Сары каеш билләрдә (дәвамы (3))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Дежур сержант Онищенко риза булды. Без бер-ике сәгать шул Ленин бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. Мин ахыр чиктә аны урынына ятарга ризалаттым.

 – Сиңа иртәгәсен көч кирәк булачак, кайтырга рөхсәт итсәләр, юлга чыгасы. Ял итмәгән килеш авыр булыр, - дип юаттым. Бу вакытта төнге бер якынлаша иде.

Мин байтак вакыт йокыга китә алмыйча яттым. Фаилләрнең авылы күз алдыма килде. Кукмарадан килгәндә, Купка авылы урнашкан тау башына килеп чыккач, алда зур киңлек ачыла. Өч-дүрт чакрым арада шушы авыл җәйрәп ята. Үзе бер зуррак бистә кебек. Сул як очта тирә-якка атаклы мәктәп бинасы, бирерәк агачларга күмелгән зират күренә. Колхоз фермалары, механизация гаражлары шәһәрләрдәге завод-фабрикаларны хәтерләтә. Колхозга Камил Шакиров дигән гаяр ир-ат җитәкчелек итә. Ул кече яшьтән үк үзенең тәвәккәл холык-фигыле белән бөтен районга билгеле булган. Яше җитмәүгә карамастан, үзе теләп сугышка киткән. Полк улы булган.

Сугыштан соңгы елларда төзүче булып эшләве турында халыкта риваятьләр йөри. Бик җитез һәм сыйфатлы эшләгән. Кукмараның үзәк урамындагы ашханә төзелешендә аңа берничә кеше кирпеч биреп өлгермәгән, диләр. Аннан соң бу кыю йөрәкле егет үз авылларында колхоз җитәкчесе булып эшли.Ул вакытта бер хуҗалыкта да булмаганча, басу-басу җитен, суган үстереп, аларны сатудан күрелмәгән күп акча эшләп, Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Аш Бүҗи, Адай кебек авылларны мул тормышлы итеп яшәтүгә иреште. Фаил дә, шушы мохиттә тәрбияләнеп, хезмәтчел, игелекле һәм көчле егет булып үскән. Әле монда, армиядә дә, гер, штанга күтәрү буенча барысын да шаккаттырды. Латвиядән килеп хезмәт итүче Леня Клагиш дигән егет ни таза инде, әмма ул, Фаил җиңел генә күтәргән авырлыкны күкрәгенә ала алмыйча,  төшереп җибәрде. Шундый егетне үстергән авыл бит ул Зур Сәрдек!

Шулай уйлап ята торгач, йокыга кителгән. Әллә йоклаганмын, әллә юк. Казармада “торырга!” дигән тавыш яңгырауга, гадәтәгечә сикереп тордым. Тиз генә урын-җирне җыеп, физзарядкага чыгып барганда, күз алдыма кичтән булган хәлләр,  Фаилнең хәсрәтле кыяфәте килеп басты. Кире борылып килеп, аның кровате янына бардым. Ул урын-җирен рәтләп тора иде. Сержант Онищенко икебезгә  дә казармада калырга кушты:

 – Физзарядканы сездән башка да ясарлар...

Иртәнге аштан соң без икәүләп рота командиры Шаронинга кердек. Ул, телеграмманы укыгач, телефонга ябышты. Штаб начальнигына хәлне аңлатты. Ишетеп торабыз, тегесе мәсьәләне хәл итүне тарту-сузу ягында, янәсе, командир өйдә юк, ерак юл расходларына ул үзе генә кул куя. Аңа Николай Васильевич әйтә:

 – Командир иртәгә генә кайта, әйдә, икебез бергә җавап тотарбыз. Солдат инде болай да кичеккән. Армия турында халыкта әйбәт фикер яши, без аны үз гамәлебез белән тагын мең дә беренче тапкыр раслыйк!

 Документлары әзерләнгәч, Фаил тоткарланмыйча юлга кузгала алды. Пушкари разъездына аны Тәлгать белән икәү озата бардык. Якындагы поездга билет Мичуринскига кадәр генә булды. Ул бу тирәдә иң зур станция, аннан Мәскәүгә таба поездалар еш үтә, шунда күчеп утырырсың, дидек. Чөнки моннан туры башкалага бара торганы кичке якта гына булырга тиеш иде әле.

... Фаил кире безнең частькә әйләнеп кайтмады. Шушы хәлдән соң ике ай чамасы вакыт узгач, без аның Львов шәһәреннән салган хатын алдык.  Фаилне кире армиягә җибәрми кала алмаганнар, аның каравы, никтер, икенче урынга юллаганнар икән.

Берничә көннән соң, взвод белән столовойда көндезге аш вакытында, сержант Мошнин колагыма иелеп пышылдады:

 – Сине батальонның партия җыелышына чакыралар. Уналты сәгатьтә, икенче ротаның Ленин бүлмәсендә.

