Логотип Казан Утлары
Повесть

Истанбул малае (дәвамы (5))

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Җыр һәм сөхбәт

Көннәрдән бер көнне әтиләре атна-ун көн чамасы югалып торды,
Искешәһәргә эшкә барган икән. Аннан ялгыз кайтмады, балачак дусты – скрипкасын «ияртеп» кайтты. Әле авылда яшәгән вакытларында ук туйларда, бәйрәмнәрдә скрипка уйнаганнарын яратып тыңлый иде. Малай чагыннан һушы китеп тыңлый торган уен коралын, үсә төшкәч, үз куллары белән ясады да уйнарга өйрәнде.
Истанбулда исә татарлар җыелса, «Әйдә, Хөсәен, искириптеңне чал», – диюгә, Искешәһәрдән алып кайткан скрипкасын кулына ала, «Авыл көе»н уйный башлый. Татар мөһаҗирләре скрипкага кушылып, әти-әниләреннән отып калганнарны әйтәләр.
Мәхмәт әлеге һәм башка бик күп җырларны өлкәннәр җырлаганда,
кулдан язып барды. Аннары машинкада җыйды. Әтисе җыр сүзләре югалып, онытылып китүдән курыкканга күрә шулай эшләтте.
Аларны «Хәсрәт җырлары» дип атыйлар. «Хәсрәт» сүзе төрекчәдә
сагынуны аңлата. Ә татарда кайгы, сагыш. Җырларга исә кайгы-сагыш, сагыну, хәсрәт хисләре барысы бергә сеңгән төсле.Сикереп төштем сулар эчтем,
Ник төштем дә, ник эчтем.
Бу хәсрәтне күрер булгач,
Ник тудым да, ник үстем.
Ак иделне тирән, дияләр,
Буйлаганым юк иде.
Бу хәсрәтне күрермен дип,
Уйлаганым юк иде.
Уф Аллаһ, дип кем әйтә,
Кем хәсрәтле – ул әйтә.
Уф Аллаһ, дип бер сөйләсәм,
Күкрәкләрем киңәйтә.
Мәхәббәт җырларыннан башка булырмы?! Ара-тирә моңсуланып, ара-
тирә шаяртып әйтәләр.
Күк күгәрчен күктә уйный,
Башлары әйләнмәсә.
Алам дисең, алалмыйсың,
Чәчләре бәйләнмәсә.
Урам буе су буе,
Су буе диңгез буе,
Сөйгәнеңне алалмасаң,
Янарсың гомер буе.
Урамга бер ат туктаган,
Ишлиясе чуклаган
(Эшлиселәре күбәйгән),
Үзе чакыра, үзе чыкмый,
Чукынып китсен, йоклаган.
Аннары инде чират «Кунак җырлары»на җитә.
Кайдан килдегез сез безгә,
Батмаенча диңгезгә.
Кадерле кунак сез безгә,
Ни хөрмәт итим мин сезгә.
Күпер асты күк томан,
Күпсенмәгез күп тормам.
Айлар торсам, еллар тормам,
Сез сагынсагыз, мин булмам.
Биек икән тавыгыз,
Каршы ява карыгыз,
Безләр килеп кунак булдык,
Инде сезләр барыгыз.
Шул рәвешле җыр сүзләре шактый тупланды. Тик менә ноталары юк дип кайгырыштылар. Җае чыкты тагын. «Идел-Урал» җәмгыяте уздырган кичәләргә әрмән композиторы Арман әфәндене пианинода уйнарга чакыра торган булдылар. Шул ук композиторга акча түләп, үзләре белгән җырларны, шулай ук татар пластинкаларындагы көйләрне ноталарга яздырттылар. Шулай итеп, мөһаҗир балалары, һәм татар сүзләре, һәм татар көйләре белән яшәде. Алай гына түгел, әтисе кушуы буенча Мәхмәт
өйләрендә узган очрашу вакытында өлкән яшьтәге мөһаҗир татарларның моңлы тавышларын, үзләренә генә хас мәкам белән скрипкага кушылып җырлауларын магнитофон кассетасына яздырды.
Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә күрше-күлән, туган-тумача гына түгел, төрле җирләргә таралышкан татарлар бер арага тупланып бәйрәм итү гадәте бар. Шулай бер гаеттә Вәли Мәңгәр заводында эшләп йөргән Әнвәр Полат, Алманиядә ял көннәрендә Истанбулга килгән Хаккы Әрекман, Сәрвиназның абыйсы Шаһбан Байкал, Искешәһәр татары Мияссәр Ирдән дуслары белән, Корбан бәйрәмендә сарык сатарга авылдан Истанбулга йөрүче Йосыф Сүзәр авылдаш иптәшләре белән һәм Истанбулда яшәүче
татар гаиләләре Мәхмәтләргә җыелды. Әтисенең танышлары, дуслары, авылдашлары...
Андый көннәрдә чәй эчә-эчә сөхбәтләшеп рәхәтләнәләр. Нәсел җепләрен барларга, тарихны белергә омтылыш татарлык рухын сакларга ярдәм итә. Һәр кунак белгәнен, ишеткәнен уртаклашырга тырыша. Мөһаҗирләрнең хәтере яңара, яңа хикәятләр белән тулылана.
Бу юлы авылныкылар килгәнне форсат итеп, Хөсәен сорап куйды:
– Гаяз Исхакый Һөектә чынлап булганмы?
– Килгән, Фәттаһ Чавушларда кунак булган. Кырык – кырык алты
арасында бу, – дип, җавапны озак көттермәде Полат. Аңар башка бер Һөекле кушылды:
– Авылда Зәки Вәлиди, Акчураны, доктор Ләбиб Каранны, Абдуллаһ Таймасны ишетеп беләләр. Зәки Вәлидине Әхмәт әфәнде, диләр. Алар инде зур кешеләр...
– Искешәһәр зәрканчылары Исхакыйга вакыт-вакыт булышкан, диләр. Хактыр. Илдән илгә йөргән бәндә, нишләсен, җиткерә алмагандыр. Булышканнарга рәхмәт яусын.
Һәркайсы абруйлы татар улларын олылап, телгә алырга ашыкты.
Сөйләшү шулай тыныч кына бара иде, арадан берсе, кинәт җил чыгып, диңгездә дулкын күтәргәндәй:
– Беләсездер, Гаяз белән Ләбибнең фикерләре ике төрле. Исхакый фикеренчә иң әүвәл төрек, төректән татар кабиләсе булмыш. Ләбиб әфәнде әйтүенчә, киресенчә, баштан татар була, төрек-татар кабиләсе, – диде.
Бу «җил» сөхбәтне кыздырып җибәрде.
– Ник белмәскә, ишеткән бар ла.
– Ләбиб бәй нәстәгә шулай дигән?
– Ул чиннарның сигез мең санәлек тарихы бар, менә шул сигез мең еллык тарихның өч өлешендә татар исеме кичә дия. «Та та» буларак.
– Татар сүзе шуннан чыккан, диме?
– Әйе.
– Әле бит Русиядә чувашлар, чирмешләр бар. Аерым кабиләләр. Төрек, диләр бугай.
Инде моңа кадәр әллә ни сөйләшмәгән, тыңлап кына утырган, Һөекленең иң өлкән картларыннан берсе сүзгә кушылды:
– Төркиләр. Алар үзләре яшәгән җирләрнең иске диннәрендә калганнар. Шаманлык, будда динендә калучылар. Урыс патшасы Исламны рәсми дин буларак кабул иткән иде. Боларныкын рәсми дин итеп кабул итмәгән. Христиан ясаган һәпсен3. Әнкәй сөйли иде. Безнең Казан байлары бер заманнарда ул чуваш, чирмеш авылларына мәчет ясата торган булганнар, мөселманлыкны кабул итүчеләргә дигәннәр. Христианлыкка күчкәннәргә
чиркәүләр салганнар. Аннары ни булсын... Безнекеләрнең динен кыса башлаганнар. Безнекеләр динне югалтудан куркып качып килгәннәр Төркиягә. Юкса, башка кыенлык күрмәгәннәр анда, бай да булганнар. Авылга Оренбурдан килгәннәр, Самардан килүчеләр дә бар, соңрак Уфадан гаилә-гаилә... Самар өязләреннән килгәннәр.
– Абзый, өяз нәстә була?
