Логотип Казан Утлары
Публицистика

Россиядә халык санын алу тарихы (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Татарлар арасында шәһәрләшү дәрәҗәсе

Җанисәп материаллары буенча шәһәр халкын санаганда, моңа йогынты ясаган берничә моментка тукталу кирәк.

Беренчесе.  Даими һәм вакытлыча яшәүчеләр арасында аерма бигрәк тә реформалар чорында зурая, бу күренеш, нигездә, шәһәргә ярлыларның күпләп күченүе белән аңлатыла. Вакытлы паспорт белән яшәүчеләр саны күп булып, кайсыбер вакытта даими яшәүчеләр саны белән ярыша башлый.

ИкенчесеРоссиядә шәһәр статусының билгеләре. XIX йөздә XX гасыр башында яңа шәһәрләр төзелү ягыннан, XVIII гасыр белән чагыштырганда, акрынаю күзәтелә. Россиядә шәһәрләр саны кинәт күбәюе Екатерина II нең административ реформасы мөһим роль уйный: ил 50 губернага (һәрберсендә 200-300 мең ир-ат исәпләнә), аларның һәркайсы 20-30 мең ир-ат булган 10–12 өязгә бүленә; һәр территориаль берәмлектә губерна һәм өяз административ үзәкләре булдырыла. Шул рәвешле, күпчелек Россия шәһәрләренең төп билгесе дип, аларда җирле хакимият органы урнашу дип атарга мөмкин.

Индустриальләштерү көчәя барган саен, Россиядә промышленность һәм сәүдә шәһәрләре пәйда була. Аларда күпукладлы хуҗалык күзәтелә. XIX – XX гасырлар чигендә дә күпчелек өяз үзәкләре җирле полиция-административ хакимият органнары тупланган урын булып кала бирә. Аларның, шәһәргә караганда, авыл белән арасы якынрак булган, дисәк, дөреслеккә хилафлык килмәс.

Ул заман галиме В.П.Семенов-Тян-Шанский фикеренчә, торак пунктын шәһәр дип аерымлауның бары тик ике ышанычлы билгесе бар: күпчелек шәһәр халкының авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәве  һәм бер кешегә туры килгән товар әйләнеше күләме. Россиядә шушы икътисади билгеләренә туры килгән 1237 шәһәр, ягъни хакимият тарафыннан рәсми шәһәр статусы бирелгән шәһәрләргә (761) караганда 1,6 тапкыр күпрәк торак пункты була, соңгылары арасында исә 227се, ягъни 29 %ы икътисади билгеләре буенча  “чын шәһәр” булмый (Семенов-Тянь-Шанский П.П. Семенов-Тянь-Шанский  род  и деревня в Европейчской России // Записки Императорского русского географического общества  по отделению статистики. Т.10. Вып.2. Спб., 1910.  С. 56, 76).

1897 елгы җанисәпкә дә  шәһәрләр санын чикләү хас була. Аның материалларын бастырып чыгарганда да, шәһәрләр исемлегеннән бистәләр төшереп калдырыла, әмма барлык өяз административ үзәкләре шәһәр дип языла. Нәтиҗәдә 16,8 миллион халкы булган 932 шәһәр теркәлә, аларда яшәүчеләр бөтен халыкның 13,4 % тәшкил итә. Эре җитештерү-сәнәгать үзәкләре, бистәләр һәм фабрика-завод элементлары булган һәм сәүдә нык үскән торак урыннары шәһәр дип танылмый, әмма авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр һәм азсанда кешеләр яшәгән күп кенә торак урыннары шәһәрләр исемлегенә кертелә (Город и деревня в Европейской России: сто лет перемен: Монографический сборник. М., 2001. С. 24).

Сәнәгать тармаклары тупланган урыннар – эшчеләр бистәләре үзләренең социаль-икътисади күрсәткечләре белән шәһәр статусына дәгъва итә. Үзәк, Көньяк тау сәнәгате һәм Урал тау заводлары районнарындагы эшчеләр яшәгән урыннар рәсми шәһәрләр исемлегенә кермәсәләр дә, икътисад ягыннан иң алга киткән торак урыннарга әверелә. Алар фонында Россиянең төньягында, төньяк-көнчыгышта һәм төньяк-көнбатыштагы административ-полиция органнары урнашканга күрә генә шәһәр дип аталган үзәкләр икътисади планда гадәти авыллар булып күренә. XIX гасыр ахырында гына эшчеләр яшәгән урыннар – поселоклар дип исемләнә. Вазифалары ягыннан алар шәһәр тибындагы эшчеләр поселоклары, тимер юл эшчеләр поселоклары, дача эшчеләр поселоклары дип төркемләнә.

