Мәдинәгә медаль бирәләр (повесть)

ТАССРның – 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллык олуг юбилейларына багышлыйм.

Шулай ук әсәрем хәбәрсез югалган дәү әтием Шәйхи Гыймадиев, сугыш елларында һәм аннан соң да гомер буе колхозда «таяк»ка хезмәт итеп, гарипләнеп, ачлык-юклык елларында шул хәлендә ике кыз үстергән дәү әнием Рәхилә рухына дога булып барсын!
Әле дә әтиләренең кабере кайда икәнен белмичә яшәгән, аны гомер буе сагынып-өзелеп көткән әнием Һәдия белән бертуган сеңлесе Зәйтүнә апама шул рәвешле чиксез мәхәббәтемне, аларның рухи көченә соклануымны белдерәм. Аллаһы Тәгалә озын гомер
бирсен үзләренә! Ватан өчен канлы орышта шәһит киткән каһарманнарга, хәбәрсез югалган батырларга, ветераннарга, шул авыр елларда һәм аннан соң да тылда үзләрен аямыйча хезмәт иткән ватандашларга мәңгелек дан!
Дөнья – каты чикләвек.
Ваткан идек җилкәнеп:
Эче тулы корт икән –
Анда безнең йорт икән –
Яши торган ил икән...
Дәү әнинең еш кабатлый торган такмагыннан.

Автор


Тупылдагы козгын


Иртәдән бәрәңге бакчасындагы карт тупыл ботагында тагын теге козгын кычкырды.
Мәдинә, яткан җиреннән капылт башын күтәреп, мендәрен әйләндерде һәм, калай тартманың урынында икәнен белгәч, тынычланып, җиңел сулады. Уф... исән икән, тимәгәннәр... Моңарчы аны мендәр астына ук яшереп тормый иде. Соңгы көннәрдә урлап китәрләр дигән шөбһәсе бермә- бер артты, шуңа күрә дә уяу булырга тырышты.
Иртә таңнан карт тупылда козгын кычкыра әнә.
Әүвәл кемдер урам тәрәзәсе ягыннан: «Мәдинәгә мидәл бирәләр, кәҗә мидәле бирәләр!» – дип кычкырып узды. Бөек Җиңүнең олуг юбилее алдыннан сугыш ветераннарын медаль белән бүләкләү гадәти хәл. Ә менә Мәдинәгә кайсы рәхмәт төшкересе мидәл тапшырырга уйлады икән? Әллә әтисенең кабере табылганмы?!. Әтисенә дигән мидәлдер әле!
Хәер, бу юлы ул «кәҗә мидәле» дигәнне ишетмәде. Әлеге җөмлә,
хәтерендә яңарып, еллар кайтавазы кебек кенә яңгырады бугай. Әллә анысын миһербанлы Вакыт үзе төшереп калдырган инде?..
Бәйрәм иде шул бүген. Кич буе телевизордан аттылар, урамда да
ниләрдер шартлаттылар. Әллә җил тегермәне дә авып төште инде бу хәтле дөбердәүгә?! Урамда җилнең әсәре дә юк шикелле югыйсә, бәрәңге бакчасындагы тупылның шаулаганы колакка керер иде...
Баксаң, Җиңү бәйрәме уңаеннан салют бирәләр икән! Телевизорда әлеге салютны төнге күккә туплардан чөйделәр, урамда исә малай-шалай пугач белән шаярды...
Ә козгын иртәдән бирле кычкыра. Шул карт тупылны көчле давыл
чыгып аудармаса, йә кисеп атмасаң, китмәс инде ул. Шунсыз котылып булмас аңардан...
Мәдинә бу уйдан кинәт сискәнеп китте: ә тупыл ауса?! Тупыл ава калса, баш бетә бит, Ходаем! Әтисе кайтканчы ава гына күрмәсен! Аның төбенә дә хәзинә күмелгән, ди, шундук табып алулары бар...
– Йә лә, кычкырсана шунда! Кычкыр, кычкыр, козгын!.. Тупыл гына
аумасын. Әти киткәннән бирле гел шулай бер килеп, кычкырып китәсең инде син, – дип куйды Мәдинә. «Әтиең кайткач туктый ул, кызым, коркылдап тик утырсын шул тупылында!» – дия торган иде әнисе. Күпме яши икән соң бу козгыннар?
– Әй, дим, ничә яшь инде сиңа?
Козгын Мәдинәнең телен аңлый иде, шулай да җавап бирәсе килмәде.
– Үпкәләде тагы...
– Сиңа үпкәләп буламыни! – диде козгын. Күп инде миңа, күп, Мәдинә сеңел!
– Мин сиңа сеңел тигәч, шактыйдыр инде алайса?
Ул тәрәзәне ябып куйды:
– Шул берүк козгындыр инде син, әти чыгып киткәндә, тупылда утырып калган Аллаһ кошыдыр? Нигәдер ул көнне кычкырмады ул... Утырды утырды да зур канатларын җилпи-җилпи очып китте.
Телевизорда шартлаган тавышларны козгын ишетмәде. Телевизор өй эчендә, ә козгын – бәрәңге бакчасындагы тупыл башында иде. Күрше Габдулла булса: «Хәзер тилибизорында да козгыннар кычкыра башлады», – дип көләр иде. Теге чакта шулай күп теленә салынса, алып ук китәрләр иде Габдулланы.
Мәдинә шайтан сурәтләреннән туеп, телевизорны сүндерде. Аның арткы ягына тоташкан чыбыгыннан колакчын кебек нәрсә сузылган. Оныгы Тимербулат нидер маташтыра инде. «Без генә аларны түгел, алар да без әйткән сүзне ишетсен өчен телефон уйлап таптым, шуны урнаштырам!» – ди. Үз телевизорларын бозарга әтисе рөхсәт бирми, дәү әнисенеке белән
рәхәтләнә Тимербулат.
Телевизорда салютка кадәр ветераннарны тезеп, медаль өләштеләр. Менә монысы сиңа, Нурихан, бу медаль – Галәүгә... Чү, туктале, әтисе Шәйхигә дигән медаль бөтенләй үзгә түгелме соң? Нурихан белән Галәүнекенә караганда матуррак, ялтыравыгы да бүтәнчә, күрәсең, чын алтыннан коелгандыр. Гыймадиев Шәйхигә чын алтын медаль тиеш, дип уйлаганнардыр...
Козгын тагын коркылдап куйды. Бу чукынчык козгын да матур хәбәр алып килсә килер икән, әнә бит нәрсә ди: «Мәдинәгә мидәл бирәләр!» Бу юлы «кәҗә мидәле» димәде... Әллә Нәфи тавышы иде инде? Әллә козгын күптән гүр иясенә әйләнгән Нәфи тавышына охшатып, кеше шикелле сөйләшә башлаган? Ишетә бит ул кешеләрнең сөйләшкәнен. Һәр әйткәнне, тутый кош кебек үк булмаса да, ятлап, томшыгына чорнап утыра торгандыр әле...
Медаль Мәдинәнең үзенә түгел, әтисенәдер. Кайтып кына җитсен,
Мәдинә аны әтисенең түшенә тагачак. Кәчтүме әнә, инде ничәмә ел шкафта эленеп тора. Көя төшеп, ничә мәртәбә яңасына алмаштырдылар.

