Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бөек шагыйрьнең рус телендә беренче тәрҗемәләре һәм биографиясе

Укучылар игътибарына бөек шагыйребез Габдулла Тукайның кыскача биографиясен һәм аның уникаль иҗатына бәяләмә тәкъдим итәбез. Бу язма 1914 елда рус телендә дөнья күргән. Аңлашылуынча, ул Г.Тукайның вакытсыз үлеменнән соң язылган. Мәкалә Мәскәүдә Лазарев көнчыгыш телләре институтының “Восточный сборник” дигән тупланмасында басылып чыккан. Шагыйрьнең биографиясенең һәм кайбер шигырьләренең рус теленә тәрҗемәләре авторы итеп наширләр Г.Х.Акчуринны күрсәткәннәр.

Кем ул Г.Х.Акчурин?

Шушы сорауга җавап эзләп, без озак еллар дәвамында тикшеренүләр алып бардык. Безнеңчә, халыкның яраткан шагыйренең кыскача биографиясен Галим Хафиз улы Акчурин язган. Бу вакытта ул Мәскәүдә Лазарев көнчыгыш телләре институтын тәмамлаган, ягъни бу уку йорты өчен ят кеше түгел. Тупланманың шушы ук санында Тукайның Галим Акчурин тәрҗемә иткән “Теләнче”, “Эштән чыгарылган татар кызына” шигырьләре һәм “Мөбарәк тәсбих өзелде” (Л.Толстой вафатына) нәсере басылган. Шуңа бәйле, басманың наширләре рус телле укучысына шагыйрьнең кыскача биографиясен дә бирергә була. Безнең карашыбызча, ул Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н.Толстой телендә язылган беренче мәкалә булган. Нәкъ шуның белән кыйммәтле һәм кадерле ул безгә. Тукай тәрҗемәләре һәм язма белән Лазарев институтының һәм башка уку йортларының билгеле бер даирә студентлары һәм интеллигенция, шул исәптән татар зыялылары да таныша алган. Басманың тиражы бик зур булмагандыр. Әмма студентлар үзенчәлекле укучылар буларак, тупланманың һәр чыгарылышы, шул исәптән Тукайга багышланганы да, шуңа охшашлы басмаларга караганда киңрәк тарала торган булган.  Без монда студентларның һәртөрле яңа басманы “кулдан кулга” йөртеп уку формасын күздә тотабыз.

Яраткан шагыйрьләренең вакытсыз вафаты мәгърифәтле, аң-белемгә омтылышы зур булган татарларны гына түгел, Россия империясенең бөтен төрки-мөселман дөньясын  кузгатып җибәрә. Бу турыда замандашларының бихисап кайтавазларыннан гына да белеп була. Аларның һәркайсында югалту ачысы һәм тирән хәсрәт ярылып ята. Г.Акчуринның әлеге язмасын да нәкъ шушы контекстта карарга кирәк. 1914 елда да, аннан соңгы елларда да Россиянең татарлар укыган уку йортларында, эшләгән урыннарында Тукайның хәтер кичәләре уздырылып торган. Мондый кичәләрдә илнең башка төрки халыклары вәкилләре дә катнашкан.

Безнең өчен шунысы кызыклы: тупланманы укучыларга Г.Тукайның кыска, күп вакыт фаҗигале тормышы һәм искиткеч иҗаты ни рәвешле итеп сурәтләнгән соң? Популяр шагыйрь образын аларга Петропавловскта туып-үскән татар егете Галим Акчурин тәкъдим итә, тупланманы басмага билгеле тикшеренүче Вл.А.Гордлевский әзерләгән.

Күрәсең, Г.Акчурин тәрҗемәче буларак, Лазарев көнчыгыш институтының танылган мөгаллимнәре дәресләрендә формалашкан. Аерым алганда, биредә Вл.А.Гордлевскийның укытуы  да зур роль уйнагандыр.

Г.Тукайның иҗат мирасы XXI гасырда  үзебезнең ил галимнәренең дә, чит илләрнең фәнни тикшеренүчеләренең дә, шулай ук киң даирә укучыларның да игътибарын элеккечә җәлеп итеп тора.

Документның башы:  «Габдулла Тукаев»

(1886-1913)

Габдулла Тукай Казан губерниясенең Кушлавыч авылында туган. Әти-әнисеннән бик яшьли калган; ятим буларак, аңа, Җаекта төпләнеп калганчы, бер туганнарыннан икенче туганнарына күчеп йөрергә туры килгән. Ул 3 сыйныф рус-татар мәктәбен тәмамлаган, мәдрәсәдә укыган һәм биредә шигырьләр яза башлаган, аларны “Әл-гасре-җәдит” журналында һәм “Фикер” газетасында бастырган. 1906 елда ул Казанга күчеп килә. Авыр тормыш шартлары аның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Казанда туберкулез билгеләре үзен сиздерә башлый; 1912 елда ук башкорт далаларына дәваланырга баара, әмма соң булып чыга – аның какшаган сәламәтлегенә файдасы тими.

1913 елның 2 апрелендә Казанда вафат була.

Тукаевның шигъри эшчәнлеге кыска, якынча сигез ел: 1905 – 1913 еллар. Шуңа карамастан, ул яшь татар әдәбиятының бер баганасы булып тора. Аның беренче шигырьләре татарларга авыр аңлашыла торган госманлы телендә язылган, әмма Казанга күчүгә ул госманлы әдәбияты йогынтысыннан чыга, һәм алга таба инде татар телендә иҗат итә башлый. Тукаевның халык арасында киң популярлыгы да шуның белән аңлатыла. Үзенең шигырьләрендә Тукаев мәхәббәт, азатлык, милләт, татар хатын-кызлары турында җырлый.  Соңгы елларда әлеге мотивларга пессимистик ноталар да өстәлә: тормыштан, дуслардан күңел кайту, үлергә  теләү һ.б.

