Дулкыннар (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Бишенче дулкын

"Әрешемдә минем язмышларым"

 

Әрешемдә дәвер язмышлары -

Акрынайган никтер агышлары;

Куерганмы әллә камышлары,

Челтерәми аккан тавышлары?...

- Чираттагы сорауның төсен ачыкларга теләр идек, Фарсель абый... Казан белән Актаныш арасы шактый ерак. Туган якларга юл тотканда, Әреш чишмәсенең сулары, авылның җиләкле болыннары, хыялларны яшереп саклаган урамнары, сезнең бүгенгегезгә бәйләнгән сукмаклары  нинди төстә күзаллана икән?..

Эчәр суларның да, җилгә сибелгән хыялларның да, еллар үткәч, шул хыяллар артыннан туган якларга алып кайткан сукмакларның да төсе бердәй: зәңгәр төстә алар. Куып-куып та тота алмаган җилләр дә шул ук төстәдер, мөгаен... Кайдадыр, зәңгәр томаннар артында күмелеп калган үткәннәр дә... Шул үткәннәр белән бүгенгене әледән әле тоташтырырга теләүче уйлар өермәсе дә зәңгәр төс белән өртелгәндер.

Авылның һәр урамына, һәр тыкрыгына биредә үткән гомернең һәм киләчәккә корган хыялларның зәңгәрсу төсе йогып калган, еллар үткән саен ул төс отыры куера, җетеләнә... Кайтып төшәр нигез юк анысы, әтисе Сәхабетдин белән әнисе Мосаллияне, Казанда ныклап аякка баскач, үз яннарына чакырганнар иде, алар Биектауда кечкенә генә йорт алып, башта - шунда, аннан Казанда яшәделәр. Җирләнүләре дә Казанда булды.

Әти-әни нигезе булмаса да, Качкынга кайтса, түргә утыртып, хәл-әхвәлләр белешеп, кунак булып китәр кешеләр бар әле, шунысына мең шөкер... Элегрәк, парлашып кайткан чакларда да һәрчак шулай булды. Качкынны күптән үзенеке итеп санарга, яратырга өлгергән иде Фирая, кайтырга җыенсалар, йөгерә-йөгерә күчтәнәч әзерли иде, култамгасын салып, китапларын әзерли иде...

Берничә ел элек, Фирая укыган Югары Шашы авылыннан, "Фирая Зыятдиновага музей ачабыз", - дип килгәч, Фарсель аларга өйдәге тегү машинасын, хатынының язу машинкасын, костюмнарын бүләк итеп җибәрде. Алар киткәч, моңсуланып, байтак уйланып утырганы истә әле.  Фираяның җаныннан өзелгән күпме шигырьләрне кайта-кайта укыды. Аның кояш кебек якты күңелле икәнен белми түгел иде, әмма ул минутларда, шигырь дөньясында Фираясының моң тулы күзләр  һәм моң тулы күңел чагылышын тагын бер кат күргәч, хисләре хуҗасына буйсынмады...

"Мин үземә сыймыйм,

Дәрья булып ташам,

Җанны җырга салып,

Кешеләргә дәшәм"...

"Кузгатмагыз иске яраларны –

Кузгалырга тора яңалары..."

- дигән юллар үзенең дә җанын айкады.

Бигрәк тыйнак, җыйнак, бик пөхтә иде Фирая. Авызыннан артык сүз чыкмас, шаулап көлмәс... Күзлек пыяласы астыннан уйчан күзләрен тутырып карап кына куяр... Эче тулы моң-сагышны шигырьдә генә "сөйләгән" инде ул. Шулай булмаса:

"Бүтән нәрсә миннән эзләмәгез:

 Мин шигырьдән торам.

 Кояш тулы күңелемнең йортын

Мин шигырьдән корам",

- дип язар идеме?..