***

Дөньяда «Хәбәрсез югалды» дигәннән дә авыррак, ачырак хәбәр бармы икән?! Каберенең кайда икәнен дә белмә инде... Җитмеш биш ел диген! 1941 елның 20нче маенда хәрби өйрәнүләргә алганнар иде. «Хәбәрсез югалган» дигән тамгалы кәгазе генә әйләнеп кайтты... Авылдашы, дусты Нәфи белән бергә киткәннәр иде югыйсә. Өч елдан артык Нәфи дә хәбәрсез югалып торды, аннары пылт итеп кайтып төште. Түш тулы орден-медаль.
Түбән оч Хәбри тугыз елдан соң кайтты. Менә шундый солдатлар авылда тагын күренә башлагач, әнисенең дә, ике ятимә кызның да сүрелә башлаган өметләре янә кабынган иде. Күрешү өмете. Татлы өмет... Тора-бара өмет әтисенең кабере кайда икәнлеген белү, аны эзләп табу, шул хакта берәр хәбәрнең читен генә дә булса ишетү хыялына әйләнеп калды.
Әнисе Рәхимә дә шундый татлы хыял белән гомер кичерде. Мәмдәл хастаханәсендә дөньядан үтеп барышлый, кызы Мәдинәнең күзләренә сораулы карашын төбәп, җан бирде: «Әтиеңнең хәбәре юкмы?» – дигән мәгънәне укыды Мәдинә.
Әнисе Рәхимә күзләрен йомгач, сеңлесе Зәйнәп тын гына елап:
«Күрешкәнсездер инде, әни, анда баргач... безнең турыда да сөйләрсең әтигә, яме», – дип пышылдады. Күрешкәннәрдер инде, үзенең хәлләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләгәндер әтиләре. Бу көнгә тиклем кайларда йөргәнен дә әйткәндер. Ә кызлар һаман берни белми... Менә, әле дә, инде ничәмә ел узгач, Мәдинә төш аралаш бала чагына кайтып, каһарман әтисе түшенә медаль тагарга хыялланып яши...