Ул үзе миңа бу сүзләрне әйтә, үзе минем йөздәге үзгәрешләрне күзәтә. Янәсе, бу хәбәрне ишеткәч, миндә нинди дә булса гаҗәпләнү билгесе булырмы? Минем тыныч кына ашавымны дәвам иттерүемне күргәч:

 – Синдә нигә чакыралар дигән сорау тумадымы?

Мин шулай ук тыныч кына әйттем:

 – Чакыралар икән, барырмын да кайтырмын. Рәхмәт әйтүегезгә.

Колагыма пышылдап кына әйтсә дә, сержантның бу сүзләрен ишетеп калучылар булган икән. Кемдер хыялга бирелеп, мондый “хәбәр” ычкындырган: теге көнне курилкада сөйләшеп утырулар каядыр ишетелгән дә мине шуңа чакыралар, имеш.

Башкалар аңа каршы килгәннәр:

 – Ә нигә Галимуллинны гына чакыралар? Андагы сөйләшүдә күбрәк Стендик  катнашты бит. Нигә аны дәшмиләр?

Бу сөйләшү мин югында булганга, ул турыда соңыннанрак иптәшләрдән генә ишеттем.

Икенче рота – Тәлгать хезмәт итә торган подразделение. Гадәттәгечә, ишекне атлап кергәч тә, телефон куелган тумбочка янында  дневальный  басып тора. Ишектә үзенә таныш булмаган рядовой солдат күренгәч, ул кискен итеп сорау бирде:

 – Сезгә  кем кирәк?

Мин аңа тыныч кына:

 – Ленин бүлмәсенә чакырдылар, җыелышка...

Ул арада ишек янында беләгендә кызыл бәйләвечле сержант күренде:

 – Сезнең фамилия?

 – Галимуллин.

 – Керегез. Ленин бүлмәсе, әнә, сул якта. Ишеге ачып куелган.

Бүлмәдә егерме биш-утыз кеше булыр. Һәммәсе дә диярлек офицерлар. Ара-тирә пагоннарына кызыл тасма таккан хәрбиләр дә бар. Ишектән мин килеп кергәч, сөйләшүләреннән бүленеп, тынып алдылар. Бары тик командирлар гына катнаша торган  мондый җыелышка рядовой килеп керде, дип гаҗәпләнүләре йөзләренә чыкты. Мин дә, үземне шактый җайсыз тоеп, тирә-ягыма карандым. Кая барып утырырга белми торганда, ротабызның командиры майор Шаронин ярдәмгә килде:

 – Рядовой Галимуллин, бире кил, рота командирың янындарак булсаң, әйбәтрәк булыр.

Майор үзе, тирә-ягына карап, елмая. Янәсе, менә күрегез, мин җитәкчелек иткән ротада курсантлар арасында фирка әгъзасы да бар!

Ул күрсәткән урынга утыргач та, миңа мондагыларның күз карашын тоеп тору шактый җайсыз иде. Әмма шул вакыт ишектән часть командиры полковник Журавель килеп керде. Барысы да урыннарыннан торып бастылар. Полковник көлемсерәп аларга карады:

 – Устав таләпләрен бозасыз, иптәшләр, партия җыелышында барыбыз да бертигез. Монда командирлар, буйсынган кешеләр юк, һәммәбез дә фирка әгъзалары.

Аның күзе миңа төште. Ул бераз пауза ясады, миңа төбәп, әйтеп куйды:

 – Шулай бит, иптәш рядовой?!

Командирның бу сүзе мине тагын бер тапкыр уңайсыз хәлгә куйды. Әмма җыелыштагыларның бердәм көлүе бу халәтнең тиз генә үтеп китүен җиңеләйтте.

Җыелышны алып баручы подполковник та сүзне минем турыда сөйләүдән башлады:

 – Безнең  оешмага  курсантлардан бер әгъза килде. Ул – рядовой Галимуллин. Армиягә комсомол райкомында эшләгән җиреннән чакырылган. Ул армиягә яшьтәшләреннән ике ел соңга калып алынган. Аны үз оешмабызга кабул итәбез Ул биредә үзенең фирка әгъзаларына хас сыйфатларын эшкә җигеп хезмәт итәр дип ышаныбыз.

Шуннан соң подполковник җыелышны алып баруын дәвам иттерде. Төп көн тәртибе уку елы барышындагы  бурычларны хәл итүнең торышын тикшерү икән. Җыелыштагылар хәрби часть эшчәнлегендә булган кимчелекләр турында ачыктан-ачык сөйләштеләр, бер-берсен аямыйча тәнкыйтьләп тә алгаладылар. Андый вакытларда кайберләре минем тарафка да карап-карап алгаладылар. Ник дигәндә, мин әле монда үз кеше түгел илем. Минем тыныч кына тыңлап утыруымны күреп, сүзләрен шул ук рухта дәвам иттерделәр.