Йөрәгенә җыйган хәсрәтләре янында сөенечекә дә зур урын бар иде: олы уллары Айдар, финанс-икътисад институтын тәмамлап, Рима исемле бик акыллы кыз белән үз гаиләсен коргач, бер-бер артлы Илнур белән Гүзәлияне алып кайткач; Айнурның улы Камил дөньяга килгәч, шушы оныклар куанычын татырга өлгерү Фирая өчен яңа кояшка тиң иде. Эх, гомернең агышлары... Менә хәзер, Айдарларының, үзе бабай булып, оныкларын - Тамерлан белән Даринаны сөю бәхетенә ирешкәнен дә күргән булсамы... Улларының әтиләренә иң олы терәк, олы таяныч булып калуын, теләсә кайсы мәлдә ярдәмгә ашыгырга әзер булуын күкләр катыннан гына күреп сөенәдер шул Фирая...

Шигырьләренең яңа сулыш белән яшәешен күреп тә сөенәдер...   

Аның иҗаты онытылмасын, яңа буынга да барып ирешсен дигән максат белән, шигырьләрен туплап, күптән түгел генә "Мин сине шундый сагындым" дигән яңа җыентыгын чыгарырга насыйп булды. Ул китапны көненә ничә кат кулына аладыр Фарсель...  

Юбилей кичәләре гадәттә барысы да бертөсле һәм шул ук вакытта һәрберсе гаҗәеп үзгә була. Үзеңә читтән карап, горурланып я булмаса шаккатып, яки бераз гына көлемсерәп, кыенсыныбрак, я аптырабрак утырырга мәҗбүр иткән чара ул.

Бүгенгесе дә искәрмә түгел иде.

Качкынның чишмә тавышлы җырчы кызы Гөлчәчәк Кашапова бик матур итеп "Назларыңнан гына аерма", "Карлыгандай күзләрең" дигән җырларны башкарганда, Фарсель ага бу шигырьләрне язган көннәрен күз алдыннан үткәреп өлгерде. Кәгазьгә кулдан язган һәр шигырьне Фираясы машинкада җыеп бирә иде, үз фикерен җиткерә иде - китап нәшриятында әдәбият бүлегендә эшләгәч, редакцияләү эшенә остарып беткән, ошамаган җире булса, төзәтеп тә җибәрә. Үзенең шигырьләрен дә кычкырып укый, аныкыларның һәрберсе шунда ук җыр булып ишетелә иде... Шуңа да Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Кәлимуллин кебек чын композиторлар бер-бер артлы Фираяның җырларына көй язды да инде. Санарга тотынсаң, йөз илледән артып китә түгелме?  "Соңгы яфрак", "Китмим әле яшьлегемнән", "Чайпалырмын, түгелермен", "Мин сине шундый сагындым..." Үзеннән күпме матур, моңлы җырлар калдырып китте Фирая...

Тормыш - мизгел, бары мизгел,

Әллә ниләр өмет итмә.

Ахыргача бергә булсак,

Минем өчен шул да җитә.

Бәхет өчен шул да җитә, -

- дигән җырын тыңлаган саен, күзләргә түгел, күңелгә яшь тула... Парлы чакның кадерен соңгарак калып аңлыйсың икән шул, соңгарак...

Тормыш күкләрендә эз калдырып,

Йолдыз кебек атылып бер үткәч,

Нәрсә калыр бездән кешеләргә,

Ни диярләр икән без киткәч?

Эх, Фирая, Фирая... Синең хакта тел тибрәтеп яман сүз әйтүче булмас, шунысына ышан...

