Логотип Казан Утлары
Публицистика

Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

1897 ЕЛГЫ ГОМУМРОССИЯ ҖАНИСӘБЕН ОЕШТЫРУ ҺӘМ
УЗДЫРУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Европа илләре кагыйдәләре буенча җанисәп уздыру фикере Россиядә шактый озак һәм авырлык белән урнаша. Бу юнәлештәге аерым адымнар ХIХ гасырның 60 нчы елларында ясала: Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук кайбер өязләрдә һәм губерналарда камилләштерелгән статистик техника кулланып, бер көнлек халык саны алулар уздырып карала (Котельников А. История производства и разработки всеобщей
переписи населения 28-го января 1897 г. СПб., 1909. С.5). Бу эшләр җанисәпне Көнбатыш Европа башлангычына таянып башкаруның беренче тәҗрибәсе була.
Әмма 1874 елны гомум хәрби хезмәт итү йөкләмәсе кергәч һәм 1887 елдан җан башыннан салым җыю туктатылып, җанисәптән фискаль бурыч төшерелгәч кенә, хөкүмәт әлеге мәсьәләгә әйләнеп кайта.

Җанисәп кәгазьләре

1895 елның 5 июнендәге «Россия империясендә Беренче гомуми халык санын алу турында положение» буенча статистик чара халыкның «санын, составын һәм урнашу урынын ачыклау» максаты куя. «Империядәге ике җенестән булган, төрле яшьтәге, матди хәлдәге, диндәге һәм нәселдән чыккан барлык халык, руслар һәм чит ил кешеләре дә» исәпләнергә тиеш була (Высочайше утверждённое 5-го июня 1896 года Положение о
Первой всеобщей переписи населения Российской империи. Казань, 1896. С.2).
Җанисәп уздыруның нигезенә хуҗалыклап (ишегалдылап) санау куела. Мәгълүматларны Халыкара статистика конгресслары тәкъдим иткән күләмдә җыйнау турында карар ителә.
Башта һәр кеше турында 14 билгедән торган исемлек белән эшләү планлаштырылса да, Үзәк җанисәп комиссиясе исемлеккә берничә өстәмә пункт кертә: гомум хәрби йөкләмә мәсьәләсе; грамоталылык ике өлешкә таркатыла (укый беләме һәм кайда белем алган),
мәшгульлек тә шулай (төп һәм өстәмә шөгыле). Җәмгысе, ир-ат җенесеннән булган һәр кеше хакында 18 җавап, хатын-кызлардан 17 җавап көтелә. Этнографик, милли үзенчәлекләрдән, көнкүреш шартларыннан чыгып, кайбер төбәкләрдә аерым сораулар
җанисәп кәгазьләренә кертелми яки, киресенчә, яңа пунктлар өстәлә (Журналы Главной переписной комиссии. 18 ноября 1895 г., 30 мая 1897 г.. Лл. 42-64 и др.).
Бөтен мәгълүмат җанисәп алучылар тарафыннан кешеләрдән сорашып теркәлә, аларның дөреслеген күрсәтүче бернинди документ таләп ителми. Үзәк комиссия тарафыннан җанисәп кәгазьләренең өч формасы булдырыла, алар А, Б, В дип номерлана һәм бушлай таратыла.

А формасындагы җанисәп кәгазе авыл җәмгыятьләрендә яшәүчеләр өчен дип әзерләнә. Алар ил халкының дүрттән өч өлешен тәшкил итә.
Крестьяннарның аз өлеше генә укый-яза белү сәбәпле, А формасы җанисәп уздыручы тарафыннан тутырыла, диелә. Һәр хуҗалыкка (йорт) бер җанисәп кәгазе бирелә (бер кәгазьгә ун кеше язарга мөмкин була). 1 нче (титул) битендә авыл (посёлок), волость,
өяз, губерна исемнәре, йорт хуҗасының фамилиясе, исеме, әтисе исеме, йортның аныкы булу-булмавы, хуҗалыктагы биналар саны, аларның һәрберсе нинди материалдан төзелгән һәм түбәләре ни белән ябылганлык күрсәтелә. Шунда ук хуҗалыктагы җанисәп көнне өйдә булган кешеләрне санау өчен таблица (ул кабат тикшерү көнне – 1897 елның 28 гыйнварында чагыштырып карау өчен хезмәт итә) китерелә. 2 нче һәм 3 нче битләрдә йорттагы һәр кеше хакында түбәндәге мәгълүматларны үз эченә алган таблица урнаштырыла: 1) исем, әтисе исеме, фамилия яки кушамат; 2) җенес; 3) йорт хуҗасына кем тиешле һәм үз гаиләсе башлыгына кем тиешле; 4) яше; 5) гаилә хәле (буйдак, өйләнгән, тол, аерылган); 6) сословие, матди хәле яки дәрәҗәсе; 7) туган урыны; 8) даими яшәү яки беркетелү урыны; 9) даими эшләү урыны; 10) китү яки вакытлыча монда яшәү турында билге; 11) дин; 12) туган тел; 13) грамоталылык: а) укый беләме, б) кайда
укый, укыган яки белем алган; 14) шөгыле, һөнәре, эше: а) яшәү өчен төп эше, б) өстәмә яки вакытлы эше; 15) хәрби бурыч йөкләмәсе. А формасының дүртенче бите буш кала.
