Логотип Казан Утлары
Повесть

Умарта (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

- Көтүчеләргә сәлам!

- Исәнме, Зарифәттәй!

- Буламы?

- Була.

Менә шулай кыска гына сөйләшеп котылмакчы иде Камил. Әмма Зарифәдән алай гына котылырмын, димә.

- Ферманыкылар бер хәл, авылныкыларга кагыласы булма! Этлекләреңне беләм мин синең, күптән күзәтеп йөрим, - дип кисәтте ул.

- Юк инде, Зарифә апа, кирәге бар, - дип, сер бирмәскә тырышты егет.

- Кая, суың юкмы, тамак кипте,  - дип, тегесе китәргә ашыкмавын белдерде. Камил тал төбендәге сумкасыннан иртә белән әнисе термоска җимешләп ясап җибәргән чәен алырга атлаган гына иде, Зарифә еланны күреп алды. Дөрес, аның нәрсә икәнен танымады әле.

- Бу нинди тәлинкә тагын? – дип сорады ул, түгәрәк тәлинкә булып йоклап яткан еланга текәлеп карап.

- Әәәә, улмы? Юк, берни дә түгел...

- Кая, монда бир әле, карыйм әле!

- Белмим, монда ята иде ул.

- Малай актыгы, китер монда, дим, Кара күл буенда теләсә нәрсә аунап  ятмый! – дип, үз сүзендә торды күпне күргән Зарифә.

Камил аптыраганнан, ни булса, шул булыр, моннан күпме ныграк яшерергә тырышсаң, шуның кадәр күбрәк бәйләнәчәк, дигән фикер белән еланны боҗра килеш учына алды да тәлинкә кебек итеп Зарифәгә китереп тоттырды. Тегесе кулына юешләнеп торган салкынча “тәлинкә”не кулына алуга чырыйлап кычкырып та җибәрде. Үзен кузгатулары еланга да ошамады, билгеле, ул да кинәт тураеп бер мәл һавада асылып торды да җиргә егылып төште. Зарифәнең шулай ук күпне күргән аты коты алынып арт аякларына басты һәм хуҗасын чөеп төшереп, кушаяклап чаптыра башлады. Сарыклар мондый күренештән кая барып бәрелергә белмичә, берсе өстенә берсе өелде. Зарифә дөпелдәп егылып төшүгә бер мәл тын да ала алмый торды: ул әллә ат өстеннән егылып төшкәнгә гарьләнеп, әллә авыртудан ыңгырашып ята иде. Елан исә күптән инде үлән арасына шуышып кереп күздән юк булды. Камил генә нишләргә белмичә аптырап калды.

- Кулыңны бир, үлә-ә-әм! – дип сузды Зарифә.

Камилгә җан керде.

- Хәзер, хәзер, Зарифә апа, баса аласыңмы? Берәр җирең сынмадымы?

- Сынмаган җирем юк бугай, - дип зарлана-зарлана Зарифә Камилнең иңенә таянып торып басты. Уфылдаса-ыңгырашса да, хатынның сынган-ниткән җире юк иде.

- Бәхетең, малай актыгы, үзеңне дүрткә бөкли идем.

- Соң, Зарифә апа, минем ни гаебем бар?

- Ә кем гаепле?! – дип акайды тегесе.

- Син үзең, - диде Камил күз дә йоммыйча. – Зарифә апа, кирәкмәгән җиргә үзең күп кысылып йөрисең. Көтүне таратасың хәзер.

Зарифә үзеннән өлкәнрәкләрнең сүзенә колак салгалаштырса да, яшьрәкләрне бөтенләй санга сукмый. Ни өчендер ул үзен гел хаклы дип өйрәнгән хатын иде. Монда тәрбиясендә ата каешы да татып карамаган маңка малай аңа каршы дәшеп торуын күргәч, өстәвенә шул малай алдында ат өстеннән мәтәлеп төшеп, егылып та яткач, бөтенләй чыгырыннан чыкты. “Нәрсә дидең?” дип ажгырып, Камилне изүеннән эләктереп алды. Зарифә өчен генә бала-чага булып тоелган Камил буй җиткергән пәһлевандай егет иде. Ике куллап килеп ябышкан әлеге олы хатынны бер кулы белән этеп кенә куйды. Тегесенең генә көчсезлеген таныйсы килми иде, итек кунычындагы чыбыркысына тотынды. Камил чыбыркы бавы сызгырып килгән шәпкә очыннан эләктереп алды да хатынны үзенә тартып китерде һәм янә җиргә егып салды.

- Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, - дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның: кайчандыр Камилнең мәрхүм атасы да Зарифәне шулай бер кулы белән генә егып салган иде. Дөрес, ачу белән түгел, назлар өчен. Күл буендагы җиргә дә түгел, ә мунча ләүкәсенә. Энҗебикәнең Зарифәгә ачу саклар сәбәбе булса да, ул боларны берәүгә дә белгертмәде, эченә йотты. Менә бүген Камил шушыларны белеп алса, Энҗебикә Зарифәнең телен өзеп алып, этенә ашатачак иде. Менә шушылар ирдәүкә хатынның кикриген шиңдерде дә инде.

- Булды, энем, аңладым, җибәр. Монда булган хәлләр миннән чыкмас, синнән дә чыкмасын, - диде ул торып, өстен кагыштырып. Һәм артык сүз әйтеп тормый гына атын эзләргә китеп барды. Арттан караганда, килеш-килбәте белән дә ирләргә охшап барган бу хатын канатларын сөйрәп барган ата казны хәтерләтә иде.

Шулай итеп, Камил туган авылында тулы ирек яулап алды. Аны инде авылда атасыз бала дип, сүз белән дә, мөгамәлә белән дә кимсетүчеләр калмады.

 

 

 

 Кечкенәдән әтисе белән әнисе, абыйларының иркә кочагында үссә дә, Нәфисә үзенең авылы барлыгын, ул авылда башка кешеләрнең яшәгәнлеген, хәтта ки өйдәгеләр сөйләшкәннән аларның холык-фигыльләренә кадәр бик яхшы белеп бетергән иде.

- Абый, кешеләр нигә тик торганнан сөйләшмәс булалар? – дип, Илсур абыйсының, Илнурының да башын катырып бетерә иде элегрәк. Тегеләре җаваптан кача. Дөресрәге, сеңелләренә нәрсә дип җавап бирсәләр дә, ялгыш булачагын аңлаганга күрә, дәшми калу ягын карыйлар иде. Нәфисә үзенең ялгызлыгын кайчан аңлагандыр, ләкин көннәрдән бер көнне аның җанында ниндидер бер ак тап пәйда булды. Ул көннән-көн зурая иде.

Шулай декабрь аенда ук башланып киткән бураннар аркасында авыл халкы капка төпләреннән ары бик кирәкле йомыш булганда гына китеп йөргән көннәр иде. Нәфисә иртән торуга тәрәзәгә килеп капланды: урам тәрәзәсеннән каршы якта яшәүче Миңнегали бабайларның өе күренми дә диярлек. Төне буе улаган буран өй кыегыннан тигезләп, көрт салып киткән, әле дә ябалаклап, тын гына кар явып тора. Нәфисәнең җанындагы теге ак тап урамдагы аклыкка тоташкандай булды. Кыз әтисе белән әнисенең мал янында, абыйсының мәктәптә булуыннан файдаланып, тиз генә аягына киез каталарын киде, өстенә мамык шәлен бөркәнде дә урамга чыгып йөгерде. Ул башта көлә-көлә кар көртләрен ера-ера чапты, аннан соң бу аклыкның чиген табасы килеп ашыга башлады, өеннән ераграк киткән саен җанындагы теге ак тап гүя ки тышка чыгар юл тапкандай башта акрын  гына саркый, аннан соң ярсып-ярсып ургый башлады. Аның күңелен берьюлы сагыш та, шатлык та биләп алды. Ул инде көлми иде, аның күкрәгеннән нәни кызларга хас булмаганча, улауга охшашлы бер тавыш чыга иде. Нәфисә чаба-чаба ничек итеп урам башына җиткәнен, бераздан инде авылны да чыгып китүен сизми калды. Кинәт туктап тирә-ягына күз салганда, бөтен тирә-ягы тонык кына аклыктан тора иде. Ул күккә карап бер урында әйләнә башлады. Ул үзе тик тора, дөнья әйләнә кебек тоела. Битенә, керфекләренә, шәле астыннан чыккан чәчләренә тәңкә-тәңкә кар төшә, ә ул аларны сизмичә әйләнә дә әйләнә. Тотынырлык бер тап юк, бөтен дөнья ак кына иде инде хәзер. Ул үзе, үзе шушы аклык эчендә бер нокта иде. Ул үзенә генә тотына ала иде.

Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә әти-әнисе, ә әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: “Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын”, - диде. Ни гаҗәп, аңа әтисе белән әнисе дә, хәтта абыйсы да каршы килмәде. Алай гына да түгел, Илнур аңа чаңгыларын бүләк итте. Нәфисә бигрәк тә бураннардан соң  чыгып, йөреп кайтырга гадәтләнде. Ерак китми үзе: буранлы озын төннең иртәсе җитүгә аның күңеле тыелгысыз рәвештә шул аклыкка ташлана. Авыл тирәли чаңгы эзләре сала-сала, көрт ера-ера йөргәндә, аның шулай ук бураннан соң эзләнергә, иснәнергә чыккан куян, төлке ише җәнлекләргә юлыкканы булды. Андый вакытта туктап, карашып торалар да, берни булмагандай юлларын дәвам иттерә алар. Еш кына Нәфисәне песнәк, чыпчык, саескан һәм карабүрек кебек кошлар озатып бара. Үлеп ярата кыз шушындый көннәрне. Фатыйма белән Мостафа төпчек кызлары шулай юанып йөргән арада ут йотып, берсе өйдә тәрәзәдән, икенчесе капка башыннан күзен алмаса да, аны-моны сиздермәделәр. Бәхеткә, артык озакламый иде Нәфисә, алай-болай көттерә калса, абыйсы теләсә кайсы мизгелдә сеңлесе калдырган чаңгы эзенә басарга әзер тора.

 Ә бураннар күп булды ул елны Каракүлдә. Хәтта март башында да үтәли җилләре белән кар себереп уйнады кыш. Китмәскә килгән кебек тоелса да, календарьда көннәр язга таба авышкан саен чигенде үзе. Аның каравы язы да дөбердәп, дулап килде.

Төрле яктан камап алган ташу күперләрне дә ишеп китеп, Каракүлне олы дөньядан аерып куйды ул язны. Ташу көннәрендә авыл халкының колагы  да, йөрәге дә үтә дә сизгер була: алар шаулап, кар эрегәнне, кар суларының бергә җыелып тулышканын, ташу  булып төшкәнен күреп-ишетеп кенә калмый, ә гүя үз тәннәре аша үткәрә.  Кар суы үзенең салкын, әмма шат хәрәкәтчәнлеге белән бөтен тәнгә тарала,  йокымсырап яткан канны әйдәкләп куа башлый. Яз шаукымын тойган беренче күзәнәк уянуга Каракүлдә туып-үскән кеше һичшиксез урамга ашыга. Бераздан ул күзәнәкләр бихисап булып берләшә дә, бер җан, бер тән булып укмашкан хәлдә ташу карарга китә. Ихатадагы атларга кадәр колакларын шомрайтып, ташу төшкәнне тыңлый Каракүлдә. Атларга да кинәт килә ул өн. Хайванкай җирдә яткан саламны элеп кабарга иелгән җиреннән башын кинәт чөеп җибәрә дә башка айгырлар, алашалар, бияләр һәм колыннар ишетелерлек итеп кешнәп аваз сала. “Озакламый безнең юеш иреннәребез яшел үләнгә кагылачак, озакламый безнең танауларыбызны яңа гына тишелеп чыккан үлән исе иркәләячәк”, - дип хәбәр итә ул җирне күкрәтеп ташу төшүен ишетүгә. Каракүлдә яз әнә шулай иң элек җирдән килгән өн булып аваз сала иде.

Бакча артында Нәфисәгә дигән йортына ишек куеп ята иде Мостафа. Колагына тонык кына булып килеп кергән гүләү тавышын шунда ук таныды. Таныды да аны-моны уйлап өлгергәнче ике атлап бер сикерә-сикерә урамга чыгып йөгерде. “Фатыйма, ташу төшә!” – дип кычкырды ул үтеп барышлый гына. Үзе белән көрәк тә эләктерде. Инеш ярларыннан чыкмасын өчен кар ерырга кирәк булуы бар. Фатыйма да өстенә юка пәлтәсен кия-кия, аягына галушларын гына элеп, ире артыннан йөгерде. Авылның өч урамыннан да инешкә таба көрәк-сәнәк тоткан кешеләр йөгерешә иде. Һәркемнең күңеле шат, ташу – алар өчен чын мәгънәсендә яңа ел, яңа тормыш башлануны аңлата иде. Яңа ел башланганда, бергәләшеп, ташу төшкәнне күзәтү, ташып аккан суга карап, теләкләр теләү – каракүллеләрнең элеккедән калган һәм беркайчан да үзгәрми торган гадәте иде. Ирләр көрәкләре белән ерганаклар ерганда, хатыннар ташуга карап, эчтән генә теләк тели.

“Нәфисә...” дип уйлады Фатыйма. “Илсур, Илнур...” - диде соңыннан. “Камил...” - диде Энҗебикә. “Сәламәтлек...” - диде Хәләфнең хатыны. “Иминлек...” - диде Зәкинеке. Бу сүзләргә аларның барлык аналык кайгыртулары да, изге теләкләре дә сыеп беткән иде. Ләйлинур түткәй учларын кушырып, дога кылырга керешкәч, хатыннар да аңа иярде. Аты өстеннән төшмичә генә Зарифә дә амин, дип битләрен сыпырды.

