Сары каеш билләрдә (дәвамы (4))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Грязидә

Шәһәр артык зур түгел. Җитмеш меңгә якын кеше яши икән. Кайчандыр монда үтеп була алмаслык сазлык булган, диләр. Хәзер сазлыгы кая киткәндер?  Бөтен җирдә комлы туфрак. Шәһәрдә азык-төлек комбинаты, тукыма әйберләр җитештерүче берничә фабрика бар икән. Медицина училищесы һәм Коопертив техникум да бар, диләр. Шәһәрнең ярты халкы тимер юлга бәйле эшләрдә мәшгуль икән. Ник дигәндә, монда берничә юнәлештән килгән поездлар очраша. Көньяктан килүче поездлар Мәскәүгә нәкъ менә биредән узалар. Урамнарда тимер юлчылар киемендәге кешеләр еш очрый. Аларның күбесе ир-атлар, хатын-кызлары да сирәк түгел.

Менә шушы шәһәрнең читендә, урман эченәрәк яшеренеп, без хезмәт итәсе часть тора. Безнең Малиновкадагы уку үзәге дә хәзер биредәге командованиегә буйсына. Шуңадыр, монда килеп җиткәнче үк, безне хезмәт урыннарына алдан ук билгеләп куйганнар. Штабта безгә шуны әйттеләр дә, тиешле казармаларга озаттылар. Ротадан мине алырга бер ефрейтор килгән. Үзен Сергей Сапинский дип таныштырды. Биш йөз метр чамасы арада мондагы биналар турында сөйләп барды:

 – Менә монысында  беренче рота урнашкан, бусысында санитар часте. Ә тегесе клуб...

Үзе турында да әйтергә өлгерде. Инде дүрт айдан хезмәт итүенең өч елы тула икән. Димәк, кайтып китә! Бәхетле кешеләр бар бит! Минем кебек радиотелеграфист-механик. Менә быел гына ефрейтор званиесе биргәннәр, ягъни отличнога хезмәт итүче солдат була инде. Минем белән дә кызыксынды, фамилиямне сорады:

 – Мондый фамилияне беренче тапкыр ишетәм. Син армиягә кайдан килдең?

 – Казаннан, ягъни Татарстаннан.

 – Әллә син татармы?

 – Әйе.

 – Безнең ротада татарлардан берәү дә юк иде. Егетләргә кызык булыр инде.

 – Нәрсәсе кызык? Менә, синең кебек, ике аяклы, ике куллы, дигәндәй...

 – Анысы шулай. Әмма көн саен татарларны күреп булмый. Нинди халык татарлар, сөйләрсең әле...

Ул арада үзебезнең өченче рота казармасына килеп тә җиткәнбез. Баскычтан икенче катка  күтәреләбез. Ишек төбендә басып торучы солдат честь бирде. Бу инде мине түгел, ефрейторны сәламләү иде.

Мине рота старшинасы Толстиков янына алып керделәр. Мин уйлап куйдым: Малиновкада старшина Толстых фамилияле иде, монда Толстиков булып чыкты. Әллә бу старшиналарны шулай фамилияләре буенча куялармы икән?

Әлеге старшина, фамилиясенә туры килгәндәй, калын гына гәүдәле кеше. Алар бер кече сержант белән нәрсәдер саныйлар иде. Саный торган нәрсәләренең исәбенә чыгуларын көтеп тордык. Аннан Сапинский доклад ясады:

 – Иптәш старшина,безнең ротага билгеләнгән рядовой Галимуллинны алып килдем.

Ул, минем фамилияне атаганда, басымны беренче иҗеккә төшереп әйтте. Старшина, фамилиямне дөрес итеп әйтеп, аны төзәтте: 

 – Безнең ротада моннан биш-алты ел элек Галимуллин фамилияле бер татар егете хезмәт иткән иде. Сержант булды. Татарлар – әйбәт  егетләр. Син дә шулай булырсың. Сержант Козырев экипажына бер радист кирәк иде, шунда хезмәт итәчәксең.

Старшина үзенең исемлегенә мине дә теркәп куйды. Казармага алып кереп, миңа урны-җиремне күрсәтте. Каптенарустан матрац, одеал, җәймә, мендәр тышы алып килдем. Урынымны, Малиновкада күнеккәнчә, бик пөхтәләп, кырыйларын кирпеч кебек итеп тигезләп җыйдым. Моны карап торган бер солдат әйтеп тә куйды:

 – Бу кадәр тырышма. Синнән күреп, безгә дә шулай җыярга кушарлар. Монда учебка түгел.

