Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы (4))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Дөнья йөге

1979 елның декабрь таңы. Егерме бишенче көне. Казанда укып йөрүче оныгы Илнур, гадәттәгечә, шаяртып язган: «Дәү әни, Яңа ел алдыннан Кыш бабай бүләкләре апкайтам! Дәү әниеңә нәрсә кирәк икән, хат язып сал әле, ди Кыш бабай». Рәхимә карчык хатны укыгач, намаз алдыннан оныкларының һәммәсенә, кызларына, кияүләренә исәнлек-саулык сорады. Илнурның хатына җавап итеп: «Улым, дәү әниеңә бернәрсә дә кирәкми. Сугыш чыкмасын! Дөньялар имин булсын! Каладан үзең исән-сау әйләнеп
кайт!» – дип язасы итте. Иртәнге намазын укырга соңга калудан куркып, күптән уяу ята иде ул.
Көн әллә ничек башланды: карчык намаз укыганда да буталып
бетте, яшьтән хәтер түрендә сакланган догаларын да онытып җибәрде. Хәрәкәтләре дә авыр, гәүдәсе кыйнап ташлаган кебек тоелды. Сәҗдәгә китә алмыйча озак азапланды ул.
Күңеленең бу чаклы әсәрләнүе юкка булмаган икән, кичкырын гына
күрше авылдан оныгын ияртеп, Мәдинәсе килде. Кәефсез иде ул. Шулай да сер бирмәскә тырышты: «Әни, сине алырга килдек. Яңа елга. Аннан бездә генә торып калырсың. Җитте берүзең азапланырга!» – диде. Оныгы шул ара: «Абау, дәү әни, чынаякларың саргайган икән бит!» – дип, суына сода сала-сала, савыт-сабаны ялтыратып куйды.
Кунакка барса барыр, әмма кияү йортына күчеп торырга бер дә теләми иде Рәхимә. Зәйнәбе авылда гына, ул да күптән чакыра. Тик моңарчы гел: «Мин өйдә булмасам, әтиегез кая кайтып йөрер? Сирәк булса да, яныма кайтыштыра бит әле ул!» – дип, баш тарта килде ул. Хәзер дә күтәрелеп бәрелергә уйламады, ризалашкан булды, тик үз йортын ташламаячагы катгый иде.
Мәдинә белән оныгы кич куна калдылар. Кияве иртән барысын бергә җигүле ат белән килеп алырга тиеш иде. Рәхимәнең төне буе күзенә йокы кермәде, сәгать уникене суккан чакта Шәйхие «кайтты». Ул, гадәттәгечә, дәшми-нитми генә өй буйлап йөрде дә, оныгының ачылып киткән юрганын рәтләгәндәй итте һәм ишегалдына юнәлде. Лапас ягында кар шыгырдаган тавышка кадәр ишетте Рәхимә. Бу юлы Шәйхи дә борчулы иде.
Халыкка рәсми рәвештә игълан ителмәгән хәбәр:
«1979 елның 25 декабрендә Амудәрья аша сузылган понтон күпердән Совет гаскәрләре күрше Әфганстан чикләре аша үтте».
Рәхимә лапаска керде. Кәҗәләре мекердәп, сәлам бирде. Ул бүген хәтта алар белән дә исәнләшмәде, каерып, лапас капкасын ачты, аргы якка чыкты. Әйләнә-тирәне кар баскан иде. Лапас артында дивардагы зур тимергә элеп куелган уфалла арбасы янына килде. Боз белән капланган арбаны сыйпап, елак тавыш белән:
– Ни җитми бу кешеләргә?! Тагын сугыш башлаганнар, – дип көрсенде.
Хуҗасын күргәч, туңып каткан арбага җан керде:
– Беләм, тегермән канатлары җиткерде, – диде ул, авыл артындагы җил тегермәненә ымлап.
– Тамак ипигә туеп, дөньялар тынычланды дигәндә генә... Гитлерны да тюкка чыгардылар бит инде канә!
