Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (дәвамы (4))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

"Хатыныгызда онкология булмаган. Ашказаны җәрәхәте ачылып, шуннан эченә кан агып яткан", - диделәр врачлар, ярдәм итәргә соң, бик соң икәненә үзләре дә төшенеп...

Калган юлны ничек үтәргә? Аннан башка гына яшәргә ничек өйрәнергә? Коточкыч ямансу тынлыкка күмелеп калган өйдә Фарсель үзе дә бүлмәсендә аерым бер дөнья булдырган улы Айваз... Әти кешенең янәшәсендә бердәнбер юаныч, яра тулы бердәнбер куаныч...

"Мин үлсәм, кем генә карар инде баламны..." - дип үрсәләнә иде Фираясы, насыйп булгач, андый игелекле җан табылды. Гомер көзенә кергәндә бер-берсенә терәк булып атларлык юлдашны - Венера ханымны бу йортка шактый борма юллар китерде. Ул Фарсель янында Айваз барлыгын белеп, аңа таяныч булырга дип килгән иде.

Тик... Айвазны да күкләр үзенә алды. Җир тормышының күзгә күренгән-күренмәгән мәшәкатьләреннән, тарлыгыннан арындырып, мәңгелек иленә алды да куйды. Бәлки аның, инде үзе ир уртасы булып барса да, балаларча бер самимилек белән әнисен сагынуы, аның янына омтылуы, аңа таба ашкынуы, аны күрәсе килеп тилмерүе китү сәгатьләрен ашыктыргандыр...

Моңа тиклем эштән кайтып керешенә өйдә үзен тәмле ашлар пешереп, бер бүлмәдә - Венера, икенче бүлмәдә - улы, кадерлесе көткәненә күнеккән иде Фарсель, югалтуларны күп күргән йөрәге монысына әзер түгел иде: бүлмә - буш, анда - тоташ бушлык...

Айвазның вакыт-вакыт өйдән чыгып югала торган гадәте моңа тиклем дә юк түгел иде, ләкин иртәме-соңмы, йокысыз төннәрнең, аяк талдырган эзләнүләрнең соңында кайтып керә иде. Ә бу юлы ата йөрәге тойды, алай гына да түгел, бөтен җаны-тәне белән сизде: киткән, бөтенләйгә, бөтенләйгә... Шул ук вакытта, өмет нуры, бөтен бу шикләрне басарга теләп, күңелнең кайсыдыр бер почмагында пыскып булса да яна бирде. Шул нурга тотынып, Венера белән икәүләп шәһәр урамнарын, йорт тирәләрен, кибет, вокзал буйларын айкадылар - егетне эзләмәгән җир калмады. Полициягә дә хәбәр иттеләр, радио аша да мөрәҗәгать белән чыктылар - суга төшкән  балтадай юк булган иде Айваз.

Бу югалуның һәм аның билгесезлек белән өртелгән сәгатьләренең авырдан да авыррагы - моргка ир кеше гәүдәсе китерелгән саен: "Килеп карагыз, сезнең улыгыз түгелме?" - дип үзәкне өзеп шалтыратулары, һәм, кайгылардан эчкә җыерылган иңбашларын турайта алмыйча, шунда танырга бару иде. Ярылмыйча түз, йөрәк, чыда! "Шөкер, ул түгел!" дигән уйлардан бераз булса да көч туплап, яхшы хәбәргә өметлән...

Тик... 4 май көнне моргтан чираттагы шалтыратуларында, китерелгән егетнең кигән киемен, төс-кыяфәтен тасвирлаганда, аяк астында җир убылды. Ул иде, Айваз иде... Казан - Биектау юлыннан, урман полосасы эченнән табып алганнар... Әтнәгә, әнкәсе Фираяның туган авылына юл тоткан булганмы егет, әллә әнисенең җаны белән очрашыр өчен тәкъдир сукмаклары үзе шунда алып килгәнме; билетсыз, документсыз, акчасыз булгач, автобустан куып төшергәннәрме, юлын җуеп, шунда адашып һәм туңып үлгәнме - бар җавапларны үзе белән алып китте Айваз.

