Логотип Казан Утлары
Повесть

Истанбул малае (дәвамы (7))

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Кача алмый калдылар

15-16 июнь вакыйгасын Төркиядә һәркем белер. 1970 елда эшче
катламның иң зур забастовкасы булган көннәр бу. 150 мең кеше баш күтәрүдә катнаша. Заводларны ташлап чыккан эшчеләр урамнар буйлап агыла. Йөзләгән өйләр җимерелә, йөздән артык кеше үтерелә...
Мәхмәт, өлкәннәр киңәшен истә тотып, мондый мәгълүм вакыйга булган көннәрдә иптәшләре белән укуга бармый торган иде. Бу юлы исә унбише инглиз теле дәресе бар, калдырасылары килмәде. Инглиз теле дәресе университетның төп бинасында түгел, Көмешлесуы бистәсендә үтәчәк. Тавыш-гауга чыга калса,
анда кадәр килеп җитмәс әле дип, барырга карар иттеләр.
Дәрес тыныч кына бара иде, кинәт аудитория ишеге ачылып китте. Берничә революционер йөгереп керде, 15-16 июнь вакыйгасы юбилее уңаеннан дәресләр үткәрелмәвен, җыелыш уздырылачагын игълан итте. Укытучы куркуга калды, тизрәк аудиторияне ташлап чыгып качты. Партия кешеләре студентларга башка аудиториягә барырга боерды.
Мәхмәт дуслары Өмет, Мостафа, Алига якын утыра иде. Гадәттә, әллә ни күп сөйләшми торган җитди Өмет ризасызлык белдерде:
– Бүген бит «сыкы юнәтем», берни уздырырга ярамый. Җыелышларда катнашу тыела. Җыелыш ясак.
Өметнең нәкъ киресе, рәхәтләнеп сөйләшергә, шаяртырга яраткан Али җавапсыз калмады.
– Бар, әйтеп кара... Бәлки, сиңа киноларның алыштыргысыз каһарманын хәтерләтәсең, шуңа күрә сүзеңне тыңлыйбыз, диярләр.
Самимилеге һәм һәрвакыт яхшы ниятле булуы белән барысының күңелен яулаган дуслары Мостафа сабыр гына:
– Нишлибез? – диде. 

