Туган телемне өйрәнәм

Аяклар


“Шунда гына куйдым, ” – диеп,
“Нигә тагын җуйдым?” – диеп,
Эзлим бөтен нәрсәне:
Дәрес карарга утырсам,
Китапларны, көндәлекне,
Каләм белән дәфтәрне.

Куям гына югалалар,
Әллә кая юл алалар,
Һич  кенә дә аңлый алмыйм – 
Нигә болай кыланалар?
Әллә соң канатланалар?
Әллә соң аякланалар?

Булмаса да канатлары,
 Бар аларның аяклары.
Чөнки хәзер безнең өйдә,
Бөтен нәрсә аяклы. – 
Күптән түгел тәпи китте
Сеңелем, Ләйсән атлы.

 

Бала буран 

Танып булмый урамны – 
Күр, бүгенге  буранны...
Ниләр генә кыланмый:
Бәби булып та елый,
Мәче булып мияулый.
Тәрәзәләргә чиртә,
Ишекләрне дә этә.
Күрәсең, бик нык туңган,
Өйгә керткәнне көтә.
Энем  әйтә: “Кайда соң,
Бигрәк кызганыч буран.
Җылыныр да  чыгарырбыз,
 Тынгач  та бераз  урам.»
Шулай диюе булды,
Барып форточка ачты.
Буран тиз генә кереп
Өстәл астына качты.
Энем  барып караса,
Юеш эз генә тапты.
Буран үзе кайда соң? –
Малаебыз шаккатты.
– Бу булган бала буран, –
Әнисен бик сагынган.
Аны сагынып яшь койган. –
Күз яше бездә калган.
Сагынуы чиккә җиткән,
Әнисен эзләп киткән:
Әнисез хәтта буранга
Бик кыен, авыр икән.
Энем  әйтә:”Бу хакта 
Нигә белмәдем алдан.
Буранны әнисе белән 
Бергә кертәсе калган...»

Башлык

Яңа башлыгым югалган,
Белмисезме кем алган?
Апам әйтә: «Әйбәтләп
Җыеп куясың калган!”  
Әйе, шулай эшләр идем .
Әгәр дә белсәм алдан.
Әби әйтә: “Мин беләм,
Алгандыр йорт иясе.
Аның да  яңа башлыкны
Килгәндер бик киясе...”
Матур иде  башлыгым
Әбием бәйләп бирде:
 - Улым, башың эшләсен
һәм өшемәсен! – диде.
Әбинең җылы бүләген
Бик тә кидем яратып.
Күрше кызы Алияне
Куйдым үземә каратып.
Шул башлыгым югалган бит,
Йорт иясе, ди, алган.
Ялынып та, ялварып та
Сорыймын менә аннан:
 - Зинһар, димен, йорт иясе,
Булма бүтән тиясе.
Башлыгымны бир миңа!
Әбиемә әйтермен,
Бәйләп бирер  ул сиңа.
Алдан килешик шуны –
Булсын аның урыны.

Көзге

Көзгедән карыймын,
Үземне танымыйм.
Авыз кыек, күз кысык,
Борынны да аңлап булмый – 
Җәенке, әллә почык?

Шактый озак карадым
Һәм, ниһаять, аңладым:
Тапланган икән көзге.
Шуңа шулай ямьсез итеп
Күрсәтә икән йөзне.

Чүпрәк алдым да сөрттем.
Көзгем көлде, ял итте.
Күзләрем ялтырады,
Борын да үз урынында.
Аңлагансыздыр, шигырем
Көзге хакында түгел лә,
Эш ярату турында.  

Сәер бизнес

Ун яшьлек энем Илгиз
Уйлап тапкан бер бизнес –
Эш куштисә әнием, 
– Күпме тора,–  ди, – бу эш? – 
Син миңа күпме тиеш?
Чүп түккәнгә ун сум сорый, 
Бәрәңге арчу – илле. 
Идән себерү, келәм кагу –  
Икесе бергә йөз илле. 
Бушка эшләми берни. –
Тәмам “бөлде” бит әни.
Әй, энем,  Илгиз, Илгиз,
Бик сәер синең бизнес.
Йә, үзең уйлап кара: 
Әниемнең эшләре, 
Пешергән бәлешләре,
Чиста юган керләре
Һәм йокысыз төннәре
Никадәр, күпме тора?
Әгәр ныклап санасаң,
Үзең тиеш син аңа!
Казан теле

Ай-йолдызлы төннәрдә
Һәм кояшлы көннәрдә
Казаныбыз сөйләшми
Нинди генә телләрдә.

Иң күп сөйлэшкән теле
Билгеле, аның  рус теле.
Шушы  телдә аралаша
Башкалам көне-төне.

Инглиз телендә бүген
Бөтен дөнья сөйләшә.
Казанны да күпләр аңлый
Инглизчә сөйләшсә.

Чемпионатка җыелды
Кунаклар бик күп илдән.
Аларның бит һәммәсе дә
Үз телен алып килгән.

Япон, кытай, алманча,
Гарәп үзбәк, әрмәнчә,
Казах, кыргыз һәм калмык..
Тыңлыймын хәйран калып.

Казаныбыз пешерә
Бик күп телләр боткасы
Туган тел ул һәр халыкның
Яшәеше тоткасы.  

Әйе, Казан сөйләшә
Дөньяның бар телендә
Көндезен дә төнен дә
Кичә дә шул, бүген дә ...
Тик никтер  аз сөйләшә
Үзенең туган телендә,
Матур татар телендә.  
Аңлагансыздыр инде
Нинди фикер ятканын
Минем телнең төбендә.


Кышкы кунак

Килмәгән юкка песнәк –
Тиккә йөрсен ди нишләп.
Миннән тәмле җим сорап,
Тәрәзә чиртә песнәк.

Мин аның телен аңлыйм –
Ничек булышмый калыйм.
Туңмай бирермен, ярма –
Сыйлансын, әйдә, бар ла.

Кая салыйм, юк җимлек.
Беркем куймагач элеп.
Кышын кунак килер дип,
Уйланылмаган элек.

Сиптем ярманы карга,
Карга чумдылар бар да.
Үпкәләп очты песнәк.
Үпкәләмәсен нишләп.

Торма син миннән көлеп,
Җимлек куй тизрәк элеп.
Сезнең тәрәзне дә песнәк
Чиртер бит беркөн килеп.

Реклама