Б формасындагы җанисәп кәгазе шәхси утарларда, хуторларда, пристаньнарда, станцияләрдә һ.б. авыл җәмгыятьләренеке булмаган җирләрдә кулланыла.
В формасындагы җанисәп кәгазе шәһәр кешеләре тарафыннан мөстәкыйль тутыру өчен әзерләнә һәм Б формасыннан бераз аерыла.
Җирле администрацияләр соравы буенча, алфавитлары һәм язулары булган этнослар телендә, шул исәптән татар телендә: «А» формасы 1331 мең данә – 8 губерна (Вятка, Казан, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Сембер, Таврия һәм Уфа) өчен, «Б»
формасы 152 мең данә – 7 губерна өчен бастырыла.
В формасындагы җанисәп кәгазе татарчага тәрҗемә ителмәгән.
Җанисәп уздыру өчен структуралар формалаштырганда, хөкүмәт губерна һәм өязләрдәге хакимият органнарын файдалана. Губерна халык санын алу комиссияләре территорияләре губерна чикләренә тәңгәл китерелә. Комиссия рәисе итеп, җирле
губернатор тәгаенләнә. Өяз һәм шәһәр халык санын алу комиссияләрендә дә шулай. Өяз комиссиясен, кагыйдә буларак, дворяннарның өяз башлыгы яки өяз земство управасы
рәисе җитәкли. Өяз исправниклары һәм стан приставлары җанисәпкә җирле полиция көче белән ярдәм күрсәтә. Халык санын алу участоклары оештырганда, волость чикләренең
сакланышы тәэмин ителә. Бу чара хакимияткә крестьяннарның волость үзидарәсен файдаланырга мөмкинлек бирә. Җанисәп участокларын гадәттә земский начальниклар җитәкли. Нәтиҗәдә халык санын алу кампаниясен оештыру һәм уздыру җирле хакимият һәм җәмәгать тәртибен саклау органнары өчен өстәмә мәшәкатьле эшкә әверелә.
Николай II 1896 елның 19 декабрь указы белән император гомум халык санын алу көне итеп, 1897 елның 28 гыйнварын тәгаенли.
Россиядәге авыл кешеләренең патриархаль көнкүреше, дөньяга карашлардагы консервативлык, крестьян җәмгыятендәге традицияләргә нигезләнгән бертөрле көнитеш һәм иҗтимагый хәл теләсә нинди яңалыкны тормышка ашырганда, хакимияткә каршылыклар китереп чыгара. Шуңа да Үзәк җанисәп комиссиясе халык арасында аңлату эшләре алып барырга һәм басма сүз белән үгетләргә тырыша.

Татарларның җанисәпкә мөнәсәбәте

Бу тырышулар бик урынлы була. Авылларда җанисәпкә кагылышлы таралган сүзләрне берничә төркемгә туплап карарга була. Беренчесе социаль-икътисади үзгәрешләрне фаразлый һәм хөкүмәтнең бу чарасы игенчеләрнең матди хәлен авырайтыр дигән нәтиҗәгә китерә. Гайбәтләрнең икенче төркеме җанисәпне
хөкүмәтнең халыкны күчереп утырту сәясәте белән бәйли.
Аерым этноконфессиональ төркемнәрдә статистик исәпкә каршы тору өчен үзгәрәк мотивлар да табыла.