- Нинди генә югары исемнәргә ия булмасын, авылдашыбыз Фарсель абый - искиткеч гади кеше. Авылга кайткач, бөтен якыннарын, туганнарын йөреп чыгар. Сумкасында һәрвакыт күчтәнәч һәм китап булыр. Әгәр инде үзеңә Казанга барып чыгарга, Фарсель абый белән очрашырга туры килсә, авылдашларының хәлен энәсеннән җебенә кадәр сораштырыр, нәрсәгәдер мохтаҗ булсаң, ярдәм итәргә тырышыр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп узыйм: авылыбызда мәчет төзелеше башлангач, Фарсель абый анда үзенең зур өлешен, ярдәмен керткән затларның берсе булды... «Мин сине шундый сагындым» җырын белмәгән, яратмаган кеше юктыр. Аның сүзләрен Фарсель абыйның тормыш юлдашы, шагыйрә Фирая ханым язган. Фирая апа да, нәкъ ире кебек үк, ачык йөзле, гади, сөйләшеп туя алмаслык кеше иде. Мәктәпкә парлап очрашуларга киләләр, шигырьләрен укып, тыңлаучыларны сөендерәләр, китапларын бүләк итәләр иде. Мәктәп музеендагы Очрашулар китабына Фирая апа: «Качкын - ул минем туган авылыма тиң, мин сезне бик якын күрәм», - дип язып калдырган. 2006 елның көзендә инде Фарсель абый мәктәпкә ялгызы гына килде. Фирая апаның «Утның яшисе килә» дигән соңгы китабын истәлеккә бүләк итте. Култамгада Фарсель абый: «Кадерлем Фираяның соңгы иҗат җимешен сезгә истәлек итәм», дип язды. - Кулына тау кадәр чәкчәк тоткан Гөлзәлифә Әхмәтгалиеваның тигез тавышы Фарсель аганы тагын "авылга алып кайтты". Мәктәптә озак еллар тарих, җәмгыять фәннәре укытып, хәзер инде лаеклы ялда булган Гөлзәлифә ханым: "Фирая апаны, безнең авыл килене дип, барыбыз да бик ярата идек, ул да, Фарсель абый шикелле үк, бик туган җанлы иде ", - дип, сүзен тәмамлады.

 Фарсель ага, үзенә тапшырылган чәкчәкне өстәлгә җайлап урнаштырды да, тамашачыларга сиздермәскә тырышып кына күз төпләрен  сөртеп алды, шундагы букетларның берсен сайлап, Гөлзәлифәгә сузды.

Туганлык төшенчәсе - хыянәт итәргә ярамаган изге бер төшенчә. Дөрес анысы, һәркемнең үз бизмәне: кан туганының хәл-әхвәлен белергә вакыт табалмыйча, җиде ятлар алдында гына тәлинкә тотып бөтерелгәннәр дә бар. Яисә туганнарны байга-ярлыга бүлеп, сайланып кына туган итүчеләр... Ә бит туганнар - үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне тоташтырып торучы күпер, терәк; борчуыңны да, шатлыгыңны да уртак итә белүче таяну ноктасы. Бертуганнар гына түгел, чыбык очы күренгәннәр дә - туган ул! Казанга юл тоткан туганнарның һәркайсы Фарсель абыйлары белән Фирая апалары янына сыена иде, аларның киң күңеле һәркайсына кулдан килгәнчә ярдәм итәргә җай тапты. Рәсим белән Сания, Качкыннан кубарылып Казанга күченгәндә, олы малайлары Азатка күп булса җиде яшь булгандыр. (Бүген ул "малай" - үзе буй җиткергән кыз һәм егет әтисе. Качкыннан чыгып киткәндә өч-дүрт яше генә тулган Айратлары да - инде ир уртасы булган икән...)  Рәсимнең әнисе Фәһимә дә, аның кыз туганнары Кафия, Рәшидә, Гамбәрия, Кәүсәрия, энеләре Гавис - әтиләре Нәҗметдин ягыннан Фарсельгә кан туганнар. Шуңа да Рәсимнең гаиләсенә һәрчак терәк булырга тырышты Фарсель. Бер-берсенә кунакка йөрешеп, гомер буе аралашып яшәделәр. Кызганыч, башта Фирая китеп барды, аннан юл һәлакәтендә Саниянең гомере өзелде, урыннары җәннәттә булсын инде...

Бүген дә аралашудан өзелгәннәре юк анысы, якын итеп, әле дә булса бар шатлык-хәсрәтне уртак итеп яшәп ятышлары.

Казанда Рокыя апасы, аның аның кызы Рҗүдә дә җанны авыл белән,  әбиле балачак белән, хатирәләр белән тоташтырып торучы иң ныклы җепләрнең берсе булды.