Җыелыш бетүгә, оешманың секретере подполковник мине үз янына чакырды. Без аның белән бүлмәдә икәү генә калдык.

 – Рядовой Галимуллин, безнең җыелышлар менә шулай тәнкыйди рухта үтә. Иптәшләр, гомуми эш турында ихлас кайгыртып, бер-берләренә кискен сүзләр дә әйтәләр. Болар бары тик эшне тагын да яхшырту теләге белән эшләнә. Син боларны үзең генә бел. Мондый җыелышларда әйтелгәннәр бу бүлмәдән чыгарга тиеш түгел.

 – Аңладым, иптәш подполковник. Мин уставны яхшы беләм. Әйтелгәнчә булыр.

 – Шулай килештек. Акыллы егет икәнлегең күренеп тора. Без алга таба шулай бергә эш итәрбез.

...Әлеге ротаның ишегеннән чыгып барганда, миңа көтмәгәндә Тәлгать очрады. Аның ашыгып килеп кереше иде. Мине үзләрендә очраткач, аптырап калды:

 – Нишләп йөрисең чит ротада? Сине монда ничек керттеләр?

 – Мине монда бер җыелышка чакырганнар иде. Шуннан чыгып киләм. Ә син каян болай соңлап?

 – Тамбовка җибәргәннәр иде. Кичке ашка да кайтып җитә алмадым. Шулай да өлешемне калдырганнар. Менә тамак ялгап кайтып килүем. Кара әле, Фоат, синең шигырь дәфтәрең бар бит. Анда җанкисәккәйләргә язарга яраклылары да булмый калмас. Бүген берсеннән хат алдым. Иң яратканыннан. Шул дәфтәреңне биреп тор әле. Хатка кыстырып җибәрердәйләре булмасмы?

Мин, күкрәк кесәмнән алып, шул юка гына блокнотымны аңа суздым. Тәлгать эчкә кереп китте. Мин үз ротама кайттым.

Рота командиры майор Шаронин анда иде инде. Ул инде минем турыда әйтергә өлгергән. Барысы да минем партия җыелышында булуымның сәбәбен беләләр иде. Мин исә, берни дә булмагандай (чыннан да, берни дә булмады да бит), иптәшләр белән гадәттәгечә аралашып киттем. Алар да миңа карата нинди дә булса аерым мөнәсәбәт күрсәтмәделәр. Моңа кадәр ничек булса, хәзер дә шул көенчә аралашуны дәвам иттердек. Ни өчен дигәндә, курсантларның барысы да, рәсми әйткәндә, комсомол билетлы егетләр. Күңелләрендә ни бардыр, әмма комсомол җыелышларында тикшерелгән мәсьәләләргә, кабул ителгән карарларга каршы нинди дә булса тискәре сүз әйтүчене күргәнебез юк. Частьнең комсомол бюросы секретаре белән минем арада кызыклы гына сөйләшү булып алганлыгын исәпләмәгәндә, моңа артык исе киткән кеше юк иде. 

Эш шунда, әлеге контракт буенча хезмәт итүче өлкән сержант мин бирегә килүнең икенче аенда ук бәйләнә башлады. Җае туры килгән саен, әйтә бу:

 –  Нигә син комсомол взносы түләмисең? Комсомол билетыңны да күрсәткәнең юк, әллә югалттыңмы?

Мин көлемсерәп аңа әйтәм:

 – Мин комсомолда түгел.

 – Ничек комсомолда түгел? Хезмәт итә торган частебез, өйрәнә торган  белгечлегебез бездән комсомолда булуны таләп итә. Моңа кадәр кермәгән булсаң, без сине хәзер алабыз. Син үзең әйбәт егет, укуда да, башка хезмәтләрдә дә яхшы яктан гына күренәсең. Яз гариза, алдагы җыелышта алырбыз.

 – Юк инде, комсомолда булдым инде мин, яңадан керү уставта каралмаган.

 – Нәрсә, син комсомолдан чыгарылдыңмыни? Алай булгач,  сине ничек бирегә җибәргәннәр? Кулларына радиостанция тоттырылачак, яшерен документлар, радиотелеграммалар белән эш итәчек кеше бары тик комсомолец кына булырга тиеш. Алай түгел икән, синең урының монда түгел.

Мин аны тынычландырам.

 – Әле ике генә ай укыдык бит, тагын ярты ел шөгыльләнәсе бар. Шул арада бу мәсьәләне хәл итәрбез.

 – Юк, тартырга-сузарга ярамый. Биредә – армия. Мондый мәсьәләләрне хәл итүне Татарстанда икенче планга калдыралар, күрәсең. Юкса, синең кебек егетне комсомол члены итеп җибәрүгә болай битараф карамаслар иде.