Сорау җавапсыз калды. Коммунистлар студентларны аудиториядән чыгарга ашыктырдылар. Күңелләре бу эшнең хәерле бетмәячәген сизенде. Тегеләр әйткән аудиториягә барыр өчен коридор башындагы баскычтан өстәге катка менәргә кирәк иде. Үзара күз карашы белән генә аңлаштылар, башларын юләргә салып, коридордан туры киттеләр. Күрмәсәләр, шулай җиңел генә котыласылар иде...
– Кая барасыз?
– Абзар артына. – Мәхмәт авылдагыча әйтеп куйды.
– Иптәшләр, ялгыш юлдан барасыз! Баскычтан өске катка менегез!
Ялгыш юлдан түгел түгелен, нишләргә белмичә кире борылырга
туры килде, планнары барып чыкмады. Агымга ияреп, шыгрым тулган амфитеатрны хәтерләткән аудиториягә керделәр. Аудиториянең өскә таба баскыч ясап менгән эскәмияләрендә буш урын калмаган. 150 кешелек аудиториягә 500дән артык кешене шыплап тутырганнар.
Мәхмәт иптәшләренә өскә таба менәргә ишарәләде. Иң өскә менеп
бастылар. Аста чыгыш ясыйлар, нидер аңлаталар, өстә берни ишетелми. Һәркем үзара сөйләшә, нидер аңлаша...
Кара малай тәрәзәдән тышны күзәтте. Университетның уку бинасы
белән ашханәне тоташтырган туннель түбәсе күренеп тора. Димәк, качарга җай бар. Янында тыныч кына утырган Мостафага төртте, баягы соравына җавап бирде:
– Качабыз. Тәрәзәдән. Ишетәсеңме?
Мостафадан алда теләсә нинди авыр хәлдән үзенә генә хас зирәк
җиңеллек, шаянлык белән чыгарга күнеккән Али:
– Әлбәттә! Күгәрченнәр кебек очабыз, – диде.
Үз чиратында ул Өметкә таба борылып, тәрәзәдән чыгып качу планын бер-ике сүз белән тиз генә аңлатты. Чибәрлеге өчен «кино йөзле», шахматта уйнаганда җиңелмәгәнгә күрә «авырбашлы» дигән кушаматларны йөрткән Өмет сораулы карашын Мәхмәткә төбәде. Шахматта иң күбе алар икесе уйный. Мостафа музыкага мөкиббән, Али фотографияләр белән җенләнә... Өмет кайчак шулай, Мәхмәт нинди йөреш ясарга җыенганны аңларга тырышып, аның күзләренә туры карый. Мәхмәтнең, гаҗәп,
күзләре беркайчан алдашмый. Бу юлы да ул дустының күзләрендә «мат» куйдырмаслык юл тапкан карашны күрде кебек. Димәк, качарга!
Качуны чамалап торганда, ялкынлы чыгышларын тәмамлаган лидерлар җәһәт кенә студентларны аралап менде дә тәрәзәдән чыгып китте. Уку йортын хәрбиләр уратып алганны белеп-сизеп алганнар инде, уйларында – тизрәк таю. Мәхмәтләр дә нәкъ шулай тәрәзәдән чыкмакчылар иде, соңга калынды. Астагы хәрбиләр тегеләрне күреп калган күрәсең, мылтыкларын өскә таба төбәп басты.
– Түбәгә чыгучыларны атабыз!
Бу вакытта инде аудитория эчендә мәхшәр купты, хәрбиләр керергә теләп, ишекне тыштан бар көчләренә эттеләр, мондагылар ачтырмас өчен тырыштылар. Шулай шактый вакыт ишек өчен тартыш барды. Һәм, көтмәгәндә, эчтәгеләр тышка чыгып очты. Чөнки хәрбиләрнең капитаннары, акыллы баш, әмер биргән икән: «Ишекне эчтәгеләр эткәнгә күрә, бу тарафка тартырга!».Шуннан аудиториядә берәм-берәм кулга алу китте. Дуслары белән
Мәхмәт тә эләкте. 550 студентны машиналарга төяп, Кыягазханә
районындагы хәрбиләр гарнизонына алып бардылар. Гарнизондагы кино залыннан урындыкларны тышка чыгарырга куштылар, аннары һәр кешегә ятаклар, ябынырга җәймәләр өләшеп чыктылар. Бу эшләр тәмамлангач теркәлү, кемнең кем икәнен, ни өчен җыелышта катнашканын язу башланды. Һәр кешене исемләп язып утыручы хәрбиләрнең машинкалары
тек-тек тавыш чыгарырга кереште. Чират шактый озынга сузылды. Әле урындыклар чыгарганда, студентлар арасында яшертен генә сөйләшү-килешү булып алды. Һич кенә дә партия җыелышына җыелдык, димәскә. Студентларга кагылышлы проблемаларны хәл итәргә тупландык дияргә. Барысы да белә, университетның шәһәр читендә яңа бинасы төзелеп килә. Менә шунда укырга йөрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды, дияргә.
Барыбыз бер сүздә торсак, бәйләнергә сәбәп калмас, диделәр. Уку йортында канун бозып, җыелыш уздырган коммунистларның тотылган очракка уйланылган «б» планы иде бу.
Шулай иттеләр дә, хәрбиләрнең «Нинди җыелыш?», «Нигә җыелдыгыз?», «Кем җыйды?», «Җыелышта ниләр турында сөйләштегез?» дигән сорауларына бертөсле җавап бирелде. Шуңа күрә сорау алучы хәрбиләр машинкага берьюлы берничә кәгазь куеп, ахырда һәр кешегә аерым-аерым имза гына куйдырта башлады.

Ясак булган көнне җыелыш уздырган өчен канун нигезендә 3 айга кадәр төрмәдә утыртырга хокуклары барлыгын әйттеләр. Аннары мәхкәмә булачак, йә чыгаралар, йә утырталар икән. Теркәлмәгәннәр бер озын чиратка тезелсәләр, эшләре беткәннәр үзләре аерым төркем булып өелешеп бастылар. Гарнизон ишегалдында ыгы-зыгы китте.
Али пышылдап кына, үзеннән алда басып торган иптәшләренә:
– Мине яшерегез, – диде. – Өмет, Мостафа, каплабрак басыгыз.
Мәхмәт аның нишләргә җыенганын аңламыйча сорады:
– Ни уйладың?
– Мин үземне исемлеккә яздырмыйм.
Малайлар барысы Алига борылып карады. Мөмкин түгел!
– Яшерегез мине, дим. Алга карагыз. Әбрәкәйгә шуам. Аннан чыккач, язылганнар арасына керәм.
Мостафа дусты өчен курыкканын яшермәде, кисәтергә алынды:
– Али, шаярта торган җир түгел. Кич санарлар, барыбер белерләр. Тагын да начар...
– Мин аңа кадәр качармын.
Мәхмәт берни булмагандай, хәрбиләр утырган өстәлгә таба карап басты. Али башка дусларына ышыкланып кына, чираттан чыкты, әбрәкәйгә кереп китте. Шулай үзенекенә иреште – теркәлмәде.
500дән артык студент теркәлеп беткәнче кич җитте, кеше башына
карап ашарга бирделәр. Али ул арада тәрәзәдән яхшы гына күзәткән, алар урнашкан кинотеатрның гарнизон чигендә икәнен чамалап алган. Һәм иптәшләренә яңа планын җиткерде.
– Мин дивардан ипләп кенә, тышка сикерермен.
Янә Мостафа каршы төште: 

