм...

2016 ел.

Аккош күле.