Шунда гына мин әйләнә-тирәмдә тезелеп торган караватларга күз салдым. Алар, минем карашымча, аннан-моннан гына җыештырылган, һәрхәлдә, курсантларныкы белән бөтенләй чагыштырырлык түгел иде. Мин дә үземнең “сәнгать әсәремнең” ян-якларын бозыбрак куйдым. Алай иткәч тә минем урын-җир күршеләремнекеннән тигезрәк булып күренә иде әле.

Казармада, бер-ике кешене исәпләмәгәндә, солдатлар юк диярлек. Көндезге аштан соң, бераз ял иткәч, барысы да кайсы кая үзләренең хезмәт урыннарына таралышканнар. Мин хезмәт итәсе радиостанция экипажын да техника паркында, диделәр. Старшина мине, ай-ваена карамыйча, ашханәгә җибәрде.

 – Бар, ашап кил. Мин сөйләштем, сиңа салып бирерләр.

 – Иптәш старшина, минем ашыйсым да килми әле, түзәрлек, - диюемә ул, старшиналарга хас булганча, көр тавыш белән кискен итеп әйтеп куйды:

 – Ашыйсың килмәвендә эшем юк. Старшина солдатны өч тапкыр ашатырга тиеш. Минем үз эшемне башкаруыма тоткарлык ясама.

Тәртип катгый – солдатның тамагы тук булырга тиеш!

Мин, инде таныш булган ашханәгә үзем генә барып, тагын ашап килдем. Казармага якынлашуга, миңа казахка охшаган бер егет дәште:

 – Синме Малиновкадан килгән солдат?

 – Әйе, мин.

 – Сержант Козырев сине алырга җибәрде.

Мин аңа ияреп киттем. “Техника паркы” дип язылган капкадан эчкә үттек. Машиналар арасыннан борыла-борыла бара торгач, УАЗ машинасы янына килеп чыктык. Анда ике кеше кайнаша иде. Миңа күтәрелеп карадылар. Пагоннарында өч тасма булганы мине башымнан аягыма кадәр җентекләп карап чыкты. Аннан соң кулын сузды:

 – Таныш булыйк, сержант Козырев  Виктор. Бу егет Кохась Владимир. Баялинов Осман белән танышкансыздыр инде, таулы Кыргызстан егете. Менә бер экипажда бер гаилә булып хезмәт итәргә тиеш булабыз. Интернациональ экипаж килеп чыга. Володя белән мин украинлылыр, Осман – кыргыз, Ә сине кем дип белик?

 – Мин Татарстаннан, татар.

 – Әйтәм бит, Галимуллин дигән солдат килә, дигәч, уйлап куйган идем. Бу урыс та, украин да түгел икән. Милләте кем икән дип? Безнең Донбасста татарларны бик яхшы шахтерлар, диләр. Ә безгә җир астында түгел, күккә радиосигналлар очыртып эш итәргә туры киләчәк. Синең гражданкадагы шөгылең ни иде?

 – Миңа культура фронтында, яшьләр оешмаларында эшләргә туры килде.

 – Техника тирәсендә кайнашырга туры килмәдеме?

 – Бер ел тракторчы ярдәмчесе булып эшләгәнемне исәпләмәгәндә, юк диярлек.

 – Монысы әйбәт! Димәк, һәрхәлдә гайкаларның кайсы якка ачылуы, ябылуыннан хәбәрдар. Безгә килгәндә, Володя машина йөртүче, Осман антенна корылмалары белән эш итәргә тиеш кеше. Мин – экипаж командиры. Армиягә кадәр училищедафизик-математик дигән белгечлек алдым. Монда исә менә бу объектка начальник итеп куйдылар. Әле ярты ел буена сезгә нинди дә булса хәрби бурычны үтәргә туры килмәс.Сез бер-ике айда экипажыгыз белән техникагызны биш бармагыгыз кебек яхшы итеп үзләштерергә тиеш,аннан соң  җаваплы эшләр тапшыра башларбыз, диделәр. Әмма, авызыгызны ачып, айлар үткәнен көтеп тормасагыз да була, теләсә кайчан алдыгызга мөһим бурыч куелуы мөмкин, үзегезнең армиядә икәнлегегезне онытмагыз, дип кисәттеләр. Хәзер экипажыбыз тулы составта, өйрәнүне ныклап оештырырга була.