– Күрерләр! Сикерә алмассың! Йөгергәндә үк тотарлар!
– Дөрес, миллионер булырга өметләнеп, атна саен лото алырга шәһәр буйлап йөгерү түгел инде бу! Берәү дә күрмәскә тиеш.
Али Мостафаның лотерея яратканына ишарәләп шаяртты. Хәтта
дәрестә һәр теманы башкалардан үзгә төшенгән Өмет хупламады,
барып чыкмас дигәндәй, башын селкеп куйды. Мәхмәтне исә бу вакытта эчтән генә өйдәгеләр өчен кайгыру корты ашады. Безнең кайда икәнне өйдәгеләр белмичә борчылып беткәндер. Әтисе, әнисе ни уйлагандыр...
Әтисе: «Коммунист булдың», – дип, кул селтәсә нишләр?! Әнисе таныш- белешләрен барларга керешкәндер, елыйдыр...
Алиның качарга җыенганын ишетүгә барысы өчен карар кабул иткәндәй:
– Булышабыз. Кош очмас, кәрван кичмәс, Али чыгар, – диде. Аннары үтенечен җиткерде:

– Син чыккач, безнекеләргә хәбәр бир. Ничек кулга алынганны сөйлә. Җыелышка үзебез кермәгәнне әйт. Һәр кешенең өенә
шалтыратып сөйлә, яме. Вәгъдә?
Мостафа кысылды:
– Ничек чыксын ул моннан?!
– Вәгъдә!
– Хәрбиләрнең безгә якын торганнарын сөйләндереп торабыз. Ул арада Али шуар.
Шулай эшләделәр дә, өчесе өч хәрби янына юнәлде. Хәрбиләр үзләре кебек үк мыеклары яңа чыккан яшьтәшләре, куркып торасы юк. Аннары аудиториядә тәрәзәдән чыгып качу җаен югалтканнары исләренә төште, бу юлы тиз хәл итәргә кирәк.
Хәрбиләргә:
– Сәлам, кардәш, син кайсы яктан? – дип, бер җылы караш ташлау, ихлас кызыксыну җитә калды. Туган җирләре хакында сөйләп киттеләр. Ни дисәң дә, солдат туган җирдән аерылу, туган җирне, өйне сагыну хисләренә бай. Шул сәбәпле күңелләре тиз нечкәрде, туган яклары турында сөйләшергә форсат чыкканга куанып диярлек җавап бирделәр. Сорау арты сорау туды,
сүз арты сүз бәбиләде.
Али башта читтән генә күзәтеп торды, дуслары хәрби егетләрне үзләренә караткач, ипләп кенә диварга якынлашты һәм сикерде. Вәгъдәсендә торды, дусларының гаиләләренә хәбәр бирде.
Сәрвиназ төн җитеп килгәндә дә, улы кайтмагач, тәмам бетеренде. Кайда йөри бу бала? Ни булган? Шулай нишләргә белми борчылганда, телефон шалтырады. Хөсәен малаеның партия җыелышында вакытында тотылганын белгәч, бик каты кызды. Сәрвиназ иренә каршы төште:
– Мәхмәт беркемгә ияреп йөрмәс! Ул гаепле түгел.
Университетта аспирант булып эшләп йөргән авылдаш кызының
номерын җыйды. Ул:
– Әй, Сәрвиназ апа, бүген университетка хәрбиләр килде. Бик күп
студентларны төяп алып киттеләр. Мәхмәт шунда эләккәндер, – дигәч, ашаганнары – аш, йокылары йокы булмады. Икенче көнне чыгарырлар дигән өметләре бар иде. Ләкин өч көн узды... Балалар һаман тоткынлыкта. Атна тула дигәндә, ата-ана барысы диярлек җыелды, Али сөйләгән гарнизонга китте.
Үзләре белән кием-салым, ашарга алдылар, азмы-күпме акча тыктылар. Тимер рәшәткәле койма артында басып торган әнисе Мәхмәтне күрүгә:
– Улым, – диде дә елап җибәрде. Кулында кечкенә энеләре көйсезләнде.
Мәхмәтнең күзләренә яшь тулды. Бераз тынычлангач, әнисе аны
юатырга ашыкты:
– Улым, суд булганчы чыгармыйлар икән. Адвокатлар студентларны яклаячак икән...
Менә шулай 500дән артык ана газизләренә кирәк-ярак тапшырып кайтты. Чыгарта алмадылар.
Студентлар вакыт узсынга атна дәвамында шахмат турниры оештырдылар. Мәхмәт үзе дә, иптәшләре дә шахмат уйнарга яратканга күрә сөенеп катнаштылар. Бер атнадан соң кинозал урындыкларын кире керттерделәр. Түргә өстәл куйдылар. Судья, адвокатлар килде. Революционерларның адвокаты студентларның сәяси эш белән шөгыльләнмәвен, бары тик
университет мәшәкатьләре өчен җыелганнарын исбатларга тырышты. Шулай сөйләнә торгач, йөздән артык студентны коткарды. Хәрби хаким көтелмәгән хөкем чыгарды:
– Җыелыш башланганчы аудиториядә дәрестә утырганнар гаепле түгел. Алар бүген азат ителә. Калганнар 3 айга төрмәгә кертелә. Өч айдан соң кабат суд булачак.
Мәхмәт дуслары белән аудиториягә җыелыш башлангач куып
кертелгәннәрдән иде. 400ләп студентны төяп, төрмәгә алып киттеләр.

