Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Төшләрнең төслесе була, керфекләрне аралый-аралый, аклы-каралысы да килеп керә...

Фарсель, әнкәсенең мич янында кайнашуын да төштә күргәнгә санап, икенче ягына борылып ятты. Әле каз мамыгы исе килеп торган мендәргә баш кына төрттеләр бит, әнисе шул арада торып эшкә китәргә җыенмыйдыр, аның бер-берсенә бәйләп куйган үрелгән чәч толымнары күз алдында түгел, әлеге дә баягы, төш эчендәге төштә чайкаладыр...

Малайның уйлары өнгә ялганмады. Озын чәчен әле генә кәкре тарак белән тарап утырган әнисенең шәүләсе юкка чыга күрмәсен дип, күзен чытырдатып йомды. Төше татлы иде. Анда ниндидер тынычлык, илаһи бер сер бар иде. Әнисе, зифа буе белән аз гына алга иелгән дә, урындыкта чәчен тарый. Озын толымын, әкияттәге су кызы шикелле, кулына алып карый, үзе шундый сөенә; хәрәкәтләре шундый әкрен, шундый салмак, аның беркая ашыгасы юк, каударланмый, бүтән бер генә дә эше юк кешедәй, озаклап чәчен тарый да тарый... Фарсель дә, Хәния дә, әниләренең үз яннарында шулай иркенләп утыруына шатланып, кулларын чәбәклиләр...

Күзен ачканда, кышкы төннең караңгылыгы җуелып та бетмәгән иде әле. Малай, ялт кына башын күтәреп, стена янындагы тимер башлы караватка карады: ул пөхтәләп җыештырылган, чигүле япма идәнгә тиеп тора. Почмагында, кукрайган кыяфәттә үк булмаса да, колагын тырпайтып, чигүле  мендәр утыра. Әнкәләре инде сыер саварга чыгып киткән булса кирәк. Аннан фермага торып йөгерәчәк. Бер караңгыдан икенчесенә бил бөгеп, көндәгечә, арып-талып кайтып керәчәк...

Тәбәнәк ишек шыгырдап ачылды. Мамык шәлен күфәйке өстеннән, аркасына чалыштырып бәйләгән Мосаллия, кулындагы сөтле чиләкне мич алдына алып килеп, әлүмин бидонга сөзәргә җыенды.

- Әни, үзем тотып торам! - Сәкедән яланаяк җитез генә сикереп төшкән малай, идәндәге котып салкынлыгын да сизмичә, аның янына килеп басты.

- Ни дип таң әтәче белән уяндың әле? Сыерның алдына салдым, көндезгә салам төшереп куйдым, сәнәк очына гына элеп бирерсең. - Әнисе, улының бидон авызына юка чүпрәк куярга өлгерүен күреп, ирен чите белән генә елмаеп куйды. - Бу тиклем җитезлегең белән, улыкаем.. - Сүзен әйтеп бетермәде, үзе генә тойган горурлык белән йөзен балкытты. - Әле дә син бар, өйдә карап торган бердәнбер ир-ат!

- Әни, төш күрдем, сөйлимме? - Малай, сабырсызланып, чүпрәк өстенә ягылып калган сөт күбегенә бармагын тигерде.

- Төшне сөйләп йөрмәвең хәерле, улым, мин бит юрый белмим...

- Әбекәй белә! Ул әллә ничекләр итеп юрый! Гел рас була!.. - Малай, икеләнеп, борынын мышкылдатты. Әбисе дә шулай ди бит, матурын гына кешегә сөйлә, начарын, инде бик телең кычытса, баскычка бас та җилгә сөйлә, тынычланып калырсың, ди. Ә бүген күргән толымнарның яхшыгамы, ямангамы икәнен Фарсель каян белсен? Сөйләргә ярыймы аны, юкмы? Үзенә  бик матур тоелган иде болай...

- Менә, менә, әбиеңә юратырсың... Рокыя апаң да оста аның ишегә... - Әнисе аның сүзләрен  җитдигә алмадымы, эшкә чыгып киткәнче, тегесен-монысын төгәлләп бетерергә җитешмәкче булып ашыгуы идеме - ялт та йолт кына басып, кочагына сонып, лапастан коры чыбык-чабык, салам күтәреп керде, аларны мичкә тутырды. - Әбиең мичкә яккач, апаеңны берүк хәтергә ал! Ут авызына килә күрмәсен! - Ананың, йөрәге тетелеп, көн саен кабатлый торган сүзләре иде бу. - Уен белән мавыгып, яна күрмәгез!..

Әнисе белән кара-каршы утырып кишер чәе эчкәндә, көн дәвамында ниләр эшләргә кирәклеген баш кагып кына җөпләде малай. Әнисенә кабатламаса да була, белә ич инде: көндез дә, кич тә учлам-учлам гына итеп сыерга салам салырга. Тиресне абзарның артына аккурат кына өяргә. Идәнгә җәелгән чыптаны ишегалдында карда аунатып керергә. Агач көрәк белән ишегалдын көрәп, чистартып куярга. Мичне томалагач, җылысы чыгып бетмәсен өчен, ишекне кырык ачып, кырык ябып йөрмәскә. Көлгә бәрәңге күмәргә. Кисмәкне агач чанага утыртып, суга барып килергә.