Мондый сөйләшүләрнең соңгысы моннан биш-алты көн элек кенә булган иде. Партия җыелышыннан соң икенче көнне үк ул минем янга – ротага үзе килде. Килә-килешкә авызын ерып эндәшә:.

 – Я,  хәйләкәр дә инде үзең, фиркадә икәнлегеңнге әйтсәң, ни була иде  инде? Мин комсомолга кермим, имеш.

 – Шулай шул, фирка әгъзасы булгач, комсомолга нигә керим инде мин? Беләсең килсә, мин комсомолда ундүрт яшьтән. Колхозда комсомол бюросы секретаре булдым. Андагы эшемне бәяләп, мине комсомол райкомына инструктор итеп алдылар. Шунда эшли башлагач, фиркага  керергә кирәк, диделәр. Менә учет карточкам минем арттан частемә килеп җиткән. Хәзер барысы да ачык.

 – Алай комсомол эшендә тәҗрибәң дә булгач, син миңа булыш инде. Фирка оешмасы секретареннән сине безнең комсомол оешмасына шефлык итүче буларак билгеләвен сорыйм.

 – Анысын үзең кара инде. Мин, булдыра алганча, болай да булышырмын. Ярдәм кирәк нәрсәләр барлыгы читтән караганда да күренеп тора.

Без дусларча кул кысыштык.

Ул елларда В. Ленинның туган көне бик зурлап билгеләп үтелә иде. Армиядә дә шулай икән. Шул көнгә бер ай кала, мартның ахырларында үк безгә әйттеләр: кемнәр морзе әлифбасы белән тизрәк һәм сыйфатлы итеп эфирдан сигналларны кабул итә һәм тапшыра, шулар, Тамбовка Марина Раскова исемендәге хәрби училищега барып, анда уздырыла торган ярышларда катнашачак.

Бу хәбәр барыбызны да җанландырып җибәрде. Дәресләрдә генә түгел, үзебезнең шәхси вакытларыбызны да күбебез класслардагы күнегү урыннрында уздыра башлады. Ни өчен дигәндә, безнең часть урнашкан басу-кырлар өстеннән шул училище курсантлары гел өйрәнү очышлары уздыралар. Без исә аларга кызыгып карап калыбыз.

 – Эх, бар бит бәхетле егетләр, әнә ничек  һаваларны айкап йөриләр!

Мин, инде әйтелгәнчә, сигналларны кабул итү буенча һич тә башкалардан калышмыйм. Заболотин  дәрәҗәсендә булмаса да, Божко, Графтай курсантлар белән бертигез барам. Ягъни минутына 30-35 билге (знак) кабул итәргә өлгерәм. Морзе әлифбасы белән гомерендә беренче тапкыр очрашкан кеше өчен бер дә начар түгел, диләр. Ә менә телеграф ачкычы ярдәмендә сигналлар тапшыру буенча әлләни алдыра алмыйм. Әгәр, тизлекне тәэмин итәм дип, ашыга башласам, знаклар бер-берләре белән кушылып, аңламаслык  хәлгә киләләр. Тапшыручының бурычы – син җибәргән билгеләрнең кабул итүчегә ачык аңлаешлы булуын тәэмин итү. Сигналларның һәр төркемендә бишәр билге, димәк, бер минут эчендә 6-7 төркемле сигналларны тапшыра алсаң, шуның кадәр үк кабул да итсәк, син инде тиешле күрсәткечләргә ия радиотелеграфист булачаксың. Безнең адресатларыбыз  нигездә самолетта очучы радистлар булачак. Шуңа күрә, хәрби очучылар укытыла торган училищега барып, андагы хәл-әхвәлләр мохитендә булу – киләчәктәге хезмәттәшләребез белән якыннан аралашу да булачак дигән сүз.

Безнең  взвод командиры Фролов мине юата. Син, ди, сигналларны кабул итү буенча зур күрсәткечләргә ирешә алачаксың. Монда сиңа музыкаль тоемлау (слух) сәләтең яхшы булу ярдәм итә, билгеле. Шулай яхшы кабул итү үзе генә дә белгечлегеңнең югары күрсәткечләрен тәэмин итә. Бераз гына тапшыруга да тизлек һәм чисталык өсти алсаң, син бәя биреп бетергесез радист булачаксың. Ләкин, тизлекне арттырам дип, чисталыкка зыян китерергә ярамый. Дөресендә, бу сыйфатлар эшли-эшли үзеннән-үзе килә, артык кума.

Шулай мәш килеп әзерләнәбез. Тамбовка барырга җыенуыбыз хакында Тәлгатькә дә әйттем.

Ул, гадәттәгечә, көрсенеп куя.

