Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (дәвамы (3))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Агыйдел пристаненнан сузып-сузып кычкыртып, пароход кузгала. Елга ярларыннан гына түгел, туган яктан бөтенләйгә аерып, үсмер Әхимне үзе белән алып китә ул...

Әтиләре иске генә, кечкенә генә бер йортта көн күреп яталар икән. Малай алар янына килеп урнаша. Алтынчы сыйныфка дип мәктәпкә барса, укулар күптән башланган, аны кабат бишенчегә генә кабул итәләр. Бер ел укуга, аларның гаиләсен тагын ерак юл көтә. Ачлыктан, совет хөкүмәтенең «колхозлаштыру» дигән яңа сәясәтеннән котылып булмасмы дип, Кәрим мулла Үзбәкстан якларына күз төби. 1931–34 еллар үзәккә үткән ачлыгы белән хәтердә калган. «Шул елларда кечкенә сеңлем ачтан үлде, – дип авыр хатирәләр белән уртаклаша Әхим ага. – Бер телем ипи юк, ачлыктан аяклар шешенә. Утыз өчнең язы аеруча яман булды. Урамда үлеп яткан кешеләрне күп күрә идек». 1937 елда гаилә башы Кәрим агай да Нәмәнган шәһәрендә вафат була.

Бер кәлимә русча белмәгән Әхим бу елларда үзбәк мәктәбендә укый; алтынчы сыйныфта ярты ел укуга, тырышлыгын, гыйлемлелеген күреп, аны җиденче сыйныфка күчерәләр. 1933 елда, җиде класс белемле үсмерне Ферганә шәһәрендәге педагогика институтына кабул итәләр. Инде егет булып килгән Әхим теше-тырнагы белән укуга ябыша. Өч курс бетерүгә, аларның төркемен Сәмәрканд университетына күчерәләр. 1939 елда химия факультетын «бик яхшы»га тәмамлаган Әхим Кәримов үзе укыган органик-химия кафедрасында ассистент-укытучы булып эшли башлый. Тыныч тормыштан аерган армия һәм сугыш елларын исәпкә алмаганда, студент чагыннан бүгенге көнгәчә үзен фән дөньясына багышлый Әхим ага. Башыннан ахырынача кичелгән сугыш еллары – гомернең онытырга теләп тә онытылмый торган утлы мизгеле...

1939 елның октябрендә Совет Армиясе сафларына алынган егет, сугыш башлануга, Смоленск янындагы фронт сызыгына озатыла. Немецлар белән каты бәрелештә 48 нче укчы дивизия бөтенләй диярлек тар-мар ителә. Могҗиза белән исән калган Әхим запас полкка күчерелә. Ләкин ул тылда эшләргә риза булмый, үзе теләп кабат фронтка китә. Сталинград өчен барган сугыш бүген инде куркыныч бер төш кебек күзаллана. Ә ул чакта...

Ут эчендә янган Сталинград азатлык өчен көрәшә. Иделнең уңъяк ярында конкойгыч бәрешләр бара. Әхим Кәримов кул астындагы үзйөрешле баржа елга аша яңа көчләр ташый. Әллә дүртенче, әллә бишенче тәүлек инде – берөзлексез, көнен дә, төнен дә Идел буйлап шушы баржа хәрәкәтләнә. Бу юлы да ул кирәкле кораллар һәм бер рота солдат төяп, дошманның авиация һәм артиллерия уты астында, каршы ярга юнәлә. Кул сузымы, нибары кул сузымы калгач, әллә авиабомба, әллә снаряд төшеп, баржа күккә оча. Янә могҗиза димә: контузия алган Әхим Идел ярында яткан килеш аңына килә.  Аны кемдер коткарганмы, Ходайның могҗизасымы – ни булганын сорашырга беркем дә калмаган...

1943 елның мартында Сталинградны азат иткәннән соң, Әхим Кәримов Курск дугасында 107 танк бригадасы составында сугыша. Бәрелешләрнең берсендә каты яралана (шул чакта күкрәккә кереп оялаган кыйпылчык соңгы көнгәчә йөрәк буенда йөри...). Аның кебекләр турында «күлмәк киеп туган», диләр, дөрестер, мөгаен: бер ай госпитальдә ятып дәваланганнан соң, Әхим янә фронтка китеп бара.

Алда – Украина, Молдавия, Румыния, Польша җирләре һәм Берлин. 1945 елның 1 маенда аларның танк армиясе Рейхстагны ала. Бу – Җиңү дигән сүз! Тик сугыш төгәлләнсә дә, Германиядә тагын ике ел хезмәт итәргә туры килә аңа. Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр тагып, Әхим абый Уфага – Мәдинә апасы янына 1947 елда гына кайтып җитә.

