Логотип Казан Утлары
Роман

Алло, кем әле бу?! (дәвамы (4))

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Приюткинның тагын ике атнага якын ялы калган иде. Барып күрүдән нәрсә югалтам дигән каршылыклы уйлары белән ул Лариса Фёдоровна өенә юл тотты. Бәлкем, аның хыялындагы яшьлек мәхәббәтенең инде шәүләсе дә калмагандыр. Тешләре коелган, битен җыерчыклар баскан, тормыш авырлыгыннан гәүдәсенә хәтле куырылып беткән ямьсез карчыкка әйләнгәндер. Юк, барыбер күреп калырга, гомере буена күңелендә йөрткән
кеше белән очрашырга кирәк!
Полковник күбрәк уйланган саен Юраның үз улы булуына ышанычы көчәя генә барды. Дөньяда туган-тумачасыз яшәүнең авырлыгын, мәгънәсезлеген сабый чагыннан ук тойган, бәхеткә омтылган бәхетсез адәм иде ул! Бәлкем, хәзер шул югалган бәхетенең бер өлешен эзләп барадыр... Шул ук вакытта мәкер утына эләгеп көюдән дә сагая иде ул! Ни дисәң дә, хатынының әтисеннән шикләнә ул. Бәлкем, аның белән ачыктан- ачык сөйләшергә кирәктер? Кеше буларак аңлар әле... Күз күрер, башта
Казандагы хәлләрне ачыклау мәслихәт.