Сержант, миңа төбәлеп, төп соравын бирде:

 – Син менә мондый радиостанциядә эшләргә әзерме?

Ул миңа өмет белән карап тора, бу нинди кош, техниканы белүе белән шатландыра аламы?

Мондый сорау аның йөзенә чыккан.

 – Без учебкада гомуми әзерлек тә үтттек. Радиостанцияләрнең эш принципларын җентекле итеп өйрәтергә тырыштылар. Ә менә нәкъ мондый радиостанцияне беренче тапкыр күрүем. Без гамәли занятиеләрне башка төрлеләрендә үттек.

 – Әйе, җавабың куе түгел (не густо). Мин үзем дә нәкъ синең хәлдә. Димәк, икәүләп бу әкәмәтнең схемаларын кимерә башлыйбыз.

Козырев күн белән тышланган калын бер планшетны тартып чыгарды. Аны, җиргә салып, ачып куйды. Аңа калын-калын схемалар, башка документлар шыплап тутырылган иде. Мондый нәрсәләр белән беренче очрашкан кеше өчен бу баш әйләнерлек чәбәләнгән схемалар бик катлаулы булып күренергә мөмкин. Әмма мин, аларга күз төшерү белән, Малиновкада взвод командирыбыз Фролов өйрәткән схемаларны күз алдна китергәндәй булдым. Аларның берсе ул бөртекләп дәрес уздыра торган схемага төгәл үк туры килә иде. Мин, үземнең белүемне күрсәтү өчен җай чыгуына шатланып, әлеге схемага игътибарны юнәлттем. Ул радиостанциянең төп узелларын  тоташтыручы үзәк блокныкы булып чыкты. Әлеге блокның үзенә дә схема башындагы код хәрефләре язылып куелган. Мин, схемадагы катлаулы пәрәвез җепләренең блок тумблерларына тоташуын карый-карый, бармак белән аларга тиерә-тиерә, аппаратның эшләү принциплары турында сөйләп киттем. Козыревның карашына гаҗәпләнү билгеләре чыкты. Мин сөйләгән саен, аның үз-үзен тотышы гадиләнә барды, схеманың аерым детальләренең функцияләре турында сораша башлады. Мин, үземнең өстенлегемне сизсәм дә, белдеклегә салышмыйча,  схеманы аңларга теләгән кеше интонациясе белән аңлатмалар бирә башладым. Малиновкада өйрәнелгәннәрдән аермалы булган урыннар турында сүз барганда, мин, чыннан да, киңәш итүче, эзләнү рәвешендә фикерләүче кеше роленә ныграк кердем. Сизеп торам, Козырев физика законнарын, төрле физик халәтләрнең параметрларын яхшы белә, аларны кирәк  урында әйтеп җибәрә (бу исә миңа – гуманитар өлкә кешесенә бик зарур), аның каравы радиостанция схемасы буенча ул мин белгәннәрне шактый абстракт күз алдына китерә.

Сержант белән әлеге схема буенча сөйләшүебез мавыктыргыч булды. Хәтта Володя белән Осман да, безнең янга чүгәләп, нәрсәдер аңларга тырышып карадылар. Әмма  бетмәс-төкәнмәс сызыклар, шакмаклар буенча йөрү аларны арытты булса кирәк. Аннан үз эшләре белән мәшгуль булдылар. Бу беренче очрашуның төп нәтиҗәсе шул булды – сержант Козырев экипажга эшне әйбәт кенә белүче кеше килгәнлегенә ышанды, аның йөзенә чыккан сөенү билгеләре шул турыда сөйли иде.

Ниһаять, паркта эшләрне төгәлләргә дигән сигнал бирелде. Без кузгатылган әйберләрне пөхтәләп үз урыннарына урныштырдык. Машинаны гаражга кертеп, сигналны куеп, диспетчерга доклад ясадык.

Козырев янә мине яхшырак белү нияте белән сораштыра башлады:

 – Син техника белән армиядә булган сигез ай эчендә генә танышкансың. Дөресендә кимендә техникумда укыган кеше кебек сүз алып барасың.

 – Күрәсең, бу укытучылардан тора. Малиновкада укытучылар, инструкторлар бик көчле иде. Шуның өстенә, Тамбовтан килеп, техник фәннәрнең гомуми мәсьәләләре буенча да лекцияләр укыдылар.

