Логотип Казан Утлары
Публицистика

Парчалар

Лагерьда күңеллеме?

Әдәби иҗат эшчәнлеген шактый ук иртә башлап җибәргән Гарәфи Хәсәнов 1932 елда “Әй күңелле лагерьда” исемле беренче очерк-хикәясен бастырып чыгара. Билгеле инде, гади генә итеп аталган әлеге әсәрдә совет пионерларының җәйге ялы үзәккә алына. Гөнаһ шомлыгына каршы, “һәркем иркен сулыш алып яшәүче ил”дә тора-бара икенче төрле лагерьлар барлыкка килә. Гаепсез ватандашларны үтерү индустриясе – Сталин ГУЛАГы гамәлгә куела. Язучы Гарәфи Хәсәнов та, ниһаять, яше буенча “өлгереп” җитә: 1942 елның 27 маенда, “милләтчел оешма әгъзасы” буларак, егерме яшьлек егет хөкемгә тартыла. Башта 8 елга...

– Ну, ничек соң, лагерьда күңеллеме?

Красноярск краендагы мәгълүм лагерьларның берсенә килеп эләккән Гарәфи Хәсәнов мәхбүснең “эше” белән хәбәрдар надзирательләрдән мондый сорауны еш ишетә. Әдипнең тәүге хикәясенә үзләренчә төрттереп әйтүләре. Нишләсен, җәза срогы озайтылган сәяси тоткынга тешләрен кысып түзәргә генә кала.

Михнәтле сынаулар аша Казанга әйләнеп кайткач та, Гарәфи Хәсәновның авырткан сөяленә әледән-әле китереп басалар: “Лагерьда күңелле булдымы?” Хөсетле бәндәләргә ул “Син андагы шартларны үзең барып бел”, дип җавабын кайтара. Бер өйрәнгәч, тәмугка да күнегәләр... Ихластан хәленә керүче танышларына халкыбызның шушы мәкален искә төшерә. Гомумән, аның байтак кешеләргә чын-чынлап күңеле кала. Иреккә чыккан  язучының табигать темасына өстенлек бирүе дә кара эчле кемсәләрнең ишәюенә иҗатчыларча протест белдерүеннән киләдәр. Каләм әһеленең мондый юнәлеш алуы китап исемнәрендә дә ачык тоемлана: “Унике матур”, “Җирем-суым”, “Чү! Сайрар кошым оя тибә...”, “Кошларым-дусларым”, “Җир ул уртак йортыбыз”... Һәрхәлдә, киекләр дөньясында төрле ерткыч бар, әмма алар шакшы донос язмый. Меңнәрчә газиз затның гомерен өзгән Краслагта да Җир-ана Гарәфи Хәсәновка яшәү көчен өстәп торган.

Лагерь дигәннән... Чыннан да, гыйбрәт тулы тарих еш кына кан-яшьле фарс булып кабатлана икән.

 

Дөрескә чыккан прогноз

“Советка  каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләнгән” Аяз Гыйләҗев Казахстандагы концлагерьларда биш елга якын җәфа чигәргә мәҗбүр ителә. Ниһаять, ул 1955 елның августында Казанга яңадан әйләнеп кайта. Кичәге мәхбүсне вокзалда якыннары гына каршылый. Әмма шулчак әллә каян радио хәбәрчесе килеп чыга һәм көтеп алынган затка сорау бирергә җөрьәт итә:

– Киләчәккә беркадәр прогноз ясап, шуны гына белдереп узмассызмы: алдагы елларда татар әдәбияты торышы нинди булачак?

– Аязучан! – дип җавап кайтара тегесе, “Аяз” әйтелешенә басым ясап.