- Буран чыкмаса, суга Асаба чишмәсенә чыгып керерсең, улым. Аның суы борчак ашына әйбәт, йомшак итә, тиз пешерә. Кичкә дигән бер уч борчакны өйалдында яулыкка төреп куйдым...

- Гарифҗан белән барырбыз әле, Түбәтәй тавында чана да шуарбыз! - Фарсель, хәзер үк чыгып йөгерердәй булып, тәрәзә пәрдәсен кайтарды да  күршеләре ягына карап куйды.

Мосаллия, амин тотып өстәл яныннан кузгалган шәйгә, улы шикелле үк, урам якка күз ташлады.

- Аларга керсәң, дүрт-биш бәрәңге алып кер, улым, сәдака булыр. Бигрәкләр дә ачка тилмерәләр...

Ун балалы гаилә, көз көне әниледән әнисез ятим булып, әтиләренең сыңар канаты астында, үз көйләренә утырып калганнар иде. Әниләрен, шул сабыйларны ачтан үтермәс өчен кесәсенә бер уч арыш уып кайтканда кулга алгач, Минзәлә төрмәсенә озаттылар. Газизләрен соңгы кат күргәнен йөрәге белән сизгәндәй, өйләренә, урамнарына каерылып карый-карый, чишмә урынына аккан күз яшьләренә буылып, бәндәләрне каргый-каргый китте Мәймүнә: "Балаларым, балаларым! Кемнәрнең генә кулына калырсыз, нишләпләр генә бетәрсез каһәр суккан бу дөньяларында! Алла каргаган дөньяларында!" - дип үкси-үкси китте. Әле күптән түгел генә авылга аның төрмәдә үлү хәбәре килеп төште. Әнә, җир идәнне тырмый-тырмый, берсеннән-берсе кечкенә ун ятиме утырып калды... Кадерсез, илләренә дә, бәндәләренә дә кирәксез булып...

Фронтта ир-егетләр фашист белән сугышса, авылда карт-коры, бала-чага бугазга килеп терәлгән ачлык белән көрәшә. Монда, тылда да җан өчен көрәш бара...

Кышкы таңның караңгылыгын ера-ера, ат фермасына юл тотканда, ике бит алмасын ачы җилдән яшереп шәл белән каплаган яшь хатынны әнә шундый авыр уйлар озата барды.

Фатыйма әбиләре кайтып кергәндә, Хәния әле йокыдан тормаган, Фарсель исә, урынга кабат аварга дигән ниятеннән кайтып, колакчынлы бүреген генә башына чәпәп, ишегалдына кар көрәргә чыккан иде. Үзеннән ике буйга озын агач көрәкне ярыйсы гына җитез уйнатып, мунча, абзар тирәсен көрәп бетерде. Капкада кулына кечкенә генә төенчек тоткан әбисе күренүгә, көрәген сөяп куйды да, аның каршысына атлады.

- Һи, тиктормас! - диде әбисе, кулындагы йон бияләен салып, малайга тоттырган арада, ишегалдына күз йөртеп. - Кулыңа ки, әллә җәй челләсе дип беләсеңме?!.. Һи, эшсөяр... Идрис Хисамы түгел шул син. - Фатыйма карчык, җитезлектә үзе дә сер бирми торган зат, төенчеген култыксага куйды да, ярыкка кыстырылган каз канатын алып, баскычны себерергә тотынды.

Хисамның кем икәнен белә Фарсель: ике катлы мәктәп каршысында, агачтан эшләнгән янгын каланчасында  эшли торган абзый. Күрер күзгә үк усал, төксе чырайлы, бала-чага исәнләшеп үтсә, сәлам дә алмый, сәлам дә кайтармый.

Тик торсаң, шунда ук тәнгә салкын үрмәли иде, шуңа көрәген алып, тагын эшкә тотынган шәйгә:

- Әбекәй, минем Хисам буласым да килми, - диде малай,  әбисенең бу минутта нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап бетермичә.

- Китчәле, Алла сакласын диген... - Әбисе канат белән аягындагы киез итеген дә себергәләде. - Син бит эш корты, төс-кыяфәткә тач атаң булсаң да, тик тормаска дигәндә анаңа охшагансың, ул да эш өчен генә яратылган кебек, бахыркаем...  Хисам ише ата ялкау бәндәне көндез чыра кабызып эзләсәң дә таба торган түгел. Үзе ялкау, үзе явыз...  шуңа ялкау кешегә Идрис Хисамы диләр инде авылда...

Фарсельнең ул абзый турында сүз куертырга исәбе юк иде, читән койма буена җил-җил кар аткан уңайга:

- Әбекәй, мин төштә әнинең чәч тарап утырганын күрдем, чәче шундый озын, шундый матур инде менә... Әйбәт төш бит, әйме? - диде, башкача юрый күрмә дигәндәй, әбисенә инәлеп дигәндәй карап.

