Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Мәктәптә укый башлагач, вакыт үзенең агышын үзгәртте.

Качкында башлангыч мәктәп булып, ул Зәйнулла байдан тартып алынган ике катлы өйдә урнашкан иде. Балалар өске катта укыйлар, дәрестән гамь качкан мәлдә, укытучы апаларына сиздерми генә, тәрәзәдән урамны  күзәтәләр. Бигрәк тә каршыдагы биек каланча күзне тарта да тора: аңа сабан төрәне элеп куйганнар, аста, баганага терәп, саллы тимер таяк - лом бастырганнар. Кайда да булса янгын чыкса, шул тимер таяк белән төрәнгә каты итеп суга-суга, хәбәр саласы икәннәр. Малайларның кайберсе шундый хәл була калса, сулы чиләк күтәреп, ярдәмгә чабу, батырлык күрсәтү турында хыяллана, тәнәфестә бу хакта сүз чыкса, бәхәсләшеп тә китәләр.

Беркөнне Фарсель кич белән тырыша-тырыша хәрефләр күчереп язып утырган җиреннән әнисенә шулай дигән иде, Мосаллия сүрән генә елмаеп куйды.

- Янгынны күрергә язмасын инде аны, улым, бидрә белән су сибеп кенә  сүндерә торган нәрсә түгел ул... Бервакыт аскы урамда шулай ут чыгып, рәттән биш өй янып бетте.

- Хисам абый сүндермәдемени?

- Әйтеп торасың... Ул чыкмаган утны сүндерергә генә оста. - Әнисенең йөзенә күләгә кунды. - Бервакыт әнкәй рәнҗеп сөйләгән иде, Гайнелҗинан әбиеңне әйтәм, мәрхүмәне... Колхозда төнге сменада эшкә йөргәч, көндез мунча элдереп җибәргән. Шунда ук килеп җиткән Хисам, су сибеп, мичне сүндереп киткән. "Тирес кенә ягам, юынып чыгарга кирәк дип ни ялындым - колагына да элмәде", - дип елаган иде әнкәй... Әй, дөньякайлар... Ярар, юк-бар белән мавыгып утырма, дәресеңне кара. Апаеңны да өйрәткәлә.

Мосаллия, билен уа-уа, өйалдына чыгып китте. Фарсель әнисенең бәби көткәнен чамалый иде: беркөн әбисе белән икесенең сөйләшүе елгыр малайның колагына чалынып калды. Киңчә күлмәк астыннан күзгә ташланып тормаса да, әнисенең йомрыланып килгән корсагына да игътибар итте. Менә кызык! Кемне алып кайтыр икән әнисе? Хәния кебек, абыйсыннан бер тотам калмый торган кызыкай туармы? Әллә рәхәтләнеп бергә уйнардай энекәше булырмы?.. Кемнән сорарга да белмәссең. Алай дип әбисенә сүз катса, җавап  алырмын димә, "күп белсәң, тиз картаерсың", дип сүзнең койрыгын борып куярга гына ашыгыр. Ярар, Гөлҗәннәт апасы кич утырырга килсә, бер җай табып сорашыр әле. Менә аның белән рәхәтләнеп сөйләшергә була, ичмаса. Фарсельне дә, Хәнияне дә бер дә баласытып тормый, үзенең бер белмәгәне юк!..

- Кем туасын мин каян белим, түткәй үзе дә белми инде аны! - дип күзләрен җемелдәтеп көлде кунача килгән Гөлҗәннәт апасы, җеп эрләп утырган мәлендә Фарсель шыпырт кына шулай дип сорагач. - Бигрәк бөтен әйберне белеп торырга кирәк үзеңә, әй!

- Мәктәптә укытучы Фәния апа да да шулай ди миңа, Гөлҗәннәт апа! - Малайның түгәрәк йөзендә шаян чаткылар уйнап алды. - Гел сорау белән башын катырам...

- И безгә эләкте ул әйбәт укытучылар! Зөһрә апаны әйтәсеңме... бик ярата идек үзен... Аннан Андреев абый укытты, үзенә дә шулай дип эндәшә торган идек. Аннан соң килгән Смелов абый да нык әйбәт булды. Безнең күрше Зәкия апага өйләнгән Степан абыйны әйтәм. 

- Исеме сәер, әйме, Гөлҗәннәт апа?

- Нәмәшләп сәер булсын... Керәшен абыйсы бит ул. Шуңа Илдархан абыйның Зәкия апаны бик бирәсе дә килмәгән иде... Матур яшәп киттеләр, алар сепарат тота иделәр, халык сөт күтәреп шуларга йөрде. Аннан Смелов абый Усы мәктәбенә йөреп укытты. Зәкия апаның нәселе - Илдархан абзыйлар - бик булдыклы кешеләр алар, ярма ташы ясап саталар иде, рәхмәт төшкерләре. Безнең үзебездә ярма ташы юк иде, арышны тимер кендек белән төя-төя, җаннар чыгардай була иде... 