***

Приюткинның бу якларга күптән аяк басканы юк иде. Пановка
төрмәсеннән икенче урынга күчкәненә дә сигез елдан артык вакыт узган. Казан үзгәргән... Аның биредә кайчандыр Суворов көллиятен тәмамлавына да байтак сулар аккан! Салмак кына келтерәп, вокзалга якыная торган поезд тәрәзәсеннән Кремльгә күз салды. Сөембикә манарасы, чиркәү гөмбәзләре, Кол Шәриф мәчетен сокланып, күздән кичерде. Вакыт табып, Шәфыйка апаларына да сугыласы иде. Бәлкем, әле исән-саулардыр. Ни гомер узды,
хәлен дә белешкәне юк шул. Имансызлык инде бу! Дөнья куып, үзеңә гел яхшылык кына эшләгән изге кешеләребезне дә онытабыз! Тормыш мәшәкатьләренә сылтап калдырабыз!
Поезд вокзалга җитәрәк «без кайтып җиттек» дигәндәй, яңгыратып
кычкыртты. Приюткинның туган шәһәренә кабат кайту шатлыгыннан һәм алда булачак очрашуларны күз алдына китереп, йөрәк тибеше ешайды. Репродуктордан Куйбышев – Казан поездының кайтып җитү хәбәре яңгырады. Аңа хәтле үк эшелонда ыгы-зыгы башланган иде инде. Игъланнан соң коридорда ыгы-зыгы башланды. Ашыгучылар үтеп китмичә, купедан чыгарлык түгел иде. Өлгерермен әле, дип куйды
ул, дулкынланып. Тагын бер ун минуттан вагон бушап калган иде. Ул спорт катомкасын кулына тотып, ятимлекнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр иткән шәһәр чатына чыгып басты. Иртәнге сәгать алтылар булуга карамастан, шәһәр инде үзенең көндәлек тормышы белән яши башлаган иде. Машиналарның сигнал кычкыруы, тимере кырылып, рельслар чинавы, кеше тавышлары – барысы бергә кушылып, зур каланың холкын билгели. Биредә инде, әнә, яңа көн туды. Салкын таң җиле дә син кем, нишләп безнең калада йөрисең, дигәндәй биткә китереп бәрә, чабулардан тарткалап куя. Агач яфраклары да төрле төсләргә кереп,
шыксыз көз табигатен бизәп, һавада бөтерелә. Җиргә иңгәч тә салкын җил аларны очыртып, бер күчкә өеп куя. Урам себерүчеләргә эш җитәрлек. Әле күптән түгел генә агач күрке булган яфраклар, инде кирәкмәс чүп өеменә әйләнгән. Әнә, аларны капчык-капчык төяп чүплеккә ташыйлар. Аз гына җыештырмый торсаң, бөтен бер шәһәрнең чүп өеме астында калуын көт тә тор. Кешелек дөньясына гел караучы кирәк шул! Кара рухлы адәмнәрне дә изоляцияләмәсәләр, тормыш-көнкүрешебездә хаос башланыр иде. Таланмаган, көчләнмәгән кеше, басылмаган кибет-банк,
фатирлар калмас иде, шәт. Мәетләрне, шул яфракларны җыештырган кебек, эшелоннарга төяп озатырлар иде. Кешелек үзенең хөсетлеге, нәфеслеге, явызлыгы аркасында камил дөнья төзи алмады. Шуңа күрә бу фани дөнья бертуктаусыз чистартылып торуга мохтаҗ. Полковник Приюткин да шул «чисталык» өчен җавап бирүчеләрнең берсе.
– Иптәш полковник, сезне кай тарафка илтеп куярга?! – дип, аңа бер адәм иярде. Таксистмы ул, акча эшләргә чыккан шәхси затмы, аңламассың! Совет заманында таксистлар хәрбиләр кебек үк форма киеп йөрде, аларны шул киемнәре аша әллә каян чамалап була иде.
– Тракторныйга хәтле күпме аласыз? – диде Приюткин.
– Башкалардан 500не, Сездән калабызның кунагы буларак, 300 сум.
– Артыграк каерасың түгелме соң?!
– Бер дә артык түгел, иптәш офицер!
– Мин Казанны да, такси тарифларын да яхшы беләм, хөрмәтлем, – дип, Приюткин өч бәя каерган адәмнән аерылып, юлын дәвам итте.
– Соң иртә-кич безнең тарифлар да үзгәрә бит! Яхшы, сезнең хакка 200 сумга «выжт» иттереп илтеп куям!
Полковник аның сүзләренә битараф калып, атлавын дәвам итте. Теге тагын аңа иярде. Бәясен 150 сумга кадәр төште. Чит җирләрдән килгән кешеләрне «саварга» өйрәнгән оятсыз бәндә, клиентын югалтачагын аңлап, кабалана-кабалана: «Яхшы, сезне 130 сумга да илтеп киләм», – дип теләнде. Тик Дмитрий Усадовичның бу хөсетле адәмгә ихтирамы күптән беткән иде. Теге нәфесле зат эшнең барып чыкмаячагын аңлап, үзалдына
мыгырданып, тукталып калды. Ун-унбиш метр ара үтмәгәндер, икенче берәве: «Иптәш полковник, кая телисез, күз ачып йомганчы илтеп куям!» – димәсенме! Офицер аңа борылды. Иске «Жигули» тәрәзәсеннән елмаеп, бер үсмер карап тора иде: «Борчылмагыз, ничә сумыгыз кызганыч түгел, шуны бирсәгез риза-бәхил! Иртәгә авылга кайтасым бар, бензинга кирәк!» – дип, авызын ерды ул.
Гуманитар институтта укучы яшь таксист бертуктаусыз такылдап,
авылы, әти-әнисе, сөйгән кызы Әкълимә, өч сыерлары, атлары барлыгына хәтле, көлә-шаяра барысын сөйләп чыкты.
– Атайга булышмыйча ярамый, иптәш командир! Ашатучым да,
ярдәмчем дә шул гына! Ул биргән сәмәннәр генә җитәме соң студент халкына! Кызлар янына чабарга да, иптәшләр белән бер кызып китеп, соңгы тиеннәр беткәнче типтереп алырга да туры килә. Кесәдә җилләр уйный, ашарга ипи катылары гына кала инде соңыннан. Атай янына кайтып, хәер эстәр өчен дә машинага бензин кирәк бит әле. Әнкәй пешергән аш, гуляшлар ашап киләсең дә, камыры гына түгел, эчендә фаршы да булган пәрәмәч-өчпочмакларын сагынып, төштә генә күреп, тагын бер атна ятасың
инде.
Таксист-бомбардир егет күңелле шәкерт булып чыкты. Полковник аңа 150 сумын кызганмады.
– Рәхмәт, иптәш командир! Зурладыгыз! Илле сумы кайтып килергә җитсә, өйдәгеләргә күчтәнәч алырга да кала әле монда, – дип, шаян коңгырт күзләрен уйнатып, авызын ерып, артыннан: «Исән-сау йөрегез, иптәш полковник!» – дип тә кычкырып калды. Егет белән аралашудан Приюткинның күңеле күтәрелеп китте. «Бәхетле үсмер, авылларында әти-әнисе, сөйгән кызы да көтә!» дип, таксист егетнең бәхетеннән хәтта көнләшеп тә куйды ятимлектә үскән хәрби.
Әйе, ул үзе дә ятимлектә үскән, аның бердәнбер улы да атасыз үскән үзе кебек үксез. Инде оныгының да ятимлектә үсәчәге суд тарафыннан хәл ителгән. Менә ул Тамара Ивановна биргән адрес буенча яшьлек мәхәббәтен эзләп килә... Аның күңелен бу мизгелдә каршылыклы хисләр өермәсе били иде.

(Дәвамы бар)