Мәдинәгә медаль бирәләр (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Уфалла язмышы

Ишегалдындагы арба форточкадан көн буе радио тыңлады. Ул яраткан: “Матбугатка кыскача күзәтү” тапшыруы да булды. Урам аша гына күршедә яшәгән Мөхәррәм дә сөйләде. Уфалла аны тавышыннан таный һәм ишеткәч шатланып туя алмый. Рәхимә белән гәпъләшергә менә дигән сәбәп бит! Тик күршесе сүз башлауга, шатлыкны борчу алыштырды. Мөхәррәм Суроктан ерак түгел Суслонгер лагерында булган икән. Моңарчы аның бу хакта күршеләренә дә әйткәне юк иде, чөнки ул чактагы документлар һаман “хәрби сер” дигән мөһер астында булган. “Казан утлары” журналы аның язмасын урнаштырган һәм шул хакта бүген радио аша дөньяга  шаулаталар! Рәхимә күренүгә Мөхәррәмнең сөйләгәннәрен түкми-чәчми җиткерде аңа Уфалла:

“Сталинград өчен барган сугышларда 1942 нче елның җәй башларында каты яраландым. Казан госпиталендә өч ай буе дәвланырга туры килде. Шунан безне – берничә кешене, Мари АССРның Суслонгерга – тимер юлга ике-өч чакырым арада, урман эчендә урнашкан запас полкка җибәрделәр. Хәер, анда берничә полк булган икән. (Мөхәррәм ага тәгаен белмәскә дә мөмкин, алар “бригада” дип аталган .Ике запас укчы бригада булган, икенче бригада чак кына соңрак - ноябрь аенда, 31нче запас укчы бригада (31 ЗСБ) Сурок лагеренда урнаша. Янәшәдәгесе сентябрь аенда ук Суслонгер бистәсенә килеп утыра. - автор искәрмәсе) Безне гаҗәпләндергәне шул, нигәдер солдатлар кәефсез йөри. Үзләре бик ябык, хәлсез, барган җирләрендә сөртенеп егылалар. Мине килү белән 2 нче батальонның 4 нче ротасына беркеттеләр.

Кичен яртылаш җир астына иңгән ашханәгә алып бардылар. Ике такта киңлегендәге озын өстәлгә иллешәр кеше утырдык. Ун кешегә биш литр сыешлы кәстрүл белән кәбестә шулпасы, дөресрәге, кайнаган  су, 200 грамм дип исәпләнсә дә, 100 граммнан артмаган  икмәк сыныгы өләштеләр. Башка бер нәрсә юк. Бер рота солдатны сыйдырырлык  землянкага  240-250 кеше шыплап тулды. Иртәнге физзарядка дигәне – өч чакырым йөгереп барып, берәр метр итеп киселгән ике утын пүләнен бил каешына бәйләп алып кайтасың. Кәбестә баландасыннан соң кабат урманга, өч-дүрт чакырым араны көнгә дүртәр тапкыр узабыз. Кайбер ротадагыларны 15-17 чакырымга да йөгертәләр. Алты кеше бер бүрәнгә ябышасың. Озынлыгы алты мерт ярым, егерме биш – утыз сантиметр юанлыктагы агачны  иңбашына күтәреп ташыйсың. Барган җирдән егылып үлүчеләр дә була. Ашау-эчү начар дигән идем. Без ит, май, шикәр ише ризык күрмәдек. Икмәккә туймадык. Шул сәбәпле кырылды солдатлар.  Иртән торышка землянкадан һәр көнне  дүрт-биш мәет чыгара тордык. Землянкалар саны егермебишләп иде. Димәк, көн саен төн чыкканчы гына да йөздән артык кеше кырылган.

