Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Малиновкада

Өлкән лейтенант Власов эзләп тапканмы, әллә “качкыннар” үзләре безнең эзгә төшкәннәрме, ниһаять, аларны да күрү бәхетенә ирештек. Араларында соңыннан минем якын дусларымның берсе булып китәчәк Саша Малыхин да бар иде. Аларны строй алдына чыгарып сүктеләр сүгүен, әмма хәрби ант кабул итмәгән солдатдарны гауптвахтага ябып булмый икән. Шулай да тәртипсезлекләре өчен өч көн рәттән частьтәге сукмак-юлларны себереп йөрделәр.

Мине радиотелеграфистлар һәм радиомеханиклар әзерли торган взводка билгеләделәр. Андрей белән Фаиль дә шунда. Әмма алар башка отделениедә. Аларның отделение командиры Иван Ивашута атлы украин егете. Узган ел ул үзе курсант булган. Аны яңа килгәннәр белән эшләргә калдырганнар. Күрәсең, аңарда командир сыйфатларын күргәннәр. Украин егетләрендә андый сыйфатлар булмыймы соң? И яраталар да инде башкалардан өстен булырга. Бу да шундый. Үзе солдатларга эшне юньләп аңлатып бирә алмый, нәрсәдер барып чыкмаса, тотына “командирлыгын” күрсәтергә, чыдап кына тор. Аннан да оста, аннан да алтын куллы кеше юк, имеш. Ул моны солдатларны түбәнсетергә тырышып эшли: “Иренегездә ана сөте кибеп җитмәгән, илне сакларга килгәнсез, сезгә сарык көтәргә генә кирәк булган”, -  дип кенә җибәрә.

Үзе, бер ел хезмәт итеп, рәтләп русча сөйләшергә өйрәнә алмаган. Һаман “хохолча балакайть” итә (сөйләшә). Шуңа күрә безнең егетләр аның ни әйткәнен рәтләп аңлап та бетермиләр. Әмма шунысы бар,  командирлыгын шулай күрсәтергә яратса да, үзенә буйсынганнарга нинди дә булса җәза бирү ягыннан  артыгын кыланмый. Устав буенча кече командир солдатка чираттан тыш бер наряд бирергә хокуклы. Ул моны бик сирәк очракта гына файдалана. Күбрәк солдатка акыл өйрәтү белән чикләнә. Артында “Иваншутник” дип йөртсәләр дә, отделениедә аны санлыйлар. Әйткәннәрен үтәргә тырышалар. 

Минем отделение комадиры - рус егете Александр Мошнин. Ул “Иваншутник”тан бер яшькә олы. Шуңадырмы, әллә табигате шундыймы, бик җитди егет. Белеме дә бар. Ниндидер техник училище бетергән. Шуның өчен, ике отделениене бергә кушып, аны кайбер техник дәресләрне уздырырга да куйгалыйлар. Ул, белеп, аңлаешлы итеп сөйли. Без өйрәнергә тиешле радиостанцияләрнең схемасын да яхшы белә. Аның дәресләренә взвод командиры өлкән лейтенант Валентин Фролов кереп утыра. Саша ниндидер төгәлсезлекләр җибәрсә, шунда ук, аны бүлдереп, сүзгә кушыла, дөресләп куя. Болай иткәндә, ул һич кенә дә Сашаны уңайсыз хәлгә куймый. Җайлап кына әйтә. Аның янында Сашага да рәхәт дип уйлыйм, чөнки ул теорияне белүен тагын да камилләштерә төшә, белемен ныгыта гына бара. 

Фролов инде кырыкны узып киткән. Әмма һаман өлкән лейтенант кына. Белемле, җитди кеше. Дөрес булса, кайдадыр Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә, аның ниндидер уставка сыймаган эшләре булган. Шуның өчен аны капитан дәрәҗәсеннән түбәнрәк төшергәннәр, монда безне тәрбияләр өчен җибәргәннәр. Моны, “курилькада” утырганда,  бер “макоронник” (солдат срогы беткәч, үзе теләп хезмәтен дәвам иттерүчене шулай атыйлар) сөйләде.

Малиновка авылы янындагы бу хәрби мәктәп, чыннан да, тәрбия урыны дип санала ала. Чөнки, сугышчан частьләрдән аермалы буларак, биредә тормыш  төгәл расписание буенча бара. Иртәнге “подъем”нан алып кичке “отбой”га кадәр уку йортларында булырга тиешле тәртип хөкем сөрә. Аннан читкә тайпылу  мөмкин түгел. Бер күнеккәч, барысына да шушылай яшәү гадәти хәл булып тоела. Офицерлар, эш сәгате бетте, дип тормыйлар,  тәрбия эшләрендә катнашалар. Шулай да “старлей” Фроловның боларга исе китми. Бөтен эшне взвод командиры урынбасары, минем отделение командиры Мошнинга тапшырган диярлек. Ә монысы солдатларны кулда тота белә. Өстәмә нарядлар бирергә дә тартынып тормый. Шуңа күрә аңардан аеруча шөллиләр. Әмма, гадел булганы өчен, хөрмәт итәләр.