 – Сентябрь аеннан башлап монда да шундый укулар булачак. Бергәләп шунда йөрербез.

Без казармага кайттык.

Курилкада төрле эш урыннарыннан кайткан солдатлар утыралар. Кайсы тәмәке тарта, кайсы алар пыскыткан төтеннәрне иснәп утыра. Без якынлаша башлауга, бер такылдыгы ишетелерлек итеп әйтеп куйды:

 – Әнә Козырев үзенең экипажы белән  кайта. Берсе кыргыз, икенчесе татар, диләр. Бер дә харап. Элемтә бирә алырлармы? Хәер, машиналарының өстенә басып кычкырсалар, бәлки, кемдер ишетер...

Бу сүзләр безнең колака да килеп иреште. Таза гәүдәле Козырев, әлеге тел бистәсе алдына килеп, аның пилоткасын бастырып куйды.

 – Бу татарин синең кебек ун тел бистәсен алыштыра ала, белдеңме?

Казармага кереп, юынып алгач, шул ук курилка янына чыктык. Анда да миңа кагылышлы сүз алып баралар.

 – Безнең ротада бер кыргыз, бер башкорт бар иде, менә хәзер татарлы да  да булдык. Ишәябез, арткан саен интернациялләшә барыбыз.

 – Алар рус телен беләләрме икән соң? – ди берсе.

Мине күргәч, икенчесе әйтеп куя:

 – Беләме, юкмы, әнә бит, анысын үзеннән сора.

Тегесе сорау өчен авызын ачкан гына иде, старшина Толстиковның көчле тавышы яңгырады:

 – Рота,  тезелергә!

Без, тиз генә тезелеп, Толстиков командалыгында ашханәгә юнәлдек.

Солдат ашханәсендә һәркемең үз урыны була. Һәммәсе дә шул урыннарга утырды, буш урыннар күренми. Мине старшина Толстиков дәшеп алды.

 – Менә өченче взвод өстәленә утыр. Бу урынның иясе командировкада, ул кайтканчы, сиңа да урын табылыр. Өченче взвод, кабул итеп алыгыз, рядовой Галимуллин хәзер сезнең янга утырыр.

Мин буш урынга утырдым. Барысы да кызу-кызу ботка ашый. Шуның янына тәлинкәләргә балык салганнар. Мин дә ашыкмыйча гына ашарга керештем. Әмма башкалар  белән бергә өлгердем. Толстиков “рота, урыннардан тор” дип әйткәдә, мин инде чәемне дә эчеп бетергән идем.

Ашханәдән чыгып барганда, миңа кара чәчле, татарлыгы йөзенә чыккан бер егет татарча эндәште:

 – Галимуллин, син татармы?

 – Әйе, татар.

 – Мин дә татар.

 – Ничек, миңа ротада син бердәнбер татар буласың, дигәннәр иде.

 – Алар белми. Башкортстаннан булгач,  мине башкорт дип уйлыйлар, күрәсең.

 – Исемең ничек?

 – Фиюн.

 –  Андый исем буламыни?

 –  Мин белгән бердәнбер Фиюн – мин үзем. Сирәк булса да, була икән. Ә синең исемең кем?

 – Фоат.

 – Фоат Галимуллин икән. Ярый, таныш булыйк. Мин өченче взводта, кече радиостанция радисты.

Әйе, элемтәчеләр арасында андыйлар да бар. Алар радиостанцияләрен, катомка кебек итеп, аркаларына асып йөриләр. Аның авырлыгы, батареяларын куйгач, бер потка җитә. Өйрәнүләр вакытында әнә шуларны  күтәреп тир агызалар. Малиновкада безне шундый аз көчәнешле радиостанцияләр белән эш итәргә дә өйрәттеләр. Аларны аркада тирбәтеп йөрү “бәхете” бераз миңа да  эләкте.

Кичке аштан кайткач, монда берәр сәгать шәхси вакыт бирелә икән. Учебкада бу “самоподготовка” сәгате дип атала иде. Мин, Ленин бүлмәсенә кереп, хатлар язарга утырдым. Әнигә, Кукмарадагы бер-ике дуска, Малиновкада бергә укып, башка урыннарга барып урнашкан кайбер иптәшләргә, яңа адресымны әйтеп, кыска-кыска гына хатлар яздым. Аларны часть клубы каршына куелган почта ящигына салуга, йокы вакыты да җитте. Кичке йөрештән һәм тикшерүдән соң, ниһаять, яңа урында йокларга яттым. Йокы ястык теләми, дигәндәй, урын ятсынып тормаганмын, әбием әйткәндәй, нәүм базына киткәнемне сизми дә калганмын. Инде хәзер беләм: нәүм гарәпчә йокы дигән сүз икән.

