Бары сиңа җиңеләсем килә

Рүзәл Әхмәдиев 1989 елда Аксубай районы, Шәрбән авылында туа. Урта мәктәптән соң Казан төзелеш көллиятен, КФУ ның юридик факультетын тәмамлый. ТНВ “Яңа Гасыр” теле-радио компаниясендә тапшыру алып баручысы булып эшли. Шигырьләре “Идел”, “Ялкын” журналларында, “Мәдәни җомга” газетасында даими басыла.

Минем төн

Тузан бөртегеннән җинел булган матдә

Сыекчамы, әллә инде зәһәр төтен?

Саташулар, онытылу, йому күзне

Һич кирәксез, артык сыман...

Бу – минем төн.

 

Син урлаучы минем җанны бер рөхсәтсез,

Син хурлаучы, юраучыга әверелдең.

Айга очу, ялгыз, тынчу, бу – минем төн –

Җыерчыклы алиһәсе тәүлегемнең.

 

Минем төн ул – икеләнү, җавап эзләү,

Акыл – кизләү. Кара – йөзләр, шомлы сүзләр...

Төрмәләрдә бөгәрләнгән ихласлыгым,

Хафалана-хафалана хәреф эзләр.

 

Һәм ул сүзләр, галәм тынын яра-яра,

Өзелгәндә язар каләмем очларыннан, 

Шикләнер дә, тәрәзәгә карый-карый, 

Бер кычкырып, ярсып елар борчылудан.

 

Сүз офыгы ерак, ләкин тәрәзә – чик.

Күкрәгемә мылтык төрткән бер сунарчы.

Ә мин корбан... Бу – мәңгелек вазифамдыр,

Чит-ят язмышларны даим кабатлаучы.

 

Бу минем төн...

Бу минем төн...

 

Синең белән…

Синең янда саташасым килә,

Адашасым килә яңгырда,

Сине сөю бөек  ялгыш булса,

Ялгышасым килә тагын да.

 

Синең янда һич саныйсым килми

Сиздермичә үткән көннәрне.

Син дә мине яратырга өйрәт,

Һич онытмам шушы “һөнәр”не.

 

Синең белән йөгерәсем килә,

Биек тауга, ерак урманга,

Бары сиңа җиңеләсем килә,

Сиңа гына шушы дөньяда.

 

Учак ягып җылытасым килә,

Багышлыйсым килә шигырьләр.

Көнләшүдән безгә бармак төртеп,:

Алар бераз сәер, дисеннәр. 

 

Уятасым килә иртәләрен,

Назлап чәчләреңне тарыйсым,

Күзләреңдә бәхет очкыннары – 

Тик син шулай сөеп карыйсың.

 

Синең белән  серләшәсем килә,

Әрләшәсем килә, дулыйсым.

Йөзләреңнән яшең сөртә-сөртә

Үземнең дә килә елыйсым.

 

Декабрь

Чакыр мине, чакыр, әй, декабрь.

Синең хакка кышны эзләрмен.

Кеше күңеле оя мени сиңа?

Озынайды гүя көзләрем.

 

Бураныңда адаштыру юрап

Адашкансың ахры үзең дә.

Яңгыр белән җитәкләшеп йөреп

Язгансың ич юлдан, күр менә!

 

Күпме җаннар адашырга тели,

Сатлык бураныңда, йөгереп.

Күпме җаннар җылынырга тели,

Карлы юрганнарга төренеп.

 

 

Синсез…

 

Шәһәр асфальтының күлдәвеге

Күргән чакта сүнгән күзләрне,

Көзнең  зыңгылдаган салкыннары

Үткенләнде, төсе үзгәрде. 

 

Подъездларның җансыз икәнлеген

Бәян итсә купкан диварлар,

Күзең йомып, син ярлыка мине!

Ялгышымны кемнәр абайлар?

 

Ялгышымны йөрәгеңә алып,

Җылы өйгә ашык, хафалан. 

Адым саен догада бул бары:

“Хәтеремне чистарт, йа Аллам!”

 

“Тукталышта очрашырбыз”, - диеп,

Нәтиҗәсез генә хыяллан.

Миллион язмыш узар синең яннан,

Әйтерсең лә  дөнья – пыяла. 

 

Бар дөньясын, ертык кәгазь сыман,

Бар көчеңә кысып йомарла,

Аңга килгәч, җаның әрнеп ела,

Безнең хакка ела бер ара. 

 

Күңлең коесына хыял чумгач

Күз яшең тый, туктарга тырыш,

Бәлки, син дә төшенерсең шул мәл:

Әҗәлгә тиң миңа синсез тормыш...

 

*** 

Еракка, еракка, еракка,

Ашыга хисләрең китәргә.

Йөрәксез, бәгырьсез, сөюсез

Ачылыр күзләрең иртәдә.

 

Бер тамчы ярату эзләрсең,

Иртәнге кахвәгә саларга.

Һәм эчеп, туймассың ачысын –

Сусарсың, көярсең калада.

 

Чит йөзләр, яз-көзләр артына,

Уй-сүзләр артына качарсың.

Үзеңә корган үз тозагың

Җибәрмәс, ничек тә чыдарсың.

 

Яз житкәч, тәрәзәң ачарсың,

Үкенеп киләчәк хакында,

Кара төн урлаган җан җырым

Шул тиклем ерак та, якын да.

 

 

***

Еш(ы)рак елмай син, 

Куанып, шатланып,

Яңа көн туган бит: 

Вәт менә яңалык!

 

Агачлар оялып,

яңгырда юына,

Йолдызлар юк күктә,

Барысы да куеңыңда.

 

Болытның яртысын

Букчаңа син сал да:

“Мин аны беркайчан

күрмәдем”, - дип алда.

 

Бүгенге дустың да

нәселсез эт кенә,

Урамнар – сатлыкҗан,

тамчылар – йөк кенә.

 

Берни дә үзгәрмәс,

яуса да күктән таш.

Син бүген бәхетле:

яланөс, яланбаш...

 

***

Еш буталып, мине күрәсеңме

Таныш түгел, чит-ят йөзләрдә?

Яңгыр белән җилне сүгә-сүгә,

Эзлисеңме һаман көзләрдә?

 

Минем өчен дога кыласыңмы,

Таң алдыннан, яңгыр яуганда?

Озын-озын хатлар язасыңмы,

Өйдә кеше-мазар югында?

 

Төннәрең дә шулай йокысызмы,

Күз ачыткыч бушлык биләсә?

Ялгыз җилләр, тәрәз шакып, сиңа,

Мине хурлап гайбәт сөйләсә.

 

Бер сәбәпсез урам гизәсеңме,

Онытып кай якка баруың?

Син дә шулай сагынасыңмы икән

Мин сагынган сыман, сылуым?!

Реклама