Җавапларны гына түгел... Әлегәчә әтисе янында үзенә күрә бер таяныч булып яшәгәнлеген тагын бер кат искәртеп, шул терәкне сындырып китте.

Ата йөрәгенә ярылмый түзәр өчен алыплар көче, таулар сабырлыгы кирәк иде...

Бертуганнарын югалтуларны да рәт-рәт итеп тезеп салсаңмы... Кайсының гына исемен телгә алма - сызылып төшкән шәм шикелле сүнеп тә куйганнар... Ак күңелле, ак халатлы Хәнияне әйтәсеңме... Участок врачы булып эшләп күпме кешене дәвалаган, бик ярдәмчел, акыллы, кешелекле  Хәниянең байтактан юклыгына күңел әле һаман да ышана алмый тинтери. Чәчәк кебек янып торган, йөгереп йөргән сеңелкәше, ай күрде - кояш алды шикелле, китте дә барды. Йөрәк сынаткан, диделәр...

Энекәше Нәҗип тә шул рәвешле мәңгелеккә китте.

Берничә ел элек кенә Василны да югалттылар... 

Янар җаннар иртә китә, диләр,

Халык әйтсә инде - хак әйтә...

Бүген, менә, кайгыларның төсе карамы дип сорау бирәләр... Юк, мең кабат юк: яшәр көч, кешеләргә ышаныч, атлап йөрер аяк, күрер күз булганда, тирә-якка кара күзлек белән беркайчан да карамас абыегыз! Сары дисәгез, беркадәр килешер, бәлки... Әйе, кояшны, бер түгел, әллә ничә кояшны  югалтуларның, сагышларның төсе тузганак чәчәгедәй сап-сары...

 

Дүртенче дулкын

"Безнең гомер"

 

Нинди озын безнең бу гомер, -

Күпме җирләр күреп өлгердем.

Елга тиңдер туган һәр көне -

Кайчан җитәр икән унҗидем?!

 

Кыска да соң безнең бу гомер, -

Эшләнмәгән әле күп эшем.

Аңламыйча менә шуны да

Чабып килә инде җитмешем...

- Фарсель абый, "Безнең гомер" дигән шигырегездә кайчандыр менә шулай дип язгансыз... "Эшләнмәгән әле күп эшем" дип зарлану - кемгә-кемгә, ә менә сезгә һич кенә дә килешми кебек! Сиксән яшегез тулган көннәрдә тоташ хезмәттә үткән елларның төсенә тукталсак...

Юбилей кичәсе барганда, һәркемнең авызыннан юбилярга мактау һәм дан сүзләре яңгырау гадәти хәл. Ул сүзләрнең кайсын колак яныннан гына  үткәрәсең - кемнең төче, кемнең ихлас сүз яудырачагы билгеле бит. Фарсель кызыл сүзләрне, үтереп мактауларны яратмый, андый чакта, шаян сүз кыстырып, бүлдереп туктаткан мәлләре дә була, яки, үзенә урын таба алмыйча, кыбырсынып түзеп утыра. Шулай да  бернәрсәгә үзе үк шаккатмый булдыра алмый: узылган гомер юлында, кара, никадәр эш эшләнгән, никадәр хезмәт түгелгән шул! Менә монда баядан бирле сиксән яшь дип кабатлыйлар, ә бит, ныгытып уйлап карасаң, сиксән түгел, йөздән артыкны яшәлгән инде... Арттырып әйтү түгел: мәктәпне, ике институтны, аспирантураны, докторантураны саный башласаң, уку еллары утызга тула. Хезмәт елларын аерым да, кушып та санасаң, җитмеш елдан артып китә...  Барысы да - бүтәннәргә файда китерсен, игелек күрсәтсен өчен... Уйлап карасаң, аның бит беркемнән үзе өчен берни даулап-дәгъвалап йөргәне булмады...

 Бер язучы, аның фатирын килеп күргәч, гадәти бүлмәләрне, китап шкафын әйләнеп-тулганып күзәтте дә баш чайкады:

- Мин сине шәһәр читендәге ташпулатта аяк тибеп яшисеңдер дип уйлаган идем, абзый, - диде гаҗәпләнүен яшермичә. - Бакча дигәнең дә бер уч җир кисәге ди күрмә тагын, үзең гомер буе җир, бакча дип яшәп...