Төрмәдә корылган коммунизм

Яңа китерелгән студент яшьләрне 20-30 кеше утырган камераларга бүлеп чыктылар. Кемнеңдер инде суды булган, кемдер әле хөкем чыкканын көтә... Кыскасы, камераларны революция ясарга омтылган, каннары кайнап торганнар баскан. Яшьләрне: «Без монда коммунизм кордык, коммуна
кануннары белән яшибез», – дип каршыладылар. Коммуна тәртипләрен аңлату китте. Иң әүвәл яңа килгәннәргә сумкаларында, кесәләрендә ни бар – барысын чыгарырга кушылды. Студентлар гарнизонда яшәгәндә, әниләре алып килгән ипи, сөт ише ризыкларны, барлы-юклы акчаларын – барысын
бирде. Мәхмәт кесәсен бушатканда, берсе каршына килеп басты, егетнең акрын кыймылдаганын яратмады. Кычкырып җибәрде:
– Коммуна бу! Бар нәрсә уртак!
Төнлә исә Мәхмәт үзенең беркатлылыгына бик үкенде. Шыгыр-
шыгыр килгән тавышка уянып китсә, кесәләрен, янчыкларын бушатып бетермәгәннәр юрган астында яшеренеп кенә ашап яталар иде.

Төрмәгә китергәч ашатмадылар шул. Мәхмәтнең карыны бик ачыкты. Ләкин барысын да коммунага бирде, кайберәүләр кебек яшереп калырга башы эшләмәде. «И Аллам, миңа да биреп бетерәсе калмаган, – дип уйлады. – Бөтен кеше биргәч, алар нигә бирми калган?! Гаделсезлек бу... Әгәр күргәнне сиздерсәм... Юк, кирәкмәс, сиздермим. Үзләренекен ашыйлар бит... Ярты телем ипи өчен дошман күрерләр...»
Иртәгесен коммунаның икенче тәртибе белән танышты. Камерадагыларга тиешле бөтен ашны аларны каршы алган коммуна төзүче лидерларга бирәләр икән. Аннары билгеле тәртиптә барган чират белән аш башкаларга таратыла.Аш тарату чираты дигәннәре бик кызык бара. Кайберәүләр үзләре
үк теләп, бу эшкә берничә көн рәттән алына. Икенче сәер күренеш:
барысы ашаганда, лидерлар авызларына бер кашык тәгам капмый утыра. Мәхмәт аларның кырыйдарак утырганыннан нигә бүтәннәр белән бергә ашамаганнарын сорашты, аш таратучыларның эше беткәнне көтәләр икән.
Ниһаять, Мәхмәткә дә аш тарату чираты җитте. Ул зур казанга салынган гашурәне – төрле ярмалар кушып пешерелгән ботканы хәтерләткән шулпаны һәркемнең табагына сала башлады. Шунда лидерларның берсе янына килеп, ипләп кенә тәртипне бозмаска өйрәтте:
– Һәр кешегә аз-аз гына сал, соңыннан җитми калуы бар.
Мәхмәт шулай эшләде. Артып калган ярты казан ашны лидерлар янына күтәреп барды. Аларга иң ахырдан саласы. Шунда теге аз-азлап салырга кушкан лидер аны зурлагандай әйтеп куйды:
– Адам булган оланга бер сүз әйтү җитәр.
Кара малай әллә ишетте, әллә юк. Ул нигә ашамый утырганнарын аңлап алды. Һәр көнне башкаларга аз-азлап, үзләренә күпләп икән! Менә нигә чират торырга атлыгып торалар! Ул көнне Мәхмәт гомерендә тәүге кат шулай күп итеп гашурә ашады. Кергәннән бирле беренче тапкыр тамагы туйды. Башта торсаң, коммунизм шәп икән, ә! Алай икән! Күңеленә килгән уен кычкырып әйтмәде, әлбәттә. Тыныч кына урынына барып ятты.