Тукаев халык шигъриятен, аеруча халык җырларын яраткан, аларда чиста, халыкчан тел тапкан. Ул халык җырларына ияреп язган, шулай ук ияләр турындагы риваятьләрне шигъри телгә күчереп, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен иҗат иткән; “Шүрәле” яңгырашы буенча иң яхшы шигырьләрнең берсе булып тора.

Рус язучыларыннан аңа Лермонтов белән Пушкинның йогынтысы зур булган. Тукаев Лермонтовның “Шагыйрь”, “Балага”, “Тәәссер”, “Алдандым” һ.б., Пушкинның “Мәхбүс”ен, “Бакчасарай фонтаны” шигыреннән өзек һ.б., Майковны, Плещеевны тәрҗемә итә.

Аңа юмор белән сатира да ят түгел. Ул Казанның Печән базарында сату итүчеләрдән көлә. Тукаевның сатирасы халык әсәрләре сатирасына охшаш (“Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш”). 

Тукаев халыкчан, милли шагыйрь иде; ул үзенең таланты чәчәк ата башлаган вакытта яшь көенә вафат булды”.

Г.Акчурин.»  (документның ахыры)

 

Г.Тукайның тәрҗемәчесе һәм биографиясен язучы кем соң?

 Галим (Мөхәммәт-Галим) Хафиз улы өхәммәт-Хафиз улы) Акчурин 1892 елның 20 апрелендә Петропавловскта туган. 1910 елда шундагы реаль училищены тәмамлаган. 1913 елда Лазарев көнчыгыш телләре институтының махсус классларында тулы курс үтеп, аттестат алган. Төрек, үзбәк, казакъ, азәрбайҗан, рус, татар телләрендә иркен сөйләшкән. Немец, француз, гарәп һәм фарсы теллләрендә укый алган. 

1915 елда ул Петроград университетының тарих-филология факультеты студенты була. Кызганычка каршы, 1917 елның февраль вакыйгалары сәбәпле, өченче курста укуын ташларга туры килә.

Туган ягына кайткач, Галим Милли Мәҗлесенә (Эчке Россия һәм Себер мөселман төрки-татарларының милли мәҗлесе) депутат итеп сайлана. 1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 ноябренә кадәрУфада төрки-татар милли парламентында  секретарь булып эшли.

Совет чорында ул туган Петропавловск шәһәрендә төрле учреждениеләрдә һәм оешмаларда хезмәт куя: Союз үзәге җирле агентлыгында секретарь, өяз ревкомының кыргыз (казакъ) секциясе секретаре, халык мәгарифе губерна бүлеге коллегиясе әгъзасы һ.б. Г.Акчурин бума чиреннән һәм туберкулездан интегә, 1925 елда табиблар аңа III төркем инвалидлык бирә.

1932 елда Г.Акчурин табиблар киңәше белән Казанга күчеп килә һәм вафатына кадәр шушында яши. Биредә ул, нигездә, сәүдә өлкәсендә эшли. Соңгы эш урыны Казанның шәһәр азык-төлек сәүдә оешмасында була, ул анда икътисадчы вазифасын башкара. Казанда ул еш авырый, аны З.М.Кутуева – Гадел Кутуйның бертуган апасы дәвалый.

Г.Х.Акчурин гаепсезгә репрессияләнә. Аны 1944 елның 1 ноябрендә ул елларның тардицион гаебен ташлап, кулга алалар. Аерым алганда, РФнең Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе архивында болай дип язылган: “1917-1919 елларда Петропавловск шәһәренең милләтчел оешмалары эшчәнлегендә актив катнашкан, Колчакка булышлык иткән, татар милли контрреволюцион оешмаларының элекке  лидерлары Гаяз Исхакый һәм Фоат Туктаров белән берлектә “Маяк” һәм “Юл” газеталарын чыгарган”.

Г.Акчурин 58-10, 1 өлеш, 58-11 статьялары буенча хөкем ителгән. Тоткынлыкта туклану һәм көнкүреш шартларының канәгатьләнерлек булмавы аркасында, аның сәламәтлеге кинәт начарлана.

1945 елның 14 июлендә Г.Х.Акчурин өлкә дәваханәсендә вафат була. Алты көн узгач, вафат булуы сәбәпле, ТАССРның НКГБсы тарафыннан җинаять эше ябыла.

Г.Акчурин 1957 елның 10 августында аклана. Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан 2002 елның 29 ноябрендә бирелгән “Аклану турындагы белешмә”дә болай диелгән: “Татарстан Республикасы прокуратурасының 2002 елның 26 ноябрендәге нәтиҗәсе белән ТАССР прокуратурасының 1957 елның 17 августындагы карары үзгәртелә, Акчурин Г.Х.на карата ачылган җинаять эше аның гамәлләрендә җинаять булмау сәбәпле туктатыла”.

Габдулла Тукай биографиясенең һәм әсәрләренең рус теленә беренче тәрҗемәләренең басмага чыгуының һәм аның тәрҗемәчесе һәм тәрҗемәи хәленең авторы Галим Акчуринның тормышы һәм эшчәнлегенең кыскача тарихы менә шулайрак.