Традицион җәмгыять нормаларына буйсынып, аграр төбәктә яшәгән мөселманнарга телдән һәм язмача аңлатулар өзек-төтек хәлдә килеп ирешә, рус телен белмәү җанисәпнең максат-бурычларын дөрес аңлауга комачаулый. Күп кенә урыннарда
халык санын алуга әзерлек һәм аны уздыру алар тарафыннан шикләнеп кабул ителә, ә кайбер төбәкләрдә көчләп чукындырудан куркуга әверелә. Империя хакимиятенең дин өлкәсенә тыкшынудан килеп чыккан иҗтимагый киеренкелек, булачак чукындыру
хакында колактан колакка йөреп торган хәбәрләр халыкның дулкынлануына китерә. 

Чиновникларның чукындыру куркынычы турындагы хәбәрләргә, мөселман дине сакланачагын гарантия бирү турында мөрәҗәгатьләренә соңарып игътибар итүен дә әйтергә кирәк. Үз вакытында җанисәп белән бәйле мөселманнарның дини хокуклары бозылмаячагы, халык санын алуның руслаштыруга һәм христианлаштыруга катнашы булмау хакында әйтелми. Аларның мөрәҗәгатенә губернаторлар 1896 елның декабрендә, массачыл байкот хәрәкәте башлангач һәм авыл җәмгыятьләре җанисәп хисаплаучыларын куып җибәрә башлагач кына, колак сала. Бу өлкәдә бердәнбер чыгарма булып мөфти М.Солтановның 1896 ел 18 июль циркуляры тора. Анда халык саны алудан «ислам диненә дә, мөселман мәктәпләренә дә» зыян булмас, диелә, муллалар һәм ахуннарга моны халык арасында аңлату бурычы йөкләнә.
Күпчелек татарларның русча белмәве, милли вакытлы матбугат булмау халыкка статистик чара хакында мәгълүмат җиткерү мөмкинлекләрен чикли. Татарлар арасында кайбер рус администрациясе вәкилләренең мөселманнарның дини һәм милли хокукларына кагыла торган шовинистик рухтагы сүзләре шулай ук тискәре мөнәсәбәт уята.
Өязләр хакимиятенә муллалар зур ярдәм күрсәтә: алар өммәттәшләренә җанисәпнең асылын, аннан исламга куркыныч янамаганлыкны аңлаталар, дәүләт чарасын уздыруга каршы чыгарга чакырган активистларны ачыклыйлар һәм полициягә хәбәр итәләр. Соңрак муллаларның администрация белән уңышлы хезмәттәшлеге өчен эчке эшләр министры хөкүмәт исеменнән Оренбург мөфтиенә рәхмәт белдерә.
Губерналарда җанисәп комиссияләре һәм участоклары әгъзаларының этник яктан җирле халыкның этноконфессиональ составына тәңгәл килмәвен әйтеп китү сорала. Аларда татар-мөселманнар катнашмый диярлек, бу да халыкка үз өммәттәшләреннән мәгълүмат алу мөмкинлеген чикли. Гомумән алганда, губерна һәм өяз җанисәп комиссияләре составында, нигездә, руслар яки православие вәкилләре эшләүне билгеләргә кирәк. Күрәсең, статистик чара төгәлләнгәч, мөфти М.Солтановның
хөкүмәткә киләчәктә җанисәп комиссияләре составына «барлык диннәр руханиларының вәкилләрен» кертү кирәклеген искәртүе юкка гына булмагандыр.
Күпчелек русча белгән татарларның да, төрле сәбәпләр табып, җанисәп уздыруда катнашудан баш тартуы, шулай ук рус хисаплаучыларының, нигездә, татарча аңламавы татар авылларында халык санын алуны рус телендә яки тәрҗемә аша башкаруга китерә.
Татарлар хакимият җанисәп мәгълүматларын мөселман авылларында рус училищелары ачу һәм татар балаларын 7 яшьтән шушы уку йортларында мәҗбүри укыту өчен файдаланыр,
мәктәп һәм мәдрәсәләр ябылыр дип фаразлый. Шуңа күрә җанисәпкә каршы төшеп, алар үзләренең хокукларын саклыйбыз һәм үсеп килүче буынны руслашудан аралыйбыз дип ышана. Татар-мөселманнарның гомуми халык санын алуга каршы хәрәкәтенең асылы шунда.

Җанисәптә туган тел һәм милли үзбилгеләнү мәсьәләсе

1897 елны Беренче гомум халык санын алу халыкның милләтен түгел, бәлки, туган телен һәм динен ачыклауны алга куя. Моңа кадәр бары тик сословие һәм динне санаган илдә туган телне билгеләү үзе үк алга китеш буларак бәяләнә ала.