Бераздан исә Ираннан килгән азәриләрнең:
Көр Арас-Арарат
Гүзәлдер бу хәят,
Кардәш булыр
Көрдестан-Азәрбайҗан, –
дип җырлаулары күңеленә май булып ятты. Гүзәл шул бу хәят, тамак туйгач бигрәк тә.
Коммунистларның төрмә җырлары күңелләрне кузгатырдай, таш
диварларны селкетердәй булып яңгырады. Кече яшьтән җыр-көй белән тәрбияләнгән Мәхмәт битараф кала алмады, үзе дә кушылды. Күмәк башкарган җырлар лидерларның Ленин, Маркс турындагы нотыклары белән аралашып барды.
Кайбер көннәрдә театрларга кадәр уйналды. Коммунизмны зурлаган шигырьләр сөйләнде. Агитацияләр, партия укулары төнгә кадәр дәвам итте. Университет коммунистлары әле инкыйлаб кору хыяллары белән тырышып йөрсәләр, мондагылар инде коммунизмда яшәп ята иде. Әйтерсең, дүрт дивар арасында төрмәдә утырмыйлар. Әйтерсең, ирексезлек төрмәдә түгел, урамда. Әйтерсең, тормышлары бик рәхәт һәм аш өләшү чиратын көтеп ятмыйлар...
Ата-ана балалары «тигезлек» хөкем сөргән коммунизмда «рәхәт
чиккәнне» каян белсен, тизрәк коткарырга, чыгарырга тырышып йөрделәр. Үзара килешеп, пикетка чыгу, тавыш куптарулар калмады. Университеттагы студентлар төрмәгә эләккән дусларына теләктәшлек белдерде, дәресләрен ташлады, укырга йөрүдән туктады.
Беркөн әнисе, әтисе, Рәфыйк абыйсы хатыны белән – дүртәүләп,
хәлен белергә килделәр. Бик ерактан гына күрештеләр. Әнисе аны
тынычландырырга тырышты:

– Озакламый суд булачак. Чыгарырлар, иншаллаһ. Без дә гариза бирдек. Судка...
Мәхмәт шунда әтисенә карады һәм имәнеп китте. Беркайчан бу кадәр бетерешкән, өзгәләнгән кыяфәттә күргәне юк иде аны. Ябыккан, күз төпләре баткан, йөзенә саргылт күләгә яткан. Каты чирләгәнме, әллә нык борчылганмы? Мәхмәт үзен бик гаепле хис итте, хәтта туры карый алмыйча, күзен аска төшерде. Аның аркасында... Аның өчен кайгыру шулай иткән...
Ике айдан соң суд булды. Мәхмәтне һәм башка дусларын иреккә
чыгардылар. И сөенделәр, и шатландылар! Якыннарың белән бергә булуны, өйдәге тормыш рәхәтен берни алыштырмас! Коммуналары, коммунизмнары үзләренә булсын! Һөекчә әйткәндәй, буш бир! Яки җилкәңнән ор!
Студентлар кулга алынганга, калганнары аларга теләктәш булып, дәресләргә йөрмәгәнгә күрә 1978-1979 елгы уку планы тәмамланмаган килеш калды. Шул сәбәпле университет җитәкчелеге икенче уку елында кабат беренче курсны
укырга дигән карар чыгарды. 1978 елга кадәр укырга кергәннәрне бер елга укудан тыйдылар. Шулай итеп университет тынып калды.
1979-1980 елгы уку елында рәхәтләнеп тынычта, ата коммунистларсыз белем алдылар. Игътибарлары укуга күчте, сәясәт шаукымы еракта калды. Әмма җәмгыять торышын үзгәртердәй хәлләрдән өстен чыгачак, тормышын төбе-тамыры белән дер селкетәчәк вакыйга әле алда көткән икән...