Гөлҗәннәткә үзенә дә рәхәт балалар янында: аларның ихласлыгы янында тормыш авырлыгы онытылып тора. Аның үзенә дә, яшьтәшләренә дә, җиткән кыз булып килгәндә, замананың камытын җеннәре өзелердәй булып тартырга туры килә шул, нишлисең, ил белән күргән каза... Язын глубинкадан симәнә капчыгын иңбашларына салып кайтканда, сеңерләрнең өзелердәй булып тартылуына, кар суы үткән аякларның туңудан әрнеп сызлавына, өйдә юеш киемгә алмаш булмагач, каян җылы табарга белми тилмерүләргә кемне гаепләргә? Сугышнымы? Колхоз эшеннән баш күтәрергә мөмкинлек бирмәгән авыл тормышынмы? Урмансыз җирдә утыргач, мичкә тирес ягып җылынырга маташкан көннәрдә бар зар-интизарны җылап түгел, җырлап күтәрергә туры килә, кая барасың... Мосаллия түтәсенә кич утырырга килгәч, бала-чаганың самимилеге янында аз булса да дөнья гаме онытылып тора...

 

Икенче дулкын

"Ныграк как, җилкәй, иңнәремнән"

 

Төн карасын ярып хәбәр килде,

Үкси-үкси җилләре елады.

Үткән яралар да төзәлмәгән -

Ана күңеле ничек чыдады?..

- Хөрмәтле тамашачылар! Бүген залда Фарсель аганың якын туганы, авылыбызның хөрмәтле кешесе Гөлҗәннәт апа да утыра. Әле генә укыган шигырь юллары нәкъ менә аңа багышлап язылган икән... Бу урында Гөлҗәннәт апаның истәлекләрен тыңлап үтик әле...

Фарсель, әнисе Мосаллия шикелле үк "дастин" буйлы Гөлҗәннәт апаның урыныннан кузгалуын күргәч кенә, үткәннәр элмәгеннән арынырга өлгерде. Кара инде, аның хөрмәтенә җыр башкарган мизгелдә, яшен тизлегеннән дә җитезрәк уйлар кайлардан гына урап кайтырга җитешмәде!.. Өрлектәй улларын бер-бер артлы югалткан Гөлҗәннәт апага багышлап язган шигыре яңгыраган арада да туган нигезендә, аскы урамдагы йортлары сәкесендә утыра иде түгелме соң...

 - Фарсельләр буыны ил өстенә килгән бөтен афәтне үз башыннан үткәрде инде ул, - дип ипләп кенә сүз башлады авылның бөтен тарихын төнлә уятып сорасалар да бөртекләп сөйләп бирә алучы Гөлҗәннәт апа. - Нәселләре тырыш иде, гомергә кешегә ярдәмчел булдылар, авылның йөз күрке булдылар... Менә монда Казаннан килгән кунаклар да утыра, безнең Фарсель үзе язганча, чыпчык күзе хәтле генә Качкын турында бик белеп тә бетермиләрдер әле... Авылыбыз бәләкәй булса да, мактанырлыгы бар аның. Үткән гасыр башында безнең Качкын мәдрәсәсе тирә-якта дан тоткан, Кәрим мулла укыткан шәкертләр арасында кемнәр генә булмаган. Тагын шунысын да әйтим әле: Кәрим мулланың улы Әхим Кәримов - химия фәннәре докторы, академик, гомерен Уфада үткәрде, аның турында Фарсельнең "Авылдашның авыр юл башы" дигән китабын укыгансыздыр. Менә шул мәдрәсәбездә безнең беренче президентыбызның - күрше Әнәк авылы егете Минтимер Шәймиевның әтисе Шәрип абый да белем алган. Фронтовик шагыйрь Нур Баянны, мин үзем хәтерләмәсәм дә, әнкәем: "Бездә фатирда торып мәдрәсәдә укыды", - ди торган иде, чыбык очы туган тиешле булган ул. Фарсель бәләкәй чактан ук бик кызыксынучан иде, шук иде, мәктәптә "дүртле"гә укыды ул, математиканы шәп белә иде. Урта мәктәпне Пучыга йөреп тәмамлады, анда безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович белән бергә укыганын беләсездер... Борынына кызлар исе керә башлагач, аулак өйләргә дә йөри иде, Нәкыягә күз атып йөргәнен хәтерлим әле...

- Карале, Гөлҗәннәт апа, син минем хакта бөтенесен дә сөйләп бетермә инде, - дип җайлап кына бүлдерде аны Фарсель, халык арасында тыенкы гына көлешү барлыкка килгәнен күреп, үзе дә күзләрен кыса-кыса елмаеп. - Кызлар турындагысын үзем сөйләрмен...

Алып баручы кыз да сүзгә кушылырга җайлы мәл икәнен аңлап алды:

- Фарсель ага, менә бу урында сезгә икенче соравыбызны бирер идек. Балачак - кояш төсендә булса, яшьлекнең төсен нинди дияр идегез? -диде, сорау язылган таҗларның берсен кулына алып.

- Яшьлекнең күзе яшел төстә инде аның, - диде Фарсель, гадәтенчә, җавапка аптырап тормыйча. -  Утка керәсеңме, суга төшәсеңме - шул яшеллегең белән барысын да үткәреп җибәрергә көч табасың... Беренче дулкын китереп сылаганда ук, башыңны иеп, бирешергә исәп тотып утырсаң, тормыш арбасыннан чәчрәп төшеп тә каласың... Менә миңа, армиягә китәр алдыннан ук, врачлар: "Ике ел гомерең калган", - дигәннәр иде...

Ныграк как, җилкәй, иңнәремнән:

Мин күнеккән синең шавыңа.

Бигрәк яшьли бөтереп керттең мине

Чал канатлы дулкын тавына...

 

Мәктәп еллары да - яшел күлмәкле яшьлекнең әле җыерчыклар-сырлар кунарга өлгермәгән җилфер-җилфер итәге иде...