Татарлар җитештерү-сәнәгать поселокларында

Үзәк промышленность районында барлык заводларның яртысыннан артыгы 1861 елга кадәр пәйда була. Уралда 1900 елны исәпләнгән предприятиеләрнең дүрттән өче шулай ук крепостное право чорында нигезләнә. XVIII гасырда Уралда казна һәм шәхси предприятиеләренә кору рус крепостной һәм казна крестьяннарын һәм православ динен тоткан «инородец»ларның аз санлы төркемнәрен беркетү хисабына бара. Чыгарма булып, А.И.Тәфкилевнең Варзино-Алексеевск заводындагы йөзләп крестьяннары (1760-1798) (Кулбахтин Н.М. Горнозаводская промышленность Башкортостана. XVIII век. Уфа, 2000. С.138-139); Казан һәм Оренбург губерналарыннан чыккан һәм Кама-Воткинск казна тимер кою заводында (1797) эшләүче татар крестьяннары гына күрсәтелә ала. 1807-1810 елларда татар-рекрутлар Ижау корал заводына беркетелә.

Урал заводларының өчтән икесе Пермь губернасында урнашкан була. Урал сәнәгать районына Оренбург губерналарының Златоустов өязе һәм Уфа губернасының Уфа һәм Бөре өязләренең көнчыгыш өлешләре керә.

1910 елга 10 мең кеше яшәгән эшчеләр поселокларында 11 мөселман мәхәлләсе булып, аларда ике җенестән 100 дән артык кеше исәпләнә (8 – Пермь губ., 2 – Вятка губ., берәр – Оренбург һәм Уфа губерналарында). Лысьва заводында (Пермь губ.) ике җенестән 309 мөселман теркәлә, Югары Исеттә – 313, Кыштымда – 257, Кувшинда – 95, Невьянда – 277, Түбән Тагилда – 274, тимер һәм чуен коючы Саткы заводында (Уфа губ.) – 359 кеше. Вятка губернасының Ижау корал Һәм Кама-Воткинск тимер кою заводларында 972 мөселман (2,5 %) һәм 344 мөселман (1,3 %) исәпләнгән тулы канлы мөселман мәхәлләләре була.

ХХ гасыр башында татар милләте формалашкан территорияләрдә (Идел-Урал һәм Көнбатыш Себер) 30 меңнән артык эшче татар (гаилә әгъзалары белән бергә 68626 кеше) исәпләнә, шул исәптән Уралда – 4 меңнән артык эшче, Сембер губернасында сәнәгать белән шөгыльләнүчеләрнең биштән бере татарлар була. Алабуга өязенең Кокшан һәм Бондюг химия заводларында, Казанның Ягодная бистәсендәге Алафузов заводында алар барлык эшчеләрнең 30-60 % тәшкил итә.

Крестьяннар төркем-төркем булып вакытлы һәм даими эшкә Донбасс күмер бассейнына (90 мең эшче), Бакудагы нефтепромыселларга (3260 кеше), Орехово-Зуеводагы фабрикаларга (5 мең кеше) китә. (Хасанов Х.Х. Формирование татарской буржуазной нации. Казань, 1977. С.232; Нафигов Р.И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли.  Казань, 1964. С. 20-21). Татарлар Себер алтын приискаларында барлык эшчеләрнең 13 %ын тәшкил итә, Себер тимер юлчылары арасында (1%) үз кешегә әйләнә  (Тагиров И.Р., Валеев Р.К. Общественно-политическая жизнь  в первой четверти ХХ века // Материалы по истории татарского народа. Казань, 1995. С.389).

Беренче Бөтендөнья сугышы алдында Россиядә татар эшчеләре руслардан, украиннардан һәм латышлардан кала дүртенче урынны били (Очерки истории партийной организации Татарии. Казань, 1973. С. 17).