– Өяз – каза була төрекчә. Вилаять, диләр. Губерния, диләр. Аның
бүлемнәренә ни диләр?.. Исемнән чыкты. Волыс урысчасы. Шул менә...

Авыл агае русча сүз-төшенчәләрне искә төшерергә теләдеме, туктап калды. Ул уйланып торган арада, яңа сораулар тезелде: «Туры авылга киләләрме?», «Килү тарихын белүчеләр бармы?», «Авылда кемнәрнең туганнары калган?»
Ир казнасы иске сүз, чырагы – ике күз дигәндәй, һәркайсы белгәнен әйтеп калырга ашыкты. Бабалары поезд белән Одессага, аннары Севастопольдән пароход белән Истанбулга, Истанбулдан Бурсага килгән. 19 гасырның соңгы елларында Бурсага бик күп татар мөһаҗирләре җыела, таныша, күрешә. Кырыклап татар ат арбаларын киралап, Бурсадан Искешәһәргә кадәр килеп
җитә. Аннары үгезләр киралап, Төркиянең түренә – урта биләмәләренә кичәләр. Юлда аерылып китүчеләр, туктап калучылар да була. Татарлар Төркиягә шулай төрле вакытта, төрле юлларны сайлап тарала...
Искеләрне искә алып, күңелләре тулды, ирләрнең күзләре дымланды.
– Шулай, җәмәгать, һәр төрле кыенлыкларга теш кысып түзә-түзә
өзгәләнүгә һәркем чыдамас!
– Рәхәт чиккән җаннар түгел инде... Бер Ходай белә!
Иң өлкән яшьтәгеләрдән саналган икенче бер авыл агае гөж килүне туктатырга теләгәндәй, авыл көен сузды:
Җегетләрнең менгән аты,
Тимгил, тимгел тимер күк.
Читтә йөргән җегетләрнең,
Моңайган көннәре күп.
Безнең илләр кайсы якта,
Алмас идем күземне.
Очып барган кош артыннан,
Әйтер идем сүземне.
Җыр ишетүгә сөйләшү өзелде, ул арада ханымнар пешергән кайнар
пәрәмәч – ачыкавызлар, кош теле ашалды, самовар күп тапкыр кайнады.
Җырлап, сөйләшеп утыру җирсү-хәсрәт хисләрен баскандай итте.
Үзләренә андый бәхет эләкмәстер, һич югы яннарында сыенып утырган яшүсмер балаларына ата-бабалары җиренә кайтып, дога кылырга язсын.
Шушылай хәсрәт бүлешеп утырганда, өмет тә уянган кебек. Күңелләре түренә яшеренгән ул өмет чаткысын белгертергә кыймаслар әле, чөнки бу теләк шул кадәр шәхси, шул кадәр нечкә, хәтта кычкырып әйтергә җөрьәт итмәслек. Бары калебләрен җылытып тора.

3 Һәпсен – төрекчәдән: барысын.

Хыял һәм чынбарлык

Әллә кунаклар әйткән көйләр, авыл турында сөйләгәннәр тәэсир итте, яшүсмерлек чорына җиткән Кара малай озак кына оеп китә алмады. Үткән җәй хатирәләре исенә килеп күңелен иркәләде. Шундый тәмле-татлы...
Авылда өч-дүрт кеше кибет тота.
Кибет дигәннән, берсе Мәхмәт абыйныкы. Кибетче Мәхмәт абзыйның өе ике катлы. Үзе өстә яши, кибете – аста. Кышларын суык, кибетендә утырмый. Шуңа капкасын шакыйсың да:
– Мәхмәт абый! – дип кычкырасың. Ул җавапка өстән кычкыра:
– Нәрсә кирәк?
– Унбагыч кирәк. – Һөектә көнбагышны шулай диләр.
– Бетте. Җомга базарга барам.
– Кабак чигердәге бармы? – Монысы ярым төрекчә, ярам татарча.
Чигердәк – төш дигән сүз.
– Бар. Алсаң – төшәм.
– Алам.