- Бер уч. Безгә җитә. - Фарсель, аның йөзендәге аптырауның хикмәтен бик яхшы аңлап, елмаеп куйды. - 5-6 сутый, башкаларныкы кебек.

- Кит инде, абзый, ышана торган түгел! Соң, ул "Идел" бакчачылык ширкәтен үзем оештырдым, үзем рәисе булдым ди идең түгелме соң?

- Әйе, анысы хак, җир бүлеп бирергә рөхсәт алгач, үзем оештырдым ул ширкәтне. Өч кешелек гаилә булса - өч сутый, дүрт кеше булса - дүрт сутый эләкте. Без бишәү идек - үземә биш сутый булды, нигә исең китте әле? - диде Фарсель, дөньялары түгәрәк чакта үзләре өчен җәннәтнең бер почмагы тоелган бакчасын, андагы алмагачларны, карлыган куакларын юксынып искә төшереп.

Һай, Фираясы да ярата иде шул бакчаны. Дус-туганны чакырырга, өлгергән җимешләрдән авыз иттерергә, чиләк-чиләк күчтәнәч биреп җибәрергә ярата иде. Карлыганы өлгерсә, дус кызларын - Розаны, Ләләне карлыган җыярга чакыра. Тегеләре кайчак аптырап та куялар: янәсе, безгә таратырлык булгач, нигә дип шулай күпләп үстерәсез соң җиләк-җимешне...

"Аның каравы, кунакка килергә, аралашырга сезгә дә, безгә дә бер сәбәп", - дип елмая Фирая. Юмарт иде шул, бигрәкләр дә юмарт иде... Берәрсенә кунакка барса да, сумка тутырып күчтәнәч җыяр. Аның янына, "истәлегем булып калсын әле", - дип, һичшиксез, кечкенә генә булса да берәр бүләк куяр... Бакчада шулкадәр яратып гөлләр-чәчәкләр үстерә иде. Фираяның күңел җылысына җавап итепме, ул гөлләр гел шау чәчәктә утыралар иде...

Бакчачы дип дан казанган Фарсельнең гектар-гектар бакчасы булмауга аптыраган иде аңа кунакка килгән язучы...

Булганы бик җитә иде. Гаилә түгәрәк чагында, фатир да, бакча да җир шарыннан да зуррак булмады микән әле... Ә тәҗрибәләр үткәрү өчен махсус җир участогы бар, анда һәртөрле сынаулар уздыра иде Фарсель: женьшень дә үстереп карады, җиде еллык тамырының файдасын сынарга теләгән иде. Алтын тамыр да үстерде. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр... Чөнки балачакта, әтисе кайтуга өй янындагы бакчаларында кыяр үстерүдән башланган "чир" аны беркайчан да үзеннән калдырмады, нишлисең... Студент чагында, Татарстан радиосында авыл хуҗалыгы редакциясендә хәбәрче, аннан  редактор булып эшләгәндә, бик еш кына районнардан командировкада йөреп кайтканнан соң, татар авылларында халыкның бакча карау, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән мавыкмаганына аптырый иде ул. Эшкә килгәч, менә шундый темаларны күбрәк яктырту кирәклеген уртаклаша иде.

- Материалны үзем эзлим, үзем табам, тапшыруны үзем алып барам - татар халкы өчен файдалы тапшыру булачак, кирәкле тапшыру! - дип үз дәлилләрен саллы итеп китерде Фарсель, нәтиҗәдә "Авыл таңнары", аннан  "Авыл офыклары" дигән тапшыруларда бакчачылык турындагы сораулар күбәйгәннән күбәйде һәм халыкны иң кызыксындыра торганнарга әйләнде.

Фарсель әле радиода эшли башлаган чорда - 1964 елда ук "Яшьлек радиодулкынында" дигән өр-яңа тапшыру алып бара башлаган иде. Ул талантлы татар яшьләрен халыкка таныта торган булып, бик күпләрнең яраткан тапшыруына әйләнгән иде. Хезмәттәшләре дә - Барлас Камалов, Рафаэль Ильясов, Фоат Галимуллин, Флера Сөләйманова - барысы да эш дип җан атып хезмәт куя торган затлар, шуңа күрә радионың ул чордагы эшчәнлеге һәр яңалыгы белән халык мәхәббәтен яулый иде.