Качкынга кайткач, мәктәпкә дә, туган-тумачага да кагылмый киткәне юк Фарсельнең. Иң башта ялгызы гына яшәп ятучы Гөлҗәннәт апасына туктала: һәр күрешүдә  балачактан бүгенгәчә күпме хатирәләр ничәмә-ничә тапкыр сүтеп җыела... Аскы урамда яшәп ятучы Кәүсәриянең хәлен белмичә киткәне юк. Гомер буе фельдшер булып эшләп, авылдашларына игелек күрсәткән, ялга чыккач, дин сабакларын өйрәнеп, инде кешеләрнең рухын дәвалап яшәгән Кәүсәрия белән дә мәктәп елларын, туганлык җепләрен ничә барлаганнардыр... Габдулла һәм Гөлзәлифә гаиләсе дә шундый җепләр белән бәйләнгән, алар белән дә күрешмичә калганнары юк. Икесе дә гомер буе мәктәптә укыттылар, Габдулла Әхмәтгалиев директор булып эшләгән елларда мәктәп музее шәһәрнекеләрне көнләштерерлек иде. Аларның тырышлыгы белән авыл үзеннән чыккан шәхесләрнең исемнәрен кайтара алды.

Фарсельнең җитмеш еллык юбилеен Качкын мәктәбендә зурлап, башка мәктәп директорларын семинарга җыеп үткәргәннәр иде. Райондашлар белән шулай күзгә-күз очрашып тәүге тапкыр бәйрәм кичәсе уздыру иде ул. Качкын кызы, журналист Айзирәк Гәрәеваның район газетасында: "Фарсель абыйны тиешенчә хөрмәтли дә, бәяли дә алганыбыз юк", диеп язып чыгуы да,  Гөлзәлифәнең, мәктәп директоры Рания Сәгыйтовнага: "Бәлки семинарны Фарсель Зыятдиновка багышлап үткәрергәдер?" - дип сүз катуы да, бик матур, затлы сценарий төзеп бирүе дә, Рания ханымның һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Раилә Фәтхулловнаның бу фикерне күтәреп алуы, мәктәп коллективының зәвыклы һәм югары дәрәҗәдә кичә әзерләве дә юбилярга көтелмәгән бүләк булган иде ул чакта. Көзен исә, юбилей уңаеннан Казан сәхнәсендә бик матур кичә уздырганда, Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвапович Фәттахов җитәкчелегендә туган яктан зур бер делегация килеп котлавы керфекләрне яшькә чылатты. Качкыннан авыл башлыгы Зиннәт Әхмәев белән бергә бер төркем мәктәп укытучылары, укучылар килгән иде, башкала сәхнәсен гөрләттеләр ул чакта! 

Менә хәзер, ун ел үткәч, авыл мәктәбендә Фарсель Зыятдиновның музее ачылу да көтелмәгәнрәк хәл булды. Анысы - тагын бер игелекле зат, авылдашы Филүс Хисаметдиновның тынгысызланып йөрүе аркасында. Озак еллар Татарстанның баш ветеринары булып эшләгән, үзе дә иҗади шәхес - шигырьләр, җырлар язарга яраткан Филүснең әнисе Наҗия - Качкын кызы, әтисе Фазыл - Түке егете. Филүс Качкынны һәрчак "үзенеке" дип санап яши. Шунысы кызык: кайчандыр Фарсельнең Асылгәрәй абыйсы - әнисе Мосаллиянең бертуган энесе - нәкъ менә шушы Наҗиягә, Фәррәхетдиннең чибәр кызына күз атып йөргән була. Яшьләрнең бергә тормыш корырга җыенуларына каһәрле сугыш нокта куя. Армиягә киткәнче Наҗиягә өйләнеп куярга ниятләгән Асылгәрәйне Сәхипгәрәй әткәсенең: "Өйдә килен калдырып китәсең мени?" дигән сүзе туктата... Армиягә киткәч, Асылгәрәй әткәләренә һәм Наҗиягә посылкалар гына җибәреп өлгерә: егетне фин сугышына озаталар. Шул китүдән егет инде туган авылына әйләнеп кайтмый,  һәлак булды дигән кәгазе генә килеп кала...

Филүснең Казандагы җитәкчеләргә, Актаныш районының ул чактагы  башлыгы Фаил Мисбахович Камаевка музей кирәклеге турында сүз кузгатып мөрәҗәгать итүе һавада эленеп калмады: күпләрнең тырышлыгы белән, мәктәпнең икенче катында Фарсель аганың тормыш юлына багышланган аерым бүлмә барлыкка килде.