– Беркая да китмәгән ул Гитлер. Патшаларның алтын сараенда качып яткан.
– Баш шәрифләрендә качып торган диген!
– Сүзең хак, Рәхимә! Өстемә берәр иске кожан булса да капла әле. Тәмам бозланып каттым.
Рәхимә лапас капкасына якынайгач, тагын әйтеп куйды:
– Бик онытып бетермәле син мине... Быелгы җәйдә тагын кирәгем чыгып куюы бар...
– Телеңә тилчә чыксын! – дип уфтанып куйды карчык.
Үзе берсүзсез аның гозерен үтәде, утыннар өстендәге иске кожанны арба өстенә күчереп элде.
Шомлы кыш шыгырдый-шыгырдый узып та китте...

***

Институтны тәмамлагач, Рәхимәнең оныгы Илнур да гариза язып,
армиягә китте. Имеш, тормышны өйрәнә! Шул җәйне Рәхимә карчык лапас артындагы арбасына янә көпчәкләр киертте. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки, кызларына аның ярдәме кирәк булыр, дип уйлады ул үзенчә.
Уфалла да картайган, ахрысы, элеккечә үзе теркелдәми, авырайган.
– Илнурдан Нураниягә хат килгән, «Татарларны, мөселман булгач,
Әфганга җибәрәләр», дигән. Зәйнәпнең Рәдисе дә үсеп килә әнә, – диде Рәхимә.
– Әйбәт бит инде үсеп килүе. Булышчы булыр. – Әйбәтен әйбәт тә... кем әйтә ала ул баланы да шул әфганнарына апкитмәсләр дип?! Кызларым бер ярдәмчесез калса? Күп итеп сарыклар
алдым әнә. Быел бәрәңгене дә бөтен бакчага утыртам.
– Җил тегермәне әйтә, Гитлер үлмәгән икән ул, ди. Патшалар шуңа
каршы көрәшкә әзерләнә, ди. Узыша-узыша корал ясыйлар, әледән-әле сугыш чыгарып торалар, ди.
– Тагы нәрсә ди ул телле бет?!
– Тагымы? Тагы шул без хаклы синең белән, патшаларның үз
башларындагы «гитлерлары» үлмәгән. Шул тыпырчына...
– Ярар, телеңә күп салынма!
– Сезнең шул булыр инде, дөресен сөйли башлауга, авызны томалыйсыз да куясыз!
– Без арба түгел чөнки, без кешеләр!
– Үз күләгәгездән куркучылар...
Рәхимәнең уфаллага дөресен сөйлисе килмәде. Дөресе шул иде: бүген төнлә тагы Шәйхие кайтты. Эреп югалыр алдыннан: «Пәриле күл буенда үлән котырып үскән», – диде.
– Кайда да бер инде ул үлән.
– Картайган көнеңдә пәриләрдән курка башламагансыңдыр ич?!
– Көл, көл, әйдә!
Рәхимә, уфаллага каршы берәр усал сүз әйтергә дип, авызын ачмакчы иде, кинәт күк күкрәгәндәй тавыш ишетелде.
– Пәриле күлгә күк ишелеп төшә мәллә анда!
Гөрелте көчәйгәннән-көчәя барды. Офыкта козгын чаклы гына самолёт күренде.
– Әһә, тагы «кукурузник»! – диде уфалла. – Харап итә икән җыясы
үләнне...
Кукурузник ел саен очып килеп, колхоз басуына корткычларга каршы агу сиптереп китә башлаган иде.
– Кукурузник бугай шул...
– Тагы бал кортлары үлеп бетә икән, – дип көрсенде уфалла.
Рәхимә, башын күтәреп, зәңгәр күктә очкан кошларны сокланып күзәтә иде.
– Тургайлар да кырылачак икән быел, болай булгач...
Рәхимә бу юлы да җавап бирмәде, акрын гына арба этүендә булды.