Фарсельнең теләсә кем белән уртак тел таба алуын, четрекле дигән мәсьәләләрне дә ничектер уңай хәл итә белүен , эшкә гаять җаваплы каравын барысы да беләләр, еш кына, катлаулырак хәл чыкса, аңа тапшырып котылырга тырышалар иде.

Радиога башы керсә аягы кереп җитмәгән көннәрдә үк күрсәттеләр аңа бу ышанычны. Казанга  ил башлыгы Никита Хрущев килергә тиеш булып, шәһәрнең бөтен почмагында аны каршы алуга әзерлек бара иде. Журналистлар мондый вакыйгадан читтә каламы - амбразурага иң беренче булып шулар ташлана... Ил башының авызыннан яңгыраячак сүзне өтере-ноктасына кадәр яздырып алыр өчен редакциягә өр-яңа магнитофон алып куйдылар, редакция мөдирен, шул магнитофонны кулына тоттырып, башлык чыгыш ясаячак урынга җибәрделәр.

Авызы колагына җитәрдәй булып кайтып кергән мөдир магнитофонны тыңлатам дип әйләндереп караса - бер генә сүз дә язылмаган!

- Микрофонны Хрущевның авызы алдында тотып тордым. Магнитофонның тәгәрмәче әйләнә иде, - дип өзгәләнде мөдир, кайсыдыр бер төймәгә генә басып җиткермәгәнен аңлап.

- Хрущев Казаннан соң Такталачык авылына очачак. Ничек буса да шунда барып, чыгышын яздырып кайтырга кирәк, без аны радиодан бирергә тиешбез! - диделәр дә, калтырчага әйләнсә дә, беркайчан сынатмаган иске магнитофонны тоттырып, Фарсельне ашыгыч командировкага чыгарып җибәрделәр.

Мондый хәлләр бер генә булмады инде... Таш яуса да эшләнергә тиеш булган һәм чыннан да эшләнгәннәрне тау итеп өйсәңме... Каф тауларың бер читтә торырлык... 

1970 елдан 1986 елга кадәр Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында фәнни-техник информация һәм пропаганда бүлеге мөдире булып эшләгән еллар да - гомернең бик нәтиҗәле, уңдырышлы чоры. Никадәр фәнни тикшеренүләр үткәрелде бу елларда! Республиканың авыл хуҗалыгы үсеше өчен файдалы булган никадәр ачышларга юл салынды! Шушы елларда,  эштән аерылмыйча укып, Казан авыл хуҗалыгы институты каршында аспирантура тәмамланды, икътисад фәннәре темасына кандидатлык диссертациясе якланды, шушы институтта икътисад бүлеген җитәкләгәндә фәнни монографияләр, икътисад һәм авыл хуҗалыгына кагылышлы, күренекле шәхесләргә багышланган публицистик әсәрләр язылды. Саннарга күз салсаң, үзең дә ышанып бетәрлек түгел, ничекләр вакыт табылгандыр: материаль-техник, хезмәт ресурслары һәм аларны агросәнәгать комплексында эффектлы куллану турында 7 монография үзе генә дә күпме тәҗрибә, күпме эзләнү таләп иткән иде. "Агросәнәгать комплексының ресурс потенциалы: анализ, бәя һәм куллануның эффектлылыгы" дигән фундаменталь монография фәнни даирәдә аеруча киң яңгыраш тапты. Эзләнүләр, тупланган тәҗрибә, табылган яңа формалар кәгазьдә генә калмыйча, республиканың никадәр авыл хуҗалыгы оешмаларында кулланылды! 230 дан артык фәнни-икътисади хезмәт - шундый ук йокысыз төннәр, җаваплы эшчәнлек нәтиҗәсе. Татар телендә "Икътисад һәм бизнес", "Дөньяның икътисади һәм социаль георграфиясе" дәреслекләрен әзерләү, гомуми белем бирү мәктәпләренең профильле сыйныфлары өчен чыгарылган "Экономика" китабын, соавтор буларак башта рус телендә чыгаргач, соңыннан тулаем татар теленә тәрҗемә итү. Дистанцион уку өчен "Оешмаларның экономикасы" дигән дәреслекнең электрон вариантын әзерләүдә катнашу, ул эшчәнлекнең җитәкчесе булу; "Финанс-икътисади һәм юридик терминнар" аңлатмалы сүзлеген эшләү... Яратып, намус белән эшләгәнгәдер, авырлыгы сизелмәгән дә кебек...    1986 елда, конкурс тәртибендә Казан финанс-икътисад институтының икътисад һәм оештыру кафедрасы доценты итеп сайлангач,  халык хуҗалыгының төрле тармакларына икътисад белгечләре әзерләүдә күпме өлеш кергәндер. Диссертация яклау комиссиясе әгъзасы булып никадәрле яшьләргә булышлык күрсәтелде; аның җитәкчелегендә Марина Шәмсетдинова, Ленар Ибраһимов, Алина Заседова, Айрат Хәйруллин, Роза Садыйкова һәм тагын дистәләгән аспирантлар кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклады. 