Чыннан да, иҗат итәргә ашкынып кайткан Аяз Гыйләҗев университетта өзелгән укуын тәмамлап, бөтен барлыгы белән язучылык хезмәтенә бирелә. Әдәби җәмәгатьчелектә аның исеме инде ешрак ишетелә башлый. Бер-бер артлы “Дүртәү”,  “Өч аршын җир”, “Зәй энҗеләре”, “Берәү”, “Урталыкта”, “Язгы кәрваннар” һ.б. повестьлары басылып чыга, театр сәхнәсендә “Җиз кыңгырау”, “Киек каз юлы”, “Көзге ачы җилләрдә” исемле пьесалары куела, республика  газеталарында даими рәвештә күп санлы хикәя, фельетон һәм публицистик мәкаләләре дөнья күрә...  Тора-бара иҗтиһатлы Аяз Гыйләҗев халык язучысы дәрәҗәсенә күтәрелә.

Күрәбез, вокзалда кылынган күрәзәлек тәгаен дөрескә чыга.

 

 

Вәсвәсә салмагыз

“Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыккан бер мәкаләдә Рабит Батулланы “Татарстанның халык шагыйре” дип атаганнар. Аңлашылганча, автор “язучы” белән “шагыйрь” сүзләрен бутаган. Моны искәреп алган җор-шук каләмдәшләре театр фойесында әдипне оскытырга ниятли.

– Күрдеңме, синең чын йөзеңне ачып, үзеңә “шагыйрь” исемен такканнар, – дип үрти башлый берсе.

Үрләп киткән ялкынга башкалар май  өсти:

– Коръәннең “Шөгарә” сүрәсендә ничек әйтелгән әле? Шагыйрьләргә адашканнар иярә, алар ни  кылганнарын белмичә, болыннар буйлап йөри һәм тормышка ашмастай хыялый сүзләр сөйли, диелгәнме?

– Заманында Мөхәммәд пәйгамбәргә дә “шагыйрь” кушаматын ябыштырырга маташканнар.

– Батулла, сине мыскыл иткәннәр бит. “Ватаным Татарстан”ны судка бир! Мораль зыян китерелүе өчен зур суммада акча каер! Эчеңне тишмәс...

Күренеп тора, котыртучы төркем Изге Китаптагы ошбу аятьләрнең мәгънәсен аңлап бетерми, яки “шагыйрь” атамасына салынган астарлы фикерне юри белмәмешкә салына. Коръән тәфсиренең биш басмасын (!) әзерләп чыгарган Батулла шаяртырга яраткан дуслары белән сүз көрәштерүне кирәк санамый. Шигърият турында әтрафлы мәкаләләр язган әдип риясыз үчекләүгә үзенчә нокта куярга ашыга.

– Иманын сатмаучы татар шагыйрьләрен ат койрыгына тагып һәлак иткәннәр, – дип санарга керешә ул. – Сталин ГУЛАГында атып  үтергәннәр, үлем баржаларында вәхшиләрчә батырганнар, башларын фашист гильотинасында кискәннәр, ак кәгазь битенә күчерелмичә калган әсәрләре белән крематорийда яндырганнар... Юк, мине шагыйрь итеп күрсәтүгә һич тә үпкә тотмыйм, киресенчә, мондый очраклы хәлнең килеп чыгуы җанымны сөендерә генә. Вәсвәсә салмагыз, газета редакциясен мәхкәмәгә бирмим.

 

 

Тәдбир

Курсташым Әнвәр Хәйри белән ихлас дулкында сөйләшеп утырабыз.Ул мәдәни тормышны шактый яхшы белә. Казан дәүләт университетына укырга кергәнче, театр училищесында да  гыйлем алган. Дини тәгълиматны да бик нечкәләп өйрәнгән.

– Әллә инде безнең халык, җырлап-биеп, үзенең инкыйразына табан бара?! – дим шәригемә, гаҗәпкә калып. – Бу татарның куллары хәрәкәтләнергә, аяклары тыпырдарга гына тора. Аның мондый гаммәви сәләте шушы гасырда аеруча көчәйде...

Дустым беравык тын торды, аннары кырт әйтеп куйды:

– Бу табигый күренеш бит.

– Ничек алай?

