Авыл белән бәхилләшү

Гамилне мин 1947 нче елдан бирле күреп беләм. Безнең Шәрип авылында яшәүче бертуган апасы Салиха янына тәүге килүе иде аның. Озын буйлы, күпереп торган кара чәчле, килешле генә кәчтүм кигән егетне шунда ук үз итеп калдым. Ә 1954 елның маенда икенче кат килүендә ул инде гарипләнгән, таякка таянган иде. Аны бертуган энесе Хамис озата йөрде. Үзе сөйләвенчә, аның апасы белән бәхилләшергә дип килүе булган. Шул килүеннән Шәрип авылы кешеләре аны халык медицинасы, төрле үлән төнәтмәләре ярдәмендә дәваларга алынды. Ярты ел чамасы дәвалап, ярдәме сизелмәгәч, Салиха апа белән минем әнкәй бергәләшеп, соңгы адымга – Карман авылындагы багучыга барырга булды. Әнкәйнең бару сәбәбе – Рәис исемле абыемның язмышы белән кызыксыну иде. Ул Себер якларында хезмәт иткәндә, башына салкын тидергән. Ике ел ярымнан артык госпитальдә дәваланганнан соң, аны кайтарып җибәргәннәр. Багучы карчык абыемны тереләчәк дип өметләндермәгән, ә менә Гамил турында Салиха апага: «Энегезне бер дә иренмичә тәрбияләгез, бик зиһенле күренә, ул әле аякка басачак, гомере дә озын булачак!» – дип юраган. Юраганнары юш килде... Туган авылыма еш кайтмасак та, өч елга бер юлга чыга идек. Шәрип авылын Гамил дә бик сагынып яшәде, бакыйлыкка күчәсе елында да кайтып килдек. Авыл белән бәхилләшергә кайткан икән ул... Җәйнең матур көннәре иде. Мин мәктәпкә йөргән Никкилде авылыннан Шәрипкә кадәр алты чакрым ара бар. Кәҗәелга тавының яртысын узгач, Гамил машинаны туктатты да төшеп, җиргә тезләнде. Авылыбыз урман аланында урнашкан. Авылның исәнимин икәнлеген сиздереп, урман өстенә морҗалардан төтен күтәрелә. Шул кайтуда мин гомеремдә беренче мәртәбә аның елаганын күрдем. Катлаулы язмышын шигырьләреннән укып белсәм дә, күңелендә җуелмаслык тирән яра саклануы хакында уйламый идем. Үзенең дә беркайчан зарланганы булмады. Апасы янына кайтып җиткәнче аның күзеннән яше кипмәде. Ишектән кергәч тә, ак чыбылдык белән уратып алынган ятактагы апасы янына тезләнеп, аны кулыннан алып, озак кына җибәрми торды. Ике туган бер-берсеннән аерылмый озак гәпләште. Салиха апа аны: «Үткәндәге борчуларың артта калды, терелдең, гаиләң, балаларың, торыр җирең бар, елама!» – дип юатырга тырышты. Чәйләп алганнан соң, без авыл буйлап сәяхәткә юнәлдек. Минем туган йортның инде нигезе генә калган, тирә-якны ятимлек биләгән... Кычыткан, әрекмән, әремнәрне аралап, Кәлтәй елгасы буена төштек. Кайчандыр Гамил белән күрешеп йөргән истәлекле урыннарны урадык. Читтәрәк юан өянке үсеп утыра. Кайчандыр аның яныннан нефтьчеләр күкертле су чыганагы тапкан иде. Үз вакытында шул күкертле су ванналары Гамилне аякка бастырды да инде. Ә менә өянкенең бер өлешенә киресенчә зыян салган. Шул муртаеп сынган өянке ботаклары өстендә усак ботаклары үсеп утыра. Шулай итеп, җил бер кәүсәдәге ике төрле агач яфракларын шаулата. Ирексездән, бу өянкене мин Гамил язмышы белән чагыштырдым. Ул да бит, гарипләнүенә карамастан, исән калды һәм матур картлык кичерде. Мин аны Колшәрип авылында дөньяга яңадан туды дип әйтер идем. Ул вафат булганчы шул авылны, аның игелекле кешеләрен сагынып, җирсеп яшәде. Гамил Шәрип авылына кайтканчы да иҗат белән шөгыльләнгән. Аның үзе төпләп ясаган картон тышлы алты китабы бар иде. Шуның икесен ул учакка ташлап яндырды. Ә дүртесе бүген дә исән. Андагы шигырьләрдән өчесе генә гәҗиттә басылган булган. Магнитогорскида яшәп калган булса, мөгаен, татар дөньясы Гамил Афзал атлы шагыйрьне белмәгән дә булыр иде... 

Реклама