Взводта миңа мөнәсәбәт әйбәт. Яшем башкалардан ике елга өлкәнрәк булгач, урысча  да әйбәт кенә сөйләшкәч, миңа аерым караш туды кебек. Мин  дә командирларның кушканнарын җиренә җиткереп үтәргә тырышам, ризасызлык белдерергә урын калдырмыйм. Аңлап бетермәсәм, сорашып,  төшенергә омтылам. Мине тактага да еш чакыралар. Баштарак бу татар техниканы ничек аңлый икән дип уйлаганнардыр инде, дигән уй керә. Мин сынатмаска тырышам, укытучы-инструкторлар аңлатканда, җаен табып, хуплап яки теге яки бу мәсьәләнең куелышына шик белдереп, сөйләшүгә дә кушылып китәм. Дәрес ахырында офицер “сорауларыгыз бармы?” дисә,  минем кимендә бер соравым була. Күбесе хохоллардан һәм урыслардан торган аудитория моңа да күнегеп бара. Чөнки сорауларым, тик торганчы, тун итәген уа тор, дигәндәй, урынлы-урынсыз булмый,  дәрес материалларыннан килеп чыга, ник дигәндә, бөртекләп тыңлап һәм язып барганда, башымда нинди дә булса өстәмә уй барлыкка килми калмый. Укытучы “сораулар бармы” диюгә, Владимир Усенко дигәне “у татарина всегда есть” дип пышылдап куя. Фролов аңа әйтә:

 – Монда татар булуның нинди бәйләнеше бар? Кеше игътибар белән тыңлый һәм аның башында сораулар тууы да табигый. Галимуллин биргән сораулар һәрвакыт тема буенча була, аны тагын да ачыклау максаты белән әйтелә. Менә син гел боргаланып утырасың, шуңа күрә ул аңлаганны син колак артыннан уздырасың. Менә иптәшегез Галимуллин әле генә самолетны “күрүче” антенна белән “күләгәдә” булган антеннаның тапшыру һәм кабул итү аермалары турында сорады. Йә, син, әйтеп кара, бу антенналарда барлыкка килүче э.д.с. (электр хәрәкәте көче)  арасында аерма бармы-юкмы? Булса, аларны ачыклауның формуласы нинди?

Әлбәттә  инде, Усенкога башны иеп торырга гына кала, чөнки ул бу хакта  ишетмәгән. Ишетмәгәч,  уйламаган да.

 – Менә күрдеңме, рядовой Усенко, кирәкле сорау синең башыңа килмәгән икән, башкалар биргәнне тыңлап торырга иренмә инде.

Менә хәрби ант бирү көне килеп җитте. Бу тантанага ныклап әзерләндек. Киемнәрне үтүкләдек, сәдәфләрне, каеш аелларын чистарттык, чәчләрне тәртипкә китердек. Иң мөһиме, ант текстын ятладык. Аны күңелдән белү мәҗбүри түгел түгелен, кулыңа матур итеп басылган текст бирәләр. Әйбәтләп укып чыксаң да була. Әмма Мошнин әйтә:

 – Рота командиры майор Николай Шаронин антны яттан белүне ярата. Ул куансын дисәгез, күңелдән өйрәнегез.

Минем өчен ярты битлек текстны күңелдән өйрәнүнең һич авырлыгы юк. Армиягә кадәр “Хат ташучы”, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмаларын, бик күп шигырьләрне яттан сөйләп йөргән абзагыз булыр бу!

Мин, чыннан да, яттан, тантаналы итеп сөйләдем. Антны кабул итүче безгә таныш булмаган полковникка   Шаронин әйтеп куйды:

 – Молодец! Кинолардагыча итеп укыды. Так держать!

Ант биреп, чын мәгънәсендә солдат булуыбыз уңаеннан көндезге ашны да төрләндереп, мулрак итеп әзерләгәннәр иде. Зур гәүдәле, һәрвакыт диярлек өстәмә сорап ашый торган Генрих Маленко әйтеп тә куйды:

 – Болай сыйлый торган булсалар, мин көн саен ант биреп торыр идем.

Аңа Василий Стендик дигәне җавап бирә:

 – Көн саен ант биреп булмый шул, бер биргән антны җиренә җиткереп үтәргә генә кала.

Виктор Божконың, һәрвакыттагача, төртмәле сүз әйтмичә, күңеле булмый.