Моң-зарыбызга колак салмадылар. Ашханә янындагы черегән бәрәңге кабыгын җыеп ашаган өчен мине дә, штабка алып кайтып, өч тәүлеккә гауптвахтага утырттылар. Хатларыбыз бик нык тикшерелеп чыгарылды. Үзебезгә килгәннәрен дә инә күзеннән үткәрделәр.  Шулай бервакыт безне урман эчендәге станциягә азык-төлек бушатырга алып киттеләр.  Бик куанышып, тамак туяр дип өметләндек. Кая ул! Тимер әрҗәләргә, капчыкларга тутырылган ризык брезент белән  яхшылап томаланган. Алып та, эчендә нибарын белеп тә булмый. Бер үткен урыс егете капчыкны тешләп тишкән. Киптерелгән икмәк ди. Күгәрә башлаган. Булдыра алганча тутырган бу сохариларны. Безне дә сыйлады. Соңыннан солдатларга дигән әлеге ризыкны җиргә күмделәр.

Мин үзем лагерьларның Суслонгер бистәсендәгесендә 28 көн тордым. Әгәр тагын бераз яшәсәм, аяк сузган булыр идем. Сугышка дигәч, шатланып киттем. Юлда хәлсез солдатларны өстәмә паек биреп тергезделәр. Мәскәү янындагы урманлыкта унибиш көн буе өстәмә норма белән тукландырдылар.  Шуннан соң гына Көнбатыш фронтка җибәрделәр.

Суслонгер турында, – анда әле Сурок дигәне дә бар иде, аралары 12 чакырымнар тирәсе диделәр, – соңрак ишеткәләдем. Әгәр хак булса, анда Ворошилов килгән икән. Лагерьда калган солдатлар безнең аша югары оешмаларга хат язып җибәрде. Шул нигездә тикшерү комиссиясе килгән. Корткычлыкны фаш итеп, күп кенә офицерларны атканнар.  Ләкин бу вакыт эчендә якты дөнья белән бәхилләшергә өлгергән солдатларның да хисабы чутсыз булган шул инде.

Исән калуыбызга куанып, дошманны ачу белән кыйнадык һәм җиңдек. Шулай да Суслонгер вакыйгасы һич истән чыкмый.

Дошманга сатылган явыз җаннар безнең халыкны күп кырды шул анда...”

(Бу мәгълүматны миңа Рәхимәнең юл аша гына каршы күршесе һәм аның кызларына кулыннан килгән саен игелек кылучы Мөхәррәм Шәрип улы Шәриповның кызы Дания ханым юллады. Мөхәррәм абый сугыштан соң колхозда мал табибы булып эшләде. Бик миһербанлы, олы җанлы кеше буларак исемдә калды ул. Дания ханым әле дә әтисе турында тыныч кына сөйли алмый. Күптән түгел алар Суслонгерга да барып кайткан.- автор.)

– Күрдеңме инде хәзер, белдеңме инде: Сталин эше булган бу! Ул сугышка барачак хәрбиләрне махсус шулай юкка чыгарткан!

Рәхимәнең бу сүзләргә бик ачуы килде:

– Юк-бар сөйләп утырмале монда! Сталинның нинди катнашы булсын ди! Дөберсантлар эше ул! Ышамасаң, әнә,  Мәрьямнән сора! Аңа укытучысы әйткән!

– Булыр пычагым, диверсант! – диде Уфалла аңа каршы. – Совет власте шулай эшләгән! Сталин кушуы буенча! Белмисең мени, Сталинның бар хыялы татарны кырып бетерү булганын. Башта кырым татарларын, аннары Казанныкыларны, тора-бара  Себер, Әстерхан татарларын! Радио сөйли бит! Ышанмасаң, Мәрьямеңңән сора! Ул укыган бала! 21 нче елны Идел буендагы ачлыкны да андагы халыкларны кырып бетерү өчен оештыра Сталин! Икмәк төялгән баржаларны Иделгә батыралар! Ә халык бер-берсен үтереп ашый башлый! “Искуе мултан” дигән китаптан өзек укыдылар радиодан!

– Син үзнең иске, белдеңме! Күптән чыгарып атарга вакыт инде хәрабәңне!

– Галимҗан Ибраһимов та искеме алайса?! “Адәмнәр” дигән әсәре турында радиодан бер галим сөйләде! Барысы да Сталин эше!

– Тукран булдың тәмам! Сталин да Сталин, имеш!

– Сталин шул! Хәзер Сталин булып эшләүче Брежнев дигәне  татар телен юкка чыгарып ята! Башта татар мәктәпләрен ябып бетерде!