Финанс-икътисад институтында, Ислам институтында студентларга укылган лекцияләр! Ул лекцияләрнең күбесе татар телендә укылды, икътисад  фәнендә никадәр терминнар татар теленә тәрҗемә ителде! Җиңел аңлашылсын өчен, балалар кечкенәдән үк мондый терминнарны үз туган телендә күреп-ишетеп үссен өчен, аларны күздә тотып, гади хикәяләр рәвешендә күпме язмалар әзерләнде! Ә бит институтта укыту - ике кулыңа бер эш түгел иде... Нәкъ менә шул чорда, финанс-икътисад институтының җитештерү икътисады кафедрасында профессор булып эшли башлаган көннәрдә, Татарстан Фәннәр академисеннән Мансур Хәсән улы Хәсәнов, телефоннан шалтыратып, Казанда Татар энциклопедия институты сафка басуын, үзенең шунда директор икәнен һәм Фарсель Зыятдиновны эшкә чакырырга теләүләре турында хәбәр итте.

- Фарсель Сәхабетдинович, син бит үзең тере энциклопедия. Бүлек мөдире итеп эшкә чакырсак, каршы түгелме? - диде ул Фарсельнең әллә кайчангы хыялын - Татар энциклопедиясен булдыру турындагы теләген кабат искә алып.

Бу сүзләрдән эреп төшкән Фарсель үз иңнәренә тагын бер саллы камыт өстәлергә торуын әллә аңлап бетермәде, әллә, аңласа да, шулай кирәк, шулай тиеш дип кабул итте:- "Мин эшләргә бик риза", - дип, шунда ук ризалыгын да бирде.

Хикмәт шунда: инде бик күптән, әле җитмешенче елларда ук шушы фикерне белдереп, Фарсельнең Мәскәүгә - КПСС Үзәк Комитетына хат язганы бар иде. Башкалар, автономия статусын безнең республикага караганда соңрак алсалар да, үзләренең энциклопедияләрен эшләп чыгардылар, ә Татарстанга нигә андый мөмкинлек бирелми?.. Тиз генә җавап бирүче булмагач, үҗәтләнеп, шул ук эчтәлектәге хатны икенче тапкыр  җибәрде. "Андый энциклопедияләр союздаш республикаларда гына эшләнә, Татарстан - автономияле республика", - дигән кыска җавап алгач та өметләре  бөтенләй үк барыбер киселеп бетмәгән иде. Менә бит, байтак сулар агып, байтак җилләр искәч булса да, боз кузгалган бит!