 – Минемчә,  иң тырышып ант бирүче Фоат булды. Антны үтәгәндә дә шулай булса, әйбәт инде.

Болар бөтенесе дә - Херсоннан килгән егетләр. Күбесе хохоллар. Араларында алты гына урыс. Шуларга өстәп, өч татар, бер чуваш. Кыскасы, хохоллар өстенлек иткән интернациональ взвод. Барысы да яхшы егетләр, эшлеклеләр, сүзгә дә осталар. Дәресләрдән тыш вакытларда украин теле күбрәк яңгырый. Херсон егетләре һич кенә дә үз телләреннән аерылырга теләмиләр. Шушы тел мохитендә булгач, минем колакка да украин теле ятышлы булып тоела башлады. Сөйләшүләренең мәгънәсе тора-бара ачыклана бара. Кайчакта алар телендә әйткәләп тә куя торган булып китттем.

 – Що це таке?

 – Здоровенко були!

кебек сүзләрнең телдән ычкынганын сизми дә калам.

 –  Вот те на! Татарин по-нашему балакает, - дип көлешәләр. Миңа да кызык була. Димәк, мине үз итәләр. Моның кадерен белергә кирәк.

- Русчам да әйбәт кенә. Барысының да исе китә. Син руслар арасында үскәнсеңдер, диешәләр. Мин эшләгән район үзәгендә, күпчелекне татарлар тәшкил итсә дә, урыс теле өстенлек иткәнен, хәтта бу бистәне Урыс Кукмарасы дип йөрткәннәрен алар каян белсен? Аны мин дә аңлатып тормыйм. Тик алар Фаилнең, бигрәк тә Андрейның, исеме русча булса да, бу телне рәтләп белмәүләренә гаҗәпләнәләр. Әмма инде аларның да әкренләп рус телендә сөйләшә башлауларын күреп торалар. Узара сөйләшкәндә әйтеп тә куялар:

 – Бу татарлар бик башлы халык икән,  без бөтенләй аңлый алмаслык телне дә беләләр, башка телләрне дә өйрәнергә сәләтле...

Ни дисәләр дә, янәшәдәге солдат иптәшләремнән аерылып торырга тырышмадым. Башкалар ничек булса, мин дә шулай, ягъни “свой парень”. Өч елга син – солдат. Шуңа күрә Ходай биргән язмыш барыбызга да уртак. Аны киметеп тә, арттырып та булмый. Башкаларга ни булса, сиңа да шул. Үз нәүбәтемдә ашханәгә бәрәңге әрчергә барам, кулга корал тотып, каравылда торам, ротада “дневальный” (дежур ярдәмчесен шулай атыйлар) торам. Солдат башкарган эшләрнең һәммәсе минем өлешкә дә төшә. Үземне бүтәннәрдән аермасам да, сизеп торам, командирларның да, иптәшләремнең дә миңа мөнәсәбәте башкачарак. Күрәсең, минем үз-үземне тотышым, җитдилгем, уставта каралган таләпләрдән тайпылмавым аларның игъибарыннан читтә калмыйдыр.

Шулай да бер җитешсезлегемне сизеп алдым. Эш шунда: казармада солдатларның караватлары дүрт рәт булып тип-тигез тезелеп тора. Иртән торып, саф һавада йөгереп, тәннәрне язып кайткач, юынуга керешкәнче, бер шактый четерекле эш бар. Аны биш-алты минут эчендә башкару шарт. Без йоклый торган матрас сүрүләренә коры салам тутырылган. Менә шуны теләсәң нишләт, тип-тигез хәлгә китереп, сылап-сыйпап өстен кирпеч кебек тигез иттереп куярга кирәк. Өстенә ябылган одеалның кара-кучкыл сызыклары күрше караватлардагылар белән бер турыда булырга тиеш. Егермеләп карават бер озын сызыкта торсын. Бер матрас тиешенчә тигезләнмәгән икән, димәк, ул караватларның шушы төзек рәтенә зыян китерә, туры сызыкны боза. Мин менә шул каһәр төшкән салам матрасны һич кенә дә тигезли алмыйм. Миннән башка тагын ике-өч кешенең караваты дөя үркәче кебек кабарып тора. Юынып, иртәнге ашны ашап кайткач, һәркем үз караваты янына килеп баса, рота старшинасы урын-җирләрне тикшереп йөри, сырты кабарып торганнарының одеалларын тартып төшерә. Караватлары сүтелгән солдатлар, иртәнге дәресләр башланганчы ун-унбиш минут арада аларны башкаларныкы кебек әйбәт хәлгә катерергә һәм старшинага әйтергә тиеш булалар. Минем белән дә шулай булгалады, караватның өстен һич кенә дә куна тактасы кебек тигезли алмый азапланам. Бу турыда Тәлгаткә әйттем. Ул күрше ротада булуы сәбәпле, безнең казармага керә алмый. Үз күзләре белән күрсә, эшнең нидә икәнен белү җиңелрәк булыр иде. Ул башта шаяртып алды:

 – Безнең хуҗалык взводында андый таләпләр  юк. Син безнең казармага күч.

