Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кеше һәрчак сайлау белән сыналуда

Мәсәлләр

Күзлексез – җир ул, мөгаен,  җәннәттер...

Бәхәс  бара  Күзлеклеләр илендә.

Һәрберсенең гөман-уе – телендә.

Һәрберсенең тик үз сүзе үзәктә,

Хакыйкатьне  үз  күзлеге  күрсәтә.

 

Кара  күзлек  иясенең  сүзе – сүз:

-Бу дөнья бит башыннан  ук гаделсез,

Яралган ул, имеш, гөнаһ кылудан,

Ни гаҗәп соң,  гөнаһ  арта торудан?!

 

Ал күзлекнең  иясендә  башка сүз:

-Сез  дөньяның  гүзәллеген күрмисез!

Сөеп карасаң син аның  күзенә,

Мең  нур  булып якты төшәр йөзеңә.

 

Күрә караучысының да сүзе бар:

-Алдагыга  ымсынудан – дөнья тар,

Үз тирәңне, үз гамеңне бел дә тор –

Күпне  күргән йөрәккә йөк арттырыр...

 

 

 

 

 

 

Ps. Гәп-бәхәснең  тынганы юк. Тынмас та.

Бар күзлекләр  салынган  чак булмас та.

Ул күзлекләр  тумыштан ук сайланган,

Дөнья  көтү  шул рәвешле җайланган.

 

Күзлексез җир, ул, мөгаен,  җәннәттер...

Тик  Җир өчен ул тәгаен  жәлрәктер...

 

Бармаклар һәм Йодрык

Бармакларның Йодрыкка ачуы чыккан

(Бөтенләй санга сукмый, каһәр суккан):

– Тотасың да бөгәсең, тотасың да бөгәсең,

Көчең белән, имеш, безне җиңәсең!

 

Биштән оешып, бер булсак без үзебез –

Берәгәйле килеп чыгар сүзебез!

 

– Бергә чакта бер әйтәсез, – дигән ди

Йодрык шунда. – Әллә юкка бөгәм мин?!

Морадыбыз бер чагында – камчылыйм,

Ә кайвакыт тыеп торган йөгән мин.

 

Ps. Хикмәт монда түгел, хәтта кем бөгүдә,

Хикмәт монда – уртак максатны белүдә.

 

Шарлавык белән Елга

Әйткән, ди, Шарлавык Елгага:

–Суың синең бигрәк тын ага.

Минем гайрәтемне күр менә –

Ташлар сикерешеп үр менә!

 

Буш күбекләр күккә сикергән,

Тыныч Елга сүзен җиткергән:

– Таш күчерү әле – көч түгел,

Тереклекне сакла көч түгеп!

 

Чәчәк атсын болын-тугайлар,

Җырын сузсын җырчы тургайлар,

Балкып торсын йөзе кешенең –

Тәгам-сыен татып эшенең.

 

Ps. Җир-Анага исә бар да үз –

Икесен дә көтә зур диңгез.

 

Балыкчы белән балыклар

Яр буена тезелешкән балыкчылар,

Һәммәсе дә иң зур балык тотмакчылар.

 

Телсез-өнсез, белми хәйлә-мазар, диләр,

Җим күрүгә, балык хәзер кабар, диләр.

 

Су төбендә гәпләшә, ди, балык халкы:

«Тагын басты яр буйларын адәм заты.

 

И кардәшләр, җим күреп сез алданмагыз,

Беләсез ич, хәйләкәр ул адәм-явыз.

 

Ачыгавыз була калсаң, ул тиз тотар.

Кармагына эләктерсә – кабар-йотар».

 

Ps. Корбанына күрә һәрчак әзер кармак,

Кайчан кемнәр оттырачак – бу – табышмак.

 

Битлек

Күр әле син, Йөз – Битлек белән тартыша:

«Кимим сине, эт түгел мин, – дип карыша.

– Авыз-борынымны минем томалама!

Борынчаклар кияргә мин диванамы?!»

 

Ә Битлекнең бер кылы да селкенмәгән:

«Яшисең ич гомерең буе битлек белән.

Эчең пошты күренгәнен кигәч кенә,

Бер мизгелгә чын йөзеңне күргәч кенә».

 

Ps. Кайбер битлекне киюләр кирәк була,

Кайбер битлекне салулар сирәк була.

 

Бер Мичкә Бал, Бер Тамчы Дегет

Бер Тамчы Дегет, масаеп, әйткән икән

Бер Мичкә Бал янына килеп:

– Бозар өчен тәмең – тамчым җитә,

Егәрем бар – тор син шуны белеп!

 

Бер Мичкә Бал җавап биргән көлеп:

– Егәреңнең зурлыгына шигем юктыр,

Ләкин син дә, дегеткәем, белсәң иде –

Аллаһның да кодрәтенең чиге юктыр.

 

Салган бит ул инсаннарның күңеленә

Дегет белән балны аеру кирәклеген.

Һич оттырмас – үзлекләрне безнең белгән –

Ташламаса әгәр акыл-зирәклеге.

 

Ps. Һәр нәрсәнең файдасы бар. Зыяны да!