Коръәндә дә, колхоз уставына да язылмаган, беркем тарафыннан өйрәтелмәгән дә әлеге гап-гади йола Каракүл халкының еллык сәгатен киләсе ташуга кадәр көйләп куя иде. Бары тик Каракүлнеке генә булгангамы, бернинди кагыйдә, тәртип һәм мәҗбүрият  белән чикләнмәгәнгәме, ул һәркемгә рәхәтлек, җиңеллек кенә китерә иде. Аны хәтта авыз тутырып йола дип атау да дөрес түгел,  ул бары тик шулай гадәткә кергән. Ташуның нинди булуына карап, Каракүл халкы елның ничек киләчәген дә чамаларга өйрәнгән иде. Шуны күзәтеп, үзләренчә юрый гына башлаганнар иде, авылның теге башыннан гадәттәгечә оегына кыстырып кигән чалбар балакларын җилфердәтеп, Миңнегали картның килгәне күренде. Бер кулы белән атын җитәкләгән, икенчесе белән сыер куамы шунда... тукта, тукта, чатлы-чатлы мөгезле поши түгелме соң?

Иртә язда авыл уртасына поши каян, ничек килеп керә алган?

Ташу карарга җыелган халык дәррәү Миңнегали картка таба борылды.

- Менә, менә, - диде ул килеп җитүгә, сулуы кабып. – Күрше авыллар куып әлсерәткән, үзләре тота алмаганнар, күрәсең, бу мәхлук кая барырга белмичә, безнең авыл урамына килеп кергән. Атканнар аңа, суярга кирәк тизрәк! Иткәччәйләр бит, иткәччәйләр, - диде ул, пошиның арт санына шап-шоп итеп. Пошиның атлаган саен хәле бетеп бара иде, ул халык  басып торган урынга килеп җиткәнче егерме-утыз адым кала туктады да, бераз селкенеп торгач, гөрселдәп җиргә ауды.

- Әни! – дип кычкырып җибәрде шунда бер бала. Халык кычкыручыны эзләп тавышка борылды. Карасалар, күлмәкчән генә Нәфисә басып тора. Әле ташу, әле поши белән мавыгып, алар кызның кайчан килгәнен күрми дә калганнар. Күрүләре булды, бөтенесе тиң авызларына су капкандай телсез калды. Ул арада Нәфисә поши янына килеп аны муеныннан кочаклап алды. “Җаным-җаным, үлә күрмә, хәзер-хәзер” - , дип сыртыннан сөя үзе. Ләкин поши соңгы сулышларын алып ята иде инде, кызга бер тутырып карады да җан бирде. Аның ачык күзләрендә  Нәфисә сурәте  генә чагылып калды. Кызчык пошиның күзләреннән тәгәрәп чыккан яшьләрне сөртеп, кешеләр арасыннан карашы белән әтисе белән әнисен эзләп, кычкырып җибәрде:

- Әни, үлде бит! Әти!

Фатыйма шунда гына хәрәкәткә килде.

- Кызым! – Фатыйма тиз генә пәлтәсен салып, ялан өс чыккан кызының иңнәренә элде дә аны күтәреп алып өенә йөгерде. Бәләкәй кыз: “Җибәр мине, әни, кайтмыйм!” - дип еласа да, әни кеше баласын юата-юата, үгетли-үгетли барыбер алып кайтып китте.  Авыл халкы тиз арада телгә килде һәм Нәфисәне күрмәгәндәй, пошины нишләтергә икәнен хәл итә башлады.

Каракүл халкы урам уртасына кереп үлгән поши гәүдәсен зират янына күмәргә булды.

- Үләксә базына гына илтергә кирәк! – дип кычкырды аксак Хәләф.

- Илтә аласыңмы соң? Үзең илт! – диде, алмачуарын биетеп Зарифә. Үләксә базы авылдан шактый читтә урнашкан, язгы ташулар үтмичә торып, анда юл төшәчәк түгел – моны һәркем белә.

- Зират артына гына күмсәк, сез ни диярсез? – диде Миңнегали карт, һәрвакыттагыча зирәклек күрсәтеп. Зират авылга терәлеп торганга, пошины аның артына алып  чыгып күмү кыенлыклар тудырмаячак иде, шуңа да тиз ризалаштылар. Эшен дә тиз тоттылар, ташу уңае белән җыелышкан ирләр берочтан пошины да күмеп кайттылар. Алар көрәк-балталарын җыйнап, поши кабере яныннан кузгалуга Ләйлинур әби оныгы Әхмәтне ияртеп кабер өстендә дога кылып киттеләр.

- Әбей, - дип сорады Әхмәт, - поши кеше түгел бит, ни өчен дога кылырга кирәк?