Аннан, күрәзәче кебек, әйтеп куйды:

 – Синең матрасың зур, саламы аз булырга тиеш. Салам яңа булса да тигезләү кыен. Син матрасыңа  саламны күбрәк тутыр, идәнгә салып әйбәтләп тапта. Тигезләгән вакытта матрасның кырыйларын үткенрәк почмаклы итәргә тырыш, ике кулың белән нык итеп як-ягыннан кысып иплә.

Якташымның шушы гади генә киңәшләрен тоткач, мин дә кеше рәтендә бу четерекле эшне җиренә җиткереп башкара башладым. Казармадагы чисталык-пөхтәлек конкурсларында безнең рота башкалардан калышмый иде.

Беркөнне казармага штабтан дневальный килде.

 – Сине штабка махсус бүлеккә чакыралар, - диде.

Бардым. Кукмарадан пакет килгән икән. Ул партиянең район комитетыннан булып чыкты. Минем фирка әгъзасы булуыма бәйле учет карточкасын җибәргәннәр.

Әйе, комсомолның Кукмара район комитетында эшли башлагач, миңа әйткән иделәр:

 – Комсомол комитетында эшләсәң дә, биредәге кешеләр фиркале булырга тиешләр. Яз гариза, мине фиркагә кандидат итеп алуыгызны үтенәм, диген.

Таләп шулай булгач, әлбәттә инде,  нәрсә эшли алам? Мине фиркагә кандидат буларак кабул иттеләр. Елдан артыграк вакыт узгач, әгъза булдым.

Армиягә киткәндә, райкомда әйттеләр:

 – Анда барып урнашкач, кайда хезмәт итәчәгең төгәл билгеле булгач, син безгә адресны хәбәр ит. Без синең фиркалеккә мөнәсәбәтле документларыңны җибәрербез.

Менә шул әйберләр килгән  икән.

Махсус бүлектә эшләүче майор формасындагы апа мине шелтәләгән сыман итеп әйтеп куйды:

 – Сезнең Татарстанда рәсми почта эшеннән хәбәрдар түгелләр икән. Партия документлары кандидат яки әгъза булган кешенең үзенә түгел, ул хезмәт иткән хәрби берләшмәнең политотделына җибәрелергә тиеш. Алар исә сезнең шәхси фамилиягезне күрсәткәннәр. Без аны үзебез тиешле урынына тапшырырбыз, - диде.

 – Ярый, бу очракта мин гаепле түгел.

 – Мин дә сезне гаепләмим. Шулай да сез аларга ялгыш эшләгәннәрен языгыз. Бүтән алай итмәсеннәр.

Казармадагы иптәшләр бик кызыксынып калганнар иде.

 – Махсус бүлеккә нигә чакыралар икән? Анда кешенең гаебен тикшерәләр, диләр. Син нинди гаеп эшләргә өлгердең икән? Югыйсә, матрасыңны да әйбәт җыя башладың, дип елмаеп калганнар иде.

Аларга нәрсә дип әйтергә? Минем, нишләптер, фирка әгъзасы булуымны белдерәсем килми иде. Шуңа күрә алдашырга булдым.

 – Мине күрше ротадагы берәү белән бутаганнар. Фамилияләребез охшаш икән – Галиуллин.

Виктор Божкога мөмкинлек кенә бир, хәзер үзенчә һаваланырга ярата:

 – Сезнең татарларны аңламассың: Галимуллин, Галиуллин. Нинди аерма? Икесе бер үк түгелмени?

 – Юк, - мин әйтәм, - беренчесенә укымышлы, икенчесе бөек дигән мәгънә салынган.

 – Димәк,  син укымышлы буласың инде. Дөреслеккә туры килә килүен. Шулай да сезнең тел бик катлаулы икән. Бер “м” хәрефеннән сүзнең мәгънәсе бөтенләй аерыла булып чыга.

 – Ә рус теле катлаулы түгелме? Әйтик, “шел” тамырына “по” яки “со” приставкалары ялгангач, “пошел”, “сошел” дигән бөтенләй башка мәгънәләрдәге сүзләр барлыкка килә. Андый сүзләр бик күп.

Божко сөйләшүне сәер генә өзеп куя:

 – Булса булыр, миңа татарча да, русча да кызык түгел. Минем украин мовам (телем) бар. Әби-бабайлар да, әти-әниләр дә шул телдә сөйләшкән, минем гомеремә дә җитәр әле, – ди.