Нефть тикшерү институтында химик-инженер булып эшләү – ачышларның, күп елларга сузылачак тикшеренүләрнең юл башы булачак. Соңыннан – Ленинград  нефть-геология-разведка тикшерү институты аспирантурасында уку, диссертация яклап, фән кандидаты булу; Ташкент институтында геохимия бүлегендә эшләү, геология фәннәре докторы һәм геохимия профессоры булу; Уфа нефть институтында химия кафедрасы мөдире булып эшләү...

Әхим аганың тормыш иптәше Лилия ханым да – зыялы шәхес икәнлеге бөтен булмышыннан бөркелеп торган ханым иде – үткән еллар авырлыгыннан сынмаган, бирешмәгән зат. Югыйсә, балачакта сынауларны ул да күп күргән. Башкортостанда финанс министры булып торган әтисен «теге еллар»да төнлә килеп алып киткәннән соң, замана камчысын җитәрлек татыган. «Әтине алып киткәннән соң, «миңа да килерләр», дип, әни дер калтырап яшәде. Бер очрак бүгенгедәй исемдә: төн уртасында баскычта аяк тавышлары ишетелде. Әни ишек тоткасына тотынды да, идәнгә сыгылып төште. Сулышсыз калып, тыңлыйбыз: аяк тавышлары безнең ишек яныннан тукталышсыз үтеп китте...» – Лилия ханым ул еллар хакында әрнеп сөйләгән иде. Алар 1951 елда Әхим белән гаилә корып, Гүзәл исемле кыз һәм Әскарь исемле ул үстергәннәр, Гүзәл тормышын музыка, Әскарь исә рәсем сәнгате белән бәйләгән.

Әхим ага үзе дә рәсем ясау белән мавыга иде. Мавыгу дип кенә әйтү дөрес булмас иде: картиналары Мәскәүдә узган Бөтенсоюз конкурсында беренче урынга лаек булган, рәссам үзе лауреат исемен яулаган. Казанның милли-мәдәни үзәген дә бизәгән аның рәсемнәре; «Пар ат» картинасын махсус язып, Тукай музеена бүләк иткән. Аның картиналарында табигатьнең могҗизаи матурлыгын күрергә мөмкин; сабый чагында төштәгедәй күз алдында калган үз әнисенең хыялдагы образы да, кырыс, әмма җанга якын булудан туктамаган туган якның болын-тугайлары да чагыла аларда. Агачка уеп ясалган рәсемнәре – үзе бер сәнгать. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигәндәй, улы Әскарьнең картиналары да  табигатькә мәдхия җырлый. Гомумән, Кәримовларның күбесе сәнгатькә, аң-белемгә омтылган затлар булган. Кызганыч, Әхим аганың бертуганнары – Әсгать һәм Фаиз сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган. Сәгыйть абыйсы исә, исән-сау кайтып, гомер буе мәктәптә, балалар йортында укытучы, директор булып эшләп, яшәешен балаларга багышлаган кеше. Аның улы Вил җиде ел дәвамында Башкортостанда мәдәният министры булып торган; телеүзәкнең һәм филармониянең баш режиссеры булып эшләгән.

Әхим аганың район газетасына язган хатында юлларны кат-кат укыган иде Фарсель: «Якташлар, авылдашлар, мин сезнең зур уңышларга ирешүегезне телим. Халкыбызны, телебезне,  мәдәниятыбызны саклап калырга тырышыгыз, чөнки алар хәзер бик куркыныч хәлгә төшкән». Бар гомерен туган теленнән, туган төбәгеннән читтә үткәргән, әмма аларның кадерен җуймаган, онытмаган, санлап һәм сагынып яшәгән шәхескә карап, ничек сокланмыйсың?! Бүген күпләр мал һәм дан өчен телен, динен сата; күкрәк сөте имезеп үстергән газиз әнкәсенә ят телдә эндәшә. Унынчы дистәне ваклаган Әхим ага исә «минем әнием» дип җан җылысы белән үткәненә бага... " Минем әнием. Мин аны томанлы гына хәтерлим: 1921 елда вафат булган әниемнән 4 яшьлек сабый булып калганмын. Үземне 1917 елгы диләр, датасын исә язып куючы да булмаган... Балачакның татлы мәле дә, җелеккә төшкән ачы мизгелләре дә күп булды. «Сагынасызмы?» дип сорыйлар. Җырдагыча җавап бирәм – сагынмаган кая ул!Туган авылыма үпкәм дә, рәнҗешем дә юк, сагынып яшим, үземне бурычлы санап яшим. Бергә уйнап үскән Ахияр дустымны, авылның башкорт зиратында күмелгән әнкәм каберен, сабый чак эзләрем калган урамнарны сагынам. «Кайт» дип чакырып, авылымнан хатлар килә. Араларга Сак-Сок кыялары үсмәсә дә, үткәннәргә юллар юк шул, юк... Мин сезгә бүләк итеп картиналарымны җибәрәм, аларда бар хисләрем, сагынуым, мәхәббәтем чагылыр..." - дигән иде Әхим ага. Васыяте булган икән бу сүзләр... Инде үзе дә мәңгелеккә китеп барды. Шунысы үкенечле түгел: аның исемен мәңгеләштергән әсәр алды. Килер буыннарга тапшырыласы әманәт булып, "Авылдашның авыр юл башы" дигән китап торып калды...