- Мәхлук булса да, җан иясе ул, балам. Җаны рәнҗеп китмәсен, димен.

- Хайваннар рәнҗи беләме? – Әхмәт Каракүлдәге һәммә бала кебек үк төрле җан ияләрен күреп үскән. Атлар белән дә, этләр белән дә дус күреп аралаша. Муйнак кушаматлы эте бар аның, кечкенәдән бергә инде алар. Әхмәт кая барса, артыннан калмый ияреп йөри иде, ул да картайды инде хәзер. Койрыгын көчкә сөйрәр хәлдә, шуңа да бик иярми,  салам түшәлгән оясыннан бик чыкмый да инде. Әхмәт аның сабыйларча шатланганын, игътибар итмичәрәк торса, юри үпкәләгәнен җаны-тәне белән тоеп тора. Муйнакны һичбервакыт кыерсытканы булмады, рәнҗетүдән курка иде. Ә менә симертеп суйган бозауларга, бәтиләргә, каз-үрдәкләргә ничек карарга? Этләрне – кешенең дусты, диләр. Иң тугры җан иясе, диләр. Кадерләп үстереп, суеп ашамаганга, тугрылык саклыймы икән ул? Ә тегеләрен хәвеф-хәтәрдән саклап, ашатып торганнан соң, суй да аша инде? Рәнҗемимени инде, шулай булгач? Боларны уйласа, Әхмәт ит ашамас дәрәҗәгә җитеп пошына башлый.

Әхмәтнең соравы җавапсыз кала, чөнки аның Ләйлинур әбисе хайваннар белән генә түгел, хәтта ки табагачы белән дә тиң күреп сөйләшә. Олыгайган саен аның бу дөньяда “рәнҗеп калмасын” дигән җан ияләре генә түгел, ә әйберләре дә күбәя бара. Ул күптән инде ит ашамый, кәҗәсеннән бер стакан сөт савып алса, тавыгы күкәй салса, аларга кат-кат рәхмәтләрен укый. Шуннан соң “биргәнеңә мең шөкер”, дип Аллаһка һәм аның рәсүле Мөхәммәд с.г.с. кә салават әйтә. Әхмәтнең  әбекәе догалардан кала да нәрсәдер белә кебек, ул көннән көн азрак сөйләшә, уйчанлана бара. Көннән көн аның хәрәкәтләре җиңеләя. Дөнья кумый, киресенчә, артык әйберләреннән арына бара.

Ләйлинур карчык оныгының бу соравына нәрсә дип җавап бирергә дә белми. Гомер узган саен аның бу фани дөньяда кунак кына булуына инануы арта. Туганыннан алып шушы көнгәчә Каракүленнән бер дә чыкмаса да, ул бу дөньяның һәммә җирдә бертөрле булуын, бөтен җир шарына бер генә кояш, бер генә ай булуын белеп яши иде. Шуңа да бу җирдә байлык дип, дан дип яшәүнең мәгънәсен күрми. “Тегендә” алып китеп булмаган әйберләргә тора-бара бөтенләй истәлек-ядкарь итеп кенә карый башлады. Ә менә тегендә яңа гына җир куенына тапшырган поши җаны белән кайчан да булса очрашачагына иманы камил иде аның. Берүк кешеләргә рәнҗеп китмәсен, дип борчылды ул. Догасында да күбрәк пошиның җанына мөрәҗәгать итеп  дәште. Әмма теге яктан җавапка охшашлы бер генә билге дә булмады. Билге соңрак килде.

Язында ук сәерлекләре бар иде инде. Аңа Ләйлинур әби игътибар итте дә, Миңнегали карт кына пошынды. Каракүлнең умарталары кышны бик хәлсезләнеп чыкты ул елны. Кешеләре башта үзләренең умарталары гына шулай кышлаганмы әллә дип амшанникларында күзгә күренердәй сәбәп эзләде. Тапмагач, күршенеке белән кызыксындылар. Үзара зарланышканда, һәркайсының йөзенә аптырау билгеләре дә чыкты: умарталарга ни булган соң? Мондый хәлнең булганы юк иде әле, нишләргә, диештеләр. Миңнегали карт иренмәде, ихатадан ихатага йөреп, кортларны сәгатьләр буе күзәтеп йөрде. Умарталардагы хәлсезлекне йөрәге белән тойды ул. Алай да карлар эреп бетеп, төннәрен салкын төшми башлагач, бакчаларга чыгарып утыртылгач, бал кортлары шәбәеп киткән кебек булды анысы. Юкка хәвефләндек бугай, була торган хәл дип, тынычланып калды Каракүл халкы.

 

2 бүлек.