Бераздан сөйләшүне дәвам иттерә:

 – Фамилияңнең мәгънәсен белдек – укымышлы мулла. Ә исемең Фоат, ул  нәрсәне белдерә?

 – Фоат – гарәпчә йөрәк, күңел дигәнне белдерә. Икесен бергә кушсаң, аңлы, зирәк мулла  була. Бу инде әйбәт кеше дигән сүз. Мулла, бигрәк тә аңлы мулла бары тик әйбәт кеше генә була.

 – Сезнең үзегезгә, ияләшкән булгач, мәгънәсен дә белгәч, мондый исем-фамилияләрне әйтү рәхәттер, безгә – яңа гына ишеткән кешеләргә бераз сәеррәк тоела. Исемнәрегезне русчалатып әйтү дөрес булмасмы икән?

 – Алай булгач, мин дә әйтә алам: фамилияңне нигә Божко дип әйтәсең, өстә бер генә хәреф – Божков булсын.

 – Юк инде, алай булмый. Ул чагында мине урыс дип уйлаячаклар. Ә мин –  украинлы, аңлыйсыңмы? Ук-ра-ин-лы!

 – Алай булгач, бәхәсне бетерик. Мин – татар, аңлыйсыңмы – та-тар! Исемнәр бервакытта да тәрҗемә ителми. Аларны булганынча  әйтергә генә кирәк.

Мин сүзне дәвам иттермим. Болай да күренеп тора, Херсон егетләре, чыннан да, үзара сөйләшкәндә урыс телен кирәксенмиләр. Бәләкәй гәүдәле (аны ничек армиягә алганнардыр?) Иван Пархоменко дигәне русчаны бөтенләй белми кебек. Урыс телендә дәшкәннәргә дә үзенчә җавап бирә. Мин аңардан украин теленә өйрәнәм. Ул моны бик ярата. Менә татарлар нинди икән, безгә аларны кыргый халык дип сөйлиләр иде, ди.

Берничә көннән соң безнең взводны беренче тапкыр каравылга билгеләделәр. Кичке тикшерү вакытында старшина Толстых кемгә нинди постка барырга тиешлеген укый. Миңа беренче постка барырга, диде. Пархоменко, моны ишеткәч, пышылдап әйтеп куйды:

 – Фоатка, ай-һай, нинди ышаныч күрсәткәннәр! Болай да озын гәүдәле иде, үсә егет...

Василий Игнатенко дигәне сүзне элеп ала:

 – Кемнең нәрсәсе юк – шул турыда уйлый. Озын буйлыларга кызыгып үләсең инде.

Аның сүзен дәвам итеп, Оскар Карпенко пышылдый:

 – Байрак янында басып тору өчен, буйның бүген үк озын булуы кирәк шул. Пархоменко кайчан үсә әле ул?

Башкалар пыр-х итеп көлеп җибәрәләр.

Старшинаның колагы сак:

 – Кем анда авызына хуҗа булмый? Тагын бер генә сүз әйтсә, төн буе бәдрәф чистартачак!

Кемнән-кемнән, Толстыхтан моны көтәргә була, әлбәттә. Әмма ул да иртәгә нарядка барасы взводтан кемне дә булса йокыдан мәхрүм итә алмаячак. Егетләр моны гына беләләр иде.

Үземнең каравылга кая барысымны белгәч, мин уйга калдым. Беренче пост хәрби частьнең байрагы саклана торган урын дигән сүз. Ә ул байрак штаб коридорының иң түрендә – пыяла витрина эченә куелган. Ике ягына –    биек аяклы гөл чүлмәкләренә – чәчәкләр утыртылган. Байракның сул ягындагы идәнгә келәм җәелгән. Бу постка билгеләнгән солдат, шушы келәмгә урнашып, карабинының түтәсен уң аягы янына куеп, ике сәгать буе басып тора. Байракка җитәргә дүрт адымнар кала коридорның сул ягында часть командирының кабинеты, уң якта, нәкъ шул ишек турысында – штаб начальнигыныкы. Ишектән кергән кеше, бу җитәкчеләргә дип килгән булса, туп-туры коридор буенча постта торган солдатка төбәп килә дә, байракка честь биреп, уңдагы яки сулдагы кабинетка кереп китә. Солдат, кеше югында аякларын иркен итеп басып торса да, кем дә булса байракны сәламләгән вакытта, үрә катып (смирно) торырга тиеш була. Аңа кемгә дә булса эндәшергә, хәтта йөткерергә-төчкерергә дә ярамый. Шуңа күрә бу постка эләгүне күпләр өнәми. Менә мине дә, мылтык тоттырып, шушы урынга куйдылар. Миңа баштарак болай тору кызык булып тоелды. Салкында толыптан, киез итекләрдән тору түгел инде. Чишенеп, гимнастеркадан гына каласың, өшеп-туңып интекмисең. Пархоменко әйткәнчә, төптән уйлап караганда, бу зур ышаныч та. Ник дигәндә, байрак югалса, часть алга таба яши алмый, аны таркаталар. Менә шуңа күрә  ул “беренче пост” дип атала да.