Әти китте, дөнья калды

Малае белән килеп чыккан хәлләр, тикшерүләр, илдәге тынгысызлык Хөсәеннең саулыгын, җегәрен алды. Аның өстенә, бәла аяк астында дигәндәй, мәчеттән чыкканда, урам этләре ташланды, иң котырганы аягын итенә кадәр умырып тешләде. Шактый төзәлми интектерде. Авырып йөри торгач, хастаханәгә керде. Эчәкләренә операция ясыйбыз дигәннәр иде. Нигәдер, ясатмый чыкты. Күрәчәге шулай икеләндереп йөрттеме,
докторларга ышанып җитмәве көчле идеме – аңлашылмады.
Гадәти бер көн иде. Мәхмәт укудан төш тирәсендә кайтты, өйдә һичкем юк. Аннары әнисе хастаханәдән шалтыратты. Әтисе авырган, шуңа табибка киткәннәрен сөйләде. Кичкә таба Рәфыйк абыйсы килеп керде. Сәлам дә бирмичә Мәхмәтне кочаклап сулкылдады:
– Абый китте.
Мәхмәтнең ышанасы килмәде. Абзые кочагыннан шактый вакыт аерыла алмый үкседе. Рәфыйк:
– Әтиеңнең паспорты кирәк... Зираттан җир алырга барам. Син безгә бар, кардәшләрең бездә, – дигәч кенә, үзен кулга алырга тырышты. Әле арендадан чыгып, бурычка яңа фатир алган көннәре генә. Әнисе бу мәсьәләдә бик каты торды шул. Бурыч ничек тә түләнеп бетәр, кира – аренда түләве беркайчан бетмәс, өй алырга кирәк, диде. Ул хаклы иде. Әмма әтисенең зур бурычларга батасы килмәгән иде... Аллаһ белер, әмма кол да сизәр дип, юкка әйтмиләр, күрәсең. Яңа, якты өйдә яши башлаганнарына ике атна тулар тулмас. Ничек әтисе дүрт баласын зур бурычлар белән ялгыз калдырып, бу җылы, якты, ямьле өйләрен ташлап китсен?! Әмма дөнья үлемле, көн акшамлы.
Икенче көнне әтисе яткан хастаханәгә барды. Хастаханә тирәсендә җәмгыять кешеләрен, авылдашларын, әтисенең 400 чакрым ераклыктагы Бөгредәлектән килеп җиткән дусларын күрде.
– Башың сау булсын!
– Мәкане җәннәт олсын4!
– Әтиең, рәхмәтле, бик әйбәт кеше иде...
Мәхмәт кайгы уртаклашып дәшкәннәрне тышта калдырып, палатага керде. Әтисе башын аз гына кырын салган, йөзенә тормыш мәшәкате, ачысы уелган төсле. Табиблар аңлатуынча, әтисенең карыны шешкән, эчәгеләре зәһәрләнгән һәм шартлаган. Кайсысыдыр, яман шеш галәмәтенә юрады. Аннары Мәхмәт
өлкән яшьтәге туганнары белән әтисен юып дәфенләде, соңгы юлга озатты.
«Их әти, ник шулай иртә киттең! Улыңа меңнәрчә мәртәбә әрнеп, үртәлеп, сагынып-юксынып, шул сүзләрне кабатларга калды!» – дип хәсрәтләнде ул.
Мәхмәтнең университетка бара торган юлы якынча ике сәгать вакыт ала. Ул юлның шактый өлешен җәяү уза. Ательеда яшьтән физик эш белән мәшгуль булуы аркасында бәдәне чыныккан, егәре нык иде. Аның өстенә яратып баскетбол уйнавы исә спортка якынайтты, гәүдәсен тагын да көчле итте.