- Чәч дисеңме? - Фатыйма әбисе,  күзләренә үк төшереп бәйләгән шәлен арткарак шуыштырды, йөзенә яктылык кунгандай булды.- Ай Аллам, атаң-мазар кайтып килми микән, юл төше күргәнсең бит, балакаем, әйбәт булмый ни! - Авыз эченнән тиз генә нидер укып, ике кулы белән битен дә сыпырып куярга өлгерде. - Инде сорыйм, инде сорыйм... Исән-сау гына булсын атаң, исән генә булсын... Рокыя апаңа да кереп әйтим әле, ул да догада булсын... Хәзер, җәлт кенә мин... Ул кадәр селтәнмә, тирләп салкын тигерә күрмә тагын...

Әбинең соңгы сүзләре үзенең озын итәгенә ияреп, урамга ук чыгып  китте.

Миңлегыйлеме турында кара пичәтле кәгазь агач рамкалы көзге өстендә, бүрәнә ярыгына кыстырылган килеш тора - улының рухына дога кылырга утырган саен кул аркасындагы җыерчык-җыерчык буразналарга, дога сүзләренә ияреп, тып та тып кайнар тамчылар тәгәри... Ә менә Сәхабетдиннән әлегәчә бер хәбәр дә юк. Ә бит кеше дигәнең салам эскертенә төшеп югалган энә түгел ләбаса... Оныгының юл төше күрүе чал ананың йөрәгендә өмет уты кабызып җибәрде: улының исән-сау әйләнеп кайтырына бу! Гөнаһсыз сабыйның төшен башкача ничек юрыйсың?..

Фарсель култыксада калган төенчеккә ымсынулы караш ташлады, әмма сүтеп карарга җөрьәт итмәде. Тәгаен, кунактан күчтәнәч төреп җибәргәннәр инде, әбисе озакламаса гына ярар иде...

Күршедә терәлеп диярлек торучы йорт - Рокыя апаларыныкы, әтисенең бертуган сеңлесе ул. Ике түгел, өч өйне бер итеп яшәп яталар шулай: Фатыйма әбиләре үз өен дә ташлап бетерми; көн-төн эшкә йөргән кызының һәм килененең балаларына да күз-колак ул. Авыл халкы, бер-берсенә сиздермәскә тырышып булса да,  карчыкны Коръән укырга,  дога кылырга да гел-гел дәшеп тора. "Алла" дип  авыз тутырып әйтергә ярамаса да, күңелдәге иман нуры качып бетмәгән - асты-өскә килгән замананың сынавына түзәр, сабырлык табар өчен тотыныр җеп кирәк, җанны агарту, юату, сорау, ялыну-ялвару кирәк...

Качкынның рәттән тезелеп киткән өч урамы һәрберсе үз холкы белән яшәп ята. Фермага таба сузылган дүртенче урам хәзер юкка чыккан: егерме беренче ел ачлыгында халык йорты-йорты белән кырылган, янгын да күп йортларны харап иткән. Ул урамның Әнәк үре дип аталган очының исеме генә торып калган. Авыл малайлары җәйге җылы көннәрдә шунда уйнарга җыелалар. "Шәпи короленең" кем икәне менә шундагы уеннарда ачыклана да инде.

Эх, сугыш бетеп, әтисе исән-сау кайтып керсәме?! Малайлар белән ничек кызып-кызып кузна уйнауларын, кемнең җиңүче булып калуын бәйнә-бәйнә, бөртекләп сөйләр иде Фарсель. Кайтсын гына, кайтсын гына иде...

Татлы төшләрнең чынга ашканын үз күзләрең белән күрү мең рәхәт икән! Әбисенең "юл төше" дип юравы илләм дә рас булды ләбаса: көннәрдән беркөнне, кичкырын, аркасына биштәр асып, йортка ата кеше кайтып керде. Ул фронтка киткәндә дүрт яшьлек кенә булып калса да, Фарсель әтисенең йөз сызыкларын хәтерли иде, әллә әбисенең: "Бетереп атаңа охшагансың, гәүдәкәйләреңә кадәр тач шул!" - дип әледән-әле кабатлавы тәэсире, сабый гына булган баланың күз алдыннан бу сурәт бер дә җуелмады. Шуңа да кичен, абзар капкасын көрәк белән терәтеп, мал асты чистартып йөргән бер мәлдә, капкадан кереп килүче уртача буйлы ирне, аның юл биштәрен күреп алуга ук, малай, һич икеләнүсез:

- Әти-и-и! - дип кычкырып җибәрде дә, кулындагы сәнәген кая томырганны да абайламыйча, юлаучының каршысына атылды. Инде кочагына ташланам дигән мизгелдә генә аяклары җиргә беректе: ятсынумы, каһәр суккан сугыш аерып торган елларда әтисенең ябыгып, какчаланып калган йөзен чит итүме, әллә күрешүнең татлы тәмен озаккарак сузарга теләүме - бөтен хисләр бер булып буталгандай тоелды. Тик бу халәт озакка сузылмады: әтисе әллә ни арада гына аны кулларына күтәреп алды,  күзләренә соклану, гаҗәпләнү, сагыну, горурлану, яшь кереп тулды. "Улым!" - дип пышылдаганы яңагы буйлап тәгәрәгән кайнар тамчылар булып,  Фарсельнең йөзенә сарылды. 