Бүген шул музейны ачу тантанасына, инде сиксән яшьлек юбилей кичәсенә, менә, Казаннан да, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә, бертөркем язучылар кайтты, районнан җитәкчеләр, журналистлар килде, авылдашлар җыелды.

- Гел "кирәк түгел" дияргә генә торма әле син, Фарсель абый, - дип җайлап кына "игә китерде" аны Филүс, болай зурдан кубарга, кеше мәшәкатьләргә ашкынып тормаган юбилярны бераз гына игүли-игәүли. - Әле районда бер тапкыр да олылап, зур залларда иҗат кичәңне үткәргәннәре юк, үзең башлап сүз катмыйсың да катмыйсың инде син. Казанны әйтәсе дә юк. Югыйсә, күпме танышларың, күпме дусларың нинди зур урыннарда утыра! Бер җөмлә әйтүең җитәр иде. Андый кичәләр синең үзеңә кирәкмәсә, башкалар өчен кирәк! Татарның менә нинди, горурланырлык, күпкырлы эшчәнлеккә ия шәхесләре барлыгын күрсеннәр! Якташлар да күрсен! Сине "бакчачы" дип кенә кабул итүләренә җаным әрни. Республика өчен күпме эшләр эшләгәнсең! Бөтен тормышың ил тормышы, халык тормышы белән янәшә барган! Синең язмыш - ул синеке генә түгел. Ул - илнең язмышы, Фарсель абый!.. 

Ул, бәлки, хаклыдыр да. Тик, нишлисең, "мин!" дип күкрәк кагып йөрергә гадәтләнмәгән, бүген килеп, чәчләренә чал кунган көннәрдә генә үзгәрү мөмкин булмас шул... Тиешенчә кадер күрмәдем дип үкенеп утырырлыкмы?.. Булганының куанычын гына тоеп яшәргә язса иде... Нинди генә хезмәтләргә ия булма, нинди генә китаплар чыгарма  - әгәр алар синең үзеңнән гайре беркемгә кирәксез, файдасыз икән - менә кайда булыр иде үкенече!.. 2018 елда Петровский фән һәм сәнгать академиясе тарафыннан чыгарылган  "Россиянең алтын исемнәре" дигән затлы китапка 457 кеше арасына аның исем-фамилиясен дә олылап керткәннәр икән, эшчәнлегеңне илкүләм тану һәм зурлау дигән сүз бит бу...

 

Алтынчы дулкын

"Ялгыз авыр дулкын яруы"

 

Чыгар диңгезебез шаулы иде,

Җилкендерде шуңа күңелне.

Хыялларны җилкән иткәч кенә,

Ник калдырдың ялгыз үземне?

Икәү корган хыял җилкәннәрен

Читен миңа алып баруы.

Юнәлешен җилләр тиз үзгәртә -

Ялгыз авыр дулкын яруы...

- Фарсель абый, сүзебезне тагын сынаулар хакында дәвам итәргә теләр идек. Ир кеше өчен олыгаеп килгән көннәрендә сыңар канат торып калу һич кенә дә җиңел булмагандыр. Үзегез үк язганча, тормыш диңгезендә ялгыз гына дулкын яру бик авыр бит. Бәлки, менә шушы чорда булгандыр ул язмышның кара мәле, кара төстә чагылышы?

Әй, кыз бала... Кичәнең ахырында булса да Фарсель абыеңнын авызыннан тормышның каралыгы турында зарлану ишетергә өметләнүең түгелдер бит... Күреп тора: чәчәк таҗы итеп киселгән җиде кәгазь кисәгендә - юбилярга әзерләнгән җиде сорау. Аларга беркадәр җавап табылган саен, таҗлар берәм-берәм кими бара... Тик үзе дә җиде кат күк, җиде кат җир арасында гомер кичергән адәм баласы өчен Яшәү бүләк ителгән икән, аның кайсы мәлен кара итеп күзаллыйсың? Югалтулар, сынаулар - болар барысы да тәкъдиргә язылган сукмаклар, кара көеп утырудан гына үзгәртә торган түгел ләса... Салават күперендә кайсыгыз кара төс күрә? Күңел күзе сукырлар күрсә генә...