 – Синең мондагы тормыш минекенә караганда күпкә кызыграк. Ә мин гел бер төрле, машина юам, төзәтәм, көн-төн каядыр барам-кайтам...

Мин әйтәм:

 – Аның каравы, син частьтән чыгып китәсең дә, әллә кайларда йөрисең. Син курсантлар өчен дә иң үз кеше. Аларга кирәк нәрсәләрне, җир астыннан табып, алып кайтып бирәсең Үзегезнең ротадагылар гына түгел, сине безнекеләр дә яраталар. Синең якташың булган егет, дип, миңа да әйтеп куялар.

Әзерләнә торгач, шул билгеле булды: хәрби училищедагы радиотелеграфистлар белән беренче “очрашу” 21 апрельдә  эфир аша булачак икән. Һәрберебезгә ун минут вакыт бирелә. Училищедагы партнерлар башта дүрт минут дәвамында  безгә текст тапшырачаклар, ике минуттан соң инде алар без җибәргән сигналлларны кабул итәчәкләр икән. Менә шунда инде кемнең кемлеге ачыкланачак та. Фролов җаен тапты, бездән икешәр кешеле төркемчекләр барлыкка китерде. Әйтик, мин сигналларын яхшы кабул итәм, ә Федчун дигән украин егетенең тапшыру тизлеге һәм сыйфаты әйбәт. Шулай да тапшыруны икебез дә тыңларга һәм язып барырга тиешбез. Беребез берәр сигналны абайламый калса, яки ялгыш ишетсә, икенчебез хатаны төзәтерлек булсын. Димәк, минем чиратымда без икәү булган кебек, аның нәүбәтендә дә бергә булачакбыз. Мин – төп кабул итүче, Федчун минем өчен дә сигналларын эфирга тапшыручы. Беренче тапкырында шулай чиркәнчек алырбыз, ә икенчесендә инде, кем ничек булдыра, шулай булыр. Билгеле инде, икенче тапкыр дигәнендә әлеге беренчесендә әйбәт күрсәткечләр биргәннәр генә катнаша икән. Анысы Тамбовта – училищеның үзендә булачак.

Мин дә, Федчун да әйбәт күрсәткечләр биргән булып чыктык. Шулай итеп, иртәгә – 22 апрельдә Тамбовка барыбыз. Мин кичтән отбойга кадәр класс бүлмәсендә телеграф ачкычы белән эшләп утырдым. Иртән дә физзарядка урынына шул эш белән мәш килдек.

Без бүген аркага киешле кече куәтле (маломощный) радиостанцияне күтәреп барабыз. Тамбовка китәргә дип тәгаенләнгән унбиш егет, йөкләрне аркага асып, часть клубы каршына чыгып бастык. Ул арада өсте ябулы машина килеп туктады.

 – Әйдә, егетләр, төялегез!

Таныш тавышка күтәрелеп карасам, рульдә Тәлгать икән. Аның янында безнең майор Шаронин. Димәк,  безне шәһәргә алар алып бара.

Без машинага төялдек. Училищеда безнең унбишебезне унбиш урынга алып китәчәкләрен әйттеләр. Без радиусы 5 километрдан ерак булмаган урыннарга таратылачакбыз, бирелгән парольләр белән училищедагы нокта белән элемтәгә керергә тиешбез һәм ике арада текстлар алмашачакбыз. Алай гына да түгел, аерым ешлыкларда эшләүче биш нокта белән элемтәдә булачакбыз. Тәлгать, безгә хәерле юл теләп, училище ихатасында калды. Авызы ерык:

 – Юкка хафаланганмын, ярый әле машина йөртүче булганмын, аркага 15 килолы йөк күтәреп йөрүегез белән кинәнегез, - ди.

Апрельнең егерме икесе булса да, көн шактый сүрән. Болытлы, салкын җил исә. Мине алып килгән машина ике авыл арасындагы урман полосасы янында туктады.

 – Безнең урын шушы, - диде мине озатып килгән сержант-макаронник.

Мин тиз генә радиостанцияне көйләдем, аккумуляторлар тоташкан урыннарны тикшердем. Сигналлар көтә башладым. Миңа тиешле сигналны һәм эфирга тапшырасы текстны морзе әлифбасы белән хәбәр иттеләр. Шуннан соң мин тапшыргычны  училищедагы партнерым ешлыгына көйләдем. Ничектер, җайлы гына килеп чыкты. Объект белән элемтә урнаштырып, текстны тапшырдым. Минем ерактагы коллегам, икенче объектка керү өчен, ешлык һәм текст бирде. Мин тагын бу ешлыкта көтеп торучы адресатка  бу мәгълүматларны тапшырдым. Шулай бер-бер артлы дүрт адресат белән әйбәт кенә барды. Әмма бишенчесе белән һич кенә дә элемтәгә кереп булмады. Барысы да дөрес кебек, техника да эшли сыман, әмма, нихәл итәсең, элемтә юк! Безгә бирелгән вакыт та чыкты. Макаронник ашыктыра, соңга калыбыз, киттек, ди. Шулай итеп, бурычны үтәп бетермичә, борчыла-борчыла училищега кайттык. Мин инде шелтә алырга әзер идем. Әмма майор Шаронинның ерык авызын күргәч, ничектер, җиңел булып китте.

