Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күкрәп керик яңа гасырларга

Татар теле

Мин – халкыңның теле.

Сине эзләп,

Канга батып беткән хәтере.

Бәлки, сиңа “үлде” дигәннәрдер,

Мин – исән-сау, мин – бар, мин – тере!

 

Нигә, балам, юллар уртасында

Башмагыңа карап баш идең?

Чукынмадыңмәле? – Җиде бабаң

Васыятен тапшырыр идем.

 

Күзләреңә төшкән күләгәне

Таратыймчы диеп мин килсәм,

Кипкән иренеңдә ярылып яткан

Сүзләреңдә әле мин исән:

 

“И син, телем, әнкәм, җанкисәгем,

Истәлегем, исән көннәрем!

Сабый чакларымда бишегемне

Тибрәтергә нигә килмәдең?”

 

Мин коллыкта әле. Илемдә дә

Алтын сүзләремә юк кадер.

Дөньядагы исәннәрем белән

Исәнләшә алмыйм мин хәзер.

 

Мин – барыбер диңгез! Бөтенегез

Аягөсте басар, шауласам.

Эзләреңә энҗе-мәрҗән сибәм,

Дулкын бәрелгәндә аумасаң.

 

Минем мәрҗәннәрдә җиде бабаң

Васыяте шулай җемелди.

Җем-җем иткән утка таба китсәң,

Әбиләрең шулай җеп эрли.

 

Нурларымны ятлар җыеп ала,

Капчыгына сала – кимеми.

Өзелмиләр, чуалмыйлар алар –

Безнекеләр шулай җан бирми!

 

Кил син, балам,

Кер син кочагыма –

Уйлый күрмә илдән китәргә.

Исән чакта – бүген исәнләшик,

Соң булуы мөмкин иртәгә.

 

Исәнләшик.

Мин – халкыңның теле,

Кылыч телгәләгән хәтере.

Сиңа мине “үлде” дигәннәрдер,

Мин исән-сау, мин – бар, мин – тере!  

 

 

Уттан туган уй

 

Бар нәрсәне монда сулар юган,

Җилләр куган, ялмап ут алган...

Илне сатканнарның тәңкәләре

Сөякләре белән буталган.

 

Бу бабамны кемнәр тере килеш

Иделләргә төртеп төшергән?!

...Дөнья нинди генә сувенирлар

Иҗат итми икән кешедән.

 

Чая дулкын ярга бәреп киткән

Баш сөяген юам Иделдә.

Гади генә түгел, бу, минемчә,

Гаскәр башы булган кимендә.

 

Гаскәр башы булгач,

Башлы кеше,

Асыл заттан булган, билгеле...

Кемдер каргый бүген: – Үз илеңне

Саклый алмагансың, шыр тиле!

 

Баш кешеләр әллә ул чакта да

Бар кешедән башлы саналган?

Кичер, бабам, синең хакта бүген

Китап язып ята мең надан.

 

...Утлар һәрчак монда бу суларны

Чигендереп бию биегән.

Кем көенә биегәннәр алар –

Учагыма килеп иеләм.

 

Гөлләр бүген әйлән-бәйлән уйный

Мин кабызган учак тирәли.

Кипкән күлләр болыт булып килә,

Сибәли дә яңгыр, сибәли.

 

Кылычдарның ул чак ташка түгел,

Башка тиеп йөзе кителде...

Тарихымны таптап китә калсам,

Табаннарым канар шикелле –

 

Кылыч булып тыныч кына ята

Бабамнарның кайнар эзләре.

Күкрәп керик яңа гасырларга

Эзләп йөрер юкса үзләре.   

***

( Азатлык мәйданы)

Башкае киселгән нәселем Агачы,

Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән.

Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча,

Кузгалып китү юк быелгы җәемнән.

 

Җәелгән җиремә – үлемсез Агачым,

Иелмәс иңнәре биеккә үрелгән.

Яшәргә! Яшәргә! Яшәүләр кешегә

Мең кабат газаплы булса да үлемнән.

 

Коллыкны яндырып каныбыз дөрләсен,

Дөрләсен, сүнмәсен – ант итик, Ватанчы:

Йә бозлы йортыма азатлык яуларбыз,

Йә янып бетәрбез, кол булып калганчы!

 

Илемә багышлап үземне, сүземне,

Ачлыкта утырам шул газиз нигездә.

Яшәүне сөям мин!..

       Сөягем белән, Ил.

Иреккә илтүче юлларны тигезлә!

 

 

 

Балачакта

 

Яз килгәч тә, тауга чыга идек,

Ерганаклар ерып йөрергә.

Ераккарак качып китә идек,

Чакырсалар өйгә керергә.

 

Ашау-эчү онытыла иде –

Тик ерылсын тауда кар суы.

Тик күренсен дәртле Кандыз буйлап

Бәрелә-ватыла бозлар агуы.

 

Ашыгып аккан ерганаклар кебек

Узган икән шулчак гомер дә.

Артта калды инде балачагым,

Тирән эзләр сызып күңелдә.

 

Уйланамын хәзер:

Бу гомерем

Ерганактай юлдан агамы?

Узган юлларымда, күзгә күренеп,

Чаткы кадәр якты каламы?

 

Кырлар буйлап агып,

Ерганаклар

Сугаралар иген басуын.

Ниләр бирә илгә минем болай

Гомер юлым буйлап баруым?!

 

Кайлардан, кайсы илләрдән...

 

Кайлардан, кайсы илләрдән

Мине чакырып алдың? –

Ак канат биргән идең дә,

Каралтты аны кайгым.

 

Чакырдың, сөю, син мине

Һәм бирдең күпме газап.

Мең кабат колың ясадың,

Мең кабат иттең азат.

 

Рәнҗесәм газабың өчен,

Янмыйча торсам озак,

Бу чиксез алсу дөньяга

Афәтләр килер сымак.

 

Һәм күккә күтәрә давыл

Ап-ак канатларымны.

Онытма канатларымны

Мең кат канатканыңны.

 

***

Бер дулкын – көн кебек,

Бер дулкын – төн кебек,

Бер дулкын – төш кебек,

Бер дулкын – өн кебек.

 

Айлы күл, айлы күл,

Мин килдем ярыңа.

Тик алтын балыкны

Чакырмыйм яныма.

 

Калкавыч булсын дип,

Айны мин салмадым.

Күрәсез – кулымда

Юк минем кармагым.

 

Бер дулкын – малай чак, –

Офыкны сагынам.

Бер дулкын – егет чак, –

Бөркеттәй кагынам.

 

Гүя мин мең еллык

Очыштан кайттым да

Һәм сиңа сокланып

Утырам ярыңда:

 

Бер дулкын – көн кебек,

Бер дулкын – төн кебек.

Бер дулкын – төш кебек,

Бер дулкын – өн кебек.

***

 

Илдә имән булып үскәч,

Гел туры торалмасаң

Егыл,

Күктә очып йөргән

Кошлардан оялмасаң.

 

Илдә имән булып үскәч,

Үрел син күккә кадәр...

Дошманың өстенә егыл,

Тамырыңа тисә әгәр!