- Бөгелмәдә укытучылар хәзерләү мәктәбе бар икән, без Кәүсәрия белән шунда бармакчы булабыз, әйдә син дә, безгә дә күңеллерәк булыр, - диде беркөнне сабакташы Чулпан, Фарсель белән сөйләшкәндә, сүз уңаеннан гына. Пучының урта мәктәбен тәмамларга җыенган яшь-җилкенчәкнең кая укырга керергә дип баш ваткан чагы иде. Кайда гына укысалар да, Качкында - Фәния апалары да, Кәрим абыйлары да, Зөбәердә - математиканы су кебек эчәргә өйрәткән Сәрвәрова Шәмсия апалары да укытучы дигән сүзнең олылыгына ышандырган, үз һөнәрләренә гашыйк иттергән иде. Кәүсәриягә аптырыйсы юк, ул беренче класстан ук гел "биш"легә укый, тырышның тырышы, кая керәм дисә дә барып керер. Фарсельнең көндәлегендә күбрәк "дүрт"леләр балкып утыра, Кәүсәрия шикелле үк мактана алмый.

Кәүсәриянең бабасы Фәтхетдин белән Фарсельнең бабасы Зыязетдин - кан туганнар иде, балалар да кечкенәдән бер-берсен якын туган күреп, ике өйне бер итеп, аралашып үстеләр.  Шуңа күрә буй җиткергән егет аның да Бөгелмәгә җыенганын ишеткәч, икеләнеп тормады, кызларга иярергә ниятләде. Әдәбият укытучысы булса, начармыни? - Зөбәердә җиделлык мәктәптә укыганда да, Пучы мәктәбендә дә әдәбият дәресендә сер биреп торганы булмады, шигырьләр дә языштыра... Аулак өйләрдә, йөзек салыш уйнаганда җәза чыкса, үзенең шигырьләрен укып котыла...

Авылны яратам дип шушында гына да төпләнеп калыр идең, тик эштән гайре ни күрә соң авыл халкы? Мәктәп укучысы гына булган чагында да  Фарсельнең һәр җәе бары тик эш белән генә үтте: эскерт өйгән ирләр- хатыннар янына ат белән печән тарттыру дисеңме, силос итеп салу өчен таллыктан чабып кайткан атлыкларны, әрекмәннәрне ташу дисеңме, көз башында такта арбага икмәк агызып, ат белән амбарга илтүме... Бер рәхәтнең бер михнәте дигәнне кирегә әйләндереп әйтсәң, җан тиреңне түгеп эшләүнең күңелгә сары май булып ягылганы - колхоз ашханәсе пешергән ризыкны авыз тутырып ашау булгандыр, мөгаен. Комбайнчыларга, эшчеләргә төшке ашны  басуга алып киләләр: бәрәңге, зур-зур кисәк белән икмәк, кайчагында аш та була! Калай кружкага чүмеч белән салып биргән чәйнең тәмлелеге! Сугыштан соңгы елларда үзләре дә арба биеклеге генә булган малайларның авызы туя икмәккә тиенде дисезмени... Шуңа күрә кыр ашының һәр кашыгы, кыр икмәгенең һәр валчыгы, аның тәме тел очында саклана да инде...

Калага китсә, дөнья күрер, ичмаса, әтисе дә шулай ди. Кырык җиденче елда гына авылга бөтенләйгә кайтып төшкән Сәхабетдин "дөнья күрү"нең ни икәнен яхшы аңлагандыр - улының бар нәрсә белән төбенә тоз коеп кызыксынуына артык сүзләрсез генә җавап бирергә тырыша. "Укырсың, үзең аңларсың", - дип котыла күп очракта. Аны әледән-әле Пучыга чакырып, тикшереп торалар - әсирлектә булганлыгын онытырга ирек бирмиләр... Ир-атларга кытлык булу сәбәплеме, әллә оештыру сәләтен, булдыклылыгын исәпкә алыпмы, шулай да авылга бригадир итеп куйдылар үзен, басу-кырдан кайтып керә алганы да юк әтиләренең. Гаилә дә ишәйде. (Әти кеше авылга кайтып киткәннән соң 45 нче елны Нәҗип туган иде,  аннан Хәмдия, Васил, соңыннан, Фарсель абыйсы белән икесе арасында төп-төгәл егерме ел калдырып,  Зөфак "пәйда" булды).

...Тик Бөгелмәдә уку язмаган булып чыкты.

- Фарсель, без документларны кире алып кайттык, Минзәләгә медучилищега бирдек. Син нишлисең? - дип, егетнең ушын ала язды кызлар, җәйге кыр эшендә дөньясын онытып йөргән сабакташларын әле генә искә төшергәндәй.

- Анда берүзем нишлим, мин дә алып кайтам алайса, - диде егет, аптыраудан чак телсез калмыйча. -  Сезгә ышансаң...

Үпкәләп, вакыт сузып торыр чак түгел иде - колхоздан рөхсәт сорап Бөгелмәгә чыгып киткән егет үз документларын берничә көннән соң көчкә эзләп тапты. Әдәбият бүлегенә дип тапшырылган документлар ни сәбәпледер математика бүлегенә кереп, адашып киткән иде.

Аларны эзләп тапканда, башка югары уку йортларына тапшырырга соң иде, кабул итү комиссиясе эшен төгәлләгән булып чыкты - кая барырга дигән сорауга җавап табылмаган килеш, авылга әйләнеп кайтырга, җиң сызганып янә кырга чыгарга туры килде.