– Умартачы Сәйфи узган җәй елый-елый каргаган, ди, ул агу
сиптерүчене... Дөресме шул?
Рәхимәнең уфаллага җавап кайтарырлык чамасы юк иде, күңеленә шом кергән карчыкның: сугыш вакытындагы кебек оча бу самолёт... Киноларда күрсәтелгәнчә... Узган җәйне дә үз басуларында беренче мәртәбә самолёт күргәч, шул рәвешле коты чыккан иде. Югыйсә корткыч бөҗәкләргә каршы агу сиптереп йөргәнен белә бит...
Бу юлы урак белән генә ургач, Рәхимә үләнне күп җыя алмады. Арба төбенә генә салырлык булды. Ләкин моңа да бик канәгать иде ул. Уфалла белән икәүләшеп, авылга таба юл тоттылар. Беркавым баргач, арбаның көпчәге күчәреннән чыгып тәгәрәде. Икесе дә лып итеп артларына утырды.
– Көпчәкне ничек киертәсең инде хәзер? – дип, уфалла кара кайгыга төште. Карчык читкә тәгәрәгән тәгәрмәчне алып килеп, уфаллага сөяде. Аны киертер өчен арбаны бер кул белән күтәрергә, икенче кул белән тәгәрмәчне урынына утыртырга кирәк иде. Арбаны күтәрде күтәрүен, тик тәгәрмәчне күчәргә туры китерә алмады.
– Шәйхиең дә килеп чыкмый ичмаса, – дип куйды уфалла, карчыкны кызганып.
Рәхимә аңа каршы бер сүз дә дәшмәде, тагын азапланып карады. Тик гарипләнгән уң кулы тыңларга һич теләми иде. Бик озак маташты ул. Арыды, хәлдән таеп, түмгәккә утырды.
– Җир әле җылынып җитмәгән, астыңа печән булса да сал, – дип, уфалла аның хәленә керде. Тагын ниләрдер әйтергә теле кычытты, әмма Рәхимәнең ачуын китермим дип, дәшмичә түзде-түзде дә әйтеп салды:
– Кияүләрең, кызларың гел ярдәм итеп тора! Күршеләрең дә өрмәгән җиргә утыртмый үзеңне. Ник болай азапланып йөрибездер инде без ике карт җүләр, име, Рәхимә?
– Әйтмә инде, кордаш.
– Илнуры Әфганга китәргә үзе гариза язган икән. Тормышны өйрәнә, имеш...
– Гыйлаҗ абыйның Фидаисен дә Әфганга алганнар, алар да ут йотып яши, – дип куйды Рәхимә.
Карчыкның күкрәк турысы чәнчеп куйды, ул җиргә ауды.
– Тор инде, ятма болай! Җир салкын, эчеңә суык үтсә! – дип өзгәләнде уфалла. Тик Рәхимә аны ишетми иде инде...
– Тор инде, тор дим, әй, кордаш!
Шул рәвешле шактый яткач, Рәхимә карчыкка җан керде. Әллә туңудан уянып китте.
– Их, сине! Их, безне! Әгәр берәрсе печәнгә киткәнне кызларыңа әйтсә! Беттең бит аннан! Авызыңны да ачтырмыйча, үзләренә кайтарып, түр башына утыртып куялар бит! Ә мине утынга ватачаклар!
Кызлары Рәхимәне килгән саен үзләренә чакырып үгетләвен уфалла яхшы белә иде. Тик әниләре: «Әтиегез кайтып йөри бит, балалар! Ул кайтканда, мин өйдә булмасам! – дип, авызларын томалый да куя иде. Күкрәк турысы тораташ булып катты, сулыш алуы да авырлашты Рәхимәнең. Шулчак авыл ягыннан җил-җил атлап килгән бер ир-ат күренде. Таныды аны Рәхимә, Нәфи иде ул. Күптән түгел генә Нәфинең игезәк оныкларын кургашын табутка салып кайтардылар. Солдатка чыгып киткәндә, сөлек кебек егетләр иде. Нәфи шуннан бирле күңеленә урын тапмый өзгәләнә
икән, дип сөйләделәр. Муенына таш асып, күлгә дә сикереп караган, кешеләр күреп коткарган, ди, имеш.
