Мин – миллион яшьлек кеше! (дәвамы)

Сайга чыкса...

Дулкынлана халык җаны...

Ачу... Пошаман... Үпкә... 

Тыштан ләкин халык тыныч –

дулкын әлегә төптә...

 

Ул әле гайрәтле түгел,

ул тавыш-тынсыз, ялкау...

Ләкин сайга чыкса, дулкын

цунами булып калка.

 

Цунами Аллаһ кулында –

цунами дилбегәсез...

Без дилбегәне әлегә

кулда тота беләбез...

 

Яңгыр тавышы ябынып

Яңгыр тавышы ябынып

йоклап яткан чакларда

рәхәтләнеп йөреп кайтам

туган-үскән яклардан.

Көн аязган...

Әй йөгерәм,

җанга ирек бирәм дә,

аяк битен ышкый-ышкый

юеш хәтфә чирәмгә.

Күлдәвекләргә карасам,

йөрәкне курку баса -–

төпләрендә

бик тирәндә

болыт баткан лабаса!..

Күлдәвек аша сикерсәм –

очам океан аша...

Океанның ярлары юк,

ул офыкка тоташкан...

Менә, менә егыламын...

Океан тартып ала...

Җир өстендә кояшлы көн,

күпме матур эш кала!..

Шабыр салкын тиргә батып,

куркып уянып китәм...

Яңгыр тавышы ябынып,

изрәп ятамын икән...

 

Картаерга вакыт

Картаерга миңа вакыт инде...

Акыл барда...

Калганчы таякка...

Инде ничә тапкыр бер атнада

сул балакны кидем уң аякка...

Инде ничәнче мәртәбә эзлим

маңгаема күтәргән күзлекне,

бишмеңлекне таксистка сузганмын

бирәмен дип уйлап берйөзлекне.

Кайчакларда мин онытып куям

кесә телефонымның номерен...

Картаерга вакыт, ә нәрсәдер

картаерга һич тә ирек бирми.

Уйларым да инде һич гөнаһсыз,

сабыйларныкы күк саф һәм садә.

Яшь кыз күрсәм, ләкин, баш шул якка

каерыла, муен авыртса да...

Гаярь чаклар күз алдына килә,

йөрәк дулкынлана, хыял аза...

“Картаерга вакыт!..” диеп уйлап,

сөю турында мин шигырь язам...

***

Мин терәүле алмагач ботагы –

шигырьләрем бик күп,

авырлар,

кайберсеннән күңел кискәләнә,

кайберсеннән йөрәк авырта.

Төп кәүсәмнән аерылмас өчен

бар көчемне куям бүген мин.

Тән бөгелә сынып төшмәскә дип,

рухым туры кала, бөгелми.

Ә терәүгә инде кизәнәләр,

ямьсезли дип матур агачны...

Матураер микән соң алмагач,

мин каерылгач – яра калгачтын?..

Редакциядән:

         Ренат Харис узган гасырның сиксәненче дистәсендә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире буларак игелекле хезмәт куюы белән дә, күп еллар дәвамында укучыларыбызны шигырь-поэмалары, сонетлары, либреттолары белән сөендереп торучы авторыбыз буларак та олуг ихтирамга лаек.

         Хөрмәтле шагыйребезгә киләчәктә дә үзе язганча “Төп кәүсәдән аерылмыйча” иҗат итәрлек рух көрлеге, иҗат куәсе, саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәтле гомер телибез! Олуг юбилеегыз котлы булсын!

 

***

Бөре төртсен, яфрак койсын

тәрәз каршында тирәк...

Ни килмәсен, ни китмәсен –

күреп калырга кирәк.

 

Кышны күрсен, җәйгә керсен

тәрәз каршында тирәк...

Бу дөньяда берни дә юк

яшәүдән кадерлерәк.

 

 

***

Сәнәк, яры беркетсәң дә, көрәк булмас –

андый көрәк беркемгә дә кирәк булмас.

“Акылы бар моның – башы эшләр!” димә –

акылы бар һәр кеше дә зирәк булмас.

 

Күңел бушап калган минутларда

Күңел бушап калган минутларда

кунаклары киткән йорт сыман,

мин карышу көчен югалтамын –

теләсә нигә җаным буйсына.

Һәрбер яхшылыкта начарлык бар

тик бер генә мыскал булса да...

Күңел бушап калган минутларда

ишек биксез, түбән бусагам –

ни теләсәң шуны кертеп була,

куеп була иң-иң түренә.

Шундый минутларда мин үземә

юк бер нәрсә булып күренәм...

Шундый минутларда мин үземдә

көч табамын тик бер теләккә:

яман кеше белән очраштырма,

хатын-кызлар белән – бигрәк тә!

Офык артындагы тылсым

Ярата күр мине, туган җирем!

Офыкларың артындагы тылсым

якты өметләремне ныгытсын,

җилкендерсен мине, алгысытсын,

шунда барыр юлым такыр булсын!

Офыкларым мираж булып чыкса,

аяк чалып, нәфес мине екса,

йә тилелек арттан башка сукса,

зинһар, җайлы калсын ишек тупсаң...

Берүк озак сагындыра күрмә –

юксынырга артык ирек бирмә,

күңелемә сары сагыш өрмә,

кичер мине, гөнаһыма кермә –

ярата күр мине, туган җирем!

 

Якташлык сонеты

Җиде юл чатында туктап калган,

аптырашка баткан чакларда

җаным компасында туры тамгам

юл күрсәтә туган якларга.

 

Авыл, кырлар, зират ак ташлары

киңәш-табыш кора алмыйлар...

Туган як ул – тере якташларым –

якындалар, алар аңлыйлар...

 

Якташлык ул адрес кына түгел,

бердәй акыл, бердәй холык-фигыль,

бердәй сукмак, бердәй эз икән.

 

Туган якның акылын туплаган,

минем тәвәккәллекне хуплаган

якташларым сүзен сүз итәм!

 

 

Берәүгә

Сүзләреңдә әле җәй булса да,

күзләреңдә инде моңсу көз...

Дүрт-биш тапкыр бәхет татыдың син,

бүген инде, никтер,

бәхетсез...

Һәм берничә кабат,

рәхәтләнеп,

өзеп-өзеп бәхет эчтең син:

гүзәлрәген аның, исерткечен,

башны югалтырлык көчлесен!..

Бәхет алда диеп яшәү рәхәт...

Ә ул артта кайчак –

үткәндә...

Хатирәгә әйләнгән ул,

сине

бүгенгегә ташлап киткән дә...

Үткән бәхетләрне искә алу

бәхет түгел, дустым,

авыр эз...

Сүзләреңдә синең –

җылы җәйләр,

ә күзеңдә инде –

моңсу көз...

Реклама