Часть командиры полковник Журавель иртән эшкә килгәндә, кабинет ишеге алдында тукталып, честь бирә, аннары гына кереп китә. Бу постка куелуны, ни генә димәсеннәр, солдатлар үзләрен бәяләү дип карыйлар. Элекке-салынкы, тәртипсезләнеп йөрүчеләрне бирегә якын да китермиләр. Әнә, алар ягулык-майлау материаллары склады ише нәрсәләрне  сакласыннар. Аларга күз-колак булу да үтә җәваплы эш. Анда да торырга лаеклы булмаганнар ярдәмче хуҗалыкны каравыллый. Аларның урыны нәкъ менә шунда – сарыклар, дуңгызлар янында дип карала.

Ике сәгать постта торганнарны разводящий (таратучы) хезмәтенә билгеләнгән сержант яки ефрейтор икенче солдат белән алыштыра. Әле генә каравылдан алынганнар, аның артыннан барып, башка постларны да әйләнеп чыгалар. Һәммәсе бергә, каравыл өенә кайтып, карабаиннарыннан патроннарны бушаталар, коралны разводящийга күрсәтәләр, менә күрегез, корал эчендә бер пуля да калмаган. Шуннан соң, каравылдан кайтканнар  ике сәгать уяу тора: газит, журнал, китап укый, шахмат-шашка уйный. Алай-болай постлардан нинди дә булса хәвефле хәбәр килсә, шунда ук коралга тотынырга әзер торалар. Аннан соң ике сәгать йокларга мөмкинлек бирелә. Димәк, шулай үткәрелгән дүрт сәгатьтән соң яңадан үз постына барып баса. Бу цикл  тәүлеккә дүрт тапкыр кабатлана. Каравыл өен җыештырып, тәртипкә китереп, үзләрен алыштыручыларга тапшыргач, тәүлек буе иминлекне тәэмин иткән егетләр, сафларга тезелеп, үзләренең роталарына кайталар һәм гадәти көн тәртибе белән яшәп китәләр.

Тәлгатнең исә андый мәшәкатьләре юк. Хуҗалык взводында хезмәт итүче шофер буларак, аңа автомобиль беркетелгән, аның төп бурычы – әнә шул машинаның һәрвакыт төзек булуын тәэмин итү. Ул шул машина  белән, кая кушсалар, шунда бара: шәһәрдән кирәкле әйберне ташый. Кемнәрнедер кайларгадыр алып бара, алып кайта. Ара-тирә аны башка шәһәрләргә дә җибәрәләр. Әле Липецкида, әле Воронежда булдым, ди. Барган җиреннән миңа да нәрсәдер алып кайта. Аңа алдан акча биреп куям. Тамбовта Волков исемендәге өлкә драма театрына багышланган китап-альбомга  тап булган икән.

 – Алыйммы-юкмы, алсам, кирәге чыгармы, дип уйландым, ди.

Әмма минем бу затлы китап-альбомны рәхәтләнеп кабул итүемне күргәч, җиңел сулап куйды.

 – Нәрсәгә сиңа мондый китаплар? Татар театры турында булса, бер хәер иде. Болар бит - без белми торган урыс артистлары.

 – Аларны да белергә кирәк. Волков – урысларда беренче булып театр оештырган кеше. Бездәге Габдулла Кариев сыман. Аның эшен Тамбов театрында ничек дәвам иттерәләр икән? Кызык бит.

 – Кызык булса, укы инде, мә. Театр, сәнгать дип исең китә. Бүгенге көндә син дә, мин дә - солдатлар. Безнең эш кечкенә, Аркадий Райкин әйткәндәй, көрәгең белән “бери больше, кидай дальше”.

 – Шулаен шулай да, яшәү армия белән генә чикләнми бит әле. Өч ел үтәр дә китәр. Аннан соңда яшисе бар!

Без шулай, бик сирәк булса да, очрашкан чакларда бүгенге һәм алдагы гомер турында да уйланып, сөйләшеп ала торган идек. Тәлгат тә, миннән күреп, китап укырга кереште. Баштарак бу урыс телен бик аңлап бетереп булмый, диештерә иде. Тора-бара инде бернинди тоткарлыксыз китап арты китап йота башлады. Хәзер мин урысча сөйләшкәндә дә җөмләләрне шактый шома оештары башладым, дип куя. Мин моны үзем дә күреп торам. Аны взводларында да үз итәләр. Аралашырга ярата, ачык күңелле егет, диләр.