Аның кәефе чамалы икәне йөзенә чыккан булгандыр, практикага килгән агроном Тимершәех абыйсы беркөнне:

- Фарсель, нишләп болай балтасы суга төшкән кешедәй йөрисең әле бу  арада? - дип турыдан ярып сорады.

Фарсельнең зарлаансы килми иде, артыгын җәелмичә, үз маҗарасы хакында кыска гына итеп бәян кылды.

- Ә син бер дә кайгырма, теләсәң, мин укыган җиргә - Тәтешкә техникумга бара аласың, әле соң түгел. Анда агрономнар әзерлиләр, какраз синең өлкә! Җир эшен яратасың, син үстергән кыярлар турында авыл халкы тел шартлатып сөйли, - диде Тимершәех, егетнең бакча белән җенләнүеннән хәбәрдар булып. - Авылда син әллә кайчан иң беренче булып яшелчә үстерә башлагансың дип сөйлиләр, дөрестер бит?

- Анысы дөрес, - диде Фарсель, иң беренче итеп үстергән кыярларын исенә төшергәч, елмая-елмая. - Әткәй кайтасы елны орлыктан үзем утырткан идем бакчага. Су сибә торгач, беләк буе булып үсте алар, әткәй кайтмыйча өзмим әле ди торгач, саргаеп беттеләр.

- Аның каравы, үстергәнсең бит, маладис! Каян башыңа килгәндер...

Ул чагында авылга Минзәләнең рус авылыннан Качкынга сатучылар килгәнне хәтерли әле Фарсель. Мичкә-мичкә тозлы кыяр, помидор, кәбестә алып килгән иделәр. Авыз суын корыта-корыта, мактый-мактый ашады халык шул мәлҗерәп беткән тозлы кыярны. Мәктәптә укытучының яшелчәне орлыктан үстереп булганлыгы хакында сөйләгәнен ишеткәч, малайның йөрәгенә ут үрләде: эх, өй янындагы бакчада үзең бәләкәй генә орлык утырт иең дә мичкәләп тозларлык кыяр үстер иең! Вәт әнисе шатланыр иде! "Агурис! Саленый агурис! Хрустячи!" дип авыз суын корыта-корыта мактап саткан марҗаларныкы ише генә булмас иде...

Ниятләсә - шуңа тотынмыйча каламы инде? Баксаң, кыяр орлыгын әллә кайда Каф тавы артында түгел, күршедәге Пучы базарында да саталар икән бит...

Күрче, сөйләшә белсәң, туфрак та синең һәр сүзеңне, алай гына да түгел, ымыңны аңлый икән! Әлегәчә чүп үләне үсеп утырган җирне казып, тырмалап, аның манный ярмасыдай таралып торган кара туфрагын учыңда тотып карый-карый түтәл ясаганда, малай шаккатты: шушы түтәлгә  әлегә юеш кулъяулыкта шытып яткан, күз карасыдай күргән берничә бөртек орлыкны төртеп куй да берникадәр вакыттан соң кетердәп торган кыяр өзеп аша имеш... Ничектер үзе дә ышанып бетә алмаган, әкияткә охшаш бер күзаллау иде бу. Шунысы гаҗәп: әгәр шулай икән, нигә соң әле күрше-күләннең, әби-бабайның берсе дә моңа кадәр авылда шушы орлыкны үстереп карамаган? Алма дигәннәрен дә, урлап кына, Фәррах бабай бакчасыннан авыз итәләр... Анысы да кыргый алмагач, алмасы авызны бөрештерә, әчедән дә әче... Их-ма, әтисе тизрәк кайтсын иде дә, нигә, ни өчен, ник алай икәнен яхшылап аңлатсын иде.  Асаба чишмәсе буеннан гына икәүләп әрәмәгә төшәрләр иде, андагы карлыганны, бөрлегәнне өй тирәсендә дә үстереп булмый микән...

Малайның хыяллары шулкадәр татлы иде, ул аларны Фатыйма әбисенә дә чишеп салды. Тик болай да эш күплектән кылны кырыкка ярырдай булып дөнья көткән әбисе, ачуланмый гына:

- Кит әле, улыкаем, исәр сөягеңне калкытып йөрмә әле, - дип кую белән генә чикләнде.

Әтисе кайткач, ул хыяллар тормышка ашты бит, әй! Сугышка дип чыгып киткәндә орчык буе гына булып калган малаеның: "Әти, син кайтуга менә нинди кыярлар үстердем!" - дип зарыгып каршы алуы күрешү шатлыгыннан, үзенең газизләре янына бөтенләйгә дип кайтуыннан болай да күңеле йомшарган Сәхабетдинне әллә нишләтеп җибәрде. Ул үзе кадәр булып килгән улын кочагына алды да, күзләренең дымлануын күрсәтмәскә тырышып:

- Улым, кулыңнан килә икән, рәхмәт сиңа! Әллә ниләр үстерербез, дөньялар гына тыныч булсын! - диде, Фарсельнең шатлыгына тагын да очар канатлар куеп.

Әткәйле йорт - җылы, ышык, аның тәрәзәсеннән җил өрми. Ишеге шыгырдап ачылмый. Өстәле буш булмый. Капкасы юкә бау белән генә бәйләнми. Бакчасында күпләп-күпләп кыяр үсә! Койма буйларында алмагач үсентеләре, кура җиләкләре баш калкыта!..  Минзәлә районындагы “Дружба” колхозының бакчачылык белән шөгыльләнүен белгәч, шунда ук барып, әллә никадәр үсентеләр алып кайттылар.