Илнең күпмилләтле халкын туган теле ягыннан төркемләгән таблицаларга керештә Үзәк җанисәп комиссиясе вәкилләре Дагстанда, Төркестанда һәм Казакъ далаларында
бу мәсьәләдә кыенлыкларга дучар булуларын билгеләп үтәләр (Общий свод по империи результатов обработки данных Первой всеобщей переписи населения, произведенной 28 января 1897 года. Т.II. СПб., 1905. С. II).
Россия империясендәге этник төркемнәрнең күпсанлы телләрен тәртипләп, Үзәк җанисәп комиссиясе аларны төркемнәргә аера. «Төрек-татар сөйләшләре» төркеменә 21 сөйләш кертелә: татар, башкорт, типтәр, мещеряк, чуваш, карачай, комык, нугай,
төрек, карапапак, төркмән, кыргыз-кайсак, кара-кыргыз, кыпчак, кара-калпак, сарт, үзбәк, таранчы, кашгар, аерылмаган төрки сөйләш, якут.
Кайбер телләр берничә төркем халыкны билгеләү өчен хезмәт итә. Әйтик, XIX гасырда «татарлар» дип, хакимият күп кенә төрки халыкларны атый. Кавказ артында (азәрбайҗаннар), Төньяк Кавказда (тау татарлары: урусбийлылар, чегемнар, балкар,
хуламлылар һ.б. ырулар), Идел-Урал, Көнбатыш Себер, Кырым, көнбатыш губерналарда яшәгән этник төркемнәрдә җанисәп вакытында «татар теле» туган тел сыйфатында йөртелә
(Общий свод по империи результатов обработки данных… Т. II. С. I. XXIV – XXV.).
Шулай итеп, 1897 елны Россия тарихында беренче тапкыр халыкның барлык этник төркемнәрен туган телләре ягыннан исәпләү алга куела.
Әлеге чорда дин тотуның – үзаң билгесе булуын да искәртү мәслихәт. Бу яктан, XIX гасыр ахырында күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакый тарафыннан татар җәмгыятенә бирелгән бәяне телгә алырга мөмкин. Ул ишаннар һәм
мөридләрнең, крестьяннар арасында дөнья рәхәтеннән ваз кичү кирәклеген сөйләгәндә, барлык мөселманнарның да, нинди милләтнеке булуына карамастан, бертуганнар булуын
ассызыклавын мисалга китерә. Төрки-татарларда сәяси әдәбият булмаган, басма сүзгә карата көчле хөкүмәт цензурасы яшәгән һәм вакытлы матбугат бастыруга рөхсәт бирелмәгән чорда
ишаннарның мөселманнарны берләштерү фикере, милли үзаң уятуга каршы куела һәм халык арасында теләктәшлек таба.

Шуңа күрә, ди Г. Исхакый, 1897 елгы җанисәп вакытында
төрки-татарлар үзләрен «мөселман милләтеннән» дип белдерә (Исхаков М.Г. Идел-Урал // Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 т. 10 т.: публицистика. Казан, 2013. б.471).
Әмма башка факторлар да була. Аерым алганда, җанисәп алдыннан Казан губернасының кайбер өязләрендә «Мөселманнар бирергә тиешле җаваплар» дип исемләнгән листовкалар таратыла. Сорау-җавап рәвешендә төзелгән кәгазьдә мондый
үгет тә бар: «Әгәр синнән нинди телдә сөйләшәсең дип сарасалар, «татар теле» дип түгел, «мөселман теле» дип җавап бирергә кирәк» (Татарстан республикасы Дәүләт архивы (ТРДА), 1 нче фонд, 3 нче тасвирлама, 10499 нчы эш, 90 бит).
Җанисәп документларыннан күренгәнчә, халыкның бер өлеше, «татар» сүзен хакимият көчләп таккан атама дип санап, туган телен «татар теле» дип күрсәтүдән тайчана. Әмма бу мәсьәләдә бердәмлек бар дип булмый. Мәсәлән, язучы Г.Исхакый
туган, әтисе муллалык иткән Чистай өязе Яуширмә авылында яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы туган телен «төрки», тагын бер төркем (139 гаилә яки сакланган җанисәп кәгазьләренең 17 %) – «төрки-татар» дип яздыра. Калган авылдашлары кебек үк, язучының әтисе имам Гыйләҗетдин Исхаков туган теле «татар теле» дип белдерә (ТРДА, 104 нче фонд, 2 нче тасвирлама, 4 нче эш, 17 – 18 битләр).