Бер уч кабак чигердәге алып кесәңә саласың да кайтып китәсең. Ә җәй көннәрендә, Ураза вакытларында мәчеттән кибет аша кайтышлы. Авыз ачкач, малайлар ирләр белән авыл мәчетенә тәравихка бара. Тәравихтан соң мәчеттән чыкканда, Мәхмәт абыйны көтеп торалар, чөнки ул үзенә газлы су эчәргә чакыра. Көне буе ураза тотканга сусаткан, шул вакыттагы газлы
суның тәмлелеге! Эчеп туймалы түгел. Беренче тапкыр килгәндә, Мәхмәт абый «Кунак кайткан», дип сыйлый, башка көннәрне инде сатып аласың.
Менә кибет каршына тезелеп утырдылар. Туганнан туган яшүсмер
малайлар – Халит, Хәлим, Кадри, Сәлим, Мәхмәт һәм олыгаеп барган кибетче абый. Җиләс, рәхәт. Айлы аяз төн. Меңләгән йолдызлар җемелдәшкән Саман юлы. Авылда Киек каз юлын шулай төрекчә атамасы белән беләләр, сокланып туймаслык әкияти манзара. Авыл йолдызларга терәлеп тора кебек, кул сузсаң, йолдызлары уч төбеңә коелыр...
Могҗизага тиң Саман юлы буйлап авылга озын сары чәчле, зәңгәр
күзле, кызыл күлмәкле чибәр кыз төшеп килә. Юк, алай түгел, монысы малай хыялындагы матур күренеш, чынлыкта ул аны күктә түгел, авылда туйдан соң күрде.
Туйга велосипедта гына барды. Туй булган өйгә килеп җитеп,
велосипедын әйбәтләп терәтеп кенә ята иде, өйдән төркем-төркем кунаклар чыкты. Шулар арасында бала чагында күңел түренә оя корган кошчык – ак йөзле Асуманны күргәндәй булды. Кара, ничек үскән! Гүзәл кызга әйләнгән! Озын сары чәчен җилкәсенә таратып җибәргән... Тукта, нишләп Асуман булсын, ди ул! Бу башка кыз! Әкият кызы! Мәхмәт күзен ала алмый торган арада, кызыл күлмәкле кунак кызы машинага утырып китеп барды.
Мәхмәт икенче көнне туганнан туган Хаҗәр апасыннан туйга
килүчеләрне төпченде. Сары чәчле, кызыл күлмәкле кызны аерып сорады. Апасы кем турында сорашканын аңламады. Авылдан Бельгиягә, Франциягә, Германиягә, Голландиягә китеп эшләүчеләр бар, бәлки, шуларның кызыдыр... Аннары апасы ачуланып ташлады. Яшүсмер малай башы белән, гаскәргә дә бармаган килеш кызлар турында уйларга иртәрәк, имеш...
Мәхмәт әтисе алып кайта торган «Казан» журналындагы татар егетләре, кызлары рәсемнәрен искә төшерде. Әллә ничә сан дәвамында татар халык биюләрен өйрәткән язмалар биючеләрнең рәсемнәре белән чыгып барган иде. Мәхмәт рәсемдәгечә татар егете булды: күлмәк якасын эчкә бөкләп киде, төрекләрнең тәккәсен түбәтәй урынына баш түбәсенә салды. Шундый
кыяфәттә велосипедка утырып чыгып китә дә авыл урамнарын урап йөри. Бәлки, кызыл күлмәкле кыз юлына килеп чыгар... Бәлки, ул аның кемнәргә кунакка кайтканын күреп алыр...
Арт урамда йөргәндә, юлына Сәлахетдин абзыйсы чыкты. Каршына ук килеп басты, велосипед рулен тотып туктатты. Әнисенең Шәмсенур апасы бар, шуның малае ул. Шаккатуы йөзенә бәреп чыккан.
– Нинди кыяфәт бу?! Нигә якаңны болай эчкә бөкләдең?
Мәхмәт җавапны тиз тотты:
– Элек безнең бабайлар шулай киенгәннәр. «Казан» журналында күрдем. Истанбулда бар безнең.
Сәлахетдин ни көләргә, ни ачуланырга белми әйтеп куйды:
– Авылда берәү дә болай киенми. Сине күрсәләр, ни диярләр?!
– Мин шулай татарлыкны күтәрәм. Татарча киенеп йөрим. Татар тормыш иптәше дә тапсам әле...