Эш агачы һәрвакытта мул итеп китерер җимеш дигәннәре шигырьдә генә түгел икән, агайне... Җир белән күзгә-күз карап сөйләшә белсәң, вакытында ашлап, сулар сибеп торсаң, аның күкрәгендә әллә ниләр үстерергә була икән! Яратырга, бары тик җирнең үзен, аның кара туфрагын җаныңның бер өлеше итеп яратырга гына кирәк икән! Әнә бит, хәзер җәй саен кыярын да, помидорын да, суганын да, сарымсагын да үстерәләр, әниләре аларны ничек кенә итеп тозламый да нинди генә салатлар ясамый! Теге вакыттагы сатучыларның тозлы кыярларын мичкәсе белән бәреп ега...

Тимершәех абыйсының "җир эшен яратасың" диюе егетнең күңелен тәмам алгысытып җибәрде. Чыннан да, нигә тәвәккәлләмәскә әле? Ныклы белем алса, туфракның нинди генә серләре ачылмас...

Киңәш бирүчесенә мең рәхмәтле булып, Фарсель Тәтешкә китеп барды. Укырга, тагын да күбрәк өйрәнергә теләге көчле иде, укытучы булмаса да, ятып калганчы атып кал дип, техникумга юл тотты.

Өч ел уку дәверендә тегеләй дә егарга тырышып карады язмыш, болай да. Берсендә бигрәк аяусыз кыланды, ашлама сынау түгел, гомерне сынау булды ул...

Мәскәүдән чүп үләннәренә каршы көрәшә торган гербицид җибәргәннәр, техникум студентлары  Тәтештән ерак түгел бер рус колхозында практика вакытында шуны сынап карарга тиеш икән. Яшьлек - җүләрлек димәсләр иде аны...

Егетләрнең берсе агуны әзерләп торырга, икенчесе насосны көйләргә, өченчесе шлангны тотып сиптерергә тиеш иде. Шау-гөр килеп көлешкән-шаярышкан мәлдә, ул егет агу аккан шлангны иптәшләренең өстенә төбәде. Шаяру мизгелнең бер өлешендә фаҗигагә әверелде: егетләрнең күзләренә, авызларына яндыргыч агу кереп тулды...

Бу кара шәүләне кайчандыр, кайдадыр күргәне бар иде, ахры... Фарсельнең күзалдыннан балачагында агулы икмәк ашаган чакта сәкедә саташып, ут янып яткан чагы йөзеп үтте. Менә, менә, ул көннәрдә аның аяк очында шушы шәүлә саклап утырды түгелме? Үзе белән каядыр ияртеп китәргә җыенып... Тик ул чагында кем-кемне дигән көрәштә Фарсель җиңеп чыкты бит! Китәр сәгате сукмаган иде! Бу юлы да җиң очыннан шул шәүлә тарткалый түгелме? Үзе белән чакыра... билгесезлеккә... Бөтенләйгә... Тик әле бик иртә шикелле... Телгә алып сөйләрлек бернинди файда күрсәтә алмады бит әле. Ни әтисенә, ни әнисенә... Авылына, туганнарына... Авылдашларына... дусларына... Кешеләргә... Шулай бер кирәксезгә яшәп ал да беркемгә бер игелек кылмыйча, беркемгә бурычыңны - җиргә килгәнеңә, белем алганыңа, моңа тиклем яшәгәнеңә бурычыңны кайтармыйча, ияр дә кит, имеш...

Көче җитәрлек булган икән. Больница ятагыннан үз аякларына басып кайтып китте егет. Аннан соң да әллә никадәр тикшерделәр, шифаханәгә юллама бирделәр. Тәтешкә әйләнеп кайткач та, табиблар катына әллә ничә тапкыр җибәрделәр.

- Да-а, егет, кызганыч, бик кызганыч... Күп булса, тагын ике ел гомерең калган синең, - диде аларның берсе, гомер тиклем гомергә хөкем чыгарырга хакы юклыгын бөтенләй белмичәме. әллә белмәмешкә салышыпмы... - Күп булса, ике ел...

Табиб әйткәч, дөрестер. Агу тиклем агу җаныңа, тәнеңә таралсын да... дөрестер... Ә бит уйлап карасаң, ике ел да аз гомер түгел! Әллә ниләр эшләргә өлгерергә була! Бу вакыт аралыгын кулыннан килгән кадәр игелек кылып, туган җиренә файда китереп үткәрә алса, бәлки ултиклем үкенечле дә булмас... Югары белем дигәне хыялда гына калмасын - тизрәк документларны авыл хуҗалыгы институтына илтеп тапшырырга кирәк. Аннан армиягә китү ягын уйлыйсы булыр. Армия хезмәте үтмәгәнне егеткә санамыйлар, ул бурыч өстә эленеп калмасын - военкоматка барып гариза язарга кирәк...

Башта туган ягы Актанышның Адай авылында практика үтеп, аннан  Арча районында агроном булып эшли башлаган егет авыл хуҗалыгы институты студенты да булып куйды.

Кирәк дип тапканын тиз арада эшли торган егет солдат булам дигән ниятен дә озакка сузмады. Тик военкоматтагылар гына киресенә каткан булып чыкты: кара инде син моны, саулыгының барлы-юклы икәнен белми, армиягә барам дип хыялана!.. Шулай да  үҗәтнең үҗәте булган егетне үз теләгеннән кире кайтырга күндерә алмадылар: топографик частька топограф-геодезист итеп билгеләп, Кавказ тауларына җибәрделәр.