Татар арасында шәһәрләшүнең барышы

ХХ гасыр башында татарларның күченүләре Россиянең сәнәгать районнарына һәм Себергә юнәлгән була. Бу елларда татар шәһәр мәхәлләре көнбатыш  губерналарда (Варшава, Киев, Лодзь, Минск, Харьков һ.б.) теркәлә, шулай ук Одессада, үзәк һәм төньяк-көнчыгыш губерна оеша (Тверь, Вятка, Архангельск һ.б.) һәм сәнәгать үзәкләрендә (Иваново-Вознесенск, Ярославль һ.б.) барлыкка килә. Себер шәһәрләрендә татарларның саны арта (1897 елны Тубылда - 408, Тарада - 607, Төмәндә - 391, Томскийда  -1500 кеше, Омскийда - 501 кеше).

ХХ гасыр башында хөкүмәт халык саны 10 мең кешедән арткан шәһәрләрдә комплекслы тикшерүләр уздыра. Үзәк статистика комитеты 1904 һәм 1910 елларда 40 сораудан гыйбарәт сораулык куллана, этник (төрки-татарлар) һәм конфессиональ (мөселманнар) билгеләр исәпкә алына. 1910 елгы сораулыкта «төрки-татарлар» баш астына: «татар, башкорт, чуваш, мещеряк, типтәр, төрек һ.б.» кертелә. Сан ягыннан «төрки-татарлар» (монда православ динендәгеләр дә керә) һәм «мөселманнар», нигездә, тәңгәл килә, чөнки татар керәшеннәре шәһәрләрдә бик аз санда яшәгән.   

ХХ гасыр башында барлык шәһәрләрдә яшәүче татарлар турында басылып чыккан башка статистик чыганак булмаганлыктан һәм мөселман динендәге типтәр һәм мещерякларның, шулай ук 1897 елны теркәлгән бер өлеш “башкторт”ларның да  чынлыкта “типтәр” булганлыгын искәртеп, без 1897 һәм 1910 еллар арасында шәһәрләшү барышын ачыклау өчен конфессия күрсәткечен нигез итеп алдык. 

1897–1910 елларда Идел-Урал төбәге губерна үзәкләрендәге этноконфесиональ җәмгыять әгъзаларының саны уртача 179,7 %ка үсә (6113 дан 10984 кешегә кадәр). 1897–1910 елларда  төрки-татарлар саны арту ягыннан алдынгы урыннарны Уфа һәм Түбән Новгород алып тора –  аларда мөселманнар  саны ун тапкырга арта!

Югары күрсәткечләр, шулай ук, Самара (429,4 %), Саратов (268,9 %), Вятка (339,0 %), Пермь (246,8 %) һәм Сембердә (181,2%) күзәтелә. Әйтик, 1897 елдан 1910 елга кадәр Самарада мөселманнарның өлеше 2,6 %тан 7 %ка җитә, Саратовта – 1 %тан 2,1 %ка, Нократта –  0,5 %тан 1,1 %ка, Пермьдә –  4,0 %тан 6,1 %ка, Сембердә –  6 %тан 7,8 %ка кадәр күтәрелә.  Әмма моңа карап, югарыда аталган губерна үзәкләрендә төрки-татарлар саны нык үзгәрми. Әйтик, Пенза һәм Вяткада 1 мең кешедән артмый. Сембердә, Саратовта, Пермьдә - 3-5 мең кешене исәпләнә.

1910 елга Самара шәһәре мөселманнары 10 мең кеше чиген уза, Әстерхан төрки-татарлары 20 мең чигенә якыная. Ә Рязаньда аларның саны кимү күзәтелә.

Кайбер эре этноконфессиональ шәһәр җәмгыятьләрендә үсеш күзгә бәрелеп тора. Әйтик, Оренбург төрки-татарлар саны буенча 3 урыннан 2гә (29,4 мең кеше) “күченеп”, Казандагы дин кардәшләрен узып китә (29312 кеше, бу санга Дары бистәсендә яшәгән 2236 кеше керми). Беренче урынга исә Уфа шәһәре мөселман җәмгыяте чыга (32194 кеше).