Тәрәзәдән күреп, үз аякларына абына-сөртенә дигәндәй, баскычта Фатыйма карчык пәйда булды. Аның, сөенечен сабырлыкка төрә-төрә:

- Аллага шөкер! Аллага шөкер! - дип кат-кат тәкърарлавы иде, улын исән-имин үз каршында күрүгә чыннан да мең шөкер итүе шушы пышылдаулы сүзләргә сыеп бетте...

Күп тә үтмәде, кем сөенеч алганын да башына сыйдырмаган халәттә, өстеннән пар чыгарып, яна-пешә фермадан  Мосаллия кайтып керде...

Менә нинди була икән ул әтиле йорт! Аның түшәме дә биегәеп китә икән. Тәрәзәләр дә күзгә күренеп киңәя. Ишек тә ыңгырашып түгел, җырлап ачыла, әниләре дә атлап түгел, аяк очларына басып, биеп кенә йөри. Күрше-күләннең берсе чыга, икенчесе керә  - өй эче умарта оясыдай гөжләп тора.  Һәрберсенең телендә охшаш сорау: безнең Хәсәнне күрмәдеңме? Фәссахны очратмадыңмы? Кәримгә тап булмадыңмы?.. Сәхабетдин, беркемнең дә өмет канатларын кисәргә теләмичә:

- Күрүен күрмәдем... Исән-саудыр, сугыш бетүгә, ялтырап кайтып төшәр, - дип, җайлап кына җавап кайтарырга тырыша.

Ул көнне ишеккә төн уртасында гына келә төшкәндер. Әтиләре алып кайткан шакмаклы шикәрне, йомры крәндилне әллә ни урынына күреп мәш килгән балалар да керфекләрен тәмам күтәрә алмас хәлгә килгәч кенә сәкегә тәгәрәделәр.

Мосаллия белән Сәхабетдиннең сөйләшеп сүзләре бетә торган түгел иде. Фарсель, йокыга талып барган мәлдә, әтисенең пышылдап кына үзе турында сөйләгәнен ишетеп алды, торып утырасы, соңыннан малайларга сөйләр өчен әллә никадәр сорауларына җавап табасы бик килсә дә, йокы әсирлегеннән котыла алмады, өзек-өзек сүзләрне генә колак яфрагына эләктергән килеш, күзләрен йомды.

- Хет бер-ике кәлимә белән хәлеңне белдерсәң соң...

- Воронеж тирәсендә сугышканны әйтеп хат язган идем бит, аннан соң  язарлык булдымы... Нимесләр чолгап алгач, алар әсирлегендә исән калырга өмет юк иде инде. Пленда күргәннәрне, гомер булса, соңыннан сөйләрмен, кузгалтасым килми. Бәрәңге кабыгы гына ашап, чыкмаган җан гына калган иде. Бер егет белән кача алдык, елга аша чыкканда күреп, арттан атарга тотындылар. Иптәшем шунда үлде, мин, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме - исән калдым менә.

- Телеңнән җил алсын! Исән калгач, бәхетсезлек була димени?!

- Үзебезнекеләрне эзләп тапкач, күрсәттеләр исән калуның нинди бәхет  икәнен... Ярый инде, стенага терәп атмадылар... Березникига, шахтага җибәрделәр. Хәл-әхвәлне белдерергә башта рөхсәт булмады. Әйбәт эшләп, үземне яхшы яктан күрсәткәч, өйгә кайтып килергә рөхсәт алалдым менә...

 

Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер дигәндәй, икенче көнне таң сарысы белән Сәхипгәрәй бабалары янә килеп җитте. Чоланга чыгып, кияве белән бик озаклап икесе генә сөйләшеп утырды алар.  Башка чакта "бабыкай" дип яннарында бөтерелгән Фарсель белән Хәнияне башларыннан сыйпарга гына торган бабайлары никтер кырыс та, җитди дә күренде:

- Олылар сөйләшкәндә, колагыгызны шомрайтып тормагыз, барыгыз, җылы өйдә утыргыз, - дип, җәлт кенә кертеп җибәрде үзләрен.

Ике ир-егетнең үзләре генә калып сөйләшер сүзләре күп иде. Сәхипгәрәй киявеннән сугыш хәлләрен, шахта тормышын энәсеннән-җебенә кадәр сорашырга теләсә дә, авызыннан артык сүз чыгарырга теләмәгән Сәхабетдин:

- Бабай, барысы хакында да бер иркенләп сөйләшербез әле, әлегә әйтергә яраганын әйттем - артыгын сорама! - диде, аның хәтерен калдырырга теләмичә, итагатьле генә итеп. - Син авыл хәлләрен сөйлә, ничек монда, чыдарлыкмы?

