Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кыйбла юлын сызып калдырды

Безгә дә Ходай милләтебезнең күренекле бер улы Тәүфыйк Әйди

(Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев) белән аз гына булса да аралашып калырга насыйп итте. Бер тапкыр аның белән сөйләшеп торганда баш миен сискәндереп куйган бер уй истә калган. Үзем аны тыңлыйм, ә хәтердә, әллә ничек кенә, Муса Җәлилнең мәгълүм шигыре яңара: “Тик күрәсе иде эше белән кеше булган берәр әдәмне...” Их, Җәлил абый, дип уйлар куйган идем шул мәлдә, син күрергә хыялланган әнә шундый чын кеше безнең чорда яши, менә ул минем алдымда утыра! 

Чыннан да, Тәүфыйк Әйди үзенең кыска гына гомер юлын атылган йолдыз кебек янып үтеп, милләт күгендә кыйбла юнәлешен күрсәтеп торучы якты юл сызып китте. Аның җыйнак кына гәүдәсендә - алыплар көнләшерлек рухи кодрәт бар иде. Ул нибары берничә дистә ел эчендә биниһая зур эшләр башкарып өлгерде. 1950-1980 елларда ул берүзе Советлар  Союзы киңлекләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне өйрәнүче тулы бер этнографик институт та, аларны берләштереп, хакларын хаклап торучы Бөтендөнья татар конгрессы да булды. Ул Ходай тарафыннан иңдерелгән миссиясен дөрес аңлаган, шуннан чыгып үзенең Җирдә яшәү максатын дөрес билгеләгән, шул максатка бару юлыннан беркайчан да тайчынмаган бәхетле кеше иде.

 Май аеның беренче көнендә Тәүфыйк Әйдинең тууына 80 ел тулды. Юбилей уңаеннан радиобыз фондында аңа кагылышлы язмалар барлап чыгылды. Аһ иттек, баксак, бездә Тәүфыйк абыйның үз тавышы сакланмаган. Сәбәбе нәрсәдә икәнен әйтә алмыйм. Бәлки һаман да шул магнитофон тасмасы кытлыгына сылтап, аның белән яздырылган әңгәмәләр сыздырып барылгандыр, бәлки Тәүфыйк абыйның үтә дә тыйнак, үзен күрсәтергә атлыгып тормавы сәбәпчедер. Ничек кенә булмасын, кызганыч. Оят...

Шулай да Тәүфыйк Әйдигә кагылышлы язмалар аз дип әйтеп булмый. Ул үз вакытында Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез турында тапшыруларның сценарийларын язып алып килгән булган һәм алар диктор укуында эфирга бирелгән. Аннары Тәүфыйк Әйди үзе бакыйлыкка күчкәннән соң оештырылган искә алу чараларыннан, аңа багышлап “Җыен” фонды тарафыннан чыгарылган китабы уңаеннан үткәрелгән кичәләрдән репортажлар саклана. Аларда урын алган чыгышларда Тәүфыйк Әйдинең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә хак бәя бирелә.

Без журнал укучыларга тәкъдим итә торган язмада нәкъ әнә шул репортажлардан сайлап алынган чыгышлар урын алды. Анда сез академиклар Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров, әдипләребез Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Газинур Морат, Тәлгать Галиуллин, Марсель Галиев һәм юбилярның улы Айнур Әйделдиневның фикерләрен ишетерсез. Әйдәгез, шушы уникаль язманы тыңлап, олуг милләттәшебезнең якты рухын искә алыйк.