Нәфи килеп җитте дә җәһәт кенә тәгәрмәчне урынына утыртты һәм
ягымлы тавыш белән:
– Күчәренең тимере ычкынган булган икән, – диде. Рәхимә «әйе шул» дигәндәй, баш какты да алар икесе җигелеп, уфалланы авылга таба тартып киттеләр.
Нәфинең Рәхимәне юатырлык ни дә булса әйтәсе килә. Тик тел очында сүзе юк. Рәхимәнең дә Нәфигә җылы сүз әйтәсе килә, әмма үпкәсе кысканлыктан сөйләшүе авыр. Шулай да Нәфи:

 – Килен Мәдинәләр авылына барып кайткан. Синең Илнурыңны Әфганга җибәрмәгәннәр, ди бит! Командиры: «Хөкүмәт сине, акча түгә-түгә, нигә дип биш ел буе укытты? Анда барып, таш арасында калсын өченме!? Әүвәл укыткан хакка Ил алдында бурычыңны кайтар», дигән, имеш. Авылда шулай сөйләнәләр, – дип куйды.
Рәхимә әлеге хәбәрне ишеткәч, Нәфине кочаклап алырдай булды.
«Аллаһы Тәгалә бар шул ул... Бик сораганыем Илнур өчен, Мәдинәм өчен... Аллага шөкер!» – дип пышылдады ул үзалдына. Нәфи хәзер колакка катырак икән, Рәхимәне ишетмәде, арба этүен белде. Моңарчы, үзе генә булганда, Рәхимә арбаның тәртә арасына кереп җигелә иде. Бүген, икәү булгач, киресенчә, этеп баралар, таш юлдан тәгәрәгән борчак кебек элдерә генә уфалла!
– Мин әйтәм, әллә моннан соң печәнгә икәү йөрибезме? – дип шаяртты карчык, кеткелдәп көлеп. Бөкрәебрәк барган Нәфи Мослы урманындагы төз имән агачыдай гәүдәсен турайтты, каерылып, Пәриле күл ягына таба карап алды һәм кабат Рәхимәгә борылып:
– Йөрербез дә... – диде юк кына нәрсәдән дә күңеле булган малай-
шалай кебек. – Әнә теге эскерттә туктап ял итә-итә барырбыз, ял итә-итә кайтырбыз, – диде. – Бигрәк аулак урын, эт тә йөрми.
– Эскерттә дисеңме? Ие шул, саламын күрсәң аның! Кызыгып, үзең ашарлык! – дип куйды Рәхимә. Гүя бу карт белән карчык шул рәвешле аксый-аксый, бар дөнья йөген икесе генә тартып бара иде...
Нәфи дәшмәгәч, Рәхимә сүзне янә дәвам итте:
– Кызыл сыер барые безнең... Мескенем ул да күрде инде... Черек салам болгатып бирә идек. Анысын да тирес өстеннән җыеп алып.
– Кешеләргә генә түгел, малларга да күрсәтте бу сугыш! – дип җөпләде Нәфи. Аннан яңалык әйткәндәй, күптән булган вакыйганы искә алды:
– Сезнең Мәдинәгә дә мидәл биргәннәр икән, име?..
– Бишбылтыр бит инде. Герой ана бит ул, күп бала тапканга бирделәр.
Нәфи авыр көрсенде һәм ачынып:
– Күп булгач, әйбәт инде ул. Киләчәктә терәк булырлар. Бу Әфганнары гына тизрәк тынсын! Күз карасыдай үстергән балаларны алалар да китәләр...
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә, юлларын дәвам итте.

(Дәвамы бар)

Реклама