- Чыдамый кая барасың.. - Сәхипгәрәй, башындагы искерә төшкән бүреген артка этте. Чоландагы салкыннан куырылып, сырмасының төймәләрен эләктерде. - Синең кебек, авыздан кыек сүз чыга күрмәсен дип, телне теш арасына яшереп яшәп ятыш... Ат урынына үзебез җигелдек инде, кияү: хатыннар, бала-чагалар җигелде... Эшләп-эшләп тә ярый торган түгел... Мосаллия әйткәндер инде. Көз көне, икмәк белән тотылып, яшь-җилкенчәкне дә төрмәгә озатып бетерделәр. Безнең күрше Мөкәррирне дә алып киткәннәр иде, бер уч бодай өчен. Аның үлү хәбәре килде, чын булса, төрмәдә кое чистартырга төшкән җирендә үлгән. Хәнифне дә утырттылар, Мотаһирны да - безнең Гөлҗәннәтнең сабакташлары, әле ямь-яшел егетләр бит. Эх-ма! Урласаң - төрмәдә үләсең, урламасаң - ачлыктан үз өеңдә кәкрәясең... Быел бигрәк интегә авыл, кеше инде орлык бәрәңгесенә кагыла башлады. Көн туса, күрше-тирә авыллардан да теләнчеләр йөри башлый. Бөтен җирдә шул хәл: ашарга юк. Булганын заем дип кырып-себереп алырга гына торалар. Сыер асраганнар ничек тә чыдарга тырыша...

- Шулайрак икән шул хәлләр... - Сәхабетдин башын игән килеш бер ноктага төбәлеп торды. - Бабай, син ничек тә минекеләрне ташлама инде. Үзең әйтмешли, сыер булгач, ачка тилмермәсләр анысы... Мин үзем белән нәрсә буласын белмим. Фронтка озатырлармы, шахтада калдырырлармы...

- Баш исән булсын, кияү. Сугышы да бетеп, дөньялар тынычлансын инде берүк. Бигрәк йончыды бит халык, бетәште. Хатын-кызлар тарта дөньяны, алар кулына калды авыл. Мосаллия сөйләгәндер, ничек итеп Минзәлә глубинкасыннан симәнә алып кайтуларын... Ыкның бозлы суында чыланып, шакранлап кайтып егылды бит балакайлар. Мосаллия дә барды, Гөлҗәннәт тә. Кайтып кергәндә, чыкмаган җаннары гына калган иде...

Сәхипгәрәй, күңеле йомшарып китүгә кыенсынгандай, маңгай һәм күз тирәсен кат-кат сыпыргалады.

Бер төркем хатын-кызларны, орлык алып кайтырга дип, Минзәләгә җибәргәндә, көннәр тәмам язга авышкан иде. Киткәннәрне дә, өйдә калганнарны да шомга салганы - Ык елгасына су гына төшә күрмәсен дигән уй иде. Минзәлә ягында бүленеп калсалар, ни рәвешле кайтып җитәрләр дә  бер-берсенең нурлы йөзләрен кайчан гына күрерләр... Юраган юш килә шул: кичен, ат арбасына капчык-капчык орлык төяп Ык ярына җиткәч, боз өстенә су җәелгәнне күреп, кызларның йөрәге табанга йөгерде. Каршы ярга ничекләр чыгарлар? Әгәр ат белән бер-бер хәл булса, барысын җыйнап, шунда ук төрмәгә озатачаклар. Капчыктагы симәнәгә су керсә дә һәммәсен шул язмыш көтә... Кызларның кайсына унбиш, кайсына уналты яшь, араларында Мосаллия кебек аз-маз дөнья күргән бер-ике хатын бар. Кемгә таянырга, кемнән киңәш сорарга?.. Ахыр чиктә арбадагы капчыкларны һәрберсе үз иңнәренә күтәрде дә, тәвәкәлләп, атны, каты эзне тояр дип, буш арба белән алдан чыгарып җибәрделәр, үзләре, тездән бозлы суны ера-ера, арба артыннан атладылар. Юешләнә күрмәсен дип нәзек иңбашларга салган капчыкларда - колхоз кырларына дигән симәнә генә түгел, анда - үзләренең дә, өйдә дүрт күз белән аларны тилмереп көтеп торганнарның да язмышы иде шул. 

Бозлы суда тәннәре генә түгел, җаннары, җелекләре куырылып катарга өлгергән кызлар капчыкларын арбага урнаштыргач, Качкынга кадәр арба янәшәсеннән йөгереп кайттылар. Аяктагы тула оек та, чабаталар да әүвәл лычма су булып, аннан шакраеп катарга өлгергән иде - еллар үткәч буыннарга төшәчәк сызлау булып, чир булып каткан иде алар...

 

Әнкәй кайтты билдән суга чумып,

Ярты капчык бодай кулында.

Җирән бия, җене өзелгән дә,

Үлеп калган Чаллы юлында.

...Чаллы юлы буйлап авылгача

Күпме чакрым кайткач чыланып,

Әнкәй килеп ауды урын-җиргә,

Эчтән сыкрап, тыштан сызланып.

Авыр сулап шулай озак яткач,

Бирешкәндер, дидем күңелдән.

Ә уянсам... төн карасын ертып,

Фермага ул чыгып йөгергән...

 

   ***

Ул елның язы авыл өчен канлы таң булып атты. Кар астында шыткан бодай башагында яшәү суты күреп шатланганнарны үлемнең ыржайган шәүләсе кочак җәеп көтеп торган икән. Ә бит ул бодайда икмәк тәме тойганнар иде! Җиңү күргәннәр иде! Ачлыкны җиңү! Инде озын кышны ничек тә җан асрап, этеп-төртеп уздыргач, яшәү вәгъдә итеп туган язда - аның кузгалагында, кычытканында, балтырганында, кукысында тамчы-тамчы яшәү көче көтеп торганда, шул язга атларга нибары бер адым калганда, бодайдан - чын бодайдан! - пешкән икмәктә үлем шаукымы булыр дип кем уйлаган?!.