– Чын булса да сөйләмә тузга язмаганны!

–  Язган шул, язган! Ишетмәдең мени кырым татарларын ничек сөргәннәрен?!

– Алар Гитлер ялчылары булган!

– Булган, пычак! Алайса, 44 тә Казан татарларын да сөрергә әзерләнә ди Сталин! Моңа да ышамыйсыңмы?! Белмим тагы, радиодан сөйлиләр бит!

– Ул радионы синең кебек мин дә тыңлыйм! Бер дә ишеткәнем юк әле!

– И, надан карчык! Мин бит синең кебек татар, урыс радиолары белән генә чикләнмим, “Голос Америкканы” да тыңлап утырам монда!

– Анысы нәрсә тагы?!

– Габелхан малае Габделхәй, лапас түбәсенә бакыр чыбыктан антенна сузды. “Голос Америка”ны тыңлап ята печәнлегендә! Миңа да килеп ирешә!

– Пычагым белә мени алар анда үзлренең Әмерикәләреннән торып!?

– Безгә әйтелмәгәнне белә алар!

Рәхимә карчыкның тәмам кәефе кырылды. Ул калтыранып:

– Бүтән сүз әйтәсе булма Сталинга, безнең Брежневка да тел-теш тидермә! – дип кычкырды.

Ни хәл итсен, Уфалла да картайган иде, бер теленә хуҗа була алмады, Рәхимә ишегалдына чыккан саен “Голос Америки”дан ишеткән уй-фикерләрне чәчте. Ахырда Рәхимә түзмәде, аксый-туксый арбаны капкадан этеп чыкты да, титаклый-титаклый,  Пәриле күлгә таба юнәлде.

“Тагы үләнгә барабыз ахыры!” – дип сөенде Уфалла үзалдына. Әмма күчәр үзәгендә хәерсез  шик-шом да бар иде: Рәхимә бу юлы арбага ни урак, ни чалгы салмады!

– Үләнне кул белән йолкымакчы буласың мәллә җен карчыгы, – дип шыгырдады Уфалла.

“Син әйткәннәрне ишетеп, оныкларым урамда сөйләп йөри башласа?! Аларны алып китүләрен, ябып куюларын телисеңме? Нинди “кунтыр” сүзләр бу?!” Җелегенә сеңеп калган бу фикерен эченнән генә уйлады Рәхимә. Уфалла аны барыбер “ишетте”.

– Беләм бит инде мине ник монда калдырырга теләгәнеңне. Оныкларымның тамаклары тук булсын, аларның мине өстерәп йөрергә хәтта башларына да килмәсен дип, күздән яшерүең, Рәхимә карчык! Сиңа үпкәләргә дә урын юк.” – дип шыңгырдады ул үзалдына. Берара сүзсез генә бардылар. Рәхимә Уфалланы Пәриле күл читендә калдырып, фани  дөнья буйлап юлын дәвам итте...

Тик озак  бара алмады ул: үпкәсенә салкын тигәне ачыклауга, аны Мәмдәл хастахәнәсенә илтеп салдылар. Шуннан туган авылына кабат әйләнеп кайта алмады, туп-туры Шәйхие янына китеп барды.

Шәйхие, хатыны киләсен алдан белеп торган кебек, Рәхимәне җәннәт капкасы янында ук каршы алды.

Син дә иртәләгәнсең әле, карчык! – диде ул. Тегесе, гадәтенчә,  ярымшаяртып, ярымчын итеп:

– Фани дөньялары каты чикләвек булса да, эче тулы корт икән, картым! – дип, көлемсерәде.      
        
Рәхимә карчыкның бәрәңге бакчасындагы тупыл гына һаман шул көе берүзе утыра бирә. Күренеп тора, дөньяның үзе кебек үк ул да картайган. Нәфинең игезәкләре әфган сугышында һәлак булгач кара козгын аңа бүтән кунмады. Каргыш үзеңә төшмәсә – нәселеңә кала ди өлкәннәр. Рәхимә карчык бакыйлыкка күчкәч, гомер булмаганны, тупылның юан кәүсәсендәге куышка пар сыерчык оя корды.

Тәмам.

Реклама