***

Намаз вакыты җитеп килә икән. Мәдинә бар шартын китереп, тәһарәтен алды да намазга утырырга җыена башлады. Намазны урындыкка утырып укый ул хәзер, тез башлары авырта, йөргәндә дә, берьюлы ике таякка таяна. Кем әйтмешли, дүрт аякланды. Тәсбихен эзләргә кереште, анысы куйган җирендә юк иде.
– Әй, дим, кая югалдың инде шул арада?
Өстәлдә яткан догалар китабы астыннан тавыш килде:
– Бу хәтереңне әйтер идем инде, Мәдинә абыстай! Үзең күз алдында торсын дип куйдың, үзең шул арада онытып та өлгергәнсең.
– Кая соң син?
– Өстәлдә бит инде, догалык астында. Әнә бер мәрҗәнем чыгып та тора.
Ул тәсбихне күреп, көлеп җибәрде:
– Әй лә, тавык баш, онытканмын да ни ара.
– Тәһарәт алырга онытмагансыңдыр бит?
Мәдинәнең үзе белән «сөйләшә» башлаган тәсбихенә үпкәлисе дә килде:
– Аны оныталармы соң, Алла язмаганны!
– Үпкәләмә инде, исеңә генә төшерүем.
Мәдинә алдына намазлык җәйде, килештереп, яулыгын ябынды һәм урындыкны җайлап куйды да намазга кереште.
Каенатасыннан калган зур өстәл:
– Намазыңны Алла кабул итсен, Мәдинә, – дип пышылдагандай тоелды.
– Амин! – диде ул эчтән генә.
Мәдинә абыстай әнисе Рәхимә кебек һәр нәрсәне җанлы дип кабул итә, алар белән «сөйләшеп» рәхәтләнә иде. Биш бала, каената белән каенана, иренең сеңлесе, әле өстәвенә карт әби бергәләшеп яшәгән алты почмаклы өйдә, кайсылары дөнья куеп, балалар исә оядан очкан кошлар кебек төрлесе- төрле якка таралышып, ялгыз башың калгач, сөйләшми ни хәл итәрсең?!
Бу шөгыленнән тәм таба иде ул. Хәер, әнисенә охшагандыр инде: ул да гомер буе кәҗә бәтиләрен, песиләрне тиң күреп, шулар белән кеше кебек сөйләшеп, гәпләшеп гомер кичерде. Хәтта кәҗәләренә печән ташыганда уфалла арбасын да дусты итеп «сөйләшә» иде.
Тагын бер гадәте бар иде әнисенең: авыз эченнән гел берәр көй көйләп йөрде. Ниндидер бер гаҗәеп көй иде ул. Мәгәр ул көй өзелеп тора икән, димәк, әнисенең кәефе юк. Андый чакта Мәдинә курка-курка гына: «Әни, нишләп бүген җырламыйсың?» – дия торган иде. Бу сүзләрдән Рәхимә аптырап кала, нинди җыр ди ул, янәмәсе? Аның беркайчан да җырлаганы юк бит! Аларның сөйләшүен тыңлап торган нәни Зәйнәп – бик тапкыр, тере
кызчык, барысын да белеп тора икән, «Әни, апа авыз эчеңнән шыңгырдап йөрүеңне әйтә ул», – дип чатнатып җавап биреп куя. Рәхимә һәрвакыттагыча яңгыратып көлеп җибәрә дә: «Ә, аны әйтәсез икән...» – ди. Тик бу юлы көй ялганмый. Арыгандыр әниләре, алҗыгандыр. Фермада берьюлы берничә
эштә эшли: сыерлар янында да ул, атлар да карый. Күпләр атларның янына килергә дә курка, син булдырасың, син батыр хатын дип, күңелен күрә-күрә, мал табибы Мөхәррәм ул эшне Рәхимәгә йөкли. Тегесе чыннан да батыраеп: «Курыкмыйм, ник куркып торыйм! Суслонгердагы кылыч борынлы әфисәрдән дә курыкмадым әле!» – дип куя. Күрше Мөхәррәм хатынның Суслонгерга ире янына барып йөрү маҗараларын белә иде,
кабатлап сорамый. Әле ярый сорап, вакыт уздырып тормаган Мөхәррәм: озакламый аның үзен дә Суслонгер лагерена хәрби өйрәнүләргә алып киттеләр...