 

- Авылдашлар! Сез әле генә Фарсель Зыятдиновның саллы хезмәте - "Авылдашның авыр юл башы" дигән китапның язылу тарихы белән таныштыгыз. Безнең Качкын авылы үзенең күренекле кешеләре белән горурлана ала: бер авылдан ике академик чыксын әле!..

Эх, бу тыңлаусыз уйларны... Янә дә үзенең кайда утырганын оныттырып, җиһан гизеп урап кайтырга мәҗбүр иттегез бит...

Алып баручы кызның сүзләреннән соң яңгыраган алкышлар Фарсель аганы бу юлы да сәхнә түрендәге урындыкка "тартып төшерде".

- Фарсель ага, сез, белүебезчә, тормышта нинди генә сынаулар булмасын, аның кара итеп кабул итмисез. Сабырлыкны юлдаш итеп алуыгызга сокланабыз. Шулай да... Кайгыларның төсе кара була дигәнебезне дә кире кагарсыз микән?

Әлбәттә, кире кага. Күңел күзе бернәрсәне дә кара итеп күрергә өйрәнмәгән шул, ни хәл итәсең... Төн дә кара түгел, аның караңгылыгыннан кайдадыр еракта, бик биектә булса да өмет булып балкыган йолдызның нур чаткысын гына күрергә кирәк. Туфракның да иң затлы дигәне дә мең төсмердә - бер дә кап-кара түгел: кояшның сарысы, күлләрнең зәңгәрлеге, болытларның аклыгы чагыла анда. Кара диңгез дигәннәрендә күпме су коенды: яктылыгын күңел түренә учма-учма итеп салып сакларлык...

Ә кайгылар... хәсрәтләр... сынаулар... Алар сары төстәдер, мөгаен... Кемнәрнең генә карашы без шикелле текәлмәсен, ятлар күрмәслек сары бер сагыш булып, күзләргә түгел, йөрәкләргә яра-яра булып ягылгандыр... Шул ук йөрәк, әрнүләрдән челтәрләнеп, хәлсезләнеп киткәндә, хуҗасы больница палатасына килеп егылган мәлләрдә, "әле халкың өчен эшлисе эшләрең бихисап, тор, ялкауланып ятма", - дип үзе үк дуамалланып, ир-егетне аякка бастыра бит.

Тик менә... алсу хыялларның кай мәлдә сары төс белән сугарылуының башы да, азагы да, сәбәпләре дә аңлашылмый... Күрәсең, язмышына шундый тоташ сынаулар гына язган. Аның көчен, дәрманын, сабырлыгын тикшерү өчендер...

 

Армиядә, Әзәрбайҗанның карлы таулары арасында йөргәндә, болай да иләс-миләс күңел тагын да алгысынып китте, ахры. Авыл хуҗалыгы институтына укырга керүен ялгышлыкка санамаса да, Фарсель үз күңеленең әдәбиятка тартылуын бик яхшы белә иде. Теге юлы, Бөгелмәдә әдәбият укытучысы булам дигән теләкләргә чынга ашу язмады язуын, тик әле дә соң түгел ләбаса. Гомер булса, нишләп укымаска? Менә, Мәскәүдә Горький исемендәге әдәбият институтында укырга була, дип язганнар газетага. Нигә әле тәвәккәлләп карамаска? Солдаттан кайтып төшүгә, туры шунда юл алса?.. Егет тотты да башта Казанга, Язучылар берлегенә хат язып салды: шул институтка керү өчен юллама язып җибәрмәсләрме дигән үтенече бар иде. Шәрәф Мөдәррис исеменнән килгән җавап хаты хыялның канат очын кисмәде, киресенчә, тагын да очындырып җибәрде: "Фарсель энем, безнең Казан университетында да әдәбият бүлегендә укырга була бит, аннан бик күп шагыйрьләр, язучылар чыккан", - дип язган иде фронтовик-шагыйрь. Шушы чакыруга ияреп, армиядән кайтуга, авыл хуҗалыгы институтын да  ташламыйча, Ленин укыган университетка көндезге бүлеккә барып керде Фарсель. Авырга туры киләсен белә иде, ярар, күтәрә алмаслык булмас, ничек тә өлгерермен дип үзе-үзе ышандырды ул.

Сабакташлары кемнәр диген?! Аның кебек үк солдатның кирза итегеннән, гимнастеркадан укырга кергән Ленар Җамалетдинов (еллар үткәч, профессор булачак!), Шәрифҗан Асылгәрәев (атказанган фән эшлеклесе), Рүзәл Йосыпов (фән докторы); Флера Баязитова (фән докторы), Фирдәвес Гарипова (фән докторы), Әнвәр Шәрипов (фән докторы), Равил Фәйзуллин (халык шагыйре), Шамил Маннапов (язучы)... Санап кына бетерерлекме?.. Шушы группадан гына да җиде фәннәр докторы һәм кандидаты, биш шагыйрь-язучы, Дәүләт һәм Тукай бүләге ияләре чыксын әле!