 – Нәрсә, сөмсерең коелган? Булдырдың! Котлыйм! Ә бишенче адресатның техникасы көйсезләнгән өчен, без җаваплы түгел!

Барыбыз яңадан бергә җыелгач, бер-беребезгә әйтәсе сүзләр шулкадәр күп булып чыкты, башкаларны бүлдерә-бүлдерә, бурычны ничек үтәвебез турында сөйләшәбез. Училище ашханәсендә безне тәмле әбәт белән сыйладылар. Без Тәлгать белән бәйрәм табынында бер өстәл янында утырдык. Монда аңа да эш тапканнар икән. Өйрәнү аэродромына биредәге курсантларны илтеп кайткан. Алар безгә очыш ясауларын күрсәтәчәк икән. Аштан соң, без дә, Тәлгать машинасына төялеп, шул аңродромга киттек. Хәрби очучы булачак егетләрнең күрсәтмәле очышларын карадык. Кичен училище клубында  шәһәр кызлары белән биедек, күңел ачтык. Төн уртасында, арып-талып, әмма бик канәгать булып, Малиновкадагы казармабызга кайтып аудык.

Менә кыш үтеп тә китте. Бу якларда, бездәге кебек, зәмһәрир салкыннар булмый, ахры. Һәрхәлдә кыш кырыслыгы белән артык үзәккә үтмәде. Казармадан йөз илле адымдагы солдат ашханәсенә гимнастеркадан килеш стройга тезелеп барасы. Шулай да беркем салкынлыктан зарланмый. Шул кыска гына арада кайчакта җырлап та алабыз. Йоклар алдыннан кичке прогулка юлы күпкә озынрак. Казармадан өч йөз метр арадагы стадионнан ике тапкыр, кайсы көннәрдә өч мәртәбә җырлап әйләнәбез. Миңа кайчакта иптәшләр җыр башларга кушалар. Мин алар башлаганга гына кушылам. Моны алар белә. Шуңда күрә артык бәйләнмиләр. Урыс, украин егетләре арасында җыр башлаучылар һәрвакыт табыла тора. Бу аларга, үзләрен күрсәтү өчен, җайлы очрак та. Алар андый форсатны файдаланмый каламы соң?

Безгә, монда укучы курсантларга, иң әйбәт солдат дигәнне белдерүче ефрейтор званиесе бирмиләр. Шуңа күрә украин егетләре үзләрен әлләни күрсәтергә атлыгып та тормыйлар. Әмма башкалардан өстенрәк тору дигән теләк барыбер үзен сиздерми калмый. Уңайлы очракны файдаланып, менә мин кем дигәндәй, мактанып алудан тыелып кала алмыйлар. Строй җырларын үз телләрендә җырлау алар өчен берни дә тормый. Телләре дә рус теленә бик якын. Әйтелгәнчә, алар биредә күпчелекне дә тәшкил итә. Строй белән сержант Иваншутник командалык итсә, ул үзе украинча җырларга куша:

 – Игнатенко, запевай по-украински, ди.

Ә инде сержант Мошнин безнең белән булган чакларда мондый башбаштаклыкны өнәми. Кемдер украинча башласа да, ул игътибарсыз калмый:

  – Бу җырны урыс авторлары язган. Оригинал телдә җырлагыз, ди.

Аңа берсүзсез буйсыналар. Аның талканы коры.