Көй турында иде бит әле уйлары... Әнисе аны үзе «моң» дия торган иде. Ә Мәдинә уенча, бәрәңге бакчасындагы тупыл моңланмый, шаулый гына. Анда да каты җил чыкса гына. Җил булганда, авыл башындагы тегермән канатлары да шаулап әйләнә башлый.
Әтиләре киткәндә, алар аны җил тегермәне янына чаклы озата барды. «Мин кайтканчы исән-сау торыгыз. Мин озак тормам. Әниегезнең сүзен тыңлагыз», – дигән иде әтиләре, кызлары белән саубуллашканда. Биш яшьлек Мәдинә: «Ишән-шау кайт, әти!» – дип, кабатлады да кабатлады. Шулчак капылт исеп куйган җил тегермәннең канатларын кузгатты, алар авыр шыгырдап, хәрәкәткә килде. Әйтерсең, тегермән канатлары нарасыйның сүзләрен эләктереп алып, җилгә кушып әйләндерә иде: «Ишән-
шау... ишән-шау... кайт, әти, кайт, әти...»
Мәктәптә укыганда, Җиңү бәйрәме өчен әтисе хөрмәтенә җыр отып
кайтканы исенә төште Мәдинәнең. Ул шулай тәрәзә каршысына килеп баскан да җырлап маташа. Әнисе кинәт өйгә килеп кергән дә аны тыңлый, күзәтә. Мәдинә исә ул кергәнне абайлаганын сиздерми, җырлавын белә.
Җилләр искән саен тәрәз ачам –
Сәлам килер кебек ерактан.
«Хәбәрсез ул», дигән сүзләреннән
Болай да бит инде җан каткан...
Шул чакта әниләре күз яшьләрен тыя алмыйча, чоланга атылып чыгып, үзе белән бергә бу йортка бирнә булып килгән сандыкка чүмәшеп, озак итеп елаганы да хәтерендә Мәдинәнең. Бу мизгелдә ул әнисен юатырга сәләтсез иде. Әниләре, күңеле тулганда, кеше күзенә күрсәтмичә, хәтта балаларына да сиздерми генә елый торган иде. Әнисенең авыз эченнән генә көйләп йөри торган җырларының да берсе шушы җыр булды.
Әнисе моңлы гына түгел, уен-көлкеле дә, хәтта чит кешегә кайчак
исәррәк кебек тә күренгәндер. «Безнең тупыл гайбәтче ул. Тегермән канатларына җил ташыган гайбәтне тыңлап утырудан башка эше юк аның!» – дип, кызларын да көлдерә иде... Ничек көләселәре килгәндер ул чакта аларның?! Алмашка кияргә күлмәгең булмасын, әтиләре киткәннән бирле бер телем ипигә тилмер – көлеп утыр инде җүләр кебек...
Мәдинә шуларны уйлап елмаеп куйды, ирен чите белән генә көлемсерәү гадәте дә аңа әнисеннән күчкән иде, күрәсең...