Менә кайда иде ул табигать һәм кеше бергәлеге! Менә кайда ул тәнгә дә, җанга да дәва: күккә тиеп торган таулар кочагында, көн саен су коенган Кара диңгез дулкыннарында, сулышны ачып исә торган саф җилләрендә... Беркадәр вакыттан соң Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикаларын айкап чыгу, самолетта очып, кайда нинди авыл, ничек урнашканын төшереп йөрү, җәй көне дә тау түбәсендә ялтырап яткан көмеш кар катламына карап соклану... Иптәшләр әйбәт, ашау зарланырлык түгел, солдатка ни - тамагы тук булса, даулар нәрсәсе юк... Әзәрбайҗанда балыкчылар белән дә дуслашып беттеләр, җәтмәләренә осетр балыгы эләксә, башында хач сурәте бар, мөселманнарга хәрәм дип, үзләре ашамыйлар - солдатларга бирәләр. Яшьлекнең  әле ул чорда хәләл белән хәрам турында уйланыр чагымы?..

Фарсельнең солдат булып менә шушы таулар кочагына эләгүе, үзе өчен ачкан табышлары язмышның бер бүләге булган икән...

Беркөнне, су өсте тигезлегеннән бер чакрым биеклектә, үзәнлектә урнашкан авылда теодолит күтәреп, фәнни-тикшеренү эшләре үткәргәндә, кыяфәте белән татар картына охшаган бер бабайны очратты. Какчарак гәүдәле, җыйнак сакал-мыеклы, башына каракүл бүрек, өстенә камзулга охшаш кием кигән бабай уртача буйлы, түгәрәк йөзле яшь егетнең елмаебрак сәлам бирүенә күңеле булып, үзе дә елмаеп сәламне алды.

Бу авылда яшьләре йөздән артып киткән сиксәнләп кеше яши дип бер шаккаттырганнар иде инде, бу бабай да шул тирәгә җитеп киләдер, мөгаен. Җил кискән, кояшта янган  йөзенә карап, төгәл генә чамалый торган да түгел. Күзләре шактый җете күренә.

Сәлам алышудан башланган сүз җебе бик тиз дустанә тәгәрәп китте. Фарсель баядан бирле тел очын кытыклап торган соравын бирергә ашыкты:

- Бабай, сезнең авылда йөзьяшәрләр күп диделәр,чыннан да шулаймы ул? - диде егет, бер очтан аның үзенең дә яшен сорап.

- Мин, олан, борынгы инде, йөзне әллә кайчан уздым, - диде карт, һич исе китмичә, - 155 яшь тулды.

Аның сүзен шаяруга алган Фарсель тешләрен  җемелдәтеп елмайды:

- Бабай, шулай да дөресен әйт инде, йөзгә еракмы әле?

Аның ышанмавына үпкәләмәде карт, борылып, күзләрен кыса төшеп, кемнедер күзләде дә, ерактарак атка атланып торган ир-егеткә ымлады:

- Анавысы минем олан, улым булыр - аңа 121 яшь. Шуннан минем яшьне үзең чамала...

Барыбер ышанып җитмәде Фарсель, бабайның шуклануы дип кенә кабул итте.

- Миңа егерме генә тулып китте, врачлар ике ел яшисең калган дигәннәр иде, алар әйткән вакыт та кимеп бара, - диде егет, искиткеч гадәти бер әйбер турында гына телгә алгандай.

Карт, сөйләмәсәнә дигәндәй, тамырлары беленеп торган арык кулын селтәде.

- Әкият.

Сүзләренең әкият түгеллегенә ышандыру өчен, Фарсель үз тарихын кыска гына итеп сөйләп бирде.

- Мин менә гомер буе тауларда яшәдем, үзәнлектән үзәнлеккә күчә-күчә көтү көттем, гел табигать биргән ризыкны ашадым, яшелчәдән, җиләк-җимештән өзелмәдем, итне атнага ике тапкыр ашасам ашаганмындыр - авыруның ни икәнен белмәдем, - диде бабай, егеткә сынаулы карап. - Аракы эчмәдем! Ә менә үзем ясаган шәрабне көн саен бер стакан эчәм! Колагыңа киртләп куй, сиңа да өйрәтәм, минем кебек көн саен шуны эчсәң, ике ел түгел, ике йөз ел да яшәрсең, - дип кеткелдәде карт, кура җиләгеннән ни рәвешле төнәтмә ясарга, шуны ничек эчәргә кирәклеген тәмләп сөйли-сөйли.

Аның яныннан аерылып киткәндә, Фарсельне бер караганда аптыраулы,  бер караганда сокланулы - каршылыклы хисләр өермәсе биләп алган иде. Кызыкмы, кызганычмы? Татар авылларында зиратта йөргәндә игътибар итеп, үзенә ачыш ясаганы булды: кабер ташындагы язулар халыкның уртача гомер озынлыгын кырык-илле яшь дип күрсәтә иде. Ни өчен татарда кешенең яшәү озынлыгы шулай бер карыш кына? Тормыш авырлыгы гына сәбәпме? Ә менә биредә, тау-таш арасында гомерен көтү көтеп уздырган халыкның тормышын җиңел дип әйтеп булырмы? Тик яшиләр бит! Шушы авырлыклар белән чыныга-чыныга, гасыр узып яшиләр!