Казан, Оренбург һәм Уфа якынча 30 мең кеше яшәгән өч эре «татар-мөселман шәһәрләре»н гәүдәләндерә. Шәһәр кешеләренең өлеше ягыннан Уфа (33,1 %) һәм Оренбург (29 %) җәмгыятьләре аерылып тора. Аннары Казан (16,1 %, 1904 елда – 14,5 %, 1897 елда – 21,8 %,) һәм Әстерхан (12,9 %, 1904 елда – 11,1 %, 1897 елда – 15 %).

Шулай итеп, Уфа, Оренбург һәм Казан мөселман җәмгыятьләре, иң зур һәм көчлеләрдән буларак, төбәктә яшәүче дин кардәшләренең социомәдәни һәм иҗтимагый үсеш юнәлешләрен билгеләүчеләргә әйләнә, аларда эре милли нәшрият һәм уку-укыту үзәкләре эшли. Шәһәр буржуазиясе һәм татар зыялыларының берләшүе милли мәдәниятнең яңарышын тизләтә.

1910 елны 10 меңнән артык кеше яшәгән торак урыннарына шәһәр статусы бирү Идел-Урал төбәгендә шәһәр кешесе булган мөселманнар санына йогынты ясый. Әгәр 1897 елны эре (губерна) үзәкләрдә 60,5 % мөселман яшәсә, 1910 елга бу күрсәткеч кими (48,5 %)

Шул рәвешле, ХХ гасыр башында кечкенә һәр уртача зурлыктагы шәһәрләр урбанизация дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясый башлый. Әстерхан губернасының Красный Яр шәһәрендә мөселманнарның саны 10 тапкыр арту күзәтелә. Вятка губернасының Слободской шәһәрендә аларның саны 3,8 тапкырга арта, Самара губернасының өяз шәһәрләре булган Вольск һәм Николаевскта, Сембер губернасының Сызрань, Вятка губернасының Малмыж, Казан губернасының Арча шәһәрләрендә – 2,5 тапкыр,  Саратов губернасының Кузнецк шәһәрендә – 2 тапкыр, Сембер губернасына караган Буада һәм Самара губернасына кергән Богырысланда, Вятка губернасындагы Сарапулда, Пермь губернасындагы Екатеринбург, Уфа губернасындагы Златоуст, Казан губернасындагы Мамадыш, Оренбург губернасындагы Орск, Троицк, Әстерхан губернасындагы Царицында – 1,5 тапкыр үсеш исәпләнә.

1897-1910 еллар арасында ике җенестән 100 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән Идел-Урал төбәгенең кечкенә һәм уртача (өяз) шәһәрләрендә халык саны 291,4 %ка арта. Әгәр 1897 елны шәһәр кешеләренең дүрттән берен тәшкил иткән мөселман җәмгыятьләре биш шәһәрдә (Буа (37,6 %), Троицк (36,2 %), Стәрлетамак (34,1 %), Орск (28,2 %), Илецкая защита (25,9 %)) булса, 1910 елга аларның саны 9га җитә (Сәет бистәсе (99,8 %), Троицк (41,9 %), Буа (36 %), Стәрлетамак (34,1 %), Оренбург поселогы (32,3 %), Николаевск (30 %), Малмыж (30,1 %), Орск (28,5 %) һәм Чистай (27,9 %).

Ике җенестән берәр мең кеше яшәгән шәһәрләрдә дә уңай үзгәрешләр була. Әгәр 1897 елны мондый шәһәрләр 6 (Буа, Бәләбәй, Верхнеуральск, Касыйм, Николаевск, Царицын), 3 мең чиген узганнар – 2 (Илецкая защита, Орск), 4 мең чиген узганнар – 1 (Чистай), 5 мең чиген узганнар – 1 (Стәрлетамак), 8 мең чиген узганнар – 1 (Троицк) булса, 1910 елга 1 меңнән артык мөселман яшәгән шәһәрләр исемлегенә: Богырыслан, Бузаулук, Малмыж, Николаевск, Тәтеш, шулай ук элек шәһәрләр исемлегенә кермәгән Екатеринбург, Мәләкәс өстәлә. Царицыно мәхәлләсе (Казан губ.) 2 мең чиген, Николаевск мөселманнары – 4 мең чиген уза. Эшче мөселманнар яшәгән торак пунктларында 1 мең чиген 1910 елга Пермь губернасындагы Надеждин (2508 мөс., яки 16,8 %) һәм Мотовилиха заводлары (1298 мөс. яки 3,9 %) һәм Оренбург губернасындагы бакыр эретүче Миасс (1085 мөс. яки 4,3 %) уза.  Җәмгысе – 14 шәһәр.