Урман өрәкләре

Рәхимә Шәйхинең кайтуын өзгәләнеп көтте. Мәдинәсе белән Зәйнәбе хакына булса да... И ул кара күмергә әйләнгән өметләр, аккан күз яшьләре, төннәрен керфек тә какмыйча, капка тавышын тыңлап ятулар, сыңар хат кисәге булса да, килеп ирешмәсме дип хыялланулар...
Шәйхи белән Нәфи – ике авылдаш, яшьтәш Суслонгер янындагы
Сурок лагерена эләкте. Дөбъяз военкоматыннан Суслонгер ерак түгел, хәрби өйрәнүләргә чакырылган ир-атларны шул көнне үк алып барып куйдылар.
Ә менә Рәхимәгә шул юлны урман аша җәяүләп узарга туры килде.Күрешергә барасы килә. Ашарына илтергә ашкына. «Анда алар ач ята икән», ди.
Зур Көелдән Сурокка турыдан тагын да якын. Көеллеләр аңарчы да Сутнор ярминкәсенә, әле тагын да арыракка – Моркидагы мал базарына да еш йөриләр иде. Рәхимәнең дә Шәйхие белән барганы булды. Шәйхинең бертуган абыйсы Гыйлаҗ бик җете кеше, ул инде бу юлны күп таптаган. Бер баруларында Моркидан өчесенә ике сыер җитәкләп кайттылар. Үзләренә дигән кызыл сыерны аеруча яраткан иде Рәхимә, бергә сайлап алдылар. Ике
ир малларның мөгезләренә бау эләктереп алдан атлады, Рәхимә кулындагы чыбык белән арттан куалый кайтты. Күз ачып йомганчы узылды ул юл. Әүвәл – Ашытта, аннары Илләтне кичкәндә, әйбәтләп тамак та ялгадылар.
Зур Көелдән Сурокка шулай ук урман аша туры юл бар дип сөйлиләр. Анда ирләре янына бөтен тирә-яктан хатыннары йөри, ди. Ач ятуларын ишетеп, ризык ташыйлар, дару илтәләр.
Шәйхидән дә, Нәфидән дә, бер атна дигәндә, хат килеп төште. Нәфи бик зарланып язган, «халык ачтан кырыла, авырулар күп», дигән. Ә Шәйхи исә бу хакта бер сүз дә әйтмәгән, Рәхимәнең, туганнарының хәлен сорашкан, биш яшьлек Мәдинәсен, алты айлык Зәйнәбен сагынуы хакында шигырь сырлап җибәргән.
Әүвәл көеллеләр кайсы хатка ышанырга белмәде. Берсе монда безне ачтан үтерәләр, ди, икенчесе агач мылтык белән булса да, сугыш һөнәренә өйрәнәбез, мине взвод командиры итәргә уйлыйлар, дигән. Берничә атна эчендә Сурок-Суслонгерга тагын дистәгә якын ир-ат эләккәч кенә, андагы хәлләрнең дөреслеге ачыкланды: чебен кебек кырылып ята икән бит хәрби лагерьда әзмәвердәй ирләр! Туганнары ризык, дару ташырга кереште. Ләкин Рәхимә алты айлык имчәк баласын калдырып, берничек
тә чыгып китә алмас кебек иде. Түзә алмады. Беркөн иртән баласын яхшылап төреп, юлга җыенды. Ярый әле урамда килендәше Асия очрады һәм шундук аларны кире борды. Килендәше балаларны үзе карап калырга ризалашты, ә Рәхимә исә авылдаш кызлар белән икенче көнне таңнан юлга кузгалырга булды. Туры юлны аңа кичтән кабатлап сөйли-сөйли, аннары
«аңладыгызмы» дип, имтихан алгандай сораштыра-сораштыра, Гыйлаҗ абзый өйрәтте. «Кызулагыз, кызлар! Анда хәлләр яман икән!» – диде ул саубуллашканда. Шул көнне аның үзенә дә, колхоз рәисенә дә фронтка китәргә повестка тапшырылган иде.
«Мари ягында гел урман, адашмас өчен авыллар аша барыгыз!» – дип кисәткән иде Гыйлаҗ абзый. Менә ул әйткән Чодраялны уздылар. Красный Стекловарга керсәгез, әйләнеч була, урман аша турыдан юл бар дип өйрәтте юлда очраган бер мари карты. Бәхеткә, Күркәтаудан килүче тагын ике хатын очрады, аларның да ирләре янына Суслонгерга барышлары икән. Мари хатыннары юлны яхшы чамалый, кайбер урыннарда адашып йөрергә туры
килсә дә, урманнан уза торган ат юлына килеп чыктылар; шактый араны арбага утырып үтү бәхетенә дә ирештеләр әле. Курамастан өч җигүле ат Сутнор базарына бара икән. Иске-москы сатарга. Шулар утыртты, рәхмәт төшкере.