Димәк, тау халкының чыннан да табигать биргән ризык белән туклануы, үләннәр, яшелчә-җиләк-җимешкә мөкиббән булуы аның гомер озынлыгына бер сәбәп? Боларга өстәп, күкрәк тутырып, киң итеп суларлык саф һавасын, тау чишмәләрен, иркенлекне исәпкә алсаң...

Ә бит татар авылында табын түре бик еш кына ит һәм бәрәңге ризыкларыннан гыйбарәт. Әллә ни ерак китәсе юк: Качкында да Фарсельләрнең бакчасыннан гайре, кемдә яшелчә үсә?.. Югыйсә, аңа гына җитәрлек җир дә бар, кара туфрагы да ипи өстенә ягып ашамалы... Кешегә этәргеч юкмы, тиешенчә аңлатып бирүче табылмаганмы? Әллә бәрәңгене икенче икмәк урынына күреп, аңа гына табынып торган халык башка әйберне кирәксенмиме, ризыкка санамыймы?

Башта бөтерелгән сораулар хәтсез иде. Бу сораулар яшь егетне армиядән соң да гомер буена озатып барасы, халыкның яшәү рәвешен үзгәртергә теләп тотынасы эшләренең чишмә башы иде...

Бабайның киңәшләре - ике ел гына дигән гомерне әллә ничә тапкырга озынайтырга ярдәм иткән, яшәүгә ышаныч өстәгән, алга зур максатлар куеп, үзенең халкы, милләте өчен зур эшләргә этәргеч биргән таяну ноктасы иде. Картның үз яше турындагы сүзләре ул вакытта, әлбәттә, егетне барыбер ышандырмаган иде, тик беркадәр вакыттан соң, 1973 елда газета битләрендә бер мәкалә укып шаккатты: Әзәрбайҗанның Барзаву авылында яшәүче Ширали Муслимов дигән карт 168 яшендә үлеп киткән, дип язганнар иде...

 

Өченче дулкын

"Янар җаннар иртә китә, диләр"

 

Бүгенге кичә башкаларга охшамаган иде. Әллә туган авыл клубында, авылдашлар белән бергә узгангамы, әллә, сәхнәгә чыккан һәрберсе, "сиксән яшь" дип, еллар санын кабат-кабат искә алгангамы, үзгә бер моң, үзгә бер сагыш белән өртелгән иде ул. Биредән кубарылып киткәнгә, кайтып баш орыр туган нигез калмаганга ничәмә-ничә ел үткән. Әмма аңа карап кына туган авыл дигән сүзгә сыйган олылык һәм олпатлык кимер дисезмени? Әле дә менә, остазлар алдында имтихан тоткандай, аяк буыннарына тиклем сизелер-сизелмәс дулкынлану йөгерә, җаваплылыкны тоюдан, сагынудан, истәлекләрдән... Чөнки авыл язмышы, аның һәр бормасы - ил язмышы, республика язмышы ул. Авылның һәр йортында, һәр тыкрыгында шушындый олы язмыш ята. 

Туган авылы исемен атагач, күпләр, бик еш кына, уенын-чынын кушып: "Кемнән качканнар соң анда?" - дип сорап куярга ярата. Ә бит авыл исемендә дә - тарих ята! Халык тарихы, халык язмышы...

Көл астында калган тарих битләреннән бүген килеп чын дөреслекне табарга мөмкин булмаса да, таянырга халык хәтере бар, беркадәр сакланып клаган мәгълүматлар бар. Халык телендә Качкын авылының тарихы Әреш чишмәсеннән башлана дигән риваять яши. Кыйблага каршы тибеп чыккан өчен Шифалы чишмә дип тә йөртәләр иде үзен. Әреш исемле мари карты шушы чишмә янында, тау башында казык каккан, үз нәселен алып килеп урнаштырган, диләр, чишмә бүгенгәчә шул карт исеме белән атала. Әреш бабай нәселе янына Әгерҗе ягыннан, Салагыш авылыннан, бояр крестьяны булудан качкан бер төркем башкортлар - вотчинниклар да килеп урнашкан. Мөслим районы Каенсаз авылыннан да берничә нәсел - припущенниклар килә бирегә. Качып килүчеләр  яшәгәнгә, авылга Качкын дип исем биргәннәр дә инде. Шунысы кызык: бу өч нәсел аерым-аерым яшә­гән. Башкортларның да, тип­тәрләрнең дә хәтта зиратлары да аерым-аерым була. Авыл очындагы ташландык иске зират халык телендә бүгенгәчә "башкорт зираты" дип йөртелә.

Хәтерли әле: бөтен гомерен чит җирләрдә уздырса да, туган авылы Качкынны соң сулышынача үзенеке дип санаган Әхим карт та нәкъ шушы тарихны сөйләгән иде... Аның белән ныклап танышу Фарсельне "Авылдашның авыр юл башы" дигән әсәрен язарга этәрде дә инде. Чөнки мондый олпат шәхесләр белән авыл үзе генә түгел, андый шәхесне илгә үстергән татар җире, татар халкы бер булып горурланырга, аның исемен белергә, зурларга тиеш! Кызганыч, татар акылы төштән соң дигән мәкаль вакыт-вакыт үзенең хаклыгы белән дә сискәндерә шул... 