Әкренләп армия тормышына, кырыс яшәү рәвешенә, хәрби уставта каралган барлык таләпләрне үтәп яшәвебезгә күнегеп беттек дияргә мөмкин. Уку-өйрәтү подразделениеләрендә солдат тормышын  хәрби тәртипләрне исәпкә алып оештыруга  бигрәк тә әһәмият бирәләр икән. Әмма якташым Тәлгатькә мондый нәрсәләр кагылмый диярлек. Чөнки аларның хуҗалык взводында “отбой” белән “подъем”  командалары бирелсә дә, һәрвакыт үз көчендә була алмый. Чөнки алар юлдан төн уртасында да, таң алдыннан да кайтырга мөмкин. Солдатка сигез сәгать йокы тиеш. Шуңа күрә алар казармасында егетләр көпә-көндез дә урын өстендә ятарга мөмкин. “Хозчастьләр”, без аларны шулай дип йөртәбез, строевой занятиеләрне төшләрендә генә күрә торганнардыр. Алар старшиналарына гаражга барам, машинаны тәртипкә китерәсем бар, диләр дә, казармаларыннан чыгып китәләр.  Машина белән кайнашамы, әллә иптәшлре белән чикмәнле бәрәңге пешереп яталармы, аларда берәүнең дә эше юк. Г. Тукай әйтмешли, “вәләкин бер шарты бар”, машинаң теләсә кайсы сәгатьтә төзек булырга тиеш,  кушылган эшне үтәргә һәрвакыт әзер булу кирәк. Безнең Янсыбы егете соңгы вакытларда үз хәленнән канәгать, авызы һәрвакыт ерык. Көннән-көн, безгә караганда, үзенең җайлырак шартларда яшәвен бәяли бара. Күрә: аның каравылда да торасы юк, төймәләренең, каеш аелларының тиешенчә ялтырап торырга тиешлегендә дә эше юк. Хәтта урын-җиреңне дә курчакныкы кебек тип-тигез итеп җыештырып кую да аңа кагылмый. Шулай да ул, үз ихтыярында булса, курсант булыр иде кебек. Армиядә булып, чын солдатларча  хезмәт итмичә калам инде, ди. Командирлары аннан канәгать. Иманым камил, ул безнең кебек уку-өйрәнү курсларына эләксә дә, үрнәк солдат булыр иде. Андагы җыйнаклык, пөхтәлек, уңганлык сирәк кешеләрдә булыр. Техниканы яраткан егетнең радиостанцияне дә менә дигән итеп өйрәнәчәгенә шик юк. Менә мин дә, армиягә кадәр мондый эшләрдән читтә торган булсам да, кирәк кадәр барысын да үзләштереп киләм бит әле.

Бара торгач, июль ахыры да килеп җитте. Димәк, шушы ай ахырында без, укуларны тәмамлап, алга таба хезмәтне дәвам  иттерү өчен, башка урыннарга китәрбез. Имтиханнарны да тәмамладык. Мин сәяси әзерлек, радиостанцияләрнең техник төзелеше, аларны эшләтә алу, морзе әлифбасы белән кабул итү имтиханнарын бик яхшы билгеләре алдым. Бары тик сигналларны тапшыру тизлеге буенча гына андый югары бәя  куелырлык норманы үтәп җиткерә алмадым. Заболотин белән өч-дүрт егет “икенче класслы белгеч” дигән дәрәҗәле диплом алса, миңа күпчелегебезгә бирелгән  “өченче класс”лы белән канәгатьләнергә туры килде. Зыян юк, яңа урында куып җитәрмен дә, класслыгымны арттырырмын, дип үз-үземне тынычландырдым.

Инде алда бер сорау тора: кая җибәрерләр? Әле май аенда ук мине Воронеж шәһәренә хәрби медицина коммиссиясенә җибәргәннәр иде. Бик җентекләп тикшергәннән соң, Арктикада хезмәт итәргә яраклы дигән нәтиҗәгә килеп кайтардылар. Димәк, минем әнә кайда китү ихтималым бар дигән сүз!

Воронеж матур шәһәр икән. Аны сугыштан соң өр-яңадан төзегәннәр. Бакчалар, парклар күп, яшеллек бихисап. Поездга кадәр вакытым шактый иркен иде. Сынлы сәнгать музенда булдым, “Дон” кинотеатрында “Строгая игра” дигән кинокомедия карадым. Хәтта аэропортка да барып кайттым. Ул шәһәргә бик якын булып калган икән. Авиациядә хезмәт итәм дип исәпләнгәч, хәзер минем өчен  самолетлар белән кызыксыну бер гадәт булып бара. Менә алдагы хезмәт урыным гына кайда булыр?

Майор Шаронин бер сүз арасында әйтеп куйган иде куюын:

 – Сине, алга таба хезмәт итү өчен, үзебездә калдыруыбыз ихтимал.  Сержант итәрбез, яңа курсантларны өйрәтерсең.

Мин исә моңа гомуми сүз белән генә җавап җиргән идем:

 – Ватан кайда кушса, шунда хезмәт итәргә әзер, иптәш майор!

Инде күбебезне озатып та җибәрделәр. Мин һаман кала киләм. Әллә чыннан да монда калдыралар инде?  Тәлгатькә кая да булса китү янамый, аны монда яраталар, булдыклы егет, диләр.

Ул арада хәрби частебез тормышында бер вакыйга булды. Без укыган чакта ул аерым батальон дип атала иде. Хәзер аны Липецк өлкәсенең Грязи шәһәрендә урнашкан авиация частенең филиалы иттеләр. Димәк, андагысы да, мондагысы да бер хәрби берләшмә булып яши башлады, икесенә бер командир хуҗа. Шаронин әйтә:

 – Менә сине үзебездә калдырабыз дип әйткән идем, чыннан да шулай булып чыкты. Сине Грязидәге полкка җибәрәбез. Сиңа анда белгеч буларак үсәргә, үзеңне төрле яклап расларга мөмкинлек зуррак булачак.