Әдәбият җене кагылган студентлар "Әллүки" түгәрәгенә йөри иделәр, шул исемдәге стена газетасы да чыгаралар иде. Менә шушы түгәрәк өченче курс студенты Фарсельне Әтнә районының Мамыш авылы кызы Фирая белән таныштырды да куйды бит! Зур йомры күзле, сабыр да, тыйнак та булган чибәр кыз беренче курста гына укый икән, түгәрәккә килгәч, үзе язган шигырен сөйләгәндә, егет аннан күзен алмады. Әллә нинди тылсымлы тарту көче бар иде кызда, әллә сафлык, чисталык бөркелеп торган, сер тулы тирән күлдәй күзләрендә идеме ул көч...  Югыйсә, кызлар күргәч сер биреп торучы егетме инде Фарсель? Үзе дә күпме кызларның башын әйләндерде, аныкын әйләндерүче чибәркәйләр дә табыла торды. Тбилиси тирәсендә танышкан грузин кызы Ламараны әйтәсеңме... Дөрес, туганнары очрашырга ирек бирмәде бирүен, "яхшылап әйткәндә, тыныч чакта китегез", -дип, итагатьле генә итеп куып җибәрделәр... Краснодар ягындагы казачка Любага да гашыйк булып йөргән иде.. Казанга кайткач, "Казан көзләренә гашыйкмын мин, кызларына мәңге гашыйкмын"... дип күпме шигырьләр язылды... Ә Фирая - башка. "Күзкәйләрең синең - тирән диңгез", - дип, аңа гына карап шигырь әйтәсе килә... Менә мәҗнүн чичән дип, гөләп иреннәренең бер чите белән генә елмаеп куяр иде микән?..

Беркөнне университетта үткәргән күмәк кичәдә, әкрен көй башлангач, Фираяны биюгә дәшәргә дип омтылган иде Фарсель. Аны башка берәүне эләктереп өлгергәнен, кызның нәзек биленә тотынып, көй астында салмак кына биюләрен күргәч, гомер булмаганча, күңел түрен әллә нинди әче тойгы сызып үткәнен тойды. Югыйсә, кыз белән икәү генә калып, күзгә-күз карап рәтләп сөйләшкәннәре дә юк әле, беркөн түгәрәктән соң тулай торакка тиклем бергә кайтуны санамаганда....  Беркайчан да кыюсызлардан булмаган егет үз күңелендә әллә нинди төсмерләргә кереп актарылган дулкын шавы күтәрелгәнен сизеп, нәрсәгә юрарга да белмәде. Кичә беткәч, Фираяның, пәлтәсен төймәләп, кайтып китәргә җыенганын күреп алды, ул чыгып китүгә, үзе дә киенергә ашыкты.

Тик соңарган түгелме соң: сукмаклары бер тулай торакка таба булуны сәбәп итепме, Фирая янәшәсеннән Давыт исемле егет атлый иде. 

Ияреп кайта дип көлүләреннән курыктымы, ни булса да булды - Фарсель, Фираяның күзенә чалынырга теләмичә, беркадәр ара калдырып, алар  артыннан атлавын гына белде. Менә тора-тора торҗагун дияр иде Фатыйма әбисе...

Ничек кенә разведчикларча кыланмасын, кыз аның үзләре артыннан ияреп кайтканын әллә күзе, әллә күңеле белән күреп өлгергән, Кызыл Позиция урамындагы тулай торак буенда кинәт кырт туктады, артына борылып, елмая-елмая: "Фарсель!" - дип эндәште.

Шушы көннән җитәкләшеп башланган сукмаклар озын юллар буйлап янәшә барыр да беркөн килеп, бөтенләй көтмәгәндә, уйламаганда мәңгегә аерылыр дип уйламаган иделәр шул ул чакта... "Аерылмабыз дигән идек, аера икән дөнья" дип җырларда гына җырланмый икән лә...

1964 елда балдаклар алмашып, елмаеп-көлеп башланган уртак тормыш, яшьләр күзаллавынча, бик бәхетле булырга тиеш иде. Бер-берсенә булган мәхәббәт, уртак омтылышлар, уртак хыяллар ул тормышны аллы-гөлле итәр сыман иде. Фирая университетта укып йөри, Фарсель бер түгел, берьюлы ике югары уку йортында белем ала, өстәвенә, дүртенче курстан ук Татарстан радиосының авыл хуҗалыгы һәм яшьләр редакциясендә редактор булып эшли,  тапшыру әзерләү өчен еш кына районнарга командировкага да  чыгып китәргә туры килә үзенә. Кайтуыңны сагынып көтеп торыр, тәмле ашлар, якты елмаю белән каршы алыр кешең булу - чын бәхетнең үзе икән бит!