...Мин туганда Каракүл гөрләп торган авыл булган. Әле бик нәни вакытымда ук мин капканың теге ягында яшәү дәрте белән тулышып торган хәрәкәт сизә идем. Ул хәрәкәт мине гел үзенә ымсындырып торды. Ләкин мин аны күрүдән, аннан бигрәк катнашудан мәхрүм идем, чөнки мин булган җирдә һәртөрле хәрәкәт туктап кала, һәм миңа телсез балбалларны гына күзәтергә насыйп була иде. Шулай да ул тормышны үлеп яраттым. Минем дә нәкъ шулай тулы канлы тормыш белән яшисем килә иде. Ул тормышның тәмен әллә кайсы күзәнәкләрем белән тоя белә идем.

Каракүлдә бөтен кеше умарта тотса да, иң беренче булып балны Шакирҗан бабайлар аерта иде. Алардан соң китә-китә: әле бер йортта, әле икенчесендә бал аерткан, балавыз кайнаткан тавышлар ишетелә, авыл өстенә черек төтене, татлы бал, эрегән балавыз исе тарала. Әмма беренче бал аерткан көнне бөтен авыл: олысы-кечесе, яше-карты бергәләшеп көтеп ала. Ул көн алдыннан Шакирҗан бабай бөтен кирәк-ярагын әзерли, Әкълимә әби тәмле күмәч камырына баш куя. Таң белән алар ихатасында күңелле мәшәкатьләр башлана: Шакирҗан бабай рәт-рәт тезелгән умарталар янына чыгып китә, һәркайсы янында диялек туктап-туктап тора, бал кортлары белән сөйләшеп йөри, Әкълимә әби камыр басып, ипи пешерергә керешә. Өйләгә табан авылга бал катыш яңа пешкән ипи исе тарала. Ул көнне иртәнге якта  бала-чага Бал бабайның ихатасына якын килми, шулай да аның болдырын күрерлек кенә итеп, каршыда үскән өянкеләр тирәсендә кайнаша. Бал бабай яки Бал әби болдырга чыгып басып, кул изәүгә аларга таба йөгерешә: хәзер Бал әби кетердәп торган хуш исле түгәрәк ипикәйне күкрәгенә терәп телемләп кисәчәк тә агач кашык белән бетоннан өр-яңа бал чумырып алып, ипигә ягып балаларга өләшәчәк. Бала-чага ашап туйгач, Бал бабай гармуннарын алып чыга. Башта тальянда, аннан кыңгыраулы яшелендә, аннан соң бөтенләй кечкенәсендә уйный-уйный бала-чаганы биетә. Дәртле бию көе минем күңелгә үзәк өзгеч бер моң булып ягылып кала.

 Менә шундый тәмле бәйрәм ясыйлар иде алар авылда. Бала-чага таралгач, Бал әби мул итеп бал яккан ипи телемен миңа да китереп китә. Беренче тапкыр ул ипине ашаганым һаман да истә. “Миңа дамы?” - дип бик аптыраган идем ул вакытта, чөнки үземнең башка балалар белән бер рәттән йөрмәвемә ияләшкән идем инде. “Сиңа”, - дип сөенә әни. Ипикәйне иркенләп, валчыгын да коймыйча, тәмен белеп кенә ашыйм. Әнигә дә бирәм, ул: “Үз өлешеңне үзең аша, кызым”,- ди, ләкин мин ашап бетермичә күзен дә алмый карап тора. Әни бөтен  җаны белән елмая ул минутларда. Кич белән безнең өйдә дә бәйрәм була: Илнур абый мандолинада уйный, мин биим, әни такмак әйтеп тора.

Менә шушы бал яккан ипикәй кебек тоела иде миңа капка артындагы тормыш: үзе йомшак, үзе кетердәп тора, үзе баллы...

Ләкин көннәрдән бер көнне авылдан бал исе юкка чыкты. Миңнегали бабай безнең умарталар янында озак утырды бер чакны.

- Синекеләр шәплерәк, Мостафа. Шулай да кыланмышлары бүтәнчәрәк тоелды: бер ишләре умарта авызына чыгалар да көньякка карап очасы урынга умарта астына кереп куналар. Нишләп торалардыр алар анда, һич аңларлык хәл түгел, ә? – дип бик хәвефләнеп сөйләде Миңнегали бабай әтигә. Әти, гадәттәгечә, дәшмәде. Соңрак әнигә генә: “Мин бер үзгәреш тә күрмим, сиңа ничек?” - дигән булды. Әни дә әтинең гадәтләрен үзенә сеңдереп бетергәнгә: “Күз күрер. Чебешләрне көзен саныйлар, бал аертканда карарбыз”, - дип кенә куйды. Шул көннән соң мин бал кортларын көн саен күзәтер булып киттем. Минем тагын бер шөгылем артты. Бал кортларының умарта астына кереп өелешүен бик озак күзәттем: аларны бал алып кайтмасалар, сакчы кортлар ояга кертми икән. Бигрәк кырыс инде тәртипләре: эштән буш кул белән кайтсалар, өйгә кереп тормыйча хәл җыялар да тагын китәләр. 