– Ә-ә-ә... Алай дисеңме? – Сәлахетдин авыз чите белән генә елмаеп куйды, аннары велосипед рулен җибәрде, читкәрәк тайпылды. – Бар алайса, эзләп кара соң, – диде. Энесенең җитдилеге аңа да күчте, ахры.
– Ә син белмисеңме, кичә туйга кунаклар кемнәргә кайтты?
– Акчиннарга килгәннәр бар. Яфайларга, Якайларга... Сакмарларда кунаклар күренде. Сиңа кайсысы кирәк?
– Белмим... Шуларга таба барыйм әле.
– Энем, язмыштан узмыш булмый. Бәлки, Ходай ниятләреңне тормышка ашырыр... Татарлыкны сакларсың.
Сәлахетдин юл буенда елмаеп басып калды. Мәхмәт сары чәчле, зәңгәр күзле кызны эзләп китте.
Шулай берничә көн дәвамында Ибраһим җизнәсенең велосипедына «хуҗа» булып йөрде ул. Өченче көнне тагын эзләвен дәвам итәргә уйлап чыккан иде, ике тәгәрмәчле дусты урынында юк. Як-ягына карады, ишегалдын урап чыкты.
Җизнәсе алган, күрәсең, җәяү генә йөрисе булыр. Тәпиләп чыгып китәсе иде инде, күзе сарыклар саклый торган эткә, аның оясына төште. Шунда илтеп куйганнар лабаса! Нишләргә? Ничек алырга? Усал эт күзләрен тутырып карый, якын барам, димә. Әһә, моның савыты буш! Мәхмәт тиз генә ипи пешерә торган сарайга барып, ипи сыныклары алып килде. Шуларны эт алдындагы савытка
салды. Усал эт ашап торганда, велосипедны алып чыгып китте.
Ул арада, Ходай рәхмәте, урам башында ак машина шәйләнде, аны күрүгә, Мәхмәт педальләрне тизрәк әйләндерергә тырышты. И ашыкты, и ашыкты... Барып җитәрәк машинага кунаклар төялеп ятканын күрде.
Шунда сары озын чәчле кыз, бу юлы ак күлмәктән, анда кереп утырды да машина кузгалып китте. Мәхмәт тагын тузанга күмелеп басып калды. Сары чәчле, зәңгәр күзле, ак күлмәкле кыз үзе генә белгән тарафка юл алды. Татар егете Мәхмәт исә кызны киткәнче таба алмавына әрнеде. Их, сөйләшергә өлгермәде...
– Лән, ничек алдың?! – Күпме шулай торган булыр иде әле, артында Мәкъбүлә апасының улы Кәримнең тавышын ишетеп сискәнеп китте. –Мәхмәт, миңа велосипед кирәк!
– Иртәрәк алган булсам, җитешә идем. Эт ашатып йөрмәсәм! – дип үртәлеп кычкырды Мәхмәт. Аннары бар ачуын Кәримнән алырга теләгәндәй, велосипедны җиргә бәрде. – Мә, кирәге калмады. Үзеңә булсын!
Кызуыннан күлмәк якасын янә тартып чыгарды, «түбәтәен» башыннан салып, кесәсенә тыкты да Мәкъбүлә апасының өенә таба юл тузанын типкәли- типкәли җәяү генә китеп барды... Уенда бары бер мәгълүмат бөтерелде. Машина Бельгия номерлы иде. Бельгиядә яшәүче татарлар кызы, димәк.Җәйге айлы төндә кинәт атылган йолдыз төсле, көтмәгәндә- уйламаганда, Саман юлы буйлап, сары озын чәчле, зәңгәр күзле, кызыл күлмәкле кыз күңеленә төште. Аннары, әйтерсең, ай күрде, кояш алды. Ак
күлмәген җилфердәтеп, татлы төшләренә генә керә. Кайларда син хәзер, Саман кызы? Авылга тагын бер кайтырсыңмы? Кабат очрарсыңмы? Әллә син Киек каз юлындагы меңләгән, миллионлаган йолдызлар арасында калдыңмы? Әллә авылда ишегалдындагы ат арбасына ятып, әкияти Саман юлындагы йолдызларны санаганда, галәм киңлекләренә мөкиббән китеп
хыялланганда, җәйге төннең җиләс һавасын сулап йоклаганда кергән матур төш кенәме? Кем син, Саман кызы?

(Дәвамы бар)