– Коръән Кәримнең “Йәсин” сүрәсендәге 65 нче аять Кыямәт көнендә кешеләрнең авызлары мөһерләнүе турында искәртә, – дип җаваплый башлады Әнвәр Хәйри, уенны чынга борып җибәрмәкче заттай. – Кылган гамәлләре хакында аларның куллары сөйләр, төрлечә хәрәкәтләнергә күнеккән аяклары шаһәдәт бирер. Димәк ки, татар бу дөньяда да җир җимертеп яши, шул ук вакытта ахирәткә әзерләнергә дә онытмый. Ислам тәдбире шундый була.

Кызыклы фаразын йомгаклап куйгандай, холкына җитдилек белән җорлыкны сыйдыра алган кордашым, кул-аякларын мәгънәле кимәлдә уйнаткалап, өйнең тап-тар гына бүлмәсендә тыпыр-тыпыр биеп күрсәтте.

 

Акыллылык мәсьәләсе

Казан дәүләт университетының тулай тораклары артындагы аулак агачлыкта каләмдәшләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон очраша. Азмы-күпме кәефләнергә исәпләре. Бер-берсенә артык ышанганнармы, букчаларында кабымлык табылмый. “Ашамлыклар” кибетен эзләп китәләр. Үзара үртәшү башлана. Кем әйтмешли, телләренә шайтан төкергән: каһкаһәле көлүләр, чәнчүле кинаяләр... Кирәклесенә юлыгыр алдыннан зоомагазинга барып төртеләләр.

– Мондый кибеттә дә шәп тәгамнәр сатыла, – ди берсе, коткы салып. – Анда койкалы консервлар, сыра эчәрдәй гранулалар, бавырсакка тартым ризыклар... Хаклары да арзанрак.

– Без бит фәкыйрь бомжлар түгел, – ди икенчесе, каршы төшеп. – Эт белән мәчегә дә охшамыйбыз.

Шулчак өченчесе, тавышын бөердән алгандай, әйтеп куя:

– Чынлыкта үзебез дә шул хайваннар җөмләсеннән. Дөресрәге, акыллы хайваннар...

Шушы форсатны гына көткәндәй, төртмәле сүзләр тәмам зәһәрләнә.

– Хайван икәнеңне күптән беләм, – дип ташлана кордашларның берсе. – Ә менә акыл мәсьәләсенә килгәндә, Мөхәммәт абыйча әйтсәк, анысы синдә  едва ли бардыр.

Дәртләндергеч ачы эчемлекне ләззәт белән уртлап куйгач, ошбу табигать иркәләре әле ничек кенә шаяртышмас?!

 

Соңгы киңәш

Шигырь белән шөгыльләнде,

тәнкыйть тетте – уңмады.

Әллә теле, әллә дене,

әллә җене булмады...

 

Әрәм итте... фәрештәгә

тиеш каләм карасын.

...Җене, килеп, киңәш бирде:

“Хәдис язып кара син!..”

Төртмешләр

* Дәүләтнең идарә итәр өчен камчылары гына калган, ә прәннекләрен туймас “казна күселәре” ашап бетергән.

* Дин башлыкларын тән сакчылары озатып йөри икән, димәк, мондый җәмгыять әхлакый  төзеклектән әлегә ерак тора.

* Ил буйлап сәфәр кылган чакта әледән-әле ярым ташландык авыллар  шәйләнеп  кала – бездә хәзер юкны матур итеп күрсәтә белүче Потёмкиннар да калмаган бит.

* Тырма кануны маңгайга язылса да, аны күпләр барыбер үтәргә теләми.

* Шүрәле кайбер авылларны гына түгел, зур империяләрне дә каргарга мөмкин.

* Моңарчы бюрократлыкка кәгазь түзде, әмма компьютер чыдый алмастыр.

* Бәгъзе затлар яралгы вакытта анасының күңелен болгандыра, дәүләт кәнәфиендә утырган чакта халыкның башын бутый.

* Сәясәтчеләрнең мәгънәсез гамәлләрен күзаллап сөйләгәндә, бернинди гаепсезгә циркның дәрәҗәсен төшерәләр.

* Акчалата бурыч түләү белән интегүче кешенең күзләренә урамдагы “Аптека” ләүхәсе дә “ипотека” рәвешендә күренә.

* Тарих чүплеген дә табыш итәргә мөмкин.