Тик язылган һәм язылмаган кануннар бәндә ихтыярына түгел, язмышның үзенә буйсына. Ә язмыш аларны авырдан да авыр кайгылар - бала хәсрәтләре белән сынады. Кат-кат, бәгырьне авырттырып, йөрәккә кадап, чәнчеп, әрнетеп сынады.

Бәләкәй генә бүлмәгә олы кояш булып кызлары Алсу кайткан көн - әти белән әнинең бәхеттән үзләре дә кояшка әверелеп балкыган көне иде. Һичкайчан сүрелмәс кебек иде ул кояш: түгәрәк йөзле, томраеп торган зур күзле, курчак шикелле матур кызчык та бәхетнең үзе иде. Нинди генә озын юлларда йөрмәсен, өйдә үзен һәрчак кояш көтеп торганын белү яшь әтинең  җанын җылыта, йөзенә елмаю булып куна, ул елмаюны янәшәсендәге һәркемгә бүләк итәргә мөмкинлек бирә.

Кинәт бу кояш сүнде. Мәңгегә. Башка беркайчан да чыкмаска.

Алсуга ике яшь иде. Поликлиникада чираттагы прививканы ясатып, бераз вакыт үтүгә, баланың хәле авыраеп китте. "Була торган хәл, үтәр әле", - дип өметләнделәр. Болай гына үтеп китмәвен аңлагач, больницага юл тотарга  туры килде. Прививка ясаганда, кайната торган шприцны тиешенчә эшкәртмәү сәбәплеме, балага инфекция керткәннәр, диделәр - дару өстенә дару, укол өстенә укол бирә торгач, бераздан Алсуның хәле аз булса да яхшыра төште.

- Фарсель, инфекция дигәннәре шприцтан булды микән соң аның? Фатир хуҗасын әйтәм әле, кызыбызны җиләк-җимеш белән сыйладым, дигән иде - әллә юган ул аларны, әллә юмаган - шулардан бер-берсе иярмәде микән? - дип үз сорауларына җавап эзләп тинтерәде Фирая, сабыеның әле һаман ныгып китә алмавына борчылып. Чөнки врачлар да кистереп кенә анык сәбәп күрсәтмиләр, үз фаразларын гына әйтәләр.

Яшь ана, табибларның: "Бары да яхшы, сезне озакламый больницадан чыгарабыз", - диюенә сөенергә дә, көенергә дә белми әле, чөнки кызы әле дә булса сулган гөлгә охшап тора. Аларның: "Балага саф һава, табигый ризык кирәк", - диюләрен ишеткәч, Алсуны авылга - дәү әнисе янына Әтнәгә кайтаруны кулай күрделәр.

Күрәчәгеңә язылганнан авылга түгел, җир читенә дә китеп кача торган түгел шул... Җилләр Казанга үз канатларында авырдан да авыр хәбәр күтәреп килде: курчак кебек матур Алсулары, күз текәп сөенгәннәре, газиз сабыйлары оҗмах кошы булган иде.

Аһ, ул көннәрнең авырлыгы! Өйнең яме, ашның тәме, гаиләнең кояшы булган сабыйны кара җир куенына иңдерүнең авырлыгы! Ышана алмаслык, йөрәк кабул итә алмаслык бу хәсрәтнең авырлыгы!

- Фарсель, бәлки ул үлмәгәндер? Бәлки исәндер? Әйдә каберен казып карыйк әле, - дип, кечкенә кабернең туфрагына ятып, өзгәләнә-өзгәләнә, җир тырнап елаган Фираясын ничекләр юата алсын соң? Үзенең дә күңелендә бушлыктан гайре берни юк, өйгә кайтты исә, Алсуының рәсеменә карый да, иңрәп елый... Кешеләр янында гына күрсәтми күз яшьләрен: кем хәсрәте кемгә кирәк, нигә башкаларның да күңелен кырырга... Кайнар яшьләрен эчкә йотып, елмаерга, кешеләргә карап елмаерга тырыша ир-егет... Күңел сагышын шигырьләренә генә яшерде. 

Ятлар белән бүлешә алмаган күңел серен сыендырырга әле дә ярый кәгазь битләре бар... Бар әрнү, берсеннән-берсе моңлы шигырьләр булып, яшь ананың каләменнән дә шул кәгазьләргә төшә барды... Мәңгелеккә каласы якты сагыш булып...

Оныттырмаса да, вакыт яраларның җөенә ямау сала бирде. Алсулы көннәре, таң алдыннан күргән матур төш шикелле, йөрәкнең түр почмагында гомер буе сакланып калды. Шушы яраларны тизрәк дәваларга теләгәндәй, Аллаһы Тәгалә гаиләгә бер-бер артлы тупырдап торган өч бала - өч малай бүләк итте! Берсеннән-берсе сөйкемле, берсеннән-берсе матур балалар! Айдар, Айваз, Айнур - ай кебек балкып торган көләчләр, нурлылар!