“Подъем” дигән тавышка  уянып киттем. Ялт итеп сикереп тордым да, тиз генә ишеккә юнәлдем. Барыбыз да иртәнге саф һавада стадионда йөгердек, физзарядка ясадык. Урыннарны җыеп, юынып алгач, стройга тезелеп, ашханәгә барып кайттык.

Солдатларны көндәлек эшкә тарату вакытында строй алдына капитан званиесендәге бер офицер килеп туктады. Рота командиры аны политотделда эшләүче Духновский дип таныштырды. Әлеге капитан, һәрберебезне җентекләп карый-карый, строй алдыннан узды. Минем турыга җиткәч, кискен генә сорап куйды:

 – Фамилиягез?

 – Галимуллин, иптәш капитан.

 – Малиновкадан?

 – Нәкъ шулай (Так точно)!

 – Сез бүген минем белән  Липецкига китәсез. Фирка учетына басарга кирәк булачак. Парадный формада штабка килегез.

Минем янда басып торучы солдатлар барысы да гаҗәпләнеп калдылар. Менә сиңа мә, әле килеп җитмәгән, егетне Липецкига җибәрәләр. Әнә нинди татарин икән бу!

Хәтта минем экипаж командиры Козырев та аптырап калган. Димәк, аның белән бергәфиркаәгъзасы хезмәт итәчәк!  Аңа мондый солдат белән мөнәсәбәтләрне үзенчәлекле итеп оештырырга туры киләчәк. Ник дигәндә, бу сиңа Осман түгел инде. Дөресендә, ул мондый аерманы кичә үк сизде. Галимуллинның радиостанциянең хикмәтләрен шактый белеп сөйләшүе, шуңа карамастан, үзен гади итеп тотарга тырышуы аңарда уңай тәэсир калдырган иде.

Көтмәгәндә-уйламаганда үзенә шундый ярдәмче булып әверелерлек егет килеп чыгуына ул сөенеп бетә алмады. Физика фәненнән нигезле гомуми белеме булса да, аның кануннарының төрле өлкәләрдә, бу очракта  хәзерге радиостанцияләрдәге гаять катлаулы системаларда   кулланалышы турында күзаллавы шактый чикле иде. Кичә бергәләп шул чәбәләнеп беткән схемаларның мантыйгын аңлау өстендә үткәрелгән ике-өч сәгать вакыт  аңа да кайбер нәрсәләрне  ачыграк күз алдына китерергә   этәргеч биргән иде. Менә хәзер ул Галимуллин юк чагында ныклап торып әлеге пәрәвез челтәрләренең эченә керергә тырышачак. Иртәгә аның белән бергәләп нәзари белемне гамәли адымнарда куллану буенча тагын да ышанычлырак эш итәргә әзеррәк булырга кирәк.

Мин, тиз генә казармага кереп, әле кичә генә үзем каптенариуска тапшырган әйберләр  арасыннан бәйрәмнәрдә генә киелә торган парад киемен алып киендем дә штабка йөгердем. Капитан Духновскийның кайсы кабинетта эшләвен белмәгәч, аны ишек төбендә генә көтәргә булдым. Штаб каршында үскән  гөл түтәлләре янәшәсендәге эскәмиягә кереп утырдым. Әмма бу урын бик тынгысыз булып чыкты. Чөнки штабка берсе арты икенчесе офицерлар килеп тора, аларның һәрберсен урыннан торып сәламләргә туры килә. Ярый әле, озак көтәргә туры килмәде, ишектә капитан күренде. Без аның белән гаражга юнәлдек. Брезент түбәле куе яшел төстәге җиңел машина безне тимер юл вокзалына китереп куйды. Монда без Воронеж-Липецк шәһәр яны поездына утырдык. Бу ике ара ерак түгел, күп булса, бер сәгатьлектер. Духновскийның исеме Александр Николаевич икән. Бик ачык кеше булып чыкты. Үзенең үткәннәрен дә сөйләп алды. Яшь чагында бөтенләй дә хәрби хезмәткә тартылмаган. Әмма солдат хезмәтенең өченче елында аңа бу мохит ошап киткән. Аны хәрби уку йортына җибәргәннәр. Менә икенче елын биредә политотдел начальнигының урынбасары хезмәтен башкара икән. Миңа әйтә:

 – Бәлки, сиңа да хәрби булу ошап китәр. Минем юлны үтәргә туры килсә, сиңа үрнәк бар.