Суслонгер дигән җиргә килеп җитәргә күп калмады, ди мари кызлары. Сурок әле тагын да арырак икән. Кызлар Суслонгерда калды. Шулчак каршыларына үзләре кебек үк чабаталы хатыннар очрый башлады. Әйтерсең, урман эченә чебен гөмбәсе кебек бар дөньяның төенчекле кыз-хатыннары сибелгән. Баручылар ашыга, аларның йөзләрендә күрешүгә өметләнгән бәхет чаткылары, кайсыберләре, башларын да күтәрмичә, аяк очларына карап атлый. Ни дисәң дә, кайтып килүчеләр күңелсез күренә...
Араларында бик сирәкләре генә ачылып китеп сөйләшә һәм тизрәк барып җитәргә куша...
Кемнәрдер чабаталарын сүтеп ташлап, агач төбенә утырып, ял итә. Каршы килүчеләрнең кулында төенчек ише нәрсә күренми. Алар күкрәк арасына яшергән ипи катыларын алып суыралар да юлларын дәвам итәләр. Болары инде ирләре яныннан кайта. Күрешү бәхетенә ирешә алмый кайтып килүчеләр дә бар арада. «Аллага шөкер, безнеке исән әле», – дип пышылдый кайсыларының кипшенгән иреннәре.
Лагерьга чакырылган ирләренең хәлләре мөшкел икәнлеген алар юлда ук аңлады. Бу хис аякларына көч өстәде, тизрәк барып җитәргә дә ачлыктан интеккән ирләренең тамагын туйдырырга кирәк!
Рәхимә юлда капкалап алырга дигән икмәген дә төенчеккә төрде. Үзе ничек тә түзәр, Шәйхигә кирәгрәк бит ул. Берзаман Гәүһәр капылт туктап, каен янына иелде.
– Нәрсә тагы? – дип аптырап карады Рәхимә. – Түзәбез, кара аны, барып җиткәнче бер тәгам ризык та капмыйбыз! Әлеге сүзләрдән соң Гәүһәр гаепле карашын аска текәде.
Озын буйлы Рәхимәдән гәүдәгә кайтышрак булса да, Гәүһәр бик җитез, хәрәкәтчән, нәсел кушаматлары да «Чикләвек» аларның. Буйга озын булмасалар да, әллә кем булып сөйләшәләр, чикләвек кебек каты холыклы.
Гәүһәр абыйсы Нәфи янына бара. Җиңгәсе Гөлчирә исә ирен күрергә барудан катгый рәвештә баш тартты. Инде җыенганнар иде, инде әзерләнеп беткәннәр иде, көне килеп җиткәч: «Бармыйм, куркам!» – диде. Нәкъ шул көннәрдә «Суслонгер урманында ирләре янына баручы хатыннарның төенчекләрен талыйлар, үзләрен мыскыл итәләр икән», дигән хәбәр таралган иде. «Нәфи бик көнче безнең... Алла сакласын! Берәр хәл була калса, бәреп
кенә үтерәчәк бит ул мине! Кайтуга аерып җибәрәчәк!» – дип акланды Гөлчирә. Моңа Гәүһәр сөенде генә, шундук: «Үзем барам абый янына!» – дип чәчрәп чыкты кыз. Гәүһәрнең шулай җан ату сәбәбе һәркемгә мәгълүм булса да, ул хакта берәү дә теленә салынмады. Өйдәгеләр елмаешып кына куйды: Суслонгердагы хәрби өйрәнүләргә күптән түгел Гәүһәрнең егете Хәлил дә алынган. Кызның аның белән бик тә күрешәсе килә иде. Киленнең юк-бар нәрсәне сәбәп иткән булып, Нәфи янына барудан баш тартуыннан
кәефе киткән Гатифә апа да, Галиулла абзый да, кызларының бу карарына каршы төшмәде; шуның белән өйдәге киеренкелек тә йомшарды.
– Хәлилең өчен борчыласың син, хәчтерүш! – дип көлде Рәхимә һәм учындагы кипкән шомыртны авызына озатты. Дөресен генә әйткәндә, ул үзләренең өй каршындагы агачтан узган ел ук күп итеп шомырт җыеп киптергән иде. Кипкән шомырт ашказынына файдалы, кеше сөйләве буенча Суслонгерда әллә нинди дизентерияләр башланган, ди, имеш.
Гәүһәр җыелып торган күлләвекләргә карап-карап ала, өс-башын
