Логотип Казан Утлары
Публицистика

Туган як җырчысы

15 апрельдә шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәйнең (1931 – 1999) тууына 90 ел тулды. Аның якты рухын искә алып, журнал укучылары игътибарына моннан төгәл 30 ел элек әзерләнгән тапшыру тәкъдим итәбез. “Туган як җырчысы” дип исемләнгән бу тапшыру шагыйрьнең 60 яшенә багышланган булган. Биредә тапшыруның авторы Фәнзаман Баттал шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйли, аның иҗат кыйбласын ачып бирә, программаны ул үзенә генә хас җорлык белән кызыклы итеп алып бара.

Рәшит Гәрәйнең шигырьләрен танылган нәфис сүз осталарыбыз Айрат Арсланов һәм Дания Нуруллина укыган. Әлеге шигырьләр шагыйрьнең шигырьләренә язылган, үз вакытында халык тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар белән үрелеп бара.

Хәзер инде бу тапшыруның авторы, язучы Фәнзаман Баттал да,

мөхәррире Рөстәм Акъегет тә, режиссеры Госман Әхмәтҗанов та –

бакыйлыкта. Аларны да искә алып тыңларбыз.