Ялгыз калуга килгәндә... ул ялгызлыкны бүлешер, алда көткән шатлыкларны да, авырлыкларны да уртак итәргә әзер кеше булды янәшәсендә - беркемнән дә сер түгел. Шуңа күрә гомернең бу кишәрлеген күк төсендә дип бәяләсә дөресрәк булмас микән... Җете кызыл чаклар уңган, зәңгәр хыяллар да еракта калган. Көзләр төсенә, бераз моңсу күк төсенә кереп барган чор бит бу...

Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Венера ханым белән күптәнге танышлар иде алар. Фираяның үлгәненә нәкъ бер ел тулган көнне Фарсельнең эш урынына, кулларына китап тотып, ике ханым килеп керде. Венера шушы китапның авторы Һәдия Хәбибуллина белән килгән, биредә Фарсель белән Венераның танышу тарихын бәян иткән хикәя дә урын алган икән - менә шуны бүләк итеп калдырырга дип сугылулары. Фираяның үлеме хакында ишетмәгән булганнар - Фарсель кич белән үзләрендә хатынын искә алу мәҗлесе булачагын әйтеп, шунда чакыргач, бик аптырашта калдылар.

Шушы очрашу беркадәр вакыттан соң аларның тормышын төбе-тамыры белән үзгәртте дә куйды.

Фарсельнең: "Миңа да ялгызыма авыр, сиңа да  җиңел түгелдер, Казанга кил, бергә яшик", - дигән тәкъдимен кырык кат үлчәүгә салгач, Венера, тәвәкәлләп, Түбән Камадан күченеп килде.

Бу фатирга беренче тапкыр аяк басканда, Айвазның - авыру егетнең үзен бик якын итеп калуы да сәбәп булды, ул да, әнисез калгач, терәк-таянычка мохтаҗ иде. Венераның күз алдыннан китми ул көн: Фарсельнең чакыруына каршы килмичә, Һәдия апа белән фатирларына юл тотканнар иде, ишекне Айваз ачты. Әтисе кибеткә чыгып киткән икән, ханымнар, озаклап көтеп торуны яхшысынмыйча, китәргә кузгалдылар. Шулчак Айваз:  "Апа, китмәгез инде, әти хәзер кайта бит ул,  китмәгез инде", - дип күзләрен      мөлдерәтеп Венерага төбәлде...  

Яшьлектәге самими танышлыктан башланган сукмаклар беркөн килеп шулай бергә кушылыр дип кемнәр уйлаган... Юкса, Фарсельне 1957 елда тәүге тапкыр күргәндә унбиш яшьлек кенә булган Венера егетнең исемен дә, төсен дә хәтерләп калмаган иде. Гаиләләре белән Пучыга күченеп килгәч, вакытлыча бер апа йортына фатирга кергәннәр иде. Бер кичне, бөтен бала-чага идәнгә тезелешеп йокларга җыенганда, фатир хуҗасының туганы килеп керде, кунып китәргә икән исәбе. Идәндә аңа гына урын җитәрлек анысы, тик менә балаларның берсе дә читтә, аның янәшәсендә ятарга теләмиләр - ятсыналар. Фатир хуҗасы:

- Апаем, бик тәртипле егет ул, курыкма, ят, йокла, - дип үгетләгәч, Венерага ничарадан бичара кыяфәттә читкә барып ятарга туры килде.

Икенче очрашулары Актанышта булган икән. Фарсельнең, КДУның башка студентлары белән бергә, диалектология буенча практика үтеп йөргән  мәле иде ул. Иңнәренә көянтә-чиләк асып чишмәдән кайтып килүче кызны күрде дә, "Тамагым кипте, су эчерт әле", - дип кызның артыннан иярде. Ул чакта да әле бер-берсе белән рәтләп сүз алышырга өлгермәгәннәр иде.