Финанс институтында укытуны да дәвам иткән килеш, биредә эшли башлагач, вакытның агышы бөтенләй сизелмәскә әйләнде. Чөнки эш  искиткеч күп: үзе җитәкләгән бүлектәге Рәүф Хәбибрахманов, Григорий Аверьянов, Марс Җамалиев, Иван Афанасьев, Гөлнур Мәүлетова, Руфина Асрутдинова белән берлектә иң башта энциклопедик сүзлекнең караламасын эшләүне максат итеп куйдылар. Сүзләр, терминнар, шәхесләр - болар бөтенесе шулкадәр төгәллек сорый иде. Шәхесләр тормышына кагышлысы аеруча җитди караш, көч һәм эзләнү таләп китә, чөнки кайчагында я билгесезлеккә, я төрлелеккә килеп төртеләсең дә, чынбарлыкны ачыклау өчен әллә никадәр вакытыңны түгәргә мәҗбүр буласың.

Хәтерли әле Фарсель: Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле селекционер Хәдичә Байчурова турында мәкалә әзерләгәндә, аның үлгән елын ачыклый алмый тинтерәделәр. Хезмәттәшләре, туганнары белән дә сөйләшү калмады, эш урынына элемтәгә чыгулар да - юк инде, төгәл генә шул датаны әйтүче табылмады. Зиратта кабер ташында булмый калмас дип, ахыр чиктә кайда күмелгәнен ачыклап, Дәрвишләр бистәсе янындагы зиратка юл тоттылар. Арышның искиткеч уңыш бирә торган сортларын чыгарган, кайчандыр шулкадәр күп хезмәтләр куйган ханымның кабере беркемгә кирәксез булып, ташландык хәлдә ята иде... Шунысына гына сөенерлек: кабер ташына карап, аның кайчан вафат булганын белә алдылар.

Мондый очраклар да бер генә булмады. Мәгълүматның хаклыгы өчен  көнне төнгә ялгап чапкан чаклар аз булмады... Ул йокысыз төннәрнең, юл йөрүләрнең, эзләнүләрнең, түгелгән көчнең куанычы - башта терминнар сүзлеге, кыскача русча-татарча  сүзлек, аннан том артыннан том булып дөнья  күргән 6 томлык Татар энциклопедик сүзлекләре иде. Калын-калын томнарны кулга тотып караганда гына бик рәхәт, ә аларның эченә күпме кешенең тир түгеп куелган хезмәте кергәнен аңлау өчен бик күп нәрсә таләп ителә...

Хезмәтне хезмәткә ялгаган еллар арасында, 2002 елда «Агросәнәгать комплексы ресурс потенциалыннан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү» дигән темага докторлык диссертациясе якларга да насыйп булды.

Болар өстенә, Фарсельнең беркемгә дә "юк" дип әйтә белмәве, башкаларның үтенеченнән баш тартмавы йөк өстенә йөк төйи торды. Зарланып уйлану түгел лә, авыр булса да, кешеләргә файда китерә торган йөк булгач, ни йөзең белән зарланасың... Үзгәртеп кору җилләре искән елларда авыл халкы ярык тагарак янында торып калды, җавапсыз сораулары туганнан туа торды. Менә шул чорда "Татарстан яшьләре" газетасында Фарсель аерым бер рубрикада "Авылга, Нәфисә апага" дигән хатлары белән ул сорауларга  кулыннан килгәнчә җавап табарга булышты. Илдәге вәзгыятьне, проблемаларны, икътисадта килеп чыккан буталчык хәлләрне гади укучы аңларлык итеп, дусты, танышы белән кара-каршы утырып сөйләшкәндәй, халыкчан тел белән тасвирлап язып торды. Ул чор татар балалары икътисад терминнарының туган телдәге атамалары белән "Ялкын" журналы аша даими танышып бардылар.

“Татарстан”, “Тәртип”, “Болгар” радиоларында бакчачылык турында алып барган тапшыруларны йөзләр түгел, меңнәр, йөз меңнәр тыңлап, күпме файдалы киңәш алгандыр! Телевизордан да күпме чыгышлар ясалды - санын исәпли торган түгел. Җанын җылытканы - алар берсе дә болай гына, вакыт уздыру өчен генә сөйләнгән сүзләр түгел иде. Чөнки һәр тапшыру дәвамында тыңлаучылар, шалтыратып, сорау арты сорау яудыралар, үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар, проблемаларын сөйлиләр, җавап көтәләр. Үз гомерендә сораулар тулы күпме хат килеп кергәндер кулына! Хәтта Владивостоктан да язып җибәргәннәр иде. Ә бер мәлне Кытайдагы ниндидер үсемлек турында сораган бакчачыга җавап бирү өчен хәтта Пекин университеты белән бәйләнешкә керергә туры килде.