Бу юлы баланың тездә чакта сөйдергәнен, тездән төшкәч көйдергәнен күрсәтте язмыш...

Туксанынчы еллар башында шәһәрнең телсез калган таш урамнары гына түгел, аның шомлы подъездлары, гомер буе бер йортта яшәп тә, бер-берсенең исемнәрен дә белмәгән кешеләре, замана авырлыгының бар михнәтен йодрыгына йомарлап, көнитешкә  акча эзләп чапкан ата-аналары, буш вакытын ничек үткәрергә белми тинтерәгән үсмерләре - болар барысы ил сәясәтенең, яңа системаның корбаннары иде. Нәкъ шул чорда калаларның төрле почмакларында, төрле районнарында бергәлектә бүре өере көче тойган яшьләр, төркемнәргә берләшеп, үзләрен таныта башлады да инде. Вак-төяк мавыгулардан тотынган гөнаһсыз уеннары тора-бара олы җинаятьләргә әверелеп, шәһәр халкын дер селкетерлек, куркуга салырлык дәһшәткә әйләнде.

Айвазлары, үзе ясаган гитарасын күтәреп, яшьтәшләре белән гитара түгәрәгенә йөри иде. Беркөнне, өйгә вакытында кайтып кермәвенә борчылып эзли чыккач, әтисе аның канга баткан гәүдәсен куаклар арасыннан табып алды.

Егетнең башыннан кан ага, үзе, исәнлеген белгертеп, тешен кысып ыңгыраша иде. Баласын шул халәттә күргән ата кешенең йөрәге ярылырдай булып тибәргә тотынды, чарасызлыктан, көчсезлектән, күзләренә яшь бәреп чыкты - тирә-якта, янәшәдә генә түгел, гомумән, дөньяларында ярдәм кулы сузар беркем калмаган диярсең...

-  Улым! - дип ашыгып баласының өстенә иелде ул, аның исән икәнлегенә сөенүдән кайнар яшьләренә күмелеп. - Ниләр булды? Кемнәр сине болай?..

Егетне эт урынына типкәләп кыйнаганнар, кемдер тимер монтировка белән бәргән булса кирәк - башы тишек иде.

Больницада врачлар тәнне савыктырырга сәләтле, әмма җанны дәвалардай көч күпләргә бирелмәгән шул... Әлеге хәлдән соң Айваз үз эченә йомылды. Гитарасын да кулына бик сирәк кенә ала иде - кешеләргә, дөньясына ышанычы кимедеме, торган саен бикләнә барды ул.

Аңа карап, әнисенең йөрәге тетелә иде: эшеннән - Татарстан китап нәшриятыннан кайтып керүгә, иң беренче итеп, улы янына ашыга. Андый чакларда ана назы, ана җылысы егетнең яралы җанына дару булып тоела.

Әле Кавказда, әле Чечняда кан коюлар бара, яшь егетләрнең гомерен чебен гомере урынына да күрмәгән армиягә әледән-әле яңа көчләр, яңа кан кирәк иде... Авыру дип тормадылар, яше җитүгә, Айвазны армия сафына чакырдылар.

Башта Казанда, аннан көнбатыш Себердә хезмәт иткән Айваз әти-әнисе янына ярты кеше булып кайтып егылды. Кешене изү системасына, мәрхәмәтсезлеккә, башбаштаклыкка корылган "хезмәт"нең янә дә бер корбаны булып кайтты ул.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә Фарсель күзенә күренәме дип тора - ерак Себердә, казармада булырга тиеш улы, ябыгып, танымаслык булып суырылып, кыйналып, бөрешеп калган малае өй ишеге төбендә басып тора иде. Ата кешенең җаны сыкрады: кемнәр, ни эшләткәннәр аларның газизен? Тәнендә чыкмаган җаны гына калган ләбаса...

Фираясының да тел тибрәтеп сөйләшерлек чамасы юк иде: улын кочып алган куллары әкрен генә калтырый, күзендә яшь һәм инәлү тулы караш: кемнәр, ни өчен, нигә?..

Салкын Себердән, госпитальдән качарга карар кылган егет ике атна буе документсыз, акчасыз килеш юл гизеп, туган йорт бусагасына кайтып егылган иде. Исән килеш кайтып җитәсе, әтисе-әнисен күрү теләге шулкадәр көчле иде, салкынны, ачлыкны, юл газабын җиңәргә шушы омтылыш булышты. Себернең кырык градуслы салкынында товар вагонына ябышып түгел, шушы теләгенә, туган йортның тарту көченә, якыннарын бер булса да күрәсе килү мизгеленә, шуларның ялына ике куллап ябышкан иде егет.