Өченче тапкыр сукмаклары Минзәлә аэропортында кисеште. Венерага Мәскәү янындагы ял йортына юллама биргәннәр дә, кызның Минзәләдән Казанга очарга җыенуы иде. Озата килгән әнкәсе:

- Кызым, моңа кадәр беркая да барганың юк, әйберләреңне югалта күмә инде, сак йөр, - дип үгет-нәсыйхәт биргән мәлдә, кемдер берәү кызның кулындагы чемоданын ялт кына эләктереп алды да самолетка таба йөгерде.

Коты очкан ана:

- И Ходаем, менә бит, хәзер үк алып киттеләр! Ни эшләп кенә бетәрсең, - дип ах-ух килергә тотынды.

- Самолетта тапмый калмам, борчылма, - дип, әнисен көч-хәл белән  тынычландыргач, Венера да салонга кереп китте. Караса, түрдән берәү: "Венера, мин сиңа урын алдым, монда кил!"  - дип кул болгый. Исемен каян белән диген...

Ул чактагы очрашулар - яшьлекнең сагынып искә төшерер матур көннәре булып хәтердә калган. Бәйрәмнәрдә котлап шалтыратулар, сирәк-мирәк хәл-әхвәл белешүләр дә...

Байтак еллар үтеп, күпме сулар аккач, күпме җилләр искәч, тормыш юллары менә шул рәвешле кушылды да куйды. Олы йөрәкле Венера ханым Айваз исән чагында аның өчен чын-чынлап терәк булды, аһ-зар ишеттермичә, аны карады, тәрбияләде. Егет больницада яткан чакта, ике көннең берендә, күчтәнәч тутырып, хәл белергә йөрде. Андагылар, кәгазь тутырганда: "Сез аның кеме буласыз?" - дип сорыйлар иде.   "Мачеха", - дигән иде Венера, "Юк, мачехалар мондый больницага хәл белергә килеп йөрми... Без сезне "мама"дип язабыз", - дип җаваплады шәфкать туташы.

Казанга күченеп килгәнче, җан җылысын үз кызына, оныкларына биреп, алар белән бүлешеп яшәгән Венераның күңел түрендә башкаларга да җитәрлек мәрхәмәт бар иде. Түбән Камада элегрәк шәһәр партия комитетында бүлек мөдире, соңыннан муниципаль институтта методист булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, инде тыныч кына, үз көенә генә яшәп ятканда, мондый борылышлар булыр дип күзалдына китермәгән иде дә...

Гомер көзендә тормышны өр-яңа биттән язарга тырышу беркем өчен дә җиңел түгел. Инде һәркемнең күнегелгән үз гадәтләре, үз холкы, сагынып искә төшерер кадерле кешеләре бар... Шулай да Фарсель да, Венера да бер-берсендә таяныч күрделәр. Ни дисәң дә, йөрәкләр яралы булса да, канатлар парлы чакта, очарга җиңелрәк. Тормыш диңгезендә дулкыннарны ярып бару да җиңелрәк тоела.  

 

Җиденче дулкын

"Гомер төсе"

 

Тоташ хатирәләр сәгате булды, ахры, бу очрашу... Җырласалар, шул моң күңелне айкап, әллә кайларга бөтерде дә алып кереп китте. Шигырь укысалар, шунда чагылган хис-тойгылар вакыйга-вакыйга булып күз алдында яңарды. Кызлар-егетләр тыпырдап биегәндә дә ярты җан әллә кайлардан әллә нинди хатирәләрне барлап кайтырга җитеште... Котлау сүзләре, истәлекләр тормыш дәрьясының дулкыннарын кайта-кайта кузгалтты...

- Фарсель ага, җиде таҗлы чәчәгебездә әлегә җавабы ишетелмәгән бер генә сорау калды. Гомер турында ни әйтер идегез? Кешегә бик кадерле бүләк буларак бирелгән гомер нинди төстә ул?

Гомернең төсен сорыйсыз... Әгәр салават күперендәге бар төсләрне җыйган ул, дисәм, имтихан алучы мөгаллим шикелле, төгәл сорауга төгәл җавап бирүне үтенерсез микән...