Бу хәбәргә мин дә, Тәлгать тә шатландык.

 – Ни дисәң дә, без бер частьтә хезмәт итәчәкбез булып чыга. Йөз илле чакрым хәзерге заманда ерак ара түгел. Һәрхәлдә очрашкалап торуыбыз да бик мөмкин, - диде ул.

Әйе, Тәлгатьнең сүзе икенче көнне үк тормышка аша башлады. Мине һәм тагын берничә радистны Грязи шәһәренә илтеп куюны аңа тапшырдылар. Аның кабинасында теге безне Казаннан бирегә алып килгән (инде капитан) Власов бар иде.  Без, унлап солдат, өсте брезент белән ябылган машина өстендә бардык. Бөркәчекнең арткы өлеше  ачык. Без шуннан тирә-якны күзәтеп барабыз.

Тәлгать машинаны җайлап кына йөртә. Югыйсә, бу якта юлларның рәте бер дә юк. Кайчандыр асфальт булган урыннар да чокырланып беткән. Шундый шарларда да ул ничектер тигез генә бару мөмкинлеген таба. Без яңа урынга бераз моңсуланып та, шул ук вакытта өметләр көтеп тә барыбыз.

Малиновкада сигез ай дәвамында бергә булган иптәшләребезгә күнегеп беткәнбез, алардан аерылып китү (бәлки, мәңгегә) бик үк җиңел булмады. Ярый әле, менә хәзер унлап  малиновкалыларның бергә булуы күңелгә рәхәтлек бирә. Тамбов өлкәсе чиген үтеп, Липецк ягына керүгә, юл бераз рәтләнеп китте кебек. Монда юлны бетоннан салганнар. Ул озаграк саклана икән. Барасы шәһәрнең исеме дә сәер – Грязи. Күрәсең, анда бик пычрактыр, дибез. Юкса, андый исем белән яшәмәсләр иде, исеме җисеменә туры киләдер.

Бара торгач, ниһаять, шушы шәһәрнең урамына килеп кердек. Юк, матур гына, төзек кенә бер шәһәр. Ул тимер юллар кисешә торган урын буларак атаклы икән. Шуңа күрә дә аны узловая станция дип тә атыйлар. Миңа ул кайсы ягы беләндер Нократ Аланын  хәтерләтте. Үзәккә таба өч-дүрт катлы таш, кирпеч йортлар тезелеп торса да, күпчелеге авыл өйләренә охшаш аерым хуҗалыклар яши торган өйләр. Һәрберсенең диярлек бакчалары да бар. Урамнарда тавыкларын иярткән әтәчләр дә күренгәли.

Без хезмәт итәчәк частькә шәһәрне аркылыга үтеп барышлы икән. Шәһәр белән ике арада өч-дүрт чакырымлы урман аша үтү сулышларны киңәйтеп җибәрде. Бөркү һава кинәт дымлылыгы, салкынчарак булуы белән уңай тәэсир итте. Димәк, без биредә, Малинокадагы кебек, саф һава сулап яшәячәкбез!

Частьнең КППсында (контроль-пропускной пункт) дежур торучы лейтенант безнең килүебезне телефон аша кемгәдер хәбәр итте. Безгә таба борылып, әйтеп куйды:

 – Үтегез! Туп-туры юлдан штаб янына барып чыгарсыз, анда каршыларлар.

Власов безне икешәр итеп стройга тезде. Без асфальт юлдан атлап киттек. Штаб бинасы янында бер майор көтеп тора иде.

 – Майор Зитерев, - дип исәнләште.

Власов аңа рапорт бирде:

 – Хезмәт итүне биредә дәвам иттерү өчен, ун белгеч килде.

Зитерев “вольно” диде дә, елмаеп әйтте:

 – Эшне тамак ялгаудан башлыйк. Башкасы аннан соң.

Власов миңа таба борылды:

 – КППга йөгер, якташыңны  алып кил! Туп-туры ашханәгә!

Мин Тәлгатьне алып килгәндә, малиновкалылар яңа урындагы беренче ризыкларын авыз итә башлаганнар иде. Без дә аларга кушылдык.

Аннан соң безне  склад дип аталган корылмага алып киттеләр. Тәлгать тә машинасын монда алып килеп куйды. Без аның кузовына ниндидер авыр-авыр ящиклар төядек. Власов белән Тәлгать кире Малиновкага кайтып киттеләр. Тәлгатьтән аерылып калу миңа шактый кыен булды. Әйтерсең лә, ул туган авылыбызга кайтып китте. Мин шунда гына үзебезнең янә чит-ят җиргә килеп урнашуыбызны аңладым.

(Дәвамы бар)

Реклама