Мөселманнар саны 3 мең кеше  булган шәһәрләр исемлегендә Илецкая защита сакланып кала, Орск – 7 мең, Чистай 6 мең мөселман яшәгән шәһәргә әйләнә. Сәет бистәсендә 11 мең кеше, Троицкта 16701 кеше теркәлә. Бу саннар Оренбург, Уфа һәм Самара губерналарында мөселман мәхәлләләренең тотрыклы үсеше турында сөйли.

Кечкенә шәһәрләрдә мөселманнарның кимүе берничә шәһәрдә генә күзәтелә: Казан губернасының Лаеш (42,7 %ка кими) һәм Спасс (10,4 %ка); Самара губернасының Новоузенск (27,6 %ка), Ставрополь (25,2 %ка) һәм Бөгелмә (12,6 %ка); Вятка губернасының Алабуга (32,1 %ка); Уфа губернасының Бөре (43,7 %ка) шәһәре шундыйлардан. Лаеш һәм Ставропольдә 100дән кимрәк мөселман саналып, дини-мәдәни тормышны оештыру өчен шартлар кими. (Кара: Загидуллин И.К. О динамике численности мусульман в городах Волго-Уральского региона в 1897–1910 гг. // Из истории и культура народов Среднего Поволжья. 2017. №7. С. 61 – 80).

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: ХХ гасыр башында мөселманнарның мәдәни тормышында аларның гомумтатар «югары культурасын» булдыруы белән бәйле процесслар көчәя. Монда төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән милләттәшләрнең бер-берсе, бигрәк тә Казан белән мәдәни багланышлары ныгу зур роль уйный. Чик буйларында татар-мөселманнарның шәһәрләшү процесслары, Россиянең үзәк губерналарындагы кебек, закончалыклы күренеш була. Әмма татарларның Казакъ даласында һәм Көнбатыш Себердә шәһәрләшүе аларның социомәдәни үсешендә зур сыйфат үзгәрешләренә китерми: бу төбәкләр илнең икътисади һәм мәдәни яктан чите булып, шәһәрләр кечкенә килеш саклана. Аларга яңарыш дулкыннары Урта Иделдән һәм Урал төбәгеннән үтеп керә.

х х х

Мәскәү дәүләте һәм Россиянең империя чоры җанисәп статистика материалларын анализлап, без аның татар халкының тарихын яктырту мөмкинлекләрен  күрсәтергә  тырыштык.  Шиксез, бу материаллар илнең, төбәкләрнең, кала-салаларның икътисади һәм социаль хәлен, аерым этник төркемнәрнең демографик тарихын, миграция процессларын өйрәнүдә искиткеч кыйммәтле чыганак булып тора.  Алар татар дөньясындагы үзгәрешләрне ил күләмендә һәм аерым урыннар, нәселләр, гаиләләр дәрәҗәсендә дә шактый ачык күрсәтәләр. Җанисәп һәм ревизия материаллары буенча бүгенге татарлар үзләренең тарихи тамырларын барлый, нәсел шәҗәрәләре төзи, авыллар тарихы яза. Авыллар тарихы, үз чиратында, татар халкы тарихына берләшә.

Бүген татарларны милләтнең киләчәге, татар теленең һәм мәдәниятенең язмышы борчый. Алда торган җанисәп шушы мәсьәләдә катгый үз фикереңне әйтү кирәклеген көн тәртибенә куя. Чөнки һәр кешенең җанисәп мәгълүматы – ул гаилә тарихы, нәсел тарихы, мәхәллә, авыл яки шәһәр тарихы, чор тарихы да. Россиядә узган гасырларда оештырылган халык санын алу чаралары безгә шул хакта искәртә сыман. 

(Дәвамы бар)