Кемнеңдер Сулы чокыр ягындагы, кемнеңдер Озын Куак буендагы басудан көздән калган бодай башагы җыеп кайтканлыгы, шуны киптереп, он итеп тарттырып ипи пешерүләре авылга яшен тизлеге белән таралды. Аякта атларлык көче булган олысы-кечесе шунда ашыкты. Эчкә баткан күзләргә өмет нуры кереп тулгандай булды, как сөяккә калган гәүдәләргә әллә каян гына көч иңде.

- Сезне саклап утырып булмас, иртәгә мин дә тәвәккәлләрмен, - дип сөйләнде Фатыйма әби, күршеләренә ияреп бүген үк басуга юл тотмавына бераз көяләнеп.

- Әбекәй, Гарифҗаннар да башак җыеп кайткан, капчык белән! - дип күзләрен ялтыратты Фарсель, яшьтәшенең көндез үк "без бүген ипи пешерәбез!" дип авыз суын корытып сөйләвен хәтеренә төшереп. - Мин дә иртәгә синең белән барам! - диде, өстенә элеп урамга чыгып китешли.

- Бара ди. Апаеңны кем карый... - Әбисе аның артыннан мыдыр-мыдыр  сөйләнеп калды, үрелеп тәрәзәгә күз салды. - И озаклады инәгез, исән-сау гына йөрсен берүк! - дип, бу юлы үзалдына уйнап утырган Хәниягә дәшкәндәй итте. Мосаллия, ат җигеп, Пучыга киткән иде. Ул өйдә булмагач, балаларның үзләрен генә калдырып басуга китәргә уйламады карчык, килененең яңгыр астында арып-талып кайтып керәсен чамалап, кайтышына мунча да яккан иде. Ут-күз чыга күрмәсен дип, аны да саклап кына торыш, калдырып чыгып китә торган түгел...

- Мулла түткәй, Мулла түткәй! - дип сулышы кабып ишектән атлаган кыз баланың кем икәнен дә тиз генә аңышырлык түгел иде - битен-күзен шакмаклы шәл белән томалаган, сүзләре өзек-өзек кенә ишетелә. - Сәхипгәрәй абзыкай кереп әйтергә кушты... Берүк, ди, шыткан  бодайга якын килмәсеннәр, ди, агулы, ди. Эпи пешереп ашаганнар кан коса, ди...  Киттем, бүтәннәргә дә әйтергә кирәк! - Ай күрде - кояш алды, кыз бала, үз артыннан  шомлы сүзләр калдырып, яшен тизлеге белән чыгып та югалды.

Аның әйткәннәре тиз генә башына да барып җитмәгән Фатыйма әби, тамырлары бүртмәч-бүртмәч күренеп торган ике кулын тез өстенә салган килеш, сәкегә - чүпрәк кисәкләре белән уйнап мәшәләнгән Хәния янына килеп утырды. Уйлары чуалып китте.

- Алла гына сакласын,  Алла гына сакласын, - дип өзлексез кабатлады ул, күрше-тирәнең әле беркөн генә кыр казларыдай тезелеп басуга киткәнен хәтер түреннән үткәргәч. - Рокыя апаңнардан гына урап керәм, балам, уйнап кына утыр, җәме... Бу абзыкаең да, тапты чыгып югалыр вакыт... - Шулай каударланып сөйләнә-сөйләнә, мич аралыгындагы сырмасын эләктереп алды да, юка яулыгын гына башына урап, чыгып та китте.

"Ярай ла бармаганмын! Балакайларымны харап итәсе булганмын! Ярай ла җитешмәгәнмен!" - Бу уйларның алдавыч икәнен белми иде әле Фатыйма карчык...

Кичен, юлдан өс-башы пычранып, лычма булып кайтып кергән киленен, "аяктан егыласың бит, йөгер тизрәк! Хәнияне үзем юындырырмын", - дип, кулына селте суы тоттырып мунчага җибәрде дә, пәрдәләрне яхшылап тартып, мич янәшәсенә, идәнгә намазлыгын җәйде. Андый чакта балалар шым булалар, икесе дә үзалларына тын калып, әбиләренең намаз укып бетергәнен сабыр гына көтеп торалар. Бу юлы да Хәния уен белән мавыкты, Фарсель, мич аралыгындагы кисмәктән әлүмин кружка белән чишмә суы чумырып эчкәч, сәкегә, апаеның аяк очына бөгәрләнеп ятты.

Әбиләре намаз укып бетергәндә дә малай нәкъ шул халәтендә ята бирде. Фатыйма әбисе башта аңа артык игътибар итмәде, авыз эченнән "ләә иләәәһа илләллааһ" дип кабатлый-кабатлый, самавыр тергезеп җибәрде, калын тастымалга төрелгән чүлмәкне тотып карады: килене чыгышка тары өйрәсе суынып китмәсен диюе иде. 