Барсына да өлгерергә тырышты Фарсель. Радиога килеп китегез әле дип шалтыратканда, үзенең авырып ятуын да әйтеп тормый иде, йөрәкнең чыгымчылануын, аяклар сызлавын да телгә алмады, "тыңлаучыларыбыз сезне көтә" дигән сүзне ишетүгә, хәленең хәл икәнен онытып, тизрәк өстенә киенә башлый иде. "Сез ничек киләсез, мөмкинлегегез бармы, машина җибәрикме" дигән сорауларга күнекмәгән ул, кеше тулы шәһәр транспортында үз уйлары белән япа-ялгыз калырга тырышып, чакырган җиргә юнәлә... Дөрес, ялгыз калырга туры да килми: чөнки кайда гына булмасын - урамдамы,  автобуста, троллейбустамы - аны шунда ук күреп, танып алалар, янына килеп, елмая-елмая шул хакта искәртәләр, җайлап кына: "Менә минем бакчада крыжовник куаклары корый да төшә.... алмагачым алма бирми... бәрәңгене агулап утыртсаң чынлап та зыяны юкмы соң аның..." дип, сорауларга күмеп ташлыйлар. Радиотапшыруга барып җиткәнче үк, автобуста ук "тыңлаучылар" белән аралашу башланып китә... Менә шушы күренешләр, кешеләргә кирәк булуыңны тою йөрәкнең көйсезлеген дә, төннәрен җелеккә төшкән сызлануларны да җиңәргә көч бирә, ахры...

Урамда да шулай якын танышларыдай танып исәнләшеп китүчеләр бик күп, аларның кайберсе: "Беркөн шулай дип сөйләгән идегез, үзем дә шулай эшләп карадым, файдасы тиде, сезгә зур рәхмәт! " - дип, тагын бер кат канат өстәп китәләр.

Танышы итеп күреп, тиз генә исенә төшерә алмый тинтерәгәннәре дә юк түгел... Бервакыт Фарсель, Казан урамы буйлап атлаганда, каршыга килеп ятучы ике карчыкның ерактан ук бик төбәлеп, кызыксынып карауларын тоеп алды. Ялгышмаган икән. Янына килеп җитүгә, зыялы гына кыяфәтле, башына тар читле эшләпә кигән карчык аны җиңеннән эләктереп алды да:

- Туктагыз әле, мин сезне беләм бит! Без таныш бит, әйме? Тик кайда күрдем соң әле мин сезне? - дип үз хәтерендә актарынырга кереште.

Ханымнарның икенчесе дә, тәгаен таныш икәнлекләрен, тик кайда, ничек "күрешкәннәрен" исенә төшерә алмыйча:

- Минем дә күргәнем бар! Кем соң әле син? - дип төпченергә тотынды.

Нишләсен инде Фарсель, җиңен тиз генә ычкындырырга җыенмаган ханымнарга  биографиясен сөйләп торсынмы? Сүзне, гадәтенчә, шаяруга борды да куйды:

- Ник, оныттыңмыни? Мин бит сине яшь чакта парктан озата кайткан идем! - диде, тәмам аптырауга төшкән карчыкны бөтенләй телсез калдырып. Аннан икенчесенә борылды: - Ә сине танцыга чакырган идем, исеңдә түгелмени?

Ә дияргә дә, җә дияргә дә белмәгән ханымнар уйлары белән әллә кайлардан урап кайтырга өлгергән арада, Фарсель җил-җил атлап алар янынан китеп барды.