Кеше һәрчак сайлау белән сыналуда.

Җыенда

Барлык киек-җанвар җыйнаулашып,

Читлектәге яшь бүрене хөкем итә.

Уен эшме!? Бугазлаган эт өерен!

Кемдер җәза даулый, кемдер аяу көтә.

 

-Ул яшь әле, – ди Карт Бүре, – кызу канлы. –

Өер башлыгына куйыйк бу дәгъваны.

Кем өстергән ул өерне аңа каршы?

Әнчек түгел бүре ласа! Җавап – шушы!

 

- Котыртучы күп булыр ул, – ди бер Төлке,

Һәрберенә ябырылу – бу бит көлке.

Җайлашмыйча ничек гомер итмәк кирәк?

Бер хәйләсез көн күрүче илдә сирәк.

 

- Хәйлә белән мәкерне син гел бутыйсың! –

Вәкарь белән сөйләп киткән бер Арыслан. –

Хәйлә-ачкыч кына эзли үзенә йозак,

Мәкер азса, һәр адымда бары тозак!

 

Төлкедән дә, Бүредән дә шүрләп, Куян,

Һәрберенең сүз ахырын җөпләп куйган:

- Ие..ие...көчләр тигез түгел...  – дигән,

- Ие..ие... яраклашсаң – җиңел... – дигән.

 

Сүз әйтүне кирәк тапкан Ябалак та:

- Өер кануны куркыныч ялгызакка.

Ялгызларны яклыйк диеп дау күтәрик,

Күмәк гамьнең көч-куәте – яу китәрлек!

 

Ps. Бәхәс әле тынмаган, ди, һаман да.

Гадел булу язганмы бу заманда?

Хакның хакын уйлар вакыт җиткәнме?

Читлек кемгә: Бүрегәме? Эткәме?

Әллә нәүбәт янә Гаделлеккәме?!

 

Сүз

Бер Сүз,  игезәген күреп,  куркып киткән:

Бигрәкләр дә төссез, ипсез, өтек  икән.

Сүз беркавым өнсез торган, ә аннары

Сорап куйган: ”Ник син төптә, мин – югары?”

 

-Аптыравың урынлы да сыман, юк та, –

Икенче Сүз  башын  игән бу хурлыктан.

-Бәхетеңә: күрде сине бер Зур Исем,

Зур Исемнең Сүзе булгач,  ник кер тисен?

 

Йөрисең син үз дәрәҗәң  белеп кенә,

Ә миңа гел карадылар көлеп кенә.

Ишетеп тә ишетмәгән кыландылар,

“Мин дә шул ук  Сүз дигәчтен, хурладылар.

 

-Тик иямә генә була бу кадерем?

-Казый түгел, әйтә алмам ул  кадәрен.

Мин бары тик шуны гына төгәл беләм:

Кешене Сүз, Сүзне кеше күтәрала.

 

Rs. Бу мәсәлгә сүз ахырын яза алмыйм,

Мин дә Хакны тик бер яклы гына аңлыйм.

Зур  Сүзнең дә кечерәеп калганы бар,

Чүп Сүзнең дә биек урын алганы бар...

 

Һәркемнең үз урыны

Киңәш-табыш иткәннәр дә үзара,

Кошлар Хөкем аланына җыелган.

Ә Тукранны  чыгарганнар уртага

Һәм өстенә гаеп-шелтә  коелган:

 

-Көне-төне тукылдыйсың, туктамый!

Син бозасың симфония  тәртибен!

Кушылып сайрарга теләгең юк тамы?

Әллә  махсус  безне  шулай үртәвең?

 

-Мин дә кошлар нәселеннән, туганнар,

Хозурлыкка мин дә сездәй куанам.

Туктый  калсам,  бу урманны корт басар,

Корган агачта сайрар  кош та тумаган.

 

Rs. Дөрес сүзгә җавап эзләр дивана,

Тик дивана “сүз бирмим” дип юана.

Һәркемнең бар үз урыны – шөбһәсез,

Кабул итү кирәк моны үпкәсез.

 

Көзге

-Әнә килә Ага, – диде Көзге,

Хәзер миңа ул бер багар, – диде.

Һәм күрермен шунда мин мең бизәк,

Дөнья матур икән, ямьле, төзек!..

 

-Әнә тагын килә икән Берәү, –

Дип уфтанды Көзге күрү белән.

-Монысы инде ак сакаллы “бала”,

Кара сакал сөйрәп йөргән бәла!

 

Мин күрермен бары аның Үзен!

Томалар ул Үзе белән йөзем,

Тәмам гафләт йокысына китәр,
Зур дөньяны үз артына этәр...

 

 

Ps.Көзгедә син бары Үзең күрсәң,

Вөҗүдеңнең  хагын белми йөрсәң, –

Күр: артыңда Дөнья торыр көлеп,

Нәркислектән ни каласын белеп.

 

Тамаша

 

Матурлык бәйгесенә килгән Күркәнең

Үзенә дикъкать итүләрен көтеп тәкате бетә.

Онытып шунда нәзакәтле йөрешләрен,

Каен тузыдай, дөртләп кабынып та китә:

 

-Сез нәрсә, ди, аккош белән былбылмы кош?!