Бервакытны ул миңа көтмәгәндә әйтеп куйды:

 – Ярый, син армиягә кадәр дә уку-язу, культура эшләре белән шөгыльләнгәнсең. Шул юлны, мөмкин булганча, хәзер дә алып барырга тырышасың. Ә мин элек тә машина баранкасы тоттым, кайткач та шул булачак. Китап уку миңа нигә кирәк?

Мин аңа каршы килдем.

 – Машина белән эшләүчене надан кеше итеп күз алдына китерәсең икән, бу һич тә дөрес булмаячак. Китап укыган саен, кешенең тирә-юньгә, кешеләргә карашы үзгәрә. Чынбарлыктагы кешеләрне әнә шул китап битләрендәгеләр белән чагыштыра башлыйсың. Телисеңме-теләмисеңме... Башыңда кузгалган уйлар агышы ниндидер нәтиҗәләргә алып килә. Һәр китапта фикер, аң үсеше өчен азык бар.

Шунысы да бар, син гомер буена шофер булып  калырсың, дип, кем әйтә ала? Киләчәктә теләсә кем шофер булырга тиеш. Тормыш шуңа таба бара. Шуның өстенә инде һәркем кимендә бер һөнәр үзләштерер. Син дә, мин дә яшь әле, тормыш юлында кырыкка төрләнү мөмкинлегебез бар. Менә без хәзергә, булган шартларны файдалынып, укыйк. Тормышны белүебезне һәм теоретик, һәм гамәли яктан камилләштерик.  Хезмәтнең өченче елында инде нинди дә булса максатны күздә тотып әзерләнә башларбыз. Армиядән соң син дә, мин дә  кая да булса укырга керербез. Мин, дөресен әйткәндә, сине зыялы кеше итеп күрәм. Күңелең саф, нечкә. Синдә матурлыкны күрә белү сәләте бар.

Ул бу “картларча” нәсихәтне тыңлап торгач, әйтеп куя:

 – Белмим, минем укырга көчем җитәр микән? Аннары миңа машинада эшләү ошый. Машина көченә  акылым кушылгач, миндә таулар күчерерлек куәт барлыкка килгән кебек була. Шундый вакытларда үземне тормышның тоткасы итеп күрә башлыйм. Шуңа күрә машина мине һәрвакыт үз янына тартып торыр кебек. Тагын шунысы бар: сизәм, мин озак яшәмәячәкмен. Шул кыска гомерне миңа машина биргән өстенлегемне сизү халәте белән яши алсам, шул җитәрдер дип уйлыйм. Ә син озак яшәрсең. Ни өчен дигәндә, син тыныч, сабыр. Мин еракта калган сөйгән кызларымны сагынам, аларны юксынып үрсәләнәм. Миңа калса, син үзеңне бүгенге хәлеңә буйсындыра аласың. Миндә андый көч юк. Бу өч ел миңа үзе бер гомер булып тоела. Аннан соңгы яшәеш булырмы, юкмы? Аны күз алдына китерә алмыйм. Миңа барысы да бүген кирәк!

Мин аның бу сүзләренә җавап бирә алмыйм. Чөнки беләм: бергә хезмәт итүчеләр арасында Тәлгать кебек уйлаучылар күп. Эчендә җаны булган кеше үзен щулай хис итәргә тиештер дә.  Әмма шунысы да ачык: солдат хезмәтен үтми ярамый. Армия елларын башкалар синнән риза булырлык итеп үткәрергә кирәк. Безнең әтиләр солдат булып сугыш эчендә көйгәннәр. Безнең өскә сызгырып бомбалар төшми бит әле.

Тәлгать тә минем сүзләр белән килешә. Мин дә аның яшәү мәгънәсе хакындагы фикерләренә күпмедер ачыклык кертә алуыма  куанам.