Шулай да төп шөгылем – чишмә иде. Каракүлнең кечкенә генә инеше башланган чишмә безнең аяк очына терәлеп кенә ага. Умарталык аша юкәлеккә килеп керәсең дә, аның аша чыгуга инешкә килеп төртеләсең. Ул якта кеше-кара сирәк йөри – чишмәгә суга йөрмиләр инде, су һәркемнең ишегалдына ук кергән. Ә минем яраткан урыным ул. Чишмә өстенә үк иелеп әтинең дә колачы җитмәстәй юан өянке агачы үсә анда. Карт инде ул, мин туганчы ук аны яшен сугып, икегә ярган, эче куыш. Мин еш кына шул куыш эчендә утырам.   Берәүгә дә комачауламыйм, үзем дә иркенләп уйныйм. Чишмә миңа капка артындагы теге хәрәкәтне алыштыра иде, чөнки ул туктаусыз гөрли. Ул һаман көлә-көлә ага. Аның янында мин дә көләм. Ә беркөнне бал кортлары янында озаграк йөрдемме, соңга калып кына чишмә янына төшсәм, чишмә пышылдап кына сөйләшкәндәй, тынып калган. Гадәттә, чишмә тавышы көзгә таба гына шулай бер тынып ала торган иде. Әле җәй башы гына бит. “Күз күрер”, - дип уйладым мин дә әни сүзләре белән.

Әмма чишмә тынганнан-тына бара кебек тоелды. Бу турыда әтигә дә әйттем. Ул да төшеп, озак итеп чишмәне тыңлап торды. “Кызым, борчылма, була торган хәл. Күптән инде яңгыр яуганы юк, яңгырлар явып үтсә...” – дип әллә мине, әллә үзен тынычландырды. Ул кичне озак итеп кояш баешы ягына офыкка карап торды ул. Офыктагы кояш бер дә яңгыр вәгъдә итәргә охшамаган иде.

Яңгыр яумады ул җәйне. Каракүллеләр иртән торсалар да, кич ятар алдыннан да үлән арасына чыгып чык тикшерә торган булып киттеләр: чык төшкәнме, үләннәр коры калганмы? Һәркөнне айны күзәтәләр: яңа ай туарга тиеш иде, кырын ятып туганмы, яны беләнме? Ничек итеп тула? Тулган айны болыт каплаганмы? Кояш баеганда, болытлар артына тәгәрәп кермиме? Радио-телевизордан һава торышын әйтә башласалар, авыл сәҗдәгә киткәндәй тынып кала...

Кышкы бураннардан мул булып калган кар суының дымыннан туенып кына үскән арыш-бодайлар кыска гына башак чыгарып, вакытыннан иртә саргая башлаганда, көтүлекләрдә сарык бәрәне элеп кабарлык яшеллек беткәндә, Ләйлинур әбинең дә түземлеге төкәнде.

- Килен-балакайлар, кызлар, болай булмый. Поши каберенә барып дога кылырга кирәк, - диде ул, таң белән көтү куганда. – Көянтә-чиләкләрегезне дә алыгыз, бер йотым суга тилмереп җан бирде хайванкай...

Алар барысы да ак яулыктан иде. Ләйлинур әби поши кабере янына тезләнеп догалар укыды, яшьрәкләр авыл башындагы коедан көянтәләп, кабер тирәсенә су ташыды.  Минем дә барасы килде анда. Ул поши минем өчен аеруча кадерле җан иде. Беренче тапкыр буран артыннан чыгып йөгергәндә үк очраган иде. Шуннан соң ул мине урман борынында көтеп ала торган булды. Якын да килми, ерак та китми, озатып йөри. Киткәндә, нарат төбендә аңа дип алып чыккан ипи катыларын калдыра идем. Язгы ташулар төшкәндә, кемнеңдер кулы күтәрелеп, аңа атты. Мин тагын ялгыз калдым.

Бу юлы һәртөрле хорафатларга көлеп кенә карый торган аксак Хәләф абый да сүз әйтмәде. Карап-карап торды да кулын селтәп, аксак аягын өстерәп китеп барды. Аңа Миңнегали бабайдан кала башка ирләр дә иярде. Шул көнне кич телевизорлардан  “җил көнбатыштан, яңгыр явуы көтелә” дип хәбәр иттеләр. Хәләф абый шунда гына телгә килде. Аның: 

- Ләйлинур карчыкны каян белә икән ул синоптик дигәннәре? – дип башлаган сүзенә җавап бирүче булмады. Озак итеп, буранлап-буранлап яуды корылыктан соңгы беренче яңгыр. Юешләнәбез дип тормадылар, урам тулып кешеләр йөгереште. Икенче көнне иртән үк мин чишмәгә йөгердем.