Гомер... сирень чәчәге төсендәдер, мөгаен. Кемдер аны шәмәхә дияр, кемдер башкача күзаллар... Икенче берәү "ак сирень дә була бит", дип ирен чите белән генә елмаеп куяр... Авылда язның яме - бөтен тирә-якны хуш искә күмеп утырган сиреньнәрдә иде. Балачактан хәтер түренә менә шулай сеңеп калган. Тәбәнәк кенә бакча рәшәткәсеннән урамга үрелгән, үтеп баручы һәркемне сөендерергә омтылгандай, сизелер-сизелмәс кенә тибрәнеп торган тәлгәшләрдә шулкадәр серле төс чагыла бит. Таң атканда, әле керфекләрен ачарга да өлгермәгән чәчәкләр иртәнге чык тамчысы белән коенганда, алар шулкадәр җете, шулкадәр куе, зәңгәргә тартым төстә; көндез, таҗларын киереп, кояш күзенә бакканда, көмеш булып ялтырыйлар;  кыл уртадан бераз читкә авыша башлаган кояшка иярергә теләгәндәй, карашларын күчергәндә, алсу-кызгылт төс тә кунгандай була үзләренә. Кичкә таба, кояш баюга таба барганда, табигатьтә сирәк очрый торган затлы шәмәхә нурга әверелеп, күзне чагылдыралар. Беркадәр сәер, беркадәр әкияти, беркадәр алдавыч, беркадәр... сагышлы нурга әйләнеп, күңелнең әллә кайсы кылларын тибрәндерә алар.

Гомер дә шулай. Салават күперенең иң серле төсенә ия. Ул төскә кистереп кенә исем кушу да авыррак.

Иң мөһиме - иңнәргә нинди генә авырлыклар ишелеп төшмәсен, тормышның нинди генә сынаулары аяктан егарга тырышмасын - Кеше булып калырга кирәк, дөньяның якты икәнен күреп, шул яктылыкка омтылып яшәргә кирәк. Каралык эзләмәгез! Тирә-якка кара күзлектән карарга гадәтләнмәгез! Бу дөньяда гомер кичкәндә иң кыйммәтлесе - намус икәнне онытмагыз. Менә шул намус булмаса, кеше үзенең кешелеклеген җуя да инде. Намусны югалтсаң, урларга да була, үзләштерергә дә, ялагайланырга да, тәлинкә тотарга да, рәнҗетергә дә, рухи байлыкларны таптап үтәргә дә...

Дулкын-дулкын булып әллә җыр, әллә уй агыла...

Гомер итү - үзе дә дулкыннар кочагында тирбәлү, айкалу, чайкалу, көчеңне сынау һәм ...яшәү.

Гомер дулкыннары, һай, аяусыз һәм алдавыч. Кояш нурында иркәләнеп, көзгедәй шома гына булып күренгән мәлендә мәрхәмәтледән дә мәрхәмәтлерәк тоела алар. Аны-моны уйламый, баш очындагы ак болытларга күз текәп, шул тынычлыкта үз көеңә йөзәргә ниятләсәң, һич көтмәгәндә әллә каян гына зилзилә-давыл килеп чыга да, чоңгыл уртасында калганыңны абайларга да өлгермисең. Колач салып йөзим дисәң - әле төпкә суырып ала, әле күзеңне томалый, әле, тәнеңне дә, җаныңны да ватып-сындырып сынарга теләгәндәй, дивар-дивар булып күтәрелеп, һәрьяклап рухыңа китереп ора. Кеше дигәнең түзмәс, көрәшеп маташмас, җиңелдем дип кул селтәр дә барысын да дулкын ихтыярына калдырыр дип өметләнә, ахры... Яки, үз җаны турында гына уйлап, тирә-яктагы һәммә нәрсәне батыра-батыра ярга омтылыр, диюеме... Адәм баласының киредән дә кирелеген, яшәү һәм намус көчен күрепме, әллә үзе тәмам көчсезләнепме, бермәлне дулкын барыбер тына, барыбер артка чигенә. 

Гомер дәвам итә. Салават күперенең әле кояшта, әле дәрья-су дулкынында чиксезлекнең һәм мәңгелекнең үзе булып җемелдәгән төсләрендә чагыла-чагыла, кайтаваз булып дәвам итә.

Март-май, 2020 ел.

Реклама