- Минем Казаннан булуымны, татар булуымны яратмадылар, - диде Айваз, соңыннан, үз адымын бәян итәрлек хәлгә кайткач. - Имеш, Казанда анда татар халкы русларны кысрыклый, шәһәрдән куа, яшәргә ирек бирми, радиолар шул хакта барысын да сөйләп тора... Шуларның барысының да  үчен алырга частьтагы рус егетләренә җитә калды, мине башыма таш белән ора-ора, кыйнап ташладылар. Госпитальдә аякка басасым икеле иде, анда да минем кебекләр берсенә дә кирәкми, артык кашык, артык җан гына... Шуңа күрә качарга булдым. Дөресе шул. - Егетнең эчкә баткан күзләрендә әйтеп бетергесез сагыш та, рәнҗү дә ялтырады.

Ул, якты өметләр белән үсеп тә, шул өметләре кемнәрдер корган җәтмәгә эләгеп ватылган, җимерелгән, җилгә тузгыган күп кенә яшьтәшләре кебек, чираттагы корбан иде.

Ата белән ананың җаны читлектәге кош урынына бәргәләнде. Шушының өчен үстердеме алар газиз улларын? Кем кулындадыр курчак булыр өченме?.. Үз эчендә тәртип урнаштыра белмәгән, урнаштырырга җыенмаган армия өченме?

- Фарсель, артыннан эзләп килсәләр, тагын алып китәчәкләр! Танышларың җитәрлек, әллә кемнәр өчен аларның ишекләрен шакыганың булды, үзең өчен беркайчан беркемнән берни сораганың юк - балабыз өчен сорарга кирәк булыр. Больницага салыйк, карасыннар, дәваласыннар. Бу балабызны да югалтыр хәл юк, анысын күтәрә алмам! - дип өзгәләнде моңарчы ни сабыр булган Фирая, улының тоташ куркудан гына торган күз карашын күтәрә алмыйча.

...Айвазны шәһәр эчендәге госпитальгә урнаштыргач кына Фарсель белән Фираяның эченә бераз җылы кергәндәй тоелды. Үз яннарында булгач, көн саен хәлен белеп торырга мөмкин ичмаса. Дөрес, врачлар белән сөйләшкәч, аларның сүзеннән куырылып киттеләр: егетнең сәламәтлегенә шактый зыян килгән, аңа икенче төркем инвалидлык бирергә тиешләр... Чын-чынлап, рәхәтләнеп, сөенә-сөенә яшәргә дә өлгермәгән яшь егетнең тормышка ашмый калган якты хыяллары өчен бу дөньяда кемнәр кемгә хак түләргә тиеш булгандыр...

Өйдә, үз бүлмәсендә дүрт стена арасына читлеккә бикләнгәндәй кереп бикләнгән улына караган саен, әтисенең дә, әнисенең дә йөрәгенә тамчы-тамчы кан сава иде. Тәне генә түгел, рухы имгәтелгән, сындырылган, психикасына зыян килгән егет, нинди генә булмасын, аларның бәгырь җимеше, кадерлеләре иде!

"И-и, мин үлсәм, кем генә карар инде баламны!" - дип кабатлаган Фирая күз алдында кителеп барган үз саулыгы өчен борчылудан битәр, улының киләчәк язмышы өчен кайгыра иде. Чөнки кайгы өстенә өстәлгән кайгылар ана кешенең йөрәген айлап түгел, сәгатьләп кимерә, яшәү сутын суыра, үз хәлен үзе генә белә иде ул.

Төпчек улларының да унтугыз көн буе комада, яшәү белән үлем арасында бәргәләнеп ятуы сабырлыкның гына түгел, йөрәк көчен сынау булды микән әллә? Чыдармы, күтәрә алырмы, урталай ярылмасмы?..

Айнурның мотоцикл  белән тимер-бетон коймага бәрелеп, һушсыз хәлдә больницада яткан көннәрен искә төшергәндә, бүген дә йөрәгең сызланырлык... Ярый әле ул чагында Фарсель алтыннан кадерле вакыт мизгелләрен озакка сузмады, республиканың сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдиновка шалтыратып, үзләренең хәлен аңлатты, улын обком больницасына урнаштыра алдылар. "Егетнең баш миенә кан сауган, нерв системасы зарарланган, баш миен шул каннан чистартырга кирәк", - диде табиблар. Айнур аңга килеп, күзен ачкан мәлдә, Фираяның: "Терелә! Улым терелә!" - дип сөенүләре!

...Әле кайчан гына туп кебек тупырдап үсеп килгән өч малайга багышлап берсеннән-берсе матур, якты шигырьләр язылган иде! Фираяның да, Фарсельнең дә каләм очыннан әле кайчан гына балалар бәхетенә сөенү түгелгән иде! Әле кайчан гына өй эчендә самими балачак яши иде...