Шулай, кемнәрдер аны бакчачы дип кабул итә, икенче берәүләр - язучы, шагыйрь буларак белә. Нәниләр өчен «Кызык уен» дигән шигырьләр китабы - беренче коймак иде, шуннан соң балалар өчен дә, зурлар өчен дә байтак иҗат ителгән икән! Кара әле, ничекләр вакыт табылган диген...  Балалар өчен кечкенә хикәяләре тупланган «Минем әни» исемле җыентыкны да, "Гыйльми белән Белми"не дә бик яратып кабул иткәннәр иде. "Безнең гомер", "Изге йорт" кебекләренең дә яраткан үз укучысы булды. "Читекле Кәтүк" китабы өчен Абдулла Алиш исемендәге премия дә бирделәр. "Ата күңеле балада" дигән китап исә "Ел китабы"бәйгесендә җиңүче булды... Әле болары - иҗатның күз уңыннан сызылып үткәннәре генә... Баксаң, әдәбият дөньясында да бик күп эшләнгән икән бит! Китапларның әдәбиләрен дә, фәнниләрен дә бармак бөкләп берәм-берәм санарга тотынсаң, өч дистәдән артып китә түгелме?

Әдәбият, мәдәният, фән өлкәләрендәге хезмәтләре өчен «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр дә, купсанлы медальләр дә бирделәр, эшләгәнне күрмәделәр дия торган түгел. Үзе өчен беркемнән берни дәгъвалап йөргәне булмады, шунысына тагын бер сөенерлек. Бер генә эшкә дә үкенерлек түгел! Яшьрәк чакта, татар халкы  витамин җитмәүдән, яшелчә, җиләк-җимеш ашамаудан үз гомерен үзе кыскарта, ахры, дигән нәтиҗәгә килеп, эх, һәр кеше үз бакчасын булдырып, җиләк-җимешне үзе үстереп ашасын иде, аларны тәрбияләргә өйрәнсен иде дип хыяллана иде агроном егет - менә бит, Аллага шөкер, бар хыяллар тормышка ашты. Кайсы гына татар авылына барып кермә, берәү дә хәзер бәрәңге күзенә генә карап тормый, алмагачы да, грушасы да, винограды да шаулап үсә; кыяры, помидоры янында кавын-карбызына тиклем үстерәләр. Димәк, яшьлектәге хыяллар да, алга куелган максатлар да - берсе дә бушка булмаган. Халыкның яшәү рәвешен үзгәртергә, яхшыртырга ярдәм итә алган икән, ничекләр бушка булсын?! "Яшьлек хыялларым тормышка ашты!" - дип сөенерлек кенә...

Сиксән яшьлек юбилейны Казанда, язучылар берлегендә үткәргәндә, Фарсельне котлап сүз алгач, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та:  "Сез - авыл хуҗалыгы тармагына зур өлеш керткән кеше. Без бит инде авыл балалары, балачактан ук хәтерлим, авыл җирендә бакчада бәрәңге үстерүдән башканы белми идек, кәбестә һәм шуның ише башка яшелчә ашаган кешеләр түгел. Фарсель абый авыл халкын, бәрәңге белән бергә, яшелчә үстерергә дә өйрәтте. Без бүген яшелчә белән үзебезне-үзебез туйдыра алабыз икән, Фарсель абый, монда сезнең хезмәтегез зур. Чөнки аның күп өлеше шәхси хуҗалыкларда үстерелә. Без, совет чоры кешеләре, үзебезнең кишәрлекләрдә мул итеп җиләк-җимеш үстердек. Аның болгавыр 90 еллары да булды. Предприятиеләрдә акча бирүче юк, кибеткә барып, азык-төлек алырга акчасыз чорларда да, авыл халкы, сезнең киңәшләрне тотып, үз гаиләсен туйдырырлык азык-төлек туплый алды. Монысы өчен дә рәхмәт сезгә", - дип ихлас сүзләр белән чыгыш ясаган иде.

 

Хезмәт белән үткән елларның төсен тиз генә әйтә алмый тора бит әле менә... Кызыл дисә, дөрес аңларлар микән? Кешеләргә, җәмгыятькә, халкыма файда китерим дип, кайнар йөрәк белән янып йөргән, дәртләнеп, илһамланып эшләгән, үзенең көче кергән кайсы гына тармакны алып караса да, берсе өчен дә оялырлык булмаган, киресенчә, ул тармакларның һәркайсы кызыл комач кебек янып, балкып торган, башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек гамәлләргә бүтән төс килешеп бетмәс кебек...

(Дәвамы бар)