Мин – миллион яшьлек кеше!

Бәйрәм калдырырга

Әти яулап алган бөек Җиңү

бәйрәм булып яши йөрәктә.

Ә кешене бәйрәм чын кешечә

яшәү һөнәренә өйрәтә!

Бәйрәм калдырырга яши кеше

үзеннән соң килгән буынга...

Бәлки, бәйрәм калдырырмын диеп,

кәгазь, каләм алам кулыма...

 

Үлемсез полк

Бер еладым әле рәхәтләнеп,

күз яшьләрен, ләкин, тыя-тыя –

мин курыктым изрәп төшәр диеп

ирлек горурлыгы дигән кыям.

Атлыйм Казан урамнары буйлап...

Үлемсез полк монда чак-чак сыя...

Бер еладым әле рәхәтләнеп,

күз яшьләрен, ләкин, тыя-тыя.

Миңа яшьтәш җырлар яңгырыйлар

җанга ныклык көче җыя-җыя...

Мин еладым, ләкин, рәхәтләнеп,

күз яшемнең татын тоя-тоя...

 

Жырлый беләсеңме?

Сораулар күп бирдем, Мостай ага...

Җавапларың җанга ялганды...

“Җырлый беләсеңме?” – дигәнен мин,

ни өчендер, бирми калганмын.

Тавышың бит җырчыныкы синең –

югары бас, түбән баритон...

– Тавышымда күп нәрсә бар иде,

җитми иде аңа бары тын.

Сөйләшергә, мәзәк-анекдотка,

тост әйтергә, доклад укырга,

шөкер, җитә әле... Күпкә китсә,

тын кысыла, тавыш утыра...

Мин тавышсыз җырлыйм... Эчтән генә...

Искә алам канлы сугышны...

Бер үпкәгә шунысы да җитә...

Мина кисте җырлык сулышны...

 

Шатлык һәркөн кирәк

Бер кечкенә шатлык кирәк һәркөн,

бодай хәтле генә казаныш

тыныч кыштан,

уңдырышлы көздән,

җылы җәйдән,

дәртле яздан тыш...

Йә күзләрем күрсен ул шатлыкны,

йә тибрәнсен күңел кылларым,

йә башыма килсен тирән фикер,

йә ясасын нидер кулларым.

Һәркөн кирәк бер булса да шатлык –

имин илгә-җиргә өстәмә –

саф һавадан, чиста судан гайре,

тәмле ризык тулы өстәлдән...

Шул ихтыяҗ җанга шифа бирә

һәм ныгыта йөрәк тибешем...

Көненә бер шатлык эстәгәндә

мин бер бәндә түгел, мин – Кеше!

 

Мильон яшьлек кеше

Заманымның алга киткән

егете идем бит мин...

“Дөньяны мин алга тартам!” –

дигән чакларым үтте...

 

Сизми калдым күңелдәге

үзгәрешләр ызанын –

җаным аша аккан вакыт

акылымны узганын.

 

Хәзер иярми акылым

Замана тизлегенә –

мин белмәгән терминнар күп

гасырым сүзлегендә.

 

Куллар-аяклар ярышмый,

ярышка акыл керә...

Күкрәктә, шөкер, искечә

типкән акылсыз йөрәк!..

 

Ул сөя, ул нәфрәтләнә,

авырта, яна, өши...

...Мин беркөнлек робот түгел,

мин – мильон яшьлек кеше!

 

Әлмисактан бирле саклыйм

үземдә үземне мин!

Иң кыйммәтле нәрсәм шулдыр –

вакыт узганын сизмим...

 

Эверестта татар китабы

2017 елның 19 маенда китабымны Эверестка алып менгән

Александр Геннадиевич Сидякинга багышлап.

Горурлыгым Эверестка ашты!

Бәхет өчен кирәк ни тагы –

байрагыбыз белән тауга менде

татар шагыйренең китабы?!.[1]

 

Ә шигырьдә – шагыйрь сүзе белән

халык җаны-аңы берләшә,

әйтерсең лә тамчы – чишмә белән,

чишмә – елга белән серләшә!

 

Байракны да, китап битләрен дә

җилфердәткән гареш җилләрен

тыным белән мин суырып алдым,

йөрәгемә салдым, җибәрмим,

 

шуны сулыйм, шуннан дәрман алам,

шуның белән яшим ясканып –

пьедесталым итеп, бер мизгелгә

мин иң биек ташка басканмын.

 

Җамалунгма биек, ләкин ул да,

фәлән дистә сантиметрга

түбәннәнрәк күзләремә карап,

биек шигырь көтеп утыра...

 

Иярләнгән ат торса

Кемнәр генә безгә янамады?!.