1993 елда Актанышның «Игенче даны» газетасында галим, геология фәннәре докторы Әхим Кәримовның гыйбрәтле язмасы басылып чыкмаса, бу исемгә соң булса да игътибар күрсәтелер иде микән? Нәкъ менә шул язма күренекле якташын барларга, алар белән элемтә урнаштырырга, йокымсыраган хәтерне уятырга бер этәргеч булды да инде. «Үз алдыма шундый сорау куям: бу дөньяда түләнмәгән нинди бурычым калды? Уйлавым буенча, туган авылыма, туган районыма конкрет файдалы хез­мәтем булмады. Шулай да гомеребез бөтенләй файдасызга үтмәде: кулга корал тотып илебезне дошманнан саклап калдык. Исән калганнарыбыз гомер буе илгә намуслы хезмәт иттек. Әле дә эшлисе, газиз илебезне мәсхәрә хәленнән тизрәк чыгаруда өлеш кертәсе килә. Ләкин инде куллар картлык белән бәйле...» Шулай дип район газетасына хат язган Әхим Кәримов – Фарсельнең авылдашы, Качкын егете, гомеренең бик күп елларын Башкортостан, Татарстан, Үзбәкстан һәм башка җирләрдә нефть-газ байлыкларын ачу-тикшерүгә багышлаган, китап-журналларда йөздән артык фәнни эше басылып чыккан (шактые Франция, Германия, АКШ, Кытай кебек чит ил матбугатларында да дөнья күргән), эш тәҗрибәсе үз вакытында Мәскәү, Ленинград, Новосибирск югары уку йортларында өйрәнелгән галим иде. Аның белән тәүге тапкыр күзгә-күз очрашкач, иң беренче итеп: "Сагынасыңмы, Әхим агай?" - дип сорады Фарсель.

– Сагынмасам, 70 еллап вакыт үткәч, «туган ягым алдында бурычым бар», дип, хат язар идемме? – Җавапның көттереп яңгыравы икеләнеп торудан түгел – Әхим абыйның карашында хакыйкатьнең үзе чагыла иде...

Күпләрне кан-яшь түгәргә мәҗбүр иткән утызынчы еллар шаукымы Кәрим мулла гаиләсен дә туган җирдән бөтенләйгә аерган шул. Күрше Зөбәер авылында туып, соңыннан Качкынга килгән; мәдрәсә тәмамлап, үзе дә дин гыйлеме таратуга алынган Кәрим Әхмәтҗановның бөтен «гаебе» – мәчеттә муллалык итү. Татарның гыйлемле, нык буынлы асыл ирләрен юкка чыгару сәясәте аңа да килеп кагыла: ни сәбәпле икәнен әйтеп-аңлатып тормастан, кулга алып, Казан тирәсенә урман кисәргә озаталар үзен. Кылган догалары булышкандыр, мөгаен, шулай булмаса, ярты еллап вакыт үткәч, Кәрим агай күңелендә миһербан уты калган җитәкчегә юлыкмас иде.

«Ни өчен кулга алдылар үзеңне?» дип кызыксынган кемсәгә «Белмим шул, туганкай», – дип ихластан җавап кайтара Кәрим агай. Чыннан да, ни сәбәпле монда килеп эләгүен ул һич кенә дә аңлый алмый. «Ярый, бабай, кайт та кит»,  дип «фатыйха» биргән зат кем булгандыр, ни рәвешле рәхим-шәфкате килгәндер – анысы билгесез. Мең бәлаләр үтеп, Качкынга кайтып төшкән Кәрим агайны авылдашларының кырын карашы каршы ала. Нишлисең, һәркемгә үз җаны, үз абруе кадерле...

Бер ат, бер сыер, сарыклар асраган, берничә ел элек яңа йорт җиткергән бу гаилә урта хәллеләрдән санала. Кеше кабызган учакта кул җылытырга теләүчеләрне, бәлки, шушы барлы-юклы байлык та кызыктыргандыр... Гаиләсен әлегә авылда калдырып, Кәрим агай Уфа якларына чыгып китә.

Балаларын сыңар канаты астына алып калган Рабига апага да авыр сүзләрне еш ишетергә, төртмәле карашларны еш күрергә туры килгәндер. Түземе төкәнгәч, ул да ире янына юлга кузгала. Нишләптер Пучыда бишенче сыйныфта укып йөргән Әхимгә генә бу хакта әйтеп тормый ул. Беркөнне Әхимне туган өендә бөтенләй җиде-ятлар каршы ала: үги әнисе, балаларны алып, Уфага киткән икән... Үз әнисе Мәрьям Әхимгә өч яшь чагында үлеп китә, шуннан соң Кәрим агай Сәфәр авылыннан Рабига апаны алып кайткан була.

Яхшый авылында кияүдә булган бертуган Мәликә апасы арба белән килеп, энесен үзе белән алып киткәндә, бу аерылуның, туган нигездән, туган авылдан кубарылуның бөтенләйгә икәнен Әхим белми әле. Белсә, инеш буендагы бөдрә талларга, шул таллар куенында иркәләнеп аккан Баҗана суларына, авыл читендәге Түбәтәй тауларына күзләре талганчы карап калыр иде.

Нәҗип җизнәсен төрмәгә утыртканнар, Мәликә апасы берсеннән-берсе кечкенә өч баласы белән гомер кичерә икән. Эшче кулга сусаган йортта да, колхозда түшәмгә төкереп ятышлы түгел: зурлар белән бергә утын да кисә Әхим, җир дә сөрә, терлек тә карый. Авыр эшкә генә түзәрлек анысы, тик менә бераздан төрмәдән котылып кайткан  җизнәсе генә холкын күрсәтә башлый. Аның усаллыгы үзәгенә үткән бер мәлдә Әхимгә Уфа каласыннан хат килеп төшә: «Безнең янга кил, улым», дип яза әтисе.

(Дәвамы бар)