Берсе исәр ич аның, берсе – тыңкыш!

Менә миңа карагыз сез – күзегез ачып!

Буй-сын – кәттә, койрык – затлы, йөзем – ачык!

 

Дәррәү кубып көлә аннан тамашачы,

Отыры кабарына Күркә, отыры кыза.

Ябыштырган тавис койрык кубып төшә,

Катлам-катлам салган кершән бетә яза.

 

Ps. Мораль монда – артык гади, артык җыйнак:

Матурлык ул – ясалмалылыктан ерак.

Матурлык ул – өстәвенә әле тыйнак,

Үз йөзеңне саклау авыр уен уйнап.

 

 

Ике таш

 

Ике таш сөйләшә. Берсе – Эш, берсе – Аш.

-Я ничек хәлләрең? Арумы?

Искәрттеңме әле: өстендә таш булгач,

Карусызмы адәм, карумы?

 

-Аш бит ул Эш түгел – карышмак авырдыр,

Ул мине күтәрә сөенеп.

Адәм шат – никадәр зурырак булсам да:

Күтәрә  бәхеткә тиенеп.

 

-Мине дә күтәрә адәмнәр карусыз.

Кайсыдыр – сөенеп, кайсы – юк.

“Эш басты, туган” дип зарланса-зарлана,

Кесәдә – чыгалмас зур йодрык.

 

Ps. Кемнедер Эш баса, кемнедер –

Нәфесен кузгаткан байлык – Аш.

Дөньяның күпкә киң булуын

Аңлармы  иелгән мескен баш?

 

Шырпы

 

Күкерт башлы карсак Шырпының

Теле озындыр үзе, акыл – кыска:

-Бер генә учак та тергезелми, –  ди,

Бу фани дөньяларда миннән башка.

 

Мин инде ул гаяр утның  чыганагы:

Табынырга икән – табынырга – миңа!

...Тыйнак кына янып яткан бер Учак

Әйтеп куйган, ди, җайлап кына аңа:

 

-Мин янамын озаграк, син – тик мизгел,

Үзеңне соң әллә  кояш диеп сиздең?!

Хәтта  кояш  та вак(ы)ты  җиткәч сүнәр,

Без дә  адәми затка бәйле, җүләр!

 

Ps. Хәер, ишетми калган  аны Шырпы,

Ишеткәннәрнең аның – бүтән – холкы.

 

 

Мәдхия

 

Көяз Әтәч, тавыкларын  җыеп, нотык сөйли;

Башын артка чөеп, ләззәт белән көйли-көйли:

-Мин шәплектән  аталасыз  сез дә “шәпнекеләр!” диеп,

Азык  кайгыгыз юк, тамагыгыз туя,  биләмәгез – көйле.

 

Мин булмасам, сез бу рәхәтлекне күрер идегезме?

Читкә  чәчелеп, кадерегез белми йөрер идегезме?!

 

Мәдхияләр  ява тавыклардан аңа татлы-тәмле:

-Солтаныбыз, булдыклыбыз ла син, мәңге яшә, яме...

“Шәпнекеләр!” дигән дан  күтәрү кемгә  тигән  әле!

Син  булганда, кыт-кытаклап йөрү – үзе дөнья  яме!

 

...Чуар  тавык исә, раслап бугай “мие сыек”лыгын –  

Акрын гына  яшел чирәм үскән урам якка кыеклаган.

 

Ps.Кемдер, бәлки,   хикмәт  монда иңдә  түгел,  буйда, дияр.

Гамәлләрнең  төп асылы – күмәк җыруга кермәгән уйда, дияр.

 

Гаеп эзләмә

 

 

Күл бакасы  бер инешкә килеп чыккан.

Ә инештә гөрли икән бака туе.

Кабарынган Күл бакасы, йөзен чыткан,

Эреләнеп, әйтеп салган бөтен уен:

 

- Башта дуэт кирәк иде, аннан квартет,

Ә хор белән безнең күлдә тәмамлыйлар!

Инеш инеш инде, юк шул тәртип,

Искелеккә ябышканнар тәмам болар.

 

Бакаларның иң олысы әйткән шунда:

- И карием, юкка-барга көенмәле!

Шөкер итеп балык булып тумавыңа,

Үз җаеңа бакылдавың кыен мәллә?

 

Хак

 

- Миннән яхшырагы юк ич инде,

(Һич тынгы юк кавышканнан бирле!) –

Нигә шулкадәрле сөймисең,

Һаман читкә таба сөйрисең? –

 

Күн Муенчак шулай дигән Эткә,

Ә Эт шунда элеп алып киткән:

 

- Алтынмы син, көмешме син,

Күнме син, –

Син бит бәйдә тору хакын белмисең.

Ни кысса да муеныңны барыбер,

Чын тугрылык тик иреккә барәбәр.

--------------------------------------

Затлы каеш түгел бәхет үлчәме,

Җирдә бәхет хөрлек белән үлчәнә.

Хәер, аңлый алмас моны Муенчак –

Ул бит инде  “эшкәртелгән уенчык”.