төзәткәндәй итә. Югыйсә ямьсез һәм котсыз булып күренү өчен нинди ертык-иске бар, махсус шуларга төренделәр. Юлбасарлар очрый-нитә калса, күз төшерерлек булмасын, янәсе. Ә сөйгән егете каршында матур булып күренергә теләүдән кыз баланы кем тыя алсын?! Тормыш дәвам итә, үз көенә бара. Дошман туплары гына кешеләрдә булган рухны, өметне, мәхәббәтне үтерә ала, димени?!
Лагерьга җитәргә шактый ара бар иде әле. Аны күл янында, диделәр. Шуннан ерак түгел Ушут ага. Юл гел бертөрле түгел, йә ачыклыктан комлык ерып барасың, йә урман-чытырманга килеп керәсең. Суслонгер сазлыкларына якынлашарак кигәвен, чебен-черки, сукыр чебен кебек канэчкечләр бермә-бер артты. Юлчылар башларын яулыкка урады, күзләре генә күренеп калды.
Гәүһәр – кара тут йөзле, коңгырт күзле, терекөмеш кебек теремек кыз сөйгәне Хәлилне озаткач, кинәт боегып калды. Элек колхоз басуында күмәкләшеп, бәрәңге алганда булсынмы, яисә ындырда ашлык киптергәндә булсынмы – һәрбер нәрсәдән кызык таба белсә, хәзер усалланды, кырысланды. Ул хәзер сүзен турыдан бәреп әйтә: колхоз рәисен, бигрәк тә бригадирны сүгеп ташларга да күп сорамый. Тегеләре аңа каршы сүз дә әйтә алмый, чөнки кыз гадел, сүзләре хак була. Өстәвенә, ул комсомол ячейкасында тора, төрле эшләрне оештыруга бик һәвәс.
Хәлил белән бик яратышып йөрделәр. Сабан туена өйләнешергә сүз дә куешканнар иде.
Бара торгач, урман бушап калды, каршы килүчеләр очрамый башлады. Әллә юлдан яздыкмы дип тә борчылды сәфәр чыгучылар. Тик озакламый алда ботак сынган тавышлар ишетелде – «кеше йөри икән», дип куанырга өлгермәделәр, тавыш артыннан ук каршыларына ике ир килеп чыкмасынмы?! Гәүһәр куркудан кычкырып ук җибәрде, Рәхимә йөрәге дерт итеп куйса да, таралып төшмәде, каушавын юлдашына күрсәтмәскә тырышты. Киресенчә, кулындагы таягын тагын да кысыбрак тотты.
Юлчылар баскан җирләреннән селкенмәде. Тегеләр исә каршыларына килә. Кеше түгелдер болар, үлгән мари өрәкләредер?! Болай ук куркыныч булмаслар иде! Шыр сөяктән генә торалар бит! Җаннары ничек чыгып качмаган?! Куркуын басар өчен Рәхимә алардан юл сорашкан булды, адашмаганнармы, янәсе. Тегеләр телсез кебек тора бирде. Менә берсе кинәт алга ыргылды да Гәүһәрне тотып алды, икенчесе Рәхимәгә ташланды. «Мыскыл итәргә җыеналар...» – дип уйлады юлдашлар. Озын буйлы, сөяк сарае кебек бу чандыр ирләрнең ниятләре хәзер ачыктан-ачык аңлашыла, күрәсең, алар әйләнә-тирәдә адәм әсәре юклыгын яхшы беләдер, киемнәре сәләмә булса да, кыз-хатыннарның чибәрлеген чамалау кыен түгел бит.
– Лагерьга барасызмыни? – дип сорады кинәт ирләрнең берсе. Тавышы йомшак, юлбасарга охшамаган иде ул.
Каршы торырга әзерләнгән хатыннарга бу ирләр хәзер үк ерткычтай ташланып, мүк өстенә аударып әүмәкләргә керешерләр, күкрәк изүләрен аерып, шәрә калдырырлар кебек тоелды. Тегеләр көтелмәгән хәлдән аптырап, югалып калган хатын-кызларның төенчекләрен йолкып алды да комлы юл буйлап чабарга кереште.
Шул арада алда этләр өргәне ишетелде, каршыларына солдатлар килеп чыкты. Аларның өлкәнрәге мылтык көпшәсен Гәүһәрнең күкрәгенә терәп:
– Кая качырдыгыз дезертирларны! Алар сезнең ирләрегез идеме?! –дип, сорау ала башлады. Хәл-әхвәлне кыскача аңлатып биргәч, солдатлар качкыннар артыннан йөгерде.
Кинәт Гәүһәр җүләрләрчә шашынып көләргә кереште, тавышы бөтен урманны яңгыратты. Рәхимә шаулама, тынычлан инде дигәндәй, кызның иңбашыннан селки, тегесе исә ни сөйләвен үзе дә аңлап бетермичә, һаман:
– Каян килсен, ди, монда безне каен төбенә егып салырлык ир-атлар?!