Шулай беркөнне укуга барышлый тукталышта автобус көтеп утыра иде. Янына төп-төз, озын буйлы бер ир килеп утырды, сынаулы караш ташлады. Үзен атлетика федерациясендә эшләүче тренер дип танытты. Һәм егетне кызыксындырырдай тәкъдим ясады.
– Улым, синең бәдәнең спортчыларныкы. Безнең федерациягә кил, мин синнән йөгерешче ясыйм.
Әйтерсең, яшүсмер чагындагы хыял төймәсенә бастылар. Ул бит
спортчы булырга ничек кенә теләгән иде! Менә хәзер үк бу тренерга ияреп китәргә кирәк! Әмма Мәхмәт рәхмәт әйтүдән ары узмады.
– Абый, минем вакытым юк шул. Мин университетта укырга чак өлгерәм.
– Өлгерерсең!
– Әтидән ателье эше калды. Бурычларыбызны түлисе бар...
Тренер боерык бирергә күнеккән каты тавышын кыса төште.
– Алаймы...
– Әйе, абый.
– Башың сау олсын!
– Сау...
Их әти, ник шулай иртә киттең! Мәхмәт автобуска утыргач, җиң очы
белән күзләренә тулган яшьне сөртте. Аңардан да кайгылы, аңардан да хәсрәтле, аңардан да үзен үксез хис иткән тагын берәрсе бар микән бу шыгрым тулы автобуста? Университетка барып җиткәнче күзләре кипмәде.
Өченче уку елында ата коммунистлар янә килде, университет янә кайнап торган казанны хәтерләтте, һәм бөтен ыгы-зыгы, партия эшләре кабат башланды. Университеттагы революционерларның сүзләре көннән-көн кискенләште. Совет техник китапларын алырга куштылар, алар инглизчә язылган, сатыла икән. Алдылар. Инкыйлаб җиңгәч, кириллицада язачаклар икән. Кирилл дәресләренә йөрергә кушылды. Йөри башладылар. Имештер, бөтенесе әзер, бары тик советлардан хәбәр көтелә. Көттеләр. Имештер, Төркиядә озакламый революция дан казаначак. Шулай бөек үзгәреш хакына зур хәстәрлекләр күрелгәндә...
1980 елның 12 сентябрь көне. Шимбә булганга күрә иртән-иртүк калыкмадылар. Торгач, әнисе иртәнге ашка ипигә чыгарып җибәрде. Өйдән чыгып бара иде, күршеләре тәрәзәдән кычкырды:
– Мәхмәт! Кая барасың? Хәрбиләр идарәне үз кулына алды! Ихтилал!
Малай кире өйгә йөгереп керде:
– Ихтилал булган! Хәрбиләр инкыйлаб ясаган!
Ашыгып, телевизорны куштылар.
«Кардәш кардәшне үтерә. Без, хәрбиләр, хөкүмәтне тыйдык. Депутатлар төрмәдә, хәзерге вакытта сөйләшүләр алып барыла. Икенче боерыкка кадәр урамга чыгу тыелды. Урамга танклар куелды...»
Телевизордан сәгать саен әлеге сүзләр кабатланды. Ул арада хәрби көч илгә тәртип салды, үзләренең идарәләрен урнаштырды: революционер лидерлар кулга алынды, төрмәләргә утыртылды.
1980 елда солдатлар ясаган ихтилалдан соң, гомумән, бөтен җәмгыятьләр ябылды. Шул исәптән татарларныкы да.
Дүшәмбе көнне укуга килсәләр, университет яртылаш бушап калган. Күп кенә коммунист студентларны төнлә тикшергәннәр һәм өйләреннән алып чыгып киткәннәр.
Мәхмәт гомерендәге өченче инкыйлабны шулай телевизордан күрде, студент булып кичерде. Ятим калып каршылады. Язмыш, үчекләгәндәй, җитлегеп килгән егетне берсеннән-берсе мавыктыргыч мөмкинлекләр белән кызыктырды.
Ул университетка йөрүләрен шактый киметте. Гадәти дәресләрдә килгән, килмәгәннәрне барламыйлар, лаборатор дәресләрдә билгелиләр. Шуңа күрә соңгыларына гына бара башлады. Балалык елларыннан энциклопедияләрукып җенләнгән малай өчен лаборатор эшләр, тәҗрибәләр үткәрү, фикер алышу, төрле чишелеш ысулларын чагыштыру җан рәхәте! Укытучысы
профессор Әрсин ханым фәнни тикшерү эшләре белән шул дәрәҗәдә мавыккан студентына аерым дикъкать бирде. Чираттагы тәҗрибәләрне үткәргәч, Мәхмәткә дәрестән соң калырга кушты.