Саратов һәм Сембер губерналары җанисәп комиссияләре үзләренең хисапларында татарларның бер өлеше туган телләрен «төрки» дип атаганы билгеле (Россия дәүләт тарих архивы, 1290 нчы фонд, 10 нчы тасвирлама, 159-нчы эш, 33 – 34, 43 – 44 битләр).
Шул ук вакытта, җанисәп материаллары буенча, 3425 мөселман туган телен «төрек» дип күрсәтә (2905 кеше Самара һәм 520 кеше Уфа губерналарында) (Загидуллин И.К. Национальное движение татар в 1860–1905 гг. Казань, 2014. С.21).
Бу мәсьәләдә татар-мөселманнар арасында фикер төрлелеге хөкем сөрә. 1897 елгы җанисәп материалларында күпчелекне туган тел дип «татар телен» күрсәтүчеләр алып торса
да, дүрт позиция аерылып тора: 1) туган тел конфессиониум белән алыштырыла (мөселман дине), 2) туган тел «төрки» (вариантлары буларак «төрек», «төркмән»), 3) «төрки-татар» яки
4) «татар» – җанисәп оештыручылар тарафыннан рәсми тәкъдим ителгән атама.
Урал төбәгендә милли үзаңны туган тел аша күрсәтү җиңел булмый. Әйтик, гомум халык санын алу алдыннан кулланма итеп әзерләнгән «Россия империясендә яшәүче халыкларның
алфавит тәртибендәге исемлеге» (1895) белешмәлегендә мондый халыклар аерып куела: – (№12) «башкортлар» – 600 мең кеше (мөселманнар), урнашу урыннары: Оренбург һәм Уфа губерналарында бөтен җирләрдә; Самара губернасында Бөгелмә һәм Бозаулык өязләрендә; Вятка губернасында Глазов һәм Сарапул өязләрендә; Пермь губернасында Шадрин, Екатеринбург, Красноуфим, Пермь һәм Оса өязләрендә (Алфавитный список
народов, обитающих в Российской империи. СПб., 1895. С.8-9). – (№79) «мещеряклар» – 160 мең кеше, «фин ыруы халкы, өлешчә руслашкан, өлешчә татарлашкан» (православлар – 35 мең, мөселманнар – 125 мең кеше); урнашу урыннары: Оренбург губернасы; Пенза губернасының Керенский һәм Чембар
өязләрендә; Саратов губернасының Сердобский һәм Балашовский өязләрендә; Уфа губернасының Бәләбәй, Бөре һәм Стәрлетамак, Уфа өязләрендә; Пермь губернасының Шадринский, Пермь һәм Екатеринбург өязләрендә (Алфавитный список народов, обитающих в Российской империи. СПб., 1895. С.52-53).
– (№110) «типтәрләр» – 130 мең кеше, «килеп чыгыш буенча татар һәм фин халыклары чирмеш, вотяк һәм мари ыруларыннан (өлешчә православ, өлешчә мөселман)»; урнашу урыннары: Оренбург, Уфа, Вятка һәм Пермь губерналары (Алфавитный список народов, обитающих в Российской империи. СПб., 1895. С.72).
Төбәк халкын гражданлык идарәсенә күчергәндә, болай дип карала: мещеряклар – йомышлы татарлар, төп яшәү урыннары булып Рязань һәм Тамбов губерналарының төньяк өязләре, Россиянең көньяк-көнчыгыш чикләрен сакларга күчергән җирләре
тора. 1798 елны Оренбург төбәгендә кантон (хәрби) идарә системасы төзелгәч, махсус иррегуляр гаскәр булдырылып, ул 1834 елдан башкортлар белән берләштерелеп, «Башкорт-мещеряк гаскәре» дип атала башлый, 1850 елны аның составына XVII– XVIII гасырларда Идел-Кама буйларыннан күчеп утырганнарның нәсел дәвамчылары булган төрле этнослардан җыйналган типтәр һәм бобыльләр сословиеләре кушыла.
Шул елны ул «Башкорт гаскәре» дигән исем ала.