Тәненнән җаны чыкмаган ярымөрәкләрдән гайре берәр егет сыңары бар димени монда?!» – дип кычкыруын белде. Менә кинәт еракта мылтык аткан тавыш ишетелде. Аның гөрелтесеннән хәтта корыган агач ботаклары сынып, җиргә чәчелде. Гәүһәр көлүеннән дә, кычкыруыннан да туктады һәм буш кулларын селки-селки, артка борылып:
– Агач мылтык белән атар идем мин сезне! – дип, йөрәк ачысы белән өзгәләнеп, әйтеп куйды. Мылтык аткан тавыш янә урманны яңгыратты. Инде Рәхимә туктап көләргә кереште. Аннан арттарак калып барган Гәүһәр, күзләрен зур ачып, юлдашына карап тора башлады. Анысы кушылып көләргә дә белми, нигә көләсең, дип тә сорый алмый. Рәхимә апаның кайгыдан башы китте, ахры, дигән шик керде аңа. Ул курка-курка гына юлдашының бишмәт җиңеннән тарткалады. Тегесе аның саен катырак көлде, ниһаять, юлдашының шомланганын күреп, көлүеннән бераз тыелып
торды һәм:
– Юк, юк, курыкма, сеңлем... Чын! Көләсе килә. Тиктомалдан.
Кыз һаман аны аңламый иде:
– Ни ашатабыз Шәйхи абыеңа, дисеңме?! Шуны уйлап көләсеңме син, җүләр! Ә-ә-ә, моның яшереп куйганы калгандыр әле. Кая, күрсәт, кай җиргә яшердең?! –дип, ул ачудан кулын Рәхимәнең бишмәт эченә шудырды.
Рәхимә аның кулын ипләп кенә күкрәкләреннән алды:
– Чү, имиләрем тулды, авырта, тимә! – диде ул, көлүеннән көчкә тыелып.
– Ә мин бит хәзер безне тотып көчләрләр дип курыктым. Яфрак кебек калтырана башлаган идем. Ну, бирешми идем түлке. Йөзләрен умырып төшерә идем.
Чак кына тын алганнан соң:
– Кая монда безне егып көчләрлек ир-ат, дисеңме? – Ул янә елмаеп куйды. – Синең сүзләреңнән көләм. Йә чәчләрне йолка-йолка еларга кирәк безгә, Гәүһәр, йә җүләр кебек көләргә!
Кинәт аның йөзе караңгыланды, ул өстенә уранган иске-москыны
тартып алып:
– Боларның да кирәге калмады хәзер! – дип куйды һәм атлавын дәвам итте.
– Каты чапма әле алай, сыйрагың озын булгач та!
Кәтүк Гәүһәр хәзер аның артыннан чак өлгерә иде. Өстәвенә, Рәхимәнең кыланышы һаман аңына барып җитә алмый. Дөрес, ул Гәүһәр белгәннән бирле уен-көлкеле хатын булды, һәр нәрсәдән кызык табып, рәхәтләнеп көлә, авыр булса да, гел елмаеп тора иде. Кушаматлары да «Кояш» аларның. Әмма бу юлы Рәхимәнең бер дә көләсе килеп көлүе түгел, еларга тиеш иде ул, тик күкрәгенә күз яшьләре савар дип, куркудан, үзе дә белештермичә көлә иде яшь ана...
Чама буенча, хәрби лагерьга ерак калмаган. Анда аларның берсен газиз ире, икенчесен туган абыйсы һәм сөйгән егете көтә. ...Аеруча Рәхимәнең тизрәк барып җитәсе килә. Бер дә булмаса, юлда сыңар мари авылы да очрамый, йортка кереп, күкрәкләрен савасы иде дә соң. Таш булып каттылар ласа. Инде болай да алты айлык бала имезүче яшь хатынның эчке киемнәре сөткә чыланып бетте.
– Кая ашыгасың, Рәхимә апа! – диде Гәүһәр еламсырак тавыш белән. – Нәрсә ашатабыз аларга хәзер? Каен тузы җыеп барабызмы?! Кире кайтып китүең хәерлерәк түгелме?
Рәхимә үзе дә аптырашта иде. Буш кул белән барып, иренең күзенә ничек күренергә хәзер?! Ни әйтергә?!
Сазлык ягында шарт-шорт ботак сынган тавышлар ишетелде һәм
аюгамы, сыергамы охшатып, ниндидер хайван үкереп куйды. Бәлки, адашкан мари үгезедер?! Мондый кара урман эчләрендә авыл бар микәнни? Бәлки, берәр аучы өедер яки урман кисүчеләрдер әле? Шундый уйлар белән кыз-хатыннар кечкенә аланлыкка килеп чыкты һәм куркудан өнсез-телсез калды...

(Дәвамы бар)

 

Реклама