- Ни хәл син? – дип соравыма ул шулай ук пышылдап кына җавап бирде. Яңгырда түгел иде аның хикмәте. Шулай итеп, барысы да элеккечә, дигән өметләрем акланмады.

- Ләйлинур әбиең мәрхүм булган, - дип каршылады мине әни чишмәдән кайтуга. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем, гаҗәпләнмәдем дә бугай: бу хәбәр чишмәдән күңелемә салып алып кайткан хәвефнең дәвамы кебек кенә тоелды.

 Ләйлинур әбинең җеназасын капка артыннан гына күзәтеп калдым. Әмма беренче тапкыр минем шул кешеләргә ияреп, зиратка барасым килде. Моңа кадәр күрше-күлән бергә җыелып, шаулаша-шаулаша Сабантуйга ашыгып киткәннәрен капка артыннан күзәтеп калганым булды, ләкин ул вакытларда да мин Ләйлинур әбине озаткандагы кебек ямансуламаган идем. Үтереп су эчәсе килгәндәге кебек бер мизгелгә дә кичектереп булмый торган теләк: минем кешеләр янында буласым, аларны үземә каратасым килә. Уйларым белән бернигә дә карамый халык артыннан иярергә дип карар итсәм дә, аякларымны тыңлата алмадым мин ул көнне: чуеннан коелган сыннар кебек җиргә береккәннәр.

- Әни, Ләйлинур әби анда үзе генә калдымы? – дип сорадым олылар кайткач. Зираттан тиз әйләнеп кайттылар ул көнне. Бәлки, миңа гына шулай теолгандыр: һәрхәлдә,  әти белән әни капкага кагылганда, мин урынымнан кузгалмаган идем әле. Ләйлинур әбинең җеназасы да үзе кебек тыйнак һәм артык мәшәкатьсез генә булгандыр. Мине күрүгә әнинең күз каралары ук киңәеп киткәндәй булды.

- Балакаем, балам, курыктыңмы әллә? – дип ул мине тизрәк кочагына алды. – Юләр дә инде үзебез, кем инде үлем-китем вакытында баланың үзен генә калдыра? – дип үзләрен битәрләргә кереште. Әни минем сорауны үзенчә шулай аңлады, ә менә һәрвакыт җитди әтинең балтасына үрелгән кулы һавада эленеп калды.

- Юк, кызым, - диде ул, каядыр аяк астына карап. – Ләйлинур әбиең ялгыз түгел анда. Ул карты Газиз бабай янына, әтисе белән әнисе янына китте.

Әти шулай диде дә берәүгә дә карамыйча гына балтасын алып, бакча артына төшеп китте. Без әни белән өйгә керергә борылган идек, тәрәзә каршындагы миләш агачында утырган ак төстәге бер кошны күреп туктап калдык. Ул да төймә кебек чем кара күзләрен безгә төбәп карап тора иде.

- Әни, кара, нинди кош килгән безгә! – дип, әнинең итәгенә сарылдым мин. Гәрчә ул кошны әни дә шунда ук күреп алган иде. Әни тавышланма дигәндәй, бер кулын күтәрде. Шактый озак карашып тордык без. Кош ишетелер-ишетелмәс кенә бер чыркылдап алды да күккә күтәрелеп очып китте. Без өйгә кердек. Кич белән утларны сүндереп йокларга яткач, әни әтигә пышылдап кына болай дип сөйләде: “Борылып карасам, миләш ботагына ап-ак бер кош кунган. Ак күгәрченгә дә охшаган үзе, әмма безнең якта андыен күргән юк иде әле. Бу гади күгәрченнән кечерәк кебек күренде. Күзләре... чем кара, шундый акыллы итеп карыйлар. Ләйлинур әбинең җаны кайткандыр, дип уйладым инде. Ләкин никтер Нәфисәгә кара тора иде бугай ул. Нигә икән?..”

        “Нәфисә курыкмадымы соң?” – Бусы әтинең тавышы. “Ул бер сүз дәшмәде, бер сорау да бирмәде”, - ди әни.

Мин курыкмадым ул вакытта. Куркырга кирәк дип тә белмәдем. Моңа кадәр берәүнең дә минем күзгә туры караганы юк иде, ә менә Ләйлинур әбинең кошы карады. Минем өчен яңа, рәхәт тойгы иде ул. Шуңа да аны тагын  күрәсем килә иде...

(Дәвамы бар)