Нәтиҗәдә 1862 елга Башкорт гаскәре составында 1 008 875 кеше исәпләнә, шул исәптән: башкортлар – 549 452, мещеряклар – 138 819, татарлар – 8631, типтәрләр – 241 950, «чирмешләр» (мари, чуваш, мордва) – 51 340, «вотяклар» – 18 684. Конфессиональ
яктан Башкорт гаскәре өч төркемгә бүленә: 936 568 мөселман, 70 221 мәҗүси, 2087 христиан (Алишев С. Х. Всё по истории Казани. Казань, 2005. С.275).
Шуңа күрә 1863 елгы «Башкортлар турында положение»дә башкорт сословиесенә – мещеряклар, типтәрләр һәм бобыльләр керә дип күрсәтелә. 1865 елгы 2 июнь законы буенча «башкорт, мещеряк, типтәр һәм бобыль атамасы белән йөртелгән һәм
гомуми Башкорт гаскәре дип аталганнар, «ирекле обывательләр» буларак гражданлык идарәсенә кертелә. Шундый урау юл белән, «ирекле обывательләр» дип атап, хакимият элекке иррегуляр гаскәргә кергәннәрне иң түбән крестьян сословиесенә беркетә
(Самигулов Г.Х. Изменения сословной группы «башкиры» в середине XVIII – начале XX века // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. 2019. №.9. Т.1. С. 39-42).
1897 елны җанисәп кәгазенең «сословие» графасында Урал буенда яшәүче халыкларның әлеге төркемнәре беренче тапкыр (үзләренә 1865 елны беркетелгән статуска тәңгәлләштереп)
«крестьян» дип язылырга тиеш була. Әмма «христианин» сүзеннән алынган дип фаразланган «крестьянин» атамасы мөселманнарны җанисәпнең чукындыру максатын алга куюы
фикеренә этәрә. Шуңа да алар җанисәп кәгазенең «сословие» графасында «крестьянин» урынына элекке сословие атамасын – «башкорт» дип язарга рөхсәт сорыйлар.
Иң киеренке моментта Уфа губернасы хакимияте, җанисәп тәртибен бозып булса да, мөселманнар белән килешүгә бара: губернатор Н.М. Богдановичның 1896 ел 28 декабрь циркуляры белән хисаплаучыларга «башкорт авылларында» (башкорт,
мещеряк, типтәр һәм бобыльләр яшәгән авылларда) җирле халыкны тынычландыру мәҗбүрияте булганда, җанисәп кәгазе графасында «крестьянин» урынына «башкорт» («башкирское население») дип язарга рөхсәт бирелә.
Кампания төгәлләнгәч, хисаплаучылар бу хакта болай дип язалар: «Туган тел турындагы графаны тутыру җанисәп вакытында халыкның милләтен билгеләүдә төп максат булганлыктан, күп кенә очракларда, җанисәп материалларын эшкәрткәндә, бу графадагы күрсәтүләргә җанисәп кәгазендәге булган башка күрсәтүләргә һәм
билгеләргә таянып, тиешле үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, сословиеләр аермасы, сословиеләр һәм матди хәл хакындагы шушы графага бик еш кына милләткә кагылышлы турыдан-туры бирелгән күрсәтмәләр Себердә яшәүче «инородецларның»
һәм Урал буе төркиләренең санын булдыра алган кадәр төгәл, туган телгә бәйләп кенә билгеләп булмый торган дәрәҗәдә дөрес ачыкларга бөтен мөмкинлекне бирде»
(Общий свод по империи результатов обработки данных… Т. II. С. I.).
«Типтәр», «мещеряк» дигән «туган телле» төркем хасил булуны Үзәк җанисәп комиссиясе, 1897 елны гомумиләштерелгән мәгълүматларны бастырып чыгарганда, болай дип аңлата:
«Башкорт гаскәренең аерылгысыз өлеше булган бу төркемнәрне бер-берсеннән аеру өчен, аларны гади генә: «башкортлар», «мещеряк башкортлары» («башкиры из мещеряков»)
һәм «типтәр башкортлары» («башкиры из тептярей») дип атый башлыйлар, бу җанисәп кәгазьләрендә (сословие турында графада) шулай дип күрсәтү бу ике халыкны туган телләре һәм тормыш рәвеше ягыннан тәңгәл килгән башкорт составыннан аерып чыгарырга мөмкинлек бирде. Дөрес, югарыда күрсәтелгәннәргә бәйле […] мещеряклар һәм типтәрләрнең […] китерелә торган саннары хакыйкатьтәгедән ким» (Общий свод
по империи результатов обработки данных… Т. II. С. XXIV).