Менә инде 1963 елны да каршы алдык. Армия шартларында беренче Яңа ел. Күптән түгел генә оешкан  уку подразделениесе булганлыктан, әле клуб булдырырга да өлгермәгәннәр. Беренче каттагы зур гына  зал сыман бүлмәне клуб итеп файдаланып торалар. Шунда чыршы алып кайтып куйдык. Яңа ел хөрмәтенә ашауны да бераз төрләндерделәр. Аның каравы Пушкари бистәсеннән һәм Малиновка авылыннан кызлар чакырырга рөхсәт иттеләр. Кунаклар киләсе булгач, бинаны, әйләнә-тирәне бик әйбәтләп тәртипкә китердек. Курсантларның быелгы составы биредә әле ике ай чамасы гына яши. Шуңа күрә аларның бик азы гына якын-тирәдәге кызлар белән танышырга өлгергәннәр. Кызларны кем дә булса берәү шәхсән чакырырга тиеш дигән шарт куйдылар. Шуңа күрә таныш кызы булган егетләргә бурыч куйдык. Аларның кызы үзе белән кимендә биш кыз алып килә. Кемгә килүләрен әйтү өчен, әлеге кыз иптәшләренә безнең исемнәрне җиткерә. Без исә “үзебезгә килгән” шул кызларны керү-чыгу пунктында каршы алырга һәм кире озатып та калырга тиеш булдык. Бу бик кызык иде. Без кызларны аерым билгеләре буенча танырга тиеш идек. Миңа киләсе кыз, мәсәлән, кызыл пәлтә һәм шундый ук төстәге башлык кияргә булган. Димәк, башка кызлар бүтәнрәк киемдә булырга тиешләр. Шундый билгеләр буенча һәммәбез кызларыбызны “таный” алдык. Әмма бу рәвешле танышу әлләни уңышлы булмады. Без тиз генә чамалап, кызларны үзебез яңадан бүлештек. Чөнки  очраклы гына кемгәдер туры килгән кыз егетнең идеалына туры килмәскә мөмкин. Аларны кертеп җибәрдек җибәрүен, тик алга таба кемнәрдер  “үз кызлар”ы яныннан читтәрәк йөрделәр. Шулай да ара-тирә кулларын кызлар биленә куеп биюдән мәхрүм калмаска тырыштылар.

Ирекле вальс игълан ителгәч, кызлар егетләрне күбрәк курсантлар арасыннан  сайладылар кебек. Бу инде гражданлык тормышыннан аерылып торган егетләр өчен үзенә күрә бер юаныч булды.

Бүтән вакытта сәгать унда була торган “отбой” төнге бергә күчерелде. Әмма старшина кисәтте, соң ятылса да, иртәнге “подъем” үз вакытында булачак. Курсантлар көлделәр, алар бүген бөтенләй йокламаска да риза иделәр.

Кунак кызларны озатып, курсантларның исемлеген тикшергәнче сәгать ике була язды.  Аның каравы беренче гыйнвар иртәсендә барысы да үз урынына кайтты, нәкъ иртәнге  алтыда “подъем” дигән тавыш яңгырады. Йокы туймаса да, күңелләр шат иде. Иртәнге аштан соң күбесе хатлар язып юанды. Төн буе яуган карны көрәдек, юллар, сукмакалар салдык.

Уку бер җайга бара. Радиотехниканы әйбәт үзләштерү өчен, физика, метаматиканы җентекләп өйрәнергә туры килә. Безне авиация частьләрендә көтәләр, анда баргач, сынатмаслык булсын. Мин хәзер морзе алифбасын шактый әйбәт өйрәндем. “Прием на слух” дигәнен, ягъни эфирдан радиосигналларны кабул итү, алардагы хәбәрләрне аңлау  миңа чагыштырмача җиңел бирелде. “Ти-ти-та-та” дигән тавышлардан сүзләр оештыру яраткан шөгыль булып бара. Инструкторлар хәзер син өченче класс өчен әйбәт кабул итәсең дип сөендерәләр. Иптәшләр белән да шаярышып шул морзе авазлары ярдәмендә сөйләшәбез. Курилкада утырганда, шулай аралаша башласак, радист булмаганнар безгә карап елмаеп утыралар. Шул “ти-ти-ка-ти”, ларыгыз белән чашасызмы әллә инде, диләр. Ә менә телеграф ачкычы белән әнә шул сигналларны эфирга тапшыруда мин әле шактый артта калам. Монда кул чукларының бик тә сизгер, төгәл хәрәкәт итүе таләп ителә. Еш кына нокта (.) урынына сызык (-) килеп чыга, яки киресенчә. Кирәкмәгән код яки сүз ясала, мәгънә үзгәртә. Мошнин минем белән аерым шөгыльльләнә. Үзем буш вакытта гел класста шакылдатып утырам. Тора-бара шомара башладым бит: сигналларны кабул итүне – икенче,  аларны үзем җибәрүдә исә өченче класс нормасына туры китереп эшли башладым. Бу инде начар түгел, эшли-эшли сигналларны тапшыруың да тизләнер, шулай була инде ул, диләр. Укуны тәмамлаганда, миңа өченче класс радиотелеграфист дигән квалификация бирделәр. Хәер, күбебезгә шулай булды. Икенче классны Мәскәү егете Заболотин белән Херсоннан Божко гына ала алдылар кебек.

(Дәвамы бар)