- Тор, улыкаем, инәң чыкса, ашагач, мунчага китәрсең, - диде, оныгының тавыш-тынсыз ятуын килештереп бетермичә. - Атагыз калдырып киткән кер сабынын пычак белән кисеп кенә җибәрәм, сез бала-чагага тоттыра торган түгел, юк итәсез дә куясыз. - Сөйләнүенә башка вакыттагыча җор телле җавап ишетелмәгәч, сәке янына килеп, Фарсельнең кулына орынды. Малайның бармаклары утлы тимер диярсең - кап-кайнар иде. Әбисе, аптырап, аның маңгаена кагылды - мунча миченнән бөркелгәндәй, кайнарлык бәрде.

- Әстәгъфирулла! Ут булгансың! Тирләгән килеш салкын су эчмәгәнсеңдер бит?

Малай хәлсез керфекләрен көчкә тибрәтеп, юк дип баш чайкады.

- И бер Аллам! - Әбисе коты очып читкә тайпылды, янә оныгы янына килде. - Берәрсендә... ипи-мазар ашамадыңмы?

- Гарифҗан бирде. Ярты кыерчык.  Әз генә... - Малай, көндез дусты белән бура эченә утырып, яңа пешкән икмәк телемен бүлешеп ашагандагы тәмне янә татырга теләгәндәй, телен ялагандай итте. Аһ, аз булды шул ул кыерчык! Кече телгә дә җитмәде! Тәмле иде! Баллы иде! Тик... бер генә кыерчык иде шул, Гарифҗан тагын ничек арттыра алсын - өйләрендә бала өстендә бала, әле монысын ничек эләктереп чыккан диген... Аз булса да, чын икмәк иде ул! Исләреннән үк башың әйләнеп егылырлык чын бодай икмәге! "Әткәй салды!" - дип мактанды Гарифҗан, уч төбенә эләгеп калган икмәк валчыкларын, бөртеген дә җиргә төшермичә, кадерләп кенә авызына озатып. - Иртәгә күбрәк итеп апчыгармын, яме!" - дип юатты дустын. Тел очына эләккән шушы олы шатлыкны күтәреп йөрү хәлдән тайдырдымы - юешләнеп беткән аякларын капка төбенә сөйрәп кенә кайтты Фарсель. Өйдә бөтенләй тәне изрәде: күз кабаклары аска тарта, тамак кызыша, баш өстендәге түшәм идән белән бер булып әйләнгәндәй тоела башлады.

- Бер Аллакаем,  бер Аллакаем! - Фатыйма әби, үзе учак ялкынына эләккәндәй, баскан урынында ни кылырга белми бөтерелергә тотынды. - Нихәлләр итәрбез, анаңа ниләр генә диярбез?.. Кая соң... кипкән мәтрүшкә, җүкә чәчәге бар ие бит... - Каушауданмы, ашыгуданмы, карчыкның күзаллары караңгыланып киткәндәй булды. Куллары, аңына буйсынмаган килеш кенә, әллә каян гына, мендәр тышлыгына тутырылган кипкән үләннәр эзләп тапты.

Ул тәгәрмәчтәге тиен урынына мич алдында бөтерелгәндә, ишек кагып, Сәхипгәрәй кодасы килеп керде. Сәкедә хәлсезләнеп яткан малайга күзе төшүгә үк, бабасы аның янына атылды:

- Кодагый, әллә бодайга барган идеңме? - Үз соравыннан үзе чүгеп киткәндәй булды Сәхипгәрәй.

- Җитешмәгән ием дә... Менә бит, гөнаһ шомлыгына, Гарифҗан белән эпекәй ашадык, ди. Ярты кыерчык, ди... - Фатыйма карчык, яулык чите белән битен каплый төшеп, ах-ух килде. - Ут яна балакаем, мәтрүшкә кайнатсам дим...

- Үлән генә булыша торган түгел... - Бабасы салкын кулын малайның маңгаена тигереп карады. - Сөт кайнат, ничек тә сөт эчереп тор. Булышса, шул гына булышыр. Үләт урынына керде бу бодай, кодагый. Он булмады, икмәк булмады - үләт булды! Иртәгә ун кешегә кабер казыйсы... - Сәхипгәрәй башындагы иске бүреген салып кулына тотты, гаҗизлектән кысылган күзләрен аска төшерде.

- Әстәгъфирулла! - Фатыйма карчык, аягөсте баскан килеш кенә, авыз эченнән дога укып, битен сыпырды, болай да куркынган йөзеннән бөтенләй кан качты. Ул, нәрсә эшләргә җыенганын, ни эшләргә тиешлеген онытып, кодасына карап катты. - Ун кеше дисеңме?

Сәхипгәрәй эндәшмәде. Кулын тагын малайның ут янган маңгаена куйды.

- Кая, җәтрәк сөт кайнат дим, кодагый!.. Улым, тамагыңны күрсәт әле, авыртамы?

- Әзрәк кенә. - Зарланырга яратмаган малай шулай диде дә авызын ачты.

- Әз ашадым дисең инде... - Бабасының күзләрендә борчылу, курку шәйләнә иде.

- Печтик кенә, бабыкай... Иртәгә күбрәк апчыгам диде Гарифҗан... - Фарсельнең тамагы карлыгып китте.