Шул ук вакытта, губернатор Н.М. Богдановичның 1896 ел 28 декабрь циркулярындагы Башкорт гаскәренә кергәннәрне «башкорт» («башкирское население») дип исәпләү күрсәтмәсе янәшәсендә, бу җөмләләр бөтенләй үзгә яңгыраш ала. Элеккеге иррегуляр гаскәриләрнең нәсел дәвамчылары, сословие турындагы графада «христианин» дип аңлашылган «крестьянин» сүзеннән качарга омтылып ««башкорт» халкы» дип язылганнар булып чыга. Үзәк җанисәп комиссиясе «башкорт», «типтәр
башкорты», «мещеряк башкорты» исемле элекке сословие билгесен туган тел сыйфатында терки: «башкорт», «типтәр» һәм «мещеряк».
Урынлы сорау туа: бу төркем җанисәп кәгазенең 12 нче графасында үзенең туган телен ничек билгеләгән соң? Җавап Үзәк җанисәп комиссиясе аңлатмасында бар: «[…] Россиядә күп кенә халыклар, физик һәм рухи ассимиляция юлы белән, күбрәк санлы
халыкның мәдәниятен, телен үзләштереп тә, озак вакытлар үзләренең элекке милли тамырлары хакындагы хәтерне саклыйлар. Шул рәвешле, мордва, зырян, мещеряк,
вотяк һәм башка финнар, шулай ук чегән, греклар һәм башка күп кенә Себер халкының руслашуы, мещеряклар һәм типтәрләрнең башкорт һәм татар телләрен үзләштерүе, башкортларның бер өлеше татар телендә сөйләшүе мәгълүм […] һ.б. Туган тел
хакында мәгълүматлар мондый очракларда халыкның чынбарлыктагы милләте белән каршылыкка керә» (Общий свод по империи результатов обработки данных… Т. II. С. I).
Шулай итеп, Үзәк җанисәп комиссиясе Уфа һәм башка губерналардан килгән җанисәп кәгазьләрендәге мәгълүматларны санаганда, берничә мөһим төзәтү керткән булып чыга: 1. Ул җанисәп кәгазенең «туган тел» графасында шушы төркем кешеләрнең күрсәткәннәрен сызып ташлый. 2. «Туган тел» графасына «сословие» графасында язылганнарны күчерә.
3. «Башкорт», «типтәр», «мещеряк» социаль төркемнәре 1865 елны юкка чыгарылганга күрә, «сословие» графасында аларны (дворяннар, мещаннар, сәүдәгәрләр һ.б. социаль төркемнәреннән кала) «крестьян» дип терки. Шул рәвешле, дәүләт уртак әдәби телле, Казанда басылган татар китапларыннан белем алган, татар мәдрәсәләрендә укыган муллалы торак урыннарда яшәгән элеккеге башкорт, типтәр, мещеряк сословие төркемнәрен 1897 елгы җанисәптә милли-мәдәни яктан исәпкә алудан баш тарта (Загидуллин И.К. Особенности проведения в Уфимской губернии Первой всеобщей переписи населения 1897 года // Из
истории и культуры народов Среднего Поволжья. 2020. №.10. Т.2. С.133-136, 151).
Җанисәп материаллары буенча, Уфа губернасында башка сословие төркеменнән булып та туган телен «төрки» дип язылучылар 520 кеше; «төркмән» дип атаганнар 1815; ә инде «татар теле» диючеләр – 145216 кеше (ике җенестән дә); «чуваш»
(күрәсең, ислам кабул иткән чувашлар) – 930 кеше булып чыга. Үзәк җанисәп комиссиясе, мөселманнар арасындагы бу төркемнәрдән калган халыкның «туган телен» «сословие» графасыннан карап, «типтәр» телле 38967 кеше, «мещеряк»
телле 20871 кеше таба. «Башкорт сословиесе / халкы» буларак, «башкорт телен» «туган тел» дип билгеләүчеләр гаять күп – 886163 кеше (Первая всеобщая перепись населения Российской Империи, 1897 г. / Под ред. Н.А. Тройницкого. Т.XLV. Уфимская
губерния. СПб.: Изд-е ЦСК МВД, 1904. Тетр. 2. С.170–171, С.44–45). Православ дине тотучылар арасында «башкортлар» 13638 кеше (ике җенестән дә), «мещеряклар» – 86, «типтәрләр» – 638 (Первая всеобщая…, т. XLV. Тетр.2. С.42–43).