– Улым, син фән кешесе булырга тиеш. Мин сиңа бөтен лаборатория бүлмәләре ачкычларын бирәм. Ярдәмчем булырсың, аннары университетка эшкә калырсың...
Их әти, ник шулай иртә киттең! Мәхмәт укытучысын тыңлаганда,
күзләренә тулган күз яшьләрен бу юлы сөртеп тормады.
– Хуҗам, университетта кала алмам, лабораторияләрдә утыра алмам. Минем башка эшләрем күп, җитешә алмам... Хуҗам, рәхмәт...
Әле аның лицейда соңгы елын укып йөргән, үзе кебек ательеда эшләүче энесен, аннан күпкә кечерәк сеңлесен, 5 яшьлек төпчекне аякка бастырасы бар. 42 яшендә тол калган әнисенә таяныч буласы бар. Әле күз алдына да китерергә куркырлык суммада өй бурычын түлисе бар... Ателье эшен ничек тә туктатмыйча саклыйсы бар... Ә һәрвакыт киңәшләре белән булышкан,
җырлары белән юаткан, көчле рухы белән канатландырган, киң карашы белән сокландырган, беркайчан тавыш-гауга белән куркытмаган әти юк...
Хөсәеннең вафатын ишетеп, ателье эшләрендә хезмәттәшлек иткән таныш-белешләре, кәсептәшләре өйгә килә башлады. Әле берсе, әле икенчесе ишек шакый. «Әтиегезнең миңа бурычы бар, озакка сузмый кайтарыгыз», – диләр. Өй бурычы икенче яктан үзен искә төшереп тора.Мәхмәт әтисенең эшен яхшы белгәнгә күрә, үзләренә бурычлы булганнарны да таный иде. Шуңа күрә энесе белән шуларны йөреп чыгарга карар итте. Адәмнең яхшысы, яманы алыш-бирештә ачыкланыр. Аяк итен ашап йөрүләре бушка китмәде. Барган бер җирдә Хөсәен малайлары диюгә,
шунда ук әҗәтләрен түләделәр. Әтисеннән товар алып саткан бай кибет хуҗасына зур ышаныч белән керделәр. Аласы иң зур сумма шунда иде. Кыска буйлы, тәлинкә күзле сәүдәгәр якты йөз белән каршы алды.
– Хөсәен бәй бик яхшы адәм иде, Аллаһ рәхмәт әйләсен, – дип, әтиләрен яхшы сүзләр белән искә алды.
Елан йомшак дип, кул сузма икән. Малайларның нигә килгәнен аңлап алгач, күз алдында башка кешегә әйләнде. Якты чырае караңгыланды, чекрәеп торган күзләрен еш-еш йомды. Һич кирәкмәгәнгә кибетендәге әйберләрне төзәткәләде, аннары теләр-теләмәс кенә өстәле янына барып утырды. Өстәл тартмасыннан
исәп-хисап дәфтәрен тартып чыгарды, үзе малайларга зәһәрле карашын ташлады. Хәзер, шушы бала-чага алдында хисап биреп торыр! Үлгән-киткән кеше өчен! Дәфтәрен өстәл өстенә куеп, бер битен ачты да шундагы язуларны аркылыга-торкылыга сызып ташлады. Һәм дәфтәрен шапылдатып ябып куйды.
– Ни алачагым, ни бирәчәгем бар!
Мәхмәт үз күзләренә ышанмый бер мәлгә катып калды. Бу кадәр гаделсез кылана алмас!
– Абый, ничек булмасын?!
– Менә, күрәсезме, юк! Бурычым юк!
Дәфтәрне алып малайларга таба ыргытты. Гүя өсләренә күтәрә алмастай таш алып тондырды. Якын кешесенең үлеме белән әле һаман килешмәгән, вакытыннан алда киткәне өчен ни язмышны, ни әтисен кичерә алмый газапланган Мәхмәтнең күңеленә җыелып килгән ачуы тышка бәреп чыкты.
Үзеннән күпкә өлкән кешегә беренче тапкыр шунда акырды.
– Абый, мин әтинең бөтен эшләрен беләм. Аның дәфтәрендә синең бурыч язылган! Синең безгә бурычың күп! Без бурыч алырга килдек!
Энесе идәннән күтәргән дәфтәрне тартып алып, киредән сәүдәгәрнең йөзенә ыргытты.
– Бар! Монда барысы язылган! Дәфтәрдә сызганга күрә ул бурыч юкка чыкмый! Бурыч биреп төкәнер!
Кибет хуҗасы баягыдан битәр кабынды, каршы килеп торган малайларны акыра-бакыра, этә-төртә кибетеннән тышка чыгарып атты.
Әтисез тормыш сабагы күңелләренә гомергә җуелмаслык җөй сызды.

Әтиләре китте, көтәргә дөнья калды.
Укырга йөргәндә, эш адәменә әйләнделәр.

4 Мәкане җәннәттә олсын – (төрекчәдән): урыны җәннәттә булсын.

(Дәвамы бар)