- Иртәгә дисең... - Сәхипгәрәй каты итеп көрсенде. - Каһәр суккан үләт! Инде кышны үткәреп, ачлыкны җиңеп килгәндә бит!.. Язга чыккач бит, ә, язга чыккач! - Күз яшьләрен балаларга күрсәтмәс өчен, кулындагы бүрек белән йөзен каплады.

Барысының бәхетенә, Фарсельнең гомере бетмәгән иде. Агулы икмәкнең уч төбедәй генә кыерчыгы эләгеп, авыруга сабыштырса да, әбисенең, бер генә минутка да яныннан китмичә, әледән-әле сөт эчереп торуы үзенекен итте: малай башкалар шикелле кан косып ятмады, беркадәр вакыттан соң терелеп аякка басты. Тәне кызышып урында ятканда, өйдәгеләрнең аның өчен нигә бу кадәр җан атып өзгәләнгәнен аңлап  бетермәгән иде. Авылның коргаксып калган урамнары белән күзгә-күз очрашкач, ачы чынбарлык бала гына булган малайны кисәк олыгайтып җибәрде. Уең белән кайсы капкага барып орынырга белмәссең, әбисенең яшьле күзләре читкә борыла: и-и улыкаем, юк бит инде алар, юк бит инде... Гарифҗан да, күршесе, дусты, яшьтәше... Үзе генә түгел, өй эчендәге башка балалар  да, әтиләре дә - берсе дә калмаган. Авылның 67 кешесен алып киткән икән кара әҗәл... Кан косып чирләгәннәрне Пучы бүлнисенә илтсәләр дә, врачлар гына алып кала торган түгел... Зиратта кабер казырга җитешә алмыйлар, үлгәннәрне берәмләп түгел, бер кабергә барысын бергә җыеп күмәләр... Күмәргә өлгермәгәннәрнен гәүдәсен, әнә, Барый абыйларның бушап калган йортына китереп тезгәннәр...

Акыл кабул итәлмәслек бу хәбәрләр бала йөрәге өчен түгел иде. Ышанырлык түгел иде... Шуңа да Фарсель түзмәде, әбисенең "чыгып йөрисе булма!" дигән сүзләренә колак салмыйча, ул абзар тирәсендә кайнашкан арада, урамга җыенды.

- Абзыкай, мин дә чыгам! - дип Хәния дә киеменә барып ябышты.

Ике бала, абыйлы-сеңелле, эңгер иңеп килгәндә, җитәкләшеп капка төбенә чыгып бастылар. Фарсельнең күзе иң тәүдә каршыдагы Барый абыйлар йортына төште: ишегалдында берәүнең дә йөргәне күренми иде. Әбисеннән ишеткән, башка сыйдыра алмаслык сүзләр әле авырудан ныгып та җитмәгән тәнне калтырарга мәҗбүр итсә дә, ул якка таба атларга шүрләтсә дә, болай каккан казыктай басып торырга җыенмады, сеңлесен ашыктырып, күршеләр йортына таба китте.

Гомер булмаганны, Гарифҗаннарның ишегенә йозак салынган иде. Хәерчелектән тилмергән өйнең тәрәзәләрендә коточкыч чынбарлыкны яшерерлек юньле-рәтле пәрдәләр юк иде: ишегалды ягындагы кыеш тәрәзәдән эчкә үрелеп карагач, Фарсельнең башы әйләнеп китте. Стена буйлап, берсе өстенә берсе өелеп, кеше гәүдәләре тезелгән иде. Әле кайчан  гына Гарифҗанның энеләре шакмак уйнап утырган сәкедә дә шундый ук гәүдәләр ята.

Малай ни рәвешле артка чигенгәнен, сеңлесенең кулын эләктереп алганын, капкага таба атлаганын абайламады. Башы түнде, баягыча, тәненә калтырау йөгерде, күзләрен яшь элпәсе каплады. Күргәннәре бары төш кенәдер, беркөнгечә саташып, тәне кызышып ятканда күзалдына әллә нинди күренешләр килеп йөдәткәндәй, менә хәзер дә куркыныч бер мәхшәр аның аңын бимазалыйдыр. Күзләрен ачып, уянып китәр дә, көн яктысын, капка төбендә зур киез итекләрен сөйрәп чыккан дусты Гарифҗанны күреп алыр. "Малай, белсәң иде, шундый куркыныч төш күрдем!" - дип Фарсель аңа үзенең күргәннәрен бераз су куша-куша сөйләп җибәрер...

Тик болар берсе дә төш түгел иде. Агулы булган икән ул бодай башагы, кар астында шытып, агуга әйләнгән булган икән... Канлы үләт авылның ирен-хатынын, яшен-картын, бала-чагасын аралап тормаган. Ач үлемнән котылып калырга  өметләнеп, куана-куана бодай башагы җыеп кайткан, аны он итеп, авызына икмәк тәме татыткан бик күпләрне үзенең ерткыч кочагына алырга өлгергән иде.  Сыеры булганнар, сөткә тиенгәннәр генә бугаздан каптырган бу афәттән могҗиза белән котыла алганнар иде...

Үләт...

Беренче кат ишеттем мин моны,

Аваз түгел, әҗәл иде ул.

Шул бер таңда авыл кызларыннан

Бик күпләрнең гомерен өзде ул...

(Дәвамы бар)