Ни арада үтеп китте соң бу гомер? Ни өчен гаиләне шушы рәвешле ачы хәсрәтләр белән сынарга уйлады? Күңелләре матурлык, юмартлык, кешелеклелек белән тулы ата һәм ананың беркөн килеп сыгылып төшүен, дөньяга кара күзлектән кара башлавын өмет иттеме? Менә анысы булмас... Җанга ничек кенә авыр булмасын, шигырьгә, җырга әверелгән кичерешләрдә, тоташ моң белән сугарылса да. бары тик яктылык кына чагыла иде. Фирая шигырь китапларының исемнәренә үк шушы нурны, яктылыкны, өметне салды:  "Мин кояшка елмаям", "Утның яшисе килә" дип атады ул соңгы елларда чыккан җыентыкларын.

"Димәк, һаман сынарга исәбегез юк..." - диде бугай язмыш...

- Әниең авариягә очраган, хәле бик авыр! - Бу хәбәрне кем алып килде, кем  җиткерде - анысы истә калмаган, ә менә аякта басып калу өчен көчләр сорап ялварулар хәтердә...

- Асия апа сабантуйда кайтканда һәлакәткә очраган! Трактор белән күпердән очканнар!..

Колак пәрдәсен ертып кергән әлеге сүзләрдән чигәләргә кайнарлык йөгерә, йөрәккә калтырау төшә, тез буыннарына хәлсезлек тарала. Тик җебеп торырга чара юк: Фираяның кадерлесе, үзенә гомер биргән газиз әнкәсе авыр хәлдә! Аның тормышы кыл өстендә!..

Һай, күрсәттең, язмыш... Кат-кат килеп аркага хәнҗәр кададың... Инвалид булып урын өстенә калган ананы үз яннарына алып килеп тәрбияләгәндә,  аның тилмерүле күз карашына юлыккан саен парә-парә телгәләнде бәгырь...

Болар барысы да йөрәкне туздырыпмы туздырды шул...

Фираяның "ашказаным авырта" дигәнен ишеткәч, Фарсель аны врачка барырга күндерде. Чөнки хатынында шикәр чире - теләсә нинди проблема ул авыруны тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкин иде. Тикшергәч, врачлар әйткән сүз икесен дә пошаманга салды: "Ашказанында җәрәхәт бар, онкология түгел микән..." - дигән шик белдерде алар. Онкология диспансерына шул рәвешле килеп эләктеләр.

"Хатыныгызның хәле авыр", - дип шалтыратып әйтүләре үзенең дә саулыгы көзге яфрак шикелле калтыранып торган, әмма беркайчан беркем алдында сер бирмәгән, зарланмаган Фарсельне утка салды. Эш урыныннан больницага кадәр булган чакрымнарны сулышы белән этеп-төртеп узды кебек, барып җитүгә, Фираясы янына атлап түгел, йөгереп күтәрелде.

Башын мендәргә салып, керфекләрен түбән төшергән Фирая, аның килеп керер мизгелен секундлар санап көткән шикелле, шунда ук күзләрен ачты, гаепле кешедәй елмаерга тырышты.

- Фарсель! - диде ул, нидер әйтергә омтылып.

- Хатыныгыз баскычтан менгәндә абынып егылган, ашказаны җәрәхәте ачылган, - дип кыска гына аңлатып чыгып китте Фарсельне озата кергән врачларның берсе.

- Фарсель... аркам бик авырта... - Фирая, мөлдерәп  торган күзләрен  тутырып, иренең йөзенә текәлде, таяныч өмет иткәндәй, хәлсез куллары белән аны кочаклап алды.

- Кая, массаж ясап карыйммы соң? - диде Фарсель, хатынының аркасын җайлап кына сыпыра-сыпыра. - Куркыттың бит, хәле авыр дигәч, котым очты...

- Курыкма, үлмим әле мин, Фарсель! - диде Фирая һәм сәер елмаю белән  иренең йөзенә караган мәлендә аны кочкан куллары салынып төште.

- Фирая! Фирая!.. -  Фарсельнең коты очып әйткән сүзләре авыз эчендә бикләнеп калгандай, теле аңкавына ябышкандай булды...

Өн белән төш бергә буталгандай тибрәлгән минутларның озынлыгы айлардан, еллардан озаграк тоелгандыр... Күз алдында тыз-быз чабышкан врачларның, шәфкать туташларының  халатлары җилферди, Фираясының: "Үлмим әле мин, Фарсель", - дип елмаюы колагында яңгырый, тәгәрмәч тавышлары ишетелеп китә...

42 ел бергә парлашып узган сукмаклар шул мәлдә киселде. Мәңгелеккә. Көтмәгәндә. Калдырды да китте Фираясы. Чәчләренә чал йөгерә башлаган Фарсельне дә. Улларын да. Сөеп туймас оныкларын да. "Мин сине шундый сагындым" дип җырлаган җырларын да. Язылган һәм әле язылырга өлгермәгән шигырьләрен дә. Бакча тулы карлыганнарын, алмагачларын. Һәрвакыт аралашып яшәгән дусларын. Барысын-барысын...

(Дәвамы бар)