Шулай итеп, халык санын исәпләгәндә, үзенең манипуляцияләре белән Үзәк җанисәп комиссиясе Уфа губернасында «башкорт», «типтәр» һәм «мещерякларның» яңа саннарын уйлап чыгара. Губерна буенча мәгълүматлардагы төгәлсезлеккә Уфа этнологы Р.Г. Кузеев игътибар итә һәм 1897 елны «башкортлар составында якынча 300–350 мең типтәр һәм мишәрләр исәпләнгән» дип яза (Кузеев Р.Г. Историческая этнография башкирского народа. Уфа: Башкнигоиздат, 1978. С.241).
«Типтәр» һәм «мещеряк» телле чагыштырмача зур төркемнәр шулай ук Вятка, Оренбург, Пермь һәм Самара губерналарында күренә.
Тикшеренүчеләрдә 1897 елгы Беренче гомум халык санын алу материалларының ХIХ – ХХ гасыр башында Россиянең демография тарихын күрсәтүдә ышанычлы чыганак санала. Чыннан да, ул, империядә Көнбатыш Европа критерийлары буенча уздырылган бердәнбер җанисәп, бу аның фәнни әһәмиятен арттыра. Әмма Уфа, Вятка, Оренбург, Пермь һәм Самара губерналарында «туган тел» графасы буенча статистик
хисаплауларга тәнкыйди якын килүне сорый.
Шунысы игътибарга лаек: Совет чорында 1959 һәм 1970 елларда халык санын алуда типтәр һәм бобыльләрне татарларга кертәләр (Кабузан В.М. Народы России в XVIII веке. Численность и этнический состав. М., 1990. С.108).
Бүген 1897 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча татар халкын исәпләүдә ике фикер яши:
1.Казан этнологы Д.М.Исхаков үзенең татарларның саны хакында арифметик хисаплауларында типтәр һәм мещерякларны гына түгел, Урал төбәгенең көнбатышын, ягъни хәзер Татарстан Республикасы территориясенә карый торган (элеккеге Самара
губернасы Бөгелмә өязе, Вятка губернасы Сарапул һәм Алабуга өязләре, Уфа губернасы Минзәлә өязе) һәм 1897 елны теркәлгән башкортларның бер өлешен татар итеп саный. Галим моның өчен типтәр һәм мещеряклар, башкортлар саннары теркәлгән Х ревизия материалларына мөрәҗәгать итә һәм аларны 1926 елгы, тел генә түгел, халыкның этник үзаңы да исәпкә алынган җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштыра. Д.М.Исхаков болай дип яза: «1926 елгы җанисәп буенча (…) югарыда саналган өязләр хәзер карый торган Татарстан АССР чикләрендә барлыгы 1,5 мең башкорт теркәлгән. Бу бит 1897 елгы халык санын алуда 166 209 башкорт (тел ягыннан) исәпләнгән җирләр! (…) Бу 166,2 мең кешенең барысы да этник яктан башкорт булмаганлыгы аермачык. 1897 елгы халык санын алу материалларын X ревизия (1856) мәгълүматлары белән чагыштыру түбәндәге нәтиҗәгә китерә: күрсәтелгән халыктан 42 мең кеше «башкорт» телле типтәрләр булган. Калган 124 мең башкорт 1897 һәм 1926 елгы җанисәп арасындагы 29 ел эчендә үзенең этник үзаңын тулысынча үзгәрткән дию безгә акылга сыймас хәл булып тоела» (Исхаков
Д.М. Динамика численности и расселение татар // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т.6. Формирование татарской нации. Казань, 2013. С.49).
2. Алман тарихчысы К.Наок үз тикшеренүләрендә «татарлар» астында «татар теле», «мещеряк теле» һәм «типтәр теле» критерийларын берләштерә. 1897 елгы җанисәптә татарларның абсолют саны хакындагы мәгълүматларга кагылганда, без хакыйкатькә иң якын торган Д.М.Исхаков гомумиләштерүләренә
мөрәҗәгать иттек. Башка төрле санау-гомумиләштерүләр булмау сәбәпле, татар этносының социаль сыйфатлары хакында фикер йөрткәндә, К.Ноак хисаплауларына таяндык.

(Дәвамы бар)