 –Миңа бу турыда уйларга иртәрәк. Әле ике елдан артык хезмәт итәсем бар, дим.

 – Анысы шулай, әмма тора-бара бөтенләй башкача уйлый башлавың да мөмкин. Хәрби тормыштагы тәртипкә, кешеләрнең кадерен белүгә корылган мохиттә булуга ияләнгән кешенең гражданкадагы башбаштаклыкка якын иреккә омтылмавы да мөмкин. Минем үземдә әнә шуны аңлау барлыкка килде.

 – Гражданкада да, шундый ук булмаса да, ниндидер тәртип унаштыру заруридыр бит инде. Армиядә хезмәт иткән кешеләр анда менә шуның өчен дә кирәк.

 – Күрәм, син беркатлы егет түгел. Димәк, син, анда кайтып, шундый миссияне башкарырга телисең. Бик тә әйбәт теләк, уңышлар теләргә генә кала.

Сөйләшә торгач, шул беленде: Александар Николаевич әле өйләнергә дә өлгермәгән икән. Быел көзгә туй ясарга җыенабыз, ди.

Смоленск якларында туып үскән бу егет нигездә чын урыс мохитендә яшәгән. Шуңа күрә армиягә кадәр башка милләт кешеләре белән аралашмаган диярлек. Ул бик кызыксынып миннән татарлар турында  сораша.

 – Безгә, - ди, - кечкенәдән үк татарларны усал итеп сөйләделәр. Тирә-якта татарлар булмаса да, балаларны куркытыр өчен, әнә, татар килә, капчыгына салып алып китәр, - дип әйтәләр иде. Без, моны ишеткәч, куркып, әти-әниләр, әби-бабайлар кочагына сыена идек. Менә син – татар егете. Минем каршыда утырасың. Бер дә куркыныч түгел, нәкъ башкалар  кебек кеше.

Мин аңа да шундый ук сүзләр белән җавап бирәм. Безне дә урыс килә дип куркытканнарын әйтәм. Хәтта халыкта бер җыр да бар иде дим:

Урысларны усаллар дип,

Тәмам бүки иттеләр.

Балалары еласа да,

Урыс килә, диделәр.

Икебез дә көлешәбез.

Ул дәвам итә:

 – Күрәсең, кайчандыр моңа сәбәпләр дә булгандыр. Тик хәзер безгә бер-беребезне якын итәргә, үз күрергә кирәк. Зур илебездә һәркемгә урын җитәрлек. Тормышны матурлап яшәргә дә яшәргә!

Мин сүзсез генә аны хуплыйм.

 – Синең документларны карап чыктым. Син инде унҗиде яшьтә башлангыч комсомол оешмасына җитәкчелек иткәнсең. Унсигездә район комсомол комитеты аппаратына алганнар. Димәк, бик яшьли син үзеңне оештыру эшләрендә күрсәтә алгансыңдыр, шулаймы?

 – Мине уналты яшемдә авыл клубы мөдире итеп куйдылар. Бу инде авылның бөтен иҗтимагый эшенең үзәгендә булу дигән сүз иде. Ни өчен дигәндә, авылда башка зыялылар юк. Дөрес, ике башлангыч сыйныфларда укытучы апалар бар иде. Алар шактый өлкәннәр. Укыту эшләреннән башканы белмиләр, бүтән бернигә дә катышмыйлар. Шулай итеп, зур гына авылдагы мәдәни-агарту, җәмәгатьчелек эшләре минем җилкәгә төшә. Безнең авылга кагылышлы бөтен шундый эшләрне оештыруны минем аша алып баралар. Шуңа күрә мин клуб эше белән башка җәмәгать вазифаларын бер-береннән аермый башладым. Бөтен нәрсәдә минем катнашым бар дип уйлый идем. Комсомол эшен дә клуб эшенең бер юнәлеше буларак исәпләдем. Шулай мавыгып эшләгәч, минем тырышлыгымны күрми кала алмаганнардыр инде.

(Дәвамы бар)

Реклама