Куркытмады безне ни генә?!.

Йөрәгеңдә иярле ат торса,

барлык афәт үзе чигенә.

 

Кемнәр генә безне хурламады,

кемнәр генә яла якмады?!.

Йөрәктәге иярле ат барсын

ташлы җиргә салып таптады.

 

Кемнәр генә бездән көнләшмәде,

ниләр генә аяк чалмады?!.

Йөрәктәге иярләнгән атны

бер мәкер дә ега алмады.

 

Кемнәр генә теләмәде безне

аерырга ныклы терәктән,

йөрәктәге иярләнгән атны

тәре белән куып йөрәктән.

 

Кемнәр генә тырышмыды безне

телсез калдырырга ничек тә...

Йөрәктәге иярләнгән атның

кешнәүләрен дөнья ишетә!

 

Рус телендә татар сүзе

Прадеды наши в недоле,

мукою запудривши лик,

на мельнице русской смололи

заезжий татарский язык.

Я. Смеляков

Ей-богу, его гений думал по-татарски!..

А.С. Пушкин о Державине.

“Авыр чагыгызда, ата-бабам,

изге ликны онлап артык сез,

ул узгынчы татар телен салып,

рус тегермәнендә тарттыгыз...”

Һәм шул оннан ипләп пешердегез

яңа сүзләр, тәмле ризыклар;

“Урра!” диеп күтәрелдек бергә

сугышларда алгы сызыктан.

“Слово о полку...”ны язарга да

булыштыгыз летописецка –

һәр җөмләгә, өчнең берсе булып,

кереп яттыгыз сез бик оста.

Пушкин сезне Державин одасын

укыганда танып өлгергән:

даһилыгы – татарча уйлауда,

диеп соклануын белдергән.

“Иң әүвәле Сүз булган” ди Китап!

Барны Ходай сүздән яралткан.

Телгә кергән һәр сүз һәр халыкта

әверелгән кирәк-яракка.

Алгарышка йөз тотканга күрә,

сүз байлыгын без дә арттырдык –

урыс телен татар тегермәне

ташларына салып тарттырдык.

Югалттымы, баедымы телләр?

Икесе дә, шаять, булгандыр...

Үпкәләшмик! Чөнки тегермәнгә

нәрсә салу безнең кулдадыр.

Татар тегермәне канатлары

шәп әйләнә тарих җилендә.

Кирәк булса, ташларына салып,

тарттырырбыз кытай телен дә!

 

 

Алтын вакыт

Как время катится в Казани золотое!

Г.Р. Державин

Губернатор булып син Казанга

кайткан булсаң, морза, әгәр дә

ни майтарган булыр идең икән

төшләреңә кергән шәһәрдә?!

 

Әби-патша, император Павел,

Александр килде Казанга.

Тик берсе дә сине ияртмәде

өчесен дә мактап язсаң да.

 

Бәгърем, морза токымы булуың

куркыткандыр, ахры, аларны –

яңабаштан ханлык итүең бар

берничәсен губерналарның!

 

Ул заманнар үтте. Тарих безне

үзгә тәртипләргә өйрәтте.

Ханнар кайтып берни эшли алмас,

губернатор безгә кирәкми.

 

Ә син кайттың. Бакыр-бабай булып

утырасың Казан түрендә.

Син кадерле монда шагыйрь килеш,

исемең дә данга төренә.

 

Казанда да хәзер алтын вакыт

кояш юлы буйлап тәгәри.

Ул – татарның рухи башкаласы,

ул – дөньяның бөек шәһәре!

 

Яңа татарстан төзибез

Республикам  Президентлары

М. Шәймиевкә белән Р. Миннехановка

Яңа Татарстан төзибез без

чор-гасырлар кичкән нигездә,

тарих уйган чокыр-чакырларны

кирәгенчә сипләп-тигезләп.

 

Ашыкмыйча гына ашкынабыз,

белеп кенә җаен, чамасын,

ипләп кенә, кычкырмыйча гына –

беркем бер сүз әйтә алмасын;

 

үзебезнең канны измә итеп,

кирпеч сугып йөрәк итеннән,

бастырмыйча дуслар аюыннан,

тешләтмичә дошман этеннән;

 

беркемнән дә ярдәм сорамыйча,

өлге алып дөнья аңыннан,

үзебезнең акыл ияләрен

үзебезгә итеп юламан

 

яңа Татарстан торгызабыз

күп дәверләр кичкән нигездә –

йөрәк тибешебез белән сипләп,

акылыбыз белән тигезләп!

 

[1] “Русские ворота” китабы (“Современник”. М. 1977) Татарстанның милли музеенда саклана.

 

Реклама